Latin

Маугли - 1

Общее количество слов 4670
Общее количество уникальных слов составляет 1924
38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(тәрҗимә)
Мауглилар гаиләсе
Ата Бүре, көндез бераз черем итеп алгач, йокы качырыр өчен киерелеп-сузылып, кашынып, оеган аякларын бер-бер артлы турайткалап куйганда, Сионий таулары өстенә эссе кич иңгән һәм сәгать җиде тулган иде. Ана Бүре, олы башын дүрт баласы өстенә куеп, йокымсырап ята, ә тегеләре кыймылдашалар, чинашалар. Алар гаиләсе яшәгән мәгарә авызына ай яктысы төшкән.
— Уф! — диде Ата Бүре. — Тагын ауга чыгасы бар.
Ул таудан түбән таба чабарга торганда, кинәт бусагага йонлач койрык шәүләсе төште һәм шыңшыган аваз ишетелде:
— Уңышлар телим сиңа, Бүреләр Башлыгы! Үзеңә уңышлар, затлы балаларыңа нык һәм сөттәй ак тешләр телим. Дөньяда ачлар да барын онытмасын алар!
Бу — шакал, Ялагай Табаки иде. Ә һиндстан бүреләре, теләсә кайда тыкшынып, коткы таратып, чүплекләрдә казынып йөргәне өчен, Табакины күралмыйлар. Үзләре Табакидан куркалар да, чөнки ул котыру авыруы белән джунглида барыннан да ешрак авырый һәм, андый чакта, урман буйлап шашып чаба, юлда очраган берсен тешләми калмый. Нәни Табаки котырганда, хәтта юлбарыс та аннан кача, чөнки кыргый җәнлек өчен котырудан да куркынычрак нәрсә юк. Җәнлекләр бу авыруны "дивани" — диваналык, диләр һәм аннан бары качып кына котылып була.
— Алайса, кер дә үзең кара, — дип, коры гына дәште Ата Бүре. — Тик ашар әйбер юк бездә.
— Бүрегә юк, — диде Табаки, — ә миндәй мескеннәргә коры сөяк тә — бәйрәм мәҗлесе. Без, шакаллар, алай назланып тормыйбыз.
Ул тавышсыз-тынсыз гына мәгарә түренә узды, яланып бетмәгән болан сөяге табып, бик канәгать кыяфәт белән җайлап утырды да аны шатыр-шотыр кимерә башлады.
— Сыегыз өчен рәхмәт, — диде ул, ялана-ялана. — Ниндәен матур бу затлы нәсел балалары! Күзләре томрап тора! Юкса, үзләре кеп-кечкенә бит әле! Әй лә, патша балаларының туганда ук зур булып тууларын истән чыгарганмын.
Табаки күзгә карап балаларыңны мактаудан да яманрак нәрсә юк икәнен белә иде, билгеле, һәм ул, Ана Бүре белән Ата Бүренең тынычсызлануларын күреп, рәхәтләнеп торды.
Табаки, бүтәннәргә кайгы юравына сөенеп, тын гына утырды да мәкер белән әйтеп куйды:
— Шер-Хан, Олуг Юлбарыс, ау урынын алыштырды. Ул ай буе монда, тауларда, ау кылачак. Үзе шулай дип әйтте.
Шер-Хан мәгарәдән егерме миль чамасы читтә, Вайңаңи елгасы буенда яшәүче юлбарыс иде.
— Аның хакы юк! — дип, усал гына сүз башлады Ата Бүре. — Джунгли Законы буенча, беркемне дә кисәтми торып, ау урынын алыштырырга аның хакы юк. Ул тирә-юньдәге кош-кортны ун мильгә качырып бетерәчәк, ә миңа... хәзер икебез өчен дә ауга йөрергә кирәк.
— Әни аны юкка гына Лаңри (Аксак) дип атамаган, — диде тыныч кына тавыш белән Ана Бүре. — Тумыштан ук бер аягы аксак аның. Шуңа күрә йорт хайваннарын гына аулый да ул. Вайңаңи елгасы буенда яшәүчеләрнең аңа үче бар, хәзер ул монда килгәч, бездә дә шундый ук хәлләр башланачак: кешеләр урман тулып аны эзләрләр, ләкин тота алмаслар; үләнгә ут төртерләр, шунда инде безгә, балаларыбызны ияртеп, дүрт якны кыйбла итеп, качып китүдән башка чара калмаячак. Шер-Ханга рәхмәтебез шундый да зур безнең!
— Сезнең рәхмәтне аңа җиткерергә мөмкинме? — дип сорады Табаки.
— Ычкын моннан! — дип теш шыгырдатты Ата Бүре. — Ычкын! Хуҗаң янына тай! Дөньяны болгатып та карадың инде.
— Китүен дә китәрмен, — дип, тыныч кына җавап бирде Табаки. — Аста, чытырманлыкта, Шер-Хан тавышы озакламас, сезгә дә ишетелер. Юкка гына китердем мин бу хәбәрне, юкка тырыштым.
Ата Бүре колакларын шомрайтты: инеш буендагы үзәндә юлбарысның усал һәм сагышлы үкерүе ишетелде. Ул бер нәрсә дә аулый алмаган һәм бу турыда бөтен джунглига сөрән салудан тартынмый иде.
— Җүләр! — диде Ата Бүре. — Төнге ауны шундый шау-шу белән башлыйлармыни! Безнең боланнарны Вайңаңидагы симез буйволлар дип уйлый микәнни ул?
— Ш-ш! Буйвол да, болан да ауламый ул хәзер, — диде Ана Бүре. — Кеше аулый ул.
Үкерү тонык ырылдауга әйләнде. Берьюлы бөтен яктан да ишетелгән бу ырылдау, ачык һавада төн үткәргән урман кисүчеләрнең һәм чегәннәрнең котын алып, кайчакта туп-туры юлбарыс авызына таба йөгерергә мәҗбүр итә.
— Кеше аулый! — диде Ата Бүре, ак тешләрен ыржайтып. — Буада бакалар, коңгызлар беткәнме әллә? Кеше итенә кызыкмаса, җитмәсә әле безнең җирдә?
Джунгли Законы кеше аулауны катгый тыя. Әгәр дә кешеләр үз балаларын усаллыкка, үтерешкә өйрәтсәләр, анысы — башка эш... Ләкин әле, андый очракта да, үз тупламы яисә ыруы ауга йөргән җирдә кеше үтерү тыела. Кешегә тисәң, филләргә атланган ак тәнле мылтыклы адәмнәрнең һәм кулларына гонглар, ракеталар, утлар тоткан йөзләгән кара тәнл ел әрнең урманга киләсен көт тә тор. Менә андый чакта джунглида яшәүчеләрнең берсенең дә хәле шәптән булмас. Җәнлекләр, кешене дөньяда иң зәгыйфь, иң яклаучысыз җан иясе диләр бит, югыйсә һәм аны кыерсыту аучы өчен хурлык санала. Аннары аларның, кеше ашаучыларның, тешләре берзаманны бозылып какшый һәм коелып бетә, дип дөресен сөйлиләр.
Ырылдау авазы һаман саен көчәя барды һәм кинәт күк күкрәгәндәй булды: "А-а-а!" Юлбарыс, корбаны өстенә ташланырга әзерләнеп, тын калды.
Аннары юлбарыс тавышына охшамаган улау — Шер-Хан улавы — ишетелде.
— Тота алмады, — диде Ана Бүре. — Нишләп икән?
Ата Бүре мәгарәдән читкә йөгерде һәм куаклар арасында бөтерелүче Шер-Ханның ачулы ырылдавын ишетте.
— Бу җүләр тәпиләрен пешергән. Утын кисүче учагына сикермәсә, акыллы диярләр иде! — дип, пырхылдап куйды Ата Бүре. — Табаки да аның белән.
— Кемдер тауга менә, — диде Ана Бүре, бер колагын селкетеп. — Әзер тор.
Чытырманлык куаклары әкрен генә кыштырдап куйды, һәм Ата Бүре, сикерергә әзерләнеп, арткы тәпиләренә чүгәләде.
— Кеше! — дип ырылдады ул. — Кеше баласы! Карале! Нәкъ аларның каршында, түбәндәге ботакка тотынып, әле
яңа гына йөрергә өйрәнгән каратут тәнле шәрә бала — йоп-йомшак, кеп-кечкенә җан иясе басып тора иде. Мондый нәни баланың бервакытта да төнлә бүре өненә килгәне юк иде әле. Ул Ата Бүренең күзләренә карады да көлеп җибәрде.
— Кеше баласы шушы буламыни? — дип сорады Ана Бүре.
— Минем әле аны күргәнем юк иде. Алып кил әле монда. Үз нәниләрен авызында йөртеп өйрәнгән бүренең тешләре
баланың җилкәсенә батып керсә дә, аны бәләкәй бүреләр арасына илтеп салгач, тиресендә аз гына тырналган эз дә калмады. Кирәк чакта бүре күкәйне дә ватмыйча тешләре белән тотып тора ала.
— Нинди бәләкәй! Бөтенләй шәп-шәрә, ә үзе нинди кыю!
— диде, ягымлы гына итеп, Ана Бүре. (Бала нәни бүреләр арасыннан җылырак җиргә таба елышты.) — Ой! Ул да бүтәннәр белән бергә имә! Менә нинди икән ул кеше баласы! Моңа кадәр кайсы бүренең нәниләре арасында кеше баласы булганы бар!
— Мондый хәл турында ишеткәнем бар иде, ләкин моның безнең Тупламда да, минем гомердә дә булганы юк, — диде Ата Бүре. — Ул бит шәп-шәрә, йонсыз, аны бер сугуда үтерергә була. Күрсәнә, исе дә китмичә, безгә карап тора.
Мәгарәдә ай яктысы сүнде: Шер-Хан шакмаксыман зур башы, иң өсләре белән тишекне томалады. Аның артында Табакиның чинаганы ишетелде:
— Әфәндем, әфәндем, ул шушында керде!
— Шер-Хан галиҗәнапләрен күрү безгә дә насыйп икән,
— диде Ата Бүре, әмма аның күзләре усал ялтырап куйды. — Шер-Ханга ни кирәк?
— Табышым кирәк! Монда кеше баласы керде, — диде Шер-Хан. — Аның әти-әнисе качып китте. Бирегез аны миңа.
Шер-Хан, чыннан да, утын кисүче учагына сикереп, тәпиләрен пешергән һәм хәзер шуңа җенләнә иде. Әмма Ата Бүре мәгарә тишегенең Шер-Хан өчен бик тар икәнен яхшы белә. Ул анда кыймылдый да алмый. Мичкә эчендә сугышырга ниятләгән кешенеке кебек иде аның хәле.
— Бүреләр — ирекле халык, — диде Ата Бүре. — Алар Туплам Башлыгын гына тыңлый, буй-буй сыртлы кеше ашаучыны бар дип тә белми. Кеше баласы — безнеке. Теләсәк, без аны үзебез үтерербез.
— Теләсәк, теләсәк! Минем ни эшем бар анда? Үзем үтергән буйвол белән ант итәм, тагы күпме сезнең шушы эт оягызга борын төртеп, хәләл табышымны көтеп торырга тиеш мин? Моны мин, Шер-Хан, әйтәм!
Юлбарысның күк күкрәүгә охшаган тавышы бөтен мәгарәне яңгыратты. Ана Бүре, үзенә сырышкан балаларын ташлап, алга сикерде, һәм аның караңгыда ике яшел айга охшап ялтыраган күзләре Шер-Ханның ут чәчеп торган күзләре белән очрашты.
— Ә мин, Ракша (Иблис), җавап бирәм: кеше баласы — минеке, Лаңри, һәм миндә калыр да! Аны беркем дә үтермәс. Ул Туплам белән бергә яшәр, бергә уйнар, бергә ауга йөрер! Әй, син, сабый балалар аулаучы, балык, бака ашаучы, саклан! Вакыт килер, һәм бу бала синең үзеңнең башыңа җитәр! Ә хәзер табаныңны ялтырат, юкса, үзем үтергән болан белән ант итәм ки (мин үләксә ашамыйм), теге дөньяга дүрт аягың да чатан килеш китәрсең. Джунглиның өтек өрәге! Ычкын моннан!
Ата Бүре аңа шаккатып торды. Ул инде Ана Бүренең кайчандыр Туплам белән бергә чабулап йөргәнен дә, "Иблис" кушаматлы булуын да һәм аны, биш бүрегә каршы сугышып, үзенеке иткәнен дә онытып өлгергән иде. Шер-Хан Ата Бүредән курыкмас та иде, ләкин Ана Бүре белән алышырга теләмәде: чөнки аның үлгәнче сугышасын белә иде ул. Юлбарыс ырылдап артка таба чигенде һәм, иреккә чыккач, үкереп җибәрде:
— Эт — оясында көчле! Карыйк әле, кеше нәселеннән асрамага алган бала турында Туплам ни әйтер икән! Бала минеке, мин аны барыбер ашаячакмын, озынкойрык караклар!
Ана Бүре, авыр сулап, үзенең балалары янына, җиргә ятты, һәм Ата Бүре, кырыс тавыш белән:
— Бу юлы Шер-Хан дөресен сөйли: баланы Тупламга күрсәтергә кирәк. Шулай да син аны үзеңә калдырырга булдыңмыни, әнисе? — диде.
— Үземә калдырырга? — дип, сыртын боргалап сорады Ана Бүре. — Ул безгә шәп-шәрә килеш, төнлә берүзе килде, алай да курыкмады! Карале, ул минем бер нәниемне этеп үк җибәрде! Бу аксак итче аны үтергәч, Вайңаңига качып китәр, ә кешеләр үчне бездән алырлар. Әйе, мин аны монда калдырам. Тик кенә ят, бакачык! Әй, Маугли — мин сиңа Бака Маугли исеме кушам —килер вакыт, һәм син үзеңә һөҗүм иткән Шер-Ханны ауларга чыгарсың.
— Ә безнең Туплам ни әйтер? — дип сорады Ата Бүре. Джунгли Законында бик ачык итеп әйтелгән: гаилә корган
һәр бүре Тупламны ташлап китә ала. Ләкин балалары үсеп җитеп, аякка баскач, ул аларны Туплам Киңәшмәсендә башка бүреләргә күрсәтергә тиеш. Бу Киңәшмә ай саен, тулы ай калыккан төнне, җыйнала. Аннары бүре балалары, беренче болан үтергәнгә кадәр, теләсә кайда йөри алалар, һәм шуңа кадәр бернинди олы бүренең дә аларга тияргә хакы юк. Бу Законны бозган бүрене үлем җәзасы көтә. Уйлап карасаң, моның чыннан да шулай булырга тиеш икәненә үзең дә ышанырсың.
Ата Бүре, балаларының бераз үсеп, йөгереп йөри башлауларын көтте дә, Туплам җыелган бер төнне, үзенең нәниләрен, Мауглины һәм Ана Бүрене Киңәшмә Кыясына алып килде. Зур-зур ташлары арасында йөзләгән бүрене яшерерлек калкулык түбәсе иде бу. Үзенең көче һәм җитезлеге аркасында бөтен Тупламга башлык итеп сайланган ялгызак соры бүре Акела кыя өстенә сузылып яткан. Кыя астында төрле кыяфәттәге кырыклап бүре утыра. Алар арасында бергә-бер тартышып буйволны җиңгән бурсыктай чал йонлы картлачлар да, "аны без дә булдырабыз" дип уйлаучы кара йонлы өч яшьлекләр дә бар иде. Ялгыз бүре инде елга якын башлык итә. Яшь чагында ул ике тапкыр бүре капкынына эләккән, бер тапкыр кешеләр аны бик каты кыйнаганнар да, үлде, дип ташлап киткәннәр: шуңа күрә кешеләрнең гореф-гадәте аңа яхшы таныш. Киңәшмә Кыясында барысы да диярлек тын тора. Уртада бүре балалары әвәрә килә, тирә-юньдә аларның әти-әниләре утыра. Ара-тирә олы бүреләрнең берсе ашыкмыйча гына тора да, берәр бүре баласы янына килеп, игътибар белән карый һәм тавышсыз гына яңадан үз урынына кайта. Кайчакта анасы, күрми кала күрмәсеннәр, дип, үзенең баласын ай яктысына этеп чыгара. Менә Акела кыя өстеннән сөрән салды:
— Сез Законны беләсезме, Сез Законны беләсезме! Бүреләр, карагыз!
Һәм кайгыртучан ана бүреләр аны күтәреп алды:
— Карагыз, яхшылап карагыз, бүреләр!
Ниһаять, чират аларга җиткәч, Ана Бүре сыртын кабартты, Ата Бүре түгәрәк уртасына Бака Мауглины этеп чыгарды. Маугли таш өстенә утырды да көлеп җибәрде һәм ай яктысында ялтыраучы вак ташлар белән уйный башлады.
Акела алгы тәпиләре өстендә яткан башын күтәреп тә карамады, бары тик вакыты-вакыты белән бер үк сүзләрне кабатлады:
— Карагыз, бүреләр!
Кыя артыннан тонык үкерү — Шер-Хан тавышы ишетелде:
— Ул бала — минеке! Миңа бирегез аны! Ирекле Халыкка кеше баласы нигә кирәк?
Ләкин Акела аңа колак та салмады. Ул бары тик:
— Карагыз, бүреләр! Ирекле Халыкка чит-ят сүзен тыңлау нигә кирәк? Яхшылап карагыз! — диде.
Бүреләр дәррәү ырылдап куйдылар, һәм дүрт яшьлекләр арасыннан берәү, Акелага җавап итеп, Шер-Хан соравын кабатлады:
— Ирекле Халыкка кеше баласы нигә кирәк? Тупламга баланы кабул итү-итмәү турында бәхәс чыкса,
Джунгли Законы буенча, аны яклап, атасы белән анасыннан башка, ким дигәндә, ике бүре сүз әйтергә тиеш.
— Кем бу бала яклы? — дип сорады Акела. — Ирекле Халык арасыннан кем сүз әйтергә тели?
Җавап ишетелмәде, һәм Ана Бүре сугышырга әзерләнеп куйды. Әгәр дә эш шуңа барып җитсә, бу сугышның аның өчен соңгы сугыш буласын белә иде ул.
Шулчак берәү, арткы аякларына басып, авыз эченнән мыгырдый башлады. Башка төр җәнлекләр арасыннан Туплам Киңәшмәсенә кертелә торган бердәнбер вәкил — бүре балаларына Джунгли Законнарын өйрәтүче ялкау соры аю Балу иде бу. Картлач Балу теләсә кайда йөри ала, чөнки ул бары тик чикләвек, бал һәм төрле тамырлар гына ашый.
— Кеше баласы? Булса соң, — диде ул, — мин аның яклы. Аның беркемгә дә зыяны тимәячәк. Телгә оста булмасам да, мин дөресен сөйлим. Туплам белән бергә йөрсен ул. Әйдәгез, бу баланы бүтәннәр белән бергә кабул итик. Мин аны үзем укытырмын.
— Безгә тагын кемнең дә булса сүзе кирәк, — диде Акела. — Балу үз сүзен әйтте, ә ул безнең балаларыбызның укытучысы бит. Балудан башка, тагын кем сөйләргә тели?
Түгәрәк уртасына кара күләгә ятты. Баһира атлы кара пантера иде бу. Аның бөтен җире чем-кара, ләкин, яктыда карасаң, шул кара өстендә ефәккә төшерелгән бизәкләргә охшаш билгеләр күренә. Джунглида Баһираны бөтенесе дә белә, һәм беркем дә аның юлына аркылы төшәргә кыймый, чөнки ул Табаки кебек хәйләкәр, кыргый буйвол кебек кыю, яралы фил кебек курку белмәс. Аның тавышы агачтан тамучы кыргый балдай татлы, ә тиресе мамыктан да йомшаграк.
— И Акела һәм сез, Ирекле Халык, — дип мыраулады ул, — бу җыелышта минем бернинди хокукым да юк, ләкин Джунгли Законы болай дип әйтә: әгәр дә мәгәр яңа бала аркасында бәхәс чыкса, ул баланың тормышы өчен йолым түләргә була. һәм Законда бу йолымны түләргә кемнең хакы бар, кемнең хакы юк икәне тәгаен әйтелми. Дөресме бу?
— Шулай! Шулай! — дип кычкырдылар бер чакта да тамаклары туймас яшь бүреләр. — Баһираны тыңлагыз! Бу бала өчен йолым алырга була. Законы шундый.
— Монда сөйләргә хакым юклыгын беләм һәм сездән рөхсәт сорыйм.
— Әйдә, сөйлә! — дип, дәррәү, егермеләп аваз ишетелде.
— Шәрә тәнле баланы үтерү — оят. Шуның өстенә, үсеп җиткәч, безгә үзе бер кызык булачак ул. Балу аны яклап чыкты. Әгәр дә, Закон кушканча, бу баланы Тупламга алсагыз, мин Балу сүзенә моннан бары ярты миль ераклыкта әле генә үтерелгән симез буйволны өстим. Шул кадәр авыр мәсьәлә мени инде бу?
Шулчак тавыш купты һәм берьюлы дистәләгән аваз яңгырады:
— Шул да булдымы бала? Кышкы яңгыр вакытында үләр ул. Кояш сугачак аны. Шул шәрә баланың ни зыяны тисен безгә? Туплам белән йөрсен. Ә буйвол кайда, Баһира? Әйдәгез, баланы Тупламга алыйк!
Маугли элеккечә вак ташлар белән уйный һәм бүреләрнең, бер-бер артлы үз янына килеп, аны күзәтүләрен күрми иде. Ниһаять, алар, калкулыктан төшеп, буйвол түшкәсе янына киттеләр, монда Акела, Баһира, Балу һәм Бака Мауглилар гаиләсе генә калды. Караңгы урманда Шер-Хан һаман үкерә — Мауглины үзенә бирмәгәнгә тузына иде.
— Әйдә, әйдә, ныграк үкер! — диде Баһира, үз-үзенә пышылдап. — Килер вакыт, бу шәрәтән башкачарак үкертер әле үзеңне. Кеше халкын беләм мин...
— Без дөрес эшләдек! — диде Акела. — Кешеләр һәм кеше балалары бик акыллы. Кайчан да булса безгә ярдәме тияр аның.
— Әйе, авыр чакта ярдәмче кирәк, чөнки берәү дә Туплам башлыгы булып мәңге тормый, — диде Баһира.
Акела бер сүз дә дәшмәде. Тәненнән акрынлап-акрынлап көч китәр чаклар турында уйлады ул. Ә мондый чак һәр Туплам башлыгына да килә бит. Тәмам көч ташлагач, бүреләр аны үтерәләр, һәм аның урынына кайчандыр шулай ук үтереләчәк яңа башлык килә.
— Баланы ал, — диде ул Ата Бүрегә, — һәм Ирекле Халык баласын тәрбияләгән кебек тәрбиялә.
Шулай итеп, Валуның мәрхәмәтле сүзе һәм буйвол түшкәсе аркасында Бака Маугли Сионий Тупламына кабул
ителде.

*
Хәзер сезгә, ун-унбер ел вакытны сикереп узып, Мауглиның бүреләр арасында нинди гаҗәеп тормыш алып баруын бары тик күзалларга гына туры киләчәк. Әгәр бу еллар турында тәфсилләп язсаң, бик-бик күп китап килеп чыгар иде. Маугли бүре балалары белән бергә үсте. Билгеле, алар, Маугли малайчактан чыкканчы, күп алдан зур бүре булып үсеп җиттеләр. Ата Бүре Мауглины үз һөнәренә өйрәтте, джунглидагы хәлләрне аңлатты, һәм, шуңа күрә, һәр үлән кыштырдавы, кичке җылы җил исеп куюы, баш өстендә ябалак кычкыруы, ярканатның очып барышка тырнаклары белән агач ботагына ябышуы, буадагы маймычның чупырдап куюы да аңа бик күп нәрсә аңлата иде. Дәресләрдән буш вакытта ул кояш җылысында йокымсырап утырды, аннары тамагын туйдырды да тагын йоклады. Эссе чакта урман күлләрендә коенды, бал ашыйсы килсә (Балудан ул бал белән чикләвекнең ит шикелле үк тәмле икәнен белде), агач башына үрмәләде. Баһира, агач ботагына менеп ята да, аны:
— Кил монда, Кече Туганым! — дип чакыра. Баштарак Маугли, ялкау җәнлек кебек, ботакка асылына
гына иде, тора-бара соры маймыл сыман ботактан-ботакка сикерергә өйрәнде. Туплам җыйнала торган Киңәшмә Кыясында да аның үз урыны бар. Шунда ул, юри генә текәлеп караса да, үзенең күз карашын бер генә бүренең дә күтәрә алмавын сизде. Бүреләр, тәннәренә кадалган тигәнәк, чәнечкедән бик җәфа чигәләр. Маугли дусларының тәннәреннән шырпылар чүпли иде. Төннәрен ул урманнан чыга да алачыкта яшәүче кешеләрне кызыксынып күзәтә, ләкин аларга күңеле бигүк тартмый иде. Баһира аңа чытырманлыкта бик оста яшерелгән шакмаклы әрҗә күрсәтте. Бу капкынга Маугли чак кына эләкми калды. Ул бигрәк тә Баһира белән караңгы, бөркү урман эченә кереп көннәр буе йокларга, ә төннәрен аның ауга чыгуын карарга ярата иде. Баһира ач чагында бер җәнлек тә аның тырнагыннан ычкына алмый. Маугли да аңа охшарга тырыша иде. Малай үсеп, бар нәрсәне дә аңлый башлагач, Баһира йорт хайваннарына тимәскә кушты.
— Бөтен джунгли синеке, — диде Баһира. — Син көчең җиткән теләсә нинди җәнлекне аулый аласың. Ләкин, үзеңне Тупламнан йолып калган буйвол хакына, бернинди хайванга да кул салырга хакың юк. Джунгли Законы шундый.
һәм Маугли моны берсүзсез үти иде.
Ул, үзе дә сизмәстән, акыл-киңәш алып, һөнәргә өйрәнеп, тамак кайгысыннан башка кайгы күрмичә, үсте-үсте дә көчле егет булып җитте.
Ана Бүре берзаманны Шер-Ханга ышанырга ярамавын һәм Мауглиның аны үтерергә тиешлеген әйтте. Бүре баласы бу киңәшне бер мизгелгә дә исеннән чыгармас иде, ә Маугли онытты: үзен бүрегә санап йөрсә дә, ул гап-гади малай гына иде.
Акела көннән-көн картая, хәлсезләнә барды. Шул арада Шер-Хан Сионий Тупламының яшь бүреләре белән дуслашып та өлгерде. Ул атлаган саен Мауглиның юлына аркылы төшеп тора. Бүреләр, калдык-постык азык өмет итеп, аксак юлбарыс артыннан калмый йөриләр. Элеккечә кодрәте булса, Акела моңа юл куймас иде дә... Шер-Хан аның саен яшь бүреләрне котырта торды: "Шундый яшь, кыю аучылар хәлсез бүрегә һәм кеше баласына буйсынасыз, — дип хурлады. — Киңәшмә вакытында сез аның күзенә дә туры карарга кыймыйсыз икән", — диде аларга Шер-Хан, һәм яшь бүреләр, усал ырылдап, йоннарын кабарттылар.
Моны күреп һәм ишетеп торган Баһира күп нәрсәне аңлый иде, һәм ул Шер-Ханның малайга теш кайрап йөрүен Мауглиның үзенә дә әйтте. Ләкин Маугли көлде генә.
— Минем Тупламым бар һәм син бар. Ничек кенә ялкау булмасын, минем өчен Балу да тәпиен бер-ике селтәргә каршы килмәс. Шулай булгач, нидән куркырга миңа?
— Кече Туганым, Шер-Хан — синең дошманың, дип күпме әйттем инде үзеңә! — диде Баһира.
— Бу пальмадагы чикләвекләр санынча, — дип җавап бирде Маугли. Билгеле, ул саный белми иде. — Шуннан ни булган? Минем йокым килә, Баһира, ә Шер-Хан озынкойрык бушбугаз гына ул. Мора атлы тавис шикелле...
— Хәзер йоклар чак түгел!.. Моның шулай икәнен Балу да, мин дә, Туплам да, хәтта иң-иң башсыз болан да белә. Сиңа Табаки да әйтте бит инде.
— Ха-ха! — диде Маугли. — Табаки, күптән түгел генә килеп, мине мыскыллап китте: йонсыз көчек, дип атады, җир чикләвеге дә казып ала алмыйсың, дип көлде, ә мин аның койрыгыннан эләктердем дә, үзен инсафлырак тотсын өчен, бер-ике тапкыр пальмага сылап алдым.
— Ахмаклык эшләгәнсең: коткы таратып йөрсә дә, Табаки сиңа кирәкле күп нәрсәне белә. Күзләреңне ачыбрак кара, Кече Туганым. Шер-Хан сине джунглида үтерергә кыймас, ләкин Акеланың бик карт икәнен дә онытма. Озакламый, буйвол ауларлык көче калмагач, ул Туплам башлыгы булып тора алмаячак. Сине Киңәшмә Кыясында күргән бүреләр дә картайды, ә яшьләрне аксак юлбарыс котырта. Озакламый син яңадан кеше булырсың.
— Ә кеше кем соң ул? Аңа үз туганнары белән бергә йөрергә ярамыймыни? — дип сорады Маугли. — Мин джунглида тудым, Джунгли Законына буйсындым, Тупламда мин тәненнән шырпы алмаган бер генә бүре дә юк. Алар барысы да минем туганнарым!
Баһира бөтен буена сузылды да күзләрен йомды.
— Кече Туганым, — диде ул, — минем тамак астын капшап карале.
Маугли каратут кулы белән Баһираның ефәктәй елтыр муенына үрелде. Кабарып торган куәтле мускуллар арасында ул кечкенә пеләш урын капшап тапты.
— Джунглида беркем дә Баһираның шундый тамга — муенчак эзе — йөртүен белми. Ләкин мин кешеләр кулында тудым, Кече Туганым, әнием дә кешеләр янында — Удайпурдагы король сараендагы читлектә — үлде. Шәрә малай чагында синең өчен шуңа күрә йолым түләдем дә инде мин. Әйе, мин дә кешеләр янында тудым. Джунглины күрми яшәдем. Миңа азыкны рәшәткә аша тимер савытка салып бирәләр иде. Ләкин бер төнне кинәт мин үземнең кеше уенчыгы түгел, ә пантера икәнемне аңлап алдым. Тәпием белән бер сугуда йозакны сындырдым да чыгып качтым. Шуңа күрә кеше гадәтләрен беләм. Джунглида миннән Шер-Ханга караганда да ныграк куркалар. Шулай түгелмени?
— Әйе, — диде Маугли, — джунглида, Мауглидан башка, барчасы да Баһирадан курка.
— И, син — кеше баласы, — диде кара пантера, бик ягымлы итеп. — Мин джунглига кайткан кебек, син дә кайчан да бер кешеләр янына, үз туганнарың янына, кайтырга тиешсең. Тик Киңәшмәдә башыңа гына җитмәсеннәр...
— Мине үтерү кемгә кирәк булсын? — дип сорады Маугли.
— Карале миңа, — диде Баһира.
Һәм Маугли аның күзләренә текәлеп карады. Оп-олы пантера, аның күз карашын күтәрә алмыйча, читкә борылды.
— Менә ни өчен, — диде ул, һәм аның тәпие астындагы яфраклар кыштырдап куйды. — Хәтта мин дә синең күзләреңә туры карый алмыйм, ә бит мин кешеләр арасында үстем һәм сине яратам, Кече Туганым. Бүтәннәр сине шушы күз карашың, акыллы булуың, тәпиләреннән шырпы тартып чыгаруың — кеше булуың өчен яратмыйлар.
— Мин боларның берсен дә белми идем, — дип төксе генә әйтеп куйды Маугли, һәм аның куе кашлары җыерылып килде.
— Джунгли Законы нәрсә ди? Башта сук, аннары гына аваз сал. Шул бер гамьсезлегең аркасында гына да син аларга кеше икәнеңне сиздерәсең. Акыллырак бул. Йөрәгем сизә, әгәр Акела киләсе ауда эш майтара алмаса — ә ул көннән-көн хәлсезләнә бара — бүреләр аңа да, сиңа да буйсынмый башлаячак. Алар киңәшмә Кыясында Джунгли Халкын җыярлар, һәм аннары... аннары... мин нишләргә кирәген беләм! — дип кычкырды Баһира һәм сикереп куйды. — Син тизрәк аска, үзәнлеккә, кешеләр янына, төш тә Кызыл Чәчәк алып кил. Шул чәчәкне тапсаң, миннән, Балудан, Тупламда сине яратучы бүреләрдән дә көчлерәк булышчың булыр. Бар, Кызыл Чәчәк алып кил!
Кызыл Чәчәк, дип Баһира утны атый иде, чөнки джунглидагы бер генә җәнлек-җанвар да утны үз исеме белән атарга кыймый. Бар җәнлекләр уттан үлеп курка һәм аңа йөзләгән исем уйлап таба иде.
— Кызыл Чәчәк? — диде Маугли. — Ул, караңгы төшкәч, алачык каршында үсә. Алып киләм мин аны.
— Менә бу — кеше баласы сүзе! — дип, горурланып әйтте Баһира. — Оныта күрмә, ул чәчәк кечкенә чүлмәктә үсә. Син аны кулга төшер дә кирәге чыкканчы ычкындырма.
— Ярый, киттем. Ә син моның чыннан да Шер-Хан эше икәненә ышанасыңмы, Баһира дустым? — диде Маугли, һәм аның муеныннан кочаклап, зур күзләренә текәлде.
— Мине коткарган ватык йозак белән ант итәм, Кече Туганым!
— Алайса, мине үлемнән йолган буйвол белән ант итәм, Шер-Хан тиешлесен алыр, — диде дә Маугли йөгереп китте.
"Менә ул кеше! Менә кеше нинди була, — диде Баһира үз-үзенә һәм яңадан урынына җайлап ятты. — И, Шер-Хан, моннан ун ел элек бу Бакачыкка теш кайравың хәерлегә булмаган синең!"
Ә Маугли инде урман буйлап бик-бик ерак киткән иде. Ул бар көченә чаба, һәм аның йөрәге уттай яна иде.
Кичке томан төшкәндә, ул мәгарә янына килеп җитте дә, хәл алыр өчен туктап, аска, үзәнлеккә, карады. Бүре балалары өйдә юк иде, ләкин Ана Бүре, сулыш алуыннан ук, Бакачыкка нидер булганын аңлады.
— Ни булды, улым? — дип сорады ул.
— Шер-Хан ярканат кебек гайбәт чәчә. Ауга хәзер мин сөрелгән басуга йөрим.
Ул куаклар арасыннан аска, үзәнлектәге елга буена ыргылды, һәм, ауга чыккан Туплам улавын ишетеп, туктап калды. Әлсерәгән боланның үз-үзен саклау өчен артка борылуын һәм пошкыруын да ишетте ул. Аннары яшь бүреләрнең ярсулы, усал ырылдау авазлары яңгырады:
— Акела! Акела! Әйдә, ялгызак бүре үзенең куәтен күрсәтсен! Туплам Башлыгына юл бирегез! Сикер, Акела.
Ялгызак бүре сикереп тә корбанын электерә алмады, ахрысы: болан алгы тояклары белән бәреп еккач, Акеланың теш шакылдатканы һәм чинап куюы ишетелде.
Маугли артык көтеп тормады, алга таба йөгерде. Бераздан чәчелгән басулар, аннары алачыклар күренде, һәм улау авазы тоныкланганнан-тоныклана барды.
— Баһира дөресен сөйләгән, — диде ул пышылдап, һәм алачык тәрәзәсе төбендәге үлән өеменә йомгак булып бөгәрләнеп ятты. — Иртәгә — Акела өчен дә, минем өчен дә хәлиткеч көн.
Аннары, йөзе белән тәрәзәгә капланып, учактагы утка карый башлады. Ул сабанчы хатынының төнлә торып учакка ниндидер кара әйберләр салганын күрде, ә таң атып, җир өстенә ак томан таралгач, бер бала эчке яктан үзле балчык сылап үрелгән чүлмәккә күмер тутырды һәм, аның өстен каплагач, абзарга мал-туар карарга кереп китте.
— Шул гынамы? — диде Маугли. — Бу бала кулыннан килгәч, куркыр нәрсә юк икән.
һәм ул малай каршына чыкты да, аның кулыннан чүлмәкне тартып алып, томан арасына кереп югалды. Малай куркудан елап җибәрде.
— Кешеләр нәкъ минем төсле, — диде Маугли, күмергә теге хатын кебек өрә-өрә. — Чәчәкнең тамагына бирмәсәң, хәзер үлә. — Һәм Маугли кызыл күмер өстенә коры ботаклар, агач кайрылары ташлады.
Тауга менеп барганда, ярты юлда ул Баһираны очратты. Аның тиресе өстенә кунган иртәнге чык тамчылары асылташларга охшап ялтырый иде.
— Акела булдыра алмады, — диде пантера. — Аны кичәге төнне үк үтерерләр иде, ләкин аларга син дә кирәк. Алар сине калкулыктан эзләделәр.
— Мин сөрелгән басуда булдым. Мин әзер. Карале! — диде дә Маугли, баш очына утлы чүлмәк күтәрде.
— Ярый! Менә нәрсә: кешеләр анда коры ботак тыгалар, һәм ботакның башында Кызыл Чәчәк пәйда була. Курыкмыйсыңмы?
— Юк! Нәрсәдән куркыйм мин? Хәзер искә төште: төш кенә булмаса, әле бүре түгел чагымда мин еш кына Кызыл Чәчәк янында ята идем, һәм анда бик җылы да, рәхәт тә була иде.
Ул көнне иртәдән кичкә кадәр Маугли мәгарәдән чыкмады — коры ботаклар өсти-өсти, чүлмәктәге утны саклап утырды. Ниһаять, күңеленә ошаган коры таяк тапты. Кичен мәгарәгә Табаки килде. Бик тупас кына итеп Киңәшмә Кыясына чакыруларын әйткәч, Маугли көлеп җибәрде, һәм аның шулай бертуктаусыз көлүен күргән Табаки кире чабып китте. Аннары Маугли көлә-көлә Киңәшмәгә таба юл тотты.
Туплам башлыгы урыны буш икәнне раслап, ялгызак бүре Акела бер читтә ята, ә Шер-Хан, үзенең бер көтү куштаннарын ияртеп, арлы-бирле йөри иде. Баһира тез арасында күмерле чүлмәк тоткан Маугли янына ятты. Барысы да җыелып беткәч, Шер-Хан сүз башлады. Әгәр Акела көч-куәтендә булса, беркайчан да болай авыз ачарга кыймас иде ул...
— Аның хакы юк! — дип пышылдады Баһира. — Шулай дип әйт. Ул бит эт баласы, шөлләячәк.
Маугли сикереп торды.
— Ирекле Халык! — дип кычкырды ул. — Шер-Хан Туплам Башлыгымы әллә? Әллә юлбарыс безнең башлык була аламы?
— Хәзергә башлык урыны буш бит, ә миңа сөйләргә куштылар... — диде Шер-Хан.
— Кем кушты? — диде Маугли. — Бу итче каршында тәлинкә тотарга без әллә барыбыз да шакалмы? Туплам башлыкны үзе сайлар, бу чит-ят эше түгел.
Арадан тавышлар ишетелде:
— Авызыңны яп, кеше баласы!
— Сөйләсен әйдә! Ул безнең Законга буйсынды! һәм, ниһаять, картлачлар ырылдап куйды:
— Үле Бүре сөйләсен!
Туплам Башлыгы ауда корбанын ычкындыргач, аны "Үле Бүре", дип атый башлыйлар. Дөрес, бу хәлдән соң күп яшисе дә калмый инде аның.
Акела теләр-теләмәс кенә башын күтәрде:
— Ирекле Халык һәм сез Шер-Хан шакаллары! Унике ел буе мин сезне ауга йөрттем, һәм сезнең берегез дә капкынга эләкмәде, гарипләнмәде. Ә бу юлы мин булдыра алмадым. Моның хәйләсен сез үзегез дә беләсез. Көчсезлегемне күрсәтер өчен, минем каршыма томрап торган болан куып китерделәр. Бик оста эшләнгән иде бу. Сез мине монда, Киңәшмә Кыясында, үтерергә хаклы, һәм шуңа күрә хәзер сорыйм да: арадан кайсыгыз хәзер ялгызак бүренең башына җитәр? Чыгыгыз. Джунгли Законы буенча, минем берәм-берәм чыгуыгызны сорарга хакым бар.
Җавап ишетелмәде. Акела белән соңгы сугышка чыгарга бер бүренең дә кыюлыгы җитмәде. Аннары Шер-Хан ырылдап куйды:
— Бу тешсез ахмакның безгә ник кирәге бар? Ул үзе дә үләр? Ә менә кеше баласы дөньяда инде бик озак яшәде. Ирекле Халык, ул башта ук минем табыш иде. Бирегез аны миңа. Шуның кубызына биюегезне карап тору да җирәнгеч. Ул ун ел буе джунглины болгатты. Йә аны миңа бирәсез, йә мин мәңге шушында ауга йөрим, ә сезгә коры сөяк тә калдырмыйм. Ул — кеше, кеше баласы, һәм мин аны җаным-тәнем белән күралмыйм!
Шулчак Тупламның яртысыннан артыгы улап куйды:
— Кеше! Кеше! Кеше безгә нигә кирәк? Үзенекеләр янына китсен!
— һәм авыллардагы бар халыкны безгә каршы күтәрсен!.. — дип кычкырды Шер-Хан. — Юк, миңа бирегез аны! Ул — кеше. Сезнең берегез дә аның күзенә карый алмый.
Акела яңадан башын күтәрде дә болай дип әйтте:
— Ул безнең белән бергә ашады, безнең белән бергә йоклады, безнең белән ауга йөрде. Ул бер тапкыр да Джунгли Законын бозмады.
— Шуның өстенә, Тупламга алган чакта, мин аның өчен буйвол бирдем. Буйвол бик арзан тормый, ә Баһираның намусы да яклап сугышмаслык кечкенә нәрсә түгел, — дип, гаҗәеп йомшак тавыш белән мырлады Баһира.
— Ун ел элеккеге буйвол! — дип ырылдады Туплам. — Ун еллык сөяктә безнең ни эшебез бар?
— Ә биргән сүзегез? — диде Баһира, ак тешләрен ыржайтып. — Сез юкка гына Ирекле Халык дип аталмыйсыз бит!
— Бер генә кеше баласының да Джунгли Халкы белән яшәргә хакы юк! — дип улады Шер-Хан. — Бирегез аны миңа!
— Ул бөтен яктан да безнең туганыбыз, — дип дәвам итте Акела. — Бары тик каныбыз гына бер түгел. Ә сез аны монда үтермәкче буласыз! Чыннан да, мин дөньяда озаграк яшәдем бугай! Кайберләрегез йорт хайваны аулый, ә икенчеләрегез, ишетүемчә, Шер-Хан коткысына ияреп, төннәрен авылларда балалар урлап йөри. Шуңа күрә сезнең куркаклыгыгыз миңа көн кебек ачык, һәм менә хәзер шул Котаннарга мөрәҗәгать итәм дә. Мин озакламый үләрмен, минем тормышым хәзер бернигә дә тормый. Юкса, аны кеше баласы өчен кызганмас идем. Ләкин Туплам намусы хакына — сез аны башлык юкта онытып бетергәнсез инде — сүз бирәм: әгәр дә кеше баласын исән-сау үзенекеләр янына җибәрсәгез, дөнья белән бәхилләшкән чагымда берегезгә дә кагылып карамам. Сезнең белән сугышып та тормам. Ә бу — Тупламда, ким дигәндә, өч баш исән кала, дигән сүз. Шуннан артык берни дә эшли алмыйм, әгәр бик теләсәгез, сезне шул хурлыктан — Тупламга Джунгли Законы буенча кабул ителгән туганыбызны үтерүдән — йолып калам.
— Ул бит кеше!.. Кеше!.. — дип улады Туплам.
һәм Тупламның яртысыннан күбрәге койрыгы белән җиргә суккалый башлаган Шер-Хан ягына чыкты.
— Хәзер барысы да синнән тора, — диде Баһира Мауглига. — Безгә хәзер сугышудан башка чара юк.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Маугли - 2
  • Части
  • Маугли - 1
    Общее количество слов 4670
    Общее количество уникальных слов составляет 1924
    38.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Маугли - 2
    Общее количество слов 4490
    Общее количество уникальных слов составляет 1939
    37.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Маугли - 3
    Общее количество слов 4449
    Общее количество уникальных слов составляет 2117
    35.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Маугли - 4
    Общее количество слов 2737
    Общее количество уникальных слов составляет 1378
    39.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    54.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов