Latin

Марҗа Яме

Общее количество слов 5257
Общее количество уникальных слов составляет 2577
33.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Сугыштан Габдеррахман сөлек кебек урыс кызына өйләнеп, җитмәсә аны татар авылына яшәргә алып кайтты. Гомергә “марҗа” дип авыз суларын корыткан агайларның ике күзләре дә бишәрләнеп анда булды. Сәлимгәрәй кода, шул марҗага ялгыш очрап, өенә акылыннан язып кайтты, чалшаеп калган күзләрен өч көн рәттән салкын һәм караңгы базда ябылып торганнан соң гына урыннарына утырта алган, диделәр. Алай ук түгелдер лә инде! Ә менә Хәсбиҗамал абыстайның сүзләре хак булмагае: ул марҗаның күкрәгендә тәре күргән!
— Хәерлегә булсын!— дип сөйләште авыл хатыннары.— Ирләребез сугыш кырында ятып калды, авылыбызны марҗа басты. Элекке муллалар сөйләгән Ахырзаман галәмәтләреннән болар, бер дә бүтәнчә булмас!
— Габдеррахман марҗа телендә генә сөйләшә, марҗа телендә генә җырлый, марҗа кубызына гына бии икән, малай, мин сиңа әйтим!
— Авылыбызга дуңгыз кайтармагайлары!.. Габдеррахман да дуңгыз ите ашый микән?
Мондый сүзләрнең иге-чиге булмады. Кемнәрнең колагына ятышты, кайсыларының ачуын кабартты. Тик Хәербанат кына, Габдеррахманнарга кардәш тиешле Гыйлемхан абзыйның кырык яшендә баласыз тол калган мөгаллимә кызы гына:
— Юк сүзләрне сөйләшергә ничек телегез бара. Урыс кызына нәрсә булган?— дип бөтен авылга берүзе каршы чыккан. Эне тиешле Габдеррахман, моңа бик күңеле булып, рәхмәтен әйтмәкче итеп урамда телен чалыштырган гына икән, аны да тетеп салган: — Тапкансың өйләнергә кыз! Марҗа да булдымы кеше? Минем Хафазый да җибәргән бер хатында солдаткалар хакында язган иде, аларны монда кешегә санамыйлар дип. Берүк, фашистны дөмектерү, сугышка бару уеңны ташла. Барыбер бу мәхшәрдә күрешә алмабыз дип. И энем, авыл тулы яшь-җилкенчәк, элекләрне Мәдинә-Мәдинәкәй дип авыз суларың корытып йөргән Фәсхетдин абыйның кызы да тормышсыз. Әллә кайдан җиденче ятны алып кайтканчы!..
Кеше сүзе үтмәгән булса да, Хәербанат апасының шушы сүзләреннән Габдеррахманның җаны суелып төште. Актан да, карадан да бер сүз әйтә алмады. Ул әле аңа ышанып, таянычым булыр, туганнар алдында да, халык каршында да йөземнең аклыгын сакларга булышыр дип өмет белән карый, хәтта теге яклап әйтелгән кебек тоелган сүзләреннән соң күңеле хушланып йөри иде. Бар икән күрәселәре! Адәм баласының бәхетен сыер бер сөзсә, хараплар гына итә икән ул. Йа Ходаем, нигә бәндәләреңне төрле-төрле итеп бар кылгач, мәхәббәт дигән изге хисләр тулсын өчен аларга гыйшык савыты йөрәкне, күңел сагышы җанны, хәтер сандыгы аңны бирдең? Марҗа дип инде, марҗа булуның ни гаебе бар? Бер кашык су белән йотарлык чибәр хатын алып кайткансың, бәхетләрегез дә шулай камил булсын диясе урынга, әллә нинди гайбәтләр сөйләп йөз каралтмасалар иде! Фәрештә бит бу, фәрештә! Күрмиләрмени? Фәрештәләрнең дә гыйбадәтләре үзләренчә. Шуңа карап кына аларны да “марҗа”га чыгарырга тиешбезме?
Габдеррахманның акылы шашына, татарның ата-бабадан килгән урыска каршы мөнәсәбәтенә карата йөрәге әрни, ачына иде. Әгәр дә сөлек кебек кызга өйләнеп кайтмаган булса, бу хәлләргә дучар ителер идеме икән? “Кан тартмаса — җан тарта!”— диләрме? “Җаны теләгән — елан ите ашаган!” Еланмы соң, кайлардан елан булсын ди ул? Чәчәк, дөньялыкта сирәк очрый торган бәхет чәчәге! Әгәр дә бүтән бер кеше, ягъни мәсәлән шөкәтсез Сабираның җиләс Хәкимҗаны шулай өйләнеп кайтса, кеше ни дә әйтмәс иде әле.
Габдеррахманны күмхуҗ эшендә ак һәм карадан һичкем сөйләшеп аптыратмады. Аңа гүяки шикләнеп, ышанмыйча карый иделәр. Сугышны узган, окопларда урысы, татары, башкасы бердәй булган, инде тынычта да шулай дустанә яшәргә дип өметләнгән түгелләр идемени? Теге, падишаһ заманнарындагы әллә нинди бабаларның суешуларын-үпкәләшүләрен, дин өчен җан атуларын бәлки онытырга да вакыттыр?
Дөнья үз йөреше белән килә-килә, тормыш бар җайсызлыкларын тәртипкә салып китәргә тиеш иде. Әмма ул ашыкмады. Кеше дигәнең шундый да үзенчәлекле икән, үзенең мәртәбәсен белеп кенә яши бирә. Халык дигән бөек берләшмәнең куенына сыенып, үз булып, дошманына — дошманча, дустына — дусларча мөнәсәбәтендә гомер кичерә. Кеше шулай үзе дә бөеклек мәртәбәсенә ирешә.
Бәхет күмәргә тиш иде аны, бәхет! Әмма Габдеррахманның гүзәлкәе, балкып торасы урынга, үзенә төбәлгән усал күзләрдән сула барды. Моның сәбәбен балага узуыннан дип хатыны тынычландырырга тырышты. Габдеррахманын яратуын, аның өчен дип иленнән татар авылына килеп бәхет табачагын ул дус кызларыннан да яшермәгән иде. Сабыр булсалар, ире белән аралары бозылмаса, халык та күнәр, күзләре белән сөзеп караудан туктарлар кебек иде. Үзен өнәмәүчеләр бары тик хатын-кыз затыннан гына, ә ирләре аңа соклануларын яшермичә, ашардай булып карыйлар. Габдеррахманны чынлыкта алар иң бәхетле затлардан дип беләләр. Кайвакыт көнчелекләре йөзләренә чыга. Әмма хатыннарныкы кебек каралып һәм ямьсезләнеп түгел, җаннарына яктылык белән иңә аларга ул хис. Белсәләр иде Габдеррахманның хәлләрен, кичерешләрен, уйларын, борчылуларын. Шушы хатыны аны акылыннан яздырды шул. Бер генә минутка күзе алдыннан яки хәтереннән китсә иде аның шушы Алёнасы. Ул хәтта окопта чакларында да: “Әлинә!”— дип куркынып, сагынып, ачынып уяна иде. Дөресе шул! Алёнасы да, югыйсә, кочагында ята. Ә Габдеррахман төш күрә: имеш, Әлинәсе мина кыры буйлап бара. Менә анда, менә монда миналар. Өсләренә генә басар кебек. Габдеррахман аның артыннан йөгерә. Инде генә мина өстенә басты дигәндә: “Әлинә!”— дип кычкыра һәм уянып китә. Ничә тапкыр күргәндер Габдеррахман бу төшен, ярый әле авылында аның кабатланганы юк. Германга барып кергәнче Алёнаны үз кочагында гына саклап йөртте.
— Бу татар ирләре барысы да синең кебекме, Габдеррахман?— дип сорыйлар иде аннан башкалар.
— Сезнең халыкта бишәр хатын алу гадәте икәнлеге хакында ишеткәләгән бар иде анысы...— диярәк тә үртәүчеләр табыла торды.
— Алёна, карама син аңа, иленә алып кайтыр да онытыр әле!— дип алдан юрап куючылар да юк түгел иде.
Ничек итеп онытсын ди Габдеррахман аны? Юк, мөмкин хәл түгел. Алёна да белә-белешкәннән бирле Габдеррахманның һичбер хатынга кул сузуы түгел, күтәрелеп тә карамавын белми-күрмимени ул? Нинди булмаган сүзләр бу тагын?
— Габрахман!— дип эндәшә аңа Алёнасы,— Габрахман...
Болай ягымлы, үз һәм җылы итеп хәтта әнисе дә дәшмәгәндер аны мөгаен? Юк шул! Әминә кебек хатын кимендә дөнья бәясе тора ул! Әйтмәгез, сөйләмәгез Габдеррахманга: “Аерыл, марҗа хатыныңны куып чыгар!”— дип. Сезнең мәкерегезне белми-сизмимени? Бик яхшы аңлап тора. Әлинәне Габдеррахман куып чыгарыр да, имеш, ул кулдан-кулга китәр. Әүвәл, азгын Кәлимулла пычрак нәфесен сузар. Чын ирләр сугышта утлар кичеп чыкканда, ул монда, арыш башагы урламыйлармы дип, итәк асларына кадәр хуҗа булып йөргән. Халык һичнине онытмый, исеннән чыгарган кебек белдермәскә тырышса да, бер тишеләчәк әле һәммәсе дә! Бу хакта уйлап та карамаган Габдеррахман да җил авызыннанмы ишетте әле, кыйты хәбәр тиз таралучан шул! Бүген дөньяга хуҗа булып йөрүченең иртәгә нәселе корымый калмый, диләр. Хак сүз түгел дияргә ашыкмагыз! Борынгылар белми әйтмәгәннәр, хакыйкать яшь белән түгел, акыл белән куәтле.
Кеше үз кадерен үзе белсә генә кадерле. Марҗага өйләнде дип Габдеррахманны авылыннан куып җибәрмәячәкләр иде, әмма тыныч яшәргә дә ирек бирмәячәкләр. Моңа кадәр ил-көндә күренмәгән-булмаган хәл санала шул. Имеш, авылга марҗа керсә, кимендә ай буена яңгыр яумаячак. Әгәр дә инде яуса да, бер-бер зәхмәт кубачак, алай да түгел икән, сыерларның имчәкләре, хатыннарның күкрәкләре кибәчәк! Шулай ук иде микәнни? Нигә Габдеррахман моңа игътибар итмәде? Әллә башы шулкадәр әйләнгән идеме?
Сугыш кырында Әминәне югалткан булса, нишләр иде икән ул? Варшау төбендә аңгыра ядрә кисәге тиеп яралагач, санчастькә аны Габдеррахман үз кулларына өф тә итми күтәреп алып барды. Ботына кереп тукталган ядрәне алганнарында да башыннан тотып торды.
— Бу кызны сакла! Дөнья бәясе торырлык!— диде аңа җирән сакаллы, олы гәүдәле хирург ир, саф татар телендә.
Габдеррахманның коты очты:
— Үләрлекме әллә?
— Сез нәрсә, авызыгыздан җил алсын! Мондыйны үтерәләр димени?
— Иптәш полковник...— диде, һаман да дулкынланган Габдеррахман, монда кергәнендә абайлап калган чөйдәге кительнең погоннарын исенә төшереп һәм андый зур кешенең татар булуына сокланып.
— Терегулов,— диде хирург, гүяки рәсмилекне өнәмәгәнлеген сиздерергә теләп.
— Иптәш Терегулов, нигә алай дисез? — Габдеррахман дулкынлануын яшерә алмады, күзләре мөлдерәмә хәлдә полковник төбәлгән иделәр. Ә ул, хирург, исе дә китмәде, үз эшендә булды.
— Ядрәнең зыяны юк. Бәхетегез бар икән: сөяккә дә барып җитмәгән! Ярасы тиз төзәлер, шырпы кергән кебек кенә! Җөе дә калмас...
— Бәлки аны госпитальгә җибәрмәссез?
Терегулов моны ук көтмәгән иде Габдеррахманнан. Үткен күзе белән тиштереп карап куйды. Имеш, сөеклеңнең исәнлеген кайгыруың шушымы инде? Аны яралы хәлендә сугыш кырына җибәрергә ризалык бирсенме? Бу нинди мәрхәмәтсезлек?
Полковник Терегулов Габдеррахманны эт итеп ачуланып ташларга ашыкмады. Кеше хәленә керә алуы билгесе иде бу. Операция өстәле яныннан да куып чыгармады бит әнә. Кырыслыгы белән дан алган бу татар хирургының мондый халәте хезмәттәшләре өчен яңалык түгел иде булырга кирәк. Ул ничек кирәк дип тапса, шулай дөрес икәнлеген алар өч-дүрт ел эчендә күреп, белеп, бу хакыйкатькә инанып беткән иделәр.
Әлинәне госпитальгә җибәрделәр. Атна-ун көндә ярасы төзәлергә тиеш иде. Габдеррахман шул вакыт эчендә акылыннан китә язды. Аны сагынуларының, башы бүтән нәрсә хакында уйларга теләмәүнең зыяны файдасыннан күбрәк иде. Моның шулай икәнлеген командалыгында булган солдатлар сизеп-күреп тордылар. Дөрес, үртәп караучылары да, янына килеп ятучылары да табылды, әмма Габдеррахманны Аллаһ үзе саклады! Гүяки шушы хатын-кызлар ротасының барлыгын оныткан иделәр, урыннарыннан кузгатмадылар. Алда булачак зур кузгалыш көннәрнең берендә һичшиксез барчасын берьюлы кубарачак, Әлинәсен дә Габдеррахман югалтачак иде. Аның моны уйлап коты очты. Һәр көненең минутын һәм сәгатен диярлек санап яшәде. Бары тик авылыннан хат алгач кына бу хәсрәтеннән айныган кебек булды. Күңелен туган туфрак уе яулап алды. Хәтере калды. Алар монда үлем янәшәсендә йөриләр, алар анда ут йотып яшиләр. Барысы да җиңү өчен көн-төн эштә булып, инде идән сайгакларын, утар-коймаларын да мичкә ягып бетергәннәр. Боларын ук ачык язмасалар да, әнисе ике-өч сүз белән диярлек төрттереп куйган иде: “Исән кайт, улым! Кыш суыгында мичебез идән-түбәләрне ашап бетерде, эш күп булыр!”
Кайтсын гына, яңа йорт җитештерер әле Габдеррахман. Әтисе дә кулга оста иде, ул да кимен куймас, барысын да эшләр. Тик менә: “Кәлимулланың азуы җитте, кесә төбендә калмыйча, итәк астын тикшерүгә күчте!”— дигән сүзләренә җаны әрнеде. Ул кабахәтне каян тапканнар да аларның авылына җибәргәннәр? Сугыш башланганнан бирле шул адәм актыгы каннарын эчә бит. Әнисенең һәр хатында ул юньсезнең каһәр белән телгә алынмый калганы юк. Элегрәк алларда полк цензоры андый җөмләләрне укылмас хәлгә җиткереп боза һәм кыра иде, хәзер, Авропага чыккач, алай бик исләре китеп тормый, әллә укыштырып та маташмыйлар инде? Күнегәсең икән ул! Ни гайрәтле, арыслан йөрәкле ирләрне дә сугыш сындырды. Һәр көнне диярлек үлем куркынычы белән очрашу гына түгел, бергә, бер баш, бер акыл башлыгында утка кергәндә генә җиңүгә ирешүләрен ничәмә тапкыр күрделәр, үз исәнлекләре белән тәҗрибә иттеләр. Берәүләрнең батырлыгы гайре табигый халәтләреннән, хәтта чарасызлыгыннан була икәнлеген үз күзләре белән күреп тордылар. Фронт газеталары язган хәбәрләрнең күпчелеге сафсатага корылганлыктан, Габдеррахман андый язмаларга игътибар итүдән туктаган иде.
Госпитальдән Әлинә кайтып аларга кушылган көннең кичендә кузгалырга дигән әмер алдылар. Габдеррахман үзенең сагынуларын белдерәсе иде дә, әмма сер бирмәде. Әлинәнең үз-үзен сабыр тотуы аны шиккә салды, мең тапкырдыр хисләренең әле утына, әле суына төшеп, йөрәге куырылды.
Алар бүтән һичбер аерылмадылар. Габдеррахманның солдаткаларын Рейн елгасы буендагы район комендатурасына билгеләделәр. Хезмәтләре бик гади иде: яшеренеп калган фашистларны барлау, халык эчендә тынычлыкны саклау. Аларга һаман-һаман әле анда, әле монда булып торган аерым бәрелешләр, яшеренгән җирләреннән чыккан фашист калдыклары белән атышулары хакында хәбәр итеп торсалар да, үзләре карамагындагы авыл һәм шәһәрчекләрдә андый хәлләр булмаганлыктан, хезмәтләре тыныч һәм үз җыена бара торды. Әгәр шунда Әлинәсен аз гына күрми торса да Габдеррахман акылын язардай була, яшәвенең ямен югалта торган иде.
— Синнән башка нәрсә эшләрмен?— дия иде ул аңарга.
— Белмим...— дип җавабын шаяртарак кайтара иде Әлинә, әмма ахырында, шактый җитдиләнеп елап та ала иде: — Мин дә уйлыйм ул хакта. Нишләрсең икән? Миннән башка хараплар гына булырсың кебек!
Юк, алар сүзләр куешмадылар, бер-берсен мәңге ташлашмаска да вәгъдәләр бирешмәделәр. Әүвәле Әлинәләргә, Украинага кайтып, өлкән яшьтәге әти-әнисеннән, өч ягында өч бәхете булган өч апасыннан, гүяки сугыш җиле кагылырга оныткан абый-агаларыннан ризалык алдылар да Татарстанга, Буа ягына юл тоттылар. Зур гаиләләреннән Алёнаның гына читкә кош булып очуы гүяки алар өчен һичбер югалту түгел иде булса кирәк.
— Борчылма, — диде аңа Габдеррахман,— сагынмый яши алмассың, кайтып-китеп йөрерсең!
Алёна тыныч шикелле иде, әмма иренең күкрәгенә капланды да елый ук башлады. Аларны бу вакытта поезд Татарстан якларына алып киткән иде инде. Вагон тулы халык. Солдатлар, төянеп, бәхет эзләп каядыр еракка юл алган ачлы-туклы, шешенгән хатын-кыз, бала-чага. Хәер соранып узучылар берсен икенчесе алыштырып кына тора. Һәркем диярлек теләнчелек итә: олы яшьтәгесе дә, кечеләре дә. Аяксыз яки кулсыз, өс-башы теткәләнеп беткән ярым исерек гарип яралылар да. Күзеннән кайнар хисләре катыш йөрәк маен сыккан Алёнага һичкемнең исе китмәде. Аңа игътибар итәргә теләүче юк иде. Биш ягы да ачык һәм кыйбла булган бу яшь хатыннан көнләшерлек тә иде, югыйсә.
— Алар мине яратмыйлар. Исләре дә китмәде. Туганнары бит мин аларның! Үз туганнары!
Әлинәнең бу сүзләрен Габдеррахман гомере буе искә алачагын әлегә белми иде. Ул бары тик аны юатып кына маташты:
— Алай димә, андый итеп әйтмә, бәгырем! Бәхетле тормыш белән яшәргә язсын!
Габдеррахман шул вакытта әгәр дә авылдашлары һәм туганнары үзен ничек каршы аласыларын белгән булса, бәлки башкачарак сүзләр сөйләр дә иде. Һәм менә алар монда, татар җирендә яшиләр. Әлинәгә үз ага һәм апалары нинди күз белән карасалар, Габдеррахман да үзенә карата шундый ук карашларны тоя. Күтәрә алулары бик җиңел дип беләләрдер инде. Нигә аңа Әлинәсен ташларга кушалар, бәхетеннән, сөеклесеннән ни өчен аерырга телиләр?
Авылда юк-бар сүз таралыр өчен күп кирәкме? Инде генә усал телләр авыз ояларында тынычланыр дип юкка өметләнгән ул. Хәерчегә җил каршы, имеш, чарасызга һәркөн буран!
Бер ел булды дигәндә авыл халкы Әлинә хакында бүтән сүз кузгатты, колактан колакка йөрүдән зураеп, Габдеррахманнарның үзләренә дә иреште. Имеш, солдат кулыннан солдат кулына күчеп йөргән икән Әлинә. Әүвәле ул бер-бер полк командирының урынын җылыткан. Штабта хезмәт иткән Сабирҗан аны таный, имеш. Чөнки бер вакыт аңа да, командиры юк чакта, бер кичне Әлинә кочагында уздырырга туры килгән. Көмәнле дә булган. Әмма аннан котылып, шуннан бирле җимешсез агачка әверелеп калган. Анда командирлар хатыннарны алыштырып кына торганнар, имеш. Әлинә дә, бер командирдан икенчесенә төшә-төшә, солдатларга калган. Ахырда пешмәгән Габдеррахман шул беткән марҗаның бозавына әверелгән.
Бу сүзләрнең шыр ялган икәнлеген алар, телләренә салынучы шул явызлар белергә тиешләр иде, югыйсә. Кем соң ул Сабирҗан дигәннәре? Имеш, чуаш базарыннан күрше авылның Хәйбулласы ишетеп кайтып, хатынына түкми-чәчми сөйләгән. Ә анысы, Буага барышлый, хат ташучы Сәлимә белән юлдаш булганнар. Атны чаптырып азапламыйлар. Ашыгыч эш түгел, ул бара да бара, ә болар сөйләшәләр дә сөйләшәләр.
— И малай, шулай микәнни? Әйтәм җирле...
— Әйе инде, әйе! Үз колагым белән ишеттем.
— Габдеррахман инде, Габдеррахман... Аның хакындадыр!
— Әйе инде, кем хакында булсын!
— Көмәнен койган диме? Оятсыз икән! Әйтәм балалары юк!
— Шулай була икән ул! Талигы коела, ди, талагы бозыла икән. Әллә ишетмәдең-белмәдеңме?
— Һи-и, булыр-булыр! Шулайдыр! Юкса ирләребезне аздырып йөрмәс иде!
Ирләрен аздыру хакындагы Сәлимәнең бу сүзләрендә хаклык юк бөтенләй юк иде исә дә, авылдагы хатыннарның Әлинә күрке алдында көнчелекләре кабара торды. Кешелек дөньясының иң яман чире булган көнчелек гайбәте, ялганны һәм шуның кебек иң явыз гамәлләрне мәйданга чыгарып, сугыш һәм суеш-үтерешкә китереп җиткерә. Адәм баласы күзе алдында булган һәм бара торган хакыйкатьне түгел, көнчелектән туган гайбәт һәм ялганны якынрак һәм дә өстенрәк күрә. Татар тотып карамый ышанмый, диләр. Белмим инде, шулай ук микән? Хәер, иманнан киселгән елларында татар үзенең гореф-гадәтеннән генә түгел, хәтта милли сыйфатларыннан да коры калып бетә бара иде. Ярый әле заманалар үзгәрде дип үзебезне үзебез тынычландырыйк!
Гайбәт авылдагы бер генә колакны да аямый үтте. Хәтта бала-чага да Әминә апаларына сәерсенеп карый башладылар. Бер гаепсез Шөкерулла бабайны да хатыны Өммегани абыстай ни киң сәкеләреннән төртеп төшерде. Имештер, ул да Гражданнар сугышында катнашкан, мөгаен ки берәр марҗа белән шаярткан булыр!
Ул гынамы соң, хатыннарның сагыз теленә ябышкан гайбәттән соң ирләрнең койрыклары кысылды. Алар анда кышкы салкыннарда, язгы-көзге пычракларда, җәйге эсселәрдә фашист илбасарлары белән сугышмыйча, марҗа кочып һәм кытыкланып кына ятканнар икән дә, монда хатын-кыз, карт-коры, бала-чага аларны туендырыр өчен көне-төне җилекләрен сыккан!
Кемгә-кемгә, әмма Кәлимуллага бәхет кояшы кабат калыкты. Ул күкрәк сугып, тагын әтәч булып йөри башлады. Моңа кадәр яшерелгән кырын эшләре зур мәртәбә итеп сөйләнелде. Андый сүзләрнең ахыры нәрсә белән бетәсе мәгълүм түгел иде. Җитмәсә Әлинә урыс телен укыта торган мәктәпкә район мәгариф бүлегеннән тикшерүче инспекторлар килеп төште. Алар авыл халкының тормышы белән кызыксынып та карамадылар, әмма бала-чаганың котын алып бетерделәр. Ул инспекторларның берсе икенчесеннән усалрак иде. Алар китүгә, авыл җиңел сулап куйды. Әлинәнең эшен мактаулары, белеменә сокланулары, җитмәсә Казан дәүләт педагогия институтына укырга җибәрәчәкләре беленгәч, хатын-кызны кабат — бу юлы инде бик зәһәр — корт чакты, Габдеррахманны апасы Хәербанат менә шушы вакыйгадан соң ачуланып ташлады да инде.
Урамга кич иңеп килә иде. Әлинәсе әле мәктәптән кайтмаган, бүген ниндидер кичә уздырачаклар. Ә Габдеррахман бик нык үпкәләде һәм салкын мунчаларының ләүкәсенә ятып үксеп-үксеп елады, аны белүче, хәтерен күрүче дә булмады.
Бәхетеңне сыер сөзсә, канат үстереп кенә күккә ашып булмый. Бу гайбәтләр кеше телендә колак рәхәте итеп йөртелсә дә, Габдеррахманның туганнарын шашындырганлыктан, йорт эчләре шомланып-караңгыланып калды. Әлинәгә күзләре кырынайганнан кырынайды. Моның сәбәбен ул төгәл генә белмәсә дә чамалый иде. Иң әүвәл Гапсаттаров дигән “икеле капчыгы” чираттагы “берле”сен алганда:
— Куй-куй, үзеңә дә куярлар әле! — дип мыскылларга маташып караган иде, аңа игътибар биреп тормады. Әмма бу сүз очраклы гына булмаган икән, шуңадыр хәтерендә уелып калган.
Әлинә татарча сөйләшүнең ямен һәм матурлыгын тоя, үзенең дә көннәрнең берендә ирекле рәвештә сөйләшә аласына ышана иде. Гапсаттаровның сүзләрендә ниндидер зур мыскыллау барлыгын сабакташ кызларының йөзенә чыккан борчылу чалымнарыннан тойды. Йөрәгенә авыр кабул итте Әлинә ханым. Менә шушы Гапсаттаров кебекләрдән илен сатучылар чыгачак дип ачуланырга, хәтта шул ташбашны почмакка бастырып куярга да талпынган иде, әмма үзен тыеп кала алды. Ул аның мөгаллимәсе, укытучысы. Сынык күңелләрне төзәтү, таш бәгырьләрне эретү көчен үзендә тапмаса, бу балаларның һәркайсыннан чын кешеләр ясау көченә ия булмаса, аннан нинди мөгаллимә чыксын ди? Шунда нигәдер Габдеррахманы исенә төште һәм ханым беразга югалып калды, онытылып утырды. Укучылары да тыныч иделәр. Шунысына сокланырга тиешлесең: татар баласы укырга, гыйлем алырга, тырышлык күрсәтергә ярата икән ул!
Соңгы вакытларда Габдеррахман үз эченә бикләнә барды. Юк сүзләр белән колак итен ашап, бәгырьләрең кискәләүләргә хәтта таш булсаң да түзмәссең. Әмма ул таш түгел, бәлки — ир, һәм ир затыннан икәнлеген күрсәтергә тиеш иде. Шуңа да сабыр булды, орылып бәрелмәде.
Әтисеннән калган һөнәре — балтага осталыгы аңа үзен онытырга ярдәм итте. Әүвәле урман кисүдә йөреп агач юнәтте. Аны ярдырып йөреп гомере үтте. Пычкының бер башында һаман Сәгыйрь абзый булды. Тормышны шактый күргән кырык яшьлек ир сүзгә бытбылдыклардан ким түгел иде. Кирәкме-кирәк түгелме, туктамый сөйләнә, хәтта Габдеррахманның җененә тия. Сиңа пычкы тартырга кирәк, ә ул онытылып теленә салына. Аның агы һәм карасы бердәй. Һәммәне бутый. Әле генә сугыш вакыйгасыннан берәр очракны, аңа кушып Ниса карчыкның кәҗәсе ничек Галәвиләрнең түтәлләрен кыркыганын сөйли, ул да түгел, татар-урыс мәсьәләсен ачыклауга керешә — монысы Габдеррахманның бакчасына таш атарга маташуы инде, мөгаен!
Берьюлы икесенең дә өйләренә сайгак җәйделәр, койма утыртып чыктылар. Шулай матур гына эшләп йөриселәр иде, Сәгыйрь абзый аны үпкәләтеп куйды. Кем теленнән тарткан, диген? Юләрдән сорама, үзе әйтер, имеш!
— Нәрсә дип марҗа алып кайттың инде? Монда татар кызлары беткәнмени?
Габдеррахман моңарчы түзгән иде, бу юлы:
— Үзеңә булмаган акылны кешегә өйрәтеп маташма әле!— дип әйтеп салды. Сүзләре аяз көнне яшен суккандай тәэсир иттеме, Сәгыйрь абзый шул минуттан телсез калды. Берәр булса:
— Төкердем башыңа!— дияр иде дә, балтасын кулына тотып кайтып китәр иде. Әмма Сәгыйрь абзыйның анлык һәм андый гамәлне башкарырлык кодрәте юк шул. Кара сәер күзләрен мөлдерәтеп карап торды-торды да:
— Мин кеше сүзен генә! — диде. Ул гүяки елый иде: — Кеше сүзен генә!
Габдеррахманның үзенә дә кыен булып китте. Беренчедән, гөнаһсыз сабый бала кебек кешене үпкәләтүенә, икенчедән, халыкның үзе хакында юкны-барны сөйләшүенә. Һәм биш саны төгәл, үз акылындагы ир буларак, балтасын кулына алды да хушлашмый кайтып китте.
Ул Әлинәсен аерырга да, ачуланырга да җыенмый иде. Кеше ни сөйләмәс, аларның сүзләренә колак тоталар димени? Күңелеңне тыңла, күңелеңне! Шунда бәхетеңне дә югалтмассың!
Әлинә Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып укырга керергә тиеш иде. Ул киткәч, Габдеррахманның авылдашлары тынычланып калдылар. Тиз арада сүз дә таралырга өлгерде. Аны сөйләмәгән һәм күпертмәгән кеше калмады. Имеш, Габдеррахман — ир кеше икән, марҗасын куып чыгарган! Инде яңгыр да вакытында явар, кар да ноябрьдә үк төшәр, җил дә бисмилла белән генә исәр!
Бу сүзләрнең бер генә дә нигезе юк иде. Кем уйлап чыгарган әле аны? Нәрсә, марҗа хатыннары, урыслар Аллаһ бәндәсе түгелмени? Әллә тартарны гына аерып, бары аларны гына Хак тәгалә үз итә, яратамы?
Хатынын Габдеррахман сагынып көтеп алды. Аның кайтып керүе авыл халкын тагын аяктан ега язды. Беренчедән, ул институтка бар имтиханнарын да “бик яхшы”га тапшырып кергән, икенчедән, монысы беренчесен дә оныттырды, Әлинәне йөк машинасының кабинасында авыл башына кадәр кемдер, мөгаен урыс булырга кирәк, озатып куйган икән. Әле, килеп туктагач та, озак кына сөйләшеп утырганнар, үбешкәннәр һәм кочышканнар да, имеш! Бусы ук чип-чи ялган иде. Асылда вакыйга бөтенләй дә башка булган, югыйсә!
Көн кичкә авышып килгән чаклар. Каладан ук күтәренеп кайткан Әлинә Буадан авылларына кадәр җәяү генә атларга мәҗбүр иде. Аның бәхетенә диярсез, әмма хаклыкта — бәхетсезлегенә, юлына бригадир Җабир очрады. Ул кеше Габдеррахманның балачакта бергә үскән сыйныфташы һәм хәзер дә якын белешләре иде. Көн дә диярлек эшкә әйтергә кереп, һаман яхшыдан гына сөйләшеп чыга торган иде. Туктап, Әлинәне арбасына алды. Көн, искәртелгәнчә, кичкә авышкан чак. Авылга әллә ни ерак та калмаган иде, югыйсә. Арыганлыгы җиңеп, арбада барганда Әлинә эреп китте. Ул уянып киткәндә алар ниндидер агачлар арасында иделәр. Ә Җабир, үзенең шөкәтсезлеген онытып, Әлинәгә ташланды.
— Габдеррахманга гына димәгән, миңа да ярый! — дип сөйләнде ул үзе, оятсызланып. — Син юкта ул рәхәтләнеп типтерде!
Әлинә аңа ышана алмый иде. Әмма Җабир чигенергә һәм акылына килергә теләмәде. Арбадан сикереп төшкән Әлинәнең итәгеннән эләктерергә өлгерде. Кулы каты иде. Күлмәк итәге аерылып китте. Җабир арбадан җиргә башы белән кадалды. Әлинә агачлар арасына кереп качты. Әүвәле коты очып йөгерде. Ахырда арып туктады. Аңына килгән Җабир кулындагы тукыма кисәген күреп, шунда ук хәтерен яңартты. Әлинә якын-тирәдә юк иде. Ул аны чакырып-дәшеп карады. Әмма тавышын бик зәгыйфь чыгарды, дәшкәнен чит-ятлар ишетүдән коты очты. Ә аннан соң:
— Бу марҗа авылга йөгергән булса, данны сатса! — дип коты алынды да, “Ялган сүз, юри сөйли! Күргәнем дә булмады!” диячәген күңелендә ныгытып, Әлинәнең чемодан һәм төенчеген арбасыннан төшерде дә атын авылга чаптырды. Онытылып кесәсенә тыккан тукыма кисәген елга аша чыкканда суга ташлады. Каракның бүреге яна дигәндәй, кайтып җиткәнче Әлинә хакында хикәя дә уйлап чыгарырга өлгерде. Бәхетсезлегенәдер инде, юлына Габдеррахман очрады. Җабирның коты очты. Шулай да:
— Хатының кайттымы әллә? — дип сорады. — Өегездә унлы лампа яккансың!
— Юк шул әле,— диде Габдеррахман, хәсрәтен яшермичә.— Менә кайтыр, менә кайтыр сыман иде...
Җабир, сүзне озынга сузмыйча, дилбегә какты:
— На-а, малкай, басуларны карап кайтасы бар, атла әйдә! — дип, китү ягын карады. Әлинәнең берәр агач төбендә куркынып утыруын күз алдына китерде. Әмма Җабирның ашыгуы бер дә юньлегә түгел иде. Ул аны табарга һәм, кешегә үзе хакында авыз чайкаса, бер-бер хәл кылачагына сүз биреп өркетергә кирәк дип белә иде. Ялгышмады: чемодан һәм төенчек тоткан Әлинәнең өстенә килеп чыкты. Мескен хатын нишләргә дә белмәде. Әмма авыл инде якын, аваз салу да җитә, ишетәчәкләр иде.
— Ирең көтә,— диде аңа Җабир, усал тавыш белән.— Әгәр дә май капмасаң, Габдеррахманыңны Себер җибәреп черетәм!
— Хакың юк!.. — дия генә башлаган Әлинәне тыңларга уенда да юк иде ул юньсезнең.
— Җаен табармын, капка төбегезгә бодай сибеп китәрмен, селкенә дә алмассың. Әнә күрше авыл Кәриме, ишеткәнең бардыр, төрмәдә дөмекте!
Җабир хаклы иде. Әлинә шунда гына ул “халык дошманы Кәрим”нең бигөнаһтан харап булганлыгын аңлап-белеп алды. Җабирның анда ни үче бар иде икән?..
Әлинәсе кайтып кергәндә Габдеррахманы җылы өйдә чәй эчеп утыра иде. Октябрьнең кичке салкыныннан тәрәзә пыялалары парланган. Көтмәделәр микәнни? Тәрәзәдән булса да урам якка күз салсалар, парын сөрткән булырлар иде.
Габдеррахман әлбәттә хатынының ертык күлмәк итәген күрми калмады. Әмма аны-моны сораштырмады. Күңелендәге шиге җанын әрнетсә дә, өй эчендәгеләрне шомландырып хатыны белән гаугалану ирлек галәмәтеннән түгеллеген аңлады. Мондый хәлдә йөзьяшәр Локман хаким нишләгән булыр иде икән, анысы ук билгесез, әмма ләкин Габдеррахман үзендә көч тапты, рухи куәте күңел ярсуын тыяр өчен җитәрлек иде.
Әлинәсе юл газапларыннан һәм Җабирның әшәкелекләреннән тәмам арган, һәр кичен, һәр көнен Габдеррахманын уйлап-сагынып уздырып, инде менә йөгереп диярлек хәлдән таеп кайткан. Ә ул, сала саламы, сыер сыйрак, каршы килеп чемоданын да алмый, кара инде моны!
— Кайттыңмы? — дип, чәй эчеп утыра. Маңгаеннан тирен сөрткән була әле, юньсез. Җаны бар кеше шулай итәме соң?
Әлинә чаршау артына кереп чишенде. Киемен алыштырды. Шунда башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланып, сәкегә утырырга мәҗбүр булды. Күршеләргә кич утырмага кергән йорт әһеленнән әнисе белән Габдеррахманның сеңлесе дә кайтып керделәр һәм, аны-моны абайламый сөйләнә бирделәр:
— Әнә, марҗаң кайткан анда! Авыл башында машинада бер урыс белән сөйләшеп утыралар. Бер дә син дип ашыкмый әле! Алар анда нишлидер — анысын белгән юк! Ә син? Ә син — бозау, чәй куйган, имеш, күшәп утырасың!
Әнисенең болай сөйләве артыгы белән хәл булса, аңа сеңлесенең кушылып китүе гайре табигый вакыйга кебек иде:
— Абый, Җабир абыйның күршесе кереп чыккан иде... Әминә түти!.. Җабир абый әйтә, ди, Габдеррахманның сөйрәлчеге авыл башына көчек ияртеп кайткан, ди...
Әлинә монысын ук көтмәгән иде. Елар җиреннән ничектер күңеле ныгып алды һәм ул мәгърур кыяфәттә чаршау артыннан чыкты. Аны күрүгә, каенанасы һәм каен сеңлесе телсез калдылар. Инде аларның актан да, карадан да әйтерлекләре юк иде. Әгәр дә Әлинәнең ире Габдеррахман үз кемлеген белсә, кичекмәстән Җабирның якасына барып ябышырга һәм аның телен кыскартырга тиеш, югыйсә.
Дөньялыкны төн караңгылыгы басканлыктан, бу вакытта хәерле адәм баласы бүтән кешенең йортына дау күтәреп барып керми, әлбәттә. Габдеррахманның да башына ат типмәгән иде. Әмма ул урамга чыкты. Көзнең салкын һавасы акылын тиз айнытты. Ул бит әле Әлинәсенең хәлен дә белешмәде, бу нинди тәрбиясезлек? Ялгыз башын мондый чакта калдырырга ярыймы инде?
Габдеррахман әйләнеп кергәндә хатыны кабат чаршау артында, әнисе белән сеңлесе өстәл янында кала күчтәнәчләре белән чәй эчә иделәр.
— Нигә Әлинәне дәшмәдегез?
Габдеррахманның соравы гүяки ишетмәделәр.
— Миңа да ясагыз әле! — диде ул.— Әлинә, чык бире, тамак ялгап алыйк!
Адәм баласы ни генә ишетми бу дөньяда! Юк, әллә кайдан, әллә кемнәрдән түгел, үз ишләреннән, якыннарыннан һәм белешләреннән. Чөнки сүзне кошлар да, хайваннар да сөйләми, бары тик кешеләр генә такылдый. Гайбәтнең зәһәрен, сүзнең энәлесен сайларга тырышалар!
Икенче көнне дә, өченче һәм дүртенчесендә дә Габдеррахман шул адәм тәганәсе Җабирны очратмады. Ә халык теленә керергә өлгергән сүз һаман да авырая һәм зурая бирде. Имеш, Әлинәнең калада бер адәме бар икән, аларны Казан урамында бергә күргәннәр. Мин ир дип, Габдеррахман һәр кеше саен авызларына йозак та куеп йөри алмый шул. Һәм шушы вакытта, ут өстенә салам ташлап дигәндәй, Хәербанат апасы сөйләнеп чыгып китте. Җитмәсә:
— Ир була белсәң, куып чыгар үзен, көлкегә калып беткәнче! — дип хәтта әмерен дә бирде.
Габдеррахман нәрсә эшләргә дә белмәде. Йөрәк итенә әверелгән Әлинәсен ничек итеп кисеп ташласын ди ул?
Мәсьәлә шул сәгатендә үк хәл ителде. Габдеррахман тәрәзә янында тора иде, урамга күзе төште. Анда аның Әлинәсе бер адәм белән сөйләшеп килде дә, кул биреп хушлаштылар. Бу — райком вәкиле Насыйбуллин иде. Габдеррахман шартлардай булды. Берсе икенчесенә килеп кушылган вакыйгалар аны һичшиксез чыгырыннан чыгарырга тиеш булсалар да, ул үзен кулда тотарга, кайнап-кайнарланып күтәрелеп бәрелмәскә тырышты. Инде Әлинә ишектән килеп керергә тиеш иде. Әмма ул күренмәде. Габдеррахман тагын тәрәзә янына килде һәм урамның икенче башына таба Әлинәнең әлеге дә баягы Насыйбуллин белән китеп барганын гына күреп кала алды.
Дөньялар урталай ярылып, җәһәннәм коесының кайнар күмер очкыннары гүяки югарыга атылдылар. Габдеррахман нәрсә эшләргә дә белмәде. Эре һәм ачулы адымнары белән ишеккә ташланды. Әмма аны ачар-ачмас тукталып калды. Ашкынып тәрәзәгә килде һәм, олы гәүдәсе белән капланып, урам якка озаклап карап торды. Анда ике малай тәгәрмәч коршавы тәгәрәтеп килә иделәр, маңгайга-маңгай чәкәштеләр. Бу галәмәткә Габдеррахман көләргә тиеш иде. Тамаша аның зиһенен күчерде, күңеленә тынычлык бирде. Кайнарлыгы сүнеп, хәтере утырды. Сәгатькә күз салып алды. Әлегә көндезге берләр генә иде. Төшке аштан соң халыкның яңадан эшенә барыр вакыты. Габдеррахман күмхуҗ ындырларына таба юл алды. Авыл башындагы Хисмәтуллага агач тарттыралар икән, йорт салыргадыр инде. Хәл алырга тукталган ирләр бүрәнәләргә утырып челем көйрәтә иделәр. Габдеррахман да аларга кушылды. Аны-моны сөйләшүче булмады, тарантаста узып баручы Җабир гына үчекләнеп:
— Болай ял итә-итә эшләсәгез, юллар өзелгәнче дә тарттырып бетермәячәксез! — дип әйткәч, телсез ирләр:
— Йөри шунда эт сугарып, хатыннар барышнигы,— дия-дия, Габдеррахманга да карап-карап алдылар. Җабирның тарантасы үр артына кереп югалды. Ә Габдеррахманның бәгыре киселде. Ирләрнең актан да, карадан да кайтарып һичбер сүз әйтмәүләре аны тагын да изде. “Хак иде микәнни? — дип кабат-кабат сорады ул үзеннән.— Әлинә чыннан да гөнаһлымы әллә?”
Агачның үзәге черек булса, андыйны корт ашаучан инде, анысы, мәгълүм хәл. Әмма Габдеррахман үзе мәхәббәткә тугрылыклы заттан иде. Андыйларның үзәкләре таза була. Габдеррахман үзе азып-тузып йөрмәгәнлектән, хатын-кызга хирыс булмавы сәбәпле, сабырлыкны һаман да киңәшчесе итсә дә, көннәрнең берендә чыгырыннан чыгарга һәм ялгышырга тиеш иде. Шулай да аны Аллаһы тәгалә моңа кадәр саклап килде.
Габдеррахманның хатыны ул көнне соңарып кайтты. Ир, нәрсә уйларга белмичә, урамга биш чыкты, ишек алларында ун әйләнде. Әгәр дә Әлинәсен аерса, аны куып чыгарса, ул кая бара да, үзе аннан башка ничекләр яши инде? Гомер буе шулай көнләшеп, юктан гына да күңелен борчып, тынычлыктан мәхрүм калып та көн кичерә алмый бит инде!
Хатынын яраткан ирдән дә бәхетлерәге юктыр ул! Әмма Әлинәнең күңелендә җеннәр котырмыймы? Теге, авыл башындагы машина дигәннәрендә алар нәрсә эшләгән иделәр икән? Йа Раббы Ходаем, әллә чыннан да урыс хатыннары шул итәк себергә генә ярыйлар? Әллә шуңа татар ирләре “марҗа-марҗа” дип авыз суларын корыталар микән?
Сорауларның чиге булмаган кебек, уйларының да очы-кырые күренми иде. Шунда кем беләндер сөйләшә-сөйләшә Әлинәсе кайтып керде. Габдеррахман аның тавышын ерактан ук таныды, якынайган саен яхшырак ишетте:
— Ирем ачуланыр инде!— диде Әлинәсе.
— Синең хакта юри гайбәт тараталар. Бигрәк тә апалары, туганнары тырышалар, — диде иптәше.
— Ни өчен? Гаебем юк минем! — диде Әлинә.
— Гайбәт өчен гаеп булу шарт түгел, гаепсезлек үзе гайбәт сөйләүчеләргә сәбәп күп вакытта,— дип теге ханым аңлатып та бирде. Бу — авылның өлкән яшьтәге укытучысы, элекләрне тарих дәресләрен алып баручы Хөршидә Камиловна иде.
Алар капка төбенә җиттеләр.
— Ярый, сеңлем, борчылма! Киләсе атна кичтә “Марксизм — дини хорафатка каршы” дигән теманы яктырту үзеңә йөкләнде. Башка нәрсәләр хакында уйлама, вакыт тиз уза ул. Миндә әзер материаллар да шактый. Ярдәм итәрмен,— диде Хөршидә Камиловна.— “Кызыл йорт”ка иреңне дә дәш. Йөрмәсен гайбәт тыңлап, үзең генә түгел, аны да укыт, артка калмасын!
Габдеррахманның колаклары кызышып, йөрәге дертләп куйды. Хөршидә Камиловнаның хаклы булуын күз алдына да китерми, киресенчә, аны ачуланырга, битәрләп ташларга әзер иде ул. Каян килеп Габдеррахман гайбәт җыеп йөрсен ди әле? Ир кеше түгелмени ул? Нигә дип надан калсын, бик белә, бик белемле ул, беләсегез килсә! “Кызыл йорт”, “Кызыл почмак”, имеш. Анда җыелышып сафсата саталар инде алар, гайбәт! Ә тормыш үз җае белән барачак: ил башлары халыкка берне сөйләячәк, ә үзләре икенчене эшләячәк! Гомер бакый шулай булган, бүген генә үзгәрер дисеңме әллә аны?
Әлинәнең вакыты чынлыкта гаилә тормышы белән азая барды. Ул моны аңлый, иренең үпкәләвен сизенә, әмма эшендә аңа ышаныч белдергән Хөршидә Камиловна һәм аның кебек олы йөрәкле, эш кешесе затлардан читләшә алмый иде. Ә Габдеррахманы — эгоист, Әлинәсен бары тик үзе өчен генә туган һәм үскән дип белә. Әгәр кодрәтеннән килсә, элеккеге мөселман хатыннарын ирләре пәрәнҗә астында тоткан кебек, Габдеррахманы да шулай кыланыр иде, билләһи. Нигә бу якка таба үзгәрде ул? Бер дә андый түгел иде бит! Нәрсә булды аңа?
Асылда Әлинә үзенең үзгәрүен һәм кабат элеккечә үк җәмгыять кешесе була баруын әлегә аңлап җиткерми иде. Пионерда һәм комсомолда вакытларында да һәм сугышта да башкачарак булган икән ул. Үзеңә ышанып җитү, кирәклегеңне нерв күзәнәкләреңә кадәр тою булмаган. Анда — тәрбия, мәктәп дәресләренең тәэсире төп җитәкче ролен үтәгән. Ә хәзер ул үзе укытучы. Һәрнәрсәне аңлап, төшенеп җиткәндә генә укучыларына белдерергә тели. Аңа ул үз укыганнары һәм шушы татар авылына килгәнчегә кадәрге тормышы бөтенләй башка, гүяки бүтән бер, кечкенә һәм акылсыз патриот Әлинә белән генә булган кебек. Ә хәзер ул зур кеше!
Шушы мизгелдә Әлинәнең уй-хисләренә ияргән җаны югарыга таба ашып киткәндәй тоелды. Әмма кинәт нидер булды. Башы әйләнеп китте һәм йөрәк астында, бәгыре төбендә йөрткән ит кисәгенә җан керде. Бу тойгыны аның моңа кадәр һичбер вакыт кичергәне юк иде. Шулай да ул көтеп алынган шатлык! Шушы куанычын Әлинә ире белән, иң якын кешесе белән уртаклашырга тиеш! Ә ул кая? Аңа бүтән һичбер кеше кирәкми! Нигә ул аннан карашын читкә алган? Нигә үпкәләгән ул, юләрем? Бу — хәсрәт вакыты түгел, бу — шатлык-куаныч мизгеле! Йә, нигә ул борылмый? Нигә ул аны кочаклап күтәреп алмый?
Әллә аңлашмыйчарак торды, әллә инде шунда ук хыял диңгезенә чумып, хисләренең ташып чыгуына акылын җитәкләп кузгалган чиксез күп сораулары белән бераз комачаулык итте, хәер, инде моның әһәмияте юк иде. Габдеррахман авыр олы гәүдәсе белән гүяки күкләргә кадәр ашып, кочагына Әлинәсен алды һәм:
— И-и, җанашым, и бәгырем, нигә аны әллә кайчан әйтмисең?— дип башыннан сыйпады.
Аның бу сүзләре ничектер моңа кадәр әйтелмәгәнчә, моңарчы ишетелмәгәнчә назлы һәм илаһилык белән чыктылар ки, Әлинә тәмам таралып, хәлсезләнеп китте. Шушы хәлендә ул караватта утырды, ире дә аның яныннан китмәде:
— Нәрсә булды? — дип сорады да, һичнәрсә өчен борчылырга кирәк түгеллеген аңлагач, хатынының башы үзенең күкрәгенә салынган килеш уйсыз һәм сүзсез калып утырды. Бу вакытта: “Болар тавышланырга уйладылар, ахрысы”,— дип шомланырга өлгергән йорт әһелесе юк йомышларын бар итеп чыгып киткән иделәр. Алар да тиз генә әйләнеп керәсе итмәделәр.
“Малай булыр!”— дип уйлады, өметләнеп Габдеррахман. Менә ул тупылдап үсәр, әтисенә ияреп печәнгә барыр, борчак чабарга...
“Кыз булыр, иптәшкә һәм сердәшкә кызым булыр!”— дип хыялланды Әлинә, аның озын чәчләрен ничек тараячагын күз алдына китерде. Моңа кадәр булган бөтен борчылулары илаһи кул белән күңелләре сандыгыннан алып ташланды. Алар бәхетле, бик бәхетле итеп гомер кичерәчәкләр, матур-матур, берсеннән-берсе акыллы балалар үстерәчәк иделәр. Әмма ул тормыш әлегә аларның хыялларында да юк иде.
Бераздан вакыйгаларның сөрелмеше үз буразналарына әйләнеп кайтты. Тик Әлинә үзе дә, Габдеррахман да инде бөтенләй башкалар, дөньялык өчен тәмам яраклаштырылып үзгәртелеп корылган сыман иделәр. Чөнки алар арасыннан һичбер җил узарлык түгел, моңа ире дә һәм хатыны да инде мөмкинлек бирмәячәкләр! Көннәрнең берендә алар артларына борылып карарлар да Аллаһының бирмешенә канәгатьлек белән рәхмәтле булырлар. Ул да аларга ризалык итәр!
28.11.00.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.