Шигырьләр - Гали Рәхим
ГАЛИ РӘХИМ
Романс
Бер заманны сине күргән идем:
Аксыл, тонык иде йөзләрең,
Тонык алтын иде нәкъ чәчләрең,
Фирәзәдәй — зәңгәр күзләрең.
Татлы хыял белән күз алдымда
Йоклап киткән идем тирбәлеп...
Шул хыялым маңгаемнан сөйде
Салкын кышлар буе тирбәтеп.
Уяндым мин шул ук хыял белән
Моңлы, гүзәл язның көнендә;
Күз алдымнан һаман син китмәдең
Нурлы җәйнең якты төнендә.
Әйт: күңелне нишләп дулкынлата
Көлүләрең, әйткән сүзләрең?
Чәчләрең шул синең тонык алтын,
Фирәзә күк — синең күзләрең...
Сонет
Утрып урманның аузында төйнәдем мин,
Бу моң төнне сандугачтан көннәдем мин;
Гаҗәеп бу матур төндә эл дә ничек
Тулылыгымнан бәхетемнең үлмәдем мин?
Ай яктысы төшкән дә күл шәүләләнгән,
Күл өстеннән томан чыгып гәүдәләнгән,
Матур-матур ак күлмәкле кызлар булып,
Күтәрелгән ап-ак көмеш дәү ләгәннән.
Ай нурыннан алар кием киенгәннәр,
Саф-саф булып тезелгәннәр дә килгәннәр,
Килгәннәр дә минем өсткә иелгәннәр.
Нурдан булган бу кызларның арасында
Күргәчтен «ике күзем карасы»н да
Оныттым мин йөрәгемнең ярасын да.