Latin

Намаз

Общее количество слов 750
Общее количество уникальных слов составляет 494
53.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
65.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
72.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Без кичке ашны ашап утыра идек.
Бердән кунак, икенчедән өстәл тирәсендә миннән башка погонсыз кеше булмаганга, бөтен сүзләр миңа карап сөйләнә иде.
— Мөселманнарның намаз укуларын мин бик яратам,— диде бер офицер.— Алар намаз укыганда бик бирелеп укыйлар, бик җитди, ихласлы булалар.
— Мөселманга намаз эчендә илтифатсызлык кылу — гөнаһ,— дидем мин.
Шул арада минем сул ягымда утырган поручик бик рухланып сөйләргә тотынды:
— Менә, әфәнделәр, сез минем күңелемә бер вакыйганы төшердегез. Моннан ун көн элек айлы бер кичтә шундый эш булды. Алдыгызга китерегез, шундый матур айлы, аяз бер кичне. Тын гына карасу күгелҗем күктә яп-якты тулы ай көлеп карап тора. Һавада сафлык, хуш ис — гөлләр исе бөркелә. Шуннан башка яшь чыршы, нарат агачларыннан әллә нинди иснәп туйгысыз бер таза, тәмле хуш кына ис тирә-якны чолгап алган. Бу кичтә шундый шигърият, гүзәллек иде ки, ихтыярсыз аһ диясе, бу матурлыкны бирүче әллә кемгә шөке-ранә кыласы, кулларын кысып рәхмәт әйтәсе, үбәсе, аңар сәҗдә кыласы килә иде.
Без капитан М. белән кичке хезмәттән соң, сәгать уникеләр чамасында, бераз сулыш алып, өйгә таба килә идек. Шул вакытта әнә тегендә, безнең обоз тора торган җирдән уң якта, яшел чирәмдә, биш-алты каенның берсе астында ниндидер бер кеше тора. Бердән соң, төн белән солдатлардан берсенең дә анда торуы мөмкин түгел иде. Без ерактанрак моны күрдек тә, монда ни дә булса бер шөбһәле эш бар дип якынрак килдек. Без якынлаша башлагач, бу кеше иелде, аннан соң егылды. Бу шөбһәне тагын арттырды. Без туктадык.
Күп тә тормый, алдыбыздагы кеше тагын аякка калыкты. Мин ни кадәр бу кешенең ни эшләргә теләгәнен белергә, моның ни белән бетәрен карап торырга уйласам да, капитан шөбһәдән чыдый алмады, «Кем ул?» дип кычкырды. Җавап булмады.
Бераз басып торгач, бу күләгә тагы иелде һәм күп тә тормый егылды. Без инде: «Бу кеше бездән япҗренергә тели икән»,— дип уйладык. Капитан тагы кычкырды.; Ләкин аңар каршы тирә-яктагы сөкүнәт шигърияттән[1] башка җавап булмады.
Безнең шөбһәләр чигенә җитте. Икебез дә револьверларны кобурасыннан чыгардык. Капитан револьверын югары күтәрде дә: «Кем ул, бәдбәхет, җавап бир; югыйсә атып үтерәм!» — дип кычкырды.
Уйлап карагыз, әфәнделәр, шул вакытта кем үзенең тавышын бирмәс. Мин уйлыймын, егерме биш: ел монастырьда яткан рәхбан[2] дә, үзенең җиргә куйган башын күтәреп, бер сүз эндәшер иде. Бу бит хәятның иң актык минуты белән сөйләктә торган хәл. Ләкин шул катгый өченче сорауга тирә-яктагы тынлыкны бозарлык бер чебен хәрәкәте кадәрле дә тавыш булмаганга, без бик аптырадык. Мин капитанга: «Әйдә, барып карыйк»,— дидем. Әкрен генә агач төбенә бардык.
Ярты аршын буе куелыктагы үлән арасында, каен төбендә, айга каршы бер карт адәм, шинель өстендә тезләнгән хәлдә, утырып тора иде.
Мин моның, ай яктысында, үзебезнең обоздагы бер карт мөселман икәнлеген таныдым. Капитан:
— Син, бабай, ни эшләп утырасың? — диде.
Бабай җавап бирергә ваксынмады.
Мөселманнарның намазын элек тә күргәнем булганга, мин сизеп алдым: «Бу мөселман намаз укый, әйдә китик, капитан»,— дидем.
Тирә-якта тынлык; агачлар, үләннәр сулыш та алмый шул тынычлыкны саклыйлар. Тик позициядән озак-озак кына атылган туп тавышлары кай вакытта гына безнең колакларга кадәр яңгырап киләләр, тулы ай яктырганнан-яктыра, үзенең ләтыйф, мәхәббәтле нурларын түккәннән-түгә иде.
— Их, туган, бак бер дөньяга, һәр нәрсәдә шигърият-поэзия уйный, менә нәкъ намаз укый торган вакыт. Бу мөселман белә кай вакытта намаз укырга! — дидем мин капитанга.
Күзләремне йомсам да, күзләргә йокы килмәде. Бәлки матур айлы төн, тынычлык, тынлык, ихлас күңелле, чын динле мөселманның намаз укып утырганы җанланып күренә башлады.
«Рәхмәт сиңа, динле мөселман бабай! Син бу көнге матур төнне балалар кебек тыныч, кайгысыз, пакь күңел белән каршы алдың. Син бәхетле карт!» дидем эчемнән.
Икенче көнне бабайны капитан белән икәү өйгә чакырып, кичә ни эшләгәнен сораштык.
— Мин намаз укый идем, Ваше высокоблагородие! — ди.
— Соң нигә эндәшмисең? Бит үзеңне чак-чак кына атып үтермәдек,— дидем.
— Безнең законда намаз укыганда сүз сөйләшергә ярамый, Ваше благородие,— ди.
— Рәхмәт, бабай, шулай бул, яратам мин синең кебек динле картларны, син изге кеше! — дип аркасыннан сөеп озаттым...
Бу хикәядән минем шактый кәефем килде. Шул мөселманны, шундый ихласлы динле кардәшемне күрәсем килде.
Икенче көнне мин мөселманнарны җыеп үгет сөйләдем. Мәҗлес ахырында солдатларның берсе Коръән укый башлады. Шул вакытта, елгадан тәһарәт алып, мәҗлескә ашыгып килгән бер картны күрдем. Озын сары сакаллы, куе мыеклы, озын кантлары күз өстенә төшкән бу мөселман килеп тезләнеп утырды. Коръән укылып беткәч, бабай торып, кул кушырып сәлам бирде. Күреште.
Бу карт гаскәри үзенең картлыгы һәм симасы[3] белән дә башкалардан аерым булганга, хосусый бабайның хәлләрен сораштым.
— Миңа, мулла туганым, 43 яшь инде. Бишнче ел ватанга хезмәт итәмен. Монда ике ел торып, үзебезнең муллабызны беренче күрүем; хәзрәт, рәхмәт килүегезгә,— диде.
Бабайның бөтен кыяфәтендә, йөрешендә бер ихласлык, бирелгәнлек балкый иде. Аның озын сакалларын, җыерынкылы матур битен, ихласлы тирән күзләрен үбәсем килде.
Поручик сөйләгән матур хикәянең каһарманы шушы бабай иде.
1916



[1] Сөкүнәт шигърияттән - тыныч матурлыктан.
[2] Рәхбан — монах.
[3] Сима — кыяфәт.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.