Latin

Серле Кайтаваз - 1

Общее количество слов 4859
Общее количество уникальных слов составляет 1913
39.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(фантастик повесть)
ТӨПСЕЗ КҮЛ БУЕНДА
Лагерь йокыга талган иде. Аргы яктагы палатканың ишеге әкрен генә ачылды да аннан ике шәүлә күренде.
- Алабайны сызгырып чакыра күрмә. Хафиз абый сизеп алса,
кирәкне бирер, - диде шәүләләрнең берсе. Ләкин Алабайны чакырып торасы калмаган иде инде. Ул, шәүләләрне күреп алуга ук, колакларын торгызды. Әмма, боларның Наять белән Наиф икәнен күреп алып, чабып килеп тә җитте.
- Безнең, белән балыкка барасыңмы, Алабай? - диде Наиф. Аннан соң, лагерь каравылчысы Хафиз карт яшәгән йортка таба карап куйды.
- Ну, Хафиз абый эзли чыкса, эләгә инде безгә...
- Эләкмәскә мөмкин! - дип кырт кисте Наять. - Болай күп сөйләшеп торсак, бер балык та эләкмәскә мөмкин! Чаптык, әйдә, Алабай!..
Алабай суга ташланган кармакларны шактый гына күзәтеп утыр­ды да, ул-бу күренмәгәч, «Балык чиртсә, мине дә уятырсыз» дигәндәй, ялкау гына иснәп куеп, Наятьнең аякларына елышып, черем итә башлады.
Наять тә, Наиф та җиденче класска күчкән малайлар. Наиф буйга кына озынрак, гәүдәгә дә калынрак. Шуңа күрә ул Наятьтән өлкәнрәк булып күренергә мөмкин. Ләкин Наятьнең борын өстендә һәрчак ялтырап торган күзлеге аларны яшь чамасында кабат тигезләп куя, хәтта Наятьне бераз җитдирәк тә итеп җибәрә. Шушы күзлеге һәм күп белүе өчен, лагерьга килүенең икенче көнендә үк, «профессор» дигән кушамат тактылар. Ике малайның болай тиз дуслашып китүенә дә нәкъ менә шул Наятьнең күп белүе һәм кызыклы нәрсәләр сөйләргә яратуы сәбәп булды.
Лагерьда малайларның тагын бер якын дуслары бар. Ул да бул­са, Әминә исемле кыз. Әминә белән без соңрак танышырбыз, ә хәзергә малайларның Әминәне балыкка ни өчен ияртмәүләрен белеп үтик. Мо­ның ике сәбәбе бар иде: беренчедән, Әминә бик пөхтә кыз, ә балык тотканда буялмыйча-пычранмыйча булмый. Хәер, анысына да сүз әйт­мәс иде Әминә. Тик икенче сәбәп тә бар бит әле: әгәр балыкка төнлә рөхсәтсез киткәннәрен белеп алсалар, бетте баш! Андый куркыныч ас­тына ничек куясың ди Әминәне?! Шулай итеп, үзләре генә китте малайларТөпсез күлгә.
- Нишләп чиртми икән бу балык? - Наиф, авыр сулап, кармагын күл эченәрәк ташлады. - Таң алдыннанрак төшәсе калган безгә. Таң алдыннан аларнын әбәт вакытлары...
- Ашыкма. Тиздән алар көтүләре белән чыгачак. Их, балык салырга чиләк алмадык...
- Чиләк, имеш. Чыбыкка тезәрлек тота алсак, бик рәхмәт!
Наять сүз көрәштермәде.
- Балыклар сөйләшә белә микән? - диде Наиф бераздан.
- Сөйләшә. Җирдәге бөтен җан иясе сөйләшә. Агачлар да, үлән­нәр дә.
- Үләннәр дә дисенме? - Наиф, ышанмыйча, Наятькә карап куй­ды.- Каян беләсең?
- Беләм.
Наять шундый ышанычлы итеп әйтте, аның сүзенә каршы килер­лек түгел сыман иде.
- һәммә җан иясе сөйләшә, - дип кабатлады ул. - Тик без аларның телләрен генә аңламыйбыз.
- Ә элек кеше дә, балык кебек, суда йөзен йөргән, имеш. Аннан соң гына корыга чыккан...
- Кешеме?! - дип көлемсерәде Наять. Бу аның бәхәсләшергә җыенганда була торган көлемсерәве иде. - Ялган! Кешенең Җиргә чит планетадан килүе әллә кайчан исбат ителде инде!
- Кем исбат итте? Кем? - Наиф тезләнеп үк утырды. Ләкин, дус­тының каршы әйтергә җыенмавын күргәч, бераз тынычлана төште. - Шул-шул менә. Беркем дә исбат итмәде. Ә кешенең барлыкка килүе миллион еллар белән, әкренләп үсеш белән аңлатыла. Дәрестә үткән­сездер ич?!
- Үттек, - диде Наять тыныч кына. Наиф аның бәхәсләшү гадәтенә төшенеп беткән иде инде. Гадәттә, Наять кычкырып бәхәсләшми. Килешкән кеше кебек, тыныч кына утыра бирә. Әмма аның шул тынычлыгында «Юк шул, алай түгел шул» дигән мәгънә ята. Шуңа күрә Наиф аның бәхәсне туктатмаячагын, нәрсә булса да әйтәчәген белеп торды. Ләкин Наять сүзне гел көтелмәгән яктан башлады:
- Авылны сагынасыңмы?
- Авылнымы? Соң, сагынам инде...
- Нигә сагынасың соң?
- Менә кызык. Авылны ник сагыналар димени?! Туган авыл ич ул. Әни анда, энекәш анда...
- Ә, менә шул-шул! - дип күтәреп алды Наять. - Туган авыл. Шуңа сагынасың да. Ә хәзер әйт инде, алайса: ни өчен кеше һаман космоска омтыла? Ни өчен дөньяның иң зур акыл ияләре, ничәмә-ничә еллар буена, һаман шунда, галәмгә чыгу турында уйланалар? Чөнки кеше үзенең туган ягын сагына, шунда кире кайтырга тели. Аның туган урыны, туган планетасы кайдадыр әнә шул йолдызлар арасында!..
Наиф, ирексездән, Наять төртеп күрсәткән якка, йолдызларга карап тын калды. Наятьнең сүзләре, чыннан да, бик дөрес булып тоелды аңа. «Әллә соң, чынлап та шулаймы? - дип уйлады ул. - Кеше Җиргә ерактан, йолдызлар ягыннан күчеп килде микәнни? Ник? Ни өчен? Ничек итеп? Ә Җирдәге миллионлаган бөҗәкләр? Кош-кортлар, җәнлекләр? Алар да кеше белән бергә очып килгәнме? Саны иксез-чиксез бит аларның?!»
- Юк-юк, ышанмыйм! - дип кычкырып җибәрде Наиф. - кешенең читтән килүенә дә, оча торган тәлинкәләр булуына да, безне читтән күзәтеп йерүче затлар барлыгына да ышанмыйм! Болай гына, үзең дә ышанмыйча гына сөйлисең син аларны, фантастика укып кына!..
Наифның тавышына кинәт Алабай сикереп торды. Сикереп торды да, күккә карап, ярсып-ярсып өрә башлады.
- Әгәр ышанмасаң, әнә айга кара, - диде Наять. Ай зур булып, тулып, кызарып тора иде.
- Карадым. Шуннан?
- Алабай шул айга карап өрә, беләсең килсә. Ни өчен этләр айга карап өрәләр? Алар кешеләргә караганда да сизгеррәк халык. Айны үзләренең ерак бабалары калдырып киткән планетага охшаталардыр инде, мескенкәйләр...
Наиф өнсез калды. Тулган ай аңа таба якынлашып килә сыман иде...

«ЧУЛПАН» ДАГЫ ЙОКЫСЫЗ ТӨН
Балыктан кайткач, Наифның күзенә йокы кермәде.
- Наять, - дип пышылдады ул, янәшәдәге караватка таба борылып. - Син кешене чыннан да космостан килгән дип уйлыйсыңмы?
- Шулай дип уйлыйм.
- Ә кайсы планетадан килгән дип уйлыйсың?
- Ерактан. Бик ерактан.
Наиф бераз сүзсез ятты. Күрәсең, ул үзе ишеткән һәр нәрсә турында уйлап, үлчәп бара иде.
- Наять!
- Әйе...
- Ә теге... безне күзәтеп йөрүче очкычлар? Аларның да булуы хакмы?
- Хак инде, хак. Әйдә, йоклыйк. Иртәгә сөйләшербез.
- Наять?!
- Нәрсә?
- Ә ник күзәтәләр соң алар безне?
- Һе... Ник күзәтәләр, имеш. Күзәтәләр инде. Җирдә кеше ни эш бетереп ята, янәсе. Барысын да күзәтәләр.
- Ә нигә читтән генә күзәтәләр соң алар безне? Нигә җиргә төш­миләр?
- Ярамый. Эксперимент, аңлыйсыңмы? Алар акыл ягыннан без­дән бик күп тапкырларга өстенрәк. Алар безнең белән тәҗрибә үткә­реп яталар.
- Нинди тәҗрибә?
- Кырмыска оясын күзәткәнең бармы?
- Бар.
- Менә син кырмыска оясын ничек күзәтеп торсаң, алар да безне шулай өйрәнә ала.
- Ничәмә-ничә гасырлар буенамы?
- Һе. Синең өчен генә гасыр бит ул. Ә алар өчен безнең бер гасыр бер минут кына булырга мөмкин. Барысы да чагыштырмача, аңлыйсыңмы? - Наять борылып ятты. - Әйдә, йоклыйк инде, аптырат­ма...
- Наять?!
- Әйе, - дип иренеп кенә җавап кайтарды Наять.
- Ә алар, безне күзәтеп йөрүче затлар... кеше кыяфәтенә керә алалармы?
- Алалар.
- Ничек итеп?
- Бик җиңел генә. Беләсең, килсә, мин үзем дә шул затларның берсе. Мине оча торган тәлинкәдән төшереп калдырдылар. «Бар әле, - диләр,- пионерлагерьда нишләп ятуларын белеп кайт».
Наиф кинәт читкә тайпылып куйды.
- Алдашасың син, - диде ул, чак кына ишетелерлек тавыш белән, һәм үзенең күз аллары томанланып киткәнен тойды...

Шул төнне Наиф беренче тапкыр кычкырып уянды. «Ни булды?» - дип сикерешеп торган иптәшләренә: «Төш күрдем», - дип кенә җавап бирде. Тегеләре исә: «Һәй, Камыр батыр, төш күргәнгә шулай кыч­кыралармыни?!» - дип, көлешә-көлешә, йоклап киттеләр. Ә Наиф бү­тән йокламады. Аның әле беркайчан да мондый төш күргәне юк һәм ул күргәннәр бер дә төшкә охшамаган иде...
Иртән юынырга чыккач, аның янына Наять килеп басты.
- Нигә качып йөрисең син миннән?
- Качмыйм бит, - дип акланды Наиф. Үзе, шикләнеп кенә, Наятькә карап куйды. - Син... оча торган тәлинкәдән түгел бит, әйеме? Дөрес бит?
Наять кычкырып көлеп җибәрде:
- Син нәрсә?! Әллә шуңа качып йөрисеңме? Ай-яй-яй! Әгәр оча торган тәлинкәдән булсам, гел дус итмәс идең бугай мине!
Наиф җиңел сулап куйды:
- Мин бүген куркыныч төш күрдем.
- Кычкырып уянганыңны ишеттем, - диде Наять, бил тиңентен юына-юына. - Йоклар алдыннан тузга язмаган нәрсәләр турында сөйләшсәң, гел шулай була. Син бит үзең аптыратып бетердең мине кичә. Нәрсә күрдең соң төшеңдә, оча торган тәлинкәләрнеме?
- Юк... Мин күргән төш башка иде.
- Тукта! - Наять кинәт кычкырып җибәрде дә, дустының беләгеннән тотты. - Кичә синең кулыңда бу эз юк иде бит?!
- Нинди эз? - Наиф дерт итеп сискәнеп китте.
- Күгәргән эз?!
- Юк иде. Төш күргәндә нәкъ шушы кулым авыртты...
Наять, гаҗәпләнеп, Наифка карады.
- Бу эз чынлап та юк идеме? Менә әкәмәт... Төш күрүдән генә беркайчан да эз калмый.
- Бу төш түгел иде...
- Нәрсә соң ул чакта?
- Белмим. Мин бүтән беркайчан да йокламаячакмын. Мин хәзер йокларга куркам.

Наиф, чыннан да, төне буена йокламыйча чыкты. Наять тә ана иптәшкә төн уздырмакчы булган иде, әмма түзмәде, таң алдыннан йоклап китте.
Иртәнге физзарядкага чыкканда Наифның күз төпләре йокысызлыктан күгәргән, йөзе агарган иде. Малайның, болай үзгәрүен иң элек Әминә сизеп алды.
- Ни булды сиңа? - диде ул, Наифны бер читкә дәшеп. - Авырыйсыңмы әллә?
- Юк.
- Нишләп бер дә сөйләшмәс булдың әле син? Бөтенләй читләшәсең. Балыкка да алмагансыз мине!
Күпме генә төпченеп тә, Наифтан юньле жавап ала алмагач, Әминә Наятьне тинтерәтергә кереште. Үзе дә тәмам аптырашта йөргән Наять серне Әминәгә ачып салды.
- Сәрия апа белән сөйләшергә кирәк, - диде Әминә.
- Кирәк микән? - Наятьнең бу хәлне башкаларга таратасы килми иде.
- Кирәк! - дип кырт кисте Әминә. - Күрәсең бит, Наифта кеше кыяфәте калмаган. Ә ул тагын төн буена йокламыйча чыкса?
Пионервожатый Сәрия апалары башта тиргәп ташлады:
- Болар барысы да шул төнлә балыкка йөрүегездән! - диде ул. Әмма, Наифның үзсүзлеләнүен күреп, тынычландырырга кереште:
- Ярар ул чакта, әгәр йокларга куркасың икән, мин бүген сезнең палатада кунармын. Менә без Әминә белән бергә йокларбыз, ризамы, Әминә?
Шулай итеп, Наифны йокларга күндерделәр. Ул инде бик арыган иде. Кич җитүгә, йоклап та китте...

- А-а-а!..
Төн уртасында бүлмәне илереп кычкырган тавыш яңгыратты. Ба­рысы да куркышып сикереп тордылар. Наять, йөгереп барып, утны кабызды. Янәшәдәге караватта, башын ике кулы белән кысып, Наиф утыра иде.
Вожатый кулын малайның тирләп чыккан маңгаена куйды:
- Ни булды, Наиф?
- Ул миннән калмый, Сәрия апа!.. - Наифның тавышы калтырап чыкты.
- Кем соң ул? Кем?!
- Ул - мин... Юк, мин түгел. Ул миннән читтә, кайдадыр. Тик ул - мин, мин үзем...
- Ничек инде, Наиф?! Ни булды соң сиңа? Берни дә аңламыйм. - Әминә менә-менә елап җибәрер сыман иде. - Сәрия апа, нишлибез сон инде?..
«Нишләргә икәнен белсәм иде...» - дип уйлады вожатый һәм, үзе­нә төбәлгән сораулы карашларны тоеп, Наифны тынычландырырга кереште:
- Бик курыктынмыни соң шулай, Наиф? Нәрсә күрдең соң син тешеңдә?
- Без аның белән бергә ярдан сикердек. Шулчак җилкәмне нидер көйдереп алды. Ә ул... ул үзе өстә калды. Мин аның карашын хә­зер дә күрәм...
Шул сүзне ишетүгә, Сәрия, Наифның майкасын күтәреп, җилкә­сенә карады.
- Ой! - Сәрия куллары белән күзен каплады. Малайның җилкәсе буйлап җәрәхәт эзе сузылып төшкән иде...

ИПТӘШ НУРИЕВ ӘКИЯТЛӘРГӘ ЫШАНМЫЙ
Сәрия лагерь начальнигы бүлмәсенә ашыгып килеп керде:
- Иптәш Нуриев! Миңа сезнең белән киңәшергә кирәк!
Лагерь начальнигы үзенә «иптәш Нуриев» дип олылап эндәшкән­не ярата һәм пионервожатыйлардан да шуны таләп итә иде. Аның бу гадәтен лагерьда балалар да бик тиз белеп алдылар һәм «иптәш Ну­риев» дигән сүз үзе бер кушамат кебек яңгырый башлады. Моны ла­герь начальнигы үзе дә белә һәм, әгәр үзенә «иптәш Нуриев» дип эн­дәшүче булса, моның көлүме-юкмы икәнен белү өчен, иң элек кешенең йөзенә карый иде. Пионервожатыйнын кыяфәтендә бернинди дә көлү әсәре юклыгын күргәч, ул Сәриягә урын тәкъдим итте:
- Тыңлыйм сезне, наныем. Ни хакында киңәшләшергә иде?
- Иптәш Нуриев! Пионер Кррбанов төшләр күрә!
- Төш күрә?! - лагерь начальнигының йөзеннән елмаю чагылып үтте. - Бик һәйбәт, наныем. Галимнәр төш күрүне файдалы дип яза­лар.
- Юк, иптәш Нуриев. Бик тә сәер төшләр күрә ул! Куркып уяна. Безгә аны кичекмәстән врачка күрсәтергә кирәк!
Бу сүзләрне ишеткәч, лагерь начальнигының калын кашлары җые­рылып куйды.
- Ярамый! - диде ул, бармагын өскә сузып. - Тиздән лагерьда ата-аналар көне. Югарыдан тикшерү дә килеп төшәргә мөмкин. Ә без балаларны врачка җибәрәбез. Төш күргән өчен генә. Лагерьда бер ба­ла авырган икән - «ЧП» дигән сүз бу, аңладыгызмы? Димәк, без на­чар эшләгән булып чыгабыз!
- Бер-бер психик авыру булмасын дип куркам мин, иптәш Нуриев. Төш күргән саен, малайның тәнендә эзләр кала...
- Эз кала? Һа! - лагерь начальнигы, күзлеген бер күтәреп, бер төшереп, Сәриягә карап алды. - Алып килегез әле миңа шул малайны!
Сәрия Наифны алып килергә киткәч, лагерь начальнигы бүлмә буйлап әрле-бирле йөренде. Юкка-барга паника куптарып йөргән вожатыйны шәпләп кенә «кыздырырга» уйлады ул.
- Кая, - диде ул, бүлмәгә вожатый белән Наиф килеп кергәч, - күрсәтегез әле миңа шул эзләрне!
Сәрия, Наифның күлмәген күтәреп, тәнендәге яра эзләрен күрсәтте.
- Һа! - дип тел шартлатты иптәш Нуриев һәм тагын Сәриягә карап алды. - Сез мине юләргә саныйсызмы әллә наныем?! Монысы, мөгаен, туп типкәннән калган эз. Ә монысы - моннан бишбылтыр булган җәрәхәт җөе.
- Юк, иптәш Нуриев, бу җәрәхәт җөе бүген төнлә генә барлыкка килде. Наиф төш күргәннән сон...
Бу сүзләр лагерь начальнигына тәмам көлү булып ишетелде.
- Наныем, - диде ул, тавышын күтәрә төшеп, - мин, беләсегез килсә, балалар белән утыз ел буена эшләгән кеше. Мин әкиятләргә ышанмыйм!
Әйе, лагерь начальнигын ышандыру мөмкин түгел иде.
Сәрия, ничек кенә булса да, Наифны врачка күрсәтергә карар кылды. Дөресрәге, бу карар «Кызыл канәфер» отрядының сборында хәл ителде. Әминә Казанда үзенең профессор бабасы барлыгын, аның медицина буенча зур белгеч икәнлеген әйтте. Ә Казннга моннан ерак түгел...
Лагерьдан ничек китү мәсьәләсен генә хәл итәсе калды. Анысын да балалар үзләре тапты.
- Отряд бер көнлек походка чыгарга тиеш. - диде Наять. - Бу безнең отрядның эш планында да бар. Юлга чыгуга, Сәрия апа, Наиф һәм Әминә Казанга китәләр. Ә отряд, аларның кайтуын көтеп, авылда төн куна...
Пионерларның шундый тәвәккәл сүзләрен ишеткәч, Сәриянең күңеле күтәрелеп китте.
- Димәк, отряд юлга әзерләнә! - диде ул. - Ә мин походка чыгу турында лагерь начальнигы белән сөйләшәм.
Яңа хәбәрне иптәш Нуриев бик хуплап каршылады.
- Менә монысы икенче эш, - диде ул, Сәрияне мактап. - Ә син, наныем, врач дип, юк-бар сүз сөйләп йөрисең тагын...

ӘМИНӘНЕҢ БАБАСЫ КАЯДЫР АШЫГА
Профессор Зөлкарнәев бик тә ягымлы кеше булып чыкты. Шуңа да Сәрия, бер дә кыенсынмыйча, барысын да җентекләп сөйләп бирде. Профессор бүлмәдә Наиф белән икесен генә калдыруларын үтенде.
- Бил тиңентен чишен әле, кадерлем, - диде ул һәм малайның сулышын, йөрәк тибешен, кан басымын зур игътибар белән күзәтеп чыкты. Аннан соң төрле-төрле көтелмәгән сораулар бирде. Профессор­ның гаҗәпләнүе йөзенә чыккан иде. Үз гомерендә ана бик күп төрле авырулар белән очрашырга туры килде. Ә менә тәнендә төш күргәннән соң җәрәхәт җөе калган кешене очратканы юк профессорның. «Дөрес, нинди дә булса психик авыру нәтиҗәсендә мондый хәл булуы мөмкин», - дип уйлады ул. Әмма аның алдында сау-сәламәт, тап-таза яшь кеше басып тора лабаса! Әлбәттә, малайның йөрәк тибеше бераз ешайган ешаюын. Әмма монысы ерак юл үтүдән һәм профессор агасы алдында каушаудан булырга мөмкин.
Профессор Зөлкарнәев медицина өлкәсендә үз бәһасен узе яхшы белгән һәм, гадәттә, катлаулы авырулар белән эш итәргә яратучы кеше иде. Ә бу малай аны тәмам аптырашта калдырды. Зөлкарнәев малайны сау-сәламәт дип исәпли һәм, шул ук вакытта, әлеге җәрәхәт җөйләре аңа тынгылык бирми иде.
- Әйе-әйе... - диде ул бераздан һәм Наифка киенергә кушты. Үзе Әминә белән Сәрияне дәшеп кертте.
- Куркырлык бернәрсә дә юк, балалар. Ләкин... уйларга кирәк булыр.
- Ә ул төш яңадан кабатланса?
Сәриянең бу сүзләреннән соң Зөлкарнәев, нәрсәнедер исенә тө­шергәндәй, сискәнеп китте.
- Әйе-әйе, - диде ул кабаланып. Аннан соң, Әминәгә дәште: - Син, кызым, кунакларны өйгә алып кайт. Кич белән тагын күрешербез. Ә хәзергә мин бик ашыгам...
Зөлкарнәев, чынлап та ашыкканын күрсәтергә теләгәндәй, сәгатенә күз төшереп алды. Аның болай кинәт кенә ашыгуы бик үк аңлашы­лып бетмәсә дә, профессорга рәхмәт әйтеп калудан башка чара юк иде.

МАКАЕВ ШАЯРТЫРГА ЯРАТА
Зөлкарнәев чыннан да ашыга иде. Дөресрәге, Сәриянең «Ә ул төш яңадан кабатланса?» дигән сүзләреннән соң ашыга башлады ул.
Аны бүген гыйльми киңәшмә утырышына чакырганнар иде. Бил­геле, утырышның көн тәртибе Зөлкарнәевне бик үк кызыксындырмый һәм ул анда барырга да җыенмый иде. Сәриянең сүзләреннән соң про­фессор әнә шул утырышны исенә төшерде. Әлеге утырышта сүз төш­ләрне экранда сурәтләү мөмкинлеге турында барачак һәм бу уты­рышта, әлбәттә, профессор Макаев катнашачак. Зөлкарнәевнең мак­саты әнә шул Макаев белән күрешеп сөйләшү иде.
Зөлкарнәев, баш кагып кына, танышлары белән исәнләшеп чык­ты. Макаев аның күршесендә генә йокымсырап утыра иде. Макаевны киң планда эшләүче, дәрәҗәле, галим итеп кенә түгел, үткен телле, хөр күңелле әңгәмәдәш итеп тә белә иде Зөлкарнәев. Макаев бер ка­рашка юк кына булып тоелган нәрсәләрдән зур-зур мәсьәләләр куп­тарырга, баш җитмәс нәтиҗәләр чыгарырга ярата. Аның фәнни гипо­тезалары әллә нинди парадоксларга корылган була, еш кына акылга сыймаслык, көлке бер нәрсә булып тоела. Шуңа да карамастан, Ма­каев үз фикереннән тайпылмый һәм тора-бара, башкаларны гаҗәпкә калдырып, көтелмәгән ачышлар ясап ташлый.
Зөлкарнәев, урындыгын якынрак тарта төшеп, Макаевның кабыр­гасына төртте:
- Тәмле төшләр сезгә, коллега! Мәрткә китүчеләрне төш күрми дип әйтәләр әйтүен...
- Хөрмәтлем минем, - диде Макаев, күзен ачмыйча гына. - Сез бик тирәнтен хаталанасыз. Макаев йокламый, Макаев уйлый.
Макаев, күзләрен сызык кебек кенә ачып елмайды да, дәвам итте:
- Ә инде төш күрүгә килгәндә, мин хәзер ул төшләрне йокламый­ча да бик һәйбәт күрә алам. Телисез икән, сез күргән төшләрне дә икенче көнне үк үзегезгә кабатлап күрсәтәм.
- Мин, хөрмәтле коллега, сезнең бу сүзләрегезне моннан ике ел элек ишеткән идем инде. Тик ышанмаган идем.
- Һәм ышанмаячакмын да, дип әйтергә телисезме?
- Юк, киресенчә, ышанырга булдым...
- Безнең тарафка мондый зур ышаныч күрсәтүегезгә мин бик шат, коллега. Ләкин бераз соңгарак калдыгыз. Менә хәзер кафедра артында сөйләп торучы минем яшь дустым нәкъ менә без ясаган аппаратның мөмкинлекләрен бәян кыла. Соңгарак калып ышаныч бел­дерсәгез дә, сезнең кебек зур галимнән фатиха сүзләрен ишетү күңел­ле хәл. Үзегездәге үзгәрешнең сәбәбен әйтмәссезме?
- Беләсезме, коллега, - дип, җитди сөйләшүгә күчте Зөлкарнәев. - Миңа бүген бик тә сәер бер пациент кабул итәргә туры килде. Ул гаҗәп төшләр күрә. һәм, үзе күргән төшләрдән сон, анын тәнендә сәер эзләр кала.
- Сезнең мәзәк төшләр коллекционеры икәнегезне каян белгән ул?! - Макаев кеткелдәп көлеп куйды. - Әлеге пациент сезгә үз төшләрен сөйләргә килгәндә сезнең ырымнарга ышанмый торган кеше бу­луыгызны белмәгәндер!..
- Юкка шаяртасыз, коллега, - диде Зөлкарнәев, ачуы килеп. - Пациент - бер малай. Аның тәнендәге җөй эзләрен үз күзләрем белән күрдем. Бу хәлдән мин тәмам аптырашта...
- Хәзер инде мине дә аптырашта калдырмакчы буласызмы? - Макаев тагын кеткелдәп куйды. Гадәттә, үзенә яңа хәбәр сөйләүчеләр­не, шулай ышанмаган булып, үчекләргә ярата иде ул. Мондый чакта сөйләүче, аны ышандырыр өчен, яңадан-яңа дәлилләр китерергә мәҗбүр була һәм, үзе дә сизмәстән, тулырак мәгълүмат биреп ташлый иде. Ләкин Макаевның соңгы сүзләре Зөлкарнәевне бик нык үпкәләтеп ташлады, һәм Зөлкарнәев, урындыгын читкәрәк этеп, бөтенләй сөйләш­мәс булды.
Макаев аны, гыйльми утырыштан соң, урамда куып җитте.
- Хөрмәтле коллега! - диде ул дустанә тавыш белән. - Дөресен генә әйткәндә, сезнең әлеге пациентыгыз мине бик кызыксындырды. Ә миңа юкка үпкәлисез. Мин шулай бит инде: кайчак кирәкмәс урын­да да шаяртырга яратам...
Берничә минуттан соң, ике профессор яңадан татулашып өлгергән иде инде. Алар кичен Зөлкарнәев фатирында очрашырга сүз куешты­лар.


КЕШЕ ТЕЛЕНДӘ КЕМ СӨЙЛӘШМӘС?..
Казанга китүчеләрне озаткач, «Кызыл канәфер» отряды туп-туры Сары Яр авылына таба юл тотты. Авылга караңгы төшкәнче барып җи­тәргә кирәк иде. Ләкин юлда көтелмәгән хәлгә юлыктылар: урман ел­гасы аша салынган күперне яңгыр суы алып киткән иде. Елга әллә ни киң түгел, әмма бик тирән. Унбиш кеше арасында йөзә белмәүчеләр дә шактый булып чыкты.
- Су төбенә китәр хәлем юк, - диде Кави, елгага таяк тыгып карау белән.
- Башта тамак ялгап алыйк, аннан соң уйлашырбыз, - диде Наять. Сәрия апасы аны походка чыгучыларның командиры итеп бил­геләгән иде. Учак тергезмәкче булдылар, әмма шырпы да алырга онытканнар икән.
- Нишлибез инде хәзер? Тиздән караңгы төшәчәк, ә безнең уча­гыбыз да юк.
Кавинең бу сүзләренә беркем дә җавап бирмәде. Барысы да, дәш­ми-тынмый гына, тамак ялгадылар.
- Алабайны алгансыз, ә менә шырпы алырга башыгыз җитмәгән, - дип үчекләде Кави. - Учаксыз аланда төн кунсак, барыбызга да салкын тиеп бетәчәк. Таң алдыннан чык төшкән вакытны беләсез бит! Кире борылырга кирәк!
- Ә Сәрия апалар? - диде Миләүшә. - Аларны сату була бит, кире борылсак.
- Ни булса да, салкын тидерәсем килми, - диде Кави һәм иптәш­ләренә карады. - Кемнәр риза кайтырга?
- Ул чакта болай итәбез, - диде Кавигә ни дип тә җавап бирергә белмәгән Наять. - Монда калырга курыкканнар кайтсын, һәркем үзе хәл итсен.
- Кайтырбыз да шул, - Кави, урыныннан кузгалып, юл капчыгын җыя башлады. - Моннан бер сәгатьлек юл лагерьга. Караңгы төшкәнче үк анда булабыз...
Наять борылып карамады. Үзенең мондый көчсез хәлдә калуы­на әрнеп, ауган агач өстенә барып утырды да, тезләрен кочаклап, ел­гага төбәлде. Җилкәсенә кемдер килеп кагылгач кына сискәнеп куйды.
- Ә, Алабай.. Син монда калдыңмыни?
- Барыбыз да монда калдык. - Наять, борылып карамыйча да, арадан иң кечкенә Дамирның тавышың таныды. - Кави кебек куркак түгел бит без...
Шулай итеп, отряд учаксыз аланда төн кунарга булды.
- Их, кармаклар да алган булсак, - дип куйды Дамир. - Уха пешергән булыр идек
- Барыбер ут юк ич.
- Утны мин аны агачка агач ышкып булса да табам!
Наять көлеп җибәрде.
- Ник көләсең, Наять?
- Кызык бит. Без үзебезне борынгы бабаларыбыздан бик күпкә акыллырак итеп исәпләргә күнеккәнбез. Ә алар, һәрхәлдә, ут таба бел­гәннәр. Ә без менә борын салындырып утырабыз.
- Их, сез! - диде Миләүшә. - Әгәр безне кеше яшәми торган берәр утрауга илтеп ташласалар, бөтенләй кырылып бетәчәкбез икән.
- Кырылмас идек, - диде Наять. - Нибуч бабай өйрәтер иде.
- Нинди Нибуч бабай?
- Ишеткәнегез юкмыни? Бик шәп бабай ул!
- Сөйлә әле, Наять, сөйлә?!
- Элекке заманнарда бер карт үзенең улын урманга җибәрә икән. «Фәлән-фәлән урында утын әзерләп куйдым, улым, шуны алып кайт әле», - ди икән. Егет бераз ялкаурак булган. «Берүзем ничек төярмен соң мин ул утынны?» - дип, киреләнеп тора икән бу. Шуннан карт әйтә икән моңа: «Бер дә борчылма, улым, анда сине Нибуч бабаң көтеп тора, шул төяшер», - ди икән. Киткән егет ат җигеп. Барса, кө­теп торучы бер дә күренми, ди. Алай-болай каранган бу, «Нибуч ба-бай-й!» - дип кычкырып, чакырып та караган - тавыш-тын бирүче юк икән. Шуннан соң нишләсен егет? Озак кына көткән-көткән дә, Нибуч бабай күренмәгәч, утынны берүзе төяп, кайтып киткән бу. Кайткач, әтисенә үпкәли икән: алдадың, янәсе, берәү дә көтеп тормаган. «Ни­чек төядең соң, алайса, улым?», - ди икән карт. «Төядем инде үзем, как нибуч!» - дип әйткәнен сизми дә калган егет. Шуннан сон, әтисе көлеп җибәргән: «Менә, Нибуч бабай шул була инде ул!» - ди икән улына. Кешесез утрауга барып төшсәк, безгә дә шул Нибуч бабай ярдәм итәр иде!..
Барысы да көлеп җибәрделәр, күңелләре күтәрелеп китте.
Әкренләп кенә караңгы төште. Агач кәүсәләре шәүлә кебек кенә күренә башлады. Әлеге шәүләләр, күккә таба сузылып, башлары белән йолдызлар арасына кереп югала сыман иде.
- Сәрия апалар барып җиткәннәрдер инде, - дип куйды Миләүшә. Башкалар дәшмәде, һәркем бу минутта шул хакта уйлый иде, кү­рәсең.
- Ә Наиф күргән төш нинди төш икән соң ул? - дип сорап куйды Дамир. - Шулай бик куркыныч төш микәнни?
Наять иңнәрен җыерды:
- Курыккан чакта әллә нинди төшләр күрергә була. Тик менә тәндәге эзләр... Монысына минем башым җитми.
- Казанда врачлар белер әле.
- Ай-һай, врачларның да башы җитмәс моңа.
- Әминәнең бабасы профессор бит. Ул белми калмас.
- Профессорлар башы да җитәрлек түгел бу эшкә, - дип куйды Наять. - Наифның ул төшләрне күрүенә мин гаепле бугай...
- Ник?
- Теге көнне, балыкка баргач, мин аңа оча торган тәлинкәләр турында сөйләгән идем. Төнлә дә әллә нинди тузга язмаган нәрсәләр турында сөйләшеп яттык. Шул төннән куркып уяна башлады бит ин­де ул.
- Ә ул оча торган тәлинкәләр чыннан да бар микән?
Наять, үзенә елышыбрак утырган Дамирга карап, елмаеп куйды:
- Нәрсә, син дә куркыныч төшләр күрә башларга телисеңме әллә?
- Тәлинкәләрен белмим, ә менә кар кешесенең булуы хак икән, - диде Миләүшә. - Газетадан үзем укыдым. Үзе озын, үзе йонлач, ди. Бер атлаганда өчәр метр атлый икән.
Дамир Наятькә тагын да ныграк елышты:
- Карале, Наять, ул кар кешесе безнең якларга да килеп чыга ала микән?
- Һе, көтеп тор! Менә хәзер яныбызга кар кешесе килеп чыга да: «Дамир энекәш, әзрәк җылынып аласы иде бит, учак ягып җибәр әле?» - ди.
- Әбәү, Наять! - Миләүшә калтыранып ук куйды. - Кеше куркытма әле шулкадәр! Әгәр монда кар кешесе килеп чыкса, мин йөрә­гем ярылып үләр идем...
- Ә мин бер дә курыкмас идем! - диде Дамир. - Мин ул кар кешесенә болай дип әйтер идем: «Син бик шәп йөгерәсен, бит, агай-эне кар кешесе. Бар әле, лагерьга кайтып, учак ягарга шырпы алып кил әле!» - дияр идем.
Шулчак Алабай сикереп торды да, колакларын шомрайтып, караң­гылыкка текәлде. Наять, сискәнеп, бер кулы белән Алабайның муен­чагыннан эләктерде.
- Тс-с! Тавышланмагыз! - дип пышылдады ул һәм каршы якка ымлады.
- Әбәү! - Миләүшә Наятьнең кулына ябышты. Башкалар да, өнсез-тынсыз калып, Наять күрсәткән якка карадылар. Елга ярыннан урманга таба өч озын шәүлә күтәрелеп килә иде. Шәүләләр, урманга җитәрәк, нәкъ отряд урнашкан якка таба борылды.
- Тиздән яңгыр явар, ахры... - дигән ниндидер гөрелдек тавыш монда кадәр килеп ишетелде.
- Кешеләр бугай ич болар! - дип пышылдады Миләүшә. Наять аның беләгеннән кысты:
- Тс-с! Тавышланмагыз дим! Кеше телендә кем сөйләшмәс?!
Шулчак кинәт, урманны яңгыратып, күк күкрәде. Күз алдыннан гына яшен сызылып үтте. Балалар, куркышып, кычкырып җибәрделәр. Алабай ярсып-ярсып өрергә тотынды.
Коеп ява башлаган яңгыр сызыклары аша әлеге өч шәүләнең мон­да таба якынлашып килүе күренә иде...

ЭШЛӘР БЕЗ УЙЛАГАНГА КАРАГАНДА КАТЛАУЛЫРАК...
Наифны караганнан соң, Макаев бүлмәдән атылып чыкты.
- Хөрмәтле коллега! - дип кычкырды ул, - сезнең телефон эшлиме?
Макаев, җавап та көтеп тормастан, телефон аппараты янына ча­бып килде, ашыгып номерлар җыйды.
- Сафуанов! Ашыгыч рәвештә, кичекмәстән, бөтен группаны җые­гыз! Сез үзегез, иртәгә үк, Мюнхенга очачаксыз. Бүген мине лабора­ториядә көтегез. Аңладыгызмы? Ул чакта уңышлар телим!
- Сез нәрсә эшләмәкче буласыз? - диде Зөлкарнәев, Макаевнын бу дәрәҗәдә кабалануын күреп. - Сүз монда бары тик пациентның сәламәтлеге турында гына барырга тиеш. Мин сезне шуның өчен ча­кырдым!
- Шауламагыз, профессор, - Макаев бармагын иреннәренә куйды. - Эшләр без уйлаганга караганда шактый катлаулырак!..
Зөлкарнәевнең Макаевны беркайчан да мондый кыяфәттә күргәне юк иде әле. Шуңа күрә, күңеле белән нәрсәдер сизенеп:
- Мин сезгә гаҗәпләнәм, коллега, - диде. - Мин сезне монда ма­лайны ничек дәвалау турында бергәләп киңәшләшергә дип чакырдым. Ә сез минем белән сер яшереп сөйләшәсез?
- Сер? Ах, профессор, әгәр дә ул сер дөрескә чыкса!.. Ул чакта...
- Ул чакта? - дип кабатлап сорады Зөлкарнәев.
- Ул чакта мин сезне кочаклап үбәм!
Макаевның гадәтен яхшы белгән Зөлкарнәев, бүтән төпченүнең файдасыз икәнен күреп, тавышын кискенләтте:
- Мин сезнең серегезне бераз төшенәм, профессор. Сез, малайдагы хәлдән файдаланып, нинди дә булса эксперимент үткәрергә җые­насыз. Ләкин алдан белеп торыгыз: бу эш барып чыкмаячак. Мин мо­ны сезгә катгый рәвештә белдерәм!
Макаев бәхәсләшмәде.
- Мин тиздән кайтып җитәм, коллега. Мине көтегез! - дип, ашы­гып чыгып китте. Зөлкарнәев аның үз лабораториясенә ашыгуын бе­лә иде.

АЛАБАЙНЫ ДА АЛЫП КИТКӘННӘР
Кавинең лагерьга кире әйләнеп кайтуына башта беркем дә игъ­тибар итмәде. Икенче көнне иртәнге аш вакытында гына аны өлкән пионервожатый күреп алды.
- Син нишләп берүзең? Нишләп отряд белән түгел?
- Юлга чыккач, башым авырта башлады. Кире борылдым.
- Ул чакта әнә «Ромашка» отрядында булып тор. Төштән соң, мөгаен, үз отрядың да кайтып җитәр.
Ләкин походка киткән отряд төштән соң да, кич тә кайтып җит­мәде. Отрядтан аерылганына болай да үкенеп йөргән Кави, әлбәттә, иптәшләренең серен беркемгә дә ачарга уйламады. Ләкин отряд, һәр­кемне борчуга салып, икенче көнне дә күренмәде. Җитмәсә, инде ике көн буена коеп яуган яңгыр әллә нинди уйларга этәрә иде.
Кавине, инде ничәнче тапкыр, лагерь начальнигы янына чакыр­дылар. Ул барып кергәндә лагерь начальнигы белән өлкән пионерво­жатый кызып-кызып сөйләшәләр иде.
- Отрядның маршруты сезгә билгеле түгел идемени? Ничек сез, отрядның маршрутын белми торып, балаларны походка чыгарып җи­бәрдегез?!
- Мин вожатыйга ышанган идем, иптәш Нуриев. Сәрия бик акыллы кыз...
- Акыллы кыз, бик акыллы! - дип эләктереп алды лагерь начальнигы. - Менә шул акыллы кыз аркасында балалар инде өч көн буена югалып йөри!..
Лагерь начальнигы Кавине күреп алды:
- Ә, менә ул югалган отрядның бер вәкиле! Әйт әле, наныем, кайда синең иптәшләрең? Кайда отряд?
- Белмим. Мин ярты юлдан кире борылдым.
- Әһә! Менә, күрдегезме?! - дип кызып китте иптәш Нуриев һәм өлкән пионервожатыйга таба борылды. - Ул белми, сез белмисез, мин белмим. Беркем белми! Ә отряд юк! ЧП бит бу, ЧП!
Шулвакыт бүлмәгә лагерь каравылчысы Хафиз карт тузынып килеп керде.
- Кара инде син бу шайтаннарны, иптәш Нуриев, - дип сукранды ул керә-керешкә. - Минем Алабайны да алып киткәннәр бит болар. Бер дә болай озакка югалганы юк иде. Пахудка йөрергә көчек түгел лә инде ул!
Хафиз картның бу сүзләре утка бензин сипкәндәй булды.
- Менә, ишеттегезме?! - диде иптәш Нуриев, тагын да кызып. - Алабайны да алып киткәннәр! ЧП бит бу, ЧП! Тревога! Бөтен лагерьны күтәрегез!
Отрядны эзләп, урманны айкадылар. Тирә-як авылларга сугыл­дылар. Отряд беркайда да юк иде. Бу хәл Кавине тәмам шиккә салды. Ул инде үзе дә иптәшләре өчен чын-чынлап борчыла башлады. Төне буена уйланып чыкканнан соң, ул отрядның Сары Яр авылына таба юл тотуын иптәш Нуриевка сөйләп бирде.
- Соң, баштук шулай диләр аны! Баштук әйтәләр, наныем! - дип, лагерь начальнигы Кавине чүт кенә кочаклап алмады.
- Сары Ярга туры юл юк, - диде Кави. - Күперне яңгыр суы алып киткән...
- Турыга булмаса, әйләнечтән барырбыз, наныем! Кирәк икән, Җир шарын урап барырбыз. Отряд кына табылсын!..
Канатланып чыгып киткән иптәш Нуриев кичкырын сөмсере кое­лып кайтып керде. Отряд Сары Яр авылында да юк иде. Иптәш Ну­риевны уттан суга салып, һәркемне борчуга калдырып, отряд бер хә­бәрсез юкка чыкты...

ИКЕ ПРОФЕССОР БӘХӘСЛӘШӘ
Макаевның килүеннән соң бөтен нәрсә буталды. Фикерләрен бергә тупларга, малайдагы авыру турында билгеле бер нәтиҗә чыгарырга, карарга килергә йөргән Зөлкарнәевнең уйлары буталып бетте. Наиф та, нигәдер, үз эченә бикләнә барды. Макаев, әйтерсең аны тулысынча үз карамагына алды, үзенә буйсындырды.
- Син бүтән беркайчан да йокламыйм дигән идең бит, ни булды сиңа? - дип төпченде Әминә Наифтан.
- Профессор миңа йокларга кушты.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Серле Кайтаваз - 2
  • Части
  • Серле Кайтаваз - 1
    Общее количество слов 4859
    Общее количество уникальных слов составляет 1913
    39.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Серле Кайтаваз - 2
    Общее количество слов 4750
    Общее количество уникальных слов составляет 1970
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Серле Кайтаваз - 3
    Общее количество слов 80
    Общее количество уникальных слов составляет 75
    57.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    69.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    71.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов