Latin

Шигырьләр - Хөсәен Җәгъфәр

Общее количество слов 840
Общее количество уникальных слов составляет 617
48.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
60.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
67.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Әнкәйләргә булган мәхәббәт
Ямьле җәйнең июль урталары,
Аваз салып ошбу җиһанга,
Бәхет сирпеп туган йортыбызга,
Кыз туганым килә дөньяга.
Бу бәхетле мизгелләр дә бер көн,
Кайгы җиле белән тулдылар.
Кинәт кенә әнкәй чирләп китте,
Борчу белән көннәр тудылар.
Әсма апа килде – авылыбызның
Иң хөрмәтле заты – докторы,
– Хәле авыр, белмим, – диде доктор, –
Калып булыр микән коткарып?..
Әткәй ул чак Пермь якларында...
Кайда йөртми язмыш кешене.
Бераз акча булмас микән диеп,
Чыгып киткән балта эшенә.
Урман артындагы бер авылда
Әби-бабайларым бар-барын.
Бер-бер төрле ярдәм итмәсләрме?
Әллә кайтыргамы соң барып?
Уттай янган битләреңне, әнкәм,
Нәни куллар сыйпап алдылар.
Һич тыелып булмый, бу күзләрдән,
Бөртек-бөртек яшьләр тамдылар.
Ишеттеме? "Сау бул, әнкәм", – диеп
Пышылдадым, тотып кулыннан.
Кояш инде кичкә авышканда
Чыгып киттем урман юлыннан.
Үзем чабам, үзем күккә багам
Һәм ялварып дәшәм Аллага:
"И, Ходаем, ятим итмә безне,
Ярдәмеңнән безне ташлама!"
Атлыймын да тагын йөгерәмен,
Як-ягыма куям каранып.
Шомландырып куя агачлары,
Күз алларым китә каралып.
Чабып барган җирдән каршыма ук
Килеп чыгар кебек бүреләр.
Дөм караңгы, күзләремә алар
Күренә күк, бигрәк эреләр!
Кара төндә, кара урман аша
Әби-бабам йортын шакыдым.
"Әнкәм авырый, хәбәр бирергә дип
Сезнең янга, – дидем, – ашкындым!"
Бусагадан яшьле күзем сөртеп,
Туктап калдым ишек төбендә.
Сөйли алмыйм, басып торам елап,
Күпме кичереш күңел түремдә!
Әби-бабай, ни әйтергә белми,
Гаҗәпсенеп карап тордылар.
"Өнме соң бу, әллә төшме?" – диеп,
Маңгаемнан сыйпап алдылар.
Таң алдыннан, арбага ат җигеп,
Кузгалдык без изге сәгатькә.
Чыгып килгән кояш нурлары да
Калды кебек яхшы теләктә.
"Әйдә бабай, чаптыр атыңны! – дим, –
Озын әле кайтыр юлыбыз!"
Юаталар мине: "Тиз кайтырбыз,
Бар да әйбәт булыр, улыбыз!"
Их сез, картлар, бер дә белмисез шул,
Әнкәемне килә күрәсем,
Тизрәк кайтып җитеп, чирләп яткан
Әнкәемнең хәлен беләсем!
Кем генә соң аңлар икән мине?
Әнкәй бәгърем өзелеп көткәндер.
Кайчан кайтып җитәр, дигәндер ул,
Иреннәре сусап кипкәндер.
Соңармыйммы? Дөнья бу башларга
Шундый авыр уйлар китерә.
Әйтче, авылым, әйтче, кара урман,
Нинди хәлләр әнкәм кичерә?
Әйтерсең лә уйны сизде бабам,
Үзе дә ул никтер ашкына!
Әй, тотынды чаптырырга атны,
Тик юллар шул түгел таш кына.
Ашыктырып атны, бабам тоткан
Дилбегәне ныграк тартамын.
Терелерсең, сиңа бик кадерле
Якыннарың белән кайтамын!
Кинәт килеп чыккан шушы хәсрәт,
Салды мине сагыш-моңнарга.
Юлда үткән сәгать-минутларын
Тиңләр идем хәтта елларга.
Ялварулы сабый тавышын да
Ишеткәндер Ходай, күрәсең.
Йолып алып үлем тырнагыннан,
Кешеләргә гомер бирәсең.
Еллар уза торды, без биш бала
Үстек, әнкәй, синең кочакта.
Кайчан әле сиңа утыз иде!
Синсез кала яздык ул чакта.
Нинди авыр чаклар кичердең бит!
Күпме күз яшьләре түгелгән!
Йокысыз төн, борчу, уйланулар
Сәламәтлек белән түләнгән.
Бирешмичә кырыс җилләргә,
Тормыш дәрьясында аккансың.
Балаларга күкрәк сөтең биреп,
Назларыңа төреп баккансың.
Исән-имин килеш син дә, әнкәй,
Тутырдың бит бүген сиксәнне.
И әнкәем, күрсәк иде синең
Туксан яшькә килеп җиткәнне!
Ул чагында биш яшьлек малайга,
Каян килгән икән батырлык?
Әнкәйләргә булган мәхәббәт шул
Дөньяларны урап кайтырлык!
Уйлыйсыңмы, әнкәй?
Биш балаңның бергә үскән чагын,
Укып йөргән мәктәп елларын,
Син һаман да искә аласыңмы,
Озак кайтмый торса улларың?!
Уйлыйсыңмы, әнкәй? уйлыйсыңдыр
Рәхәт булган, диеп, ул чакта...
Көтәсе юк кайчан кайтырлар дип,
Бишесе дә синең кочакта.
Октябрь бәйрәмендә
Октябрьнең бөек бәйрәмендә
Күпме шатлык иде өйләрдә.
Кайчан гына килеп җитәрсең дип,
Көтә идек сине көзләрдә.
Килә идең безнең йөрәкләргә,
Ялкын өстәп, шатлык өләшеп.
Чит илләрнең "оҗмах кошлары" да
Карый иде сиңа көнләшеп.
Көнләшерлек: халкың, бердәм булып,
Урам, мәйданнарга агыла.
Җилфердәтеп җилләр байракларны,
Көмеш быргыларга кагыла.
Их, тарала иде бу бәйрәмдә
Күңелләрнең барлык сагышы.
Һәм кушылды быргы тавышына
Дәртле җырларыңның агышы.
Якты уйлар, өмет чаткылары
Чагыладыр көләч йөзләрдә.
Көр авазлар белгертәләр иде
Бәйрәм килгәнлеген көзләрдә.
Ул кунакка төшү, очрашулар,
Кавышулар күпме булгандыр;
Бөек илнең балалары идек,
Сагынырга гына калгандыр.
Партиянең әйткән өндәмәсен,
Кушканнарын эшләп өйрәндек.
Ни булды соң безгә, нишләдек без?
Фатирларга кереп бикләндек.
Бикләндек шул, башка беркемгә дә
Ышанычы аның калмагач.
Илдә барган "бөек" үзгәрешләр
Гади халкың өчен булмагач.
Гомер уза, ә без бикләнәбез,
Күңелләрдә – әрнү, ачыну.
Гаделсезлек алып узган җирдә
Ничекләр соң басыйк ачуны?
Халкыңны син, упкыннарга илтеп,
Йолып алалмасаң бәладән,
Ватан дигән изге сүзләр кабат
Кайтыр микән инде яңадан?!
Ял артыннан яллар килеп тора,
Бәйрәмнәр күп, әмма сизелми.
Яшәгән бит авыр чорларда да,
Бәйрәмнәрдән бер дә бизелми.
Ник талпына әле бу күңелем,
Үткәннәрен әллә сагына?
Урамнардан кабат "Ура!" диеп,
Бер узасы иде тагын да!
Көзләр җиткәч нидер көтәм һаман,
Кайтыр сыман безнең ул чаклар.
Йөрәкләргә дәрт-дәрманнар өстәп,
Бер кабыныр кебек учаклар.
Сары яфрак җыйдым, әнкәем!
Яфракларны җилләр уйнатканда
Чал Иделдән тагын үттем мин.
Көзге җилләр алып килер сыман,
Туган йорттан сәлам көттем мин.
Җил очыртыр сары яфракларны
Әнкәй яшәп яткан җирләргә.
Торган җирләр күренмәсме диеп,
Шулчак мендем биек үрләргә.
Үргә менеп күпме карасам да,
Туган йортны аннан күрмәдем.
Бер истәлек булып калсын әле,
Сары яфрак җыйдым үрдә мин.
Балаларны килә күрәсем
Ак түбәле, күккә ашкан тауга
Үрелепме килә карыйсым.
"Хәлең ничек?" – диеп, Керәч таудан
Шулчак килде минем сорыйсым.
Кая китте шау-гөр килгән чагың?
Ник күренми бала-чагалар?
Тузан җыеп, әллә чормаларда
Ята микән чаңгы-чаналар?
Ихласлыгың өчен яраттым
Гомеремнең тагын да бер көне
Синең белән үтте, сөйгәнем.
Күпме еллар шулай бергә кичтек;
Шул түгелме бәхет дигәнең?!
Бәхет теләп, син бит туган йорттан,
Гомерлеккә диеп киткәнсең.
Гади түгел, катлаулы да булган
Бу дөньямны әкият иткәнсең.
Сөюләрдә саф булганың өчен
Үзеңә бит мине караттың.
Мәхәббәткә тугрылыгың өчен,
Ихласлыгың өчен яраттым!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.