Latin

Шигырьләр - Аманулла

Общее количество слов 1192
Общее количество уникальных слов составляет 833
41.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
КАНДИДАТЛАР
(юмористик шигырьләр)
Кандидатлар
Дусларымны әйтер идем инде,
Бармак төртеп миннән көләләр.
Андый күлләр буламыни, диләр,
Мине “ычкынган” дип, беләләр.
Ничек кенә аңлатыйм соң сезгә,
Ничек кенә сөйләп бирергә?
Ышанмыйсыз, икән, минем күлне,
Сезгә кирәк барып күрергә.

Меридиан белән 50 бугай,
Минутларын белмим тәгаен.
Широтасы бөтенләй онытылган,
Координатлар ялгыш мөгаен.
Иң җайлысы – төнге уникедә,
Җидегән йолдызлыгын табасың.
Шуңа арка белән басасың да,
Сәгать дүрт тулганчы чабасың.
Аннан борылып 90 градуска,
Кыйбла якка таба китәсең.
Алты тулып җиденче киткәндә,
Нәкъ шул күлгә килеп җитәсең.
Тирә-ягы куе камыш аның,
Биек читән тора таллардан.
Бик тә тату яши күлнең халкы,
Һәркем үрнәк ала алардан.
Бер-берсенә кунакка йөриләр,
Көнләшүне һич тә белмиләр.
Бусы – затлы балык, бусы – маймыч,
Бу – килмешәк бака, димиләр.
Язын бозлар киткәч – Сабантуе,
Бака казаннарын әчәләр.
Камыш төбе саен гыйшык-мыйшык,
Тишек саен икра чәчәләр.
Бөтен җирдә тәртип һәм чисталык,
Субботниклар гөрләп үтәләр.
Тәҗрибәләр уртаклашыр өчен,
Делегатлар килеп җитәләр.

Шулай матур гына яшәгәндә,
Күлнең асты-өскә болганды.
Зур авызлы, симез Җәен–түрә,
Югарыдан бер хәбәр алды.
Имеш, тиздән зур сайлаулар була,
Һәрбер балык, бака, ондатра:
Үзен кандидат, дип күрсәтә ала,
Җиңсә, кандидатлык мандаты.
Камыш төбе саен җыен бара,
Алда икән әле күрәсе!
Һәрбер ташбаш имза җыеп йөри,
Сайлау алды кампаниясе!
Гәҗит бите саен – белдерүләр,
Яңа партияләр оеша.
Көндәшләрен эт урынына сүгә,
Һәрбер блок, һәрбер оешма.
Хәтта экранда да сугышалар,
Бер-берсенә компот сибәләр.
Галстукларыннан тартышалар,
Йомшак җирләренә тибәләр.
Кандидатлар күп булгач та начар,
Кайсын гына сайлап алырга?
Безнең Җәен-түрә уйга баткан,
Башы чатный, башы ярыла.
Кайсын гына үткәрергә икән?
Кемнең җаны фида күл өчен.
Күлнең мәнфәгатен кайсы яклар,
Бар акылын җигәр, бар көчен?

Җәен-түрә мыекларын борды,
Ул бит Хуҗа! Үзе хәл итәр!
Кнопкага гына баскан иде,
Килеп керде чабак–секретарь.
“Ялгышмадым моны эшкә алып,
Буй сыннары зифа. Ак тәнле!
Бигрәкләр дә “әпититный” инде,
Бергә үткәрербез бу төнне!
Шалтыратып, иреңә әйтерсең,
Бүген монда кунам, диярсең.
Эш күп, диген, имза чутлыйсы бар,
Монда килеп борчып йөрмәсен!
Ә хәзер бар, минем имза белән,
Зур белдерү язып эләрсең.
Берсекөнгә һәркем бердәм булып,
Сайлауларга килсен! – диярсең.
Күлебезнең лаеклы вәкилен –
Депутатны сайлап алырбыз.
Һәм без аны “Халык ялчысы”, дип,
Зур диңгезгә озатып калырбыз.
Мөнбәрләргә менеп нотык сөйләр,
Безне яклап закон чыгарыр.
Безнең әйткән наказларны үтәр,
Читтән кредит-хәер сораныр.”
Ничек “имза чутлаганны” язмыйм,
Нигә инде, нигә? – диярсең.
Оялам мин, шуңа да укучым,
Үз фантазияңне эшкә җигәрсең.

Бик теләсәң кара, менә ишек,
Менә монда ачкыч тишеге.
Кара әйдә, кара... Йә, ничек соң,
Күргән бармы, моның ишене?
Бу эротик кино гына түгел,
“Казанова” монда чүп кенә!
Яле, мин дә бер күз салыйм әле,
Башыңны алып торчы чүт кенә.
Бу нәрсә бу?! Тәүбә, әстагъфирулла!
Кайда аяк монда, кайда кул?
Безнең кебек кыланмыйлар болар,
Укыган кеше – укыган кеше шул!/
Карап туйдыңмы инде? Китик әйдә,
Йә, сизәрләр, Алла сакласын.
Алар белән очраштырам әле,
Син онытма җыелыш буласын...
...Әнә бит ул, безнең Җәен-түрә,
Кәрәкәләр белән сөйләшә.
Ә секретарь-чабак ташбашларга,
Чиста бюллетеньнәр өләшә.
Һәммәсе дә бик нык дулкынлана,
Һәркем күл язмышын хәл итә.
Бер туктамый, тәмәке тарталар,
Һава җитми, кислород бетә.
Кызылканат тирән уйга чумган,
Симез Сазан китте күренеп.
Бака ак галстук тагып килгән,
Исерек Чуртан йөри сүгенеп.

Шыртлаканың күзләре акайган,
Батып беткән чеп-чи лайлага.
Унсигез яшь тулган бит малайга,
Беренче кат килгән сайлауга.
Графинга бармак белән чиртеп,
Җәен-түрә тынлык сорады.
Һәм беренче Сазан кандидатны,
Трибунга дәшеп чыгарды.
“Менә безнең “Күл-йортыбыз”, дигән,
Яңа партиядән кандидат.
Ни-нәрсәләр вәгъдә итә икән.
Шаулашмыйчан утырыйк тыңлап.
Симез Сазан телгә бигрәк оста,
Сибә генә малай борчакны.
Һәрбер өйдә телефон булыр, ди,
Кайсын үбә, кайсын кочаклый.
Күл тирәли чыршылар утыртам,
Ком җәйдерәм бөтен яр буйлап.
Кышка кергәч бәкеләр ачтырам,
Тик ятырсыз кислород сулап.
Күлне җәннәт итәм. Вәгъдә бирәм,
Ә мин сүзләремне җилгә атмыйм.
Бакаларга гражданство бирәм,
Бөтен күлнең төбен асфальтлыйм.
Күлнең халкы аягүрә басып,
Алкышлады симез Сазанны.
Вәт ичмасам, менә бу депутат,
Ходай бирсен аңа тазалык!

Сазаннан соң Бака менеп басты,
Анысы Сазаннан да уздыра.
Галстугын салып өстәл төя,
Законнарны сүгә, туздыра.
“Ул диңгезгә мин барырга тиеш!
Сазан кем ул? Сазан – партократ!
Гомер буе “Капитал” укыды,
Әле дә яши партбилет саклап.
Әгәренки, мин депутат булсам,
Күлнең астын-өскә китерәм.
Сазаннарны Колымага озатам,
Җәеннәрне тереләй киптерәм.
Мине сайласагыз сезгә тимәм,
Сез курыкмагыз, дөресен әйтәм.
Әнкәм минем сезнең кебек ташбаш,
Юрист иде яраткан әткәм.
Елан белән Тритоннар гөҗли,
Вәт молодец, шәп план корган!
Нәкъ безнең күк үзе – ни җоны юк,
Ни тәңкәсе – зинадан туган!
Бакадан соң исерек Чуртан менде,
Мин рэкеттан, диде, саклармын.
Чәнчә бармак белән чиерттермәм,
Сезне һәрвакытта яклармын.
Мине яклап тавыш бирмәсәгез,
Бөтен күлегезне туздырам.
Кояш баегач, оя саен йөреп,
“Варфоломей төне” уздырам.

Кәрәкәләр Җәенгә ялына,
Үткәрик, шул сугыш чукмарын.
Бик күпләрнең җанын кыйды бит ул,
Алла каргышы да тотмады.
Әйдә, китеп олаксын диңгезгә,
Бөтен туганнары анда аның.
Чуртан бит ул – двоюродный кайнеше,
Вор в законе – Акулулланың.
Җизнәсеннән бар да курка анда,
Һәркем белә аның кул көчен.
Килькилардан ясак түләтә, ди,
Диңгез суындагы тоз өчен.
Ата Китның бөтен тешен койган,
Сигезаякны да тешләгән.
Камбаланың күзен төртеп алган,
Диңгез атын тотып көчләгән.
Ә Җәеннең симез йөзе тыныч,
Тик мыегы гына сузылды.
Җитте, диде, дебатны бетердек,
Тәк тә регламентлар бозылды.
Сүзем кыска, һәрбер кандидатның,
Әйтер сүзен бик тиз аңладым.
Кызганычка каршы, программаларын,
Һич тә кабул итә алмадым.
Җавабым шул: үзебезнең күлдән,
Депутатлар килеп чыкмады.
Кем килмешәк, кем акылга зәгыйфь,
Кайберәүләр – сугыш чукмары.

Безнең күлнең депутаты булып,
Башка бүтән берәү барачак.
Үзе су хайваны булмаса да,
Монда үткән аның балачак.
Монда туган, монда тәпи киткән,
Күл суларын эчкән туйганчы.
Монда яшәп, монда гомер иткән,
Сөт бирүче Сыер булганчы.
Дөрес, инде хәзер читтә яши,
Дәрәҗәле эштә ул үзе.
Буйга җиткән ике бозавы бар,
Хәләл ире – нәсел үгезе.
Җыелышларда сүзе үтә аның,
Тавышы көчле, бик түбән “баслы”.
Кемнәр риза, кулларын күтәрсен,
Каршылар юк. Единогласно!
Бер читтәрәк Сазан икра чәчә,
Баканың да йөзе кайгылы.
Җәен-түрә резюмесыннан соң,
Чуртан булып Чуртан айныды.
Нигә Сыер үтте, дисеңме син?
Тыңла алайса, ул – менә нигә:
Чөнки Сыер күлгә төшкән саен,
Симез Җәен тегене “имә”.
Дусларымны, әйтер идем инде,
Бармак төртеп миннән көләләр.
Андый хәлләр буламыни, диләр,
Берни аңламыйлар, җүләрләр.

Багучы
Учларыма карады да,
Язмышымны сөйләде:
Бусы акыл, бусы гомер
Бу сызыгың йөрәгең...
Әни мине җиңел тапкан.
Тыныч бала булганмын
Бу дөньяга яратырга,
Ләззәт өчен туганмын
Егерме биш – тормыш юлым
Рухи якка үзгәргән,
Утыздан сон тармакланып
Киткән ике үзәннән...
Шундый килештереп сөйли,
Тагын сузам кулымны
Аның юравы буенча
Дан иясе булырмын.
Тиздән "череп" баячакмын,
Акча килер су кебек.
Типтереп гомер итәрмен
Дөньясына төкереп.
Ерак юлга сәфәр көтә –
Чит җирләрне күрермен
Оҗмах җимешләре ашап
Диңгездә су керермен.
Шактый никах яңартканмын,
Күп йөргәнмен эзләнеп
Мәхәббәт утрауларым
Беткән пәрәвезләнеп.
Хатын-кыздан шактый гына
Җәфа күргән башкаем -
Йөрәк сызыгым өстендә
Тамгасы бар ел саен.
Яратканнар, ташлаганнар
Яңадан башлаганнар.
Миннән бала тапканнар да
Киткәннәр башкаларга.
Әле тагын ике никах
Вәгъдә итте багучы.
Кияү мунчалары кереп
Йөрисе бар, короче.
Ә сүзен йомгаклаганда
Тыныч картлык юрады
Мендәрең йомшак булыр ди,
Җылы булыр юрганың...
Балдай татлы ялган өчен
Әлләни түләмәдем.
Аванс акчасы алгач
Тагын бер киләм әле.

***
Мин – буйсынмас Бөек Давыл улы,
Утлы яшен ташы, Аҗаган.
Мине богауларга мөмкин түгел,
Читлекләрне ватып ача алам.
Минем тормыш котырынган Диңгез,
Маяк сүнгән, кыйблам югалган.
Бик еш кына батам, янә калкам,
Янә чоңгылларда югалам.
Әгәр һәлакәттән өркемәсәң,
Нык ышансаң әгәр көчеңә.
Диңгезләрне кичәр җилкәнем бул,
Көтәм сине Давыл эчендә!..

***
Ходаемның биргәненә шөкер!
Кирәк түгел миңа ташпулат,
Дан-дәрәҗә мине кызыктырмый,
Һәм байлык та йөрмим мин сорап.
Бу бичара колың синнән Ходам,
Тик бер нәрсә сорап ялына:
Бу дөньяга соклана белүдән,
Сөя белүемнән аерма.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.