Latin

Шигырьләр - Әхмәд Ясәви

Общее количество слов 252
Общее количество уникальных слов составляет 183
33.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
45.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
49.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

Гарибләр



Гариблегъдә гариб булган гарибләр,

Гарибләр хәлене белгән гарибләр,

Сәбәб берлә ерак йиргә барибән[1],

Карендәш кадрене белгән гарибләр.

Сусаганда суга мохтаҗ булган,

Терекдә[2] зар улыб улган гарибләр,

Кеше белмәс гарибләр хале нидер,

Мәгәр белгәй гариб булган гарибләр.

Гариблегъ катыйг ишдер, и газизем,

Кем ул би кадер – улар мескин гарибләр[3],

Кил имди Әхмәдә[4], үзеңә бакгыл,

Гариб син, син гариб, мескин гарибләр.


["...Гафу кылгыл гөнаһымны"]


Күңлем кошы очар даим канат тукыб[5],

Ике күзем нәдамәтдә[6] канлар түкеб,

Тән үлтереб, риазәтдә[7] тезен чүкеб, –

Йа иляһи, гафу кылгыл гөнаһымны.

Наданлыкда кылган эшем барча хата,

Тәүбә, тәкъсыйр[8] әйдәмәдем йакам тота,

Гәрдәнемгә тоук йаңлигъ салыб фута[9],-

Йа иляһи, гафу кылгыл гөнаһымны.

Дөнья сөеб, дин сәүдәсен үткәреб мин[10],

Йазык йөген, әйа дустлар, бөткәреб[11] мин,

Дәргяһына[12] мәгъсыятьләр[13] килтереб мин, –

Йа иляһи, гафу кылгыл гөнаһымны...

Шом[14] дөньяга күңел баглаб кәһел булдым[15],

Гыйшрәт белән, ва(й) дәрига, җаһил булдым[16].

Бу дөньяны(ң) үтәрене имди белдем, –

Йа иляһи, гафу кылгыл гөнаһымны...

Кол Хуҗа Әхмәд гөнаһига каил[17] ирер,

Һәркем алла дисә аңа йари[18] бирер,

Ирәнләрне сөхбәтегә маил ирер[19], –

Йа иляһи, гафу кылгыл гөнаһымны.


____________________

[1] Барибән – барып, барган.

[2] Терекдә – исән чакта.

[3] "Кем кадерсез – алар мескен гарибләр".

[4] Әхмәд – шагыйрьнең исеме.

[5] Тукыб – кагып.

[6] Нәдамәт – үкенеч.

[7] Риазәт – теләкләрне (нәфесне) тыеп тору.

[8] Тәкъсыйр – дин әһелләрен олылау.

[9] "Муеныма (гәүдәмә) сөлге (чүпрәк) урап чылбыр кебек".

[10] "Дөнья сөеп, дин шөгылен (эшен) калдырып мин".

[11] Бөткәреб – үстереп, күтәреп.

[12] Дәргяһына – бусагасына, катына.

[13] Мәгъсыять – гөнаһ, йазык эш.

[14] Шом – шомлы, ышанычсыз мәгънәсендә.

[15] Кәһел булдым – ир уртасы булдым, гомер уздырдым.

[16] "Күңел ачып, ай үкенеч, надан булдым".

[17] Каил – әйтүче, җиткерүче.

[18] Йари – дуслык; куәт.

[19] "Кешеләрне әңгәмәгә (үзе белән аралашуга) һәвәс итәр".

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.