Latin

Сәламәгаләйкүм, «Ишан Хәзрәтләре»!

Общее количество слов 3623
Общее количество уникальных слов составляет 1856
35.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Аның әллә кемлеге йөзенә чыккан иде. Әмма ул бервакытта да табигый була алмады, ясалмалыгы да җанны изә торган ясалмалык. Югыйсә үлчәп кенә сөйләшә инде менә, кием-салымына да тузан төшерми, сәламәтлеген дә саклый, чиста да, пөхтә дә. Әмма ни өчендер болар һәммәсе ясалма чыга, табигый түгел. Кешенең зыялылыгы йөзенә эчтән бәреп торучан була, ә моныкы — башкалардан үзенә хөрмәтне талап алуга корылган. Әйтеп кара син аңарга кемлеген, шунда ук башыңа кундыра, изеп кенә китә.
Аны хезмәттәшләре элгәрерәк «Ишан хәзрәтләре» дип йөртә иделәр. Ә хәзер — юк, җөрьәт итмиләр, чөнки заманалар үзгәрде; ул вакытларда «ишаныбыз» фәнни хезмәткәр генә иде, ә хәзер — гыйльми тикшеренү институты директоры.
Ә мин аның бу дәрәҗәгә ничек менгәнлеген бик яхшы беләм. Сүзем дә шул турыда булыр.
I
Яңа урынга эшкә күчеп, Гыйлемхан Сабировичның, акны карадан аера башлап, әле генә оешып җитеп маташкан чаклары иде. Ул арада Мәскәүдән тикшерү килеп төшеп, аның яңа эш урыны булган югары уку йортының энәсеннән-җебенәчә барып җиттеләр. Гыйлемхан Сабирович кафедра мөдирлегендә булуы сәбәпле, аларның һәммә таләпләренә буйсынып, институтның дәрәҗәсе өчен уттай янып, шул ук вакытта җитешмәгән якларны да барлап, үзе һәм вазифасы өчен кирәкле тәҗрибәләрне, күрсәтмәләрне ал-ял белми туплый торды. Шушылай айдан артык вакыт үтеп китте. Кичләрен лекцияләрен язды, көндезләрен аларны студентларына укый барды. Башаяк эшкә чумып яшәде. Иң кирәге — монда аның үзенә ошый. Җитмәсә фикер сандыгы шыплап тутырыла торды. Ничек вакыт җиткергәндер, билгесез, әмма өлгер булырга тырыша иде ул.
Ә, әйе, институт димәктән, укучым, алдан ук белдереп куймаганым өчен гафу үтенәм, алар ике төрле булалар. Аларның берләре — югары уку йорты, анда студентлар белем алалар, доцент һәм профессорлар монда лекцияләр алып баралар. Институтларның икенче төрлеләре исә гыйльми тикшеренү эшләре белән шөгыльләнәләр, боларда эшләүчеләрне фәнни хезмәткәрләр дип атыйлар. Беренчеләренә ректорлар башлык итсә, икенчеләренә — директорлар. Асылда фәнни тикшеренү эшләре аларның икесендә дә алып барыла, әмма гыйльми тикшеренү институтларында студентларны укытмыйлар. Кыскасы, болар икесе ике дөнья, әмма бердәй фән дөньялары булып торалар.
Мәскәү инспекторлары, Гыйлемхан Сабирович эшли башлаган югары уку йорты студентларының белеменә канәгать икәнлекләрен белдереп, үсеш мөмкинлекләре барлыгын да ректоратка җиткереп, кемлек арбаларында китеп бардылар. Институтның һәр галименә һәм мөгаллименә йөкләтелеп калдырылган бихисап күп төрле эшләрдән гыйбарәт бурычларны һәммәсенә бергәләшеп тартып барырга калды. Җитмәсә, кайдан чыккан сүз булгандыр, уку йортларының «Татар» исеме белән аталуы тикшерүчеләргә ошамаган икән дигән сүз таралып, моңа кадәр үзләрен һәрхәлдә мәгърур тоту җаен караган укытучыларның күңеленә тәфтиш-борчылу утын салды. Әмма ваклыклардан өстен калырга тиеш иделәр. Шәһәрнең һәммә югары уку йортлары «Казан» дип башланып китеп, ә чит республикаларныкы, мәсәлән, Чебоксарда исә «Чуаш», Уфадагылар «Башкорт» булса да ярый, әмма Казанда «Татар» дигән исем ярамый, имеш. Олы эшләр артта калса, ваклары җанны каезлый торган була шул ул. Бу очкынга мыскыллы утын әрдәнәләрен ыргытучылар да табылгандыр, шуңа күрә кайберәүләрнең коты киткәндер — инкарь итүгә алынмыйк.
Гыйлемхан Сабирович Татарстан Фәннәр академиясенең олуг утырышларының берсенә чакырулы иде. Озынга сузылган докладлардан соң, беразга тәнәфес игълан иттеләр. Чыгып барышында Гыйлемхан Сабирович шушы бөек оешманың президенты, академик Маннур Җамаловичка йөзгә-йөз диярлек туры килде. Юл бирде. Маннур Җамаловичның кибәндәй маңгаенда сырлары уйнашып алдылар, олы, авыр күзлеге исә мәһабәт борыны өстендә сикереп куйгандай булды, калын иреннәре юкарып елмайдылар да, ул:
— Мыек үстергәнсез, нәкъ Когановичныкы кебек!— дип әйтеп, җиңгә кыска куелган кулын сузды.
Дөрестән дә Гыйлемхан Сабирович соңгы ике-өч айда гына мыек үстереп маташкан иде. Әмма ни өчендер йөзе үзенә таракан сыйфат тоелгандай. Шуңа күрә кешегә бик күренмәскә тырышып, колга буен ничек тә икегә бөкләп, ят һәм таныш күзләрдән качып төркем арасына сыенырга, күренми калырга итә. Ә ул, Маннур Җамалович, карагыз әле моңарга дигәндәй, башкалардан аны аерды да куйды.
Күрештеләр. Менә хәзер Гыйлемхан Сабировичның, берегез белән дә түгел, минем белән генә кул биреп исәнләште диярәк, күкрәк сугып мактанырга да чамасы бар иде. Зур түрәнең гади адәм баласына игътибар итүе бәхет бит ул, имеш. Әмма Гыйлемхан Сабирович, шөкәтсезмен бу мыек белән дип ялгыш уйлапмы, кая барырга да белмәгәндәй, диварларга таба чигенмәкче иде, аны президент әфәнде җиңеннән эләктереп алды, гүяки базга олагыр җиреннән тартып чыгарды, җитмәсә:
— Сталин белән Коганович арасында мыек мәсьәләсендә нинди вакыйга булганлыгын ишеткәнегез бардыр бит?— дип сорап та куйды һәм көлкеле бер хәлне үз тирәсенә җыелган хадимнәренә сөйли дә башлады. Әмма каушавы аркасында Гыйлемхан Сабирович вакыйганың асылын аңламый калды. Аңа, бары тик куштанланып, башкалар белән бергә көлешергә генә калды.
Әмма президент әфәнде белән бу көннәрдә очрашулары шушы гына булмаган икән.
II
Лекциясен Гыйлемхан Сабирович онытылып сөйләү белән мәшгуль иде, аудитория ишеген кактылар. Ул да түгел, факультет деканы үзе килеп керде, студентлар, аны сәламләп, шунда ук аякларына күтәрелделәр:
— Сезне телефонга!— диде Гыйлемхан Сабировичка декан, кул ишарәсе белән генә студентларга урыннарына утырырга әмер биреп.
— Кем?— диде Гыйлемхан Сабирович, аптырап.
Әмма соравы деканның күңеленә тиде, ахрысы, туташның борын очындагы кара күркәм миңе сикеренеп алды, ак йөзенә килешле итеп сызылган нәзек керфекләре өстенә борчак күзләре менеп кунаклагандай булдылар. Ярый әле ярым кысалы пыяла күзлекләре аларны үз киртәсеннән чыгармады. Тәрбияле зат буларак, декан шунда ук сабырын җыйды. Бүлдерүенә канәгатьсезлеге аркасындадыр инде, усал чыккан соравы өчен тизрәк Гыйлемхан Сабировичның гафу үтенү җаена керергә өлгергәнендә, ул:
— Фәннәр академиясеннән... кичекмәстән чакырталар!— диде.
Деканат коридорның икенче башында булганлыктан, андагы телефонга барып җитү өчен ашыгырга тиеш иделәр.
— Бик җитди тавыш иде. Йөгерегез, миңа карамагыз!— диде, акрын кыймылдавына Гыйлемхан әфәндене шелтәләп һәм аны куалый бирүдә булган декан.
Телефонда ханым тавышы иде. Ул хәзер үк Фәннәр академиясенә, аның президенты Маннур Җамалович каршысына килеп җитәргә боерды. Гыйлемхан Сабирович лекциясен сәбәп итмәкче иде, әмма сүзе үтмәде.
Аңа кичекмәстән Татарстан Фәннәр академиясенә ашкынып барып керергә, пыяла диварлы баскычларыннан икенче катка күтәрелергә туры килде. Сулышын да алыштырып тормастан, президент бүлмәсенә якынайды. Сәркәтип ханым, үз чибәрлегенә чумып, Гыйлемхан Сабировичка җылы итеп елмайды да:
— Килеп җиттегезме? Хәзер!— диде һәм академикның бүлмәсенә кереп тә китте.
Аңлашыла: бераз көтеп торырга тиеш инде ул. Сулышын да алыштырыр. Әмма Гыйлемхан Сабировичны үзен әлегә тәүге тапкыр күрешкән бу ханымның тануы, исемен һәм фамилиясен, әтисен атап сөйләшүе хәйран итми кардырмады. Соңгы араларда Фәннәр академиясе ягыннан татый башлаган «кайнар игътибар»га ул эреп китәргә тиеш иде. Бәлки нәкъ шулай булгандыр да, менә бит, нәрсә уйларга да белми.
— Монда утырыгыз!— дип урын күрсәтте аңарга Фәннәр академиясе президенты Маннур Җамалович, ишек янына ук якын җитә язып каршы ала килеп. Аның киң, биек һәм якты бүлмәсе, келәмле паркет идәннәре, тоташ олы тәрәзәләре эш өстәлен кечерәйтеп күрсәтә иделәр. Әмма монда Гыйлемхан Сабировичның сулышлары иркенәеп китте.
— Шалтыратасым бар иде, сабыр итәрсезме?— диярәк, Маннур Җамалович өч телефонының берсендәге төймәләрдә бармакларын оста гармунчыдай йөгертеп алды.
— Мэрның үземе? Казанның мең еллыгын әзерләү буенча оеша торган комитетка кандидатуралар бар. Камил Шамилович үзе шалтыратыр,— диде дә, хушлашмый гына телефон трубкасын урынына куйды.
«Әллә мине ул эшкә өндәмәкчеләрме? Юк, кирәкми!»— дип уйлап куйды Гыйлемхан Сабирович, сөйләшү башланганчы ук бер карарга килергә өлгереп.
— Сезнең докторлык диссертациягез ни хәлендә?— диде аңа Маннур Җамалович, китереп өстәлемә бүген үк салыгыз дигәндәй үтә дә җитди карашын Гыйлемхан Сабировичка төбәп.
Әмма ул:
«Язып бетереп килүемне каян белде икән?»— дип аптырарга мәҗбүр иде. Бу мизгелдә аның «Коганович» мыекларыннан һәр төге үрә тордылар, сыртының бөкрәеп килүен утырган урындыгының аркасы, сиздереп, төртеп-төртеп тора башлады.
— Аны әле монография итеп бастырып чыгарасым бар,— дип, Гыйлемхан Сабирович үз алдында торган эшләренең күплеге хакында әйтергә мәҗбүр иде, гүяки эше шунда гына калгандай аптыраулы карашында буталып.
— Ике ай вакыт сезгә!— диде академик, мөгаен үзенең булдыклылыгыннан чыгып һәм Гыйлемхан Сабировичның да шундый кешеләрдән икәнлегенә шикләнмичә.
— Ике айдан — Яңа ел, типографияләр аңынчы ук ялга туктыйлар... Февральгә булса гына инде,— диде Гыйлемхан әфәнде, тиз арада башкарып чыгарга тиешле эшләренең күләмен күзаллап.
— Ярар, февральгә дип сөйләшик!.. Җәйгә кадәр — якларга!.. Болай ашыктыруымның сәбәбе — сезне гыйльми тикшеренүләр институтына директор итеп куярга дигән фикердә торабыз! Хәзергә бу хакта һичкемгә әйтмәгез! Дошманнарыгыз белеп алып, аяк чалу эшенә керешмәсеннәр, аларның көнчелек хисләре кузгалыр!— дип, Маннур Җамалович башка темада сөйләшүгә күчте.
Гыйлемхан Сабировичның утырган урынында гүяки җир убылды, әмма иңенә канатлар үсәргә өлгерде, күкләрдә эленеп торгандай үзен хис итте, каршысында томан эченә кереп югалган күпер барлыкка килде. Ул мондый олы тәкъдимне көтмәгән иде.
III
Язып бетереп килгән фәнни хезмәтен Гыйлемхан Сабирович шушы вакыт эчендә яңабаштан карап та чыгарга, фикерләренә карата тәнкыйтен ныгытырга, дәлилләрен кат-кат тикшерергә, көчәйтергә, теориясенең хаклыгын ачыклау өчен башка методлар белән аны бүтәнчә дә тикшереп карарга, ягъни кабаттан фәнни эзләнү эшенә чумарга тиеш иде. Гыйльми эшнең шундый үзенчәлеге бар: теория һәртөрле вак-төяк, хәтта беренче карашка әһәмиятсез саналган юнәлешләрне дә үзенә тартып алып кереп китүчән була.
Көннәре көннәренә ялгандылар. Йокысыз, хезмәткә чумып үткәрелгән төннәреннән соң Гыйлемхан Сабирович төп эшенә дә йөгерергә тиеш иде. Ә анда лекцияләрен сөйләү генә түгел, бәлки ректорат һәм гыйльми киңәшмә утырышларында да катнашу, куелган мәсьәләләр буенча чыгышлар да ясау, аларга алдан әзерләнү, конференцияләрне әзерләү, оештыру һәм уздыру кебек четерекле мәсьәләләрне дә башкарып чыгарга кирәк. Кайвакытта ару-талчыгулары шул дәрәҗәләргә җитә иде ки, урамнан яки коридордан барганында күз аллары караңгыланып, гәүдәсе дә чайкалып киткәли. Әмма шунда ук «өченче күзе» уяна, үзен кулга алырга өлгерә.
Язылып беткән дип саналган монографиясенә кабат башаяк чумарга туры килде аңа. Хәер, башкача булдыра да алмады, ул хезмәте Гыйлемхан Сабировичны күптән үзенә тәмам суырып алган иде инде. Һәммә тезисы аерым-аерым, кабат тикшеренүне таләп итеп кенә калмады, киңәеп тә китеп, әһәмиятле төп мәсьәләгә дә әверелә барды. Бу исә язылган хезмәтен яңадан сүтүне һәм башкача җыюны таләп итә башлады. Гыйлемхан Сабировичка башка юл калмады, тәмам онытыла барып, яшәвенең бөтен мәгънәсе — хаталы нәтиҗәләргә килгәнендә әрнүләрдән, ачышларга ирешкәнендә сөенүләреннән гыйбарәт була барды. Ул үзен зур диңгездән океанга килеп кергән олуг кораб итеп тоя башлады. Дөресе шул, язылган, инде басмага әзер дигән монографиясен үзгәртә һәм төзәтә-төзәтә, үзе дә бөекләнә барды.
Бу юлы хезмәте чыннан да канәгатьләнерлек төс алып, фәнни ачышлар нигезендә язылган чын монография хәленә керде. Аның эчтәлеге, юнәлеше һәм колачлап алган өлкәсе көтелгәннән дә өлгергәнрәк һәм җитдирәк нәтиҗәләргә китерде. Әмма бу вакыт эчендә Яңа ел бәйрәмнәре дә узып, февраль ае да җитеп, мартка да күп калмаган иде.
Аны тагын лекциясеннән чакыртып алдылар. Бу юлы сәркәтибе түгел, Маннур Җамалович телефоннан үзе шалтыратып, Фәннәр академиясе президенты булуын әйтеп тә тормыйча, кичекмәстән сөйләшүне таләп иткән.
— Безнең хәбәрләшүне беркем дә белергә тиеш түгел!— дип боерды ул Гыйлемхан Сабировичка.— Монографиягез чыктымы? Китереп китәрсез әле!
Телсез калырлык хәл иде. Гыйлемхан Сабирович гафу үтенергә мәҗбүр булды. Ике-өч көн элек кенә монографиясен типографиягә тапшыруын әйтте. Хәзер бит китап чыгарту эше кыен түгел. Ул аны компьютерда үзе җыеп өлгерткән иде инде, макетка саласы да, күбәйтеп, китап итеп төплисе генә.
Әмма типографиядә аңа китабы мартсыз әзер булмаячагын әйттеләр. Гыйлемхан Сабирович бу хакта Маннур Җамаловичка да җиткерергә мәҗбүр булды. Тик бу вакытта типографиядә хезмәтен бастыручы станокның ватылганлыгын әлегә белми иде ул.
Гыйлемхан Сабировичның монографиясе апрель ахырларына гына төпләнеп, беренче нөсхәләре кулына керде. Әмма бу вакытта Маннур Җамалович ялга киткән булып чыкты.
IV
Май бәйрәмнәре узып, бакча эшләре башланган көннәр иде. Табигать матурайганнан матурлана бара. Гыйлемхан Сабировичны тагын Фәннәр академиясенә чакырттылар. Бу юлы Маннур Җамалович:
— Баш тартмаячаксыз! Сезне республикабызның төп гыйльми тикшеренүләр институтына директор итеп кую мәсьәләсен һәрьяклап тикшердек, килешмәгән ягыгыз табылмады. Тиздән шунда эшкә күчәчәксез! Докторлыгыгызны яклауның икенче көнендә үк бәлки!— диде, бик җитди тонда, Гыйлемхан Сабировичка чигенер урын калдырмыйча.— Сез — яшь кеше. Кырык тулып киләме әле?.. Сездәй галимнәрне бүгеннән фәнне җитәкләү эшенә тартмасак, иртәгә соң булачак!.. Әмма әлегә бу хакта һичкемгә әйтмисез. Дөнья тулы көнләшүчеләрегез һәм...— Ул бераз тынып торды, тамагына җыелган төерне уздырып җибәрде.— Бу урынга атлыгып торучылар бар, аларның кем икәнлекләре сезгә кирәкми. Әмма дә максатларында бик актив эш алып баралар, таныш-белешләрен, туган-тумачаларын да җиккәннәр!
Гыйлемхан Сабировичка сүзсез генә утырырга иде, әмма күңеле кителде һәм:
— Нигә аларны куймаска?— диде.
Маннур Җамалович тавышын күтәрә төште:
— Сезнең кандидатурагыз аларныкыннан биш башка өстен булганы өчен, бусы — бер, икенчедән, фәнне яшьләр җитәкләр вакыт җитте!— дип, карарының ныклы икәнлеген белдерде.— Сез нишләп чигенергә торасыз әле? Бу нинди итагатьлек тагын? Фәнне очраклы кешеләр җитәкләргә тиеш түгел!
Аның бу сүзләре Гыйлемхан Сабировичның шәхесенә куелган бәя дә иде.

V
Шунысы да бар, Гыйлемхан Сабирович ул гыйльми тикшеренү институты тирәсендә сүзләрнең шактый куеру хакында белеп бетерми иде. Кайдан һәм ничек икәнлеген үзе дә чамаламый, әмма анда аның директор итеп билгеләнәсе хакында сүзләр таралып та өлгергәннәр. Хәйләгә керешеп, шунда эшләүчеләр хәтта таныш-белешләре аша да Гыйлемхан Сабировичның кылларын тартып карадылар. Әле шалтыраттылар, әле үзен эзләп табып сөйләштерделәр. Ул серне чишмәскә тиеш иде. Сүзе бирелгән. Ачык кына җавап та кайтармый калдырырга ярамый. Һәм ул үзе дә хәйләгә керешә, сорауларына каршы сорау белән:
— Кемне директор итмәкчеләр соң?— дигән була.
— Сезнең хакта да әйтәләр... Чакыртып сөйләшкәннәр икән... Шулай түгелмени?
Гыйлемхан Сабирович сүзсез кала. Тагын да аның күңел кылларын тибрәтер өчен җай эзлиләр. Институтның үзендә дә директор булырлык кешеләр бар сыман дияргә телиләр. Гыйлемхан Сабирович та шул сүзләрнең ачык кына әйтелүен көтә. Ялгышмый:
— Безнең Хөрмәт агай белән Ранил әфәнде директорлык кәнәфие өчен чәйнәшәләр әле!
Бу сүзләре Гыйлемхан Сабировичка ошамый. Ул ямьле йөзен сулдыра.
— Директорны читтән китермәкчеләр, юкса коллектив талашып-сугышып бетәргә мөмкин, сер түгел,— ди.
— Кем булыр икән соң?
Гыйлемхан Сабировичка мондый сөйләшүләр күңелендәге серен чишкәнедәй тоела.
— Депутат Фуат әфәндебез хакында да ишеткән идем,— ди, шикне үзеннән читкә җибәрергә теләп.
Дөресрәге, аны директор итеп китертү хакында кемнеңдер башына кергәндерме-юкмы, билгесез, әмма үзенең авызыннан чыккан сүз булуын Гыйлемхан Сабировичның ишеткәне бар иде. Бераз шаяртып әйтелгән идеме, шул депутат әфәнде, Язучылар берлеге Идарәсе утырышыннан соң, нигәдер күңелендәген яшермичә:
— Ул урын безнең кебек фән докторы кешегә килешер иде,— диде.
Һәрхәлдә кеше арасында сөйләшкәнендә, үз фикерен үлчәп кенә, ялгышмаммы дип аның әйтү гадәте бар иде. Ә бу юлы ачылды да китте. Гыйлемхан Сабирович янындагылар, бер-берсенә карашып:
— Котылыр идек үзеннән!— дип, яшерми сөенеп әйтеп куйдылар.
Әмма Гыйлемхан Сабировичның гына күңеленә тиде. Шулай да, серен тирәнгәрәк яшерер өчендер инде:
— Бик килешле кандидатура!— дигән булды.
Һәм менә ул сүз кабат килеп чыкты.
Тагын да берничә көннән башка бер кызыклы хәбәр таралды:
— Депутат Фуат әфәндебез, шул гыйльми тикшеренү институтына килеп, андагы хәлләр һәм коллектив белән читләтеп кенә танышып йөргән!
«Үрти торгач, тәки күзен кызыктырганнар икән үзенең!»— дип, эчтән генә көлеп йөрергә тиеш иде Гыйлемхан Сабирович. Адәм җанында менә шундый мин-минлек шайтаны тамыр җибәреп, чәчәкләр атып утыручан бит ул. Гыйлемхан Сабирович та аннан азат түгел иде.
Шул гыйльми тикшеренүләр институты тирәсендә, гайбәт болытлары белән бергә «мин-минлек җилләре» дә чыккалап, әле күкләре томалана, әле ачылгандай була торды. Анда эшләүчеләр һәммәсе дә диярлек шәхес һәм аң-акыл иясе кешеләр шул. Бу — Казанның гына түгел, бөтен татар дөньясының аң-белем үзәге һәм олуг серләр сандыгы саналган институт. Элекләрне ул гыйльми йорт СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы дип йөртелә иде. Шул чорлардан калган гадәт буенча, «филиал» сүзен кыскартып, галимнәренең мәртәбәсен күздә тотып, аларны хәзер дә «фил»ләр, диләр.
«Фил»ләр алар — тынычлар, болар тирәсендә сүз «черкиләре» кара болыт кебек очып йөрсә дә хәйран итмиләр, гайбәткә вакытлары юк. Әмма тел иләген эшсез тотып була димени?
VI
Бу гыйльми тикшеренүләр институты коллективы, үз язмышын Хак тәгаләгә тапшырып, алда ни булачагын көтеп кенә утыра торганнар түгел икән. Ул икегә дә, өчкә дә бүленде. Әмма артык шаулауны гадәте итмәде. Эчке агымнары Ранил әфәндегә дә каршы, Хөрмәт агайны да сөйми, башкаларга да итагать белдерергә ашыкмады. Тик болай булуларыннан, бер сүзгә килә алмауларыннан үзләре дә гаҗиз иделәр. Гыйлемхан Сабирович үз исеменең дә алар телендә туктаусыз төрләндерелүен әлегә белми иде. Диссертациясе яклауга куелгач, кайберләренең төкерекләре дә кабарып чыкты.
Хикмәт аның шәхесендә иде дип кенә дә әйтеп булмый, чөнки бәйләнер өчен үзен түгел, хезмәтен сайлап алуларын да белдерүчеләр табылды. Хөрмәт агай белән Ранил фәнденең әлегә сүзләре тотрыксыз уйный иде. Гыйлемхан Сабирович үзен гүяки тау артыннан килеп чыккан олуг тимер үгез кебек тоеп, язмышына зыян итмәсен өчен холкын юкарту җаен карады. Аңа һәртөрле ташлануларга каршы тыныч җавап бирергә кирәк иде!
Диссертациясенә күпләрнең тешләре үтмәячәген ул яхшы аңлады. Ничәмә еллар буена көне-төне диярлек алып барылган фәнни тикшеренүләренең каймагын гына җыеп бирде түгелме соң?
Әмма бер мичкә балны бозарга бер кашык дегет тә җитә. Моны гына көнчелек утына янарын пешереп алганнар белә иде. Гыйлемхан Сабирович шулардан үзен сакларга тиеш икәнлеген аңлап эш итте. Ә хезмәтендә хаталы фикер ияләренең язмалары тәнкыйтьләнелгән һәм төзәтелгән, ул бары тик хакыйкать тантанасы өстенлегенә корылган сыман. Шулай да соңгы дөреслек, абсолют хакыйкать була алмый, иртәгә яңа белемнәр ачылачак. Моны гына Гыйлемхан Сабирович белмиме? Кем әле хатадан хали булып калган? Бөек акыл ияләренә дә андый мәртәбә насыйп ителмәгән. Ә бер Гыйлемхан Сабировичка гына ул тәтерме? И мескен адәм баласы, әллә кемнәр буласың килә дә, барып кына чыкмый шул!
VII
Казанның кояшлы һәм рәхәт көннәреннән берсе иде. Халык та урамнарда кайнап тормый, булганнары да сабыр һәм итагатьлек белән берегеп калган вакытлар ул май ахыры һәм июнь башлары. Ә аннары һәммәсе дә киемсез диярлек калачаклар иде дә... Әлегә көннәр җылынып җитә алмыйлар шул.
Иртәләсәләр дә, сабан туйлары да гөрләп үтәчәк. Киләчәк шау-шулы бәйрәмнәр алдыннан табигать һәм адәм балалары хәл җыялар булыр.
Гыйлемхан Сабирович диссертациясен яклауга чыгару мәсьәләләре белән гыйльми тикшеренүләр институтына килде, сүз башында ук искәртелгән шул «Ишан хәзрәтләре»без Хөрмәт агай, аны күптәннән көтеп торгандай, җиңеннән эләктереп алды:
— Сезнең белән сөйләшәсебез бар иде!
«Кемнәр ишанга кул бирми, алар фатихасыз кала» дигән гыйбарәне Гыйлемхан Сабирович белә иде. Шул кысаларда хәрәкәт итәргә булды.
— Бик теләп, бик шатмын! Сүзләрегез нәрсә хакында иде?— дип, шунда ук белешү ягын карады.
— Юк, монда түгел, үзегез белән аерым гына, чит колакларсыз киңәшә торган сүз,— диде «Ишан хәзрәтләре» Хөрмәт агай, янындагы башкаларны тәмам инкарь итеп һәм аларга ышанычы юклыгын белдерергә теләп.
Аңлаган кеше моны гына чамаларга тиеш иде. Иптәшләре йөзләрен читкә алдылар. Әмма Гыйлемхан Сабировичның сүзләре «Ишан хәзрәтләре»нә ошады, чөнки шунда Хөрмәт агай:
— Бик яхшы,— диде,— бергә китәрбез, көтеп торсагыз, хәзер, бүлмәбезгә генә кереп чыгабыз... Әйе, чыгам да...
«Ишан хәзрәтләре»нең бу кадәр үк хөрмәт һәм үтенеч белән моңа кадәр беркем белән дә сөйләшкәне юк иде диярлек. Моңа Гыйлемхан Сабирович та хәйран итте, шунлыктан аның теләгенә буйсынды.
Лобачевский урамыннан Бауманга таба сөйләшә-сөйләшә төшеп киттеләр. Менә хәзер Хөрмәт агай Гыйлемхан Сабировичның диссертациясенә бәйле сүзен башлар кебек иде. Һәрхәлдә сөйләшүне Гыйлемхан Сабирович шул якка алып кереп китәргә тырышты. «Ишан хәзрәтләре» исә үз бөеклегенә дәлилләр җыйнаган икән, шуларны тезеп-тезеп китте. Аның яшьли шигырьләр язуы да, аларны томлык итеп тиздән бастыртып чыгарасы икәнлеге дә, фәнни мәкаләләренең олы томлыгы да дөнья күрәчәге, гыйлемгә башаяк бирелгәнлеге һәм башкалары да мәгълүм булды. Шунда Гыйлемхан әфәнде аларны мактап куймакчы иткән иде, Хөрмәт агабыз, тыңлап та тормастан:
— Хәзер үк әйтегез! Ни өчен сезне Маннур Җамалович Фәннәр академиясенә чакыртып-чакыртып сөйләште?— дип, әңгәмәдәшен, беләгеннән умырырдай тотып, кисәк туктатты, үзенә таба борды. Берничә катлы «Татар ашлары йорты» шушы минутта Гыйлемхан Сабировичка ничектер кечерәеп калгандай тоелды. Маннур Җамаловичның «серне чишмәскә» кушын хәтерендә яңартып, алар чакыруы буенча кабинетына беренче тапкыр кереп утырганында Казан шәһәренең меңьеллык юбилеен оештыру һәм уздыру комитетына кандидатлар барлауларын исенә төшереп өлгерде дә:
— Мине мэрия эшенә тәкъдим итмәкче иделәрме икән? Белмим... Ул хакта әйтмәделәр!— дияргә мәҗбүр булды.
Әмма бу сүзләренә «Ишан хәзрәтләре» ышанырга теләмәде. Ачуы белән:
— Алдау-ялган — килешми, барысын да беләбез. Гобәйдуллин әфәнде — авылдашым... Туганым кебек кеше! Президент аппаратын җитәкли. Аларга бик яхшы, кыйммәтле портретын рәссам улыбыздан эшләтеп бүләк иттек без! Сүзебез дә үтми калмас!— дип, ничектер тагын үссенеп китте һәм кистереп-кистереп әйтте.
Гыйлемхан Сабирович исә, һаман да:
— Аңлап-белеп бетерә алмадым шул,— диярәк акланды. Дөресен әйтергә яраса, ул аптырап калмаячагын бик яхшы белә иде. Тешләсә, «Ишан хәзрәтләре» ишеләрнең генә умыртка сөягеннән өзеп ташлый ала торган кеше ул.
Хөрмәт агай барыбер ышанырга теләмәде, тавышын тагын бер баскычка түбәнәйтеп, вәкарь белән тезеп-тезеп китте:
— Институтка директорлык турында сөйләшкәнсез сез анда! Безгә һәммәсе дә билгеле! Баш тартыгыз! Әйтеп куям: баш тартыгыз! Юк, булмыйм, булдыра алмыйм дип әйтегез! Юкса муеныгызны гына борып ташлармын! Минем кандидатурамны Гобәйдуллин үзе яклый, үзе! Белеп торыгыз!..
Гыйлемхан Сабирович, аның шашынуына гаҗәпләнеп, шактый вакыт телсез калып торды. Муенын борып ташлаячаклары турында әйткәннәреннән күңеленә курку да кермәде, югыйсә, чөнки ул сүзләрен чынга чыгарырга теләмәде. Ә «Ишан хәзрәтләре», аңына килепме:
— Эшләрем бар!— дип, мәгърур кыяфәтен югалтмый гына өс-башын төзәткәләде дә, Татарстан Фәннәр академиясе бинасы ягына Бауман урамы буйлап китеп барды, Гыйлемхан Сабирович, хәйранлыгыннан кайта алмыйча, автобус тукталышына таба — «Сәламәтлек комбинаты»на атлады. Ул бары бер нәрсәне уйлый иде: «Менә бит ничек, үз заманында татар шагыйре Габдулла Тукайга Уральски миллионеры Мортаза Гобәйдуллин белән Казан башбаштагы Әхмәтҗан Сәйдәшев аяк чалганнар түгелме? Ахмак Җан Чәйнәшев...»
Әйе, Хөрмәт агай дигән «Ишан хәзрәтләре» дөрес әйтә иде, Гобәйдуллин әфәнде Татарстан президенты аппараты җитәкчесе бит! Хәтта күмхуҗ рәисләрен дә аның фатихасы белән генә куялар, диләр! Менә бит ничек!

VIII
Гыйлемхан Сабирович диссертациясен уңышлы яклады. Оппонентлары әллә ни хәйран итәрлек тәнкыйть белән чыкмадылар. Һәрхәлдә алар «изеп ташларга» тиеш иделәр. Андый ук вакыйгалар булмады. Әмма дә күңелгә ятышлы кайнар бәхәсләр күтәрелеп, яклау вакытлары дүрт сәгатьтән артыккарак сузылды. Бик күпләр чыгышлар ясадылар, яклау советы әгъзалары һәм тамаша күрергә дип алдан өметләнеп килгән кешеләр дә арып беттеләр. Ахырда Гыйлемхан Сабировичны бертавыштан фәннәр докторы иттеләр, хезмәтен фәнни ачыш дип атадылар. Ә калган ваклыкларның искә алырлык әһәмияте юк иде.
Бу елда Гыйлемхан Сабирович җәйге ялына соңарып китте. Дөресрәге, диссертациясен яклау отпуск вакытларына туры килеп, аның яртысыннан күбрәге шул мәшәкатьләр белән уздылар. Ялдан чыгуына, тагын кафедра эшләре башланып киттеләр, лекция мәшәкатьләре һәм башкалары берсен икенчесе алыштырды. Ә теге, гыйльми тикшеренү институтына директор итеп чакыртып йөрү вакыйгалары хәтереннән чыкмаган иделәр әле. Фәннәр докторы дипломы бирелү хакында Рәсәй Мәгариф министрлыгының Югары Аттестация комиссиясеннән хәбәр килүен көтеп, шактый гына борчылгалап та йөргән көннәренең берсендә газеталар актарып утыра иде, бер хәбәргә игътибар итеп, бөтенләй диярлек югалып калды. Анда «Ишан хәзрәтләре» аталган Хөрмәт агайның теге гыйльми тикшеренү институтына Татарстан Фәннәр академиясе президенты Маннур Җамаловичның фәрманы белән директор итеп билгеләнүе белдерелгән иде.
— Сәламәгаләйкүм, «Ишан хәзрәтләре»!— дип, Гыйлемхан Сабирович өмете айгырыннан егылып төшеп калды һәм шунда, ни гаҗәп хәл, күңеле тынычланып калуын тойды. Аңа хәзер фәне дә, дөньялык та аякка баш килгән кебек аңлашылды.
* * *
Заманалар уза торды. Элекләрне танылган гыйльми тикшеренү институтының дәрәҗәсе онытыла, томан эченә чумгандай, җәмәгатьчелек алдында югала барды. «Фил»ләр кечерәеп калдылар. Бәлки Гыйлемхан Сабирович өчен генә шулай тоелгандыр, ә бәлки чыннан да шулай булгандыр, әмма халык алдында «Ишан хәзрәтләре»безнең эшчәнлеге «зур» иде, дөресрәге милләтнең аңы, акылы һәм фикерләре тупланылган гыйльми үзәкне алар «яфрак күләгәсе астына» яшерделәр. Шуңа да Хөрмәт аганың гамәлләре: болар — югарыдан кушылган эш иделәрме әллә дигән шик тә калдырды. Һәрхәлдә болай уйларлык урын бар иде. Шунысы кызык, хаталы фикер ышандыру көченә ия, күңелләрне яулап алучан була.
Һәм менә Гыйлемхан Сабирович Министрлар кабинетында санаулы кешеләр белән генә уздырылган киңәшмәдән кайтып керде. Анда татар фәненең бүгенге көндә хәтта Габдулла Тукаебызның әсәрләрен тулы тупланмада җыйнап чыгарырга әзер түгел икәнлеге хакында сүз күп булды. Моның сәбәбе дәүләтнең мәдәни-фәнни сәясәте белән дә бәйле иде, югыйсә. Бу, әлбәттә, мәсьәләнең бер ягы гына, әмма соңгы елларда илдә фән диңгезенең дә саега баруы фактын исәптән чыгарырга ярамый иде. «Заманасы шундый булды бит!»— дип уйлап куйды Гыйлемхан Сабирович һәм, үзен бәхетле тоепмы, елмаеп алды. Гыйлем дөньясы талантлылар кулында булырга тиеш! Гыйлемхан Сабировичның елмаюы шушы мәгънәсез заманада гыйльми тикшеренү институтын җитәкләмәвенә сөенүдән гыйбарәт иде булса кирәк. Ул шунда тагын да әйтеп куйды:
— Сәламәгаләйкүм, «Ишан хәзрәтләре»! Килеп җиттегезме?
Октябрь-ноябрь, 2005.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.