Latin

Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 1

Общее количество слов 4066
Общее количество уникальных слов составляет 2071
37.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәятләр)
ТАМАШАЛАП КИЛӘЛӘР
Хикәят
Әлеге дә баягы «Татарстанда әдәбият һәм сәнгать елы» бара икән. 1906 нчы ел. Шуның 26 нчы мае. Кайбыч районы үзәгендә зур бәйрәм уздыралар. Казаннан килеп төшкән олы-олы кунаклар әүвәле Кече Кайбыч авылы клубында рәсем күргәзмәсе карап, чәй эчеп, нотыклар тыңлаштыралар да Олы Кайбычка, күренекле опера җырчыбыз Галия Кайбицкаяның йөз еллык бәйрәм тамашасына дип сабантуй мәйданына юл алалар.
Ә монда Г.Камал театры артистлары концерты. Бииләр дә, җырлыйлар да, хәтта театр уеннары да уйнаштырып куялар, филармонияне дә, опера театрын да алыштырып, алар вазифасын үз җилкәләренә салалар. Галия Кайбицкая замандашларыннан дип атап Фәридә Кудашева һәм Роберт Миңнуллинны да чыгаралар. Берсе — җырлый, икенчесе — шигырь укый.
Төгәл өйлә турында башланып киткән тамаша-концерт сәгать өчләргәчә бара. Бар да сөйли, бар да җырлый. Хәтта миңа да бу тамашалар шушы кадәр күңелле булды ки, менә-менә сәхнәгә Галия Кайбицкая үзе чакырыла дип әйтерләр кебек тоелып калды.

БЕЗГӘ БАР ДА «НИПОЧЕМ»!
Хикәят
Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Бердәм дәүләт имтиханнарын алу эшен күзәтү максаты белән Кукмара районына килә. Хөрмәт белән каршы алалар. Кунакханәгә урнаштыралар. Озак та үтми, ишеген шакып, керергә рөхсәт сорыйлар. Иңгә-буйга ике метрлы, бик тә булдыклы, батырлык өчендер мөгаен, шактый гына «арыслан сөте имгән» ил адәме түргә уза.
Исәнләшәләр. Танышалар. Вәкил кәгазьләр чыгара.
— Миңа,— ди, килеп кергән абзый кеше,— имтихан тестларының җаваплары кирәк иде!
Вәкил моның исемен, фамилиясен, эш урынын кәгазенә теркәп куя. Ул арада икенче берәү ишек кага. Вәкил аны да кертә. Шулай ук сорый, әйткәннәрен дәфтәренә язып куя.
Бу рәвешле уннан артык кеше җыела. Инде тест җавапларын тоттыра да китәбез дип торганнарында, вәкил, ишекне бикләп, телефоннан район мәгариф бүлеге мөдиренә шалтырата һәм:
— Бу кешеләрегезне үзегез алып кайтып китәсезме, әллә милиция чакыртыйммы?— ди.
Ун минуттан мөдир килеп тә җитә. «Арыслан сөте» тәэсиреннән айный төшкән теге унлап батыр йөрәкне вәкил шунда район мәгариф бүлеге мөдире артыннан, бичара үрдәк бәбкәләредәй тезеп ияртеп, килгән юлларыннан кайтарып җибәрә.
Тегеләр атлый-атлый болай дип әйтәләр икән:
— Кара ничек баюы җиткән, ришвәттән дә баш чөя бит! Әллә сыер бирү генә азмы, дөя сорыймы?

АСЫЛЫҢ АЛМАЗ БУЛМАСА
Хикәят
Кешенең матурлыгы нәрсәдән гыйбарәт? Әлбәттә йөзе, буй-сыны, чәчләре белән бәйле. Котсыз кешене: «Кара, нинди чибәр!»— дип бары тик мыскыллаудан гына әйтәләр. Фәлсәфә ияләре, хикмәтле сүз буларак:
— Кешенең матурлыгы аның эчке дөньясы яктылыгына бәйле!— диләр, моның дәлиленә татлы телләрен сарыф итәләр.
Болай да билгеле бит инде: ахмак кеше һичничек матур тоела алмый. Чибәрлек ул эчеңә-тышыңа, дигәндәй, һәммә сыйфатларыңа бәйле.
Бервакыт шушы турыда сүз чыккан иде, мин:
— Кешедә табигый матурлыкны күзгә күренер мәртәбәгә җиткерү өчен гыйлем диңгезенә чумып, шунда сафланып чыгу зарур, бөтенләй дә нурланып китәсең,— дидем,— ягъни мәсәлән, алмазның бриллиантка әверелүе кебегрәк.
Янымдагылар үзләре дә төрле мисаллар китерә башладылар. Әмма:
— Әмма бриллиантка әверелү өчен асылың алмаз булу зарур!— дидем.
05.05.06.

ТОРМЫШТА ҮЗЕҢНЕ ТАБУ
Хикәят
Хәйран итә идем, туктадым. Нәрсәгә исем китәргә тиеш әле? Дөньяда һәркемнең үз урыны, диләрме? Ә кем әле үзенә аталган ул урын белән генә риза булсын? Юк шул, башканыкы кызыктыра! Ә ничек кешене үз урынын белергә өйрәтергә? Бәлки кешелек кайчан да булса бу мәсьәләне алга куеп эш итә башлар?
Замана — көлке. Мин — аның берәмлеге генә. Көлгән-елаган белән эш бетми. Һәр нәрсәнең сәбәбе булган кебек, аның нәтиҗәсе дә бар. Хаксызлыкның нәтиҗәсе — тәмуг. Хөкемсез гамәл була алмый. Нинди генә кеше түгелсең, гамәлеңә хөкем бар. Адәм баласы үз хөкеме белән гамәлен башлый, башкаларның хөкеме белән тәмамлый.
Һәм менә мин беркөнне бу фәлсәфәләрнең һәммәсе дә чүп икәнлеген күрдем. Хәйран иттем. Әйттем:
— Бу дөньяның асылы «какма кеше капкасын, үз капкаңны кагарлар»дан гыйбарәт икән шул!
Инде ничә ел «кеше капкасы»на бармак та чирткәнем юк. Әмма тынычлыкта да калдырганнары булмады. Әйттем:
— Бу дөньяның асылы таш икән,— дидем.
— Нидән болай әйтәсез?— диделәр.
— Гыйбарәләрдән чыгып,— дидем,— «фәлсәфә ташы», «акыл ташы», нигез ташы» кебек сүзләр белән сөйләшмибезмени?
Әмма ышанмадылар:
— Сез шаяртасыз!— диделәр.
Кыен булып китте. Әйтергә мәҗбүр булдым:
— Әйе, сез хаклы,— дидем.— Таш бәгырьле кешеләр дөньяда яши белә икән!
— Алар бит тормышның, яшәешнең нигезе түгел. Бәлки сез таш кебек ныклы намуслы кешеләр булу аркасында гына бу дөньяны бар дип әйтергә теләгәнсездер?— диделәр.
Мин шунда гына үземнең ахмак булуымны аңладым.
— Бу дөньяның асылы намус икән,— дидем.
Шулай яшәүне гадәтем иттем. Миңа карата кешеләрнең мөнәсәбәте үзгәрде. Яшәештә үз урынымны тапкан кебек булдым. Инде белдем: кешенең дөньяда чын урыны намусына бәйле икән. Әйттем:
— Намус һәрнәрсәнең нигезе! Аннан башка яшәү мөмкин түгел!
Июнь, 2006.

ЮАШ ИКӘНЕМНЕ БЕЛӘЛӘР
Хикәят
Кер күтәрмәгән күңел белән дөньяда яшәве авыр шул ул. Юктан гына да йә кабынып китәсең, яисә томан эчендә каласың, гүяки олы таулар үзләренең ташлары-кыялары белән өстеңә ишелгән кебек булалар. Ничек үзеңне ныклы, каты адәм хәленә китерергә соң?
Телефоннан шалтыраттылар. Өйдә идем. Сүзне коры гына тотып сөйләштем. Шалтыраткан әфәнде галим-голамә кешеләрдән иде. Аннан яхшылык күрмәсәм дә, элекләрне үзләренә ярдәмнәрем тия торган иде.
Бер гозерләре бар икән. Кызы бик чибәр, ди. Медальгә барган, әмма бердәм дәүләт имтиханнарында химиядән «өчле» билгесе алып куйган. Шуны студент итү эшенә керешкәннәр. Минем кирәгем чыккан.
Киңәшләремне төгәл, ачык аңлаешлы итеп әйтеп бирдем. Алар тагын да бер-ике галим белән фикерләшергә итеп, шуларның телефон номерларын сорадылар. Миндә телефон номерлары юк икәнлеген әйттем. Шунда алар, тәмам хәйранга калдырып:
— Әллә нәрсә булган әле сезнең белән. Телефоннары белән дә ярдәм итмәдегез!— диделәр.
Сөйләшү өзелде. Телефонның өзек-өзек тавышы тәэсирендә уйлап куйдым:
— Күңел, ватылмасаң ярый да! Әмма бигрәк юка пыяла кебек шул син!

СӨЛӘЙМАН ЙӨЗЕГЕНӘ ЯЗЫЛЫРЛЫК СҮЗЛӘР КЕБЕК
Хикәят
Татар: «Бар да үтә» дип язылган Сөләйман йөзегенә»,— дип җырлый. Хәере белән үтсен. Аннан да яхшысы юк. Әмма кайвакытта кайгысы-хәсрәте яисә юләрлек белән сөенеч-шуклык үтеп китә алмыйча тилмертәләр. Бу инде яшәү түгел. Яшәү ул — үткәнең яхшы хатирә булып кайтуында, киләчәкнең өметле булуында, бүгенгенең чамалы гамәлендә!
— Менә шул чама хисен узу яки чамага чаманы җиткерә алмау харап итә дә инде безне!
— Исәбеңдә канәгать!— дидем мин дә, әткәйнең үгет-нәсыйхәтләренә каршы.
Аның кинәттән авырый башлаган еллары иде. Күзендәге кайгылы яшь бөртекләрен кулъяулыгына сөртеп алды. Аксылланган чәчләренә кадәр тирләп чыккан иделәр. Мин өйгән печән артыннан җыештыргалап йөрүче сәнәгенә таянган хәлендә авыр сулыш алды.
— Исәп — үзенә, канәгать — үзенә!— диде ул. Мин дә риза булып, башка сүз әйтмәдем.
Менә хәзер ялгызым Идел ярында басып торам. Гомер үткән дә киткән, исәп үз җаена калган, ә канәгатькә ирешелмәгән.

ХУҖАЛАР ҺӘМ БЕЗ
Хикәят
— Хуҗалар ахмак булсалар да, аларга буйсыныргамы?— дип сорадылар миннән дусларым, бер әңгәмә вакытында мәзәкләр сөйләшеп көлешкәндә.
— Һичшиксез!— дигән җавабымны ишеткәч, тәмам аптырашта калдылар.
— Югыйсә алар сезгә зыян эшләп куюлары бар,— дидем, боларны тынычландырып.— Ахмаклык һәм хайванлык — бер-тума агай-эне кебек бит алар, һаман да бергә, кулга-кул тотышып йөриләр. Хуҗаларның зыян итүләрен бер дә көтеп торасы түгел. Алар аны һәрдаим башкаруларында, тик без генә, коллары, төзәтеп өлгерәбез.
— Нишләп мин кол булыйм!— диде арадан берсе.
— Әйе, сезнең кол түгел икәнегез белән мең кат килешәм,— дидем мин аңа.— Үзенең кол булуын белмәүче кол — кол дәрәҗәсенә күтәрелә алудан да мәхрүм!
Бу сүзләремнән һәммәсе бердәм көлештеләр, әмма еларга кирәк иде.
30.09.06.

ЖУРНАЛ ӨЧЕН ХИКӘЯ
Хикәят
Сатира журналына хикәя китердем.
— Озын,— диделәр.— Кыскасы юкмы? Ун җөмләдән дә артмасын!
Кыскартып китердем. Аларча булсын, дидем. Хәтта сигез генә җөмләгә калдырдым.
Сөенделәр. Әмма:
— Бер җөмләгә генә калдырып булмыймы?— диделәр.
— Була торгандыр,— дидем.
— Без кыска язмаларны яратабыз,— диделәр.
Аларча эшләдем. Бер җөмләгә генә калдырдым. Монысын да артыкка санамаслармы дип куркып кына китердем.
— Менә бит, булдыргансыз,— диделәр.
Нинди шайтаным котырткандыр, белмим:
— Әле бер сүзгә генә дә калдыра алам,— дидем.
— Юк инде,— диделәр.— Сез нәрсә, без сүзлек чыгармыйбыз бит, сатира журналы нашир итәбез.
06.06.08.


ХӘЕР ҺӘМ ХӘЕРЧЕ
Хикәят
Дөньяда мин бөек гаделсезлекнең шаһиты булдым: затлы туннарга төренеп утырган теләнчегә фәкыйрь өс-башлы әбиләр (һәм шундый ук яшьләр дә) хәер бирделәр. Чегән аларга татарча:
— Хәерле юл!— дип телә калды.
Мин дә бирдем.
Салган хәерем арасында вак акчалар да бар иде.
Китеп барганымда чегән хатынының вак акчаларны чүп урынына читкә ташлаганы тавышын ишеттем. Алар шалтырап һәм челтерәп бозлы салкын ташка тәгәрәделәр.
Үзем бара торам, үзем уйга бирелдем:
— Аллаһы тәгалә, Син һичнигә мохтаҗ түгелсең! Безнең «Аллаһы тәгалә кабул итсен» дип чын күңелдән инанып хәер бирүебез Сине кимсетмиме?
15.03.08.

ХӘЙЛӘЛЕ АДӘМ
Хикәят
Тун тектерергә тиресе яхшы дип, бер адәм төлке юлына капкын салган. Әмма эләктерә алмаган. Эшен тәкъдиргә сылтаган:
— Ходай миңа каеры туннан гына йөрергә кушкан икән, төлке тун насыйп итмәгән!— дигән.
2009.

КАНАТЛЫ ЗАТЛАР
Хикәят
Берәү мунча себеркеләреннән канатлар ясап, аркасына тагып, шуларны җилпи-җилпи очып бара икән, аның юлына үз канатларында очып килүче алаша туры килгән. Әмма ыржый-ыржый көлә икән бахбай.
— И хәсис,— дигән теге адәм,— Ходай биргән канат белән аны кем дә оча, ә син үзең ясап очып кара!

КӘҖӘНЕҢ ХӘЙРАНЛЫГЫ
Хикәят
Кәбестә кортына хәйран иткән бер кәҗә:
— Минем ашка төшмәсәң, эшең беткән идеме?— дигән.

БАЙЛЫК СӘБӘБЕ
Хикәят
— Байларның юмартлыгында берәр төрле хәйлә бармы? — дип сораганнар Казый Яхъядан.
Ул җиңел генә җавап биргән:
— Әгәр дә пешекче кулындагы чүмеч кебек булса, монда бернинди дә хәйлә юк!— дигән.
Тыңлап торучылар барысы да борчылып, аптырашта калганнар. Безнең Казый шаярта дип елмаючылар да табылган. Шунда Яхъя:
— Аллаһ ризык бирүче, өлеше белән безне өлешләүче,— дигән.— Ә юмарт кешеләр аның аш бүлүче чүмечләре генә. Ә бай кешеләр — ашны пешкәндә казан янында кайнашучы пешекченең үзе инде. Утыны да, ите-ярмасы да — Аллаһы тәгаләдән!
26.08.2009

ЧЫБЫРКЫ ҺӘМ МАМЫК
Хикәят
Йөзендә усаллык тулган хөкемдарга халык бер дә өмет белән күтәрелеп карамый башлаган. Монда зур мәртәбә күреп, хөкемдар мактанып, тәкәбберләнеп йөрүен арттырган. Ә беркөнне халыкның бәйрәм итүен ишетеп, сәбәбен куштаннарыннан сораган.
Әйткәннәр:
— Илебезгә бер хәким кунак булып килгән. Һәммә кеше аны күрү өчен шатлыкта җыелышканнар, нурлы йөзеннән күзләрен алалмый сөенешәләр,— дигәннәр.
Хөкемдар, бу хәбәрдән хәйран итеп, үзе дә мәйданга чыккан. Әмма бернинди гаҗәпләнерлек хәл дә күрмәгән, хәкимнең йөз нуры да аны җәлеп итмәгән. Сараена кайтып, тагын да әйткән:
— Илемдә дивана халык кына яши икән. Ул хәкимнең ни акылы, ни ямьле җире юк. Теләсә нәрсә сөйләп утыра. Ә халык авызын ачып тыңлый, сөенә. Юләрләр, и ишәкләр!
Сүзен хәкимгә ирештергәннәр. Ул кеше Казый Яхъя булган. Болай дип җавап биргән:
— Аллаһының каһәре чыбыркыга төшкәнгә күрә, ул уеп алып суга! Әгәр дә мамыкка төшсә, түшәк булса да — катылана,— дигән.

ӘХЛАКЫЙ ХӨКЕМ
Хикәят
Акыллылар гына дөрес хөкем чыгара ала, ахмаклык исә хатаны тирәнәйтүгә сәләтле. Монымы кешеләр белмиләр?
Бер адәм һәммә бәндәгә бәла-каза гына теләп яши икән. Аның шунлыктан дуслары да булмаган, дошманнары да. Чөнки һәммә кем бар, аңардан куркып торалар, ди.
Бервакыт бу адәмнең акылдан язганлыгы хакында әйткәннәр. Казый Яхъя исә:
— Монда бернинди дә яңалык юк, ул моңа кадәр дә акыллы түгел иде,— дип, шунда дөрес хөкемен белдергән.
03.09.2009.

ХОДАЙ САБАГЫ
Хикәят
Ике төрле кешенең дошманнары булмый, имеш. Яки бик акыллы затның, яисә ахмак адәмнең. Чөнки акыллы кешедән өстен чыгу мөмкин түгел, ә ахмак белән алышу үзе үк юләрлек.
Ике күрше яшәгәннәр. Берсе икенчесеннән дивана дип көлә икән. Бу хакта хөкемен чыгаруын сорагач, Казый Яхъя:
— Әлбәттә күршесеннән көлгән күршесе дивана!— дип җавап биргән.— Кешене диваналыкта гаепләп, аңардан көлгән адәмнәрдән дә юләррәк ахмаклар юк. Башында акылы бар кеше диванадан үзен өстен куя алмас, чөнки диваналык Аллаһының бәндәләргә биргән сабагы ул!

ӘТӘЧЛӘР ҺӘМ ТАВЫКЛАР
Хикәят
Үз юлым белән бара идем, урамда җим чүпләнеп йөрүче тавыклар очрадылар. Араларында олы кикрикле әтәч тә бар икән. Мине күргәч, тәмам онытылып йөгереп килде дә сикергәләнә башлады. Кулымда таягым да бар иде. Әмма ул аны күрмәде. Хәер, мин дә селтәнмәдем. Әмма калай әтәч берничә тапкыр сикергәләнде дә, тик торуымны үзенчә аңлап, куана-куана тавыклары янына китте. Алар янында «күрдегезме кем икәнлегемне» дигәндәй мактана башлады. Тегеләре дә «әтәчебез, солтаныбыз!» дигәндәй шатлыкларын белдерделәр.
Юлымны дәвам итә бирдем, үзем: «Менә ни өчен берәүләрне әтәч, икенче юләрләрне тавыклар аты белән атыйлар икән!»— дип уйлап алдым.
05.10.2009.

ТАРИХЧЫЛАР МӘҖЛЕСЕНДӘ
Хикәят
Галимнәр сөхбәтенә килеп кушылдым. Сүз тәртибендә журналларда бастырылып чыгарылган берничә документтан алган хәбәрләремне искә төшереп, шуларны фикерем эргәсенә кертеп искәрттем. Анда чыпчык тезеннән булган белемен диңгез дип уйлап йөрүче бер әфәнде дә бар иде. Аңа карата мөнәсәбәтем даими яхшылыклы калды, «кеше тырыша бит, ярдәмчел булырга кирәк» дигән уем нигезендә файдам да элекләрне аз тимәде. Әмма ахмак кешеләрнең барыбер дә акылда сайлыгы үзен күрсәтми калмый шул.
Теге әфәнде:
— Бу әкиятләрне кайсы куак төбендә ишеттең?— дигән сүзләре белән башлап, минем китергән хәбәрләрем белән бергә шәхесемне ут эченә алды.
Күңелем-йөзем хәйран иде. Куак төбеннән түгел, кайсы журналдан укыганымны әйттем. Әфәндебез тагын да кайнарланды. Куак төбеннән ишетү бәясе белән генә калмыйча, тел сөңгесенә ныклап эләктереп алып, мин-минлеген дәгъва кылуны дәвам иттерде. Шунда гына икенче бер тарихчы:
— Әйе, андый документлар бар. Исемә төште, мин дә укыдым аларны,— диде.
Инде телен «куак арты» һәм башка сүзләр белән чуарлаган әфәндебез, аңына тиз генә килә алмыйча: «Кайда ул, кайда ул, күрсәтегез?»— дигән сүзләренә ябышып, чыпчык тезеннән булган гыйлеменә башкаларны батыра алмавыннан хәйран итте.
Мин дә уйлап куйдым: «Тарихчы галимнәр арасында да фактларга таянып фикер йөртергә кирәклекне, бары шунда гына тарихи гаделлек мәйданга чыгачагын аңлаучылар бар икән бит! Тарих гыйлемендә фактлар һәм аларны раслаучы документлар — беренчел, ә шул факт һәм документларны аңлата белү — икенчел шул!»
Әмма бу нәтиҗәм «куак арты» белән телен чарлаучы әфәндегә карамый шул. Хәер, сөхбәт мәҗлесебез дә инде таралып китте.

ЭНҖЕ БӨРТЕГЕНЕҢ БӘЯСЕ
Хикәят
Кешеләргә үз кемлекләрен раслау өчен берни дә комачау итми. Әгәр син, энҗе бөртеге булып та, тиреслеккә төшкәнсең икән, моны без язмышка нисбәт итәбез. Аннан чыгар өчен син кемнеңдер күзенә нур булып керергә тиешсең. Әмма тирес эчендә пыяла кисәге дә ялтырап күренүчән шул!
Бер энҗе бөртеге тиреслектә бик тә озак яткан. Чөнки ул тирес өемен кузгатып та караучы булмаган. Әмма еллар уза торган, тирес, череп, яңгырлардан юылып, җилләрдән таралып беткән. Ә энҗе бөртегенә берни дә булмаган. Ул һаман да саф килеш калган.
Бервакыт Кыртлый тавык, чебиләрен ияртеп йөргәндә, аңа юлыгып:
— Менә күрегез, балаларым, әгәр дә сез шушы энҗе бөртеге кебек булсагыз, никадәр файдасыз хәлдә ятар идегез,— дип, матур гына нәсыйхәт кылып маташа икән, шунда койма башына килеп кунган саескан аның ул сүзләреннән хәйранга калган.
Чебиләр, чи-чи килеп селәүчән эзләп, Кыртлый тавыкка ияреп:
— И әниебез, син шундый акыллы!— дип сөйләнеп китеп барганнар.
Саескан гына, ишеткән-күргәннәреннән хәйранга калып, койма башыннан чак егылып төшмәгән.

ШИКЛЕ КЕШЕ
Хикәят
Күңелгә шик кертергә ярамый. Керде исә, ул сине авыруга әверелдерә. Бер генә дә котылу җаең калмый, дәвасы да юк. Шуңа күрә, әгәр дә матур яшимен дисәң, шиккә бирелмәүдән тормышыңны башла.
Казый Яхъяга бер шундый кеше хакында сөйләгәннәр:
— Ул һәммә нәрсәдән шикләнә, кешеләргә ышанмый,— дигәннәр.
— Кем ул кеше, нәрсә белән шөгыльләнә?— дип сораган ул.
— Галим,— дигәннәр бер сүз белән.
— Аңа ярый, галимнәр шундый булганда гына ачышка ирешәләр,— дигән Казый Яхъя.

ШАГЫЙРЬЛЕК МӘРТӘБӘСЕ
Хикәят
Бер шагыйрь әфәнде белән сөйләшеп тора идек, бүлмәсенә, күбәләк очып кергәндәй, бер туташ узып, кемнедер сорады. Андый кешенең монда юк икәнлеген белгәч, чыгып китте. Шагыйрь әфәндебез, йөрәген тотып, ух итеп егылып китә язды. Тотып калдым. Ни булганын сорадым. Ул:
— Беләсез бит инде, без шагыйрьләрнең күңелләрендә бөтенләй башка дөнья. Менә бу кыз кереп, күз сирпеп чыгып киткәндә, нишлим, хисләр чүлмәгемне күсәк белән бер Дию пәрие орып ваткан кебек булды,— диде.
— И-и,— дидем,— бу күбәләк кебек кыз да Дию пәрие сыман күренгәч, усал хатыннар сезгә аждаһаны хәтерләтә торгандыр инде?
— Һәм шулай,— диде ул, бераз һушын яңартып,— синдә дә шагыйрьлек бар икән!

ДӨРЕС СҮЗНЕҢ БӘРӘКӘТЕ
Хикәят
Шагыйрьләрнең күңеле шигырьләре аша халкы белән аралаша, имеш.
Бер шагыйрь бик тә өметләнеп, үз шигырьләрен бастырып чыгаруны үтенеп наширгә барган. Тегесе аңа:
— Заманалар авыр, акча юк. Акча тапсагыз — һичшиксез чыгарам!— дип җавап биргән.
Шагыйрь, бичара, акча эзләп киткән. Таба алмаган. Юлында бер адәм очраган. Ул бакчада бер баланың күбәләк куып уйнап йөргәнен карап утыра икән. Шагыйрьнең зарын тыңлап бетергәч, аңа:
— Сез менә бу бала кебек, күбәләкне тотамын дигән кебек, өмет артыннан йөрисез,— дип әйткән.— Әгәр дә күбәләк бу баладан качарга итсә, ул әллә кайчан очып киткән булыр иде инде. Сез юкка китап дип кайгырасыз. Кирәксә, халык үзе сезне эзләп табар. Әнә күбәләк тә чәчәккә үзе барып куна бит! Баланы да ул уйната!
Шагыйрь әфәнде аның бу сүзләреннән соң бик тә кәефсезләнгән, аннары гына, бераздан:
— Бу чәчәкләрне дә кара шәл белән каплап куйсаң, күбәләк аларның барлыгын белмәс иде,— дигән һәм, торып, китә башлаган.
Шунда теге кеше:
— Мин сездән дөрес сүз ишеттем, шуның өчен акчаны үзем табып бирәм,— дигән.— Дорфалыгым өчен гафу итегез!
XX йөз башы данлыклы татар наширләреннән Кәримовларның матбагасы шушы сөйләшүдән соң башланып киткән, диләр, хак булса. Шагыйре кем иде икән?

ДӨНЬЯНЫ АҢЛАРГА ТЕЛӘСӘҢ
Хикәят
Дөньяны аңларга теләгән бер кеше, биек тауга менеп, һәммә якка әйләнә-әйләнә карап торган. Әмма аннан да шул ук болыннар, урманнар, юллар, авыллар гына күренгән.
— Һе,— дигән бу кеше,— дөнья бөтен җирдә дә бертөсле икән!
Өенә кайтып барганында, капка төбендә уйланып утырган бер агайга очрап, аның янына туктаган. Сөйләшеп китеп, үзенең нинди эш майтарып йөрүен әйткәч, теге агай көлеп:
— Ә мин менә дөньяны аңларга теләп үз уема чумып утыра идем, миңа да тауга гына менеп кенә карыйсы калган, әллә кайчан төшенгән булыр идем,— дигән.

НӘРСӘ УЛ ШИГЫР?
Хикәят
Нәрсә ул шигырь? «Ул — йөрәк авазы!»— диләр берәүләр. «Юк, ул — акыл җимеше!»— диләр икенчеләр. Әмма шигырьнең төрлечә булырга хакы барлыгын исләренә дә төшермиләр.
Шундый бәхәсләрнең берсендә үземә дә булырга туры килде. Ике әфәнде якалашып ук алдылар. Араларына керми ярамый иде.
Вакытлар узды. Икесенең дә шигырьләрен укырга туры килде. Мәхәббәт турында иде алар. Укыганымда күз алдыма бер сөяк өчен ике этнең тешләшү вакыйгасын китердем. Аннары шигырь хакында ике шагыйрьнең бәхәсләшүенә аптырадым. Икесенең дә шигырьләре бертөрле икәннәр бит! Бәхәсләшерлек тә түгел.

ЯПОН ТАНКАСЫ
Хикәят
Бер галим белән шигърият хакында сөйләштек. Ул әйтә: «Япон шигъри формалары бүгенге татар әдәбиятына көчле тәэсир ясады, мәсәлән, «танка» жанрын гына алыйк»,— ди.
Болар хакында татар әдәби тәнкыйтендә күптән инде сүз боткасы пешерелә башлап куертылганга, мәсьәләдән яхшы хәбәрдар идем. Җитмәсә «япон танкасы» кысаларында шигырьләр язудан «гаепләнгән» шагыйрь әфәндебезнең мең тапкырлар тәүбәләр әйтеп акланганын да ишетергә туры килде: «Нишләп мин японнан шигъри формалар урлыйм икән? Үзем уйлап чыгардым мин аларны!» дигәннәрен.
Шунлыктан фикеремне катгый итеп әйтергә булдым:
— Татар белән японның рухи-мәдәни бәйләнешләренә мин каршы түгел. Әмма русчага тәрҗемә ителгән һәм рус шигыре үзенчәлекләренә буйсынырга мәҗбүр ителгән ул «япон әсәрләре» чыннан да япон шигырь системасы таләпләренә җавап биреп бетерәме икән? «Япон шигырь системасы»н без беләбезме, аңлыйбызмы? Бүгенге көнгә кадәр шигырь тәрҗемә итү мәсьәләсе кешелекнең чишелмәс төене булып кала бирә. Япон шигырьләренең русчага тәрҗемәләре дә «куян шулпасының шулпасы» гына булып чыкмыймы? Әнә, Шәрык шигъриятен бүгенге татар әдипләре русчаларга тәрҗемәләрдән генә укый торгач, «робагый»ларны, мәсәлән, «кыйтга» формасына корып, бөтенләй әллә нәрсәләр майтарып ташладылар. Тарих алдында, гыйлем каршында оятка калырлык булмасын!— дидем.
Әмма барыбер галимнең үз туксаны, үз кырыгы, хәтта үз аршыны үзе белән. Алар әнә шул үзләре «тудырган» берәмлекләрне аңлатырга тырыша-тырыша галим булалар, ахыр чиктә ялгыш аңлауларын һәм аңлатуларын таный алмыйча, әйтсәң, аңларга теләмичә саташып бетәләр.
Ә галим әфәндебез миңа да җавапны бик оста тапты:
— Бәйләнмәсәгез, сез — сез булмый каласыз!— диде дә, пыр-фыр килеп, бәддогасын укып китеп барды.
Ул инде чыннан да хәзер үзе «япон танкасы»н хәтерләтә иде.

«МИРАЗ» МӘСЬӘЛӘСЕ
Хикәят
Бер галимә олы бер җыенда татар шагыйрьләренең берсендә «мираз» дигән яңа шигырь формасы барлыкка килү фактын раслап доклад ясады. Бу вакыйгада шаһитлык итәр өчен чакырылган академиклар да бар иде.
Күңелгә уй килде: «Гарәптә дә бар ул сүз — «мираз», дөресрәге — «мэраз» яки «мэриз», «мәриз». Ул сүз аларда «авыру» дигәнне аңлата. Димәк, докладчы бу жанрны чыгышында «шагыйрьнең авыруы» дип әйтергә теләмәдеме икән?»
Ахырдан, мөмкин кадәрле йомшартырга теләп кенә, бу уемны сорауга әверелдердем.
Галимә исә:
— Без аларын ук уйлап, белеп эш итмәгән идек,— дип җавап бирде.

МӘҖЛЕС ХИКМӘТЕ
Хикәят
Сөйләргә кирәк булганга гына сөйләшеп утыручылар мәҗлесендә катнашырга туры килде. Сүзләренең ахыры талашу-әйткәләшү белән бетәр дип хаталанганмын, шундый да дустанә хәлдә хушлашып таралыштылар ки, күңелем сөенде.
Моның сәбәбен төшенер өчен аларның мәҗлесен кабат эзләп килдем. Шул ук кешеләр иделәр, әмма бу юлы әйткәләшеп һәм үпкәләшеп таралыштылар. Тик хәзер мин дә сәбәбен төгәл аңлаган идем инде: уртага бер мәсьәләне куеп, аны чишәргә тиеш икәнбез — һичшиксез әйткәләшәчәкбез шул!
— Хикмәт бездә түгел, мәҗлестә куелган мәсьәләдә бит, җәмәгать!— дидем, гүяки чаң кагып.

АХМАК СҮЗНЕҢ КЫЙММӘТЕ
Хикәят
Әмирхан Еникинең 100-еллык юбилей кичәсе көне иде. Г.Камал исемендәге театрда бәйрәм тантанасы узачак. Шунда киттем. Кичке сәгать җиделәр. Кеше алай ук күп кебек күренми. Бер бөек әдибебезгә очрадым. Театрда кемнедер көтәме, әллә чыгып китәргә итәме — белмим.
Исәнләшкәч:
— Әллә карап тормаска, кайтырга чамалыйсызмы?— дип сорадым юри, шаяртырга теләп.
— Нигә алай дисең? Нинди сүз инде бу?— дигән иде, җавабымда:
— Башка төрле, монысыннан да ахмаграгын уйлап таба алмадым,— дидем.
Әдип әфәнденең күңеленә шатлык тулып, шунда сагышлары таралып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
19.10.2009.

КАРТ «ТӨЛКЕ»
Хикәят
Кичке маршрут автобусында театрга киттем. Юл билеты алганымда кондуктор кыздан сорадым:
— Сез ничәгә кадәр эшлисез?
— Белмим,— диде чибәркәй,— төрлечә була.
— Автобусны әйтәм!
— Соңгысы төнге уннан да калмый,— дип елмайды ул һәм башкаларның билетларын тикшерә китте.
Безнең сүзләргә юан гына бер ханым колак салып утыра икән. Ул, куанган хәлендә сабырсызланып:
— Ә мин танышырга телисез, очрашырга чакырасыз дип торам,— диде.
— Юк шул, андый эш өчен мин карт инде!— дип, сыкрап җавап бирергә мәҗбүр булдым, әһеле автобус каршында көлкегә калып.

ГАДЕЛ КУТУЙ БЕЛӘН
Хикәят
Күңелдә әллә моң, әллә сагыш. Аерып булмый торган чакларда бәлки кемнәрдер җыр сузадыр, кемнәрдер бушлыктагы тынлыкны эзлиләрдер, ә кемнәрдер... Кешеләр акылда, зиһендә, кичерештә бердәй яратылмыйлар шул.
Кафедрада эш белән мәшгуль идем. Яшь доцент ханым, мөрәҗәгать итеп:
— Миңа Гадел Кутуй кирәк иде, белмисезме?— дип сорады.
Әлбәттә яки китабы, яисә тормыш юлы хакындагы материал, я сурәте турында сүз барадыр инде. Ә мин шаярталар дип торам.
— Әйе,— дигән булдым,— нәшриятта бер бүлмәдә утырып эшләгән идек. Өстәлләр дә янәшә генә. 27 нче бүлмә инде... Бик яхшы кеше...
— И-и, бигрәк яхшы,— диде доцент ханым, Гадел Кутуй белән бергә дә эшләгәнсез... Аны күреп тә беләсез...
Артыкка китте булса кирәк дип, елмаюымнан тизрәк туктарга булдым. Доцент ханым һәрхәлдә Гадел Кутуйның 1945 нче елда госпитальдә вафат булганлыгын исендә тотарга тиеш иде, чөнки университетта ул инде ничә еллар рәттән сугыш чоры татар әдәбиятын укыта. Ә мин исә Гадел Кутуйдан соң 16 ел узгач кына дөньяга килгәнмен.
Профессор әфәндебез сүзләребезгә колак салып утыра икән. Ул да шаяртып өстәп куймасынмы:
— Һади Такташ сезгә килгәләп йөри иде, әйеме?
Кафедра бүлмәсендә шартлап көлеп җибәрмәс өчен тизрәк коридорга йөгереп диярлек чыгып киттем. Әмма уйлап та өлгердем: «Бәлки доцент ханым үзе юри безне шаяртырга иткәндер?»

ҺУШ КИТҮ
Хикәят
Театрда булдым. Кафедра укытучыларыбызны зурлаганнар, һәммәсен дә өченче рәткә тезеп утыртканнар. Җитмәсә минем янга иң чибәр зат туры килгән. Данлыклы доцент ханыбызның дусты икән.
Икенче көнне кичәге кичерешләр хакында сөйләшеп утырабыз. Иптәш доцент белешә:
— Ничек минем дус ханым? Һушыгызны алдымы?— ди.
— Аһ, әйе!— мин әйтәм һәм үземне бик тойгылы һәм хәтерле кеше итеп сиздерергә итәм: — Сезнең ислемайларыгыз исе дә бер үк төрле икән! Кичә үк күңелемә сеңдергән идем аны, бүген дә сездән шундый ук затлы хушбуй исе килә!
— И-и,— диде доцент ханым,— кичә ислемайга үземне коендырган идем шул! Дустыма да исе күчкән булгандыр...

ГИГАНТ
Хикәят
Кайбер кешеләр ниндидер сыйфатлары белән чиркандырырга мөмкиннәр. Ә кемнәрнеңдер ул якларына игътибар да итеп тормыйсың. Дәрдемәнд чабыр кеше булган, кыска буйлы, димәк. Әмма сурәтендә ул нинди мәгърур, хәтта гәүдәле адәмдер сыман тоела.
Бервакыт галим-голамә белән шул хакта сөйләшеп утыра идек, шаклар катып, арадан берсе әйтеп куйды:
— Дәрдемәндме кыска буйлы булган? Сез нәрсә, аныкы кебек мәһабәт гәүдә, килеш-килбәт, үз-үзен тотыш, зыялылык кайсы татарда бар?
Мин дә телемне авызлыкладым. «Йа Ходай, Дәрдемәнднең бөеклегенә кагылырга ни хакым бар иде? Гафу итә күр!»— дидем.

БӨЕКЛЕКНЕҢ ЧИГЕ ЮК
Хикәят
Буй мәсьәләсендә бер ара вакыт бик яхшы таныш дусларымнан берсе бик тә гасабилык күрсәтеп алды. Озак тынычлану бәхетенә ирешүдән мәхрүм хәлдә йөрде. Миңа да эләкте:
— Син, Озын, ничә метрлы әле? Язучылар, талант ияләре андый озын буйлы булмыйлар!— диде, теш арасыннан ачу көен сызгыртып.
— Менә хәзер генә төгәл әйтә алмыйм, әмма сездән, дустым, биек икәнлегемне бик яхшы беләм,— дидем, күңелемнән сүзләр ничек чыксалар, аларны җилгәртеп тормыйча гына ыргытып.
Әмма дорфа килеп чыктылар шул, аһ!
— Мактан-мактан!— диде әфәндебез, тәмам шәфәкъ кызыллыгы төсле булып.— Бердән ике кеше ясап куймаслармы!

БӨЕКЛЕКНЕҢ ЧИГЕ ЮК
Хикәят
Өндәү билгесенең ясалышы кызыклы: ул ноктадан һәм аның өстенә төшкән басым билгесеннән тора. Алар бергә йөргәндә, ягъни нокта өндәү билгесе белән килгәндә — мәгънәләре үзгәрә, шулай түгелме?
Буйга икебез ике төрле бер әфәнде белән мин дә, басым белән нокта шикелле, бервакыт дуслашып алган идек. Озак та үтмәде, аны тормыш шундый дәрәҗәләргә китереп куйды ки, ул сәхнәдә сүз остасы да, җырчы да, башкасы да булып китте. Җитмәсә галим буларак та танылды, әдәби тәнкыйтьче дә. Мондый кешеләр дөнья йөзенә сирәк туалар, диләр. Бөеклегендә һичбер шигем юк иде. Талантлы!
Әмма буйга нокта. Бу аны борчый иде. Кайвакытта ул, мин озынны да игътибарына алып:
— Сезнең кебек биекләр янында безнең кебек...— дип, бераз пауза ясап алып, канәгатьлек белән сөйләшү манерасын үз итте.
Аралар ерагая бара иде.
Әйе, аңлый идем: ул сүздә тукталып калганда һәрхәлдә «бөек» дигән эпитетны күздә тота. Миңа бик таныш һәм мәгънәле сыман тоела иде бу җөмлә. Хикмәт шунда ки, элекләрне, нокта белән басым булып, ягъни өндәү билгеседәй бергә йөргән чакларыбызда:
— Дустым, тәбәнәк кешеләр алар бөек булалар! Мин биек икән, син — бөек!— дип, күңелен юатып әйтә торган идем. Болай дигәнемдә бик тә кәефе килеп, сөенеч тулы хәлгә чума иде ул.
Белә идем: әгәр дә үзеңне кимсетеп кешене өстенгә чыгарасың икән, моны ишетеп сөенгән адәм эчтәлектә ваграк була, имеш.
Дустымның бөеклеген замана кат-кат раслады. Талант һәрьяктан талант инде ул, өстен була. Аңа:
— Сезнең кебек бөекләрне безнең кебек биекләр күләгәли алмыйлар,— дип әйтеп кую гадәтенә күчәргә туры килде.

КӨРӘК ТӘ, СӘНӘК ТӘ
Хикәят
«Көрәктән сәнәк булды»,— дигәндә, кашык белән ашаган җиреннән чәнечкегә күчте дигән сүз күздә тотыла булса кирәк. Һәрхәлдә мондый бәяне кичәге сарыктан бүген адәм көтүчесенә әверелгән кешеләргә карата әйтәләр.
Шушы хакта сөйләшеп утыра идек:
— Ярый әле көрәктән сәнәкне аера башласа!— дип, хөрмәтле карт профессор әфәндебез кинаяле генә итеп әйтеп куйды.
— Шулайдыр,— диде аңа икенче дәү профессорыбыз, мәгънә белән елмаеп,— күргән-белгән әйберең булмаса, бик тә авырга килә шул ул!

БАШКАЛАРДАН АЕРМАЛЫ БУЛАРАК
Хикәят
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 2
  • Части
  • Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 1
    Общее количество слов 4066
    Общее количество уникальных слов составляет 2071
    37.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 2
    Общее количество слов 4113
    Общее количество уникальных слов составляет 1979
    37.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 3
    Общее количество слов 4133
    Общее количество уникальных слов составляет 2114
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 4
    Общее количество слов 4057
    Общее количество уникальных слов составляет 2037
    35.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 5
    Общее количество слов 4035
    Общее количество уникальных слов составляет 1858
    36.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    50.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 6
    Общее количество слов 4021
    Общее количество уникальных слов составляет 1923
    34.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Өч Башлы Кешеләр, Яки Хикмәтнең Дөньяда Бетәсе Юк - 7
    Общее количество слов 4060
    Общее количество уникальных слов составляет 1913
    40.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов