Latin

Шигырьләр - Габдерахман Сөнгати

Общее количество слов 3519
Общее количество уникальных слов составляет 1918
33.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
47.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
54.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

Хакыйкать


Дөньяга соң бер тамармы саф хакыйкать тамчысы?

Әллә дөнья җилгә очармы кипкән туфракка әйләнеп?


Юк хакыйкать хәзер анда, торганы — ялган, золым,

Бар хакыйкать кол ителгән вәхши җепкә бәйләнеп.


Күз буявы һәр кешедә, тышта мәләктән [1] матур,

Әмма эчтән ялган илә саф хакыйкать аучысы.


Каил ар барсаң — анда тулган төндәй золмәт берлә җир,

Якты бер таң аттырырмы соң хакыйкать таңчысы?


Бервакытта басса ялган саф хакыйкатьне шулай,

Алдагы көн бер сөрер ялганны хакның камчысы.



Кыйтга


Чын кешенең, гәр күмелсә, җисме кайтса аелына,

Наме[2] бетмәс, мәңгегә дә кермәс туфрак астына...



Ай


Кап-караңгы булса да төн, ялтырар ай, нур чәчәр —

Ул адашкан юлчыларга ак нур илә юл ачар.


Ул матур айдан чәчелгән нур — һидаять[3] яктысы,

Нәкъ шулай нур: ай шикелле дөньяда инсан яхшысы.


Ул адашкан күп кешене тугъры юлга күндерә.

Һәм кара, керле эченә изге, ак нур иңдерә.


Изге рух кертмәк кешегә изге затка бик уңай;

Тугърылыкка күндерүче һәр кетне дә — тулган ай.



Теләк


Дөньядагы һәр кешедә бер теләк бар,

Шул теләгенә җитәргә чиксез дәрт бар;

Ул теләккә ирешмичә мәхрүм калса, күңлен каплар.


Өмидсезлек, мәэюсият [4]


Һәм шулай ук минем дә күп теләкләрем,

Шул теләк чөн сызганылган беләкләрем;

Алла кушып мин ал арга җитә калсам,

Хәятымда күп эшемне мин рәтләрем.


Ул теләкләр барчасы да — гали теләк,

Вак-төякне сорамыйм мин Хактан теләп;

Һәр максатың һәрвакытта гали булсын,

Михнәт өчен ләззәт алсын гаюр йөрәк.


Ул теләкләр корсак өчен түгел — идеал,

Ал арда бит милләткә зур хезмәтләр бар;

Шул вәгъдәмне армый-талмый үтәвемдә

Минем өчен иң мөкатдәс ләззәтләр бар.


Алла изге теләкләрне әлбәт бирер,

Әй яшь егет, гайрәтеңне күрсәт, диер,

Мин дә хезмәт белән гайрәт күрсәтермен,

Милләтемдә куәт артыр, күкрәк кийрер.



Тормыш


Дөньяда һәркем яши. Әйтә халык, дип: көн күрә;

Бәгъзесе көн урнына тик кап-караңгы төн күрә.



Кошлар китә


Җитте көз, кошлар китә җанга ягымлы ил таба,

Селкиләр тиз-тиз канатны ямьле якка — кыйблага.


Анда ямьле, анда нурлы, анда яшел бакчалар,

Җирдә ямь, оҗмах шикелле, кайсы якка баксалар.


Анда җир гөлләр, ямьле чәчкәләрдән туп-тулы;

Качмый пәрдәгә кояш та, ул да карый туп-туры.


Анда кошлар уйнашалар бакчаларда назлашып,

Анда сайрый сандугач, тургай, биек күккә ашып.


Анда урманнар шавылдый катфәдәй яфрак белән,

Аңкый хуш ис чәчкәләрдән, анда матур, җәйге ямь.


Анда сайраулар, уеннар, анда сөйләшүләр — бәхет,

Сандугачлар сайрыйлар... анда ботак, таулар — тәхет.


Кайда баксаң — анда сайрау. Бар җир өсте гөл генә,

Әмма монда көзге салкын, тик караңгы гүр генә.



Файдасыз гомер


Таң ата, көннәр уза, төннәр уза... гомрем уза,

Эшләгән бер эш күренми, буш гомер... бәгърем сыза!..

Артта яшьлек көннәрем тезлеп калалар айрылып!..

Ярты гомер җилгә киткән, белмимен мин, ник торам?!


Кулда эш юк, тәндә көч юк, кайгылар күкрәк тулы,

Хезмәтем юк милләтемә, мин үзем милләт улы.

Башка милләттә минемдәйләр тигез алтын белән,

Кайда миңа алтын булу — мин әле җиздән түбән...


Көннәрем, ахры, узар, килмәс кулымнан изге эш;

Айрылырмынмы хәяттән мин шулай эшсез килеш?

Булмаса, китим җиһаннан, айрылыйм, җиргә керим?

Юк булыйм баткан кояштай, тик сорыйм изге иңеш.



* * *


[Дэрдемэндка тэкълид [5]]


Исте җилләр... сипте карлар...

Җирне актан каплады.

Кипте гөлләр... катты күлләр,

Катты җирләр... калмады.


Китте кошлар бу тарафтан,

Башка якка очтылар.

Исте җилләр...


Сипте карлар...

Безне карлар кочтылар...


Качты кат-кат пәрдәләргә —

Качты якты, нурлы шар.

Исте җилләр...


Купты карлар —

Каплады бар җирне кар...


Әнә! Күренә бик ерактан

Әлсерәгән юлчы карт,

Тарткалый да,


суккалый да —

Бигрәк артык арган ат.


Атлый алмый бер-ике оч та,

Туктала да тын ала.

Дер-дер итә гел бабай да,

Бик суык... һич юк чара...


Кайда язмыш илтә картны?

Кайда тарта тәкъдире?

Нигә монда ул газапта?

Кайда иле? Йорт-җире?..



Очтым


Сөйдем нур. Мин очып киттем туган илнең [6] нурын эзләп,

Миңа Тәңрем канат бирде: «Нурыңны күр, диде, тизрәк».


Навадан мин очып киттем — лачындай җилпенеп очтым...

Зарыктым мин шулай да, түзмәдем. Җил күк булып очтым,


Очып җилдәй бизәкле катфә күк ямьле болыннарны,

Фәкыйрь, ач бәндәләр бәхте — җәелгән төрле кырларны,


Горурлы, башларын күккә күтәргән күп агачларны,

Биек тауларны, түшләрен киргән [7] тау да ташларны


Үтеп киттем. Алар калды еракта, мин очам эл дә,

Очам! Күзләр күралмый алда якты, нурлы бер нәрсә.


Кичәм очсыз-кырыйсыз, дулкыны аткан диңгезләрне,

Бөтен күз күрме җир бушлыкта яткан чүл-тигезләрне.


Очам, армыйм. Сөйгән нурны күрү бәхте өчен армыйм,

Барам золмәткә нур эзләргә, изге уйлы, буш бармыйм...


Менә алда бераз җылтыр күренде. Җылтырый йолдыз.

Түгел бу, дим, туган ил йолдызы. Чөнки бу, дим, нурсыз.


Тагын очтым да күрдем нур. Туган илнең аедай[8]. Мин,

Батар ай, дим!.. Тагын очтым нур эзләп ал таңындай мин.


Очып аргач, җиһанда иң бөек тау өстенә мендем.

Еракта... алланып аткан туган илнең таңын күрдем...



Киттем


Киттем ерак, калды җылап —

Калды назлы нечкә бил;

Калды кырлар, калды күлләр,

Калды туган-үскән ил.


Калды бакча, калды урман,

Калды сайрап сандугач;

Калды гөлләр, чәчкәләр,

Чиксез болыннар, тау кыйгач.


Айрылып киттем барыннан,

Калдырып киттем ерак!

Тулды күңлем, тамды яшьләр:

Аһ! Авыр; дидем: мәрак[9]...


Шулвакыт, урман икән,

Алда авазлар иңрәде...

Белмимен, былбылмыдыр

Чут-чут итеп бер сайрады.


«Күк-кү!..» дип моңлы аваздан

Кычкырып куйды күке.

Шулвакыт кемдер йөрәктән

Бер «Зиләйлүк» моңлады.


Аһ! дидем мин, кайда киттем?..

Кайсы якка мин барам?..

Кайда илем?.. Хуш, туган ил!..

Айрылып киттем — балаң...




Туган илем


Әй туган ил! Күп газаплар чиксәм дә синдә — син матур;

Кайвакыт күрдем иләмле көннәреңне — санки нур[10].


Битләремә сипте алтын зур кояшың нурларын,


Шат уйнап, күп таптадым гөлдән ябылган кырларың.


Нык-таза күкрәк белән мин саф һаваңны иснәдем,

Якты аең берлән уйнап уздырдым изге кичләрең...


Ак кына ахак кебек аткан таңыңны күзләдем

һәм кызыл якут кебек баткан кояшның кичләрен;


Көнге аклык, төнге тынлыкта караңгы урманың

Җилдә шаулап тын матур көннәрендә тумрап торганын;


Төндә аең яктысында ялтыраган күлләрең,


Киң болында ал, кызыл, зәңгәр чәчкәле гөлләрең;


Яз көнендә ак чәчәк берлән ябылган бакчалар,

Көз көнендә күзне чаккан кып-кызыл, ак алмалар,


Тау башында мәгърур ултырган биек тирмәннәрен,

Киң юлыңнан тезлешеп күп юлчылар килгәннәрен;


Яр башыннан саф сулы чишмәңнең ат лып акканын,

Яр буенда талда былбыл сайрап ил яңратканын,—


Күзләдем барсын боларның, бар да алдымда тора,

Уйлаганда саргаеп кипкән йөземә нур ора.


Мин китәм син ямьле авылга, мин хыял берлән китәм,

Мин булам мәгъсүм сабый һәм син илемдә ял итәм.


Әй туган ил! Синдә күрдем кайгы-хәсрәт, рәнҗүләр,

Пакь сабыйлык көннәрендә акты күздән энҗүләр...


Егъламыйм!.. Бик изге яшьләр — синдә яккан яшьләрем,

Тик җылыйм мин монда, синдә калды ул иптәшләрем!..


Әй туган ил! Күп газап чиксәм дә синдә — син матур!..

Кайвакыт күрдем иләмле көннәреңне — санки нур...




Мин көләм


Бер карасаң, дөнья — җәннәт; бер карасаң, дөнья — ут;

Бер карасаң, төрле ләззәт; бер карасаң, бар да — ук.


Бик кызык... Бер көн җырлый ярлы да, мәгърур бай көлә;

Иртәсе көн шул фәкыйрь тук, әлеге көлгән бай бөлә.


Бер карасаң, гарше әгъла[11] тетри! Алдында тора!

Бер карасаң, иң зәгыйфь бер зат сиңа гайрәт ора.


Бик кызык эшләр. Бел алмыйм хикмәтен, һич аңламыйм;

Әмма үзем тик шулай да яшь гомерне алдалыйм.


Күкрәгем ялкын белән капланса да көлгән булам;

Ал йөзем михнәт белән саргайса да, нур биргән булам.


Әйдә үтсен, дим, гомрем шатлык белән, уйнап-көлеп,

Серне бирмим сызса да күкрәк авыр хәлләр күреп.


Алда ачлыктан фәкыйрь кан егъласа, мин күз йомам;

Алда көлсә тук карыннар, тыңламыйм, бармак тыгам.


Эшлә эшең[12]! Син ирекле, әйдә, уйна, дөнья, дим;

Түк, җылат, каннар агыз яшь урнына, күз, елгадин.


Тиз генә сөртеп алам, сиздермимен, яулык белән,

Нигә борчыйм бу «матур тормышны дим бар-кж белән?!


Ташласа ут тормышыма, мин аны җәннәт күрәм,

«Имгәталмассың бу таза җанны!..» дим, «ха-ха...»— көләм.




Бәйрәм таңы


Бер гадәтем бар минем: һәр көнне таңга күз салам,

Таң атар чак җитдисә, мин йокласам да уйганам.


Әллә нәрсә тарта мине, мин ятакта кузгалам;

Әлләкем әйтә минем шулчак колакка: «Тор, балам!»


Ул вакытта күк йөзе дә башка чактан ямьлерәк,

Инде ул чак күктә йолдызлар сүнә җем-җелтерәп.


Көн ягында, нәкъ офыкта таңгы аклык калкына,

Әмма йоклый бар табигать тын-тавышсыз, сак кына...


Мондый таң — һәр көнге таң ул... Бу — бөтен көннәр


таңы...

Мондый таңнан мең өлешкә серле тик бәйрәм таңы...


Чөнки бу таң тугъдыра җиргә мәхәббәт орлыгын,

Сиздерә байның, фәкыйрьнең бер карендәш булдыгын.




Шагыйрь


Күңелләр бозланып каткан вакыт хәсрәт, газап берлән,

Фикер, уй, дәрт вә шатлык бәйләнеп калган вакыт бердән;


Өмидсез, пессимист бер нәкъ кабердән кул селеккәндә,

Чытык йөз, бер ант иткән вакыт дип, мәңгегә көлмәм...


Кояшның нурларын күрмәс өчен күзләрне йомганда,

Күбәләкләр куганда, шелтәләп алдыңда торганда,


Бөтен ямь мәлганәтле [13] былчырак берлән буялганда,

Хисап иткән вакыт ләззәтне, ямьне мәңге ялганга,


Чәчәк-гөлләрне, күркәмлекне барсын читкә атканда,

Түгеп күздән кызу яшь юл ясаганда, кан акканда,


Шулай хурлар, мәләкләрне бөтенләй, мәңгегә ташлап,

Иман, вөҗдан дигәннәрне, хисаплап юкка, сатканда,—


Менә шулчак хәятка тик өмидсез җанны җыр тартыр,

Түгел җыр, шундый көчле җырны әйткән зур шагыйрь тартыр;


Минемчә, бу шулай, шагыйрь минем каршымда зур ул,

Шулай гали, шагыйрь көчле, минем каршымда Җәбраил ул...




Татар җырлары


Авыр кайгы берлән мин сызлансам,

Җырлыйм иске татар җырларын;

Җырлыйм киң болыннар, зур суларны,

Җырлыйм мин Агыйдел буйларын...


Җырлыйм моңлап кына бер матурның

Ай күк йөзен, кыйгач кашларын,

Җырлыйм күкрәктәге моңым берлән

Кызлар җыйлып тула басканын.


Җырлыйм киң болында җырлый-җырлый

Бабайларның печән чапканын,

Җырлыйм сугышларда бабайларның

Кешнәп, ашкынып чапкан атларын...


Баса кайгыларны иске моңнар,

Тарта үткән якты көннәргә;

Бетерә чиксез уйны, күңелләрне

Тиңли чәчәк аткан гөлләргә...


Үткән көндә булган сәдалекләр,

Байлык, чиксез куй лар төркеме

Күз алдыңа килеп туплана да

Күренә башлый үткән көн кеби...


Күренә күз алдында әбәт ясау

Куас берлән имән сарайда;

Хыял берлән үзеңне охшатасың

Изүен чишкән таза бабайга...



Мәрҗани хәзрәтләре


Гакыллар чолганып торган вакыт чылбыр, богау берлән,

Хакыйкать былбылы рәнҗү, газап чиккәндә ау берлән;


Бөтен башта фикерләр йоклаганда һич тәфәккерсез[14],

Кешеләр хакны җуйганда корыч тәкълид [15] сорау берлән,—


Менә шул чакта безнең зур даһи айдай торып чыкты,

Ачы үткен сүзе берлән хорафатны суырып екты,—


Гакылларны чалып торган явыз тәкълид бавын өзде,

Хакыйкать диңгезендә безгә ак нурны чәчеп йөзде.


Хорафат золмәте — төнне бетерде, таңны тугъдырды,

Хорафат золмәтен бетереп, кояшлы көнне булдырды;


Хәзер бездән, даһи хәзрәт, мөкатдәс, пакь дога иңде,

Хәзер алдыңда тезләнгән диеп бел каршы угълыңны...


Хәзер әйткән мөкатдәс фикреңә тик пакь иман иңде,

Кабул иткәндә хәзер пакь сүзең, барымыз туган инде.


Синең пакь сүзләрең алдында күп дошман икән ул чак,

Даһи хәзрәт, хәзер бел, дустларың тулган җиһан инде.


Бәхетле син, даһи хәзрәт! Көл көрси [16] өстендә,

Хәзер хак сүзләрең угърында [17] корбан барча җан инде.




Әнкәмә


Ташлап киткәч, әнкәй, син угълыңны

Кара тормыш, язмыш иркенә,

Күп кысылдым язмыш кочагында,

Эл дә йөрәк куркып селкенә.


Бар яшьлегем узды тыгызлыкта,

Чиксез михнәтләрнең астында;

Калтырап тордым багълап ике кулым

Ачы язмыш әмре каршында...


Инде озаттым, әнкәй, ул яшьлекне,

Калды фәкать сагынып сөйләргә;

Инде онтылды михнәт һәм рәхәте,

Очты инде кайтмас җилләргә...


Инде хәзер уйныйм тормыш белән,

Инде урта гомер уздырам;

Михнәтләргә инде тәмам күндем:

Мин түземле хәзер, мин чыдам...


Михнәт белән узган һәр минутым,

Гыйбрәт салды фәкать күңлемә...

Зарланмыймын, инде шатланамын,

Баш иямен зурлап Тәңремә...


Өйрәндем мин ялгыз ятимлектән

Ятимнәрне назлап сөяргә,

Өйрәндем мин хәсрәт-газаплардан

Ачы-ачы җырлар көйләргә;


Кагылу, сугылу, сөрелү, тарлыклардан

Мескиннәргә ярдәм итәргә,

Һәр кайгылы, хәсрәт һәм моңлыны

Сөеп, назлап кардәш итәргә.


Өйрәндем мин нечкә күңлем белән

һәр матурлык, ямьне сөяргә,

Ак күңелле кызлар күргән чакта

Тәгъзиманә[18] башым ияргә;


Өйрәндем мин татлы телем белән

Илем өчен җырлар җырларга,

Коръән укып, танып Ходаемны,

Кулым багълап күңлем зурларга;


Үткән бабаларны искә төшереп,

Канлы тарихларны актарып,

Җылап, халкым өчен тырышырга

Күңелемә тирән эз салып...


Егъламыймын, әнкәй, мин — бәхетле:

Бәлки, илгә файда итәрмен,

Бәлки, кара юллар янынарга

Якты ак әз салып китәрмен.


Җырлыйм, әнкәй, сине сагынганда

Сызлып җәйге ак таң атканда...

Җырлыйм, әнкәй, сине сагынганда

Җәйге кояш сызлып батканда.


Егълыйм, әнкәй, кочып кабреңне,

Кабрең, әнкәй, изге көч бирә;

Хәләл сөтең, әнкәй, азык булсын

Нур чәчәргә кара ил өстенә.




Кара хатирәләр


[«Ачлык кушты» дан алынган тәэссорат белән язылды]


Ни күрмәде безнең татар кызы?

Нинди хәсрәтләрне чикмәде?..

Кара көч мескинне кызганмыйча

Бар әмренә колмы итмәде?..


Итте, итте, барын калдырмады,

Тар өйләргә кысты, яптырды...

Ачлык өчен сатлык хайван итеп

Ерак... вәхшиләргә саттырды...


Кояш, айны аңар күрсәтмәде,

Чүпрәкләргә төрде, каплады...

Зиндан белән төрелеп, ябылып узды

Ал-гөл чәчәк аткан чаклары...


Ләкин батыр булды татар кызы,

Соң сулышына чаклы көрәште...

Иске канны саклап йөрәгендә

Хөрлек дигән утны көйрәтте...


Яшә!.. Татар кызы! Син яшәсәң,

Без, татарлар, бергә яшәрбез...

Торып, кояш ларын һәм айларын

Алда якты көннәр ясарбыз...


Сиңа хөрлек, хәзер ирек инде:

Оч гарешка, гареш алдында...

Сип суыңны милләт гөлләренә,

Чәчәк атсын татар таңында...


Яшә, татар кызы!.. Корган илдә

Гөлләр үссен, кошлар сайрасын...

Милләт назлы гөлләр бакчасында

Күкрәгенә чәчкә сайласын.



Гашыйк


Очраса ул, салкын гына кулым бирәм,

Әкрен генә аның белән сөйләп киләм,

«Теге яктан» һич вакытта сүзне ачмыйм,—

Үзем аны уйлый-уйлый эчтән көям...


Дөнья сүзе сөйләнә тик юктан гына,

Тик барганча җуанычка сүз булсын дип.

Минем сүзем салкын, әмма аныкы ялкын,

Яна эчтә, сүнмәс, кирәк диңгезләр сип.


Бара-бара, син, ди, бигрәк ябыккан, ди,

Яңакларың эчкә кереп ябышкан, ди,

Ал йөзеңә әллә нигә бу чакларда

Сарыланып ниндидер бер төс чыккан, ди.


Серне бирмим, азрак кына авырдым, дим,

Йа Хода, инде һәрвакытта шулай мин, дим.

Белгертмимен эчтә ниләр ятканлыкны,

«Сөю» дигән сүзгә һич тә якын килмим.


Яшь нәрсә шул, аңламыйдыр ник чыкканын,

Мескин гашыйк көне-төне ут йотканын;

Һәр минутта зикер, тәсбих ул булгачтин,

Ничек инде гашыйк мескин саргаймасын?..


Коллык иткән дәрвиш булгач, шатлык кайда?

Күләгәсе тора минем михрабымда[19].

Сәҗдәдә мин кояш баткач, тыныч төндә,

Сәҗдәдә мин шау-шу белән туган таңда.


Бозмый минем уйларымны бер дә шау-шу,

Гыйбадәтем — аны уйлап уйдан елашу.

Исме белән илгә азан әйтер идем,

Куркам, халык чыгарыр дип зур шаулашу.


Юк, чыгармыйм, михрабымда торсын тыныч,

Зур гөнаһ эш — чыгару ич тыннан сугыш.

Михрабымда аның өчен сәҗдә итсәм,

Бәлки, минем өстән төшәр кодси [20] бурыч.



Май иртәсендә


Ал таң ата нурын җиргә сибеп,

Елга-күлләрдән ал томан күтәрелә.

Җирнең өстен моңлы чолгап ала,

Югаладыр каплап торган тынлык төнлә...


Таң әтәче шат аваздан җырлый башлый,

Тәбрикләгән кебек туган ал кояшны.

Тургайлар һәм төрелеп-төрелеп күккә аша,

Җырлый-җырлый мактаган күк хуҗа затны.


Киң болыннар һәм аланнар җәйләп ята,

Әкрен-әкрен томан үрелеп күккә аша.

Нурлы туган май кояшы нурларында

Елга-күлләр көзге кебек ялтыраша.


Чупыл-чупыл сикерә күлдә балыклар да,

Җырлап, тамчылап су ага арыкларда.

Умарталар оча җырлап киң болында,

Күбәләкләр оча чәчәк кочакларга...


Әкрен генә бер татлы җил исеп китә,

Ялтыраган күлнең битен шадралата.

Барып җитә томрап торган урманнарга,

Назлап, сөеп яфракларын шавылдата.


Уянган күк кычкырып куя анда күке,

Яңрап аңа җавап бирә кыр-аланнар.

Арта тагын табигатьнең чиксез күрке,

Онытыладыр башта бөтен уйлаганнар.


Күңел һаман матурлыкны, ямьне өсти,

Онытып тора ирексезлек, көчсезлекне.

Таң аткачтын, иртән йөрсәң болыннарда,

Ташлаган күк буласың бер авыр йөкне.


Сафланадыр күңлең иркә гөлләр кебек,

Ничек назлый кыйбладан җил исеп килеп.

Тәңре биргән бөтен иркен кире алмый,

Шунда кайта саф көенчә безнең ирек...


Күңел кошың канат җәеп оча башлый,

Эзләгән күк иске дустын, бер юлдашны,

Инде аңар бар да иптәш, бар да бер дуст:

Табигатьнең моңы, нур чәчкән кояшы.



Мәхәббәт


Нәрсә икән ул мәхәббәт, сайраган былбыл микән?

Ал чәчәк атып болында үскән матур бер гөл микән?


Әллә гөлләрне үбеп йөргән бизәкле күбәләк?

Тәңредән: син мәңгегә кайгы күрми йөр, дигән...


Әллә җәйнең ал таңы аткандагы Чулпан микән?

Әллә шул җанга җылы сызлап туган ак таң микән?


Тын гына җәйнең тәнендә серле диңгез өстенә

Шәүләсен төшреп, үзе күктә йөзүче ай микән?..


Нәрсә икән соң мәхәббәт, әллә Фәрһад белдеме?..

Әллә Ширин шул мәхәббәтне эзләп-эзләп үлдеме?..


Кайда Мәҗнүн берлә Ләйлә — белделәрме нәрсә ул?

Кайда Йосыф һәм Зөләйха, ни мәхәббәт, нәрсә ул?


Ул сөекле бер бәхетме? Булса, ник ул яндыра?

Ник эләккәч яшь йөрәккә, яндыра, яшь тамдыра?


Ник минут саен йөрәктә кабына соң ул, арта ул?

Нигә күпләрне җир өстеннән кабергә тарта ул?


Тик беләм шул дип мәхәббәт: яшь йөрәктә ялкын ул.

Һәр бәхетсез зур бәхетле — тик мәхәббәт тапсын ул...


Дөньяда татлы хәят, изге сәгадәт булган — ул...

Бар үлек, җансыз кешеләргә — гали рух һәм җан ул.




Бәхетсез кыз — тормыш тырнагында


Ул бизәнгән, ул күрекле, ул карарга нәкъ мәләк[21],

Әмма күңле керле-таплы, анда тик ямьсез теләк.


Ник болай ул, нәрсә, язмышмы болай иткән аны?..


Башта булган да фәрештә, ник хәзер керле җаны?..

Нәрсә тарткан мондый юлга, нинди көне алдагы?..

Иркеме кертте бу пакь җанны, ни-нәрсә алдады?..


Ник хәзер таплы алда ак бүздән ак булган җаны?..


Нинди мәлгунь, алласыз кул бу күңелне таплады?!

Кызганыч, бик кызганыч, беткән намусы-пәрдәсе...

Изге җан, хисләр дә юк, калган әрәмгә гәүдәсе...


Баткан аңар төрле яктан инде тормыш тырнагы...


Инде капланган аңар тормышның ак, ямьле ягы...

Ул һәлакәткә йотылган, баш та аңсыз, инде аң

Берлә уйлый тормышында, селкә кул бар дөньядан...


Мәлганәт[22], тормыш, синең кансыз кара почмагыңа!..

Мәлганәт, гыйффәтне таплаган кеше, вөҗданыңа!..




Төшемдә


Йоклый алмыйм, әлсерим мин төн буе төшләр күреп,

Сау кеше һич уйлый алмаслык гаҗәп эшләр күреп...


Әллә нинди канлы үтрешләр бер артлы күренәләр,

Саргаеп көткән солыхтан ләүхәләр[23] һәм тезеләләр.


Әйләнә төшләр эчендә шат халыклар бәйрәме,

Шатланып, кипкән, сары йөзле халыклар көлгәне...


Йә йөрим таулар башыннан — башлары күккә тигән,

Йә уйныйм аллы чәчәкле, чын матур гөлләр белән...


Йә кырыйсыз шаулаган, зур дәрьялар, күлләр кичәм,

Әллә кайларда очам да төрле зәмзәмнәр эчәм...


Язмыймын, калсын болар, чөнки киселмәс нәрсәләр,

Җырлар идем башкаларга да, кызыклы булса әгәр...


Башкалар да, бәлки, төннәрен саташып төш белән,

Бәлки, иртән уйганалардыр каты куркыныч белән...


Онтыла барсы — көнен-көнгә күренгән бар кызык,

Коточыргыч куркынычлар да узалар кан бозып...


Әмма онтылмый төшемдә күргәнем бер кыз гына,

Язгы төндә балкыган айдай илаһи йөз генә...


Уйласам да мин аны барлык тәнем әрнеп, кызып,

Мин аны тагъ да күрәм, аһ, күрнә ул бәгърем өзеп!..


Ул таныш кызмы миңа, әллә бөтенләй ятмы ул?!

Ник күренде ул миңа, рәнҗеп, мине каргапмы ул?..


Белмимен, кемдер... һаман мин тыршамын онтыим диеп,

Ул һаман күрнә мәэюс[24] хәлендә, баш иеп...


Кит, күренмә, әй фәрештә, кит, үтермә, кит, мине!..

Юк, күрен, үтер мине дә фирдәвескә[25] илт мине!..




Яз көткәндә


Әкрен-әкрен, елмаеп, шат, аллы-гөлле яз килә...

Уйласаң да ямьле язны, күзгә канлы яшь килә...


Монда кем соң нурлы язны шатланып, зарыгып көтә?

Ул көтә тик яз килүне, дип: ачы салкын бетә!..


Чөнки солдат, кыш буенча гүр-окопта шаңкаеп,

Мәрхәмәтсез кышкы салкынны татый... хәлдән таеп.


Таш кебек каткан итекне берсенә-берсен бәреп,

Кышкы җанкискеч озын төнне озата тилмереп...


Анда — тик илдә күңелле серле, былбыл сайравы...

Чәчкәдәй кызларның анда ал чәчәкләр сайлавы...


Язгы, иртәнге кояшның алсу төстә нурлары,

Елмаеп, пәрдә аркылы һәм сезне назлап уйнавы.


Монда шатлык юк. Газаптан, рәнҗүдән шыңшу гына;

Кайвакыт тик онытып уйнау, көлү моңсу гына...


Сез азат кош. Юк, һаман сез дөньядан разый түгел,

Мин дә элек белдем шулай, инде алай назлы түгел...


Артта калган көннәремнең мин хәзер кадрен беләм,

Инде ул көннәр буем җитмәс биектә; мин — түбән...


Мин элекке күк тагын коштай азат булсам иде,

Эзләмәс идем бүтән бәхет... Мин ич кыйбла җиле.




Ул уйгансын


әгыйть Рәмиевкә]


Уйган, уйган, йокладың күп,

Сал күзеңне тәхтеңә...

Япма пәрдә Тәңредән мактап

Бирелгән бәхтеңә!


Син ишеткән ул тавышлар —

Ул сине чакрып азан...

Уйган, уйган, тыңлый сихрен

Кәүнәендә барча җан.


Юк, «кирамен-кятибен» язмый,

Шытырдатмый каләм...

«Торды, торды!»— ул тавыш бит,

Кычкырадыр, җен, адәм...


Алма син мең кәүнәенне,

Гәр теләсәң ун меңен;

Тик яшермә җәүһәреңне,

Кисмә былбылның телен.




Кәлакәт чокырыннан


Көзге яңгыр ява... Караңгы төн,

Минем күңлем хәзер көзге төн;

Күрмәм инде, дуслар, мин моннан соң

Рәхәт тормыш — якты йөзле көн...


Беттем мин упкында — төн чокрында;

Бар идеяләр җилгә тузалар.

Җаным, тәнем мәкъһур[26]. Караңгы — юл,


Сәгатьләрем елдай узалар...

Шулай ук мин рухан үләрменме

Иблис, зобанилар эчендә?..

Аһ, уйласам шушы шомлы уйларны,

Җәһәннәмнәр туа эчемдә...


Миңа җисмән тору — тормышмыни?..

Башта ук мин бер тәм тапмадым.

Мине якты идея, гали уйлар


Йөртте, буш уйларны ташладым...

Азар булсам, җыйсам теләкләрем,

Җилләр белән алар таралды;

Күрер идем төндәй тормышымда

Моңнар чәчкән якты таң алды...


Әйдә, дошманнар, шатланыңыз!

Мин хәзергә сафтан чигеләм;

Якты идеяләрем ятим итеп,


Кара көчкә эшкә җигеләм.

Кул күтәреп минем йөзгә каршы

Көтүчедәй ташлар аттыңыз.

Иркен сезгә хәзер; ни эшләрсез,

Моңар хәтле нифакъ саттыңыз...



Коллыкта


Эшләми баш, күрми күз, шашкан кешедәй, юк гакыл,

Мин хәзер шундый кеше: җисмән дә кол, фикрән дә кол.

Ни сөйлисең син, диләр һәрбер дәнинең әднасы[27],

Каршылашсаң, шул дәниләрдән, каһәрләнеп, сузыла кул...


Бу галәм соңгы гасырның коллыгыннан бер мисал,

Монда тик-тик «чын кеше» — мескен канын эчкән усал.

Кан эчү берлә гали вөжданыны керләп ташлап,

Төрле вәхшәт, җан сатып өсткә менү — монда хыял...


Монда юк һич бәндәнең үзенә мөнасиб шәхсият ,

Тик кешеләрне ясау кол — һәр өстен кешедә ният.

Монда тормыш комнан арканнар ишүдән күп авыр,

Кышкы кардан ак вә саф булса синең эчтә йөрәк...


Кайвакыт соң бу кабернең тар, караңгы читлеген

Бер килерме мәңгегә ташлап качарлык якты көн?

Бирче, Тәңрем, миндә шул барлык теләк: егълап теләп,

Бир, сихерле уттай янып күккә очыйм, булыйм төтен...


Эчтә көн-төн һавия[28], бар әйләнәм — җансыз мохит,

Мәңге юк бер чаткы нур серләр тулы күңлем өчен...




Якты дөнья — якты яз


Якты дөнья — якты яз. Шаулап агадыр чишмәләр,

Өй башыннан тамчылар йөгрә — матуррак энҗедән...


Тау башыннан ак кәфен — ак кар агып киткән ерак,

Кар соңында мәрхәмәтле нурда калкынган үлән...


Язгы бәйрәм. Җирдә бәйрәм. Язгы шау-шу, шат аваз,

Җырлый әтәчләр җиһанны яңратып, чыккач кояш...


Елмая һәр көн кояш, сызлып офыктан таң тугач...

Кич көмеш ай калка офыктан, бишгенә яткач кояш...


Ул төне... төссез күге, чиксез күгенең ямьлеге...

Тулган ай — төн патшасының ямьлеге, күркәмлеге...


Ул фәрештә күзләре — йолдызларының уйнавы,

Балкыталар кышта алты ай кипкән, үлгән дөньяны...


Көннәрен, онтып үзен, эшли шәһәрдә бар халык,

Кичләрен кайный шәһәрдә шау-шу берлә урталык...


Көннәрен эшләп арып кайткан халык күңлен ача,

Кичләрен мәркәз урамнар шат халык берлән таша...


Тыңлыймын бүлмәм эченнән шул халыкның шау-шуын...

Мин, карап, басмак булам иреккә ашкынуның ташкынын.


Юк, басылмый, мин һаман читлек эчендә яблулы,

Хөр кешеләргә карап калды янарга күз нуры...


Килмә, яз. Чыкма, кояш. Ьәм, чәчкә, син калкытма баш!

Якмагыз бәгъремне утка... Кабына ул шат яз тугач...


______________

[1] Мәләк — фәрештә.

[2] Наме — исеме.

[3] Һидаять — туры юлга керү теләге.

[4] Мәэюсият — кайгы, фаҗига, өметсезлек.

[5] Тэкълид — иярү.

[6] Илнең — газетада: илемнең.

[7] Киргән—«киергән» мәгънәсендә.

[8] Аедай — газетада: аендай.

[9] Мәрак — эчпошыргыч хәл.

[10] Санки нур — әйтерсең лә нур.

[11] Гарше әгъла — күкнең иң югары катлавы.

[12] Эшең — газетада: эшеңне.

[13] Мәлганәтле — каргышлы; бозык.

[14] Нич тәфәккерсез — берни уйламыйча.

[15] Тәкълид — догматик фикергә иярү. XX гасыр башы татар әдәбиятын- да, иҗтимагый фикерендә тәкълидчелеккә каршы чыгулар күп очрый.

[16] Көрси — тәхет.

[17] Сүзләрең, угърында — сүзләрең өчен.

[18] Тәгъзиманә — олылап, хөрмәтләп.

[19] Михрабымда — изге урынымда.

[20] Кодси — изге.

[21] Мәләк — фәрештә.

[22] Мәлганәт — каргыш, ләгънәт.

[23] Ләүхәләр — күренешләр, картиналар.

[24] Мәэюс — өметсез.

[25] Фирдәвес — җәннәт.

[26] Мәкъһур — каһәрләнгән, ватылган.

[27] Дәнинең, әднасы — түбәннең дә түбәне.

[28] Һавия — җәһәннәмнең салкыны.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.