Latin

Мөгаллим

Общее количество слов 1211
Общее количество уникальных слов составляет 779
46.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
59.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
66.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Мин тимер юл белән «Д» станциясенә килеп төштем (Уфа тарафында). Чөнки мин бара торган «К» авылына шуннан башка уңайлы юл юк иде.
Вокзалга төшүем белән минем читкә китүче мөсафир икәнемне белеп, татар ямщиклары мине чолгап алдылар: «Барин, тебе ямщик надо? Повезем?» — тавышлары күтәрелде. Мин кая барачагымны белдергәч, ям-щиклар арасыннан берсе алга чыгып: «Әйдә, барин, сезгә юлдаш та бар, сезгә күңелле дә булыр, икегезне дә алып китәрмен. Атларым бик яхшылар, очалар гына!..» — диеп, мине алып китте.
Шул арада миңа юлдаш булачак кеше дә килеп җитте. Без таныштык, ул үзен мөгаллим дип тәкъдим итте. Мин аңа юлдаш булуыма шатлык йзһар иттем. Ул арада ямщик: «Но, хайваннар, бик матурлап кына ба-риннарны илтик әле, бәхетегезгә каршы, юлчыларның менә дигәннәре табылды!» — дип сөйләнә-сөйләнә атларын юлга чыгарды. (Чөйлек алу өчен юлчыларны төрле матур сүзләр белән мактау, күтәрү ямщикларның беренче сыйфатлары инде.)
Ямщикның өстендә — киң ак чикмән. Билен бик нык бәйләгән, башында чәүкә оясына охшаган, маңгаен бөтенләй каплап алган бүрек. Үзе кыска буйлы, сары сакаллы, бөтен битен төк каплап алган. Озын салынып торган кашлары эчендә күк күзләре җылтырап уйнап торалар. Сөйләшкән вакытта еш-еш уң күзен кыса; сүзе бетәр-бетмәс кытырдап көләргә тотына. Күренгән хәрәкәтләреннән аның хәйләкәр, үткен ямщик икәнен аңлап була.
Пар ат матур гына салдырып китте. Мине алып килгән поезд, өч свисток биреп, үз юлына юнәлде. Кырга чыгып җитүгә ямщик: «Сикертте-реп алыгыз әле, атлар, бариннарның бәхетенә каршы, бүген юл да таба кебек, атна буена яңгырлар теңкәгә тиеп беткән иде»,—диеп сөйләнә-сөйләнә атларга берәрне төшерде. Вакыйган, атна буена өзлексез яуган яңгыр бик йөдәтеп бетергән, бу җылы, кояшлы көн җанга зур рәхәт бирә иде.
Вакыт күп булып, сентябрьнең яртылары узганга, моннан соң ышанычлы көннәр көтелмәгәнгә, бүгенге кояшның җылысыннан күбрәк файдаланасы, тәмле саф һаваны күбрәк йотасы, бу җылы кояш капланыр да, җил чыгар да, тагы бөтен дөнья ямьсезләнер, дип һәр матур минутның кыйммәтен, ләззәтен белеп, сизеп үткәрәсе килә иде.
Мин бөтен дөньямны онытып, бертөрле рәхәт тынга чумып бара идем. Ул арада станция дә шактый артта калган иде. Ямщикның чыбыркысын бер уңга, бер сулга селтәп, миңа таба бераз бөгелә төшеп: «Менә бу җирләрнең һәммәсе яүвәддә башкортныкы булган»,— дип сөйләнә башлавы, мине тынлыктан, тәмле хыялдан уятып җибәрде.
Башкортларның хәлләре миңа бик ачык мәгълүм булганга, ямщик сүзе миңа ят вә яңа тоелмады.
Мин сүзне икенчегә борып:
— Иптәш, быел да мөгаллим буласызмы? Әллә хәзер үк мөгаллимлеккә барасызмы? — дип сорадым.
— Мин бара торган «К» авылына мөгаллимә кирәк, дип хәбәр булган иде. Рәфикам[1] өчен шуны белешергә барам. Үземнең урыным бар. Рәфикамны монда урнаштыргач, үзем мөгаллим булып башка җиргә китәм.
— Рәфикагыз өүвәл кайда укыткан иде соң?
— Әле беренче елы гына. Укытканы юк, укыды.
— Кайда укыды, сезнең аңа рәфикъ[2] булуыгыз бер ел гынамыни?
— Өченче ел инде. Аның тарихын кыска гына булса да сөйлим инде. Рәфикам фәкать үземнән генә укыды. Миңа килгәнче, аз гына язу танырлык кына укыган иде. Мин мәдрәсәне тәмам итеп чыккач, бер ел мөгаллим булдым да аны алдым. Аны да мөгаллимә итү уе белән үзем бик нык тырышып укыттым... Минем планыма буйсынып бик тырышып укыды. Бар көчен шуңар сарыф итте. Ике ел тоташ үземдә укып, быел Уфадагы мөгаллимәләр курсында да беренче булып чыкты. Менә быел башлап мөгаллимә була. Киләсе җәйгә, исән булсак, ул тагын укуын дәвам иттерер. Ул бертөрле булгач, үземнең ныклап русча укырга уем бар.
— Үзегезнең дә матди җәһәтегез тәэмин ителмәгәч, рәфикагыз да ярдәм итәрлек булмагач, ике ел бик читен үткәндер. Ничек соң башта ук берәр мөгаллимә алырга уйламадыгыз?
— Читенлекне сөйләргә дә ярамый инде. Ике ел эчендә дөньяның ачысы-төчесе тәмам татыдды, мин инде бөтен авырлыкны үземнең идеям өчен корбан иттем. Рәфикама юлыгуым ихтыяри эш булмады. Надан икәнен белсәм дә, аны кеше итүемә ышандым. Минем шәкерт чагымда ук, үзем мөгаллим, рәфикам мөгаллимә булып, изелгән, беткән татар милләтенә хезмәт итү беренче идеалым иде. Шунда гына бәхет төсле иде. Хәзер инде, Аллага шөкер, максатыма ирешеп киләм. Инде бераз гына мәшәкать чигәсе калды.
— Туганкай, мин сезне мондый идеалыгыз белән тәбрик итәм. Күргән авырлыкларыгыз үзегез өчен түгел, бәлки мөкатдәс санаган милләтегез өчен сез үзегезнең мең газап белән тапкан тиеннәрегезгә гади бер татар кызын укытып, тырыштырып милләткә яраклы, файдалы бер эшче ясагансыз. Хәзер инде ул үзе меңләп татар кызын мәгърифәт нуры белән яктыртачак. Сез инде мондый гали, чын файдалы эшегез өчен үкенмәгез, әлбәттә, үкенмисездер бит?
— Юк, үкенмим. Түземлек бетеп, башны кайда сугарга урын тапмыйча изелгән вакытларда үземне шелтәли идем, хәзер инде онытылды. Рәфикамның мине аңлавы, эшемне тәкъдир итүе тагын да өметне арттыра, җиңеллек бирә.
Матур гына сөйләшеп барган вакытта ямщик юл кырыенда тирес казып яткан дуңгызны чыбыркы белән сьщырып әче кычкырып җибәрде. Дуңгызның чинаганы биш чакрымга ишетелгәндер. Ямщик: «Ах, мәлгунь, дин дошманы, атларны куркыта язды»,—дип тагын берничәне өстәде. Аннан соң: «Мәлгуньне симерткөннәрмени!» — дип кытырдап көләргә тотынды. Без дә кушылдык, без тагын сүзне бордык:
— Рәфикагыз нинди шартлар белән мөгаллимә булып бара?
— Әйтергә оят, иптәш, кышлык өчен айга ун сум. Кырык кыз бар, имеш.
— Жалуньесе аз икән. Безнең мөгаллим-мөгаллимәләрнең хәлләре бик күңелсез инде. Мәгыйшәтләре һич тә тәэмин ителмәгән.
— Мөгаллим-мөгаллимәләр өчен иң читене шул. Алар күп җирдә хосусый байлар тарафыннан чакырылалар. Аларга шул чакырган байларның кесәләренә карап йөрергә туры килә. Әгәр шул экономия бирә торган бай кәефенә карап йөрмәсә, мөгаллим яки кыш уртасында куыла, яки икенче кыш алынмый. Бер җирдә урнашып берничә ел торган мөгаллим бик сирәк. Көз җиткәч, мөгаллимнәр анда сугылып, монда сугылып урын эзләргә тотыналар. Бер идеалың булмаганда, татар галимеңдә мөгаллим булу иң кара хезмәтче булудан да читен эш.
— Шулай инде, туган, әлегә татар галәмендә бер эшебез дә җайга салынмаган, һәммә нәрсәбез томан, болыт эчендә. Сез инде шул мөкатдәс идеалыгыз белән барыгыз. Икәүләп торып татарның яңа нәселен агартырга тырышыгыз!
Шуннан соң безнең арада сүз киселде, икебез дә уйга чумдык. Күп вакыт үтмәде, мөгаллим төшә торган авылга да килеп җиттек. Мөгаллим төште. Аңардан аерылу, яңа таныш булса да, миңа шактый күңелсез булды. Мин аерылуыма чын күңелемнән төәссеф итеп үз юлыма юнәлдем — минем барачак авылым аннан җиде чакрым иде. Мөгаллим — озын гына буйлы, ябык чырайлы, озынчарак кына йөзле, мөлаем зур гына соры күзле, карап торырга сөйкемле, уйчан, җитди генә бер егет. һәрбер сүзеннән, хәрәкәтеннән тормыш белән изелгәнлеге күренеп тора. Көлсә дә салкын, кайгылы көлә. Вакытсызрак чыккан маңгай җыерчыклары да аның үткән тормышыннан хәбәр биргән шикелле күренәләр. Юл буе мин аны оныта алмадым. Аның нык, саф идея иясе булуына ышандым. Авылдан бераз киткән идек, ямщигым миңа таба борылып, уң күзен кысып көлеп: «Әллә моның хатыны мөгаллимә булырга укыймы? Аннары эш барып чыга инде... Авылыңнан гына кач, йөзендә, төсендә мөселман кыяфәте дә юк!» — дип куйды.
Мөгаллимнең сөйләшкәннән тыш артыграк бирмәве, чәйлек төртмәве, ямщикның кәефен бозды бугай — ул һаман алардан көлеп кенә барды.
Барган авылда өч көн тордым да яңадан «Д» станциясенә киттем. Ни күзем белән күрим: юлда әлеге мөгаллим юлдашым рәфикасын урнаштырырга «К» авылына килә. Без яңадан очрашуыбызга шатланыштык, ул мөгаллимәсе белән мине таныштырды. Аларның килгән монзаралары мине бик борчыды. Аларның тарантас артына бәйләгән яшел сандыктан башка нәрсәләре күренми, мөгаллимәнең йөзендә дә арыганлык, изелгәнлек галәмәтләре сизелә иде кебек. Мин актык кул бирешкәндә: «Милләтебезнең истикъбале[3] сезнең кебек эшлекле, каһарман мөгаллим вә мөгаллимәләргә баглы икәнен хәтердән чыгармагыз; сезнең бөтен читенлеккә түзеп, сызганып эшләвегез генә безгә өмет бирә. Сез милләтнең мәгънәви тамыры; сез нык булсагыз, аның яфрагы яшел, чәчәге матур, җимеше татлы булыр. Яшәгез, татарга файдалы затлар!» — дип аларның күңелләрен күтәрергә тырыштым. Аларның кайгылы, төшенке күңелләрен аз гына булса да күтәрү минем мөкатдәс бурычым булып күренде. Аерылыштык. Алар күздән югалганчы, торып эшләпәмне селкеп, исәнләшеп киттем. Бу миңа шактый җиңеллек вә рәхәт бирде. Көннең дә кәефе юк. һава салкын, җилле. Күктә болытлар да бөтен дөньяны каплап алганнар иде.
1913


[1]Рәфика — хатын, иптәш, кәләш.
[2]Рәф и к ъ — иптәш, юлдаш.
[3]Истикбаль — киләчәк.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.