Latin

Сертотмас үрдәк

Общее количество слов 922
Общее количество уникальных слов составляет 565
45.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
60.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
65.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк бул­ган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайваны­на, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ышеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим»,—дип башлап китә торган булган ул сүзен.
Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. Йортындагы һәрбер кош-кортына: «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!»— дигән.
«Нигә белдермәскә кушты икән?»— дип, үрдәк йөдәп чык­кан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган.
Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Ыкенче көнне дә кайтмас бу»,—дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!»— дигәннәр алар үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!»—дигәннәр. Үрдәк күнгән: «Ярар, сез­нең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде»,—дигән.
Иртә торгач та үрдәк, уйлап-нитеп тормаган, тамагын туй­дырган да юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре — тәпиләре— үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән...
Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән.
Үрдек күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер кер­пе килеп чыккан һәм аңа сүз дә кушкан:
— Кая барасың болай?— дигән.
Үрдәккә инде шул гына кирәк тә. Юл буе берәү дә очрама­ганга, берәү белән дә җәелеп сөйләшергә туры килмәгәнгә, аның бик эче пошкан булган, иптәшләренең әйткәннәрен дә оныткан, сүз артыннан сүзне тезәргә тотынган:
— Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, эте­без дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр,— дигән.
— Синең өең эракмы соң?—дигән керпе.—Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы? — дип сораган. Аның үз хәле хәл, бик нык ашыйсы килә икән.
— Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! — дигән үрдәк. Өйләрендә елан­нарның бөтенләй юклыгын, тычканнарга көн бирмәүче мәче­нең шуклыгын да сөйләп биргән.
— Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарар­лы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч бу­лыр, җимерелмәслек нык булыр,— дигән. Керпенең бу акыл­лы киңәшенә үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга урман эченәрәк атлаган.
Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер куян очраган, һәм ул да аңардан сораган:
— Өй, бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?
— Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды,— дигән үрдәк, керпегә сөйләгәнне моңа да сөйләп биргән.— Куян эченнән генә: «Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән»,— дигән. Үрдәктән өйләренең кайдалыгын сораш­кан, теге юләр моңа да серен ачкан.
— Хуҗаңны күргәнем юк,— дигән дә куян куаклык эченә кереп югалган.
Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры аю мышный-мышный йоклап ята икән. Үрдәк аны да уяткан. Керпе белән куянга сөйләгән сүзне аңа да сөйләп биргән. Сүз ахырында аюдан сораган:
— Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме? Аю:
— Күрмәдем,— дип җавап биргән. Үрдәкнең кайгысын ур­таклашкандай булып кыланган.— Урман эченәрәк керсәң, һич­шиксез табарсың,— дип, юл өйрәтеп җибәргән. Ә үзе эченнән генә: «Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән»,—дип, ашыга-ашыга китеп тә барган.
Үрдәк һаман хуҗаны эзләвен дәвам иттергән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан:
— Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең? — дигән. Те­ге дә үзенең ник йөрүен сөйләп биргән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә ияреп китүен бүрегә дә әйткән. Усал бүре тешләрен шыгырдаткан, үз-үзенә: «Боларның са­рыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән», — дигән, ә үрдәккә: «Андый кешене күргәнем юк!»—дигән дә үзе куаклар арасына кереп югалган.
Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашып бара икән.
Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер төлке килеп чыккан. Теге дә ахмак бит, моңа да сүз кушкан:
— Багалмакай, матур апакай, минем хуҗамны күрмә­деңме?—дигән.—Янында эте, кулында балтасы бар иде,— дип өстәгән. Хуҗасыз һәм этсез өйдәге хайваннарның ты­нычсызлануларын, алардан башка куркуларын да сөйләп биргән.
— Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! — дигән төлке.— Янында кәкре койрыклы эте дә, би­лендә корыч балтасы да бар иде,—дип өстәгән. Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда төлкенең оясы буенда балалары уйнап йөриләр икән.
Алар:
— Әни, безгә азык алып кайттыңмы? — дип, аның тирә-юнен сырып алганнар, ә ул, авызын ерган килеш, үрдәккә күрсәткән...
— Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите,— дигән һәм шул минут, үрдәкне буып, балаларына бүлеп тә биргән. «Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән!» — дип, алар, авызларын ялый-ялый, аны ашап та ташлаганнар, ләкин туймаганнар, анала­рыннан тагын да сораганнар.
— Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам,— дигән төлке. Балаларын калдырып, авылга киткән.
Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам тузды­рылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманна­рына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасын­нан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән... «Тагын берничәне тот­кач, толып тектерермен»,— дигән һәм тиресен киптерергә ам­барга элгән.
Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр, Сер-тотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.