Latin

Марҗа Әби Депутаты

Общее количество слов 595
Общее количество уникальных слов составляет 466
44.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
57.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
— Кемнең кем икәнлеген мин яхшырак беләм, җәмәгать! Өйрәтмәгез!
Уразай әфәнде күкрәк сугып куйды. Моңа кадәр мыштым гына мыек астыннан елмаеп, дөньялыкка кояшның тиздән генә чыкмаячагына исе китми йөргән әфәнденең көтмәгәндә холык күрсәтеп алуга җөрьәт итүе сокландыргыч һәм кызыклы бер күренеш иде. Миннән артыграк авыз иләген ачып, сүз көрпәсеннән гайре болгатыр әйбер калмаудан бүрәнәгә әверелә барган телебез тамакка тартылып, колакларыбыз җөмлә безелдеге артыннан мәзәк чебенен куалады.
— Мин менә Хәйруллинның ничек депутат булуын беләм!
Уразай әфәнденең агара башлаган кырку чәчләре, каклавыч тигәнәк чәчәгенекедәй аллы-гөллегә әверелеп, үрә тордылар. Сернең тирәнлегенә өметен өзмәгән җан хәбәр диңгезенә чумарга җыенды. Уразайның хакыйкать җебе очын читкә алып китүе сөйләнеләчәк вакыйганың озын-ерак юл кебек булачагына ишарә итеп, аңа колак куюда сабырлыктан гайре терәк калмавын аңларга мәҗбүр булдык. Авыз иләкләре ачылырга, күңел дикъкате шиңәргә мәҗбүр иде.
— Минем күршедә генә бер исерек марҗа әбисе яши,— дип, Уразай үз хәлләреннән мисаллар китерә-китерә читләтеп-читләтеп сөйләп йөдәтте дә,— үзе кебек үк сәрхуш улы белән дә сугышып-тузынып бетте инде!— диде.
Безгә болары ук кызыклы түгеллеген аңлап алгач, сүз кыскартмасына дипме инде, тукталып торды да, сер диңгезен җәеп салды:
— Хәйруллин депутат булып сайланды бит әле! Бу марҗа әби, Хәйруллинның һәртөрле мәсьәләләрне хәл итәргә вәгъдә кылынган сайлау алды чакыруын кулына алуы белән, телефон трубкасын күтәргән дә, теге хәбәрлектә күрсәтелгән номерны җыйган, тормышы авырлыгына, ашарына юклыкка, кузгала алмыйча авырып ятуына зарланган. Бәхетенә Хәйруллинның сәркәтип кызы бик эшлекле булып чыккан.
Килеп тә җитәләр болар. Марҗа әби махмырдан ята икән дип кем уйласын. Кабыштырырына да ризыгы юк, сөенеченә, буш шешәләрен дә җыйнаштырып, улы шуларны сырага булса да алыштырырга киткән чак икән. Сәркәтип кыз, кәрәзле телефонын колак төбенә күтәрә дә, чикләвек ваткандай әмерләр генә бирә. Ул да түгел, тартма-тартма, капчык-капчык бүләк, савыт-саба, ризык-мазар күтәргән Хәйруллин үзе, Татар телевидениесе, һәртөрле агентлык журналистлары килеп тә җитәләр, уңда ялт-йолт фотосурәтчеләр эш белән мәшгульләр, сулдагылар кәгазь-каләм дәртенә чумганнар, төшерәләр, сөйлиләр, мактыйлар һәм мактаналар. Хәйруллин бер-бер артлы кабатланып хәл белешә, марҗа әбигә олы-олы бүләкләрен тапшыра. Гайса пәйгамбәрнең үзе белән очрашкандай, марҗа әби баш авыртуы һәм махмыры өянәген онытырга теләп май кояшыдай елмая. Әмма һаман да кәефе килеп җитешми. Аның канәгатьсезлеген сизенгән Хәйруллин, кесә янчыгын чыгарып, аннан бияләй кадәрле “агач” акчалар чыгарып тоттыра. Әллә чамасын югалткан чагы икәнме, әллә халык күзе һәм сүзе саналган корреспондентлар алдында затлырак күренәсе иткәнме, артыгы белән юмартланып ташлаган, утыз мең акчаны марҗа әбинең кулына тоттырган...
Уразай тел шартлатты. Ышанырга җөрьәт тапмыйча, үзара карашып куйдык. Уразай, безнең сәерсенүләребезгә исе китмичә генә, сер чебене безелдеген колак төпләребезгә очырды:
— Хәйруллин шушы әби белән кочаклашып та, сөешеп тә дигәндәй, фотосурәтләнә дә, эш кешесе бит, чыгып та китә. Һәммәсе аның артыннан гаип булалар. Марҗа әбинең улы да ярты баллон сыра күтәреп кайтып керә... Теге утыз меңне ике атна дигәндә, әллә кайдан түгел, Хәйруллин кесәсеннән генә төшкән бит, хәмер чишмәләренә алыштыралар... Рәхәтләнделәр инде, колакларыннан агып чыга башлаганчы кыландылар.
— Хәйруллинның сурәтен икона урынына элеп куймаганнармы соң?— дип, уртага сорау салырга батырчылык иттеләр иптәшләрем.
Уразай кисеп кенә ташлады:
— Юк! Иконаның ни икәнлеген беләдерләр микән, әмма сайлауга марҗа әбиебез беренчеләрдән буларак йөгереп барды. Үзем күрдем. “Хәйруллин — минем депутат!”— дип, үз тирәсенә шешәдәшләрен җыеп, алар алдында кайнар нотык тотканлыгына сөенеп бетә алмадым.
— Шулайдыр инде!— дип көлештек.
— Шулай-шулай!— диде Уразай, безнең көлешүләргә кушылмыйча.— Ул марҗа әбинең дивар аша тавышы ишетелгән саен Хәйруллин депутат исемә төшә... Хәйруллин депутатның тегендә-монда эленеп торган сурәтләрен күргән саен, аның кемнәрнең депутаты икәнлеге хәтердә яңара...
Уразай шым калды. Без машинада биш ир кеше, Казаннан Чаллыга таба элдереп маташа идек. Уразай — руль артында. Машинасын туктатты. Һава алыштырырга кышкы салкын юл читенә чыгып бастык. Ашкын машиналар чыж-выж үтә тордылар, аларга ияргән күз карашы белән бергә замана да киләчәккә таба ашыкты. Илдә бөек демократия дәверенең беренче унъеллыгы бетеп, икенчесе башланып килә иде. Егерме беренче гасыр.
13.03.04.


Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.