Latin

Шаяра Белмәсәң...

Общее количество слов 320
Общее количество уникальных слов составляет 234
52.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
63.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
71.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Ишбулат иртән эшкә килгән хезмәттәше Камилне авызын ерып каршы алды:
- Я, хәлләр ничек?- диде ул, хәйләкәр елмаеп, курткасын шкафка элеп торган Камилгә.
Тегесенең борыны салынган иде. Ул кәгазьләр шыплап тутырылган «дипломат»ын ачты да, аннан Петр Iнең гипстан ясалган сынын тартып чыгарды. Тузанланып, саргаеп беткән, инде күптәннән идарә өстәлендә торган бу сынны кичә Ишбулат, шаяртырга теләп, юри генә Камилнең «дипломат»ына салып җибәргән иде. Менә бүген үзенең шуклыгыннан «тәм табып», рәхәтләнеп көлеп тора.
- Берәр җиңелрәк, я кирәклерәк әйбер салган булсаң, ичмаса,- диде Камил, үпкәсен яшермичә.- Беләсең бит минем радикулит икәнен...
Белмиме соң, белә Ишбулат: кемдә радикулит, кемдә башкасы - һәркемнең берәр йомшак җирен таба гына белергә кирәк. Аның бөтен кызыгы да шунда бит.
- Ничава, физзәрәткә белән шөгыльләнүнең беркемгә дә зыян китергәне юк әле,- дип хихылдады Ишбулат.
Аның мондый шуклыкларын хезмәттәшләре күптән беләләр иде инде. Шуңа күрә, кушылып көлүче булмады. Тапкансың кызык, дигәндәй, кул гына селтәделәр...
Кичен эштән өенә кайтышлый Ишбулат иртәгәсе көнне уйлады. Тагын шуклык эшләде бит: кассир Саниянең сумкасына Хәйретдиннең эштә киеп йөри торган «тапочка»сының сыңарын, ә экономист Суфиянның «барсетка»сына Саниянең помадасын тыкты. Вәт иртәгә тамашалар булачак, дип фараз итте ул, үзенең шундый зирәк акылына үзе сокланып. Юк, юк, тамашалар бүген үк башланачак. Суфиянның хатыны помаданы күреп алсамы?!.
Әнә шундый уйлар белән өенә кайтып кергән Ишбулат «дипломат»ын ачып җибәрде. Чү, нәрсә бу? Анда ниндидер чүпрәк кисәге күренеп тора иде. Ныклабрак караса, бөтенләй чүпрәк тә түгел, ә хатын-кыз кия торган капрон колготки икән. Һәм ул аны тартып та чыгарды. Тик, ник алганына үкенде. Гөнаһ шомлыгына каршы, хатыны Фәйрүзә янәшәдә генә тора икән бит. Колготкины ул да күреп алган.
- Кая, кая, нәрсә ул?
Ишбулат «ык-мык» итте. Колготкины кире «дипломат»ка салырга маташты. Тик соң иде инде, Фәйрүзә аны кулыннан йолкып та алды.
- Аһ, син, оятсыз!..
Фәйрүзәнең куш йодрыгы ике каш арасына килеп төшкәндә, Ишбулат: «Камил эше генә бу. Хатынының тузган колготкиен салган, заразы»,- дип уйларга гына өлгерде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.