Latin

Мөслим, Ришат Абдуллиннар

Общее количество слов 629
Общее количество уникальных слов составляет 438
32.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
43.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
50.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
1 2
Мөслим һәм Ришат Абдуллиннар, игезәкләр, 14 март, 1916 елда Үстькәмен шәһәрендә туганнар. Әтисе Муким Абдуллин, руда чыгарыла торган тауда, рабочий була. Балаларын кечкенә чактан эшкә өйрәтә. 12 яшьтә үк, Ришат һәм Мөслим әтисенә булышып, йөк ташучы булып, Белоус исемле рудникта эшли башлыйлар. Әтиләре белем кирәген истә тотып, ул чакта всеобуч законы юк, укыта. Алар 14 яшьтә башлангыч мәктәпне бетерәләр.
Икесенең тормышы күп яктан охшаш була. Музыкага кызыгучан, талантлы булулары тиз ачыла.
Мөслим 15 яшендә 1932 ел, яңа ачылган музыкаль-драма техникумына укырга керә; 1933 ел Ришат та шунда укый башлый.
Киләчәге өметле булардай, иң талантлы музыкантлар дип, Абдуллиннарны (берсе-артыннан икенчесен, Мөслимне 1935 елда, Ришатны 1936 елда) укырга Мәскәүгә консерваторияга жибәрәләр. Профессор А.И. Вишневский кул астында булып, тиешле белем алалар.
Укуны бетерүгә Абай исемен алган, Алматының Дәүләт Академ опера һәм балет театрында (Е.Г. Брусиловский театрның беренче композиторы) Абдуллиннар иң зур дәрәжәле, солист булып, 1970-нче елга кадәр хезмәт итәләр.
Казакстан театрына тагын күп кенә профессиональ кадрлар кирәк була. Ул Уку йортын Байгали Досымжанов, Ануарбек Умбетбаев, Шабал Бейсекова, Каукен Кенжетаев, Мокан Тулебаев бетерә.
Олы Ватан сугышы якынайганда театр репертуары 31 опера (9 казак телендә) һәм 6 балеттан тора (2 казакча). Рус һәм казак опера труппасы бергәләшеп жырчыларны нота буенча, текстсыз дөрес тавыш белән жырларга булышып өйрәтәләр. Театр репертуары күбәя, «Князь Игорь», »Борис Годунов», »Иван Сусанин», »Русалка», »Дубровский», »Черевички» һ.б. кушыла.
Казак опера һәм балет театрына,1941ел. гына «Академический» дип, хөрмәтле исем бирелә. Алматы каласында театрның бинасы иң матур, иң зур корылма иде диләр.
Авыр сугыш елларында, 7 ноябрь 1941 ел, яңа театрда беренче спектакль куела. Театр репертуарына тагын «Запорожец за Дунаем», »Отелло», »Мазепа», »Иван Сусанин» кушыла. Шул ук елларда Алма-Атага эвакуация белән мәдәният, сәнгать эшлекле кешеләре килә. Аларның эчендә кемгә булса да билгеле Галина Уланова килеп, «Жизель» балеты куела.
1944 ел. кыскача эчтәлеген М.Ауэзов язган, А. Жубанов белән Л. Хамидинең, «Абай» операсы туа. Ул репертуарда, әле хәзерге көннәрдә дә, иң әһәмиятле, бик уңышлы ижат булып саналып, сәхнәдә куела. Ришат Абдуллин Казакстан музыкаль мәдәнияте тарихында Абай партиясын беренче башкаручы булып калдылар.
Игътибар итәрлек факт – шул елларда ук «Евгений Онегин», »Чио-Чио-сан» кебек спектакльләр казак телендә куела башлый.
Мөслим һәм Ришат Абдуллиннар рус һәм көнбатыш-европа илләре классиклары, советлар союзы композиторлары операсын башкарганда алдыңгы урын тоталар. Мөслим – тенор партиясын, Ленский («Евгений Онегин»да), жиренә житкереп үти. Ришат - баритон тавышы белән Евгений Онегин, Жермон (»Травиата»), Эскамильо (»Кармен») һ.б. партияларны башкара.
Абдуллиннар Казакстан композиторлары опера спектаклендә, беренче булып, онытылмаслык образлар оештыралар : Мөслим – Тулеген («Кыз -Жибек»), Кайракпай («Жалбыр»), Балпан («Ер-Таргын»), Азима («Абай»); ә Ришат – Абай, Ер-Таргын, Биржан һәм Кожагул («Биржан и Сара»)... һ.б.
Сәхнәдә Абай образын башкару артистка бик кыен була, шулай да Ришат Абдуллин Абай ролен тулысынча халыкка житкерә.
Оперный театр - ул, берәүнең (язучылар, композиторлар, көчле вокалист-артистлар) үз көче белән әсәрне барлыкка китерүе сәбәпле була. Андыйлар милли мәдәният тарихында билгеле: Куляш Байсеитова, режиссер Курманбек Жандарбеков, язучылар Мухтар Ауэзов, Габит Мусрепов, Сабит Муканов; Мөслим, Ришат Абдуллиннар һ.б.
1950-нче елларда Ермек Серкебаев, Роза Джаманова кебек Югары уку йортын бетергән профессиональ музыкантлар үзен күрсәтә башлый. Төрле жырлар жырлап, берсеннән берсе тәжрибә алып, «Звезда» исеменә житеп, тыңлаучыларны куанталар. Абдуллиннар төрлечә милли телдә, татар, казак жырларын яратып жырлыйлар.
Камера музыка әсәре эчендә - татар композиторы Рөстәм Яхин романсын, Ришат Абдуллинның, башкаруы истән чыкмаслык була.
Мөслим Абдуллин бигерәк тә рус композиторлары Н. Римский-Корсаков, М. Глинка, П.Чайковский романсларын башкаруы белән истә саклана. Аларны халыкка үз телендә, казак телендә башкарып, рус классикасына якынайтып, таныштыруы бик әһәмиятле була.
Абдуллиннар, казак жырларын дуэтом- икәүләшеп жырлауның, иң беренчесе булган.
Казак милли сәньгатен үстерү тарихында, Мөслим, Ришат Абдуллиннар УТЫЗ ЕЛ эстрада сәхнәсендә эшләп, артистлык ижади юллары шуңа бирелгән.
Правительство югары бәя бирә. Мөслим народный артист КазССР (1947), Ришат – народный артист СССР (1967), Лауреат Государственной премии КазССР.
Казакстан мөстәкыйльлек алгач, Алматыда бер урамга Братья Абдуллины исеме бирелә.
Нигәдер хәзер аларны күп искә алмыйлар, оныттылар дип уйлап куйган идем. Вечерний Алматы газетында күземә Абдуллиннар турында мәкалә төшеп, аны укып, татар телендә язырга уйладым.
Халыкара язучылар союзы әгьзасы Н.Абдулкаримова
8 гыйнвар 2011 ел
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.