Latin

Минем Әби - Мировой!

Общее количество слов 274
Общее количество уникальных слов составляет 222
53.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
67.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
71.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя) Кызганам мин тещалы татар кияүләрен. Адым саен зарланып, елап йөриләр. Өйләнгәндә әзрәк уйларга кирәк. Ике рәхәт бергә килми инде ул, җәмәгать: марҗа да кочаклап ят, тещаң да әйбәт булсын! Менә безнең татар әбиләре нигә шулай яхшы дисезме? Кызымны кире кайтарып куймаса ярар иде дип, кияүләренең бер алдына, бер артына төшәләр алар. Мин үзем, мәсәлән, хатынга караганда әбидән ныграк уңдым. Кунакка килүгә мәтрүшкәле каен себеркесе белән мунчасы әзер, мичтә бәлеше пешкән, арган тәнне бераз язарга өстәл астында шешәсе канны кытыклап, елмаеп утыра. Ничек шундый әбигә сүз әйтәсең инде! Әби белән бер-беребезне күз карашыннан да аңлыйбыз. Хатын мыркылдый башласа, әби җәт кенә тегенең ботын чеметеп куя. Күгәрмәгән җире калмаган инде, мескеннең. Үпкәләп, әниләрдә кунарга калам ди башласа, иң башта әби чәчрәп чыга, янәсе, нинди ирдән башка кунып йөрү ди ул! Ә теща булса? Кунарга кайтмаган кызын да бездә кунды дип яклар иде әле. Шулай килешеп яшибез инде әби белән. Тещасы кунакка киләм дисә, безнең эштәге бер егетебез чиргә сабыша. Ә мин әбинең килүен бәйрәм кебек көтеп алам: ниһаять, токмачлы аш ашыйбыз, хатын миңа урынлы-урынсыз бәйләнүеннән туктый, балаларга күз-колак дигәндәй... Хет төнге уникедә кайт, сүз әйтүче юк. Иң кадерле кунак кебек өф-өфиләп кенә каршы алып, йокларга яткыралар. Хәтта ашарга да җылытып бирәләр әле. Әби булмаганда хатынның ачулы сүзләре белән генә туенып ятарга туры килә. Гел тик утыра белми минем әби. Әле менә тишек йон оекбашны күреп, яңасын бәйләргә кереште. Кәчтүм-чалбар кесәләренә ямау салды, рәхмәт төшкере. Карап торам-торам да, уйлап куям: "Кем өйрәтте икән аны бу кадәр эшкә?" Мин хатынның әби кызы икәнлегенә шикләнә дә башладым инде. Әллә хатын-кызның булганлыгы әби булгач кына ачыламы икән? Безнең дә кыз буй җиткереп килә. Теща хәлендә калмаса ярый инде хатын.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.