Latin

Ресторанда

Общее количество слов 689
Общее количество уникальных слов составляет 458
42.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
58.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска) – Исәнмесез, хәерле көн! Якынлашып килгән бәйрәм белән... – Исәнмесез! Мәрфуга, кара әле нинди культурный ресторанга алып килдем мин сине, официантына кадәр игътибарлы. – Егерме елга бер алып килдең инде... – Зато бер килдек – берәгәйле булсын, рәхәтләнеп ашап-эчеп, күңелле итеп утырыйк әле. – Сезгә нәрсә тәкъдим итәргә, – официант кыюсыз гына аларның сүзләрен бүлеп үзенең барлыгын белдерде. – Чәй алып килимме, әллә кофемы? – Чәй... – Каранымы, әллә яшелнеме? – Караны! – Сөт беләнме, әллә сөтсезме? – Сөт белән. – Шикәр салыйммы? – Әйе, түлке шикәр түгел, ә өч бал калагы шикәр комы салыгыз... – Болгатыйммы? – Үзебез болгатырбыз... Ә сез чәйне нинди суда пешерәсез? – Аңламадым... – Чишмә суындамы, әллә краннан гына агызып алган судамы? – Безнең директор бу мәсьәләгә бик җитди карый, суның сыйфатын шәхсән үзе даими тикшереп тора. Гомумән, югары категорияле ресторанда утырасыз сез, нинди сүз ул, әлбәттә чишмә суында... – Ә сез нинди чәйләр тәкъдим итәсез? – Һиндстан, Шри-Ланка, Япония, Грузия, Кытай, Краснодар крае һәм башка чәйләр... – Такта чәйме, әллә бөртеклеме? – Җаныгыз ниндине тели... – Артык эссене китерәсезме, әллә бераз суынганнымы? – Әлбәттә, бераз суынганны. Эссе чәйне эчеп була мени аны. – Ә без эссе чәй яратабыз шул. Кофе эчәрбездер алайса, әйе бит, Мәрфуга?.. – Ниндине алып килим?.. – Колумбия, Мексика кофесы, юк... Руанда, Кения, юк, юк, туктагыз әле...Сальвадор, Эфиопия, Яваныкын, юк... әйдәгез Перуның “Норт” сортлы, эре итеп тарттырылган кофесын алып килегез. Сөт өсте, юк... артык майлы булмаган сөт, ике бал калагы шикәр комы, юк... ике шакмак шикәр, түлке чөгендернеке булмасын яме, ә шикәр камышыннан эшләнгәнен салыгыз. Болгатмагыз, минем чынаякка бер-ике бал калагы биш йолдызлы әрмән коньягы салыгыз. Юк, салмагыз, сөтле кофега аны салмыйлар... Бер зур бәллүр рюмкага икейөз грамм салып китерерсез. Тә-ә-әк, кара һәм кызыл уылдык белән бутерброд, казылык, пекинча кыздырылган үрдәк, шоколадлы туңдырма, чебеш итеннән паприкаш, десертка-а...испанча “Патшабикә” пудингы, французча булка-бриош... Каталонча тутырылган кәбестә, Андалуссча апельсин салаты, ике “Мэри” коктейле алып килегез. Ә коктейльгә сез нинди аракы саласыз? – “Смирнов” инде... иң сыйфатлысын салабыз. Илле грамм аракыга йөз грамм томат суты, кара борыч, тоз, ике тамчы “Табаско”, өч тамчы “Вустершир” соусы салабыз, петрушка белән бизибез... – Алып килегез. Официант заказны үтәү өчен кухняга юнәлде. – Ә син бу кадәре ят чит ил ашамлыкларын, эчемлекләрен кайдан беләсең? Әллә минәйтәм сөяркәң булып, рестораннарга еш йөрисеңме, ә?.. – Ышту син Мәрфуга, ни эшләп синнән башка йөрим ди! Ресторанга барабыз дигәч бер атна синең аш-су китапларыңны ятладым... – Шулай дип котыл! – Гафу итегез, – Яннарына янә теге официант килеп басты. – Коктейльдән башкаларын өч минуттан алып киләм. – Нәр-р-с-сә-ә-ә?! Ә коктейль?.. – Тагын бер мәртәбә гафу үтенәм, петрушка беткән иде, аның урынына укроп белән бизәсәк ярамасмы? – Мәрфүгә, әйттемме мин сиңа, ул рестораннарда бер юнле-рәтле нәрсә дә юк, дип, әйттем. Күрдеңме үз күзләрең белән, ышандыңмы инде хәзер! Әйттем бит вакыт уздырып, акча туздырып йөрмик дип. Башка бер нәрсәгез дә кирәкми – йөз, юк... икейөз грамм әрмән коньягы һәм тозлы кыяр алып килегез! – Ә сезгә, ханым нәрсә алып килергә? – Миңа су... саф, чиста чишмә суы алып килегез. Бераздан мөлдерәмә коньяк салынган бәллүр фужер, тозлы кыярлы тәлинкә тотып официант килде, нигъмәтләрен өстәлгә куйды. Вәли бер хатынына, бер бәллүр фужерга, бер официантка карап алды да, коньякны күтәреп эчте, тозлы кыярны бераз иснәп торды да кетердәтеп ашый башлады. Официант һушы китеп, башын чайкап аңа карап торды. Ул тиз генә йөгереп бер шешә коньяк, зур тәлинкәгә тутырып тозлы кыяр алып килде. Вәлинең фужерын тутырып эчемлек салды, кыярларын алдына куйды. – Әфәндем, тагын берне күтәреп, кыяр ашап куегыз әле, түләргә кирәкми, минем исәптән булыр... Сыйлаганда су эч диләр, ә монда затлы коньяк, җитмәсә бушка ди. Вәли җиф-ф-фәреп, кыяр капты. Шул вакыт бу мәрәкәне карарга залда утыручылар, башка официантлар да алар янына килеп басты. Барысы да тагын кыстый башладылар. Вәли дә, Мәрфуга да ресторанга беренче килгән кешене шулай бушка кыстап эчерү гадәте бардыр дип уйладылар. Шулай итеп ул янә ике фужерның төбенә төште. Бераз кандала тәме килсә дә, коньяк затлы, шәп иде – ирнең бөтен тәненә җылылык йөгерде. – Карт, болар сине исертергә чамалый ахыры, – диде аптырауга төшкән Мәрфуга. – Чынлап та әйтегез әле зинһар өчен, нәрсә дип мине бушка затлы, биш йолдызлы коньяк белән сыйлыйсыз? – Вәли сораулы карашын официантка төбәде. – Әфәнде, мин бу ресторанда егерме ел официант булып эшлим, шул вакыт эчендә сез коньякны тозлы кыяр белән эчүче беренче кеше... – Әйдә, Вәли булмаса өйгә кайтыйк. Кайтышлый кибеттән бер ярты алырмын, тозлы кыяр үзебезнеке бар, – Мәрфуга кайтырга җыена башлады. – Мәрфуга, кайтып ярып кына “чикмәнле” бәрәңге пешерик, пешкәч бәйрәм хөрмәтенә аны үзем әрчермен.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.