Latin

Мәкальләр Һәм Әйтемнәр - Фанавис Давлетбаев

Общее количество слов 3543
Общее количество уникальных слов составляет 2051
30.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
43.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
51.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Берни дә өмет итми яса яхшылыкны. Этеп еккан түгел, ярдәм кулы сузган кеше көчле. Күтәренке кәеф дәртләндереп яшәтүче тормыш эликсеры. Карга булып тугач каргылдарга гына кала. Тормыш капма-каршылыклары белән генә түгел, охшашлыклары белән дә гыйбрәтле. Битарафлык – үзең теләп тормышта көрәштән читләшү дигән сүз. Мине чынлап аңлый торган кеше – ул мин үзем. Үзе тотып эшләмәгән кеше гадәттә акыл сатарга ярата. Без һәммәбез дөньяда бердәнбер. Эшендә түбә кыегындагы боз сөңгесе шикелле генә эленеп тора. Шапылдап килеп төшкәч кенә егылганын аңлады. Алманың авызыңа өзелеп төшкәнен көтмә, үзең урелеп ал. Тау биегрәк булган саен ераккарак күз ташлап була. Үпкәләү – көчсезлек билгесе. Мәхәббәт давыл сыман – көтмәгәндә килә. Көн күрке – кояш, күңел күрке – уйлар. Бәхет бар кешегә дә елмаймый. Батканда йөзгәндәге бергәлек тиз онытыла. Кемнең кемлеге авыр чакта күренә. Бөркет куян барда тычкан эзләп маташмый. Рәхәт тормыш булса булыр оҗмахта гына. Кеше өлешенә кереп яшәү хәрамчы кеше эше. Икейөзле бәндәгә диндә урын юк. Ходай ихластан үзенә табынганнарны гына ярата. Теләсә нәрсә тутырырга күңел чүп савыты түгел. Йөкне кертеп батыргач атны түгел үзеңне сүк. Күзне ачып карамау артык эш тудыра. Ашыкма, әмма вакытка сыеш. Аннан моннан гына эшләгәнче эшләмәвең хәерле. Барсын да вакыт юклыкка гына сылтап калдырырга ярамый. Үзенә тиешне генә белә. Шулай да алу бирүгә караганда күңеллерәк. Тау түбәсеннән купкан таш төшеп җитми туктамый. Тау биегрәк булган саен аннан егылып төшү куркынычы да арта. Нинди юлдан барырга кирәкне һәркем үзе сайлый. Син начар дип уйлаган кемгәдер яхшы булып тоелырга мөмкин. Саксыз булсаң барып каплану озак түгел. Безнең тормыш үзе чын батырлык үрнәге. Тормыштан гел алу турында гына уйлап япа-ялгызы калды. Кеше уйларга сәләтле бердәнбер җан иясе нинди генә ахмаклыклар кылмый дөньяда. Кеше хайванга караганда күпкә мәкерлерәк булуы белән куркыныч. Җиде кат түгел еш кына бер кат үлчәп кисергә дә иренәбез. Тавыш кубармый гына аңлатуга ни җитә. Нәрсәгәдер ирешү өчен теләк кенә җитми, мөмкинлек тә кирәк. Соңарткан эш – чүп өстенә чүмәлә. Кыстасалар да күңелең тартмаган эшкә алынмавың хәерледер. Акыл белән уйлап күңел сизгерлегеңә таян. Эшне чикерү – үзең теләп тартасы йөгеңне авырайту. Үткәннәр бүгенгә, бүгенге киләчәккә тоташып гомер хасил итә. Күрәзәчеләрнең тормышы бер дә кызыкка охшап тормый. Үткәннәрен генә түгел киләчәген дә сызып аткан кешеләр бар. Тормыш кәрт уены кебек : отасың да, оттырасың да. Язмышка үзең нәрсәләрдер өстәп язсаң гына гомер мәгънәле була. Кул кушырып утыру авыру яки карт кешегә генә килешә. Эшләсе вакытта йокы симертәбез, ял итәсе вакытта эшләргә тотынабыз. Соңыннанга калган эшне вакыт көтеп тормый. Көнне дөрес файдалансаң гына вакытка сыешып була. Вакытка акча кебек үк сак карарга кирәк. Ни кызганыч, бушка үткән гомерләр дә була. Тиешен сорасаң гадәттә киметеп бирәләр. Гаепне читтән эзләү – булдыксызлар эше. Таза агач төрткәнгә генә аумый. Чиләгең төптән тишелсә, кибәнең очтан ишелсә бер дә әйбәт түгел. Төбе тишек чиләктә су тормый. Өстеңнән таптап үтүләрен теләмәсәң – егылма. Бар эчтәгене тышка чыгарып булмый. Теләгән кешегә үзен күрсәтергә мөмкинлекләр җитәрлек. Тормышта үзеңне генә түгел, эшеңне дә күрсәтә белергә кирәк. Киләчәкне тиз генә таралмый торган билгесезлек томаны уратып алган. Кайда икәнеңне белмәгәч адашкансың булып чыга. Юл тузансыз булмас. Яшь кеше җиде юл чатында тора – кайсы юлдан китүе үзеннән тора. Яшәү мәгънәсе – көн үткәрү генә түгел икәнен онытма. Җырыннан тыңлаучысын чамалап була. Әллә кем булып күренер өчен нәрсәгәдер ирешергә кирәк. Күңел ятмаган эш яратмаган кәләш белән бер. Бездә көчләмиләр, мәҗбүр генә итәләр. Явызлык белән кылынган батырлык данга лаек түгел. Чын җиңү гадел көрәштә генә була ала. Арысланнар туенганда шакаллар да өлешсез калмый. Ялган санлы отчетлар уйдырма статистика тудыра. Сиңа кирәк башкаларга да кирәк булу ихтималын онытма. Песи сыртына төшүдән, кеше нахак сүздән курка. Көнчеләргә һич тә үпкәләмим, аларны кызганам гына. Куркак кеше үз хокукларын якларга сәләтле түгел. Бәхәстән хакыйкать кенә түгел, тукмашу да туарга мөмкин. Түрә - коллективта чикләнмәгән хокукка ия, җаваплылыкны башкаларга җиңел аударучы өстенлекле зат. Уйда булмаганны эшләп булмый. Алдаша белмәсәң тотылырсың, уйный белмәсәң отылырсың. Солыга ат кирәкми, атка солы кирәк. Үз башың эшләмәсә кеше киңәшенә таян. Хикмәт кайда яшәвеңдә түгел, ничек яшәвеңдә. Атлы җәяүле белән ярышмый. Йончыган атка йөк өстәмиләр. Юк артыннан куганчы барын бәпләп тот. Урманга адашам дип кермиләр. Исәпсез генә дөньяны алып барып булмый. Бәхәсләшсәң – отылма, урлашсаң – тотылма. Ала белгәч бирә дә бел. Мактау артыкка китсә чынлыгына шикләнә башлыйсың. Көнләшү – тынычлыкны югалттыра торган авыр хис. Ташкын су ярны җимерә, көнчеллек җанны кимерә. Әдәпсез телләшер, булдыксыз көнләшер. Кемнең кемлеге авыр чакта беленә. Каргылдаганчы сайрау яхшырак. Капчыклап сораганда учлап, учлап сораганда бөртекләп кенә бирсә дә Ходай, алдым дип шөкер итергә кирәк. Шикчел кешегә тонык су да болганчык булып күренә. Адашкансың икән чыгу юлын эзлә. Тыкшынучылар күп, ярдәм итүчеләр аз. Ялкау кыймылдаганчы эшчән эшләп куя. Дөрес тәрбияләмәсәң бала чага шул. Кем көчсез, гадәттә шул зарлана тормыштан. Сүздә бар да шома көйләнгән, эшкә килгәч кытыршылыклар еш чыгып тора. Тырышып эшләргә чакырганны, ни хикмәт ишетүчеләр юк. Уй сүз булып телдән ычкынгач сер булудан туктый. Кайгыңны сиздерсәң дошманың сөенер. Үз-үзеңне тота белмәсәң еш күңелсезлекләргә юлыгырсың. Биргәнне рәхмәт әйтеп алырга онытма. Елның түгел көннең дә ничек узасын белеп булмый. Чәйнәми йотсаң тамагыңа тыгылуы бар. Башкаларны ахмакка санаучының әвәл үзенә җитеп бетми. Еланга шуышырга, бөркеткә очарга язган. Дустың үз ишең булсын. Әрсез артык ала, бирмәсәң тартып ала. Үзең тудырган буталчыкны башкалардан чиштермә. Алда ни буласын белмәгәч хыялланырга гына кала. Үҗәт булсаң гына тормышта үз теләгеңә ирешерсең. Тауны буйсындырмакчы иде дә үргә дә менеп җитә алмады. Ташбака адымы белән генә булса да алга баруың хәерле. Өстән кушканны тыңла, үзеңчә башкар. Әйткәнне тыңламаганны мәҗбүр итеп эшләтергә кала. Сиңа ышаналар икән өметләрен акларга тырыш. Ышаныч ике яклап та булганда гына уңышка исәп тотып була. Үзең булдыра алмаганны башкалардан таләп итмә. Күңел бушлыгын аракы белән тутырып сәрхүшкә әверелде. Кәефеңне бозасың килмәсә сүз көрәштермә. Берәүләр ни телиләр шуны эшлиләр, икенчеләр исә бар яклап та чикләнгәннәр. Гаделсезлек тигезсезлеккә, тигезсезлек ризасызлыкка китерә. Иреккә күнеккән атны җигергә өйрәтүе авыр. Бирсәләр алырсың, бирмәсәләр буш калырсың. Дәшмәвең алтын – кайда икәнеңне сиздерәсең килмәгәндә. Берни аңламаса да шәп такылдый. Кеше арбасына утырганчы җәяүләп тәпилә. Белмәгәнеңне өйрән, белгәнеңне куллан. Вакыт алга баруга гына көйләнгән. Юкка ымсынганчы барын кулдан ычкындырма. Ходай үзенә табындырып үзенең тиңсез зат икәнен һәрчак искәртеп тора. Ирек теләнеп түгел, көрәшеп яулана. Мең хәерчегә җиткән бер комсыз байга җитми. Ялган чын тормышны күзалларга комачаулый. Нәрсәгәдер ирешү өчен нәрсәдер эшләргә кирәк. Гади генә мәсьәләне катлауландырып чишүе белән үзенең компетентсызлыгын күрсәтә. Тормыш - әртисләре алышынып торучы зур сәхнә. Көчкә осталык та кушылса уңышка ирешү җиңелрәк була. Һәркем тормышта үз урынын белергә тиеш. Ат урынына сыер җигеп ерак китеп булмый. Клон булмагае әллә нәрсә булсын, минем тормышны башка беркем дә кабатламаячак. Түмгәк өстендә басып торуын тауга менгән итеп күрсәтергә маташа. Статистикага ышансаң бездә күптән бар да җиткелекле. Тормышне ничек бар шулай кабул итергә өйрән. Ат булсаң җигергә теләүчеләр тиз табыла. Властька өстенлеккә ирешү өчен киләләр. Урлаганнар байга, намуслылар хәерчегә әверелде. Илең бай булу беләнмени, үзең хәерче булгач. Хыяллар тулысы белән әкияттә генә чынга аша. Савыты бар, нәрсә саласы гына билгеле түгел. Тыңламаган тайны хәлдән тайдырып, тукмап җигәргә өйрәтәләр. Эттән туганчы, аттан туган булуың хәерлерәк. Көтүдә читне тиз таныйлар. Хыял кешене күкләргә очырта, чынбарлык лап итеп күтеңә утырта. Кеше такылдаганны тыңлап газапланганчы үзең сөйләүгә ни җитә. Сандугач сайрап, кеше сөйләп күңелен бушата. Булганы җитеп ашса да канәгать була белми. Бәхет – чишелеше табылмаган күп билгесезле тигезләмә. Холыксыз кешенең көенә тору, песинең йонын уңайга сыпыру яхшы. Ике яктан да тигез ярату булса гына мәхәббәт чын була. Иҗатта мин ирешкәннәр кемгәдер чүп кенә, ә кемгәдер могҗиза булып кына күренергә мөмкин. Ялкау түземле – түбәсе ишелеп төшкәнне көтә. Алыштыргысыз кешеләр юк. Әмма алмашка кемнәр килер – шунсы сагайта. Өстенлек көч күрсәтеп, абруй эш күрсәтеп яулана. Тыелган җимеш татлырак тоела. Булганны әрәм-шәрәм итүчеләргә кытлык күренми. Эшелонлап түгел, капчыклап урлаган суд юлында йөри. Еш кабатлана торган “син тиеш” сүзеннән сулыш кысылып китә. Ил хәле мөшкел сырхауны хәтерләтә. Бездә тәртипкә чакыручылар күп, үтәүчеләр генә күренми. Йөзә тогач көймә комга терәлде. Барсы да тәртиптә дип халыкны күпмегә кадәр тынычландырырга була. Халык барсын күреп тора – тешен кысып түзеп тора. Шар ныграк кабарган саен шартлау ихтималы арта. Безнең иң якын кешеләребез ул – туганнарыбыз. Уртак каннарыбыз – шуңа газиз туганнарыбыз. Еш кына туганың – соңгы таянычың. Читне үз иткәнче үз туганыңа сыен. Күңел юмартын юмарт та – тик өләшерлек әйбер күренми. Юха теллеләр, озын куллылар, ач күзлеләр бергәләп илне савалар. Халык – битараф, активлыгы буенча импотентка әверелеп бара. Һаманда халык кемнәрдер килеп илдә тәртип ясаганны көтә. Хөкүмәт кесәләре тишек булганга акчалар түрәләрнең кесәләренә күчә. Илдә урлашып яшәү өчен бар яклап та уңай мохит тудырылган. Татып кына карыйм дигәне мылкынганчы туену белән тәмамланды. Кешене хөрмәт итмәгәннең үзен дә хөрмәт итмиләр. Батырның яшәве генә түгел үлеме дә данлы. Рәхәтләнеп ял итергә мөмкинлек тудырганы өчен эшен үлеп ярата. Ат җигелеп, кеше бөгелеп эшли. Тәртә арасындагы атны тыңлатуы җиңел. Эт кебек түзем, ат кебек эшчән булсаң иде. Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле. Татарга һәйкәлне канатлы атка атландырып куярга кирәк. Дөнья атлы татарны гына таный. Үткәннәр белән генә горурланып яшәп булмый. Егылсаң имгәнү дә ерак йөрми. Һәр тамашаның азагы була. Таяк таяныр өчен дә, тукмар өчен дә яраклы. Күбрәк белгән саен дөньяга сораулар арта гына бара. Белгәннәр сүзгә саран, белмәгәннәр такылдый. Кошлар күп булса да сайраганнары сирәк. Үлем – туучыларга урын бушату. Матәм көе урынына туу маршын ишетәсе килә. Бар да бетте дип өметсезлеккә бирелгәнче нәрсә дә булса эшләп булмыймы дип уйлан. Эш вакытын саклыйм дип тик утырып көн үткәрә. Ни эшләвеңнән бигрәк эш урыныңда булуың мөһим. Яшәвебез кебек үк үлемебез дә төрле. Без – Ходайның вакытлыча иреккә җибәрелгән коллары. Чигенсәң кысырыкланачагыңны онытма. Узсаң көенәләр, калышсаң сөенәләр. Аз – бөтенләй юк түгел, бар дигән сүз. Юк чагында аз да ярап куя. Безгә тиз кирәк, күп кирәк. Ансы да бушка булсын. Юкка өметләнгәнче булганын тартып-сузып булса да җиткерү мәслихәт. Дин тоту Ходай тәгаләгә түгел кешенең үзенә кирәк. Корьән – балачактан ук күңелебезгә сеңдерергә тиешле тормыш әлифбасы. Байлык түгел савап җыярга ашыгыйк. Иманлы кешегә Ходай юлны үзе күрсәтә. Ялгышларыбызга күп чагында үзебез гаепле. Дөнья төрледән төрле – чуар булуы белән күңелле. Җисем төшенә үтеп керсәк тә җанны тәннән аерып алу кулыбыздан килми һәм килмәс тә! Өнендә куян да тыныч. Зурайткыч көзге алдында кәрлә дә дәү күренә. Акыл гына җитми сизгерлек тә кирәк. Күңел карышса да соңгы сулыш котылгысыз. Гомер ызанының чикләре бер Ходайга гына билгеле. Иртәрәк әле барабаннарны дөбердәтергә. Бүген түрдә, иртәгә гүрдә. Ялгышны тану гына аз, аны төзәтергә дә кирәк. Ходайның иң яраткан колы – дин тотучы бәндә. Әтәч быргысыз да яңгыратып кычкыра. Эсседә салкын, салкында җылы тансык. Абынсаң егылырга да озак түгел. Гореф-гадәтен, динен, телен саклаган халыкка бетү янамый. Үзен кирәксез итеп тойган кеше бәхетсезгә әверелә. Ярар, булыр диеп тор, түрәң алдында биеп тор. Мәсьәләне чишү өчен иң элек аның асылына төшү кирәк. Явыз кешедән теләсә нинди кабәхатлекне көтергә була. Сатуга куелган мал түгел – мактама мине. Намусны әкият итеп кенә кабул итүчеләр күбәеп китте. Ишәк аңгыра һәм күндәм булганга әзмәвердәй адәмнәрне үз сыртына атландырып йөртә. Эт белән мәчене үзара килештерәм дип азаплану – чалбарны баш аша киергә маташуга тиң юләр гамәл. Күңелдәге бар ризасызлыкны да тышка чыгарып булмый. Акыллы уйланып торганда акылсыз эшләп ташлый. Гомер сатылып алына торган булса иң үтемле товар булыр иде. Тормыштагы вак-төякләр җыйналып зур проблема тудырырга мөмкин. Проблемалар күп, аларны чишәргә теләүчеләр генә күренми. Проблеманы тудырганчы аны булдырмау өстендә эшләү зарур. Тотып эшләүгә караганда акыл сату күпкә җиңелрәк. Белгәнеңне эштә күрсәт. Эшен песи этне яраткан төсле ярата. Төшемле эш булгач эшенә пенсиягә чыккач та ябышып ята. Ирекне кыскан саен үзеңнең кол икәнеңне ныграк тоясың. Кирәкле кеше янында бөтерелүчеләр күп. Кирәгең генә бетсен – урамдагы ташландык эт син! Кем булсаң да горурлыгыңны югалтма. Горурлыктан батырлыкка бер генә адым. Көч барда теләк юк иде. Теләк булгач көч калмаган булып чыкты. Кояш яктысы үтәлмәгән урыннар да бар. Йөгереп җитешәлмәгәнне атлап кына җитешәлмәссең. Ходай кирәкне үзеңә туры бирсен. Юләрләр йорты шыр тилеләрне генә түгел артык акыллыларны да яшереп тоту урыны да. Мактауны да, тәнкыйтьне дә тыныч үткәреп җибәрергә өйрән. Җиңергә теләүчеләр күп. Җиңүче бер генә. Акыллы булып кыйланмакчы да килеп кенә чыкмый. Хыялдагы принцын көтеп тәки әбигә әверелде. Бал түгелсә чебен тиз җыела. Чебенгә бал ни дә тизәк ни – талымлап тормый. Ирек бирсәң баш түбәңнән йөриячәк. Эшләргә ялкаулыгыннан башка берни дә комачауламый. Эштән курыккан акчадан колак каккан. Тышкы матурлыкка күңел матурлыгы өстәлсә генә кеше чын матур була. Йөзеңне акшарлап кына картлыктан котыла алмассың. Үз-үзен яратуы шундый көчле, шуңа башкаларны онытып торырга мәҗбүр. Дан-шөһрәт диңгезендә йөзеп тончыгып үлүчеләр дә бар. Эшендә еш ял итеп рәхәт таба. Үрелеп буе җитмәгәнне яткан килеш кенә алмакчы. Буй җитмәгәнгә уй җитә. Бөркет батырлык хакына түгел тамак хакына корбан эзли. Бәхет кояшыңны кайгы болыты капламасын. Үзең белмәгәнне кешегә өйрәтеп маташма. Күңеле бозыкка шайтан сүзләре фәрештәнеке булып тоела.


Максатсыз кеше – канатсыз кош.

Елганы буып була, әмма туктатып булмый. Кычыткан сайлап чакмый. Алга дип кычкыра, ә үзе артка бара. Ялган төрле, хакыйкать бер генә була. Мичне корым, кешене гайбәт каралта. Чыркылдап кына моңлы булып булмый. Бүре бар җирдә куян посып кына яшәргә мәҗбүр була. Һәр елмаю эчкерсез була алмый. Сандугач алкышламасаң да сайрый. Үгез тәкә белән сөзешеп маташмый. Елан булып тугач чакмый чараң юк. Кычкырасы килгән әтәч вакытка карап тормый. Упкын төбеннән тау түбәсен күзәтүдән ни файда. Җырга һәйкәл кирәкми, чәчәкләр дә җитә. Кешенең сүзенә карама, эшенә кара. Гәүдәң нинди – шәүләң шундый. Кайчагында тәгәрмәчкә сылынган балчык та арбаны туктата ала. Бүреләр өере каршында куян булып кыланмыйлар. Куркак посып калганда ахмак утка керер. Хәлдән тайганчы сугышмаса әтәч буламыни. Чама хисе һәр нәрсәдә булырга тиеш. Фани дөньяда эшләмәгәнеңне ахирәттә табармын димә. Вакыт агышында гомер тамчы гына. Бер йолдыз атылганнан гына күк матурлыгын җуймый. Таң аткач кояш баемый калмый. Белмәгән эш тиз ардыра. Мәхәббәтнең угы – хыянәть, төбәү ноктасы – йөрәк. Буш кул белән аю өстенә бармыйлар. Дары мичкәсе янында ут кабызмыйлар. Әкәм-төкәм булып тугач бикләнеп яшәргә туры килә. Чәчәк белән сыйланган сыерда соклану хисе туа алмый. Чоры нинди җыры шундый. “Иркәли җанны ягымлы көйләр”, - дип җырлап җибәргән ди песи, тычканның кыштырдавын тыңлап. Дошманнарны арттыруы җиңел, дусларны табуы кыен. Гел үз фикерен генә алга сөргән кеше иртәме соңмы барыбер уңышсызлыкка юлыга. Ышаныч ике яктан да булганда гына уңышка исәп тотып була. Куркаклык кешене колга, ялагайлык сатлык җанга әверелдерә. Кояш тигез җылыткандай кешеләргә тигез карарга өйрән. Иң яман кеше – синең белән яхшы мөгәләмәдә кыйланып артыңда пычак кайрап торучы кеше. Дөнья камил: анда берни дә артык яки ким түгел. Бүре чебен аулап маташмый Матурлык соклану да, табыну да, нәфрәт тә, көнләшү дә тудыра ала. Яшәү төрле булган кебек үлем дә төрле. Вакыт сиздерми генә бар нәрсәне үзенә йотып бара. Файдасыз гамәлләр гомерне чирдән дә битәр кыскарта. Вакыт акча түгел – аны саклауга куеп та, югалтсаң кире табып та булмый. Тау каршына каланча кормыйлар. Шайтаннар оясында фәрештә була алмассың. Йөздәге җыерчыклар гомернең якты буразналары. Күк – ерак яшеренгән серле сандык. Эт мәчене, эшчән ялкауны сөймәс. Күк хыял өчен, җир яшәү өчен кирәк. Кайчагында үзеңне кирәксез итеп тойган чаклар да була. Җирдә тудым, җирдә яшәдем, җиргә китәм. Елап үз теләгенә ирешү сабыйга гына килешә. Һәркем үз җаен гына кайгыртканга эш бармый. Эчемдәге тышымда дип яши торган чак түгел. Бер явыз кеше дә үзен хәшәрәт дип санамый. Кулыннан эш килмәгән зарлануга күчә. Сине яратмаганга гына ул кешене дошманга санама. Каршы бармый гына тауга якынаеп булмый. Бар кешегә дә тауның биегенә күтәрелү тәтеми. Юлың тауга килеп төртелгәч менми булмый. Таудан күргән белән үзәннән күргән бер түгел. Җилне тоеп, тавышын ишетеп кенә була, күреп булмый. Һәркем үзен генә хаклы санаганга татулык юк. Хайваннар дөньясындагы тәртипкә исең китәрлек. Безгә алардан өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Табигатьтән читләшеп ерткычларга әверелдек. Вакытта шәм төсле балкып янабыз да әкеренләп эреп юкка чыгабыз. Без түгел, вакыт җиңүче. Соңгы сулышта вакыт безгә мат куеп өлгерә. Тормыш төпкелендәгеләрнең чуты-саны юк. Аларның хәле минекеннән күпкә аянычрак дип кайгылы чагымда үземне юатам. Теләк бар чакта мөмкинлек булмый. Мөмкинлек булгач теләк сүнгән була. Кызганучы да, юатучы да кирәкми, ярдәм итүче кирәк. Аңларга түгел, тыңларга теләүче дә күренми. Төнге тынлык тартып киерелгән кыл кебек теләсә кайчан өзелергә мөмкин. Телен тыймавы аркасында башы тукмалудан чыкмый. Такылдаганчы сагыз чәйнә - файдалырак булыр. Үткәнне үзгәртеп булмый. Күпне күрмәсәң, ишетмәсәң тыныч яшәрсең. Матур күңел гөлбакча сыман – хозурландыра. Нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, димәк мин моны ихластан теләгәнмен. Көч – ул вакытлы гына өстенлек. Файдаланып калырга онытма. Бәхет бар кешегә дә тигез елмаймый. Хокук даулый башласаң шундук бурычларыңны исеңә төшерәләр. Күп зарланабыз, әмма файдасы гына юк. Тормыштан канәгать булу өчен туктаусыз нәрсәгәдер ирешеп торырга кирәк. Зар һәркемдә дә бар. Артыннан эткәч менүен менде. Карарбыз ничек төшәр. Бездә кеше сәләткә карап түгел, блатка карап күтәрелә. Түрәгә каршы дәшү – үз кулың белән үзеңә хөкем карары язуга тиң. Гадел җиңү генә данлауга хаклы. Көчле миһербанлы да, явыз да була ала. Әйбәт кешене болай да якын итәләр. Кешенең ниндилеге аның башкаларга булган мөнәсәбәтендә күренә. Җмрдәге сәфәр тәмамланып килгән сыман тоела. Мин җирдән киткәнгә берәү дә үксеп еламастыр. Үзебез дә сизмәстән тиңе булмаган сөюне нәфрәт давылына әверелдердек. Гаиләдә ызгыш чыгармауның шәп ысулы – бер-берең белән сөйләшмәү. Тычкан кыштырдап үз-үзен сата. Минминлекле кеше үзеннән уздырганнарны дошман итеп күрә. Көнләшүдән дошманлашуга ерак калмый. Үзеңне биеклектә тоярга яратасың икән, канатлы булып туарга кирәк. Кеше серлерәк булган саен үзенә ныграк җәлеп итә. Җирдә эзләп табылмаган күктән төшәр дип өметләнмә. Ирешелгәннәр чик түгел дип яшәсәң генә яңа үрләр яулап була. Күңел өчен биеклек кенә җитми, киңлек тә кирәк. Әхлаксызлар белән ничек дингә кайтасың. Һәр фасылның үз ямьнәре, үз мәшәкатьләре. Бүгенге рәхәтлек иртәгәге михнәткә әверелергә мөмкин икәнен исеңнән чыгарма. Йолдызлар күктә, хисләр күңелдә кабына. Эз калдырганны табуы җиңел. Ярларсыз елга, шатлык-борчуларсыз кеше булмый. Күктә түгел җирнең астында ниләр барын тәгаен генә белгән юк әле. Җирдә үткән этлекләрең Ходай Тәгалә каршында үтәр дип уйлама. Бернигә дә ышанмыйсың, өметләнмисең икән нигә яшәп торырга. Кеше тикшергәнче башта үзеңнең кемлегеңне ачыкла. Гөманлап кына хакыйкатькә ирешеп булмый. Теләк булу беләнмени, аны тормышка ашырырга шартлар булмагач. Үлә-бетә тырышасың, тырмашасың – дөньяга кирәкне һаман җиткереп булмый. Эшне сузган саен вакыт кысыла бара. Ызгышлы йорттан татулык кача. Халык мәнфәгатен кайгыртырга тиешлеләр нишләптер үз мәнфәгатьләреннән ерак китә алмыйлар. Мактанганчы эшләп күрсәтсә күпкә яхшырак булыр иде. Дөньяда ниләр барганын аңламаска бер бүген генә тумаган. Сакалыңны сыпыр да яшәвеңә шөкер ит. Башкаларга кирәкмәгән миңа гына кирәк микән. Күпме яшәүгә караганда ничек яшәү мөһимрәк. Власть кешене бозып кына калмый, аны байлыкка да күмә. Үз бурычларын халыкка хезмәт итүдә генә кхрсәләр түрәләр бер дә властька атлыгып тормаслар иде. Эшеннән куып тормадылар – кыскарттылар гына. Кысрыклап кына атны тәртә арасына кертеп була. Үземне үзем аңламаганны читләр мине ничек аңласын. Төшемле урын беркайчан да буш тормый. Җылыну өчен башта учакны ягарга кирәк. Эш мин әйттем белән беткәнгә ахырына җиткерелми. Сүзендә торган кеше генә ышаныч яулый ала. Өрмәгән эткә таяк ыргытма. Эт тормышында яшәп тә кеше булып калганнар бар. Кешенекенә кызыкма, үзеңнекен урлатма. Юл йөрү кебек үк гомер итү дә бер дә рәхәт түгел. Сагынып көтер кешең булганда гына кайтырга омтылып торасың. Күрмәгәнеңне күрсәтер язмыш, әгәр җебеп торсаң. Агач тамырдан, кеше дуслык-туганлыктан көч алып яши. Күңелдәге уйларын күзләре әйтеп тора. Күзләр – күңел тәрәзәләре. Ашык-пошык эшләү вакытта оттыра, сыйфатта югалттыра. Ахырынача җиткерелмәгән эш – яшәве икеле булган җитлекми туган бала сыман. Агач биегәйгән саен яшен сугу куркынычы да арта. Бер яктан яхшы булганның икенче яктан начар булуы да мөмкин. Проблемага күз йомып йөрсәң иртәме-соңмы барып төртеләсең. Тыныч кеше белән аңлашуы да җиңел. Вакыт әкеренләп барсын да үз урынына куя. Күбрәк кирәкмәгәнне эшләгәнгә кирәгенә вакыты җитми. Хәрамчылар күбәйгән саен яшәү авырлаша бара. Сөйләп ышандырганчы, эшләп күрсәтеп ышандыр. Акыл җитми торганда сиземләү ярдәмгә килә. Күңел сизгерлеге бәладән коткара. Сизгер кеше тоеп, акыллы кеше уйлап нәтиҗә ясый. Ялгыш кабул ителгән карар ялгыш атылып киткән мылтык ядрәсенә тиң. Ялгышыңны гаепкә әверелгәнче тануың хәерлерәк. Без дип башкаларга кушылып безелдәгәндә минлегеңне дә онытма. Тартып алынган хокуклар урынына бурычлар өеп бирелгән. Бурычлы үлмәс, әмма рәхәт тә күрмәс. Башка җан ияләреннән аермалы буларак кешегә акылдан тыш матурлыкны тою, көләшү, нәфрәтләнү, соклану, шатлану, сагышлану кебек тойгылар да бирелгән. Кәефле кеше белән сөйләшүе күңелле. Бу дуамаллыгы белән я ерак китә, я бөтенләй бетә. Үгез котырганда аннан ераграк торуың хәерле. Ярсыган эт хуҗасын гына тыңлый. Эт кем ашатса да канәгать. Аппетит ачыккач килә. Кулына акча эләксә кош тоткандай шатлана. Ике йөзле – шуңа да өстәгеләргә коерык болгый, астагыларны типкәләп йөртә. Көнләшеп яшәмә, булдыклыга тиңләшеп яшә. Кулыннан килмәгәч теле белән тегермән тарта. Көчле дип тоелган кешенең дә йомшак яклары булмый калмый. Тыела белмәсәң упкынга тәгәрәве дә озак түгел. Парлы саналап та күңелләре белән ялгызлар бар. Яр табу озак түгел, үз тиңеңне табуы гына кыен. Мәхәббәттә вариантлар күп, шуңа да сөйгән ярларны сайлаганда еш ялгышабыз. Күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшәү ялкыткангамы ара-тирә чукышып та алгалыйбыз. Үзем күңелсез булганга дөнья күңелсез тоела. Яхшы кешегә күңел үзеннән үзе тартыла. Кешенең кемлеге кылган гамәлләрендә күренә. Кыргый атка тышау кирәкми. Түрә үзеннән уздырганны яратмый. Үзе генә түгел карашы да чиркандыра. Атың өрексә дә үзең өрекмә. Күкне күзәтеп барганда түмгәккә абынып егылды. Күңел кушуы буенча эшләнгән батырлык кына – чын батырлык. Сизгерлек булмаганда сөрлегү яки мәтәлү озак түгел. Бүгенгесе дә хәл ителмәгән килеш киләчәккә план корып булмый. Иртәгәге көн бүгенгедән туа. Еллар бер-беренә ялганып гомер боҗрасын тәшкил итәләр. Ялкау акланыр, эшчән макталыр. Эшләргә теләмәсәң сәбәпләрен табып була. Бөтенләй өметсез дип саналган хәлләрдән дә чыга алган чаклар бар. Сакланам дия-дия әкәм-төкәмгә охшап үз эченә кереп бикләнде. Һәрнәрсә чамасын белгәндә генә яхшы. Кайчакта кулдан килмәгәнне эшләргә мәҗбүр итәләр. Мактанчыкның кулыннан килмәсә дә теленнән килә. Хәстәрле дә инде – чалбарга хәтле каешын алып куйган. Язмыштан узмыш юк дибез икән, димәк безнең гомер рельс өстендәге поездга охшаш булып чыга. Мөмкинлеге булганда селкенеп тә карамады, мөмкинлеге беткәч үрле-кырлы сикеренсә дә юк инде. Ярдәм итә белмәсә дә таләп итә белә. Башлап ташланасы эшне бездә реформа дип атыйлар. Акча комга аккан судай – бүленеп бирелә, урыннарга китә һәм эзсез югала. Юкны өмет иткәнче булганыннан файдалана тор. Булмасын белә торып кешене юкка өметләндермә. Ярдәм итү түгел теләктәшлек белдерүчеләр дә юк. Яңа ел теләкләре үтәлә тоган булса без инде күптән оҗмахка тиң тормышта яшәр идек. Түрә сүз чыбыркысы, көтүче үз чыбыркысы белән куалый. Мәҗбүр итү, куркытып тору, көчләүләрсез илдә властьны күз алдына китереп булмый. Минем хакта үзем белмәгәнне гадәттә читләр яхшы белә. Тормышта бар нәрсәдән дә канәгать булу өчен тиле булып туу кирәк. Тилене юмалап кына туктатып була. Тешләнәсең килмәсә, ярсыган эт яныннан узмавың хәерле. Хәерче теләнеп, әртис кыйланып тамагын туйдыра. Сорасаң капчыклап саран бирер кашыклап. Гомер кыскарган саен яшәү теләге арта бара.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.