Latin

Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү мәсьәләләре - 1

Общее количество слов 4021
Общее количество уникальных слов составляет 1703
31.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
43.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
51.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
методик кулланма
 
 
Казан 2007


 
Сабиров Р.Ә. Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү мәсьәләләре. – Казан: Татарнамэ, 2007.
 
Бу методик кулланма урта мәктәп рус балаларына татар телен өйрәтүче укытучылар өчен язылган. Монда яңа татар сүзләрен үзләштерүе буенча принциплар һәм шулар нигезендә эшкәртелгән күнегүләр һәм тестлар тәкъдим ителә. 


 
Эчтәлек
 
Кереш


1. Татар теленең лексикасын үзләштерү ысуллары (теоретик караш)

 


2. Яңа лексиканы үзләштергәндә төп принциплар


3. Күрсәтелгән принципларга нигезләнгән гамәли күнегүләр

 


Йомгак


Кулланылган әдәбият



 
Кереш
 
Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Рус теле күп дистә еллар милләтара аралашу теле булып яшәгәнгә күрә, аны укыту методикасы да, фәнни-дидактик нигезләре дә, программа һәм дәреслек төзү мәсьәләсе дә, бу телне өйрәнүнең мотивациясе дә ачыкланган. Хәзерге чорда да рус телен укыту методикасы камилләшеп бара, дәреслекләрнең сыйфаты да яхшыра, телгә һәм сөйләмгә өйрәтү проблемалары да эшкәртелә.
Хәзерге шартларда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законны тормышка ашыру, татар телен гамәлгә кертү өчен объектив шартлар җитәрлек.
Татар теленә өйрәтүнең 200 еллык тарихы бар. Бүгенге көндә татар теле мәктәпләрдә, училищеларда, югары уку йортларында укытылып килә. Ләкин татар телен рус һәм башка татар булмаган аудиториядә укыту өлкәсендә зур авырлыклар бар. Шул авырлыкларны төгәлрәк аңлау өчен, аларның төп сәбәпләренә төшенү өчен татар телен рус балаларына укытканда лексиканы үзләштерүе төп мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Бу хезмәттә безнең тарафтан лексиканы үзләштерүнең мәсьәләләре тикшерелә, чөнки еш кына нәкъ бу өлкәдә аерым кыенлыклар күзәтелә.
Татар теленә өйрәтүнең бүгенге мәсьәләренә килгәндә, аларның шактый киң рәвештә хәл ителеп килүенә игътибар итәргә кирәк. Әмма төрле методикалар кулланылса да, еш кына укытучылар, гомумән, төп принциплардан ерак китәләр. Мәсәлән, лексика һәм грамматиканы үзләштергәндә, балаларга кызыклы булмаган, бертөрле иншалар, күнегүләр тәкъдим итәләр.
 
 
 
1. Татар теленең лексикасын үзләштерү ысуллара (теоретик караш)
Татар теле лексикасын үзләштерү башка чит телләрдәге лексикасы үзләштерү кебек үк күнегүләргә таянып килә. Ләкин рус балаларына татар лексикасын өйрәткәндә телебезнең үзенчәлекләрен дә истә тотарга кирәк.
Татар теле сүзлек составын үзләштергәндә авыр яклары булып түбәндәгеләрне атап үтеп була:
1)    татар теленең лексик байлыгы гаять зур: аңарда бик күп тарихи сүзләр, архаизм, кайтарылган сүзләр зур күләмдә очрый;
2)    татар телендә аның төп сингармонизм канунына буйсынмаган гарәп һәм фарсы алынмалары катламы шактый зур;
3)    татар телендә сүзләрнең күчерелмә мәгънәләре хәйран күп;
4)    татар сүзе белән рус сүзе мәгънәләре арасында зур аермалар бар.
Хәтта шул ук вакытта татар теленә өйрәнүдә укучылар өчен күпмедер җиңел моментларны да күрсәтергә мөмкин. Беренчедән, һәр ике телдә булган уртак сүзләр шактый. Бу, беренчедән, төрки телләрдән рус теленә күп гасырлар элек кергән алынмалар: башмак, башковитый, балык, хозяин, казначей, лошадь, каурый, караковый, карий, саврасый, игреневый, товар, товарищ, тамга, арба, тушканчик, апенча, тюмень, арык, алтын, деньги һ.б. Икенчедән, гасырлар буе янәшә яшәү нәтиҗәсендә татарлар да рус теленнән йөзләрчә сүзләр кабул иткәннәр: өстәл, ыстанса, бүрәнә, сумала, эскәтерт, эскерт һ.б. Өченчедән, рус теле совет чорында халыкара аралашу теле буларак бөтен СССР җирендә яшәүче халыклар телләренә күп кенә яңа сүзләр керде: колхоз, персидәтел (рәис урынына), космос, ракета һ.б. Дүртенчедән, рус теле аша Европа телләреннән дә меңләгән сүзләр кергән һәм кереп тора: армия, грамматика, король, император, химия, физика, кафедра һ.б. Хәзерге чорда да андый сүзләр шактый: компьютер, лизинг, бейсбол, маркетинг, менеджер, принтер һ.б. Бишенчедән, татар телендәге сүзләрнең күпчелеген бер тамырдан ясалган сүзләр тәшкил итә. Агглютинатив тел буларак монда тамыр үзгәрми: яңа сүз ясалса да, сүзнең формасы үзгәрсә дә, сүзнең тамыры сакланып килә. Мәсәлән: баш, башлык, башмак, башлану, башта, башлы, башка-баш, башлангыч, башак һ.б. сүзләрнең мәгънәләрендәге уртаклыкны эзләп табып була. Бу – баш сүзе, ул һәрвакыт голова, начало мәгънәләре белән бәйле. Димәк, рус укучысы баш дигән сүзне истә калдырса, шул тамырны тыңлаган, күргән, укыган, язган саен, ул аның мәгънәсен аңлый ала.
Бу кагыйдә түгел, һәм монда очрак чыганаклар да табып була. Мәсәлән: аш, ашханә, аш-су, ашый, ләкин ашыга. Һәм бу күренешкә сак булып кына таянырга мөмкин.
Яңа сүзләрне өйрәнү – укучының лексик байлыгын арттыру күп кенә теоретик проблемалар тудыра. Беренчедән, бу лексик минимум төшенчәсен аңлау. Ф.С. Сафиуллина фикере буенча, «ипилек, тозлык белү» өчен 500 сүз җитә дигән карашны яклап килә. Телнең өйрәнүнең башлангыч этабында шуның белән чикләнергә дә мөмкин»[1].
Хәзерге татар телендә бу лексик минимум билгеләнгән дип әйтергә була, ләкин күп кенә әсбапларда, кулланмаларда, хәтта рус мәктәп балалары өчен төзелгән дәреслекләрдә дә лексик минимум кагыйдәсе еш кына эшләми.
Яңа сүзләрне өйрәнү берничә этаптан тора: 1) яңа сүзләрне тәкъдим итү; 2) яңа сүзләрне үзләштерүне оештыру; 3) өйрәнгән сүзләрне кабатлауны оештыру һәм узләштерү дәрәҗәсен тикшерү[2].
Яңа сүзләрне тәъдим итү мәсьәләсе һәм кабатлау проблемалары андый ук актуаль түгел хәзерге көндә. Ләкин ул өлкәләрдә да лексиканы өйрәнгәндә киң карала (әйтик, урыс телен чит тел буларак укыту методикасында).
Без күбрәк яңа сүзләрне үзләштерүен оештыру мәсьәләсенә туктарга булдык. Бу өлкәдә күпләгән ысул бар, ләкин бүгенге көндәге әсбапларда һәм дәреслекләрдә аларның бик азы гына кулланышта йөри. Һәм нәтиҗә булып дәреслекләрнең кызыклы булмавы, коры текст җыентыкларына охшашлыгы, катлаулыгы һ.б. кимчелекләре.
 
Яңа сүзне үзләштерүдә түбәндәге ысулларны санап китеп була:
1. Күрсәтмәлектән файдалану. Яңа сүзгә аңлатма биргәндә, күрсәтмәлек иң уңайлы чараларның берсе. Әлбәттә, бер-берсен аңламый торган, төрле телләрдә сөйләшә торган ике кеше очрашса, алар нәкъ бу ысул белән кулланырлар иде.
Күрсәтмәлекнең өч төре бар: 1) җисми (предметның үзен күрсәтеп атау); 2) рәсем белән (картина,схема һ.б.); 3)хәрәкәт белән (эшне эшләү һәм аны атау).
Күрсәтмәлек ысул беренче чиратта башлангыч мәктәптә кулланыла дип санала, ләкин бу чараны югары сыйныфларда да, хәтта югары уку йортларында да кулланырга мөмкин. Бүгенге көндә бу ысул кулланыр өчен күп кенә рәсемнәр җыелмасы, техник чаралар, таблицалар, схемалар кулланырга мөмкинлекләр бар.
2. Тасвирлаудан файдалану. Бу ысул укучының үзләштергшән лексикасына таянып яңа сүз кертүне аңлата. Мәсәлән: сабантуй – татар халык бәйрәме; калфак – хатын-кызның баш киеме. Ягъни: ашамлык – аны ашыйлар; аяк – аяк белән йөриләр, трамвайның аягы юк, кешенең ике аягы бар, этнең дүрт аягы бар һ.б. Кайвакыт бу ысул эчендә комментарий да кулланырга мөмкин. Комментарий – мәгънәсе аңлатыла торган сүзнең сыйфатлары күрсәтелгән кечкенә текст һәм аны теге яки бу милли колоритлы әйбергә карата еш кулланырга була. Мәсәлән: өчпочмак – милли ашамлык. Ул өч почмак кебек була. Аңа бәрәңге, ит, суган, май, тоз кирәк.
Тасвирлаудан файдалану ысулы укучы белән моңа кадәр үзләштерелгән лексиканы да кабатлауга ярдәм итә.
3. Санау алымын куллану. Бу чараны өлешләр аша бөтенне яисә ыру-төр төшенчәләр аша сүзнең мәгънәсен аңлатканда кулланлар. Мәсәлән, яшелчә – бәрәңге, кыяр, кәбестә, кишер, чуган; уку әсбаплары – каләм, карандаш, сызгыч, бетергеч, дәфтәр.
4. Ыру сүзгә күрсәтеп аңлату. Бу алым түбәндәгедән гыйбарәт: бер конкрет сүзне алалар да, аңлатмыйча гына билгеле бер төркемгә кертеп куялар. Мәсәлән: гәет бәйрәме – уразадан соң дини бәйрәм; каен – агачның бер төре: кара елан – агулы елан һ.б.
5. Синонимнардан файдалану. Укучы яңа кертелә торган сүзнең синонимын инде өйрәнгән булырга тиеш. Синонимнар белән кулланганда, аларның арасындагы нинди дә булса аермасын билгеләу кирәк. Туп-тулы синонимнар телгә бик сирәк була. Алар стилистик, мәгънәви чисә тарихи яклары белән аерылып торалар. Бк аермалар әһәмиятле булганда, алар турында әйтелергә тиеш. Мәсәлән: ләкин, ә – икесе дә каршы куючы теркәгечләр, Ләкин – кискен каршы куюны белдерсә, ә – җиңелчә каршы куюны белдерә.
6. Антонимнардан файдалану. Әгәр антоним сүз укучыларга таныш икән, аның ярдәмендә мәгънәне аңлатып була. Антонимнар белән төрле уеннар, төрле башваткычлар һ.б. чараларны кулланырга мөмкин. Ләкин аларны кулланганда, бер искәрмә бар: сүзнең күпмәгънәлелеге белән сак булырга кирәк. Мәсәлән, куе чәй – сыек чәй. Монда куе – сыек антонимнар. Ә менә белеме сыек дип әйтәбез икән, аның антонимы күп булыр. Мондый очракларда сүзнең мәгънәсен аңлату яңа сүз кергән контекстта булырга тиеш.
7. Сүзнең сүзъясалыш кыйммәтеннән файдалану. Сүз мәгънәсен сүзъясалыш кыйммәтеннән чыгып яңлатканда, укучылар сүзъясалыш мәгънәсен аңлыйлар, сүзъясалыш чылбырын күрә алалар, сүзнең морфемалар составын күзәтә алалар. Бу алым белән эшләгәндә, укучылар тамыр сүзне һәм форматның мәгънәсен белергә тиешләр. Әйтик, -лык/-лек кушымчасы белән матур, акыллы, батыр, каен, дөрес кебек сүзләрдән яңа сүзләр барлыкка китереп, укучылар кушымчаның мәгънәсенә төшенәләр.
8. Сүзнең эчке формасыннан файдалану. Бу алым сүз мәгънәсен аңлатуда күп кулланмый, чөнки эчке форманың ап-ачык очраклары күп түгел. Ләкин алар булган очракларда, алар белән кулланырга кирәк. Мәсәлән: тукран – тук-тук итә; сиксән – сигез + ун; үсемлек – үсә торган; көрәк – көри торган; түбәтәй – баш түбәсенә кия торган.
9. Көчле контексттан файдалану. Бу чара сүзне шундый контекстта куллануны күз алдында тота ки, укучылар үзләре аны уйлап таба алалар. Мәсәлән: мин сөйлим – ул тыңлый. Тегүче тегә – укытучы укыта. Эшче эшли. Кибетче кибеттә эшли.
10. Тәрҗемәдән файдалану. Сүзнең мәгънәсен аңлатуның иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе дип тәрҗемәне саныйлар. Тәрҗемә башка ысулларга кушылып, һәрвакыт диярлек лексик төшенчәнең мәгънәсен билгеләргә ярдәм итә. Ләкин тәрҗемә интерференция күренешенә дә китерергә мөмкин. Лексик интерференция – туган телдәге һәм өйрәнелә торган телдәге сүзләрнең мәгънәләре иуры килмәү дигән сүз. Мәсәлән, я иду домой татарчага, әлбәттә, мин өйгә кайтам дип тәрҗемә ителергә тиеш. Ләкин еш кына аны рус балалары мин өйгә барам дип тәрҗемә итәләр.
Сүзне тәкъдим итү, аның турында беренчел аңлатма бирү лексиканы өйрәтү юнәлешендә әһәмиятле процесс булса да, ул әле башлангыч адым гына санала. Ул сүз белән алга таба эшләүнең ориентирларын гына билгели. Шуңа күрә яңа сүзләрне үзләштерүен оештыру да лексикага укытканда әһәмиятлеләрдән санала.
Сүзне үзләштерү өчен гадәти төрле күнегүләр кулланыла. Күнегүләр төрле булулары мөмкин, ләкин алар бөтенесе дә бер максатка юнәлгән: сүзләрне кулланырга өйрәтүгә.
Ф.С. Сафиуллина бу күнегүләрне ике төргә бүлә: әзерлек һәм коммуникатив (сөйләм) күнегүләргә.
Әзерлек күнегүләре укучыларны татар телендә, кертелгән яңа сүзләрне файдаланып, сөйләм эшчәнлеген өйрәнүгә әзерлиләр. Бу күнегүләр лексик берәмлекләрне хәтердә калдырырга ярдәм итәләр, аларның системалы һәм контрастив кыйммәтен, ягъни телдәге башка сүзләр белән мөнәсәбәтен һәм укучыларның туган телендәге эквивалентлары белән мөнәсәбәтен ачкыларга булышалар.
Коммуникатив (сөйләм) күнегүләр, лексик күнегүләрнең бер төре буларак, инде тәкъдим ителгән һәм үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр[3].
Шулай итеп, без кыскача рус балаларына татар теле лексикасын укыту өлкәсендәге теоретик чараларны, методик ысулларны әйтеп чыктык. Алар ничек гамәлгә ашырылалар икәнен дәреслекләрдән белеп була.
Методикада эксперименталь юл белән расланган бер факт гаять кызыклы: сүзне ныклап үзләштерү өчен, уртача 15-25 тапкыр кабатлау кирәк икән. Ә менә сөйләм эшчәнлегенең продуктив төрләрен тәэмин итү өчен, күпме кирәклеге турында мәгълүматлар булмаса да, кабатлаулар саны күпкә артык булырга тиешлеге үзеннән-үзе аңлашыла булса кирәк.
Шуңа күрә, үтелгән сүзләрне кабатлау оештыру өчен, аларны барлык төрдәге күнегүләргә кертү төп чара булып тора. Шул ук чакта укытучының да контроль һәм хаталарны тикшерү системасы яхшы куелган булырга тиеш.
Әйтеп киткән ысулларга таянып, яңа сүзләрне оештыруында махсус күнегүләр зур урын алып тора. Шулай аларның төрләрен китерү кирәктер.
Монда, беренчедән, әзерлек биремнәрне билгеләп була. Бу биремнәрне кертеп, укучылар сөйләм эшчәнлегенә ярдәм итәләр. Монда 1) буш калган урыннарны тутыру; 2) сорау-җавап күнегүләре; 3) яңа сүзләр кертеп, кисәкләре функциясендә кулланып, сөйләм үрнәкләрен киңәйтү күнегүләре; 4) яңа сүзләрне төрле җөмлә үрнәкләрен киңәйтү күнегүләре һ.б.
Икенчедән, коммуникатив (сөйләм) күнегүләр, лексик күнегүләрнең бер төре буларак, инде тәкъдим ителгән һәм үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр.
Безнеңчә, өченчедән, рецептив күнегүләрне дә карап китү мөһим. Монда бер өлешен укучыларга таныш булмаган сүзнең мәгънәсен эзләп табуга этәргеч күнегүләр тәшкил итә.
Ф.С. Сафиуллина фикеренчә, “методика фәнендә тәҗрибәләр белән расланган бер нәтиҗә бар: яңа сүз беренче тәүлектә үк бик тиз онытыла икән. Шуңа күрә лексик күнегүләрне сүзләрне кертү белән үк, шул ук дәрестә эшли башларга кирәк”[4].
Безнең тарафтан шактый күп кенә дәреслекләр каралды, һәм без анда безнең темага карата күп кенә кимчелекләр дә, шул ук вакытта уңай якларын да билгеләп китә алабыз.
Бу дәреслекнең лексика өйрәтү ягыннан уңышлы ягы дип, беренчедән, без текстларны әйтеп китәр идек. Текстлар гади, алар чын мәгънәдә лекчик минимумна нигезләнеп эшләнгән.  Текстлар күбесе китапның авторлары тарафыннан язылган, һәм шуңа күрә алар киң таралган сүзләрне (алмашлыкларны, мәктәп белән бәйләнгән һәм һәр көнне очрый торган) кулланып язылганнар. Һәр текст астында кечкенә генә сүзлек тә бирелгән. Ул сүзлектә сүзләр (аларның текста кулланган формаларында) һәм сүзтезмәләр китерелгән. Мисаллар: чәчәкләр бәйләме – букет цветов; тәрәзә төбе – подоконник [8][5]; монда, биредә – здесь [11]; игътибар белән – внимательно [15]; трамвай белән бара – едет на трамвае [23].
Тел үстерүгә багышланган күнегүләр төрлелеге белән аерылып тормыйлар. Иң еш очрый торган биремнәр: «Прочитайте и запомните», «Задайте вопросы», «Слушайте и выполняйте», «Скажите по-татарски». Бу күренешне, әлбәттә, дәреслекнең кимчелеге дип табарга була.
Кайбер темалар лексик минимумнан тыш сүзләр дә очрый, ләкин алар «Прочитайте и запомните» дигән күнегүләрне кермиләр. Мәсәлән: остаханә, чүкеч, балта, пычкы, кадак кага [37]. Кайбер сүзләр, безнең фикеребезчә, башлангыч сыйныф рус балалары өчен катлаулырак. Шулай: кызгылт-сары – оранжевый, куе зәңгәр – темно-синий, шәмәхә – фиолетовый [196]. Бу төсләр аларга рус теле дәресләрендә генә бирелә.
Дәреслекнең авторлары татар әдәбиятын һәм халык аваз иҗатын да онытмаганнар. Әйтик, бик уңышлы Муса Җәлил шигыйре кертелгән:
Таң ата бугай,
Әтәч кычкара:
– Кикри-күк,
Кикри-күк! [99].
Шулай ук уңышлы дип «Кәҗә белән сарык», «Кәкре каенны терәткән» [211, 213] кебек мәзәкләрне кертүне табып була. Һәм шул ук рәвештә авыр сүзләрне алыштырып татар балалар классигыннан өзек тә уңышлы: Абдулла Алиштан «Куян кызы». Мондый адаптацияләнгән текстлар, кызганычка каршы, рус балалары өчен күп түгел. Алар дәреслекләрдә дә сирәк күренә, аерым китаплар да юк дигәндәй.
Нәкъ шул ук принциплар нигезендә Юсупов Ф.Ю. һәм Гарипова В.З. тарафыннан язылган 4 нче сыйныфы өчен дәреслек язылган. Шунлый ук катлаулы булмаган текстлар, һәм шулай ук китап аерым темалар өйрәнү нигезендә башкарылган. Өстәмә уңышлы ягы дип дәреслекнең ахырында китерелгән татарча-русча сүзлекне әйтеп китеп була.
Бу ике дәреслекне уңышлы дип табарга була. Аларда башлангыч сыйныфта чит теле өйрәтү принциплары кулланган, ләкин кимчелек итеп кызыклы күнегүләр юклыгын, уеннар, башваткычлар, мәкальләр булмавын әйтәсе килә.
6 нчы сыйныфтагы рус балаларына язылган Хәйдәрова Р.З. һәм башкалар дәреслеге коммуникатив методка нигезләнгән. Моның турында китапның аңлатмасында ук язылган.
Дәреслектә ике төп принцип бар: беренчесе, бөтен материалны ситуатив диалоглар аша, тематик текстлар аша бирү; икенчесе – грамматик материалны лексик материалдан аерып рус һәм татар телендә таблицалар һәм схемалар ярдәмендә күрсәтү.
Татар лексикасын өйрәнү өлкәсендә китапта гадидән катлаулыга таба принцибы юк диярлек. Авторлар материалны кабатламыйча, бер темадан икенче темага сикерәләр. Һәр дәрестә яңа лексика кулланыла (бик еш кулланыла торган сүзләрдән тыш). Дәреслектә шактый тулы һәм уңышлы сүзлек бар.
Дәреслекнең тагын бер принцибы итеп рус теленә киң таянуны билгеләргә кирәктер. Бик күп тәрҗемә күнегүләре, рус сораулары буенча татарча текстлар төзү һәм башкалар. Мәсәлән: Какие вопросы ты задашь, если хочешь узнать:
1) Сколько километров от Казани до Заинска? [154] .
Тәрҗемә итү белән бергә иҗади күнегүләр дә шактый. Шулай: Дөрес тәрҗемәне тап.
Мондый күнегүләр татар лексикасын үзләштерергә булыша, һәм балаларда кызыклык уята.
Лексик минимум белән эшләү таләбе дәреслектә сакланган. Сирәк куллана торган сүзләр, архаик, тарихи сүзләр юк диярлек. Авторлар шулай ук кайтарылган гарәп-фарсы алынмалары белән дә мавыкмыйлыр. Өстәмә һәрбер текст астында кечкенә сүзлекчә бирелгән, ләкин алар «бер сүз – бер тәрҗемә» принцибы белән башкарылган. Ә 6 нчы сыйныфта сүзнең күпмәгънәлелеген дә үзләштерә башларга вакыт.
Кызганычка каршы, бик күп кенә дәреслекләр рус теленә таянырга ашыкмыйлар, һәм дәреслекләр татар текстлары җыентыкларына охшый башлыйлар.
Сафиуллина Ф.С. 7 нче сыйныфы өчен язылган дәреслек нәкъ шул кимчелеге белән билгеләнеп тора. Дәреслектә кызыклы материаллар да, мәкальләр дә, лексиканы кабатлау да югары дәрәҗәдә бирелүенә карамастан, анда рус теленнән тәрҗемәләр, тәрҗемә белән иҗади күнегүләр бик аз.
Безнең фикеребезчә, автор бу китабын күбрәк татар аудиториясенә яза. Чөнки рус балалары өчен бик мөһим психологик як каралмаган. Катлаулы күнегүләр, катлаулы адаптацияләнмәгән текстлар рус баласын татар телен өйрәнүдән биздерүе дә бар.
Уңышлы яклары итеп, дәреслекнең тематикасын билгеләп китәргә кирәк: «Язу тарихыннан», «Китап ул – халык хәтере» (Әбрар Кәримуллиннан) кебек текстлар һәм темалар лексика өйрәнү генә түгел, тәрбия функциясен дә үтиләр. Ләкин бу темаларда лексик минимум бирү принцибы сакланмаган.
Дәреслектә төп принцип булып коммуникатив методы тора. Башкача, укучыларны сөйләшергә өйрәтү. Шуңа күрә, лексикага караган күнегүләрдә без «Шул турыда сөйләгез!» дигәнен генә таптык. Калган бөтен күнегүләр сүзъясалышына, грамматикага, синтаксиска багышланганнар. Өстәмә тагын лексикага караган бер генә күнегү бар: -лык, -лек, -чы, -че, -даш, -дәш, -таш, -тәш кушымчалары белән яңа сүзләр ясагыз. Бү бирем татар теленең сүзъясалыш парадигмасын үзләштерергә ярдәм итә.
Сафиуллина Ф.С., Мөхиярова Р.Х. тарафыннан төзелгән 8 нче сыйныфы өчен һәм Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. тарафыннан 10 нчы сыйныф өчен төзелгән дәреслекләр тагын да катлаулырак. Әйтик, 10 нчы сыйныф дәреслегендә текстлар күбесенчә вакытлы матбугаттан алынган һәм җәмгыятьнең сәяси-иҗтимагый тормышына багышланган.
Хәтта кызыклы темалар бар: «Татар халык язу тарихы», «Асылташлар дөньясында», ләкин аларның кайберләре фәнни текстларга якын, башкалары саф татар аудиториясенең көчле укучыларына да гына язылган.
Мәсәлән, 10 нчы сыйныфның беренче текстларында ук түбәндәге сәяси-иҗтимагый лексика кулланыла: хөкумәтара, вәкиллек, мөнәсәбәт [6], кабилә, таш пулат [7], вәкаләт, мәнфәгать [13]. Яисә тектсның исеме генә күп турында сөйли: Вәкаләте вәкиллек – илчелек дигән сүз [14].
Шуңа карамастан, бу дәреслекләрнең төп принцибы булып сөйләүгә өйрәтү кала. Әйтик, Туган җирегез турында әңгәмә корыгыз (сораулар бирелә).
8 нче сыйныфы өчен язылган дәреслектә темалары уңышлырак: Белем һәм фән; Кеше характеры; Гаилә этикасы; Җитештерү, биржа, банк кебек темалар кирәктер. Ләкин текстлар катлаулыгы аларны татар аудиториясе өчен язылганы күренә.
Бу дәреслекнең ахырында 150 (!) сүздән торган лексик минимум дип аталган сүзлекчек бирелгән. Бу сүзлектә сәяси-иҗтимагый лексиканың (безнең аңлавыбызча) лексик минимумы бирелгән. Сүзлек «без сүз – бер тәрҗемә» принципы буенча төзелгән. Бу шулай ук олы яшьтәге мәктәп балалары өчен дөрес түгелдер. Ә кайбер сүзләр үзенчәлекле булып тора. Мәсәлән: үтемле – ходовой; ходкий; раслау кәгазе – удостоверение (?), камиллек – совершенство һ.б.
Бу өч каралган дәреслекләргә килгәндә, аларның катлаулыгына игътибар итәсе килә. Бүгенге көндә югары уку йортлары өчен язылган күп кенә әсбаплар, кулланмалар барлыкка килде, хәтта алар да коммуникатив методына нигезләнгәннәр. Ләкин анда мондый катлаулылык юк.
 


 
2. Яңа лексиканы үзләштергәндә төп принциплар
 
Билгеле булганча, балалар психологиясе үзенең кызыксынучанлыгы белән аерылып тора. Алар төрле уеннарны (мәсәлән, бүгенге көндә компьютер уеннарын) олыларга карата тизрәк үзләштерә. Бала, беренчедән, һәрвакыт яңаны үзләштерергә омтыла. Бу яктан, нинди генә уен булмасын, аның информатик яңалыгы булмаса, бала баш тарта башлый.
Моннан без беренче принципны да билгеләп чыга алабыз:
1. Укучы бала татар лексикасын мәгълүматый яктан яңа итеп күрергә тиешле. Кызганычка каршы, бүгенге дәреслекләрдә без еш кына нинди дә булса коры һәм информацион яктан сай текстларны күзәтә алабыз. Еш кына алар нинди дә булса бәйрәмгә багышланган (мәсәлән, Белем бәйрәменә). Бала рус телендә дә, инглиз телендә дә шундый ук коры, кызыксыз текстларны укый. Һәм татар теле дәресендә дә ул бернинди үзенчәлекле яңалык ишетми.
Тел аша бала нинди дә булса кызыклы мәгълүмат алырга ирешә. Тел шул вакытта гына үзенең тулы гомере белән яши ала. Бала шуны сизеп тора һәм “кирәкмәгән” белән үз башын тутырмый. Ә яңа сүзләр өйрәнгәндә бу аеруча әһәмиятле.
Әмма шул ук вакытта урта сыйныф укучысы кайбер кызыклы булып тоелган мәгълүматны кабул итми. Мәсәлән, бер бик үзенчәлекле һәм урыны белән аеруча кызыклы дәреслектә мондый мәкалә табып була:
Дөньяда иң күп телләр – Яңа Гвинеяда. Монда 500 телдә сөйләшәләр.
Иң катлаулы тел – Дагестанда, табасаран теле. Анда 48 килеш.
“А” авазы бөтен телләрдә дә бар. Иң күп сузык аваз – 55 – Вьетнамда седанг телендә. Ә менә абхаз телендә 2 генә сузык аваз.
Иң күп тартык – 85 аваз – Кавказда убых телендә; иң аз тартык – 6 аваз – ротокас телендә.
Иң күп аваз хәрефләре кхмер алфавитында – 72 хәреф.
Бүген дөньяда 65 алфавит билгеле[6].
Дәреслек башка чит телләр укыту методикасына якын тора, һәм үзенең яхшы яклары белән дә билгеләнә. Әмма мондый мәкалә 5 нче сыйныф укучылары өчен кызыклы булыр, дип уйламыйм. Рус балалары өчен язылган дәреслектә мондый катлаулы һәм олыларга багышланган мәгълүмат укучыларны куркыта гына. Аларның хәтта югалып калулары ихтимал.
Шулай итеп, баланың мәгълүмат кырын киңәйтү өчен яңа өйрәнә телне куллану – аеруча әһәмиятле күренеш.
2. Икенче принцип – күнегүләр, текстлар эмоциональ һәм экспрессив яктан тулы булулары.
Бу принцип эмоциональ-ассоциатив методикасы нигезендә ята. Кызганычка каршы, ул дәреслекләрдә бик сирәк кулланыла. Бирелгән күнегү, текст, тема аларны эмоциональ яктан дулкынландыра, аларны уйландыра башларга тиешле.
Балаларда кызыксыну уятыр өчен бу ысул белән күп кенә бала язучылары куллана. Мисалны Ләбиб Леронның “кечтеки әкиятләр”ен китереп була:
Ни өчен кәҗә сагыз чәйнәми? Чөнки аның акчасы юк. Әгәр акчасы булса, юлында очраган һәр киоскка тукталып, һәр кибеткә кереп, ул теләсә нинди сагызны, әйтик, “Стиморол”, шикәрле-шикәрсез “Дирол”, “Бом-бимбом” ише букый-сукыйны сатып алып, шуларны өзлексез чәйни-чәйни ашау-эчүдән бөтенләй язар иде. Ул чагында Гайшә кәҗәнең шифалы сөтен дә эчә алмас иде, кәҗә мамыгыннан җылы шәл дә бәйли алмас иде. Менә бит хикмәт нидә![7]
Шулай итеп, без монда язучының баланы ниндидер гадәти булмаган ситуациягә этәрә, ә, икенчедән, ул эмоциональ ассоциацияләр тудырып килә.
3. Өченче принцип итеп татар телен өйрәнүдә укучының мантыйгына (логикасына) мөрәҗәгать итүне билгеләп китәргә була. Без монда чын рәвештә баланың фикер үсешенә йогынты ясый алабыз. Бу очракта тест рәвешендә бирелә торган биремнәрне кулланырга мөмкин. Мәсәлән:
Найдите правильный перевод:
Теплый                 1) яхшы
                              2) начар
                              3) матур
                              4) җылы
                              5) салкын
Мондый күнегүләр балада кызыксыну уята. Монда ул психологик яктан хата җибәрергә курыкмый башлый.
Әлбәттә, китерелгән принципны үтәгәндә, аеруча зур рольне башваткычлар уйнап килә. Алар 3 нче бүлектә китерелгән. Аларның кайберләре балалар өчен авыр кебек тоела, әмма укучылар мондый мәсьәләләрдән курыкмыйлар. Чөнки аларга әллә каян килеп чыккан проблемалар кызыклы.
 4. Дүртенче принцип – текстларның сыйфаты үзенчәлекле,  ситаутив һәм экспрессив булырга тиешле. Тел – ул текстлар җыентыгы. Укучыны текст белән эшләргә, аны кызыксындырып укырга өйрәтү – урта мәктәпнең төп бурычларның берсе. Алар мәгънәле тексты тулысынча үзләштерә белергә тиешләр. Кайвакыт аерым яңа сүзләрне аңламыйча да, алар текстның эчтәлегенә керешергә омтылалар. Монда без, әлбәттә, шул ук бала психологиясенә таянып, күбесенчә дәресләрдә бирелә торган текстларының корылыгын билгеләп китә алабыз.
Кызганычка каршы, текстлар һәм темалар бер китаптан икенче китапка күчеп йөриләр. Балага һәрдаими табигать матурлыгы, татар теленең кирәклеге, аның байлыгы (ул бит әлегә аны белми!), Ватанга, туган якка хөрмәт тәрбияләве белән мавыгып бертөсле текстлар бирелә. Укучы моны сизеп тора, һәм шундый текстларны кызыксынмыйча, салкын кабул итә. Еш кына бу гадәти нормага кереп
Шуңа күрә, минем фикеремчә, монда шул ук тәрбияви нечкәлекләр яшерелеп һәм мәзәкле, кызыклы текстлары аша үтәлергә тиештер.
Әлбәттә, яңа сүзләрне үзләштерүдә әйтеп киткән дүрт принцип кына түгел, әмма нәкъ болары бүгенге көндә дәреслекләрдә һәм күп кенә мөгаллимнәр тарафыннан үтәлми килә.


 
3. Күрсәтелгән принципларга нигезләнгән гамәли күнегүләр
 
Беренче принципка караган күнегүләргә килгәндә, аларга карата түбәндәге текстларны китереп була. Бу текстлар нинди дә булса катлаулыгы белән аерылып тормыйлар, әмма алар балада кызыксыну уятып торалар. Бу текстларның төрле өлкәләргә каравы мөмкин. Мәсәлән, спорт, җәнлекләр дөньясы үзенчәлекләренә:
Кеше ничә ел яши? Кеше уртача 70-80 ел яши. Кеше кайчан бабай дип санала? Аның оныклары туганнан соң. Җиде яшьтә кеше мәктәпкә бара. Алтмыш яшьтә ул пенсиягә чыга.
Хайваннар ничә ел яши? Тиен 9-12 ел яши. Куян 7-8 ел яши. Бүре 15 ел яши. Төлке 10-12 ел яши. Арыслан 25-30 ел яши. Юлбарыс 40-45 ел яши. Аю 40-50 ел яши. Ат, уртача алганда, 40 ел чамасы. Сыер 20-25 ел яши. Дөя 40 яшькә кадәр яши. Болан 30 ел яши. Дуңгыз да 30 ел чамасы яши. Ә фил 150-200 ел чамасы яши.
Ә шулай ук гади, һәм балаларга якын булган мәгълүматларга. Түбәндәге текстан бала үзенә файдалы мәгълүматлар да ала, шул ук вакытта монда җөмлә структурасының бер төре кабатланып тора:
Казан белән Мәскәү арасында ничә километр? Сигез йөз километр. Казаннан Мәскәүгә трамвайлар барамы? Юк, Казаннан Мәскәүгә поездлар йөри. Бу ике башкала арасында самолетлар оча һәм автобуслар йөри. Ижау белән Казан арасы ничә километр? Казаннан Удмуртия башкаласына кадәр дүрт йөз километр чамасы. Автобус Чаллыдан Казанга кадәр өч сәгать ярым бара. Казан белән Чаллы арасы – ике йөз егерме километр.
Шул ук туган як темасын түбәндәге текст аша ачыклап китеп була.
Казанда күпме кеше яши? Казанда бер миллион ике йөз мең чамасы кеше яши. Казанда троллейбуслар да, трамвайлар да, автобуслар да бик күп. Хәзер монда метро да төзиләр. Ә Яр Чаллыда күпме халык бар? Чаллыда алты йөз мең чамасы кеше яши. Монда троллейбуслар юк, ләкин трамвайлар һәм автобуслар күп. Чаллыда әле метро төземиләр. Әлмәттә ике йөз меңнән артык кеше яши. Монда трамвайлар юк, ләкин троллейбуслар йөри. Алабугада алтмыш мең чамасы кеше бар. Бу шәһәрдә троллейбуслар да, трамвайлар да юк. Монда автобуслар гына бар.
Күргәнебезчә, монда туган як нинди дә булса табигать, соклану һәм патриотик хисләр аша ачылмый. Монда гади белешмә кебек текст бирелә.
 
Эмоциональ-ситуативлык принцибы үзеннән-үзе бер методика чарасы булып тора ала. Бу бик сыйфатлы ысул, әмма аның белән сак куллану мөһим. Чөнки монда без мавыгырга тиеш түгелбез. Мәсәлән, экспрессивлыкны кирәкле дәрәҗәгә җитәр өчен берничек ачулану җөмләләр, баланың психикасына ятмаган ситуацияләр куллана алмыйбыз.
Мәсәлән, монда еш кына татар халык авыз иҗатында мисаллар китереп була:
Безнең дә бар мәчебез,
Сезнең дә бар мәчегез.
Безнең мәче сезгә килсә,
Зинһар, ишек ачыгыз.
Бу мисалда татар теленә хас булган аһәңлек яңгырый, һәм ул балаларга мәгънәсе ягыннан аңлашылып тора.
Икенче мисал-күнегү – диалоглар китерү. Мәсәлән:
Исәнме, чит илдәге таныш булмаган минем кадерле дустым, киндерсюрприз! Сәлам, кәнишне! (Л. Лерон).
Монда балалар “таныш булмаган”, “кадерле” сүзләрен эмоциональ рәвештә эләктереп алалар.
Тагын бер ысул – күрсәтмәлектән куллану:
 
Ø   Õ Ú   Ü   Þ à
яңгыр    кояш      кар     яшенле яңгыр     җил     ай
 
á

Ü җылы
Ü җиләс
Ü салкын (суык)
 
 
 
 

Төньяк

 


 
Көнбатыш
 

l

 
Көнчыгыш


 

Көньяк

 
 
Күргәнебезчә, мондый күнегүләрдә ситуативлык нәкъ күрсәтмәлек ярдәмендә биреп була. Монда укытучылар тарафыннан төрле рәсемнәр (мәсәлән, мәзәкле ситуацияләр, комикслар һ.б.) кулланыла ала.
 
Алданрак билгеләнгән өченче принцип татар телен өйрәнүдә укучының мантыйгына (логикасына) мөрәҗәгать итүне билгеләп китәргә була. Без монда чын рәвештә баланың үсешенә йогынты ясый алабыз. Мондый биремнәр чын мәгънәдә укучыда кызыксыну гына түгел, ә уен рәвешендә бирелә торган күнегүләр булып торуы әһәмиятле. Монда безнең тарафтан түбәндәге мисаллар китерелә ала:
 
Берсе артык:
Үрнәк: өстәл         урындык            җөмлә
             кызыл        бара                   яшел
1)

хәреф

сүз

баш


2)

җөмлә

яза

керә


3)

сорау

кара

җавап


4)

шәһәр

авыл

килеш


5)

башлана

бетә

сары


6)

унбиш

исем

утыз


7)

кул

эшче

аяк


8)

кызыл

ак

алма


9)

күнегү

яза

укый


10)

дөрес

дәрес

китап


11)

гаилә

мин

аның


12)

барабыз

Эшлим

укырга


13)

дәфтәр

зәңгәр

китап


14)

сыйныф

кычкыра

такта


15)

абый

әйбәт

онык


16)

сәгать

Вакыт

ничә


17)

кичә

начар

иртәгә


18)

көн

ничек

күпме


19)

иртә

эшли

кич


20)

атна

кич

ай
 
Аерым ситуациядә мәгълүмат принцибы белән бергәләштереп укучының логикасына, аның яңа сүзләр белүенә таянып эшләгән күнегүләргә тукталып китеп була.
 
Җөмләләр төзегез:
а)
Йөзү өчен
Чаңгыда йөрү өчен
Тимераякта шуу өчен
Футбол уйнау өчен
Шахмат уйнау өчен
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү мәсьәләләре - 2
  • Части
  • Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү мәсьәләләре - 1
    Общее количество слов 4021
    Общее количество уникальных слов составляет 1703
    31.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    43.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    51.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Рус балаларына татар телен укытканда яңа лексика үзләштерү мәсьәләләре - 2
    Общее количество слов 3356
    Общее количество уникальных слов составляет 1473
    33.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов