Latin

Саташу - 1

Общее количество слов 4505
Общее количество уникальных слов составляет 1906
40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
56.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
64.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(Хикәя)

1.
Серле төш иде ул. Төш тә түгел, Ходай Тәгаләнең ниндидер ымы, ишарәсе иде. Төш бу кадәр аерым-ачык, төгәл һәм... тере булмый. Монда бөтенесе дә чын тормыштагы кебек.
...Авыл урамы. Юк, юк, шәһәр урамы бу. Авылда урамнар болай ук тар булмый. Искереп, караеп беткән йортлар кыска гына коймалары белән бер-берсенә тотынышып утыралар. Авылда йорт араларында киң бакчалар була. Ә монда... бер-ике миләш, бер-ике чия куагы...
Шәһәр бу, шәһәр. Бу караңгы йортлар артында икенче бер дөнья, чынлыкта исә, күпкатлы таш шәһәр бар кебек. Ул шәһәр үзе күренми, әмма ул бар, ул якында гына. Искәндәргә шулай тоелды. Авылга бердәнбер ишарә — тар урамның ике як читендә тигез тасма булып сузылган чирәмлектән нурлы җылылык бөркеп тора... Шундый ук төскә буялган коймалар да, капкалар да матур күренәләр күренүен... Коймалар артындагы зәңгәр тәрәзәләр белән кызыл калай түшәлгән киң яурынлы түбәләр, шул түбәләргә үрелеп, тотынып торган чия куаклары исә күңелләрне серле дулкынландырып, хәтта бераз шомландырып торалар...
Урам буш. Төштәге кебек. Бәй, төш үзе бит инде бу! “Келт” иткән тавыш та ишетелми. Аеруча Искәндәрнең күз алдында пәйда булган киң капка төбендә ниндидер үлем тынлыгы хөкем сөрә иде. Ләкин бу тынлыкның гомере кыска булып чыкты. Бераздан Искәндәрнең колагына үзәк өзгеч чың килеп иреште... Ул чың, көчәйгәннән көчәя барып, сәер зеңгелдәп, хәтта колакларны авырттырырлык, зиһенне буташтырырлык дәрәҗәдә иңрәп, яңгырап ишетелә башлады.
Төшнең тавышы булмый, диләр. Була икән! Искәндәр бик яхшы тойды, хәтта ишетте ул тавышны, ул чыңны! Ул тагын шуны тойды: бу тавышның аргы ягында сер ята. Нидер булачак хәзер, ниндидер сер-сихердә өзеләчәк бу чың...
Шулай булды да. Колак тондыргыч тавышка уянам, уянам дип торганда гына, каршыдагы киң, иске капка шар ачылып китте дә аннан, җил кебек исеп, күбәләк кебек җилпенеп бер мөлаем кыз килеп чыкты.
Фәрештәгә охшаган иде ул. Бәлки әле фәрештәнең үзе булгандыр. Шулайдыр... Әнә бит — канатлары да бар. Искәндәр карашларын кызның ике як янбашыннан чак кына калкынып торган ап-ак канатлардан ала алмый җәфаланды. Гадәти нәрсә түгел лә. Канат бит ул! Ә кешедәге канатлар бары тик аның җаныннан гына тамырланып үсә ала. Канат бар, димәк җан бар. Бу кызның да җаны бар, күңеле бар. Иманы бар. Менә бит нидә хикмәт!
Йөзе дә мөлаем, нурлы, иманлы икән. Бу әллә каян сизелеп, күренеп тора.
Чем кара, сиртмәле бөдрә чәчләр шундый ук чем кара, ай-кашлар белән тоташып ук китәләр. Шомырт бөртеге кебек кенә, әмма, киң ачылып, томырылып карап торган күзләре исә аның нечкә, ихлас күңеленә, тыйнак холкына ишарә итеп тора... Матур, җыйнак борыны, мул, сусыл иреннәре, бит очындагы җыйнак кына “чокырлар” да гайре табигый, хәтта серле, сихри иде бу кызның. Гаҗәпләнүдән нишләргә дә белмичә, бераз калтыраныбрак торган иреннәре артында ап-ак, тигез тешләре үзенә бер ямьле дөнья тудыралар, ниндидер матур, ягымлы сүзләргә, ул сүзләрдән соң шундый ук матур, бәхетле язмышка ымсындырып торалар кебек...
Күзләре кебек үк шомырт бөртекләре чәчелгән ак күлмәге җилфер-җилфер килә. Җил дә юк, югыйсә... Төш бит бу, төш... Ә төштә бөтенесе дә булырга мөмкин... Күлмәге өстеннән бөрмәле бала итәкле алъяпкыч япкан. Ул алъяпкычка зәңгәр җеп белән ике күгәрчен чигелгән. Томшыкларында — ал гөлләр...
Менә бервакыт теге кыз елмаеп җибәрде. Ап-ак тешләрендә нурлар биешеп алды. Ләкин ниндидер моңсу, сагышлы елмаю иде бу. Төш булгангадыр инде. “Төш кенә шул, шуңа да без очраша, күрешә алмыйбыз, бергә була алмыйбыз”, — дигән кебек карый иде бу кыз. Бер сүз эндәшми, шулай карый гына. Яратып, әмма моңсуланып-сагышланып карый...
Искәндәр кызга нидер әйтмәкче булды. Теле әйләнмәде. Алга таба омтылды. Урыныннан кузгала алмады. Нәрсә булды соң бу? Төш дигәч тә...
Кыз Искәндәрнең күңелен сизде булса кирәк. Канатларын җилпеп килеп чыккан капкадан кире кереп китәргә җыенды. Моны Искәндәр сизеп белде. Әнә бит кызның күзләрендәге очкын бер мәлгә яктырып-балкып китте. Кеше, аерылганда, соңгы мәртәбә өзелеп, өзлегеп караганда кабына мондый очкын.
Шулай булды да. Кыз соңгы мәртәбә елмаюлы күз карашын сирпеп алды да, кискен борылып, капкадан кереп китте, Искәндәр кулларын, юк ла, күңелен, җанын алга сузып, каккан казык кебек басып калды...

2.
Шундый төшләр була, күргәндә үк аның төш кенә икәнен белеп, аңлап торасың... Хәтта ул төшкә ниндидер юнәлеш, мәгънә бирергә тырышасың... Искәндәр дә бүген күргән төшенең төш икәнен белә иде. Шул ук вакытта күргәннәренең гадәти төш кенә булмавына, ниндидер илаһи ишарәгә, сергә тиң икәнлегенә дә шиге юк.
Ул, уянгач та, озак кына уйланып ятты. Хәзер аның уйланырга вакыты күп. Җәйге ялының беренче көне бит бүген. Кирпеч заводында мастер булып эшли башлагач, беренче мәртәбә ял ала әле ул. Цех начальнигы: “Мин сентябрьдә генә алам, син чыгып кер әйдә”, — дигәч, шатланып риза булган иде. Беренче көнне, дөресрәге, беренче төнне үк шундый төш... Төше төш тә, ул төштәге теге мөлаем кыз ныклап кереп калды Искәндәрнең күңеленә. Әллә гашыйк булды инде? Икенче, өченче көнне дә шул кыз хакында гына уйлап йөрде. Тагын төшенә кермәсме дип, көннәр-төннәр буе түшәгендә аунады. Кермәде. Кызның чем кара шомырт күзләре, җил кебек җиңел чәчләре, ак тешләре, сафтан да саф йөзләре бер минутка да аның күз алдыннан китмәде, бертуктаусыз ымсындырып, йөдәтеп, тынгысызлап тордылар... Дүртенче көнгә чыккач, ул, башын исәрлеккә салып, төшендәге таныш йортны эзләп, урамга чыгып китте. Табарына да ышанмады. Ләкин болай җиңелрәк иде. Өйдә җан бимазалап ятканчы, урам һавасы иснәү мең мәртәбә әйбәтрәк. Шулай да, күңеленең кайсыдыр бер почмагында өмет тә бар — Казан каласының кайсыдыр тыкрыгында посып торадыр әле бу бистә, бу йорт... Бу кыз... Бу фәрештә...
Өч көн йөргәч, Искәндәр бер нәрсәгә төшенде — Казанда авылны хәтерләткән бистәләр күп икән. Шәһәр эчендәге авыллар... Бу хакта күпләр белеп тә бетермиләрдер. Бу хакта кычкырып та йөрмиләр, гәзитәләргә да язмыйлар шул...
Искәндәр шушы өч көн эчендә нинди генә авыллар күрмәде! Яшеллеккә чумып утыручы бу “табигать утраулары” аңа еракта калган авылын хәтерләттеләр, нигезен, әткәсен, әнкәсен искә төшереп, тирән сагышка чумдырдылар...
Ләкин бараздан, туган авылы белән бәйле сагышын төшеннән килеп кергән мөлаем кызның таныш сурәте каплап китте. Искәндәр тагын төш гаменә бирелде... Тик... бу юлы күңелендәге гүзәл образ бераз үзгәрәк, хәтта терерәк иде. Ул, Искәндәргә карап: “Тап мине, тап! Эзләп тап!..” — дип, үзенә чакырып, ымсындырып торган кебек иде.
Шулай ике атна, өч атна үтте. Искәндәр һаман урамнан кайтып керми. Ул еш кына: “Акылга җиңеләя башламасам ярар иде”, — дип уйлый. Юньле, акыллы кеше төшендә күргән кызны эзләп йөриме инде? Бөтен шәһәр көләдер кебек үзеннән. Бәлки көлмидер дә. Искәндәргә шулай тоела гынадыр. Аптырамаслыкмыни?! Аның өчен чынбарлык белән хыял чикләре тәмам юылып беткән, рухы да, күчәреннән ычкынып, җир белән күк арасында бәргәләнеп йөргән мәл бит бу...

3.
Җәйге ялының соңгы көнендә иртән уянып киткәч, җуела башлаган һушы, саташа башлаган зиһене Искәндәргә кабат кайтты. “Җитте! Булды! — дип ныклы карарга килде ул. — Урам ташын җитәрлек таптадым инде, моннан соң сыңар аягымны да атламаячакмын!”
Шунда ук бу ниятеннән кире кайтты. “Нишләп? Бер көн калгач инде... Болай да бөтен ялы әрәм булды. Беткәч, соңгы көненә кадәр бетсен, чукынып китсен! Шулай дөресрәк булыр... Юаныр өчен дә, бу хикмәтле төштән уяныр өчен дә...”
Искәндәр сикереп торды да, тиз-тиз генә җыенып, йөгереп диярлек урамга чыгып китте. Аның инде барыр җире дә калмады бугай. Казанның авылны хәтерләткән бөтен почмагын йөреп, барлап чыкты бит ул.
Шулай да... “Җиләкле” дигән бер урам барлыгын белә Искәндәр. Шәһәрнең нәкъ уртасына урнашкан, яшеллеккә күмелеп утырган бу авыл урамы яныннан ул үтеп-сүтеп йөргәләде. Әмма әлләни игътибар итмәде. Аңа бит иске бистә кирәк, очсыз-кырыйсыз урамнар, бакчаларга күмелеп утыручы авыл йортлары кирәк. Олы шәһәр шау-шуыннан бер читтә посып, качып утырган берничә йорт нәрсә хәл итә?
Искәндәр күңелен зур өметләргә үсендермичә генә “Җиләкле” урамына китте. Шундук эзләп тә тапты. Урам үз исемен аклый икән. Чаттан борылырга да өлгермәде, Искәндәрнең борынына әллә нинди, берсеннән-берсе татлы җиләк, җимеш исләре килеп иреште. Койма башларыннан үрелеп карап торган куралар, чияләр, алмагачлар, миләшләр бөтенләй бүтән дөньядан килеп чыккан кебек пәйда булдылар.
Урамда бер җан әсәре юк. Машина-мазар да күренми. Ниндидер сәер урам бу. Сәер тынлык. Хәтта шомлы тынлык...
Искәндәр ул урынны күңеленең әллә кайсы җире белән генә тоеп, сизеп килде. Аның җан кылларында теге вакыттагы серле, хикмәтле төшеннән үк таныш моңлы чың зеңгелдәп, бераздан яңырап ук тора башлады...
Әнә ул йорт. Яшел коймалары да, зәңгәр тәрәзә яңаклары, кызылга буялган калай түбәсе дә аның караңгы чыраена ямь биреп, ә күңелләргә өмет биреп торалар.
Бөтен нәрсә дә нәкъ төштәге кебек: урам коймалары да, койма читендәге чирәмлек тә, яшел күбек кебек күпереп утыручы бакча да...
Ләкин Искәндәр артык “ах” итмәде. Әллә ай буе шәһәрдә йөреп, нык кына арылган, шул арудан аның күңеле, карашы тоныкланып калган? Әллә!.. Әллә, күзләре ышанса да, күңеле, йөрәге бу хәлләргә һаман ышанып җитә алмыймы?
Ул арада төш дәвам итте. Заманның җил-яңгырларында шактый гына төсен югалтып өлгергән мәһабәт капка артында җанлылык барлыкка килде, бераздан бу җанлылык уң яктагы җилкапка булып ачылып китте, аннары, яшь, чибәр, мөлаем бер кыз булып, урамга йөгереп килеп чыкты...
Бу юлы Искәндәр чынлап та акылын җуя язды. Җуярсың да! Аның каршында бер ай элек күргән төшеннән килеп кергән таныш кыз, дөресрәге, фәрештә басып тора иде! Фәрештә! Ә кайда соң моның канатлары? Ак алъяпкычы кайда, андагы күгәрченнәр кайда?
Булмаса ни... Бу бит төш түгел, өн, өн! Өндә нинди канат булсын, нинди фәрештә булсын?!
— Син кем? — Гаҗәпләнүдән зураеп, тагын да матураеп киткән шомырт күзләр Искәндәргә үтәли карап торалар иде. Гаҗәпләнер дә шул, — чит-ят капка төбендә тиле кебек басып тор инде, ә? Әле ярый куркып кире кереп китмәде... Юк, бу кыз курка торганнардан түгелдер. Төштә күргәне оялчанрак, моңсурак иде, ә монысы... Җаныңа төшеп, йөрәгеңә кадалырга тора... Шомырт күзләре белән ап-ак, тигез тешләре генә төштән күчкән...
— Син кем, дим?..
— Мин... Мин — Искәндәр.
— Искәндәр дә булсын ди. Каян соң син? Ник торасың монда?
— Мин... Мин синең янга килдем...
— Минем янга? Без танышмыни?
— Таныш.
— Ничек? Каян? — Кыз йөзендәге елмаю юылып юкка чыкты. Ул хәтта сагаебрак калгандай булды.
— Мин сине төштә күрдем...
— Ә? Төштә? — Кыз бу юлы, башын артка ташлап, кычкырып көлеп җибәрде. Шунда ук тагын җитдиләнде, очкын чәчеп торган күзләрен Искәндәрнең каушабрак калган карашына төбәде. — Ничек инде — төштә?
Искәндәргә әллә каян гына кыюлык, ныклык килеп юлыкты. Ул, хәтта, кызга таба бер адым атлап куйды.
— Мин сине бер ай элек төшемдә күрдем.
— Минеме? Төшеңдә? Ничек итеп?
— Менә хәзер күргән кебек... Шушы урамда. Шушы капка төбендә. Тик...
— Нәрсә — тик?..
— Синең алъяпкычың бар иде. Канатларың да...
— Канатларым?
— Мин сине фәрештә дип уйлаган идем.
— Хәзер уйламыйсыңмы?
— Хәзер дә уйлыйм. Мин сиңа гашыйк булдым...
— Син? Миңа? Гашыйк булдың? Төшеңдә? — кыз, йөзен җыерып, авызын күтәреп көлде. Күзләрендәге шомырт бөртекләре юылып, бит очындагы чокырлар җәелеп киттеләр... Аннары ул тагын җитдиләнде, теле дә камчыланды. — Юкка көчәнәсең, егеткәй, подход неправильный. Мин өйдә кабул итмим...
Искәндәрнең күңеле, авыртынып, каядыр убылып төшеп китте. Ничек инде, ничек? Төштә күргән кыз болай сөйләшергә тиеш түгел иде бит. Болай көләргә тиеш түгел иде. Болай карарга тиеш түгел иде... Ялгыштымы әллә? Саташтымы? Бүтән кеше төшенә килеп юлыктымы?
Шул, шул! Тәненең һәр ым-хәрәкәте, йөзендәге һәр нур бөртеге: “Шушы, шушы, синең эзләгәнең шушы инде”, — дип әйтеп тора.
Ләкин шушы берничә мизгел эчендә Искәндәрнең йөрәк түрендә бер ай буе кайнаган хисләр суына башлаган иде инде.Ул үзен-үзе аңышмыйча, кырт борылып, китәргә җыенды.
— Әй!
Искәндәр, “нәрсә тагын?” дигән йөз чыгарып, кызга таба борылды.
— Әй, исемең ничек әле?
Шул җитә калды. Кызның ягымлы, моңлы тавышы Искәндәрнең күңелендә барлыкка килгән төерне шундук эретеп җибәрде. Шул, шул! Бер ай элек төшендә күргән кыз!
— Искәндәр.
— Ә мин — Лилиана. Исәнме... Искәндәр...
Кызның йомшак, җылы кулын үз учына алгач, Искәндәр тагын бер мәртәбә инанды: “Шул! Эзләгәне! Көткәне!”
— Исәнме?
— Исән әле, әйдә керәбез.
— Юк, юк, кермим... Борчымыйм... Әйбәт түгел... Монда гына...
— Куркасыңмы әллә?
— Курыкмыйм да... Кыенсынам...
— Өйдә беркем дә юк, әйдә инде. Монда каккан казык кебек тормыйк.
Искәндәр дәшмәде. Ул бу кадәресен үк көтмәгән иде. Белеп тә, теләп тә түгел, ниндидер серле, яшерен көчкә буйсынып, кыз артыннан иярде. Аңа хәзер барыбер иде — тизрәк бетсен генә бу саташулы төш, ә үзе тизрәк уянсын гына...
Юк шул, өннән уянып булмый шул. Өннән төшкә кайтып булмый. Күңеленең әллә кайсы җире белән сизенә Искәндәр — бер ай элек төштә күргән канатлы фәрештә белән бу Лилиана бер үк түгел. Бер үк, шул ук, анысы. Нәкъ менә шушы Лилиананы күрде ул төшендә. Тик нидер артык, нидер җитми бу Лилианага.
Төштәгесендә канатлар, күгәрченнәр бар иде, аның йөзе бүтәнрәк — самимирәк, яктырак, әмма үтә дә тыйнак, моңсу иде... Ә бу Лилиананың йөзе дә, күңеле дә менә шушы киереп ачып куелган җилкапка кебек...
Бер айлык ымсыну, сагыну, ашкыну үзенекен итте, — Искәндәр, дәшми-нитми генә кыз артыннан иярде, өйгә керде, Лилиана күрсәткән түр түшәккә барып утырды. Бераздан аның янына кай арада гына күлмәген халатка алыштырып өлгергән Лилиана килеп урнашты. Искәндәр тәмам тынычланды: барыбер якын, кадерле, газиз иде бу кыз аңа.
— Искәндәр... Нинди, төш ул, сөйләле... Бөтен кеше төш күрә... Нигә миңа гына керми соң ул?
— Тагын кем күрә?
— Кем дип... Әй, болай гына әйтәм... Әйт инде — нинди төш ул?
— Төш төш инде. Әйттем бит инде. Менә шушы урамны, шушы йортны, менә сине ап-ачык күрдем мин ул төшемдә...
— Ничек инде? Минеме? Ә каян беләсең мине? Чынлап та, каян?
— Белмим... белмәсәм дә күрдем, төшемдә күрдем. Сәер бу. Әмма дөрес. Бер тамчы да ялганламыйм.
— Чынлапмы, мин идемме соң анда? — Лилиана киң итеп ачылган, исерткеч мәхәббәт шаукымы аңкытып торган күз карашлары белән Искәндәрне йотар кебек иде.
— Син дә, түгел дә...
— Мин берни дә аңламыйм...
— Синлеккә син дә... Тик ул бүтән төрле карый иде. Аннары... аның канатлары да бар иде.
— Нәрсә? Канатлары?
— Әйе.
— Канатлары да булгач, ангел инде ул, мин түгел.
— Сиңа охшаган иде ул.
— Миндә канатлар юк бит. — Лилиана, ышанмасаң, үзең кара, дигән кебек, читкә борылып, аркасын күрсәтеп алды.
— Юк шул... Ләкин бу ул кадәр мөһим түгел.
— Кешеләрнең канатлары гел күренеп тормый, ди бит. Аның чын канатлары — күңелләрендә. Күңеле канатлы кеше генә бәхетле була ала...
— Кызык...
Лилиана үзенең канатлары булмавына озак көймәде. Искәндәрнең кулбашына башын салып, үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды:
— Барыбер әйбәт фал бу. Язмыш ишарәсе... Төшеңне әйтәм...
— Сәер бу, шулаймы? — Ниһаять, Искәндәр тылсымлы төшеннән айныгандай итте.
— Арыдым мин, Искәндәр. Чын, чиста хис көтеп арыдым. Урамнан арыдым. Очраклы кешеләрдән, ялган мәхәббәт сүзләреннән, очраклы яратышулардан, сөйләшүләрдән арыдым... Рәхмәт сиңа!
— Нәрсә өчен, Лилиана?
— Син бит мине үзең эзләп таптың, шуның өчен. Яратмасаң, эзләмәс идең, тапмас идең... Шулаймы?
— Әйе, шулай. Мин сиңа чынлап гашыйк булдым. Шуңа да эзләдем, таптым.

4.
Бераз тын калып утырдылар. Һәркемнең үз уе, үз гаме дигәндәй... Бу биш минут бигрәк тә Искәндәргә кирәк иде. Ул ничек тә тоярга тиеш үзенең фәрештәсен, аны күңеленә алырга, йөрәгенә кертергә тиеш!..
— Искәндәр, әйдә бергә булабыз. — Лилиана, үрелеп, Искәндәрнең чәчен сыйпап назлый башлады.
Искәндәр моны ук көтмәгән иде. Ничек инде? Хәзер үк бергә булыргамы? Сөешергәме?
— Лилиана, син чынлапмы?
— Шаярып торырга вакыт юк. Әйдә үзем башлыйм...
— Син шаяртмыйсыңмы?
— Ә син мине яратмыйсыңмыни?
— Яратам...
— Яраткач... Оялсаң, йом күзләреңне, барысын да үзем эшлим.
Искәндәр, күзләрен йомып, тагын теге серле төшенә кереп китте. Ул хәтта: “Төштә ниләр булмас?!” — дип уйларга да өлгерде.
Яңа төше, чынлап та, хикмәтле булып чыкты. Тоташ наздан гына тора иде ул. Ләкин бу наздан ниндидер салкынлык бөркелеп тора, — шул салкынлык Искәндәрнең күңелен өшетеп-өшетеп ала иде.
Шулай да, аңа рәхәт иде. Лилиананың җылы сулышын, кайнар иреннәрен үзенең назга тансыклаган тәнендә тоеп, озак ятты Искәндәр. Кызның тулышып торган йомшак күкрәкләре, ул күкрәкләр очындагы салкынча, сусыл йөзем бөртекләре сизгер тәненә тиеп-тиеп киткәндә, ул ис-акылын югалта язып-язып калды.
“Шул, шул кыз бу, төшендә күргән фәрештә кыз... Бу кадәр наз, сөю төштән күчкән илаһи мәхәббәттән генә туа ала. Шулай да... Нигә болай булды соң әле? Нигә тәннән башланды соң бу сөю дигәннәре. Җаннан башланырга тиеш иде ләса! Кан — җанга, җан — тәнгә ымсындыра. Бу — аксиома. Җаннар аңлашмый торып, тән ихтыяҗына буйсындылар бит алар...
Үзенең буынсыз, ихтыярсыз, имансыз булып ятуын аңласа да, Искәндәр берни кыла алмады, кылырга теләмәде дә. Чөнки... бу халәте аңа ошый иде.
Шулвакыт матур, илаһи дөньяга тагын төш килеп керде. Башта ул шыгырдап ачылган ишек тавышы булып Искәндәрнең бәхеттән ойый башлаган күңелен сискәндерде. Аннары Искәндәр кемнеңдер куркынган тавышын ишетте:
— Ай Аллам!
Искәндәр катлы-катлы өелгән төш шаукымыннан авырайган күз кабакларын көчкә-көчкә генә ачты... Ачты да, янында яткан Лилиананың шәрә тәненә күзе чагылып, кабат йомды. Тагын ачты. Бу юлы инде ул Лилиананы киенгән килеш күрде. Кыз, аптыравыннан һушын җыеп бетерә алмыйча, ишек катында басып тора иде. Пар канатлары да бар. Теге төштәге кебек... Алъяпкычның бөрмәле янбаш итәкләре шулай, канат кебек, калкынып торалар икән...
Лилианамы соң бу? Менә бит — назга, мәхәббәткә тулышкан зифа ботларын як-якка ташлап, аның янында ята! Алайса, ишек төбендәге кыз кем соң? Лилиана түгелмени? Иң дөресе, ул да, түгел дә. Әнә бит, “ай” чәчләре дә, бит чокырлары да, шомырт күзләре дә бүтәнчә... Шундый ук, әмма бүтәнчә... Ничектер, мөлаем, үтә дә самими, якты, газиз, кадерле!.. Тагын... Тагын моңсу! Тыйнак моңсулык белән көләч елмаю бергә яши иде аның йөзендә. Нәкъ төштәге кебек...
Тукта, тукта, бу Лилиана кем соң, алайса?
Искәндәрнең тәмам зиһене буталды. Лилиана да, ишек катында басып торучы кыз да шундыйрак хәлдә иделәр, ахры, сүз дәшүче булмады.
Беренче булып ишек катындагы кыз һушына килде — йөзен куш учлары белән каплап, ишеккә бәрелә-сугыла чыгып китте. Искәндәр дә түшәгеннән сикереп торды. Аны озын, зифа аяк-ботлары белән кочаклап алган Лилиана түшәк читендә изелеп, таушалып яткан вак мендәрләр өстенә тәгәрәп төште.
— Кем булды бу? Кем? Ә, Лилиана?
— Кем булсын, Әдилә.
— Кем? Каян?
— Каян дип... Игезәк туганым минем. Бераз кыргыйрак булса да, бик әйбәт, ипле ул... Тик... Хыялыйрак бераз. Син күргән кебек, ул да төшендә бер егетне күргән, хәзер шуны эзли. Бер ай чамасы элек күргән кешене бүген эзләп йөри, представлять?
— Представляю...
Ул арда Лилиана бөтен оятсызлыгы белән тагын Искәндәргә ябырылды:
— Йә, кил инде, назлыйм әле... Үбешеп тә туя алмадым... Ә син шундый тәмле!
Искәндәр, бу хәтәр төшеннән уянырга теләгәндәй, йөзен учлары белән каплап, бармакларын авырттырганчы күзләренә батырды. Уяна алмады. Күңелең бер саташса, аны үз асылына тиз генә кайтарам димә инде...
12—13 март, 2004 ел.



БИТЛЕК
(Новелла)
Мин аны йөз битлек арасыннан сайлап алдым. Ниндидер сәер битлек иде ул. Кем йөзе, нәрсә йөзе булуын да әйтеп булмый, шатланамы ул, борчыламы — анысы да мәгълүм түгел. Минемчә, бу битлек яхшы кәефле кешеләргә көлә, кәефе кырылганнарны — үрти... Сәер, шулай бит? Нигәдер, нәкъ шушы битлекне сатып алырга булдым мин.
Барысы да мин якын итеп йөргән танышымнан башланды. Ул мине быелгы Яңа ел мәҗлесенә үз дуслары янына чакырды. Ләкин бер шарт куйды: “Битлек киеп килү мәҗбүри”, — диде. Шундый гадәт икән: бу кичтә беркем дә үз йөзен ачмый. Әйе-әйе. Күпме телисең, шулкадәр күңелеңне ач, әмма чыраеңны күрсәтмә.
Сер кешене һәрвакыт үзенә тарта. Мин, гомумән, үз гомеремдә сердән-сергә, аннары тагын сердән-сергә кадәр яшим, ахры. Шулай миңа кызык, ләкин болай шактый борчулы да... Бу сүзем дә үзем теләп алган бер борчу, бер хатирә хакында.
Яңа ел мәҗлесендәге ул кызга мин шундук игътибар иттем. Ни өченме? Чөнки ул минеке кебек үк битлек кигән иде. Ниндидер сәер битлек, иясез, исемсез, җисемсез, димме?..
Ләкин искиткеч мөлаем битлек иде ул! Югыйсә шундый ук битлек: төссез, чырайсыз... Әмма үтә дә тере һәм үз, газиз кебек тоелды миңа бу битлек!
Шундук барып сүз катасым, танышасым килде. Беренче бию көен көтеп алдым да, бәхетемә, язмышыма ашыккан кебек, шул сәер битлек янына ашыктым.
— Исәнмесез?
— Сез врачмы әллә?
— Врач булмасам — исәнләшмисезме?
— Ой, гафу итегез! Артыграк кыланып ташладым бугай. Исәнмесез!..
— Мин — Ислам.
— О-о-о!
— Аңламадым...
— Нинди изге, дини исем!
— Ә сез кем?
— Гүзәл.
— Гүзәл икәнегезне беләм. Исемегез кем, дим.
— Исемем Гүзәл шул. Калганын белмим... Ә сез каян беләсез?
— Тавышыгыздан.
— Ничек инде?
— Беләсезме, тавышыннан, сөйләшүеннән кешенең йөзен танып була бит. Тавышы никадәр ягымлы, тигез, хәтта, әйтер идем... моңлы булса, аның йөзе дә шундый ук матур, күркәм...
— Ой, сез бик кызык кеше икән! Менә әйтегез әле — минем күзләрем нинди төстә?
— Хәзер әйтәм... Хәзер... Зәңгәр! Зәңгәр төстә сезнең күзләрегез!
— Ой, сез әүлияме әллә? Каян белдегез? Чынлап та зәңгәр бит минем күзләр... Әллә?..
— Нәрсә әллә?
— Сез мине беләсезме? — Кызның йомшак, моңлы тавышына сизелер-сизелмәс кенә шомлы аһәң килеп керде. Мин шушы хәлдән файдаланып калырга ашыктым.
— Беләм шул!
— Ой, сез куркыныч кеше икән...
— Менә биш минут беләм инде мин сезне. Ә гомер буе белгән кебек, билләһи!
— Ничек куркыттыгыз мине... — Гүзәл авыр итеп тын алып куйды да сылышын тигезләде. — Әллә нәрсәләр уйлый башлаган идем инде...
— Ә күзегезнең төсен барыбер белдем!
— Ой, чынлап та! Ә каян?
— Әнә бит алар тулышып миңа карап торалар...
Гүзәл яңгыратып көлеп җибәрде. Аңа кушылып мин дә көлдем.
— Бигрәк юләр инде мин, әйеме, Мөселман?
— Мөселман түгел, Ислам.
— Барыбер инде... Ә синең күзләр кара, шулаймы?
— Син әүлияме әллә?
Гүзәл тагын көлде. Көлүе дә матур, мөлаем иде аның. Мин дә көлдем. Көлүен көлдем, әмма күңелем урыныннан кузгалган иде инде.
Мин яңа танышыма бөтен барлыгым белән гашыйк булдым.
Әһә! Аңа гашыйк булучылар миннән башка да җитәрлек икән. Мәҗлес башында, җаен туры китереп минем Гүзәлгә сүз катучылар күренгәләп торды. Гүзәл үзе дә аларны читкә типмәде, һәрберсе белән ягымлы сөйләшеп йөрде.
Берара юкка чыгып та торды. Мин инде: “Китте микәнни, ныклап танышып та кала алмадым. Ә ул язмышым булса?..” — дип борчыла да башлаган идем.
Миндә көнчелек хисе уянды. Болай да үз күчәреннән ычкынган күңелем тәмам тынгысызланды, тынгысызланып кына калмыйча, үртәлә, үпкәли башлады... Бер очрашканда Гүзәлнең искиткеч гүзәл, мөлаем битлегенә карап:
— Син бүген популяр... — дип эндәштем.
Гүзәл өчен бу яңалык иде. Беләм, шулай кылана гына. Әмма матур кылана!
— Ой, шулаймыни?!
Шушы “ой” дигәннәре үтерә дә инде. Минем өчен ул “яратам” дигән кебек яңгырый.
Ләкин бу “яратам” сүзе башкаларга да әйтелә икән. Бервакыт, арыслан битлеге кигән берәү белән сыланып-сырпаланып торган Гүзәлемнең: “Ой, сез куркыныч кеше икән!” — дигән, миңа үтә дә таныш сүзе килеп ишетелде. Икенче бервакыт икенче бер битлеккә ул: “Күзләрегезнең төсен әйтимме, әйтимме?” — дип бәйләнеп тора иде.
Минем кискен борылып каравыма ул да борылып карады. Миңа кыен булып китте. Борчулы йөземне күрсә? Шундук тынычландым. Каян күрсен ул?! Миндә бит битлек! Алай димә... Битлек аша да йөз күренми дип кем әйтә ала? Әнә бит — Гүзәлнең битлеге ул кадәр көлеп тормый хәзер... Шундый ук мөлаем, әмма көлми инде...
Бервакыт шул мөлаем битлек үзе яныма килеп җиткән.
— Әй, Имам... Обиделся, да?
— Имам түгел, Ислам!..
— Ой, тагын ялгышканмын...
— Ялгыштың шул. Гүзәл, әйдә битлекләрне салабыз.
— Юк, салмыйм. Син дә салма. Салып, нигә күңелгә авырлык алырга?
— Алайса, әйдә бер дә салмыйбыз. Шушы битлекне бәхет битлеге итеп киябез дә, битлек кенә булуын онытканчы киеп йөрибез. Ул безнең чын йөзебезгә әверелер... Ә, Гүзәл?
— Ислам, әйдә бер җиргә.
— Кая?
— Әйдә-әйдә, күрерсең...
Мин аңа иярдем. Гүзәл мине түрдәге кысан гына бүлмәгә алып кереп китте. Күренеп тора: монда ул үз кеше, кайда нәрсә икәнен белә. Каршыбызга кызарынган-бүртенгән бер пар очрады. “Бүре” белән “Сарык”. Аларның нишләп йөргәннәрен каян беләсең, битлекләре булгандыр бит, дисезме? Белдем шул. Еш-еш сулыш алуларыннан белдем мин моны.
Гүзәл, бүлмәгә килеп керү белән, ишекне эчтән бикләп куйды, утны сүндерде, битлеген салды, минекен дә тартып алды. Аннары, бер сүз дәшми-нитми, үбешергә үрелде.
Әмма минем үбешәсем килмәде. Үбешәсе килмичә генә үбешә-үбешә шул хакта уйладым: “Болай булырга тиеш түгел! Кешечәрәк булырга тиеш иде! Димәк... Минем Гүзәл бая югалып торганда да шушында булган. Нишләп синең Гүзәлең булсын ул? Әнә — ул инде бөтенләй башка кеше. Тегесе мөлаем битлектән иде. Бу Гүзәлнең битлеге бүтән... Юк, аның хәтта битлеге дә юк...”
Кулымның җылы шәрә тәнгә, күпереп тулышкан, йомшак күкрәкләргә орынуы мине айнытып җибәрде. Кай арада чишенеп өлгергән соң әле?!
Бу көтелмәгән хәлдән чирканып, читкәрәк тайпылганмын, ахры, Гүзәл шелтәләп әйтеп куйды:
— Әйдә инде тизрәк! Безгә ун минут вакыт бирелгән, өлгерергә кирәк!
Мин ничек битлегемне эзләп тапканымны, ничек залга, башка битлекләр янына чыгып китүемне хәтерләмим дә. Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Дөрес эшләмәдем бугай. Әмма дөрес тә эшләдем!
Бераздан таныш битлек тә чыкты. Озак кына минем якка карап торды, аннары, кырт борылып, шактый исереп алган арыслан янына китте. Җәнлекләр патшасына шул гына кирәк иде, Гүзәлнең, үрелеп, аның колагына нидер пышылдавы булды, тегесе шундук җанланып китте, кызны култыклап алды. Бераздан алар, бер-берсенә сыенышып, түрдәге “мәхәббәт бүлмәсенә” кереп баралар иде инде.
Бүлмәгә кереп китәр алдыннан Гүзәлнең битлеге миңа таба борылып карады. Юкка карады. Баягы мөлаем битлек күңелемнән китмичәрәк тора иде әле. Менә хәзер ул кинәт кенә каядыр юылып төште, юкка чыкты. Күз алдымда салкын, ямьсез, төссез хәтта мәгънәсез бер чырай гына торып калды.
Үземнең битлек тә Гүзәлгә алай ук матур, мөлаем булып күренмәгәндер. Чөнки бу минутта күңелемнән күзләрем аша бәреп чыккан авыр хисләр бер катыргыны гына түгел, йөз кат корычны да эретеп чыгарлык кайнар, ярсу иде. Мин иләмсез, шыксыз битлегемне бер читкә атып, авыр хисләр артымнан ияреп өлгермәсен өчен, ишекне кискен ябып, урамга чыгып киттем. Подъезддан килеп чыккач, танышым яшәгән фатирның тәрәзәләренә күтәрелеп карадым. Шул мәлдә читтәге тәрәзәләрнең берсендә ике шәүлә, бер-берсенә омтылып, бергә кушылды, яңа бер шәүләгә әверелде. Бераздан, бүлмәдәге ут сүнеп, бу шәүләне дә төпсез, мәгънәсез караңгылык үзенә йотты...
Мин, бу күңелсез көнемне артта калдырып, чын, яңа, ымсындыргыч тормышка ашыктым.
6 декабрь, 2003 ел.



ЧУАР КОЛАК
(Хикәя)

1. Кәшәкә артыннан
Әй бу “кәшәкә уеннары”! Бала чагымның иң матур мизгелләре кәшәкә уеннары булып хәтеремдә калган дисәм дә ялгыш булмас. Һәрхәлдә, кыш айлары шушы уен шаукымында үтә иде. Юк-юк, кәшәкә сугу ул хоккей түгел. Шул ук ике капка, шул ук кагыйдәләр анысы... Тик... Кәшәкә уены ул — урам галәмәте. Урам бетереп, өерелеп йөгереп йөрүче малайлар уены белән хоккейның бер уртаклыгы да юк. Шайба урынына — каз күкәе кадәр генә агач туп, ә клюшканы кәшәкә алмаштыра. Бер башы кәкерерәк хәтта бераз бормаланыбрак торган агач ботагы “кәшәкә” дип йөртелә дә инде...
Кәшәкә уенында җиңү-җиңмәү күп вакытта әнә шул кәшәкә агачының нинди булуыннан тора. Әйбәт кәшәкә ярты җиңү дигән сүз. Андый кәшәкә таягы йомры тупны “учлап” эләктереп ала да, тапталып, шомарып беткән урам буйлатып, каршы капкага кадәр шудырып алып китә. Аяк буыннарың гына түзсен дә тының гына җитсен...
Кышка берничә кәшәкә агачы кирәк була. Хәтеремдә, бер кышны мин бер кәшәкә таягы белән чыктым. Иң күп туп кертүче дә мин булдым. Җан дустым Нәфисә алдында да йөзем ак иде. Бу кышта ул мине аеруча үз итте... Март кояшы урамнарны җебетә башлагач кына бу әйбәт кәшәкәмне чормага менгереп куйдым. Ул инде икенче елга ярамый. Малайлар арасында шундый сүз бар: бер кәшәкә агачын ике ел рәттән тотсаң, үсми каласың... Һәр елда яңа кәшәкә әзерләргә туры килә. Кайчакта, киләсе кыш өчен, бер ел алдан ук агачлар алып кайтып куясың. Җәй буе кибеп, җип-җиңел булып кала ул.
Мин үзем кәшәкәгә февраль ахырында чыга идем. Кырдагы кар катыбрак киткән, өстеннән җәяү йөреп була торган чак бу. Якындагы “Мулла куагы”на бер сәгать дигәндә барып җитәргә була...
Хәтеремдә, ул иртәдә кояш аеруча нурлы, балкышлы иде. Офык артындагы язны да чамаларга, тоярга мөмкин инде. Мондый кояшны “эт кояшы” диләр. Үзе суык, үзе... Яп-якты!
Этне ычкындырып тормадым. Ауга бармыйм бит мин. Ике-өч ботак чабып алам да, төшкелеккә кайтып та җитәм. Шулай да, әнкәйдән бер-ике телем ипи белән бер кабымлык ит кисәге сорап алдым. Дөнья хәлен белмәссең...
Кәшәкәгә йөрү өчен әткәй юнәтеп биргән җыйнак кына балтам бар иде. Шуны алдым. Билемә бау урадым. Шул билбауга балтамны кыстырып куйдым. Чыгып киттем.
Нигә мин боларны тәфсилләп, тәмләп сөйлим соң әле? Сөйлисем килмәгәнгә шулай сузам. Чөнки... Сөйләячәк вакыйгам ул вакытта минем яшь күңелемдә шактый авыр тәэсирләр калдырган иде.
“Мулла куагы” дигән урманга дүрт-биш чакырым ара бардыр. Тигез, шома, җем-җем килеп үзенә дәшеп торган кыр буйлап барасың да барасың... Бер эз юк, хәтта җан әсәренә бер бөртек ишарә дә юк... Дөнья белән күзгә-күз карашып, үз-үзең белән, юк ла, ниндидер бер билгесез җан хасияте белән сөйләшеп барасың... Бөтен уйлар тоем дәрәҗәсендә, күңел агымында йөгерешәләр дә йөгерешәләр... Мондый вакытта кая, нигә, ни өчен баруың да онытыла. Өй, урам, кәшәкә уены онытыла... Дөнья, табигать каршында үзеңнең никадәр көчле икәнеңне тоеп барасың. Ә бәлки... Ә бәлки киресенчәдер? Никадәр көчсез, чарасыз икәнеңне тоясыңдыр? Ул вакытта ничек булгандыр, хәзер шул халәткә кайтып уйлаганда, бу иксез-чиксез табигатьнең киңлегенә, биеклегенә, бөеклегенә шаклар катасың! Күз карашлары ерагая, хисләр, уйлар җетеләнә, күзгә күренеп, беленеп тора башлый...
Көздән сөреп калдырылган басуның кайсыдыр кәсе артыннан ук кебек атылып чыккан куян да баштарак кайсыдыр хисемнең яисә уемның, күңел ярларыннан шуып төшеп, йөгереп-чабып китүе кебек тоелды. Ләкин бу тойгы озакка бармады. Бу җан иясе артыннан чып-чын эзләр калып бара иде. Чып-чын куян иде бу! Кыр куяны. Андыйлар бездә күп. Кәшәкә сугучы авыл малайларының бүрекләре шундый куян тиресеннән тегелгән.
Шулай да бу бик сәер куян иде. Кайсы җире сәер икәнлеген генә әйтеп бетереп булмый... Тырык-тырык бераз чабып баргач, ак кыр өстендә кинәт эреп югалуы сәерме? Ниндидер шаукым галәмәте дисәң инде... Шаукым гына булса, эзләре калмас иде. Тагын шул да сәер: мин аңа игътибар итмәскә тырышам. Минем максат бүтән. Ә ул, күз күреме җирдә, үртәгән кебек, янәшәмнән бара да бара... Дөресрәге, бер ыргым чабып бара да башын калкытып карап тора, чабып бара да тагын күзәтә. Артык кызыксынучан куян булдымы, әллә карыны ачмы, берәр ярдәмгә мохтаҗмы?
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Саташу - 2
  • Части
  • Саташу - 1
    Общее количество слов 4505
    Общее количество уникальных слов составляет 1906
    40.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    56.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Саташу - 2
    Общее количество слов 3830
    Общее количество уникальных слов составляет 1862
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов