Latin

Мужик фәлсәфәсе

Общее количество слов 4232
Общее количество уникальных слов составляет 1854
38.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(Этюд)
I
Картаела. Гомер уза. Яшь чагында:
Алай да безгә нужа,
Болай да безгә нужа;
Өстә кием ничек туза,
Яшь гомер шулай уза,—
дип җырлый идек, дөрес икән ул. Дөньяны куалыйсың, куалыйсың да — гомереңнең үткәнен сизми дә каласың икән. Шомырт кебек кара сакал иде, хәзер бәсәрде. Башта да көмеш бөртекләр күбәйгәннән-күбәяләр. Кырыктан да уздым инде. Тимери бабай яшенә җитеп үлсәм дә, ярты гомер үткән дигән сүз. Ә борынгы заман кешеләре кебек, алай сиксән, туксанышар ел торырга безгә кая инде?!
Гомер дигән нәрсә бик тиз үтә икән ул. Әле бит күрше Хәйрулла абзый кияү булып, йөргәнгә күптән түгел генә кебек. Сыйтдиканың яшь килен булып, чеметеп-чеметеп атлап, су алып кайтулары да яңа гына. Ә аларның хәзер буй җиткән кызлары бар инде. Хәйрулла абзый бикәчкә кергәндә, мин кияү егете булып барган идем. Кияү келәтендә дога кылгач, күршеләре йортына ашарга чыктык. Шунда кемдер берәү:
— Егетләр, бик соңга калып килдегез, аш суынып бетте, әйдәгез, тизрәк рәхим итегез,— дип кыстаган иде.
Минем кебек берничә яшь-җилкенчәк кашыкларны тулы итеп кенә күтәреп капкан идек, авызлар куырылды да куйды. Менә түбә такталарын саныйбыз. Шуннан соң берәр атна рәтләп ашап булмады. Картраклар эшне сизгәннәрдер, ахры, безнең кебек булмадылар. Алар бездән рәхәтләнеп авыз ерып көлделәр генә. Әй гомер үтә икән. Шул хәлгә хәзер генә кебек бит әле.
Әле бит теге... борчак кузагына баргач, каравылчы Әхмүш абзыйның кычыткан белән кыздырганына да күп үтмәгән төсле. Бүгенгедәй хәтеремдә, бер заманны күлмәк чабуларын ыштан эченә тыктык та борчак кузагын изүдән тутырабыз гына. Күрше Фазлый, без бераз җыйганчы, әллә ничаклы җыйган да:
— Карагыз әле, алпавыт кебек булдым бит. Шушындый корсагың булса, ай-яй! — дип тора.
Изүдән кузак тутыра-тутыра барыбызның да корсакларыбыз шулай зурайды. Шуннан бер заман кайсыбыз алпавыт булып, кайсыбыз корсаклы хатын булып, уйнашып-уйнашып кына кайтып килә идек, менә кирәк булса, Әхмүш абзый әллә кайдан гына килеп чыкты да, тотты да алды. Әй кызык чаклар диген, кызык чаклар...
Картаела икән шул. Үземнең дә инде үлгәннәре белән барысы сигез балам булды. Беренче малаем торган булса, хәзер унтугызларда булыр иде. Бик чибәр буласы иде. Атны бик ярата иде. Ике яшенә җиткәч, көтмәгәндә үлеп китте. Хәзер ул исән-сау булса, бөтенләй кул арасына кергән булыр иде инде. Сафиларның малайлары безнекеннән бер яшь кечкенә дә әле, шулай да дөньяңны актара. Үгез кебек. Безнеке дә шуннан ким булмас иде. Әле исән малаем кечкенә шул, зурраклары кыз булып куйды. Малайдан бәхет булып бетмәде. Ат-фәлән артыннан кешенең малайлары йөри, ә безнең кебекләргә сакалың сөйрәп һәрбер җиргә үзең өстерәлергә кирәк.
Әле өйләнгәнгә дә күп гомер үтмәгән төсле, мәрхүм әти:
— Байлыгым булмаса да, туйлап өйләндерәм. Яшьлек ике килми ул, ичмасам, сагынып сөйләрсең,— дип, туйлап өйләндергән иде.
Миңа шулай, туйлап өйләнеп, кияү келәтендә дә биш-алты кич кунып чыгарга туры килгән иде. Әти мәрхүм сүзе дөрескә чыкты. Ул чакларны чыннан да сагынып сөйләргә генә калды инде.
Ничек сөйлиләр соң әле: имеш, бер карчык булган, ди, шул карчык бервакыт кызының кызлары белән кич утыра икән, ди. Орчыгы белән җеп эрләп утыргандыр, күрәсең, шулай тыныч кына утырганда, шул әби кычкырып торып көлеп җибәргән, ди. Шуннан кызлары аптырашып:
— Ник көләсең, әби? — дип сораганнар, ди. Бер шадрасы:
— Әби, миннән ник көләсең? — дип үпкәләп тә алган, ди. Шуннан әби:
— И кызларым, кызларым, әйтсәм әйтим инде. Бабагыз бикәчкә кергән чак искә төште. Шуңа көлдем,— дип әйткән ди дә: — Тәүбә, әстәгъфирулла,— дип, кулына тәсбих та алган, ди. Мин дә кайчакта шул әби кебек булам.
Хатын:
— Ник көләсең-фәлән? — дисә, мин дә әби кебек туры әйтәм:
— Йөрәк яшәреп китте, бикәчкә кергән чаклар искә төште оле, әнкәсе, дим. Шуннан ул да көлә. Бераз көлгәч:
— Инде картайдык. Буйга җиткән кызың бар, юкны сөйләмә,— ди.
— Картайдык шул. Андый кызык, күңелле чаклар кире кайтмаслар, карчык. Шулай искә төшереп күңел булдыргач та ярар,— дим.
Гомер дигәнең кызык икән шул. Үтә дә китә икән. Кояш чыга да бата, чыга да бата, дибез. Ә ул гомер үтә дә үтә дигән сүз икән... Әле теге җирән кашканың тай чагы хәзер генә кебек. Инде хәзер таеның тае да картаеп бара. Яхшы нәселдән иде хайваннар. Авыр йөк тартуга дисеңме, юртаклыкка дисеңме, һичбервакыт кеше алдында биткә кызыллык китермәделәр. Минем алашам ничәдә? — Унбиштә бугай; шулай, унбиштә. Каты сука сукалаганда тоттым да:
— Бу ничек икән, картаеп дәрманы бетмәдеме икән, алмаштырырга вакыт җитмәдеме икән дип, сынар өчен ике төрәнле сабан белән үзен генә җигеп өч тапкыр әйләндем. Сыгылмады да, тирләмәде дә. Ә Гомәрнең биясе бер әйләнгәч үк янып чыкты. Яхшы нәселдән иде хайваннар.
Көтүчеләр дә:
— Сезнең атларның сыртлары зерә дә йомшак. Өсләрендә бишектә тирбәлеп йөргән кебек кенә йөрисең,— дип, очраган саен мактыйлар иде. Яхшылар иде хайваннар.
Гыйльметдингә:
— Кара, җирән кашка нәселен бетермә. Үкенерсең, терсәгең тешләр идең дә, авызың җитмәс,— дип ничаклы үгетләдем. Булмады. Барышниклар белән дус булып алданды. Егерме сум өстәүгә кызыгып, җирән кашка нәселеннән булган актык байталны авылдан җибәрде.
Барышниклар сүзенә карап хур булды. Барышниклар алар, өстәү бирсәң, хатыннарын да алмаштырырлар! Хәзер үзе дә үкенә булыр да, соң инде.
«Бар иде лә атларым, җигеп йөргән чакларым» диләрме әле, ничек соң җырлыйлар?.. Нәкъ шулай җырларга гына калды иңде...
Гомер тиз үтә икән шул. Әле алпавытны туздырганга, кызыллар белән аклар сугышканга да былтыр гына кебек, ә исәпләп карасаң, бармаклар да җитми. Аклар килгәч, урта урамдагы Фәттах малаен тотып алдылар да:
— Коммунист бу! — дип, ындыр артына алып чыгып аттылар. Аткач, барып карадык. Мәрхүмнең миенә кадәр агып чыккан
иде. Шул вакыт бөтен тәннәрем чатнап китте. Вәли малайлары:
— Шулай кирәк. Безне коммуннарга — жуликларга бай дип күрсәткән иде,— дип шатланып, һай-һайлашып тордылар.
Мулла:
— Мордар китте ул,— дип, үзенә җеназа да укымады. Исән калмады инде, исән калса, үзләренең дә арт сабакларын укыткан булыр идек. Хәер, инде болай да үзләренә — дуңгызларга җитәрлек эләкте. Мәрхүмнең канлы гәүдәсе бөтенләй күз алдында тора әле. Ә ул хәлгә әллә ничә ел үткән инде. Исән кешенең гомере бик тиз үтә икән шул. Бичара Ярхәм бабай:
— Үлеп булмый да булмый. Сызлаган аяклар белән ятам да ятам. Төне дә ел, көне дә ел,— дип зарлана иде.
Авыру кешенең гомере шулайдыр. Тиз үтмидер. Ә безгә, исән кешеләргә, таң ата да кич була, таң ата да кич була. Бер дә сөйләргә дә юк, майлаган көпчәк кебек тәгәрәп кенә тора: бүген монда, иртәгә тегендә; берсекөнгә әллә кайда. Шулай итеп, әссәламегаләйкем, кабергә якыная барасың, якыная барасың... Ә картая барган саен, үләсе килмәү үзе тагын арта бара икән!
Әле шунысы ярый, кайчан үләсеңне белмисең, белсәң, бөтенләй эш харап булыр иде. Совет без үлгәләгәнче кайчан үләсене белә торган берәр нәрсә уйлап чыгармаса ярый инде!
II
Ундүрт-унбиш яшьләреңдә чагында:
— Фәлән абзыйга кырык яшь тулган,— дигәнне ишетсәң, ул кешене инде бөтенләй карт кешеләр рәтенә куясың. Аңа инде «бабай» дисең. Ә шул кырык яшь дигән нәрсә үз башыңа килеп җитсә, узып китсә дә, бер дә алай түгел икән, шул турыдац сүз чыга калса:
— Йөрәк унсигез яшендәге кебек. Бер дә картаелмый әле,— дигән буласың. Яшь чагыңда тизрәк үсәсе, үсеп мыеклы буласы килсә дә, картаюга таба авыша башлагач, бер дә картаясы килми икән ул. Ә бер картая башлагач, картаясың килсә дә, килмәсә дә картаясың икән аны. Әти мәрхүм исән чагында, шул турыда сүз чыкса, сакалын кашый иде дә:
— Картаерга акча кирәкми,— ди торган иде. Дөрес сүз әйткән булган мәрхүм.
Картаябыз картаюын да, ни кызык, ни рәхәт күрдек ин-де?
Әле сыерга ашарга хәзерләгәндә, хатынны:
— Он сипмә, көрпә сип, тота белергә өйрән инде,— дип, бераз тиргәгән идем. Ачуы кабарынган чакка туры килдем, ахры:
— Сиңа килгәнгә егерме ел бар инде. Бер тиенлек рәхәт күрсәткәнең юк. Бик исең киткән икән бер уч онга. Мә күзеңә сип! — дип, үземне туздырды. Кай җирең кычыта, чыдап кына тор. Бөтен гаепләрне минем өскә өйде дә куйды.
Имеш, мин аңа күлмәк тә ясамыйм, читек-кәвеш тә алып бирмим, имеш, мин аның җыйган майларын, йомыркаларын йорт кирәк-яракларына кертеп бетерәм; имеш, мин аңа гомерендә бер сатин яулык та алып биргәнем юк!..
Шуннан соң мин аңа:
— Үгез чөя-чөя дә өстенә чүп өя, дигән сүз бар, хатын. Син до шулай булма. Аннары соң синең сүз дә дөрес булсын ди инде. Соң минем үземнең рәхәт күргәнем бармы, син шуны да әйт! — дидем.
Чынлап та, минем үземнең нинди рәхәт күргәнем бар соң?
Дөрес, үксез-үрәчә булып үсмәдем. Әти-әни тигез булды. Әти бик артык ярлы түгел иде. Икмәк белән бәрәңгедән аерылган вакыты булмады кебек. Бары бер генә тапкыр, ачлык ел килеп, бик авыр булган иде бугай. Шул елны әти белән әнинең:
— Нишлик инде? Йортны бикләп читкә китәр идек, бу нәрсәләр бар,— дип, безгә төртеп сөйләшеп утырулары ничектер истә калган. Мин шулай бер килеш тыныч кына үскән төсле булдым. Нәрсә — ат бар, сыер бар, торырга йорт бар, ашарга бар, өс-баш та ялангач түгел. Тормыш шулай әкрен-әкрен генә, аккан су кебек, үзалдына агып бара төсле тоела иде.
Ә хәзер, чынлап торып уйлап карагач, байтак кына еллар үзем хуҗа да булып торгач, әтинең эше бик авырлык белән барганы төнге сәгать уникедә кычкырган әтәчләр тавышы кебек ачык инде. Әти мәрхүм, дөнья — иске морҗа, әйләнә дә төтен кайтара, дип, юкка гына зарланып йөрмәгән икән.
Чынлап та, әти мәрхүм гомерендә ни рәхәт күрде инде?..
Төн эшләде, көн эшләде. Үлгәнче аягыннан чабатасын салмады. Мич ишелсә, мичне үзе өйде; арба, чана ватылса, үзе төзәтте. Үзенә генә түгел, бөтен җәмәгатькә чабатаны үзе ясап бирә иде. Тишелгән чабаталарны да кат-кат ямап кигезә иде. Әле бүгенгедәй исемдә, мәрхүм, бер заманны чабата ясап утырганда, чакырып алды да:
— И улым, улым! Болай ярамый. Син байтак әйберне эшли белмисең. Бу дөньяда бөтен әйберне үзең ясый белсәң дә җиткереп булмый. Болай өйрәнми калсаң, дөнья көтүе авыр булыр. Хәзер әле сиңа беленми. Ата аркасы — кала аркасы. Мин үлгәч, улым, исеңә төшәр,— дип сөйләде дә миңа чабата ясарга өйрәнергә кушты. Ул көнне тезеп маташтым. Икенче көнне инде үрергә дә кушты. Чабатаны тезәргә, үрергә өйрәнүе бик авыр булмаса да, үкчәсен кайтаруы шактый авыр икән. Күрсәтеп-күрсәтеп тә бик озак үкчә кайтара алмый торгач:
— И миңгерәү шөшле, миңгерәү шөшле! — дип, әти мәрхүмнең миңа ачулануы, әнинең:
— Тиргәмә әле, атасы, өйрәнер әле, яшь бит әле ул,— дип, мине яклавы әле дә бөтенләй күз алдында тора. Күрше Фаизә әби дә шунда иде бугай.
Әни дә бик тырыш кеше иде. Ул инде гомерендә киндер, тула сукмаса, күлмәк-ыштаннарны үзе сугып, тегеп кигезмәсә; казлар асрап барыбызга да мендәрләр ясап бирмәсә; кечкенә чакта барыбызга да бишмәтенә, түбәтәенә, бүрегенә, бияләенә чаклы үзе юләп кигезә иде. Бу елдагы халыкка кая инде алай эшләргә?! Хәзер эте-бете, барысы да: «Ситсы күлмәк тә сатин күлмәк, бәз ыштан да фәлән-фәсмәтән!» Бер кисәк акчасы булса, кибеткә йөгерә.
Без бервакытны барыбыз ничә, ун кашык идек бугай. Әни шул чагында да барысын да хәзерләп өлгерә иде. Сөйләргә дә юк, гаҗәп тырышлар иде алар. Авылда шуңа күрә дә аларны:
— Фәйзулла белән Биби карчык җен кебек алар,— дип кенә йөртәләр иде. Шулай тырышып-тырмашып та мәрхүмнәр бер рәхәт күрә алмадылар.
Үсә төшкәч, мин дә инде бик нык эшли башладым. Җәй көне генә түгел, кышын да бер дә тик тормый идем: утын ташумы, печән ташумы,— буранына, таш яуганына карамый, юлдан бер кайтылмый иде. Шулай да байлык артмады. Әти барыбер үземне бер казыксыз куалап чыгарды:
— Бала-чагаң да бар инде, хатының да телдәррәк. Бар инде, хәзер үз көнең үзең күр. Алла юнь бирер, бернәрсә бирә алмыйм,— диде.
— Бәхиллегең бир,—дидем дә бернәрсәсез чыгып киттем. Чыгарганда үзенә авыр булган булса кирәк, үләр алдыннан
бәхилләшергә баргач, мәрхүм:
— Улым, мин сине эшләттем-эшләттем дә бер казыксыз куалап чыгардым. Син үзең беләсең, минем бирерлек әйберем дә юк иде. Эшләп кенә баеп булмый икән, улым. Бернәрсәсез чыксаң да, Алла ярдәм бирде. Хәзер чибәр генә көн күрәсең. Мин үлгәч, ата пае сорап йөрмә. Энеләреңә булыш. Шулай итмәсәң, бәхиллегем бирмим,— диде.
Шул вакыт минем күңелем нечкәрде. Күзгә кайнар яшьләр килде. Башка сүз таба алмадым. Бары:
— Әти, мине үстергәнсең. Бала чагымда карагансың. Мин сиңа бер рәхәт күрсәтә алмадым. Нужам бик зур булды. Аерылып чыккач, юньләп кунак та итә алмадым. Бәхил бул инде, рәнҗемә. Васыятеңне җиренә җиткерермен,— дидем.
Ул шул бәхилләшкән көнне үк үлде. Әти үлгән көнне бик борчылдым, бик уйландым. Җитмәсә, егетләр дә шул кичне:
— Бу хәсрәтне күрер өчен нигә тудык, ник үстек?— дип җырлап, йөрәкнең януын көчәйттеләр. Йөрәк яна. Эч поша. Бөтен үткән эшләр күз алдыннан үттеләр. Үттеләр үтүен дә, алар арасында күңелгә ятышлы бер генә әйбер дә булмады. Алар минем йөрәк бәгыремне тырнап киттеләр. Шул көнне әллә нинди уйга сабыштым. Мин, имеш, көлтә ташыйм. Күчәрем, имеш, сынган да, мин беркая да бара алмыйм. Тик, имеш, арбам янында моңаеп торам. Имеш, үткәндә булган хәлләр мине үчеклиләр дә китәләр, үчеклиләр дә китәләр. Бер заман күз алдына шундый әкәмәт килеп басты да бит, һич үзен җибәреп булмый. Күзне йомып та карыйм, алай да китми, һаман күз алдында тора. Шул хәл, әти үлгәч, ике-өч атнага чаклы сузылды. Хатын куркуыннан кичләрен мине сакларга карчыклар алып килә башлады. Юләрләндем дип торам, кот та калмады инде!
Уйларсың, юләрләнерсең дә шул. Имеш, эт булып эшлә-эшлә дә, бер тиенлек тә рәхәт күрмичә, үл дә кит. Алай булгач, ни пычагыма дөньяда торырга?!
Шуннан уйлап йөри торгач, башка бер акыл килде:
— Мин,— дим,— әгәр дә мәгәр кара-каршы ике йорт салсам, агач капкам булса, ишегалдына кое казытсам, артка мунча салдырсам, җигәргә бер сөлек кебек яхшы ат, саварга кыска аяклы, озын гәүдәле, бер чиләк сөт бирә торган сыерым булса, бер егермеләп сарыкларым булса, эшкә малай белән килен булса, үз игенем үземә җитсә, киемнәрем адәм рәтле булса, йортны сакларга бер усал эт алып җибәрер идем дә шуннан артык бернәрсә дә эзләмәс идем, дим. Шул теләкләремә ирешсәм, рәхәт эчендә аяк бәреп йөзәр төсле булдым. Үземчә, шул көннәрне күрер өчен, юллар да билгеләгән булдым! Уйларымны хатынга да әйтмәкче идем дә, үртәр дип курыктым.
«Синнән буламы соң?!» дигән бер сүзе бар аның. Берәр яхшы ният сөйләсәң, шул сүзе белән кисә дә сала, җәрәхәткә тоз салган кебек була. Әллә була, әллә булмый. Булмаса, аннары хатын тагын көләр, мыскыллар дип шикләндем дә бу ниятемне аңа әйтми калдым.
Әйтмәвем яхшы булган инде. Ул заманнан бирле ничаклы гомер үтте. Ул заманда дуадак булып йөргән Гарифлар да хәзер биш җанга җир чәчәләр инде. Инде ул вакыттагы дөньяның асты өскә әйләнде. Бай Хаҗи-Моратларның да, койрыксыз тавык кебек, йортлары гына утырып калды. Шактый гомер үтсә дә, минем элеккегә караганда әйтердәй артканым юк әле: шул ук йорт, хәер, тәрәзә астына яңа бүрәнәләр куйдырдым инде, шул ук җилкапка; шул ук тишек улагы белән шул ук тәбәнәк абзар; башымдагы каешланып беткән түбәтәй дә шул ук бугай әле. Беркөн генә кооперативта яшьләр:
— И Гата абзый, түбәтәең, күн итек төбенә салдырсаң, өч елга түзәр иде,— дип көлделәр. Шулхәтле озак кигәч, каешланмый хәле юк. Алай бер дә әйтерлек арткан җир күренми, бары тик балалар гына арттылар.
Ничек диләр әле, хәерче арттыру диләрме? Шул. Балаларны арттыру гына бит бик шәп эш түгел. Аны бөтен кеше булдыра ала. Әле ярый совет кызларга да җир бирә. Элек бит кызың гына булса, җиргә якын җибәрмиләр иде. Җир чәчү генә дә бит җитми, балаларны карарга, тәрбияләргә кирәк. Ә тәрбияләмәсәң, чынлап та, хәерчеләр арттыру гына булып кала. Ярый әле, совет килеп чыгып, бушлай укыта башлады. Югыйсә бит эш бөтенләй, тегүче Иван әйтмешли, аптырагански була иде.
III
Элек заманда, чәй янында әллә нигә бер күмәч була иде дә, әти мәрхүм шуны нәзек кенә итеп кисә-кисә:
— Аска имән, өскә нарат куеп бурагач, бура бик таза була. Икмәктән соң күмәч ашагач та шуның кебек ул. һәрвакыт шулай өскә куярга күмәч булса, ни әйттең иде дә, юк шул. Безгә күмәчне теш сызлаганда гына ашарга туры килә. Туйганчы күмәч ашау, ахры, насыйп булмады инде,— ди торган иде.
Әни аның сүзен:
— Безгә чаклы тагын күмәч. Күмәч безне сөймәс! Кара икмәккә аптырамасаң ярый инде,— дип кырт кисә иде.
Шуннан алар:
— Кара икмәккә аптыравын аптырамабыз...
— Алла дип әйт!
— Алла дип әйтеп кенә булмый, карчык... Әнә Гыймадины-кылар намаз да укымыйлар, ураза да тотмыйлар, тәүфыйкларында да йөрмиләр, алай да көннән-көн байый баралар.
— Хәрәм әйбер бер корсакларын тишәр әле, әллә тишмәс дип беләсеңме?— дип әйткәләшәләр иде. Алар күп вакыт шулай тузышалар иде, ә эш барыбер рәтләнми иде.
Ул заманны эшенең рәтләнмәвенә гаҗәпләнергә урын да булмаган икән. Йә инде, уйлап кара. Күрше кырдагы алпавытның берүзеңә генә мең ярым дисәтинә җире, мең дисәтинәләп урманы бар иде. Ул шуларны рәхәтләнеп имде дә ятты. Әле, җитмәсә, без үзебез шуны эшләп бирә идек бит. Әй каһәрләр, кыландылар да соң. Гомердә бетмәс төсле кыланалар иде, дуңгызлар!
Әлегедәй исемдә, бер заманны — яңгырлы көзге төнне көтүчеләр атларны тыя алмаганнар. Көтү таралган. Таралган да, атларның берише алпавыт җирләре янына киткән. Хайван белми бит ул. Безнең ат та шунда эләккән. Шуннан нишләргә?
Иртәсен шул хәлне көтүчеләр үзләре кайтып әйттеләр. Көтүчеләрне нык кына пешерделәр дә кебек. Пешерү белән генә эш бетми бит, ничек булса да атларны барып алырга кирәк.
Башта әти мәрхүм мине җибәрмәкче булды:
— Син,— диде,— яшь кеше. Сине кыйнамаслар, япмаслар да. Йөгәнне ал да әнә Билал абзаңнар бара бугай, алар белән бар,— диде.
Әни аның сүзен кире какты:
— Үзең куркасың да малайны җибәрмәкче буласың. Яшь кешене кыйнарлар да имгәтерләр. Кешеләр күргәнне күрерсең. Үзең бар,— диде.
Әле дә күз алдында тора, әти мәрхүм теләр-теләмәс кенә киенде дә:
— Ул каһәрләр тиз җибәрмәсләр, ашарга, эчәргә илтерсез,— дип, моңсуланып чыгып китте.
Мәрхүм, сизгән икән шул. Башта аларны кыйнаганнар. Аннары үз атлары белән шунда ун көн эшләттеләр. Шулай озак торса да, мәрхүм әтигә ашарга илтә алмадык, курыктык.
— Аларны солдатлар саклап эшләтә. Бармагыз. Барсагыз, йә ябып-нитеп куярлар,— диделәр. Бармаска киңәш бирделәр.
Шул чакларда әнинең елавы да, кайткач мәрхүм әтинең:
— Ичмасам, атлар бераз гына таптаганнар булса да бер сүз әйтмәс идек, зерә юкка нужа чиктерәләр. Алла да тотмый үзләрен! — дип зарланып авырып ятуы да әлегедәй хәтеремдә.
Ну, революция булгач, үзләренең дә кирәкләрен бирдек. Казыгын да калдырмадык. Бөтен авыл белән... мин дә чанасын алып кайткан идем. Шуны җикмәдем. Ачудан утын ясап мунча ягып кердем, йортын да кирпечләп ташып бетердек, йортының кирпечләре мужиклар морҗасына менеп утырачагын сизгән булса, алпавыт шунда ук тилергән булыр иде!
Әле кая алпавытка барырга. Теге Нуруллалар атасы Таҗдар бабай да заманасында бөтен авылның җилкәсенә атланып тора иде. Ул Таҗдар картның кылмаган явызлыгы калмагандыр инде. Аның бер явызлыгын мәңге онытасым юк — әле бүгенге кебек исемдә, ул вакыт әле миңа сызылып кына кара мыек чыгып килә иде. И үтә диген гомер, үтә икән, үтә икән... Ул заманда Чыпчык Вәлиләрнең Разия атлы кызлары бар иде. Мәрхүм вакытсыз үлеп китте. Без ул чакта Разия белән яратышып йөри идек.
Кышын Таҗдар картларда бер атна буенча тоташ арыш суктык. Көчнең күп чагы. Уртадан тотып дөпелдәтәм генә. Көлтәләр, суккан саен, очып китәләр. Кызлар да булгач, яшь чагында дөнья җитә кала бит ул. Шулай яхшы гына сугабыз. Менә бер заман, актык көн дигәндә, ни дә эшләп булмый, чабагач көбәге әллә ничек уңайсызрак килеп төште дә, бозлы җиргә бәрелеп, ике җирдән өзгәләнде дә чыкты. Шуннан Таҗдар карт ачуланды:
— Әллә атаңныкы дип белдеңме? Минеке бит ул. Моның өчен акчаңны басып алырмын,— диде.
Мин инде бер сүз дә әйтмәдем. Эчемнән генә: «Хәерле булсын!» — дидем дә тындым. Анысы бер хәл иде инде. Ничек булса да булды да, бетте дә. Артык борчылмадым. Менә тагын бәхетсезлек, шул көнне соңгы җәемне саламга Таҗдар карт үзе суктыра. Чиксез саран кеше иде ул! Мәрхүмне бөтен авыл «карун» дип йөртә иде. Саламга суктырырга кереште дә, саламнарны берәм-берәм тотып суктырган кебек суктыра башлады. Булдыра алса, бөтен саламнарны арышка әйләндерер иде бугай. Бераз баргач ук, моңа безнең эч поша башлады. Шуннан нишләргә? Уртадан Самат белән икәү суга идек, тоттык та:
— Айт!
— Өзеп ал!
— Кисеп сал! — дип кычкырынып-җикеренеп чын көчкә җибәрдек. Таҗдар картның салганын да көтмибез. Бөтенләй сәнәгеннән үк бәреп төшерәбез. Ул бер заман тирләде, пеште, салып өлгертә алмый башлады. Шулай машина кебек кызу барганда, менә бәхетсезлек, Таҗдар картның сәнәген суктым төшердем. Сәнәк чартлап икегә ярылды. Үзенең кулы да яңгырап китте, күрәсең, ачуы чигенә җитте. Ул дәшми-нитми ярылган сәнәкне алды да минем өскә җибәрде. Эзе менә әле дә бар, шул сәнәк яңакны тырнап, сыдырып китте. Шуннан ул:
— Әллә мине үтермәкче буласыңмы? Юньсез, хәерсез! — диде дә өстемә лач иттереп төкерде. Шулай булса да мин чыдадым, дәшмәдем. Беткәнче эшләдем.
Иртәгесен әти акча сорарга җибәрде:
— Бар әле, улым, акча алып кайт әле. Самавырсыз, түшәксез торуы бик кыен икән,— диде.
Бардым, сәлам бирдем:
— Таҗдар абзый, хезмәт хакын алырга килгән идем. Акча бик кирәк иде. Самавырларны, түшәкләрне алып чыгып киттеләр. Налог түләргә кирәк иде,— дидем.
Ул минем күзгә туп-туры карады да:
— И оятсыз, оятсыз! Үзеңне бер атна артык ашаттым. Сәнәгемне, көбәгемне сындырдың. Шулай да оялмыйча акча сорап килгәнсең. Бераз инсаф кирәк. Алладан оялырга кирәк. Мин сине юньле егет булырсың дип тора идем. Син дә атаң кебек уңмаган кеше икән,— диде.
— Бугазыңа кара кан булып утырсын! — дидем дә тиз генә чыгып киттем.
Артымнан:
— Ах, хәерсез нәрсә, хәерсез нәрсә! — дип, тагын нәрсәдер лыгырдап калды. «Көчленеке замана» диләрме, алар заманы булган шул иңде ул елларда. Скрипкәче Вәли әйләндерә иде дә:
Байлар, байлар бал эчә, урта байлар сыра эчә,
Безнең кебек ярлы мескен ярга ятып су эчә, —
дип җырлый иде. Ул моңлы кеше шул, белеп җырлаган икән. Булган замана, безгә рәхәт көтәргә урын да булмаган. Бу совет власте акны-караны, уңны-сулны нибуч өйрәтте. Хәзер без ул дуңгызларны эш башында бер көн дә тотмас идек. Гафиллек диген, без шул ул заманда аңламаганбыз. Рәхәт булыр дип, ниндидер рәхәт көтеп ятканбыз, тегеләр безгә карап:
— Рәхәт көтеп ятасыз бугай, сасы мужиклар, мәгез, тотыгыз капчыгыгызны! — дип, мыскыллап мыекларын гына бөтереп җибәргәннәр, күрәсең...
IV
Хәзер безгә совет рәхәт күрсәтергә тиеш бит инде. Аклар белән кызыллар сугышкан елларда безнең авылга озын яллы бер егет килеп йөри иде. Ул үзе һаман:
— Товарищлар, иптәшләр, дөньяны оҗмах ясыйбыз. Барыбыз да дүрт-биш елдан бертигез булабыз. Барыбыз да рәхәт торабыз. Акча кирәкми. Теләгәнеңне кибеттән барасың да сорап кына аласың. Хәзерге кебек көне буе эшләргә дә кирәкми, өч-дүрт сәгать эшлисең дә, аннары тик ятасың. Зур-зур йортлар салабыз. Шунда бергәләп торабыз. Балаларны совет үстерә, һичбер кайгы калмый, дип икешәр сәгать сөйли иде. Аның сүзләре йөрәккә бик чат ята иде. Аның сүзләрен мин бөтенләй онытылып тыңлый идем. Бары аның, бара-бара өйләнүләр дә булмый. Хатыннар, ирләр — барыбыз бергә тора башлыйбыз, дигән сүзенә генә кул куймый торган идем. Болай ул егет үзе акыллы да кебек иде дә, сүзе дөрескә чыкмады ул чибәр егетнең. Әллә шул алдалап кына йөргән?! Әллә инде, бу наданнар ни сөйләсәм дә сизмәсләр әле, дип, теленә килгәннең барын да сипкән дә сипкән?! Әллә иңде, берәр мулла малае булып, совет властеның ниятен белеп җиткермәгән булган?! Ни дә булса булган инде, аның сүзе бер тиенлек тә дәрес булып чыкмады. Югары очның Сабир Әхтәме бар бит, әнә ул нәрсә турында гына булмасын, борчакны сибә дә сибә. Үзе коммунист та булып торды. Аны ташлап мөәззин булырга да йөрде. Председатель булып та алды. Бер дә кыланмаганы юк инде аның. Барын да белеп сөйләгән була. Ә сынап торсаң, берсе дә дөрес булып чыкмый. Теге яллы егет тә, ахры, шушы Әхтәм кебек булгандыр.
Юләр димә инде. Шул яллы шайтанның сүзенә ике-өч ел ышанып йөрдем. Үзем бер дә рәтләп эшләмим. Терлек-туар да үрчетмим.
Хатын:
— Ни юләрләнәсең, эшләмисең дә, терлек-туар үрчетергә дә карамыйсың,— дип, мине тиргәгән иде.
Мин аңа:
— Эшләсәң ни, эшләмәсәң ни, барыбер ике-өч елдан дөнья ал да гөл була,— дип, кырт кисеп кенә җавап биргән идем.
Юләр димә инде, беркатлылык шул. Ышанасың да йөрисең. Ә алай зерә генә ышанырга ярамый икән. Әни:
— Биш тапкыр үлчә, бер тапкыр кис, улым,— дип, үземне яшь чагында үгетли иде. Ул шул дәрес сүз әйткән булган икән. Ничек диләр әле, «син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала»,— диләрме? Нәкъ шуның кебек. Мин дә эшләмәсәм, бүтәннәр дә эшләмәсә, дөньяны ничек ал да гөл итеп булсын инде! Юләр дисәң дә юләр инде мин, яхшылап уйлап каралмаган. Чәче озын булгач, яллы егетнең сүзе дөрес булып күренгән, күрәсең...
Хәзер беләбез инде. Бер авыз пешкәч, салкын суны да өреп эчәсең. Әле кооператив оештырырга дип, тагын бер чибәр егет килгән иде. Ул да шул тегенең кебек:
— Кооператив оештырсак, хәзер дөнья тигезләнә. Барыбызга да киләсе елга ук рәхәт була,— дип сөйләштергәләгән иде дә, малайның авызын тиз яптык:
— Энекәш, син безне алдалый алмассың. Сүзеңне үлчәп сөйлә. Дөньяны алай бик ансат кына ал да гөл итеп булмый аны. Синең кебек берәү сугыш заманында шулай синең кебек сөйләп безне ышандырган иде дә, хәзер безне ышандыра алмассың инде. Бар, энекәш, кайт. Дөрес сөйләүче кешегез килсен!— дидек. Малайның күзе дүрт булды!
Хәзер советның юлын беләбез инде. Үзебезнең авылда хәзер ата коммунистлар бар. Шәрифулла Галие турында, ул бетен дөньяңны белә, дип сөйлиләр. Ул инде бер дә теге яллы егет кебек борчак сипми. Ике елдан бирле сынап киләм: аның сөйләгәннәре барысы да дөрескә чыга да тора. Шундый туры эшләгән кешеләрне никтер бик яратам. Үзләре белән бер сөйләшеп утырсаң, күңел бөтенләй иркенәеп, рәхәтләнеп китә. Кайгылар, нужалар онытыла.
Шулай. Аны әйт тә, моны әйт тә, безнең өчен инде, ахры, шул балалар ныклап рәхәт күрерләрдер. Безнең гомер кыскарды бит инде. Инде бит минем яшьтәшләрнең байтагы җир астында. Кайберәүләр:
— Тиз булыр! — диләр дә бит, белмим, минем алай ике-өч елда гына бик зур рәхәт килүгә ышанасым килми.
Советның үзенә искедән бернәрсә дә калмады бит. Әле кара күңел белән уйлыйм да, совет дигәч, хәзер минем күңелгә Мортазалар атасы Рәхим бабай килеп төшә. Мортазалар ул вакытта бик яшь иде. Рәхим бабайның аты бер заманны, урактан кайткач, зерәдән генә үлде китте. Ул моның өчен бик кайгырмады,— хәерле каза булсын,— диде дә, сыерын сатып, тагын ат алды. Менә бәхетсезлек, анысы тагын ике атнадан ук үлде.
— Күрәчәгем бар икән,— диде дә, ул бөтен сарыкларын, кәҗәләрен сатып, тагын бер алаша алды. Анысы да бер-ике атнадан ук үлде. Шуннан бер ярты ел атсыз йөрде. Шуннан соң:
— Атсыз крәстиән крәстиән түгел икән ул,— дип, келәтен сатты да язын себеркегә-тырмага яраклы кырыкмыш тай алды. Бер бармаса бармый бит, анысы да бер атнадан тәгәрәп үлде. Алар гына җитмәсә, үзләреннән пожар чыкты. Бөтенләй кара җир өстендә, бернәрсәсез калдылар. Бары артларындагы кара мунчалары гына утырып калды. Рәхим бабай шундый казаларны башыннан кичерде. Бер заман аның малайлары өлгерде.
Тырыш булдылар. Читкә китеп акча таптылар. Рәхим бабай шуннан соң элеккегә караганда да яхшырак тора башлады.
Безнең совет та Рәхим бабай кебек бернәрсәсез калды. Бөтен әйбер эштән чыгып беткән иде бит! Нужаны да күргән чаклы күрдек инде. Урамда яшьләр:
Ата-баба күрмәгәнне
Безнең башлар күрә лә... —
дип, бик белеп җырладылар. Сугыш дисеңме, ачлык дисеңме, тифы дисеңме, берсе өстенә икенчесе, чүп өстенә чүмәлә булып өелде дә торды. Ничек диләр, булганда бары да була, диләрме әле, нәкъ шулай булды. Шул хәл белән бөтенләй рәхәткә тиз генә китәргә авыр булыр,— тәртәң сынар. Теге яллы егет тә хәзер моны сизгәндер инде.
Шулай да чынлабрак күзне ачып карасаң, байтак эш төзәлде инде. Төзәлү генә түгел, авылларга гомердә ишетелмәгән машиналар килә башлады. Ул шул үзебезнең кешеләр арасында да башлы кешеләр күп икән. Башлы кешеләр булмаса, болай элеккечә шартлатып шикәр тешләп чәй эчүләр, кыр тутырып иген чәчүләр шул төшкә генә керер иде әле.
1927
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.