Latin

Мәхәббәтнамә

Общее количество слов 263
Общее количество уникальных слов составляет 212
35.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
45.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
48.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов

МӘХӘББӘТНАМӘ* (1353)
(өзекләр)

Газәл

Йөзеңдә күрдем, әй җан, бәйрәм аен,
Моның шөкранәсе корбан булаен1.

Әгәр көн тугмаса һәм йакты кылгай –
Йөзең нуры бу дөньяның сараен.

Гәр Әфләтүн2 синең гыйшкың төшсә,
Бирер йилгә камуг тәдбир-ү раен3.

Шәкәр тик тел белә тотты телеңез,
Ничә күп сайд итәр4 җанлар һомаен5.

Сәгадәт берлә бәхт икесе бичте6
Буеңызга Ләтафәтнең букаен7.

Иҗазәт8 бирсәңез таң яктысы тик,
Җиһанга хөснеңез җавын йәйәен9.

Сезә тиб килде. Харәзмине асраң10,
Кем асрарлар камуг шаһлар гидаен11.

Гүзәл яр

...Әйа күрк эчрә12 галәм падишаһы,
Җиһан тотты синең хөснең сипаһы13.

Пәри рухсарәләрнең14 күрккә бае,
Йөзең нәүрүз вә кашың бәйрәм ае.

Күңел ширин15 сүзеңә булды Фәрһад16,
Күзең Кәшмир җадусыга остад17.

Кара миң ал яңакында ярашыр,
Башым даим азакыңга ярашыр18,

Буең сәрви, саноубәр тик19, билең кыл,
Вафа20 кылган кешеләргә вафа кыл...

...Сачең бер тарина21 мең хур22 нитмәс,
Йөзеңнең нурына мең нур йитмәс...

...Кешенең синсезин23 ни җаны булсын,
Аның тик гомернең ни саны булсын...

...Бүген юктыр син ай тик күктә әсра,
Колың бичара Харәзмине асра...

* Огыз-наме. Мухаббат-наме. – Алматы: Гылым, 1986. – 193-195, 201 б.
1 "Моңа шөкер итеп корбан булам".
2 Әфләтүн – Платон (Антик Грециянең акыл иясе).
3 "Бирер җилгә (югалыр) барлык акыл – зирәклеген".
4 Сайд итәр – аулар.
5 Һомаен – бәхет кошын. Мифологик ышанулар буенча һомай кошы (феникс) күләгәсе төшкән кеше бәхетле була.
6 Бичте – кисте – текте.
7 Букаен – киемен.
8 Иҗазәт – рөхсәт.
9 "Җиһанга гүзәллегегезнең данын (гаскәрен) таратам".
10 Асраң – асра, тәрбиялә, кара.
11 "Ничек асрарлар барлык шаһлар фәкыйрьләрне".
12 Күрк эчрә – матурлык эчендә.
13 Сипаһы – гаскәре.
14 Пәри рухсарәләрнең – пәри йөзлеләрнең, әкияти гүзәлләрнең.
15 Ширин – татлы.
16 Фәрһад – Ширингә гашыйк булган каһарман.
17 "Күзең Кәшмир сихерчесенә (дә) остаз булырлык".
18 "Башым һәрчак аяк астыңа ярашыр".
19 Саноубәр тик – чыршы (нарат) кебек.
20 Вафа – тугрылык.
21 Тарина – бөртегенә.
22 Xур – хур кызы.
23 Синсезин – синнән башка.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.