Latin

Шигырьләр - Габделджаббар Кандалый

Общее количество слов 1874
Общее количество уникальных слов составляет 1201
29.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
40.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
46.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Мулла белән абыстай

Тотынышып кулың кулга,
Үзең кергән сары тунга,
Кая киттең болай, хәзрәт,
Абыстайны салып уңга?

Үзең түргә утыргансың,
Авызыңны тутыргансың,
Төгәл кәефне коргансың,
Абыстай утырып уңга.

Синең өчен тавык чалган,
Суган, балтырганын салган,
Син әйткәч, чакырып алган,
Егермесен сатып унга.

Качырма син бу форсатны,
Чәеңә сал бавырсакны,
Тутыр бик яхшы корсакны,
Икенче калмасын соңга.

Сиңа атап тавык суйгач,
Ашап-эчеп тамак туйгач,
Кесәгә ун тиен куйгач,
Чәй эчеп төн буе кунма.

Ләкин, мулла, онытма син,
Бу ашларга кызыкма син,
Ки алдыңа сызыкла син,
Мужиклар да бизәр соңра.

Савыт-саба ышылдамас,
Бу кыймаклар чыжылдамас,
Дәхи хәлвә хышылдамас,
Ки, акча юк, ди-ди, онга.

Абыстай да сөйми башлар,
Катаңны өстеңә ташлар,
Чытык йөзләр, түбән кашлар,
Чакырмыйлар нигә шунда?

Торып иртә битең югач,
Ашык-пошык намаз кылгач,
Берәр ашка баруны син
Үзеңә зур бәхет сандың1.

Абыстай берлә икәүләп,
Мужикның сыртын игәүләп,
Тавык, күркә, казын ашап,
Ки кайтып йокыга талдың.

Тавык төштә тары күрә,
Синең дә ашларың керә,
Йокыңда сөйлисең нигә:
– "Абыйстай, чык, кеше керә!"

Чакыручы түгел икән,
Бу бары төш кенә икән,
Күп ашап, саташып шулай
Төшеңдә сөйлисең икән...

* * *

Катаң бозга катып беткән,
Ки чаңгыдай шуып киткән,
Абыстайны да син сөйрәп,
Кай арада барып җиткән?!

* * *

Агайга син сада салдың2:
– Өйдәме?-дип хәбәр алдың.
Икәү бергә йөреп ашка,
Гомергә көлкегә калдың.

Онытмам сез наданнарны!

Бу илләрдә3 торып калсам,
Ярамас кызга күз салсам,
Атамның каргышын алсам...
Качыйм тизрәк бу илләрдән!

Арысландай егет иргә,
Батып бетсә дә кан-тиргә,
Чит илләргә, ерак җиргә
Качу әүла4 бу илләрдән.

Сөеп бу илгә килсәм дә,
Ки юрга кеби йилсәм дә...
Бөтен вөҗүдем5, ил, сәндә,
Нигә тиз мине ятсындың?

Туган илем ерак калды,
Җәяү йөреп сыйрак талды,
Тагы бигрәк йөрәк янды...
Әзәлдәген6 ник азсындың?

Бу илнең һич чиге юктыр,
Биниһая7 адәм чуктыр8,
Бере ач юк-бары туктыр...
Нигә соң миңа тарсындың?

Тарсынма бер дә, китәрмен:
Җен, Иблистән дә битәрмен,
Үз белгәнемне итәрмен,
Ки әгъля-гаршә9 ашкындым!

Миңа бердер кая булсам,
Баг алмадай пешеп тулсам,
Ки соңрадин шиңеп сулсам...
Шуныңчөн сәңа гарьсендем.

Кусагыз да, һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам,
Котылмассыз барыбер сез,
Әле болай гына калмам!

Төреп чалма-чапаннарны,
Йөресәм кыр-япаннарны,
Онытмам сез наданнарны,
Элеп салмыйча һич калмам!

Сәхипҗамалга
(поэмадан өзекләр)

I
Сәңа, җаным, дога иттем,
Дога илә сәлам әйтдем,
Сәламнәрнең соңы, җанкәм,
Язып гозре кәлам иттем10.
Сәхипҗамал, чибәрем лә,
И матурым, сөярем лә,
И белмәдем нидәрем лә,
Сагышыңны мөдам иттем11.
Сөеп, күңлем дә бизә алмай,
Гыйшкың берлә түзә алмай,
Өмидемне өзә алмай,
Ике-өч ел чыдам иттем.
Болай торганча тик качып,
Күренгел бер күңел ачып,
Агыздин энҗеләр сачып,
Сөйләш дәю бәян иттем.
Гүзәл сән алтын алмадый,
Җәмалең12 күңлем алдадый,
Түзәр хәлем дә калмадый,
Алай да күп чыдам иттем.

II

Гүзәлсән бик – Парауда13 бер,
Күңелләргә ярауда бер,
Матурсән – күз карауда бер,
Дәхи сөйләргә телләрдә
Ирәм багындамы14 үстең? –
Йөрәгем бәгърене кистең,
Сәба йиле15 кеби истең
Ки сахраларда, чүлләрдә!
Мәхәббәтең лә дәрдеңдин,
Сәнеңчөн, сәнең артыңдин
Парау иленә бардым мин,
Елап-сыктап сәбилләрдә16
Нәсыйхәтдер сүзем, уйла:
Җәмалең кадрене җуйма,
Надан иргә барып, койма
Газиз гомреңне йилләрдә.

III

Килә белмәсәң, и җанкем,
Бәнем дик мелла гашыйкка,
Барырсың юмаган
Надан бер кара мажикка.
Намаздан каты бизгәне,
Эшендин белмәс үзгәне,
Иман дәюб дә сүзләми –
Тоташлай бара языкка...
Эш эшләп унике аең,
Гомер буең, кышын-җәен,
Сызып бетеп йөрәк маең,
Каның да калмый кашыкка.
Кыекча башыңа чырнап,
Урырсың лабаса ерлап,
Кулың, битең камыл тырнап,
Юлыгып билчән ашлыкка...

* * *

Мажик ир булса юлдашың,
Күзеңдин китмәгәй яшең,
Гакыл йитмәй, азат башың
Үзең салдың ла коллыкка!
Гүяки бер бояр колы,
Боярның әмре аркылы,
Эш эшләп, кабарып кулы,
Саладыр акча оброкка...
Бу хәл илә гомер буйлай,
Кулыңдин эшләри куймай,
Йөрерсең, тамагың туймай,
Ки бәгъзе чакта ачлыкка.
Борынгылар шулай димеш:
Балыкчының асты юеш,
Тамагы ач булыр, имеш,
Тоташ йөрсә дә балыкка.

* * *

Сука белән сабан сөреп,
Тузан-туфрак үзә йөреп,
Каралубән килер кереп...
Изеп, атына болгатып,
Арыдым, дип, тиз үк ятып,
Оеса, булмас уйгатып,
Башын бер куйса ястыкка.
"Сукаладым, парладым", дир,
"Уалдым", дир, "арыдым", дир,
"Каты йиргә тарыдым", дир, –
"Сарутка", йә "тамырлыкка".
Көне-төне кулың эштә,
Үзең зур, каты тел-тештә,
Рәхәт күрәлми бер төштә
Тыныч йокларга тансыкка...

V

Парау илендә төш күрдем,
Ки бер кош тоттым, ук аттым,-
Парау илендә бер матур
Өчен уйкумны югалттым.
Ничә кемсә, ничәләрдә,
Ашыйлар да, эчәләр дә;
Ки бән шул көн-кичәләрдә
Аш үтмичә, елап яттым.
Сезә булдым барыр кеби,
Сәңа юлда тарыр17 кеби,
Сөеп-кочып арыр кеби, –
Хыял дәрьясына баттым...

VIII

Әгәр дә меллага барсаң,
Сәнең урның булыр түрдә,
Күреп дөньяда күп файда, –
Кыямәттә ки һәм гүрдә.
Торып яхшы гүрничәдә18,
Тәмам гомрең буенча да
Сөешмәктә, уенчада,
Пошына белмәссең бер дә.
Кичә-көндез бизәнмәктә,
Киенмәктә, төзәнмәктә,
Булып күркәм, чибәрлектә,
Торып мелла-галим ирдә.
Аягында читек-башмак,
Башыңдадыр ки ак калпак,
Мамык яки ефәк калпак,
Ки һич тә кунмаган кер дә...
Ничек тә хәтрең екмас,
Уракка һәм алып чыкмас,
Кояш илә һава сукмас,
Пешекмәс һәм тәнең тирдә.
Уен-көлкедә ялыксаң,
Торып бер төштә ябыксаң,
Атын җигәр, әгәр чыксаң, –
Йөртер сәне һәр йирдә...
Галимдәй хуб бала туар,
Галимлек сәңа һәм йогар,
Догачы булалар болар,
Үзең ятсаң да һәм гүрдә.
Балаларның балаларый
Укытырлар һәм аларый,
Догачы булалар барый,-
Кирәк кыз да, кирәк ир дә...
Чыгарма, җаный бу серне,
Безем бу меллалык йирле19, –
Ки йите бабадин бирле
Килеп өзелмәгән бер дә.

IX

И алтыным, бәян әйлә:
Сүзем кабул итәрмүсән?
Шулай тилмертебүк әллә
Бүтән ярга китәрмүсән?!
Бу үзсүзле мишәр, диеп,
Ки бер сүзне бишәр, диеп,
Уңга таба ишәр, диеп,
Ки сән сулга сүтәрмүсән?..

X

Сәба йиле, исәр булсаң,
Парау атлыйг нәфис җайга20,
Сәламемне тикергәйсән
Сәхипҗамал абыстайга!
Диеп: "Кандалда бер хәзрәт,
Сәңа гыйшкы төшеп кәсрәт21,
Кичә-көндез чигеп хәсрәт,
Янып көядер, ай-һай ла"...
Гөлем бул, гөл егачым22 бул,
Йә былбыл-сандугачым бул,
Бу дәрдемгә гыйлаҗым23 бул,
Сәхипҗамал абыстай ла.
Сәнең илә аем-көнем,
Сәнең илә көнем-төнем,
Сәнең илә төшем-өнем
Үтәдер, и абыстай ла!

* * *

Берәү карышты Борнайда24,
Тиз үк кайтты да тормай да,
Елыйдыр, дәхи ерлай да,
Булып мәгъмүм, булып мәхзүн25...

XII

Аның кеби була күрмә,
И тумачи, тудык кына:
Ки без аңа явыз каргыш
Догасын укыдык кына.
Эше ирде ки элгәре,
Соңындин булды тискәре,
Күрәнләр китте исләре, –
Гаҗәп шәүкый, чудук кына26!
Ире бик әйләде каһри,
Елан кеби сачып зәһри,
Ки тәгъзиб әйләде27, дәһри28,
Булып агъзы тулук кына.
Көне-төне дә сугышты,
Яла ябып, ләкаб29 кушты,
Ки пошмам дисә дә пошты, –
Килешмәде шул ук кына!
Кыйныйдыр иде фәрманга,
Түзалмый монча дәрманга,
Качып китәрде30 урманга,
Йөгерүбән турук кына.
Пүнәтәйләр билә табып,
Кыйнарде китереп, җабып,
Орып, яңагына чабып,
Сүгеп-хурлап ул ук кына.
Тотып, чормап сач үрмәсен,
Ашатты камчы җөрмәсен,
Ки дошманың да күрмәсен, –
Ки ул икән шул ук кына.
Тәнендин яра китмәде,
Күзендин кара бетмәде,
Морад-максудка йитмәде,
Ки һичшиксез, чын ук кына.
Ки һәр кыен31, сугыш артын,
Барып мәгълүм итәр сартын32,
Чакрып сутник, авыл картын33,
Елады ул тудык кына.
Агып күз яшьләре чишмә,
Ике күзе булып шешмә34, –
Сән аның көненә төшмә,
Ишет, аңла, тудык кына...

* * *

Сөяген тоз кеби уып,
Ки борнын кан илә юып,
Йибәрде ахыры куып,-
Ки Борнайга турук кына.
Ни биргән акчасын алды35,
Бушатты, үзендин салды36,
Бер үксез баласы калды
Елап-күңле сынык кына.
Баласы өстенә бакып,
Күзендин яшьләре акып,
Елады йөзтүбән ятып,
Туянча берьюлук кына.
"И бәбкәм, бала сән, дәюб,
Ятим лә каласән, дәюб,
Бәне утка саласән, дәюб,
Гомергә, и сынык кына!"
Бер анфалит37 кеби кайтып,
Ике битене саргайтып,
Ике күзене акайтып,
Утырадыр толук кына...

XVI

Сәңа гыйшык төшеп, җанкәм,
Тотып шәүкате зәүкатьләр38,
Тәмам дүрт ел елап-сыктап,
Ки заигъ итдем әүкатьләр39.
И бу дүрт ел! И бу дүрт ел! -
Ки һәр сәгате дә – дүрт ел!
Җаныма йибәрә ут ул,
Китәрә җөмлә тәкатьләр!

* * *

И-и, и генә лә, и генә!
Ни булды мәңа, ни генә?
Эшемдә юк ла көй генә,
Никадәр язамын хатлар!
Ничә кәррә40 язам пуштым41,
Сәңа тигермәгә куштым,
Хатым йитмәдеме, дустым,
Йә килешмәде сәгатьләр?!.

XX

Һаваланмакың, и Биби42,
Ки һич тә файдасыз зиби43,
Ки бән дәхи сәнең кеби
Һаваландым, и җанкәй лә.
Үземә тапмадым тиңне,
Тик эстәп кашкалы-миңле,
Юлыктым аңлы да миңле
Җүләр ярга, и җанкәй лә.
Отыйм дигәндә – отылдым,
Тотыйм дигәндә-тотылдым,
Соңындин көчкә котылдым-
Ки биш ел соң, и җанкәй лә!
И-и, и генә лә! И генә!
Эшем дә булды чи генә!
Сәбәп кенәсе ни генә,-
Бәян итсә, и җанкәй лә!
Бу нидән булды чи генә
Эшем дә йитде чигенә,
Сәхибем кире чигенә, –
Исем китәр, и җанкәй лә!

* * *
Утырып сәба йиленә,
Очардем44 Парау иленә,
Куеп кулымны биленә,
Кысып Сәхипҗамалемне.
Билең нечкә – кысыйм дисәм,
Буең зифа – кочыйм дисәм,
Сәңа таба очыйм дисәм-
Кирәк баде45 Сөләймани...

XXIII

Төшемдә Парау илендә
Ки тайран итдем46 – очмакта,
Барып, анда сәнең илән
Ки сәйран итдем оҗмахда...
Йөзеңә йөземи сөрдем,
Сәнең лә күп сафа сөрдем...
Уяндым – үземи күрдем:
Ятамын өйдә почмакда!..

XXIV

Йөзең алсу кызыл гөлтик,
Яңагың кызыл алматик;
Кызыл алма кеби кызны
Нәсыйб итәр микән алла?
Кашың кара тумышыңдан,
Битең һәм якты гөлбөстан,
Сәнеңтик зифа җан дустан -
Аермасын кәрим алла!..

Бу хәсрәтләр бетәр микән?

Сәбах эчрә47 ки йилләрдин
Киләдер илгә илләрдин.
– Хәбәр көтәм туганнардин, –
Дәюб сорам48 ки анлардин.

– Әя йил, сән белермүсән?
Туганнарым күрермүсән?
Хәбәрләр килтерәрмүсән?-
Дәюб сорам ки анлардин.

– Әя йил, сән каян истең?
Нәчә сахра үтә кичтең?
Туганымны кайда күрдең? –
Дәюб сорам ки анлардин.

– Әя йил, сән китәр булсаң,
Фәлән йиргә йитәр булсаң,
Туганымны күрәр булсаң,
Дога дигел ки безләрдин.

– Әя йил, исмәгел бик тиз,
Бәнем хәлем итеп йиткез,
Вәләкин һич карар кыйлма,-
Әманатдыр ки безләрдин

– Әя кош, сән күрермүсән?
Фәлән җирдән кәлермүсән?-
Туганымны күрермүсән? –
Дәюб сорам ки анлардин.

– Әя кош, сән бармы балаң?
Атаң берлән дәхи анаң?
Вәсил итеп йөрермүсән49?
Фиракмусән50 ки анлардин?

Туганың сагына дигел,
Сагынып, саргая, дигел;
"Туганым, сән кайда?" – дигел, –
Дога булсын ки безләрдин.

Нәгяһ51 бән сахрага чыксам,
Нәчә төрле егач күрсәм,
Ул ук катларына52 барсам,
Хәбәр сорам ки анлардин:

– Әя егач, яшең күпме?
Түгелгән йимешең күкме?
Бәнем дик сагышың күпме?-
Дәюб сорам ки анлардин.

– Нәчә йимешләрең үсте?
Ңәчә яфракларың төште?
Ботакларың кемнәр кисте?! –
Дәюб сорам ки анлардин.

Яфраклар яшь гомер икән,
Ботаклары бала икән;
Фираклык бер бәла икән,-
Бәгырь өзгән туганнардин.

Егачлардан нә чыкмагай?
Сачаклардин нә булмагай?..
Бу дәрдемә дәва тапмай,-
Дәюб кайттым ки анлардин.

Языйм микән, йитәр микән?
Ушал53 кайгу бетәр микән?
Ушал кайгу, ушал хәсрәт
Күңелләрдин китәр микән?

* * *

Иген икмәк бирер икмәк,
Белеп иксәң, бирер күпләп.

* * *

Якутлар табыладыр вакыт берлән,
Вакытлар табылмыйдыр якут берлән.
1 Сандың – санадың.
2 Сада салдың – тавыш бирдең, хәбәр җибәрдең.
3 Монда "ил" сүзе билгеле бер як, урын, авыл мәгънәсендә.
4 Әүла – яхшырак, өстенрәк.
5 Вөҗүдем – бөтен барлыгым, җаным-тәнем.
6 Әзәлдәген – мәңгелектәгене, чиксезлектәгене.
7 Биниһая – чиксез, иге-чиге булмаганча.
8 Чуктыр – күптер.
9 Әгъля-гаршә (гарешкә) – күкнең иң югары катлавына, биеклеккә.
10 Гозре кәлам иттем – үтенеч сүзе әйттем.
11 Мөдам иттем – озак вакытлар, дәвамлы кичердем.
12 Җәмалең – матурлыгың, гүзәллегең.
13 Парау – Сәхипҗамал авылының исеме Хәзерге Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районында.
14 Ирәм багы – Көнчыгыш риваятьләрендә сөйләнгән гаять гүзәл бакча җир өсте җәннәте.
15 Сәба йиле – йомшак җил, таң җиле.
16 Сәбилләр – юллар, олы юллар.
17 Тарыр – очрар, туры килер.
18 Гурничә – (горница) зур, якты, "ак" өй.
19 Йирле – җирле, ягъни нык нигезле.
20 Нәфис җайга – нәфис, матур урынга, авылга.
21 Кәсрәт – артык, бик көчле.
22 Егач – агач.
23 Гыйлаҗым – чарам, даруым.
24 Борнай – авыл исеме. Хәзер – Татарстанның Әлки районындагы Татар Борнае авылы. Сүз шушы авыл кызының кияүгә чыккач күргән җәфалары турында бара.
25 Мәгъмүм, мәхзүн – күңелсез, кайгы-хәсрәтле.
26 Гаҗәп шәүкый, чудук кына – мәхәббәт әкәмәте, (чудо) могҗиза ук кына.
27 Тәгъзиб әйләде – газаплады.
28 Дәһри – динсез, имансыз.
29 Ләкаб – кушамат.
30 Китәрде – китәр иде.
31 Кыен – кыйнау.
32 Сартын – өчен.
33 Сутник, авыл карты – сотник, староста (ул замандагы авылда тәртип сакларга тиешле кешеләр).
34 Шешмә – шешенеп.
35 Ни биргән акчасын алды – өйләнгәндә кыз өчен түләнгән калым турында сүз бара.
36 Үзендин салды – үзеннән ташлады.
37 Анфалит – инвалид.
38 Шәүкате зәүкатьләр – зәвыклы сөешүләр.
39 Заигъ итдем әүкатьләр – бушка вакытлар уздырдым.
40 Кәррә – тапкыр, мәртәбә.
41 Пуштым – почта белән.
42 Биби – Сәхипҗамалның исеме Бибисәхипҗамал булган күрәсең.
43 Зиби – бизәк, зиннәт.
44 Очардем – очар идем.
45 Баде – җиле.
46 Тайран итдем – очтым.
47 Сәбах эчрә – таң вакытларында.
48 Сорам – сорыйм.
49 Вәсил итеп йөрермүсән – очрашу эзләп йөрисеңме.
50 Фиракмусән – аерылгансыңмы.
51 Нәгяһ – кинәт, бердән; монда: кайчак.
52 Катларына – яннарына.
53 Ушал – шушы.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.