Latin

Сабирам Сагышы

Общее количество слов 353
Общее количество уникальных слов составляет 278
49.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
62.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
67.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Үземнең кем икәнлегемне онытканмын, ахрысы, күкрәгемне киереп, күрше Җамалиларга барып кердем. Хатыны таба коймагы белән мәш килә, чәйгә җиткерәм дип ашыгыптыр инде, чаж-чож китерә иде.
— Сәламнәрмесез? — дидем, кышкы суыкның авыр салкынын аяк арамнан түргә таба уздырып.
— Мактап йөрисез икән, Хафизулла! Түрдән узыгыз,— дип Җамалетдин, ике дәү кулын алга сузып, учларымны эләктереп алуга, чамасын онытыптыр инде, буыннарымны дер селкетте.
Мин кергәч, гадәттәгечә матчалары иңеп, өй эчләре кечерәеп калды. Бу тарлыкны сизенгән малайлары, кара күзләрен майлы коймакка төбәп, күрше бүлмәчеккә шылдылар.
— Озаклап торырга түгел идем, кем, Җамалетдин. Йомыш бардан гына,— дидем, бераз кыенсынып.
Әмма ул, колагына да элмичә, өстәл янына дәште, тамак астына чиртеп ым какты. Янә­се, хатынның яшереп куйганы да бардыр!
— Юк-юк, шту сез,— дидем, һич ялындырырга теләгем юклыгын аңлатырга теләп.— Чәйләп торырга бүтән вакытны чамалап керермен.
— Син, Хафизулла абзый, гел шулай инде. Ничә еллар бергә күрше яшибез, чәемнән дә, коймагымнан да авыз иткәнегез юк!— дип Җамалетдинның хатыны зарлана башлады. Миңа аңлатырга калды:
— Килен, алай ук димәгез әле. Бер дә сый-хөрмәтегездән калганым юк,— диярәк гафу үтендем.— Керүләрем йомыш белән генә иде. Вакытсызрак йөрим икән!
— Нинди вакытсыз ди ул?
Мине ачуланып ташлаячаклар иде. Кире борылып, хушлашып, чыгу юлына юнәлдем. Артымнан Җамалетдинен хатыны куалады:
— Бар инде! Йомышын сора!— ди сөреп чыгарды.
Өстенә бишмәтен эләргә дә оныткан Җамалетдин эземә басты:
— Тукта әле, кордаш! Ни йомыш иде соң?
— Юк, мин болай гына,— дидем, күземдәге яшьләремне күрсәтергә теләмичә.— Сабирам сездә түгелме икән дип керүем иде.
Күрәм, Җамалетдинның авызы ачылды, борчылуы йөзенә чыкты. Сүз таба алмыйча аптырады.
— Беләм, ике ай элек кенә зиратка илтеп, гүргә куйган идек, бичаракаены... Беләм, бик беләм! — дидем, күз яшьләре аккан күршемне тынычландырырга теләм.— Акылым да, күңелем дә ышанып бетмәгәннән генә менә шулай саташып алам. Гафу ит! Киленгә дә әйт, юләрләнгән икән Хафизулла димәсен. Мин болай гына, күңел боегудан гына!
Аяк асларымдагы кар шыгыр-шыгыр килеп маташты. Үз өемә әйләнеп кергәнемдә өстәлемне тутырып самавыр кайнап утыра иде. Бәрәкаллаһ, кияү белән кызым кайтканнар икән. Әйтәм аны Сабирам төшемә кергән иде.
— Әти, кайда идең? Коймакка он тугыладым,— дип кызым каршы алды, кала күчтәнәчләрен бушата-бушата. Ул да түгел, оныгым Ләйлә каршыма йөгереп килде:
— Әти, бабакай кайтты!..
Эһ, шушылай Сабирам кайтып керсә иде. Булмас шул, ераккарак китте, ераккарак...
Май, 2000.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.