Latin

Шигырьләр - Гобәйдулла Рәдүди

Общее количество слов 195
Общее количество уникальных слов составляет 177
37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
54.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

* * *


Үзеңне танымак фикрендә булсаң, ялгышасың, дуст!

Күз үз алмасыны күрми, беләген тотмыйдыр шул уч.


Яныңда булса ялманучы, алдаучы мөдаһиннәр[1],

Синең илә хакыйкать арасында сәдтер [2] ул җеннәр.


Синең иң дустларың — ноксаннарыңны әйтүчеләрдер,

Вә иң дошманнарың — мактап сине өйрәтүчеләрдер.


Фирасәт әһле [3] — шулдыр: ул әзерләр үзенә юллар

Вә шуннар илә һәр гаебен белеп ноксаныны юллар.


Чын ир — шул: үзенә сөйми кешегә сөймәгән эшне,

Үзен онытып та һичбер башкалар илә дә булышмый.



Җәй


Төрле сачкәләр, әнвагь гөлләр —

Сайрар өстендә моңлы былбыллар.


Ул... иртән исә саба җилләре,

Яшел келәмтик болын җирләре.


Яшел зөбәрҗәт кеби уйсулар,

Күк атлас кеби һавалар, сулар.


Кызыл якуттай түшәлгән җиләк,

Йөри хатын-кыз берәмләп җыйнап.


Кәккүк кычкыра көндез урманда,

Бака бакылдый кичен күлләрдә.


Һаваны болытлар ябып ала,

Күкләр күкрәп, ягъмурлар ява.


Төрле җимешләр пешә, өркелә,

Тәлгәшләр, чуклар җилгә селкенә.


Алтын шикелле икенде вактый,

Игендә алтын тул кын ялкылтый.



Кыш



Гүләгән урман, шаулаган урман

Анадан тугантик тып-тым булган.


Нурлы кояшның нурлары сүнгән,

Шаулашып аккан чишмәләр туңган.


Адәм баласы җылы киемдә,

Бала-чагасы бары өендә.


Бөтен җәнлекләр ояларында,


Ул кошлар күптән дәрьяръягында[4].


Озын төннәре, күңелсез көннәре,

Битне чеметә ачы җилләре.


Шартлый суыклар ишегалдында...

Җемелдәп тора йолдызлар анда.



_______________

[1] Мөдаһин — ялагай, икейөзле.

[2] Сәд — киртә.

[3] Фирасәт эһле — сизгер, зиһенле кеше.

[4] Дәръяръягында — дәрья аръягында.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.