Latin

Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 1

Общее количество слов 3933
Общее количество уникальных слов составляет 1583
39.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
СОЛДАТ АБЫЙ
(шигырьләр һәм балладалар)
Шагыйрьнең яңа китабына соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре, «Солдат абый» исемле шигъри хикәяте, хәрби-патриотик темага багышланган «Исем» һәм «Хушлашу» балладалары кертелде. Китап кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучыларына адреслана.
КӘГАЗЬ көймә
Яз да җитте,
бозлар китте.
Челтерәп көлә инеш.
Диңгезгә барып җитәм, дип,
куанып көлә, имеш.
Шаян-көләч инешкәйне
җигәргә булдык эшкә:
ак кәгазьдән көймә ясап
җибәрдек без инешкә.
Чыныктырыр көймәләрне
диңгездә өермәләр —
үсеп җитеп, кораб булып
урап кайтыр көймәләр.
Диңгезчеләр дә кызыгыр
безнең ул корабларга.
Китәрбез әле утырып
бик ерак тарафларга.
Зәңгәр күктәге кояш та,
диңгез дә торыр көлеп.
Акчарлаклар озата барыр,
дуслар язган хат кебек.
МИНЕМ БӘХЕТ
Китаплар укып ятам,
укыйм да мин, шаккатам.
Бар икән бу дөньяда
гаҗәеп бай диңгезләр.
Диңгезләрнең төбенә
асылташлар сибелгән,
капчыклап җыялар, ди,
шуны диңгез төбеннән.
Китаплар укып ятам,
укыйм да мин, шаккатам.
Бар икән шундый таулар...
Таулар — алтын көшеле.
Анда үскән баланың
алтыннандыр бишеге!
Ул баланың тумыштан
Алтынбайдыр исеме.
Китаплар укып ятам,
укыйм да мин, шаккатам:
юк шул безнең авылда
диңгезе дә, тавы да...
Тукта әле, сабыр ит,
безнең дә бит байлык бар.
Юри әйтәм, байлык юк.
Болында бер таллык бар.
Белә бөдрә таллыкны
авылда һәммә кеше.
Ул ямь-яшел таллыкның
бар бердәнбер җимеше.
Җимеш дип юри әйтәм,
җимеш түгел лә инде.
Сандугачның моңнары
шуннан түгелә инде.
Сандугач оясы ул —
кечкенә җимеш хәтле.
Җимеш кадәр булса да,
ул оя бик хикмәтле.
Ул оя шундый йомшак,
ул оя шундый җылы —
гүя әниләр күңеле,
гүя әниләр җыры!
...Тау түбәсендә микән,
диңгез буенда микән,
алтын бишектә микән,
әнисе куенында микән,
бер малай укып ята,
китап укып шакката:
бар, ди, кечкенә авыл
моннан бик-бик еракта.
Шул авылны сандугач
иртән сайрап уята!..
Китап укыган малай,
минем бәхеткә кызыгып,
алтын бишектә ята...
ЧӘЧӘК АТКАН МАРАТ
Быел кышын ап-ак яфрак ярды,
ап-ак чәчәк атты һәр агач.
Ак алмасы белән кызыктырып
бакчаларда утыра алмагач.
Иң күңелле мәле кыш аеның,
иң күңелле чагы лабаса.
Рәхәтләнеп чана шуар иде,
дәрес әзерлисе булмаса.
Авыз итәр иде ак шомырттан,
ак чиядән, ап-ак алмадан.
Хыяллана бүген безнең Марат:
«Нәни булсаң икән яңадан!..»
Дәү үскәнен хәтта онытты ул,
табып алды үзенең чанасын.
Һәм югалды минем энекәшем,
ай, югалтты бугай чамасын...
Кичен генә кайтып керде өйгә.
Күзне ала алмыйм Мараттан:
ул да бүген ап-ак чәчәк аткан,
аны да кыш бик-бик яраткан!
ИСЕМ
(Баллада)
Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган пионерларга багышлыйм.
1
Көлеп торган көн иде ул,
җирдә — яз тантанасы.
Малайларга шундый чакта
Атларга атланасы,
аннан җәйгә атыласы,
көзләрне узып китеп,
кышлар аша җилдерәсе,—
алса да салкын өтеп...
Утлар аша сикерәсе,—
«аһ» итсен бөтен кеше.
Алда тагын язлар көтәр,
каршылар гөлләр исе.
Алда — бәйрәм!
һәм малайлар
ыргылып керер язга.
...Ике малай тау башында
исемен ташка яза.
Хыялында күптән инде,
менеп җитез атларга,
киткән алар Туган илнең
азатлыгын сакларга.
Кырганнар дошман яуларын,
илбасарны куганнар,—
нәкъ менә алар җиңүнең
данлы юлын узганнар.
Алар — җиңеп кайтучылар,
дошманны тар-мар итеп,
елгаларны агар итеп,
кояшны янар итеп!
Йолдызларга җемелдәшеп
янарга да янарга...
Әмма кирәк хәзердән үк
исемнәрне язарга.
Уеп язарга —
булсын ул
һәрбер кеше танырлык,—
бу тирәдән узучылар
күрсә, туктап калырлык.
Еллар буена сакланыр
исем язылган ташлар.
Укырлар да исемнәрен,
хәтерләр авылдашлар,
әйтерләр:
— Истәлекләре
исән менә бүген дә! —
Илтеп куярлар ташларны
музейларның түренә.
...Көлеп торган көн иде ул,
җирдә — яз тантанасы.
Их!
Малайларга шундый чакта
атларга атланасы!
Аннан утка атыласы...
Юк, әле иртә, иртә.
Әнә, әтиләр атларны
болынга таба илтә.
Артта — малайлар...
Атларны
төнлә сакларга кирәк.
Бер атланып карамыйча
түзәрме инде йөрәк?!
2
Төне буе учак ягып
ике малай җылына,—
алар шулай ат сакларга
килгән иде болынга.
Атны — алар,
ә аларны
учак саклый бүредән.
Аҗаган нуры сибелә
төнге офык түреннән.
Әллә яшенме икән ул,
яки берәр янгынмы,
я сүнмәгән сугыш уты
кешеләргә яныймы?..
Ике малай пышылдаша —
серләре инде уртак,
һәрберсенә үсеп килә
болында берәр юртак
Кешелеккә яный калса
дәһшәтле сугыш уты,—
малайларның җиңү дәрте
һәм юртаклары юкмы?!
Бар җиңү теләкләре дә,
бар баш бирмәс атлары.
Бардыр әле ул атларның
хәтта пар канатлары.
Төн чыга учак янында
ике малай.
Таң ата.
Их!
Җилдерсәң иде атларда
атланып шундый чакта.
Юк, ярамый,
җир сөрергә
чыгасы бар ал арның.
Юкса, җилфердәтә атлар
ялкын кебек ялларын.
Тукта...
Нигә кызара таң?
Болытмы ул офыкта?
Болыт икән — ник сөрем күк,
дәһшәт киләме?
Тукта!
3
Томырылды малайлар
дәһшәтнең эченә.
Сугыша белмиме,
алармы кечкенә?..
Юк, фашист, ялгышма!
Алар — күп, нык, бердәм.
Узмассың Иделдән,
куарлар Илемнән!
Өнеңне яндырыр
Ватанның уллары,
безне бит җиңүче
әлегә булмады.
Булмас та!
Сирәгәйсен
аларның сафлары —
берсе дә мең өчен
үч алган чакларны
хәтерли чал тарих,
онытмый кешелек.
Илбасар!
Рейхстаг
төшәчәк
өстеңә
ишелеп!
4
Кисәүләр өстеннән
йөгерә ул бала,
шуыша, үрмәли
һәм күздән югала...
Сиңа бит болында,
урманда,
кырларда
уйнарга иде лә...
Әниең кушмады
бик озак йөрергә.
Кайт инде —
көтәләр
юртагың, болыннар.
Атланып чабарга
сиңа да колын бар.
Әниләр юксына
сөекле улларын.
Пешәр бит ялкында
кечкенә кулларың...
Юк, кайтмас җиңмичә!
Ул малай — партизан.
Яралган ул малай
утлардан, ялкыннан.
Яндыргыч шешәләр
кыскан да кулына
яткан ул, мина күк,
танклар юлына.
Кычкыра:
— Ил өчен! —
һәм кинәт кузгала,—
тәреле танклар
ялкынга урала.
Кычкыра:
— Алыгыз
дусларым өлешен!
Аннары... пулядан
егыла Ил өчен.
5
Көлеп торган көн иде ул.
Җирдә — яз тантанасы.
Малайларга шундый чакта
атларга атланасы
аннан утка атыласы...
Утларны таптап үтеп,
җилдерергә Туган илгә,—
алса да ялкын өтеп.
Азат Ватан көтә анда,
каршылар гөлләр исе.
Фидакарьлеккә сокланып
баш ияр бөтен кеше.
Алда — бәйрәм!
Язгы көнгә
томырылып керер иде
ике малай!..
Юк шул алар...
Исем язылган ташлар да
күптән күмелгән инде...
6
Бүген — бәйрәм!
Карагыз сез
нур сибеп торган язга:
бүген шул ике малайның
исемен ташка яза
ал галстуклы балалар...
Җирдә яз бәйрәм итә,—
чәчәк ата болын-урман,
һәм кояш яна күктә.
Бу аяз көннәр бәхетен
миллионнар белсен өчен
ап-ак мәрмәр ташка бүген
уела ике исем.
Һәйкәл булып кайтты алар
дошманны тар-мар итеп,
елгаларны агар итеп,
кояшны янар итеп.
Мәйданда кызыл йолдызга
янарга да янарга,
Тынычлык нурларын өстәп
бар туачак таңнарга
.
Чыңлап тора аяз күкләр —
яңгырый дәртле җырлар.
Ике малай каршысында
ант бирә пионерлар:
— ТУГАН ИЛНЕ САКЛАРГА БЕЗ ҺӘРВАКЫТ ӘЗЕР! ҺӘРВАКЫТ ӘЗЕР!
СОЛДАТ АБЫЙ БЕЛӘН ТИКТОРМАС МАЛАЙ ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР
Җил-җил атлап кайтып килә
солдат абый.
Солдатка шул һәммәбез дә
кызыгып карый.
Ничек инде кызыкмыйсың
киеменә,
аның шулай тигез атлап
йөрүенә?!
Солдат абый дәрәҗәсен
саклый белә:
безнең якка күз дә салмый
кайтып килә...
СӘГАТЬ ТӨЗӘТТЕМ
Безнең чоланда
бар иске сәгать.
Иске булса да,
ул әле әйбәт.
Әйбәт булмыйча —
күкесе бар ич,
күкеле сәгать!
Кычкыра көндез,
кычкыра төнлә,—
ул күке шулай
кычкыра белә.
Сәгатькә кайчан
ничә тулганын
әйтә дә бирә.
Саклап тотсак та
иске сәгатьне,
бик еш ватыла —
шундый гадәтле.
Күке дә тына,
чыкмый оядан,
әйтми сәгатьне...
Сәгать ватылса,
төзәтә бабай.
Боргалый алай,
боргалый болай.
Җанлана сәгать,—
аңа боргалау
килешә бугай.
Беркөн сәгатьне
күзәттем әле,
ватылмаса да,
төзәттем әле:
боргаладым да
сәгать йөрешен
тизләттем әле.
Хәзер шәп йөри —
киреләнми дә,
ашыкмагыз, дип,
эреләнми дә.
Шәп йөри сәгать.
Туктаусыз шулай
кычкыра алгач,
күке — канәгать!
ХУШЛАШУ
(Баллада)
Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт батырлыгы күрсәткән пионерларга багышлыйм.
1
Малай бара төнге урам буйлап.
Ап-ак карга басып куй гына,—
җемелдәгән йолдызларның нуры
сыкы булып җиргә коела.
Малай бара
соң кат хушлашырга
атлар белән.
Башы иелгән.
Каравылчы картның ишеген шакый,
Тыңлап тора.
— Кем бар, кем килгән?
—Мин бу, бабай, әллә
танымыйсың?..
—Киләсеңне белдем, әй улым!
Хәзер мичкә ягам.
Туңгандыр ич
аякларың синең, бит-кулың...
Сөйләшәләр алар моңсу гына,
бабай белән малай сөйләшә,—
бүген шулай янган мич каршында
утырырлар ярты төнгәчә.
Тәрәзәгә чигә Суык патша
ап-ак кардан нарат урманын.
Бабай сөйли баштан үткәннәрен,
чаптарында җилеп узганын
утлы еллар аша.
Ә аннары
әкрен генә алсу таң атар.
Саубуллашыр малай атлар белән —
Армиягә китәр ул атлар...
Әкрен генә алар сөйләшәләр —
бабай белән малай сөйләшә.
Армиягә китәр идеме соң,
Илгә шундый афәт килмәсә!..—
Авыр сулый бабай.
Иң турылыклы
җан иясе икән ул атлар.
Тыныч чакта йөккә җигеләләр,
Сабантуйда, бәйгеләрдә — чаптар,
сугышларда алар — солдатлар!..
Сөйли бабай:
— Борынгыдан шулай...
Ат язмышы — ирләр язмышы.
Сөю-мәхәббәт тә бар аларда,
аңлый алар шатлык-сагышны.
Шулай әйтә иде Будённый да,
ә ул белә иде атларны,
һич онытмыйм аның белән бергә
сугышларда йөргән чакларны.
Бервакытны кызыл командарм
бүләк итте миңа чаптарын.
Ак чирүне кылыч белән турап
ул чаптарда күпме чапмадым...
Сөйли бабай
Йолдыз кашкасының
томырылып ничек очканын,
тояк белән бәреп үтерүен
кызылларның явыз дошманын.
Сөйли бабай, сөйли...
Әсир төшкәч,
аклар аны ничек кыйнаган,
дошман иярләгәч,
кашкасының
сикерүен биек кыядан...
— Әйдә, улым, чыгып керик әле,
хәлен белеп керик атларның.
Армиягә китәр, таң атуга,
Ак байталың — горур чаптарың...
Малай бара
соң кат хушлашырга
атлар белән.
Башы иелгән.
Ак байталы кешнәп куя аның,
әйтә, гүя:
— Кара, кем килгән!
— Мин бу, байтал, әллә танымыйсың?..
Танымаса кешнәр идеме?!
Ак байтал да аңлый аерылышуны,
аның да бит башы иелде...
Аерыласы килми хуҗасыннан,
ул бит аны карап үстерде.
Өч ел буе алар кайгыларны,
шатлыкларны бергә кичерде.
Ак ялыннан сыйпап алды малай:
— Мин дә китәр идем, байталым...
Җибәрмиләр...
«Син бик яшь»,— диләр шул.
Исән генә йөреп кайт, җаным!
— Син кайгырма,— диде бабай шунда,—
Ак байталың кайтыр,
көт кенә...
Мылтык тотар өчен,
сугыш өчен
үзең менә әле кечкенә...
Әйдә, йокла минем янда гына,
өйдә җылы...
Тиздән таң атар.
Озатырсың, әнә, үргә чаклы,
Армиягә китәр бу атлар.

2
Кулында — кылыч,
аты чем-кара.
Гаскәр башында
Будённый бара.
Томырыла аты,
ыргыла алга.
Илне сакларга —
иң изге яуга
Ак байталында
малай атыла,—
тузан бөтерелә
аның артында...
Әнә — фашистлар,
сынатма, байтал!
Малай ыргыла
кылычын айкап,
кавалеристлар
оча атларда.
— Туган илеңне
бирмә ятларга!
Кырып сал, әйдә,
дошман яуларын,
Илем туфрагын,
урман-тауларын
азат итәргә!
Үлем — дошманга.
Курыкма уттан
Илең кушканда.
...Шунда кинәттән
тын калды бар да.
Тынычлык иңде
урман-суларга.
Иминлек җырын
җырлады кошлар,
кынына качты
ялтыр кылычлар.
Әнә — Будённый,
никтер елмая...
Сорый:
— Ул батыр
югалды кая?
Кая китте соң
ул батыр егет?—
Үзе нигәдер
эндәшә көлеп —
орден бирергә
кирәк иде бит —
кая китте соң
ул батыр егет?!
Кып-кызыл йолдыз
яна кулында.
—Батыр егеткә —
Ватан улына
Кызыл Йолдызны
тапшырам үзем.
Ишетте малай,
ишетте сүзен...
Аны эзлиләр —
батыр егетне.
—Болай оялу
бер дә килешми,—
әйдә, Ак байтал,
Маршал чакыра!
...Тагын бер адым...
Тагын
чак кына...

3
Таң сызыла —
вакыт кузгалырга.
Бабай килә малай янына:
— Уян, улым,
кызыл тасма бәйлә
байталыңның ап-ак ялына.
Күзен ача малай...
Әй, үкенеч...
Бу — төш кенә булган лабаса...
Җиңелрәк булыр иде, бәлки,
үкенечтән йөрәк янмаса.
Төшен сөйли малай.
Бабай тыңлый.
Авыр сулый.
Аннан — юата:
— Син үкенмә, улым, партизаннар
яу чабарлар, әнә, ул атта!
Син болай да зур эш башкардың ич,
кара инде,
нинди солдатлар —
әллә нинди авыр тупларны да
тарта алыр иде бу атлар!
Ак байталга
бер партизан малай
атланыр да очар ук булып,
дошманнарны юкка чыгарыр ул
граната булып, ут булып.
Тәрәзәгә күз салды да малай...
Менә гаҗәп — ничек агарган,—
партизаннар аңа дәшәр сыман
Суык патша чиккән урманнан.
Һәм йөгерде малай...
Ак байталы
аны гына көткән, күрәсең.
Төне буе көткән, таң атканчы...
Белгән икән, белгән киләсен.
Ак ялына кызыл тасма бәйләп, муеныннан кочты:
— Байталым,
партизанга —
яшьтәшемә сәлам җиткер миннән,
исән генә йөреп кайт, җаным!

4
...Байтал өчен бу бәрелеш
булган икән соңгы сугыш,—
ятып калды яу кырында,
тын буыла, кысыла сулыш...
Ишетелә бик ерактан
туп шартлаган тонык тавыш.
Күктә янган бу йолдызлар
Ак байталга шундый таныш!
Шундый таныш,—
әллә инде
бик якынмы туган як та?!
Әй, кайтырга иде очып
болыннарда йөргән чакка...
Бирешмәскә!
Кузгалырга!
Көтә аны малай, көтә,—
учагыннан чәчри очкын,
йолдыз булып кала күктә,
һәм Ак байтал, буран булып,
очты туган якка, очты...
...Ачыргаланып уянды
ерактагы якын дусты...
Тәрәзәләр шундый якты —
ап-ак булып таң атамы?
Ак буранмы дулый тышта,
кайтканмы соң Ак байталы?
Әллә каен шаулый җилдә...
Тәрәзәгә килде малай,—
җилфердиме ап-ак каен
Ак байталның ак ялыдай?
Кайткан икән!
Әнә, байтал
томырылды таң ягына.
Күренеп калды якты булып
кызыл кояш — ак ялында.
Көтәр малай байталының
таң булып илгә кайтканын,
озатып калыр һәркөн шулай:
—Хуш, җан дустым — Ак байталым!

ҖӘЙГӘ ҺӘЙКӘЛ
Сәфәр чыктык яшел җәйгә таба,
күңелләрдә бары — яктылык.
Безнең арттан, әнә,
басулар да,
чишмәләр дә кала яктырып.
Эшләп аргач, җылы елга-күлләр
кочакларын безгә ачтылар.
Йолдыз булып кичен балкыдылар
без чәчрәткән нурлы тамчылар.
Сөйде безне кояш —
тәннәребез
бронза кебек,—
шундый куандык, һәммәбезне шушы якты җәйгә
һәйкәл итеп кенә куярлык!

АЛТЫН БАЛЫК
Шундый да теләр идем мин алтын балык тотарга.
Мин тотмасам, барыбер аны китлар мөмкин йотарга.
Хәер, китлар юк бугай шул безнең нәни инештә.
Элек анда зур балыклар
булган диләр, имеш тә...
Хәзер инде маймычлар да эләгә сирәк-мирәк.
Миңа маймычлар кирәкми,
чын алтын балык кирәк.
Алтын балык үзе дә ул теләгемне беләдер:
бүген булмаса, иртәгә кармагыма эләгер.
Эләгер дә!
Мин бит аны
һичкайчан җәберләмәм: , көндәлектәге «ике»мне «биш»легә төзәттерәм дә
кире суга җибәрәм!

КЫЗЫЛТҮШЛЕ ТИРӘК
Карагыз сез тәрәзәдән
урамдагы тирәккә —
әлли-бәлли итә-итә
кызылтүшне тибрәтә.
Кызылтүшнең килүенә
тирәк шундый куанган.
Куанырлык та икән шул —
килгән ич ул урманнан.
Тирәк үзе дә кайчандыр
туып-үскән урманда.
Урманнан килгән кунаклар
шуңа кадерле аңа.
Кызылтүшкә урман биргән
иң матур кызыл төсне.
Тирәк менә назын биреп
тибрәтә кызылтүшне.
Тибрәтә алу шатлыгы
урманнан аңа күчте.
Хәзер, әнә, урман кебек,
тирәк тә кызылтүшле!
ЭРЕТӘ КҮРМӘ!
Бөтерелеп-уйнаклап
кар ява да кар ява.
Ап-ак кар бөртекләрен
җилләр куып шаяра.
Шаяра да шаяра —
буран куптармакчы ул.
Чана шуучыларны
куып кайтармакчы ул.
Әйдә әле, сеңелем,
куркып тормыйк бураннан –
чанабызга утырып
бер әйләник урамнан.
Бөтерелеп-уйнаклап
кар ява да кар ява.
Чем-чеметкәли суык,
кая киттең син, кая?
Син көлгәнгә, сеңелем,
җылынып китте һава.
Кар бабай сине көткән,
эретә күрмә аны,
җылы ярамый аңа!..

ШУЛАЙ БЕЛЕГЕЗ ӘЛЕ!
Көнләшмим дә кебек хәзер
дәүлегенә күнеккәч —
туганда ук дәү иде шул
минем Марат энекәш.
Бабай белән Марат килә
кешеләр арасыннан.
Кыяфәтенә карасаң,
Марат бигрәк дәү сыман.
Теле ачылмаса да,
ул белә кая барырга:
каян морожный, газлы су,
каян конфет алырга.
Бабаебыз ник белмиме?
Ул бит кунакта гына.
Казанны каян белсен ди,
кунакта чакта гына.
Марат белгәч, шул җитмиме?!
Энекәш бит — дәү малай.
Белдекле кыяфәтеннән
көлмәгез әле алай.
Кайда нәрсә сатылганын
шулай белегез әле —
үзегез дә горурланып
йөрер идегез әле!

ШӘҺӘРГӘ ЮЛ
Еракта — офык түрендә
машиналар, кешеләр...
Навага төтен җибәреп,
әллә нәрсә эшлиләр.
Учын каш өстенә куеп,
карап торды да бабай:
— Юл салалар,— дип көрсенде,—
тиз салалар, ай-яй-яй...
Юл салганга — тиз салганга! –
сөенәсе урында,
ник көрсенеп тора бабай
карап авыл юлына?
Бабай әйтә:
— Шәһәр белән
тоташтырыр бу юл,— ди,—
шәһәр якларына кемнәр
китәр тагын быел?..—ди.—
Чыгалар да китәләр,— ди,—
шунда яшәп калалар.
Авыл кечерәя һаман,
үсә бара калалар...
Бабаемның борчылуын
аңладым бугай инде:
минем әти дә киткән ич,
кайтмаган — шулай инде...
Бабай әйтә:
— Юллар булсын,
яшәп булмый юлларсыз.
Алып кайтыр юллар булсын,
китә торган булмасын!
Дөрес, бабай, юллы булсын
авыллар һәм калалар.
Барып кайтыр өчен генә
төзелсен иде алар.
...Юл төшеп килә офыктан —
шәһәрдән кайта бу юл.
Туган авылында яшәргә,
йә, кемнәр кайта быел?

ЧӘЧӘК АТКАН МАРАТ
Быел кышын ап-ак яфрак ярды,
ап-ак чәчәк атты һәр агач.
Ак алмасы белән кызыктырып
бакчаларда утыра алмагач.
Иң күңелле мәле кыш аеның,
иң күңелле чагы лабаса.
Рәхәтләнеп чана шуар иде,
дәрес әзерлисе булмаса.
Авыз итәр иде ак шомырттан,
ак чиядән, ап-ак алмадан.
Хыяллана бүген безнең Марат:
«Нәни булсаң икән яңадан!..»
Дәү үскәнен хәтта онытты ул,
табып алды үзенең чанасын.
Һәм югалды минем энекәшем,
ай, югалтты бугай чамасын...
Кичен генә кайтып керде өйгә.
Күзне ала алмыйм Мараттан:
ул да бүген ап-ак чәчәк аткан,
аны да кыш бик-бик яраткан!

ХУШЛАШУ
(Баллада)
Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт батырлыгы күрсәткән пионерларга багышлыйм.
1
Малай бара төнге урам буйлап.
Ап-ак карга басып куй гына,—
җемелдәгән йолдызларның нуры
сыкы булып җиргә коела.
Малай бара
соң кат хушлашырга
атлар белән.
Башы иелгән.
Каравылчы картның ишеген шакый,
Тыңлап тора.
— Кем бар, кем килгән?
—Мин бу, бабай, әллә
танымыйсың?..
—Киләсеңне белдем, әй улым!
Хәзер мичкә ягам.
Туңгандыр ич
аякларың синең, бит-кулың...
Сөйләшәләр алар моңсу гына,
бабай белән малай сөйләшә,—
бүген шулай янган мич каршында
утырырлар ярты төнгәчә.
Тәрәзәгә чигә Суык патша
ап-ак кардан нарат урманын.
Бабай сөйли баштан үткәннәрен,
чаптарында җилеп узганын
утлы еллар аша.
Ә аннары
әкрен генә алсу таң атар.
Саубуллашыр малай атлар белән —
Армиягә китәр ул атлар...
Әкрен генә алар сөйләшәләр —
бабай белән малай сөйләшә.
Армиягә китәр идеме соң,
Илгә шундый афәт килмәсә!..—
Авыр сулый бабай.
Иң турылыклы
җан иясе икән ул атлар.
Тыныч чакта йөккә җигеләләр,
Сабантуйда, бәйгеләрдә — чаптар,
сугышларда алар — солдатлар!..
Сөйли бабай:
— Борынгыдан шулай...
Ат язмышы — ирләр язмышы.
Сөю-мәхәббәт тә бар аларда,
аңлый алар шатлык-сагышны.
Шулай әйтә иде Будённый да,
ә ул белә иде атларны,
һич онытмыйм аның белән бергә
сугышларда йөргән чакларны.
Бервакытны кызыл командарм
бүләк итте миңа чаптарын.
Ак чирүне кылыч белән турап
ул чаптарда күпме чапмадым...
Сөйли бабай
Йолдыз кашкасының
томырылып ничек очканын,
тояк белән бәреп үтерүен
кызылларның явыз дошманын.
Сөйли бабай, сөйли...
Әсир төшкәч,
аклар аны ничек кыйнаган,
дошман иярләгәч,
кашкасының
сикерүен биек кыядан...
— Әйдә, улым, чыгып керик әле,
хәлен белеп керик атларның.
Армиягә китәр, таң атуга,
Ак байталың — горур чаптарың...
Малай бара
соң кат хушлашырга
атлар белән.
Башы иелгән.
Ак байталы кешнәп куя аның,
әйтә, гүя:
— Кара, кем килгән!
— Мин бу, байтал, әллә танымыйсың?..
Танымаса кешнәр идеме?!
Ак байтал да аңлый аерылышуны,
аның да бит башы иелде...
Аерыласы килми хуҗасыннан,
ул бит аны карап үстерде.
Өч ел буе алар кайгыларны,
шатлыкларны бергә кичерде.
Ак ялыннан сыйпап алды малай:
— Мин дә китәр идем, байталым...
Җибәрмиләр...
«Син бик яшь»,— диләр шул.
Исән генә йөреп кайт, җаным!
— Син кайгырма,— диде бабай шунда,—
Ак байталың кайтыр,
көт кенә...
Мылтык тотар өчен,
сугыш өчен
үзең менә әле кечкенә...
Әйдә, йокла минем янда гына,
өйдә җылы...
Тиздән таң атар.
Озатырсың, әнә, үргә чаклы,
Армиягә китәр бу атлар.

2
Кулында — кылыч,
аты чем-кара.
Гаскәр башында
Будённый бара.
Томырыла аты,
ыргыла алга.
Илне сакларга —
иң изге яуга
Ак байталында
малай атыла,—
тузан бөтерелә
аның артында...
Әнә — фашистлар,
сынатма, байтал!
Малай ыргыла
кылычын айкап,
кавалеристлар
оча атларда.
— Туган илеңне
бирмә ятларга!
Кырып сал, әйдә,
дошман яуларын,
Илем туфрагын,
урман-тауларын
азат итәргә!
Үлем — дошманга.
Курыкма уттан
Илең кушканда.
...Шунда кинәттән
тын калды бар да.
Тынычлык иңде
урман-суларга.
Иминлек җырын
җырлады кошлар,
кынына качты
ялтыр кылычлар.
Әнә — Будённый,
никтер елмая...
Сорый:
— Ул батыр
югалды кая?
Кая китте соң
ул батыр егет?—
Үзе нигәдер
эндәшә көлеп —
орден бирергә
кирәк иде бит —
кая китте соң
ул батыр егет?!
Кып-кызыл йолдыз
яна кулында.
—Батыр егеткә —
Ватан улына
Кызыл Йолдызны
тапшырам үзем.
Ишетте малай,
ишетте сүзен...
Аны эзлиләр —
батыр егетне.
—Болай оялу
бер дә килешми,—
әйдә, Ак байтал,
Маршал чакыра!
...Тагын бер адым...
Тагын
чак кына...

3
Таң сызыла —
вакыт кузгалырга.
Бабай килә малай янына:
— Уян, улым,
кызыл тасма бәйлә
байталыңның ап-ак ялына.
Күзен ача малай...
Әй, үкенеч...
Бу — төш кенә булган лабаса...
Җиңелрәк булыр иде, бәлки,
үкенечтән йөрәк янмаса.
Төшен сөйли малай.
Бабай тыңлый.
Авыр сулый.
Аннан — юата:
— Син үкенмә, улым, партизаннар
яу чабарлар, әнә, ул атта!
Син болай да зур эш башкардың ич,
кара инде,
нинди солдатлар —
әллә нинди авыр тупларны да
тарта алыр иде бу атлар!
Ак байталга
бер партизан малай
атланыр да очар ук булып,
дошманнарны юкка чыгарыр ул
граната булып, ут булып.
Тәрәзәгә күз салды да малай...
Менә гаҗәп — ничек агарган,—
партизаннар аңа дәшәр сыман
Суык патша чиккән урманнан.
Һәм йөгерде малай...
Ак байталы
аны гына көткән, күрәсең.
Төне буе көткән, таң атканчы...
Белгән икән, белгән киләсен.
Ак ялына кызыл тасма бәйләп, муеныннан кочты:
— Байталым,
партизанга —
яшьтәшемә сәлам җиткер миннән,
исән генә йөреп кайт, җаным!

4
...Байтал өчен бу бәрелеш
булган икән соңгы сугыш,—
ятып калды яу кырында,
тын буыла, кысыла сулыш...
Ишетелә бик ерактан
туп шартлаган тонык тавыш.
Күктә янган бу йолдызлар
Ак байталга шундый таныш!
Шундый таныш,—
әллә инде
бик якынмы туган як та?!
Әй, кайтырга иде очып
болыннарда йөргән чакка...
Бирешмәскә!
Кузгалырга!
Көтә аны малай, көтә,—
учагыннан чәчри очкын,
йолдыз булып кала күктә,
һәм Ак байтал, буран булып,
очты туган якка, очты...
...Ачыргаланып уянды
ерактагы якын дусты...
Тәрәзәләр шундый якты —
ап-ак булып таң атамы?
Ак буранмы дулый тышта,
кайтканмы соң Ак байталы?
Әллә каен шаулый җилдә...
Тәрәзәгә килде малай,—
җилфердиме ап-ак каен
Ак байталның ак ялыдай?
Кайткан икән!
Әнә, байтал
томырылды таң ягына.
Күренеп калды якты булып
кызыл кояш — ак ялында.
Көтәр малай байталының
таң булып илгә кайтканын,
озатып калыр һәркөн шулай:
—Хуш, җан дустым — Ак байталым!
ХУШЛАШТЫ КОЙМА АША
Кычыткан да җиңмәде...
Белә солдат абыйсы:
начар гадәтне җиңә
кешенең үз намусы.
Хәзер әйбәт малай ул —
әмма барыбер Тиктормас,
гел булыша бабайга,
бер минут та тик тормас.
Бакчада ул кичтән дә,
бакчада ул иртән дә.
Чүп үләнне утый ул,
сулар сибә түтәлгә.
Кунак солдат абыйны
(менә шундый тамаша!)
озатканда да хәтта
хушлашты койма аша.
Исән бул, солдат абый!
Кунакка кайт тагын да.
Син кайтуга өлгерер
Тиктормас кыяры да!

ХУШ ИСЛЕ КАР
Калды кар түгелеп
болытлы ак төннән.
Таң йөгерә каршыга
офыклар түреннән.
Кояштан якты нур
сибелә, сибелә...
Ак карда чагылып
мең төстә күренә.
Әйтерсең болында
чәчәкләр ачылган.
Шуңадыр ак карда
хуш ис тә бар сыман.
ТУКТЫЙ алмый шуадыр
Туганнан бирле, чынлаптыр,
очратмадым андыйны:
күрдем бүген су өстендә
чаңгы шуган абыйны.
Көлсәң — көлке, ә еласаң...
Әй, мин елый белмим лә.
Шаклар катып сәер хәлгә
карап тордым бүген дә.
Ул абый бик батыр бугай,
биек таудан шугандыр.
Шуа-шуа кышларны да,
язларны да узгандыр.
Төртелеп тә калмагандыр —
чаңгысы бик шомадыр.
Хәзер инде, мөгаен,
ул туктый алмый шуадыр!..

ТАТУЛАНДЫК
Үпкәләттем бит әле
Марат энекәшемне.
Нишләргә инде миңа —
гафу үтенәсеме?..
Юньләп гафу үтенсәң,
гафу итәр кебек ул.
Егетлеккә килгәндә,
менә дигән егет ул.
Миндә дә егетлекләр
җитәрлек лә анысы.
Тик менә гаебемне
килми иде таныйсы...
Болай әйбәт түгел шул,
үпкәләшкәч, күңелсез.
Марат ялгыз, мин ялгыз
утырабыз берсүзсез.
— Кара әле син, Марат,
кем кергән икән безгә?
Ялгызлыкмы әллә ул
утыра өй түребездә?
Җыерылган маңгае,
җыерылган кашлары.
Хәтта безнекеннән дә
ямьсез күз карашлары...
Ачмадык ич ишекне,
каян кергән әле ул?
Безнең үпкәләшкәнне
каян белгән әле ул?
Әй, ялгызлык, ник кердең?
Тиз бул чыгып кит!— дидем.
Ялгызлыкны керткәнгә,
Марат, гафу ит!— дидем.
Шулай сөйләнгән идем —
көлеп җибәрде энем.
Барып ишекне ачтым —
ялгызлык чыгып качты.
Икәүләп сөйенештек,
рәхәтләнеп көлештек.
Ә егетлеккә килсәк —
үпкәләшмәскә исәп!
Энекәшемне кабат
үпкәләтмәскә исәп.

ТАҢ КОЯШЫ
Таң туа.
Сызылган нур белән
офыклар офыкка тоташа.
Киңлекләр яктыра.
Табигать
тымызык төн белән хушлаша.
Кояшның беренче нурлары
йоклаган кошларны уята.
Тәрәздән үрелеп керә дә
сеңелемне иркәләп йоклата.

СОЛДАТ АБЫЙ БЕЛӘН ТИКТОРМАС МАЛАЙ ТУРЫНДА ХИКӘЯТЛӘР
Җил-җил атлап кайтып килә
солдат абый.
Солдатка шул һәммәбез дә
кызыгып карый.
Ничек инде кызыкмыйсың
киеменә,
аның шулай тигез атлап
йөрүенә?!
Солдат абый дәрәҗәсен
саклый белә:
безнең якка күз дә салмый
кайтып килә...

СӘЕР СӘГАТЬ
Нигә шулай бимазалый,
нәрсәдә икән сәбәп?
Кич җиттеме — тынгы бирми,
тизрәк йокларга кушып,
үгетли мине сәгать:
— Тик-так, тик-так...
Әйтә кебек: «Тик ят!»
Иртүк йокыдан уята —
әле җиде тулмаган...
Мине мәктәпкә куалый!
Ашау түгел, хәтта әле
битемне дә юмаган.
— Тик-так, тик-так...
Әйтә кебек: «Тиз чап!»

СӘГАТЬ ТӨЗӘТТЕМ
Безнең чоланда
бар иске сәгать.
Иске булса да,
ул әле әйбәт.
Әйбәт булмыйча —
күкесе бар ич,
күкеле сәгать!
Кычкыра көндез,
кычкыра төнлә,—
ул күке шулай
кычкыра белә.
Сәгатькә кайчан
ничә тулганын
әйтә дә бирә.
Саклап тотсак та
иске сәгатьне,
бик еш ватыла —
шундый гадәтле.
Күке дә тына,
чыкмый оядан,
әйтми сәгатьне...
Сәгать ватылса,
төзәтә бабай.
Боргалый алай,
боргалый болай.
Җанлана сәгать,—
аңа боргалау
килешә бугай.
Беркөн сәгатьне
күзәттем әле,
ватылмаса да,
төзәттем әле:
боргаладым да
сәгать йөрешен
тизләттем әле.
Хәзер шәп йөри —
киреләнми дә,
ашыкмагыз, дип,
эреләнми дә.
Шәп йөри сәгать.
Туктаусыз шулай
кычкыра алгач,
күке — канәгать!

РӘССАМ ЯҢГЫР
Мольбертымны иңгә асып
киттем елга ярына.
Рәссамга шөгыль дисәң,
шөгыль һәрчак табыла.
Ятмассың ич яр буенда
болай гына кызынып.
Су коенган малай-шалай
йөрсен әле кызыгып,—
ап-ак кәгазь куйдым алга,
чыгардым буяуларны.
Әнә теге малайнымы?—
ясап куябыз аны.
Бер көчек уйнап йөриме?—
ясыйбыз анысын да.
Кармак тоткан балыкчымы?—
ясыйбыз барысын да.
...Шундый да нык мавыкканмын,
дөньямны онытканмын —
күрмәгәнмен дә кояшны
каплаган болытларны.
Көтмәгәндә коеп яңгыр
ява башламасынмы!
Яңгырга чыланасыңмы,
мольбертны аласыңмы?..
Рәсемем калды яңгырда,
нишләр инде — билгесез...
Гаҗәп хәлләр, сәер хәлләр
булганын сез белмисез!
Яңгыр туктагач, карасам...
Менә сиңа тамаша:
яңгыр өр-яңа рәсем
ясап куйган лабаса!
Ул рәсемдә ява яңгыр,
гөрләвек ага кебек.
Малай белән көчеге дә,
яңгырга куанган сыман,
йөгереп бара кебек...
Шаккаттым —
мондый кызык хәл
гомердә булмагандыр:
яңгыр яву күренешен
үзе ясаган яңгыр!

ОЧАР БОЛЫН
Чакыра безне ямьле җәйнең
чәчәкле болыннары.
Без менә кырда эшлибез
онытып уеннарны.
Кул болгыйбыз:
— Үзең кил син,
килеп кит әле, болын.
Иң матур чәчәкләреңне
бүләк ит әле, болын!
Тирә-якка әй җыелды
аллы-гөлле күбәләк,—
гүя болын чәчәкләре
очып килгән күбәүләп!
— Очар чәчәкләрең булгач,
рәхәт сиңа, болын.
Мондый матур бүләк өчен
рәхмәт сиңа, болын!

ОЗАЙТЫРГАМЫ, КҮБӘЙТЕРГӘМЕ!
Эләккән бит Тиктормаска
менә монды-ый шыртлака!
Беләм инде, сез әйтерсез:
«Шыртлата бу, шыртлата...»
Балык каптыра алыр дип
ышанмадым үзем дә.
Тиктормаста чуртан хәтле
шыртлаканы күрдем дә
хәйран булдым...
Чуртан кадәр!
Чындыр менә, алдамыйм.
Тик торалмас түземсезгә
ничек капкан — аңламыйм...
Балык чиерткәнне көтеп
ничек утыргандыр ул?
Шыртлакасын әйтер идем,—
ничек тоттыргандыр ул?
Бии-бии көне буе,
әй мактанды Тиктормас.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 2
  • Части
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 1
    Общее количество слов 3933
    Общее количество уникальных слов составляет 1583
    39.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 2
    Общее количество слов 3891
    Общее количество уникальных слов составляет 2098
    34.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 3
    Общее количество слов 3881
    Общее количество уникальных слов составляет 1995
    32.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    46.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    54.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Шигырьләр - Хайдар Гайнутдинов - 4
    Общее количество слов 3602
    Общее количество уникальных слов составляет 1966
    35.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов