Latin

Мәхәббәт Кыңгыравы, Яки Сөйләнеп Бетмәгән Хатирә

Общее количество слов 4271
Общее количество уникальных слов составляет 2221
36.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
50.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя Юл йөрүнең хикмәте бар, ул һәрвакытта да диярлек гыйбрәтле була. Казан вокзалыннан Уфа поездына утырып киткәндә үк бер кешегә игътибар иттем. Халык тегендә-монда ашыга, ә ул, һичнигә исе дә китмичә, гәҗит ачып кулына тоткан да үз җаена гына укый бирә. Килеш-килбәте дә ярыйсы гына, янында портфеле дә бар. Әмма эскәмиядә түгел, кеше йөри торган урында — баскычка җайлашып алган. Кемнәрдер аңа бәрелеп китәргә мәҗбүрләр, гафу үтенәләр, ә моның исе дә китми. Бар дөньяны янга ташлаган. Әллә салмышмы икән? Мин утырырга тиешле составны өченче юлга кертүләрен радиодан вокзал хәбәрчесе белдерде. Шунда ашыктым. Вагонга кереп, урыныма утырдым. Җайлашырга өлгермәдем, күземә күренәме дип торам, теге кеше килеп чыкты. Бергә барачакбыз икән. Күңел киң булсын! Тамак ялгарга гына утыргач, сүз иярә сүз чыгып, ул белдерү ясады: — Мин сезне беләм бугай... Каршы килмәдем. Таныштык. Камил Сабитов, инженер икән. Кузгалып киттек. Бераздан чәй китерделәр. Җылынып алырга да өлгердек. Шуннан соң ул тагын сүз башлады: — Мин бер хикәя укыган идем... Анда үзеннән өлкәнрәк яшьтәге кызга бер үсмернең мәхәббәте сурәтләнгән. Аның вокзалда чагын исемә төшереп елмайдым. Нинди газета укыганлыгын сорап торасы түгел, ул — «Ватаным Татарстан», өстәлдә ята иде. Камил Сабитов нәрсә уйлавымны аңлап алды ахрысы, теге газетаны кузгатып куйды да сөйләп китте: — Күңелне кузгатты ул минем. Элегрәк укыган идем мин аны. Танышларым, нәкъ сине язганнар анда дип аптыраткан иделәр... Әйе, тормышта язмышлар арасында охшашлыклар бардыр инде ул. Әмма минем тарихчам башкачарак килеп чыкты. Ул хикәядәгечә үк түгел... Болай сөйләве күңелне үртәде. Менә хәзер: «Теге, мин укыган хикәя, сезнеке иде!»— дип әйтер сыман һәм, кырыкмаса кырык гаеп табып, ачулана башлар кебек иде. Үземне бик тә уңайсыз тойдым. Шулай да, әйдә, тыңлап карыйк дигәндәй аңа дикъкатемне төбәдем. Бүлдерми генә тыңлый бирдем һәм дөньямны оныттым. Чөнки аның хатирәсе бик матур сүзләр белән: — Дөньяны — мин, мине дөнья сөя, сөешә идек!— дип башланып китте. Тау асты Хисмәтулла абзыйның кызы авырып урын өстенә яткач, авыл клубы тәмам сагышланып калды. Җырласа — елата, биесә — өздерә, хикмәт инде менә, яннан үтеп китә, ут калдыра торган кыз иде шул ул. Без, яшьрәк, боларын абыйлардан ишетә идек. Алар исә Хисмәтулла абзыйның кызы Маһинур апага һәммәсе бердәй ихластан гашыйк иделәр. Әмма кичен капка төпләренә кадәр генә булса да озата барырга берсенең дә кодрәтеннән килмәде, мөгаен, йөзем җимешенә дигәндәй, үрелеп тә буйлары җитмәгәндер инде. Ә мин әлегә яшь идем. Шулай да егетләрнең котын алып, араларына сүз салдым: — Маһинур апаны үзем озатачакмын, белеп торыгыз! Яшьтәшләр авызларын күтәреп көлделәр, көршем Самат, мине үчекләп, юри әйтеп куйды: — Буең белән мактанма! Син түгел, әнә Илфат абый тилмерде аның белән. Нәрсә белән бетте? Шәһәргә чыгып качты. Маһинур үзен әллә кемгә куя ул, меңгә бер очрый торган гүзәлкәйне ияртеп кайтым да акылга утыртам дип, сүз биреп чыгып киткән, әле әйләнеп, кыз күрсәтергә җитешкәне юк әле. Атасы да, ул дивана улымнан кул селтәдем дигән, ди... Саматның бу сүзләреннән үртәлеп куйдым: — Дигән ди, дигән ди... Дисә соң! Ә мин менә Маһинур апаны озатачакмын һәм үземә каратачакмын!— дип егетләндем. Әмма алай ук кыланмасам да яраган буласы иде. Үҗәтләнүемнән яшьтәшләрем эчләрен уып көлделәр. Мыскыллый да башладылар: — Кая ди ул сиңа!.. Маһинур апаның чибәрлеген күр дә, үзеңне бел... Буең гына бар, башка тагын нәрсәң белән мактана аласың? Гомереңдә берәр тапкыр кыз озатып караганың бармы? Син, әнә, мәктәптә чагыңда Чапай Галләменең Бибнаҗиясен дә килбәтең белән өркетә идең. Күзләреңә ничекләр тутырып карый иде. Өзелә иде шул, өзгәләнә иде... Хәзер генә, синнән булмагач, Сәфәрнең башын әйләндерә,— дип, типмичә дә бәгыремне күгәртеп, сүз артыннан сүз кузгата тордылар. Әмма аларга бирешәсем килми иде. Без инеш ярының яшел чирәменә тезелешеп, аякларыбызны түбәнгә салындырып утырган идек. Бишебез дә монда, сабакташлар һәм җан дуслар. Быел гына урта мәктәпне күрше авылга йөреп тәмамладык, инде егет булдык. Борыннарыбызга кызлар исе кереп, акыллар буталыр чаклар бу. Яшереп торуның файдасы юк, алар барыбер һәммә нәрсәне белеп торалар. Хәтта Сабирларның әле кичәге көндә генә сыерлары ала бозау китергәнен дә, башкасын да. Егет малайлар, әллә инде малай егетләр без? Белсеннәр әле, үзем дә турысын әйттем. – Клубка чыгабызмы соң?— дип, бераздан сорау ташладым аларның колагына. Дөресен генә әйткәндә, миңа барыбер иде. Чыңгыз тавы артыннан күтәрелеп килгән тулы йөзле мөләем айның серле елмаюыннан күңелем нурланып киткәндәй иде. — Клубта ни калган?— диде күөршем Самат.— Сиңа дигән Маһинур апа да юк бит анда. Шул Бибиәсма, Бибинаҗия ишеләрдән гайре күз салырлык кем бар?... Бәхетле син, Камил! Маһинур апаны озатам әле, дисең. Эһ, малай, синдәй буем булсамы?— дип сикереп тә торды, арттагы читән казыгына китереп тә типте.— Шушы нәрсә кадәр гәүдәң булмасын, үрелсәң, шүрлеккә буең җитмәсен... — Ә син урындыкка басып мен!— диде Сабир, телгә килеп.— Мин һаман шулай итәм: буем җитмәсә, урындыкка басып үреләм. Тәгәрәшеп көлдек. Бераз тыела калып, Маһинур апаның гүзәл күз карашлары, зифа буе, кара чәч вә кашлары, күңел кылларын чиртә торган озын керфекләре — һәммәсе-һәммәсе күз алдыма килделәр. Гүяки үзе каршымда басып торадыр кебек иде. Талпындым, чак кына яр астына барып төшмәдем, сикереп, артка ташланырга өлгердем, аякка бастым. Көтелмәгән бу хәрәкәтләремнән башкаларр өркешеп киттеләр һәм, ниндидер ят тавышлар чыгарып, эттән аякларын яшергәндәй җыерылдылар, яр читеннән бирегә ыргылдылар: йөрәкләре дөп-дөп килә иде аларның. — Ни булды, ни булды?— дип үзара хәлләрен белешәләр, җитмәсә. — Әнә, Сабир бит,— диде Җиһанша, болай да хәтсез борынын тартып-тартып.— Ул бит! — Авызыңда нигә ботка пешерәсең? Ник алдыйсың?— дип, Сабирның нахак сүздән коты очты.— Ни эшләгән әле мин? Белеп сөйләш, юкса... — Нәрсә юкса? — Менә синең ипи шүрлегеңә буем җитә, менеп кенә төшәрмен! Болай ук ярамый иде. Дусларның әле генә бик дустанә утырган җирдән юк кына сәбәп аркасында тарткалаша башлавы юньлегә тугел ул. Җиһанша аптырабрак калды, аннары, Сабир әйтмешли, авыз эченндә тагын да бөтка пешерә башлады: — Син дип инде, сине әйтәммени мин!.. Камил диясе идем... Аның аклануы да Сабирның күңеленә хуш килмәде. — Сабир — менә мин ул, Камил — менә ул!— дип миңа төртеп-төртеп күрсәтте.— Гомереңә барыбызны да бутадың инде! — Исемнәрне генә лә!— диде Җиһанша, һаман да борынына тынгы бирергә теләмичә әвәләп, үзен аклый биреп:— Бүтән бутаган нәрсәләрем бар? Ниндидер начар сүз белән зәһәр итеп әйтмәкче иде дә Сабир, сабыр канатларын төзәтеп тынычланды, тавышын йомышарта төшеп: – Мин болай гына, ярар инде...— диде. Бу вакытта ул, Җиһанша белән тарткалашкан җиреннән арты белән килә-килә, яр читенә җиткән иде, чак кына инешкә әйләнеп барып төшми калды, тотып алдым. — Уф!– дип куйды ул, ике атлам диярлек кирегә сикереп.— Әле дә тотып калдың, кадаласы идем, уф! Җаным чыга язды... Урамга таба кузгалдык. — Клубка чыгабызмы соң?— дидем мин, бу юлысы ныклы карарга килеп, дусларымның алдына төшеп.— Тагын кайда баррасың инде, әйдәгез, йөреп кайтабыз! Алдадым. Ә мине күңелем Тау асты Хисмәтулла абзыйлар тыкрыгына тарта. Маһинур апаны күрәсем килә. Тукта әле, нигә аларны шулай «ау асты» дип йөртәләр икән? Алар киресенчә, авылның нәкъ уртасындагы диярлек йортта яшиләр. Каян килеп анда яр асты булсын ди? Кызыксынуым шулкадәр көчле булган ки, иптәшләремнән моның сәбәбен сораганымны сизенми дә калдым. Баш — уйлады, тел — тегермән кебек тарта торды. Көлерләр инде хәзер. Әмма бу соравымнан дусларымның авызлары ачылып, көләргә җайлары калмаган булып чыкты. Кешенең башына да килмәгән хәлләрне белгән әлеге дә баягы Сабирыбыз тагын һәммәбезне дә хәйран калдырды: — Тау асты дигәннәре шуннан аның, егетләр, Хисмәтулла абзый яшь чагында бер чыгарган да исемен «Тау асты чишмәсе» дип атаган. Халык аны чыннан да баштарак «Тау асты җыры» дип йөргән, әмма дә Хисмәтулла абзый солдатка алынгач, истәлеге хакына «Тау асты Хисмәтулла көе» дия башлаганнар. Шуннан килеп, җырның сүзләррен онытканнармы, үзгәртеп бетергәннәр, ә менә «Тау асты Хисмәтулла»сы абзабызга ябышып калган. Безнең болай да ачык авызлар бөтенләй дә мич казаны кадәр булдылар. Каян беләдер бу Сабир һәммәсен дә? Юкка гына авылыбызның кола сыерлары да ала бозау китермиләрдер. Менә бит, ә?!. Әүлиядер ул... Клубта уен-көлке дә, шау-шу да юк иде. Гөрнәдирдәй егетләр, авыз читләренә сасы папирос кабып, дөньяны төтен белән ыслый иделәр. Безгә сәлам дә юк, сүзләребезне дә ишетмиләр. Эчкә таба уздык. Мөдирр Габдеррахман абзый, фуражкасын кыңгыр салып, бер почмакта гармун шыгырдатып утыра, ә биюгә кем дә чыкмый, теләүче дә юк. Менә шулай ул, Маһинур апаның кадеррен белегез. Сезгә кичәгезне башлап бирмәсә, үзегездән мәңге буласы түгел. Бер-берегезгә карашып тик торасыз. Бигрәкләр дә пешмәгәннәр инде безнең авылның ни кызлары, ни егетләре! Габдеррахман абзый үз алдына боегып гармунын тарткан җиреннән айнып киткәндәй булды, уйнавыннан тукталды. Клуб эче шым калды. Безгә карап-карап алганнан соң, уйнаса да биемәсебезне аңлап, гармунын урындыкка яны белән яткырды да, үз бүлмәсенә кереп китте ул. Магнитофон чыгарып, тасма куеп карады. Биергә дәртләре җитмәдеме, һичкем уртага чыкмады. Барысы да дивар буйларыннда сыенышып тора бирделәр. Ул без генә, яшь әтәчләр, зал уртасында сикерешеп, бераз язылып алдык. Биибез, имеш. Кушылучылар күренмәгәч, кыландырып маташуларыбызны ташлап, урамга таба атладык. Төн үтә дә тыныч һәм чикерткәләр сайрату, ябалаклар кычкырту белән мәшгуль иде. Киттек. Күктән йолдызлар ява. Шундый рәхәт һава. Әти әйтмешли, ипигә май урынына ягып ашарлык. Борын асларыбызга юка гына булып шытып килгән мыекларыбызны кытыклап салмак җиле дә үткәләп-сүткәләп куя. Күңел үрсәләнә, эһ, бер җырлыйсы һәм табаннар ярылганчы биисе килә. Туйларда сыйланып алган әткәй кебегрәк итеп, күнитекне әле уңга, сул-уңга, уң-сулга чалыштырып кына куйгалап, сабырлык белән йомшак басып кына башлап китеп, тизләнә-тизләнә барып, хәтта сүнгән җаннарны да дәртләндереп. Әйе, карап торганым бар... И егетләр, бии, биими димени, бик бии! Шуңа күрә дә минем әти шул ул! Шәһәргә кыз эзләп чыгып качкан мокыт Илфатның, минн әйтәм, атасы Сафсата абзый түгел инде! Сафсата. Исем диген инде. Кем тапкандыр үзенә, әллә такканмы? Һәрхәлдә сорап караганым бар, монысын Сабир да белми, мәгәре күмхуҗ булхгалтерыбыз белән кассиры гына дөресен сөйләп бирмәсәләр, юк инде. Хәер, алары да аның фамилиясен генә белә торганнардыр. Чөнки, ни, шулай бер көн инещтән кассир апа менеп килә, мдарәгә су китерүче Әннисә түтигә нидер сөйли үзе, тетә генә: — Сафсатаны әйтер идем, кассада өч меңе җыелгандыр инде, һаман туймый, гел акчалы, өстәмә эшләрдә генә йөри. Бар икән бәхете дә...— дип. Ә Сафсата абзыйның шундый була алуының сәбәбе бар. Монысын мин дә чамалыйм. Кемнәр кемнәр, әмма идарә тирәсендә кайнашулар исә яхшы беләләр булыр. Бригадир яки күмхуҗ рәисе, яисә берәр түрәчек белән дус икәнсең, майлы калҗа гынна кимерерсең, кулың акчадан аерылмас. Тагын нәрсә кирәк? Ә-ә, иң зур таләп — Аллаһы тәгаләнең мондый бәндәсе халык алдында җимерек баш белән һәм бугазына җиткәнче чүмергән хәлендә күренергә тиеш түгел. Серләрне дә кабер кебек сакласын, кушкан эшне дә шауламмый-нитми генә башкара торсын. Ягъни, чын мәгънәсендә куштан булсын! Кулында һәркөн диярлек майлы калҗасы булса да, Сафсата абзыйны барыбыз да үтә йомыкый һәм күңел төбенә чумган кеше дип белә идек. Бии дә, җырлый да белми. Күршесе Хәким абзыйның малае өйләгәндә туйга чакырганнар үзен. Бераз кызып алгачмы, әллә үртәлепме яки артык мактап ташлаулары күңеленә хуш килепме, ни сәбәпледер җырлап җибәргән бу. Аның тавышы гөберле бакадан гына чыгарга мөмкин булган бакыру булып ишетелеп, өстәл тирәсендәгеләр табыннарын ташлап качарга ашыкканнар. Туйның яме, кичәнең дәрте сүнгән. Әле дә ярый ничек үзеннән арынганнар, диген? Хәким абзый ахырдан: — Нинди үче бар иде икән минем малайда?— дип аптырап, сорашып та йөргән. Әмма Саафсата абзый гафу сорап бер бер яртыны икесенә сындыргач кына күңеле вәсвәсәдән котылган. — Мәңгелек дошман булачак идең шул,— дигән Хәким абзый, Сафсатаның аракысының төбенә җиткәндә. Һаман да шулай булып калса, ничек итеп улын өйләндерер, туен итәр икән?.. Ә шулай да кич матур. Күңелләррне иләсләндерерлек матур һәм бик рәхәт һавалы, бик рәхәт! Китапларда ничек яза торганнардыр инде «бер үбешүдән егет хәлсез калды» дип? Һични белми иннде бу язучылар да. Кая ди ул бер үбешүдән, сөйгән кешең бер генә күренеп китсә дә хәлдән таясың икән, анысы. Ә инде үбешә үк калсак, бөтенләй ятып үләчәкмен кебек иде... Әнә, Хисмәтулла абзыйларның кече якларындагы сукыр тәрәзәсендә ут бар. Маһинур апа, и җан кисәгем, җәйнең кыска төне дип тә уйламастан, кышкылыкка оекбаш бәйләп утыра торгандыр инде, яисә орчыгы зыр-зыр әйләнеп, йон эрлидер? Гөнаһ шомлыгы, дигәндәй, койма башларына менеп, шуннан багып алсам да ярар, һичкем юк хәтерләп калырга, иптәшләрем дә тыкрык башында ук бытыр-бытыр сөйләнеп калдылар. Алар килеп җиткәнче бер теләгем куш булачак, анысы. Батырлыгым җитсә? Уйладым, койма башларрына менеп кунакладым. Сузылып карадым, мәтәлеп тә төштем. Таактасы черек булган икән, и Тау асты Хисмәтулла, Хисмәтулла... Чалбарым төбеннән үк умырылып ертылган. Кадакка эләккән инде бу, шушы кадәр адәм хурлыгына калмасам да яраган булыр иде! Барысы да бетте. Бу хәлемдә кыз тотам дип йөрү мөмкин хәл түгел хәзер. Җитмәсә кемнәрдер күреп тә торганнар, караңгылык эченнән хихылдаган тавышлары ишетелә. Мәчеләр мыраулаган кебек... Чалбарымның ертыгын кулым белән каплап, яннарына киләм. Болар һаман да көләләр, хәерсезләр! Сүгенү ярамас инде, әллә ниткән урыс төсле. Ә-ә, Бибинаҗия белән Сәфәр тупыл төбендә утыралар икән. Беткән боларның эшләре. Бер әллә нәрсә түгелдер, юк-бар гына сөйләшәләрдер әле. Бу яшьләреннән үк алай кылана башласалар, картайгач нәрсә эшләрләр икән инде? Мин ул вакытларда вакчыл да, тупас та идем. — Нидән көлеп утырган буласыз?.. Кытыгыгыз килдеме әллә?— дип үчекләндем, аларны кыен хәлгә куярга теләп. — Килде шул әле менә!— дип чәпчеп куйды Бибинаҗия.— Бик килде. Камилне алма урларга кергәнендә эт тешләдеме әллә дип торабыз, кызганып. Косманавт итәләр үзеңне болай булгач! Бу караңгыда каян барысын да күргәннәр диген. Әмма минем ертык чалбардан икәнлегемне сизенмәделәр. «Итә торгач булгандыр, әнә!»— дип, берәр авыр сүз табып әйтәсем килде үзләренә. Әмма аның саен үртәлә бирдем. — Нишләп угры кебек алма урлап йөрим әле,— дип акландым. Алар сүз таба алмасалар да, тагын да мыскыллабрак көлделәр. Билләһи, җирнең тишеге аяк астымда хасил кылынып, шунда төшеп китсен дигәннәрдер инде. Ә мин эре генә китеп бардым, телемне әрәм итеп тормадым. Итагать белмәүче албастылар кебек көлешкәндәй итеп калган булдылар, чиләгенә күрә капкачы!.. Артымнан Сәфәрнең нидер кычкыруын ишетсәм дә колакка салмадым, әмма Бибинаҗиясенеке бәгырьгә ук булып килеп кадалды: — Төшереп югалта күрмә, төпсез ыштан! Эһ, анысын да күргәннәр икән! Тыкрык башында калган дусларыма сиздермәс өчен тизрәк өйгә кайтып, чалбарымны алыштырып чыгарга кирәк. Ә алар мине һичбер шикләнмичә каршы алдылар. Юк сәбәпне бар итеп дигәндәй, өйгә ашыктым. Чалбар төбемнең җайсызлавы сәбәпле аякларым да аксый һәм бутала иделәр. Дусларым артта калдылар. Капка төбебезгә җитеп килә идем, караңгыда кемнеңдер төкерүен ишетеп тукталдым. — Кем бар анда? Күкрәгемә җасыз итеп берәү китереп төртте. — Тукта, кая болай ашыгасың?.. Бу тавыш минем өчен таныш түгел иде. Җитмәсә хәмерме, аракымы исе буылдырып авызыма-борыныма тулды, тамак төбенә утырды, укшып җибәрердәй булдым. Читкәрәк тартылдым. — Тукта диләр сиңа! — Туктап торам бит инде, абый!— дип үтендем, куркуым чамасыз иде.— Ни кирәк сиңа? Кем син, ә? — Нәрсә, танымыйсыңмени, корчаңгы?— диде бу сәрхүш.— Ыштан төбеңә җибәрдеңме әллә? Танытыйммы соң? Ул якалап ук алды. Тавышы таныш кешенекенә дә охшый башлады. Кем соң әле бу? Кемдә бар иде әле мондый иләмсез, ямьсез тавыш? — Нәрсә, таныдыңмы? Сәрхүш кабаттан күкрәгемә төртеп алды. Аның тупаслыгы гына да котымны алырлык иде. Мин, хәлсезләнеп, аның йодрыклап якалаган кулына капчып кебек кенә ияреп йөрдем. Урынын белеп сукмаганда да сөякләремне сыныдырып бетерерлек гайррәте бар иде. — Таныдыңмы дим?!. Кичектерми җавап бирергә тиеш идем. Әйе дисәм дә, юк дип әйтсәм дә моның ахыры нәрсә белән бетәчәген күз алдыма китерә дә алмадым, акланасы иттем: — Белмим, абый... — Нишләп белмисең? — Каян белим ди? Безнең авылда исерекләр ю-ю-юк!.. — Юк?.. Хахаха! Юк дисеңме? Ә мин кем булам соң алай булгач? — Белмим, абый!.. — Белергә кирәк! Белдеримме, энекәш? — Белдер,— дидем, калтыранып. Артымнан безнең очка таба килгән иптәшләремнең сөйләшкән тавышлары ишетелде, нәрсә хакындадыр бәхәсләшә иделәр. Тартылып, сәрхүш йодрыгыннан ычкынмакчы идем, ул миңа шундый итеп китереп сукты, әйләнеп барып төштем. Ни дип кычкырганымны белмим, иптәшләрем ярдәмгә килеп өлгерделәр. Дүрт ягыннан урап, йодрыкларрны кизәнә башладык. Типкәләп, изеп кенә ташлыйсы идек, нәкъ кинолардагы каһарманнарча, әмма, кая ул, сәрхүш булса да, беләккә таза бәндә булып чыкты. Безне берәм-берәм төрле якка бер-ике генә кизәнү белән очырды да: — Хәсисләр, кул күтәргән булалар...– дип сүгенеп, мыгырдана-мыгырдана үз юлына олакты. Җиһанша койма башына ук очып, билдән эленеп калган. Саматның авыз-борыны җимерелгән. Ә минем карарлыгым да калмаган. Тик Сабирга гына һични булмаган иде. Буйга басынкы булсалар да, беләккә таза кебекләр иде. Алай гына түгел икән ул, сөякләр ныгып җитмәсә, тәнгә көч керми. Без, аксап-туксап, урам эскәмиясенә барып утырдык. Эскәмия димәктән, инде биш еллап ятучы, сөякләнеп беткән имән агачы иде ул. Урын барыбызга да җитте. Хәтта Җиһанша, билен тотып, сузылып ук ятты һәм зарланып алды: — Үтерде бу! Ә бераздан тагын да сорап куйды: — Кем булды икән, ә? Тәннәребез әрни иде. Җиһанша, соравын колакка элмәвебездән борчылып, бу юлысы атап миннән сорады: — Камил, кем булды икән ул? — Белмим,— дидем мин.— Танымыйча калдым. — Нидән бәйләнешеп киттегез соң? — Белмим инде... Кайтып бара идем, якалап алды да бәреп екты... — Ну, кулы каты икән!— диде Сабир.— Үгез кадәр бар гәүдәсе дә... — Ничек инде?— диде Җиһанша.— Сиңа берни дә булмады бит! — Булмас менә, әллә кайларга очып төшкәнемне сизми дә калганмын. — Качып барганыңда егылгансыңдыр әле? — Мыскыллама, Җиһанша, син үзеңнең койма башына ничек итеп эленгәннеңне исеңә ал, ичмасам! Әле яңа гына һәркайсыбызны тугылап-болгатып узган вакыйганы кабат хәтерләребез аша кичердек. Акылга сыймаслык эш булды бу! — Әйдәгез, артыннан киттек!— дип Самат, үртәлүдәнме, кызып җилкенде.— Куып тотарбыз, кирәген бирербез! Тәкъдимен кабул иттек, әмма мине көтеп торуларын үтендем. Киемнәремне алыштыррып чыкмый мөмкин түгел иде. Бу юлысы чалбарым гына түгел, күлмәгем дә ертырган. — Ерак китмәгәндер әле... Сәрхүш бит ул. Эчәренә эзләнеп йөридер, яисә ике читән арасында адашкандыр...— дип сөйләшеп, көлешкәләп тә алган булдык. Хәзер безнең йөрәкләр батырайган, куркып торасы түгел идек. Киемнәремне алыштырып чыктым. Аннары авылны кимендә өч айкарга туры килгәндер, әмма теге бәндәне таба гына алмыйбыз шул. Хәтта капка төпләре саен караштырып, анда утыручы кызлар-егетләрдән дә сораштырып йөрдек. Тыныч парларның күңеленә хәвеф уты салганбыздыр, анысы, гафу итсеннәр. Әмма безгә кирәкле теге мөртәтнең эзенә төшеп булмады, гүяки җир тишегенә кереп киткәндәй юкка чыкты. — Авылдашлардан берседер әле,— диде Самат, акыл бирә башлап.— Әллә кайчан өенә кереп йоклагандыр? Без генә юләр сатып йөрибез, җиде төн уртасында... — Таныган булыр идем әле. Авылдашың булсын да, танып калма инде! Юктыр, безнекеләргә охшамаган,— дип Саматка каршы төште Җиһанша.— Берәр җирдә качып ятса гына инде... Сабир да, мин дә эндәшмәдек. Күңелләр сүрелергә өлгергән, гайрәтебез куыгы шиңгән иде инде. Ачуларыбыз да басылды. Исең киткән икән, берәр аю авылга төшкәндер дә, уңлы-суллы тәпәләп киткәндер, вәссәлам. Ә, аю дигәннән, кар кешесе түгел идеме икән ул?.. Шулай уйладым. Кызыклы фикер кебек тоелды, моны әйтеп иптәшләремне дә сөендерергә кирәк таптым: — Кар кешесе булгандыр ул!— сүземнең куәте өчен урысчалатып та әйтеп куйдым:— Снежный человек! Юларында югалган Сабир да айныгандай булды, беләгемнән тотты, зурданн кубып сөйли башлады: — Шулдыр, башка түгелдер! Гәҗиттән мин дә кичә генә укыдым: таулар-урманнарда яши икән үзе. Алып кадәрле. Кешене кочакласа, сыта, ди... Теле бер кубарылса, сүзен өзми инде ул безнең Сабир, тәмам шаштыррып бетерә. Исләрең-акылларың китеп, күзләрең маңгай сөягеңнән шартлап чыкса чыга, эчеңне тотып кына тор, юкса көлдереп үтерәчәк. Җиһанша түзмәде, тәмам онытылып китеп һәм безгә дә дөньяларны оныттырып юк-бар маҗараларрны сөйләгән Сабирны бүлдерде: — Син әллә кайларга кереп киттең, ерып кына чыга алмыйсың барыбер. Нокта куй! Кая ди ул бездә андый урман, андый карлы таулар? Кавказ дип белдеңме әллә? Сабир һаман да үз сүзендә калды: — Кая, нишләп булмасын ди, әнә бит!.. Барыбыз да күрсәткән якка текәлдек. Анда һични күренми һәм шәйләнми иде. Бары тик хәтер күзләребез белән исебезгә төшердек: авылыбызның ул башында зур таулар, калын-калын урманнар безнең. Караңгылык гүяки өстебезгә басып, җаныбызны өтәләде. Кичен трактор тәгәрмәче кадәрле булып чыккан айның нуры түгел, хәтта үзенең дә кайдалыгы беленми. Йолдызлар да юк. Бөтен җиһанны мөгаен калын-калын болытлар каплап алгандыр? Җитмәсә салкын җил исеп куйды. Гөнаһ шомлыгы, куркыныч аваз ишетелеп киткәндәй булды. Нидер уладымы, әллә кемдер кычкырдымы? Бер мәлдә койма ярыкларына кысылырдай хәлдә куырылып калдык. — Әнә бит!— дип пышылдады Сабир. Әмма сөйләгән сүзенең җеп очын югалтканы сәбәплеме, әллә үзенең шигеннән үзе өректеме, бүтән бер генә сүз әйтмәде. Ул арада теге тавыш бәгырьләрне кисеп яңадан кабатланды. Әллә өркетү, әллә курку, әллә инде ярдәмгә чакыру авазы иде ул! Беренче булып Җиһанша сикереп торды: — Әйдәгез, егетләр, барып карыйк: ни икән ул!— диде дә тавыш килгән якка атлый башлады. Һәммәбез дә ирексездән аңа иярдек. Ялгыз калырга куркыта иде. Гайрәтебезне каплаган шик пәрәнҗәсен балалыктан калган кызыксыну тойгысы алыштырды. Дөресен әйтим, мин инде Тау асты Хисмәтулла абзыйның җиләктәй гүзәл кызы Маһинур апа хакында бер генә дә уйлап карамадым бу минутта. Ул онытылган иде. Әйе, кыз кайгысы димени, башка борчуларым да бар әле! Су буена төшеп җиттек. Әрәмәлек арасыннан шәм яктысы кебек учак утын шәйләп, шул урынга таба бара башладык. Матур, тыныч урын. Монда кошлар да хәтта төннәр буе сайрыйлар иде. Бүген генә ни өчендер бөтен дөньялар үлгәндәй тоела. Бер-бер хәл хикмәтедер, ул бичара кошкайлар да теге кар кешесеннән курыкканнардыр әле! Берничә кат ишетелеп алган тавыш тагын кабатланды. Бу юлысы якында гына иде. Әле курыктык, әле бер-беребезгә сыенып, ниндидер элмәк белән тартылган кебек шунда таба атладык. Чыннан да әрәмәлек уртасындагы калку тигез аланда сукыр гына учак янып газаплана иде. Тагын да шуннда якынлаштык. Учак тирәсендә буш шешәләр, чүпрәкләрме-киемнәрме, гәҗит-кәгазьдәр һәм ризык калдыклары аунап ята иде. Бәйрәм иткәннәр булырга кирәк! Тавыш тагын кабатланды. Кешесе дә күрренә башлады. Карагыз әле, Сәфәр бит бу! — Сәфәр, синмени әле бу? Гүләп йөрисең...— дип әйтергә дә өлгердем. Без туктап калдык. Ялгыштым. Бу кеше Сәфәр түгел, ә безне кыйнап качкан теге сәрхүш иде. Исе, чалымнары нәкъ шуныкы. Әйе, үзе! Әмма ни булгандыр, бу юлысы ул артына чигенә башлады һәм, урысчалап: — Братцы, не убивайте меня!— дип кычкыра-кычкыра, агачлар арасына ташланды. Артыннан куа чыктык. Аякларым ниндидер йомшак әйбергә абнып киттеләр һәм маңгаем белән агач кәүсәсенә бәрелдем, тәгәрәдем. Иптәшләрем теге сәрхүш артыннан калышмадылар. Берсенең йөгерә-чаба су ярып чыкканы ишетелде. Якында гына басма бар, югыйсә. Безнекеләрдән булмас бу! Күтәрелеп бастым. Бер кулым белән башымны тоттым. Аннарры кабат җиргә иелеп, икенче кулым белән капшап-капшап карадым, мине абндырган йомшак әйберне барларга тырыштым. Кулым ниндидер җылы нәрсәгә тиеп китте. Куркынып кинәт алдым. Шул хәлемдә беразга таш кебек катып калдым. — Су, су?— дигән ыңгырашу тавышы ишетелде. Кем булырга мөмкин бу? Таныш, бик таныш тавыш иде ул! Тәнемә җан кайтты. Котым урынына утырды. Бу юлысы ике кулымны да алга таба суздым. Шәрә кеше тәненә тигәч, кабат куркынып куырылдым. — Су, су?— дип үтенде ул гәүдә, аңына кайта башлап. Ничек шулай килеп чыккандыр, белмим, мөгаен ул кешенең кем булуын танып алуым йөрәгемә батырлык биргәндер, учак янында аунаган буш шешәләрнең берсен алдым да инешкә йөгердем. Кабалануымнан онытылып китеп, суга барып төштем. Шешәне тутыра башладым. Ул акрын, бик акрын тулды. Су сорап ялварган тавыш колактан китмәде. Минем куркуны алыштырганн кабалану йөрәккә тынгылык бирми иде. Маһинур апа бит ул! Маһинур апа! Бәгырем киселдә. Шул ук мизгелдә йөрәгем урталай яррылды. Ничек монда болай ята ул? Әллә соң чыннан да кар кешесе идеме теге шыксыз сәрхүш? Татарча да түгел, урысча гына сөйләшә, җитмәсә! Маһинур апага йөгереп су китердем. Сакланып кына башына, яңакларына койдым. Иреннәренә тидердем. Әмма шешәне артыграк күтәргәнмен, ахрысы, тончыкты. Кулы белән мине этәрде. — Илфат, кирәкми, кирәкми! Тимә миңа?!.— дип туктаусыз кабатлый, елый башлады. Тавышында өркү дә, оят та, әрнү һәм саташу да бар иде. Мин, куырылып, артка чигенндем. Ул чыннан да мин гашыйк булган, мин озатырга тиеш булган, минем киләчәгем булган Маһинур апа иде... Әрнеп-әрнеп ыңгырашты, кыймшаннды һәм торырга тырышты. Бу вакытта инде төн узган, сукыр таң вакытының эңгере ачылган чак иде. Әйләнә-тирәне юка гына томан сарган кебек. Ә Маһинур апа ана тума диярлек шәрә... Урынымда тораташ хәлемдә кала бирдем. Мондый хәлне күргән мени мин? Мондый чакта нәрсә эшләргә беләммени? Маһинур апа киемнәрен җыйды. Өстенә тарткалады һәм әрәмәләр арасына кереп югалды. Шыңшыган тавышын салкын томан йотты... Поездыбыз иртәнге тын һавада акрын гына шуышып бара да бара. Мин уянып киттем. Вагон тәррәзәсе артында — куе яктылык. Иртәнге чык юындырганнмы, ялтыраган миләш һәм балан тәлгәшләре алсуланып калалар. Инде кызарырга да җитешкәннәр. Иртәрәк өлгереп киләләр, килергә дип кыш ашыга торгандыр, мөгаен. Яткан җиремнән әйләнә-тирәмә карап алдым. Кичәге әңгәмәдәшем, үзен тимер коючы дип таныштырган, калын күзлек кигән, яше утыз җиделәр чамасы инженер иптәш Сабитов әфәнде башын өстәлгә кырын салган хәлендә йоклый иде. Исемә төшердем: аның Чаллыга кайтышы. Ялдан. Авылларыннан. Димәк, Маһинурын күреп, күңеле кузгалып килгән инде моның! Поезд Яр Чаллы вокзалына туктады. Унбиш минутлап торыр кебек. — Сабитов иптәш, килеп җиттегез,— дидем мин, аны уятып.— Сезгә төшәсе! Ул тыныч кына башын күтәрде. Вагон тәрәзәсеннән урам якка карады, ашыккан һәм йөгерешкән халыкка күз йөртеп алды. — Чаллымыни?— диде. — Әйе, Чаллы... — Килеп җиттек,— дип портфеленә үрелде.— Сезгә Әлмәткә кадәр, әйеме? — Әйе, ә нигә? Ник сораганымны үзем дә аңламый калдым. — Ачуланма инде,— дип үзенекен сөйли бирде ул, өстәлгә күрсәтеп,— җыештырып калдыра алмадым боларны... Әллә ничек, яхшы түгел.... Өстәлдәге аракы шешәсе яртылаш кына бушаган иде. — Үзегез белән алыгыз,— дидем, аның нәрсә хакында әйткәнен чамалап. — Ни дип, бәлки калдырыйм? Ул миңа сынап кына карап куйды. — Рәхмәт,— дидем һәм шешәсен үзенә суздым,— алыгыз! Бәлки кирәге чыгар... Ә мин — эчмим, түгеп исраф итү дә килешмәс... — Ярый, алайса,— диде ул һәм аны кәгазь бөтереп бөкеләп, портфеленә салды.— Артык сүз сөйләшкән булсак, гафу ит! Инде чыгып китәргә тиеш булса да кузгалмыйчарак торды. Нидер әйтәсе бар иде кебек. Мин дә сүз эндәшмим. Нәрсәдер әйтергә тиеш сыман. Әмма бераздан ул, һичбер сүз кузгатмыйча, чыгу ягына атлады. Бераз баргач, ишеккә җитәрәк борылды һәм: — Ярый, хушыгыз,— диде. Һәм баягы сүзләрен кабатлады: — Артык сүз сөйләшкән булсак, гафу ит! Ишеккә барып җиттек. — Бернинди дә артык сүз булмады,— дидем мин, аны тынычландырырга тырышып.— Бары тик... — Әйе шул, бары тик...— диде ул, вагоннан чыга-чыга, үзенә үпкәләгән сыман итеп әйтеп. Мин аны озата килә идем. Безгә каршы яңа пассажирлар күтәрелә, төртенәләр-төртеләләр, җитмәсә, зәһәр теллеләнеп: — Кеше кергәндә комачаулап йөрмәсәләр... Сыерлар... Дуңгызлар... Нишлисең, йокы чүлмәге?— дип теләгәннәрен әйтеп бетерделәр. Бәгырем киселде. Сүзләнер җиремнән сөйләшмәс булдым. Нигә озаткан булып йөрим инде мин, кешегә комачаулап? Тукталып калдым. Сабитов төшеп китте. Вагонга күтәрелгән яңа пассажирлар шау-гөр килеп урын бүлешә башладылар. Тамбур бушап калды. Шунда гына чыгып бастым. Поезд кузгалырга ашыкмый иде әле. Урам якка карадым. Сабитов шунда, миңа кул селтәп калырга, озатам дип көтеп тора икән. — Ярый, сау булыгыз,— диде ул. Әмма борылып китәргә ашыкмады. Бераздан соң әйтеп куйды: — Нидер сорамакчы идегезме?.. Поездның кузгаласын белдереп хәбәр биргән вокзал радиосы берара вакыт безне саңгырайтып тотты. Ә нигә сорамаска дип уйларга өлгердем. — Маһинур апа белән ни булды? Авылда күрештегезме соң? Гүяки шушы соравымны көткән, Сабитов ашыгып җавап та бирде: — Ул минем хатыным хәзер... Әнә, килә!..— дип елмаеп, вагоннар кузгалып киткән якка төртеп күрсәтте. Мин шунда таба үрелеп карадым. Ике баласын җитәкләгән, курчак кебек бик чибәр, кара чәчле, нечкә билле бер ханым Сабитовка йөгереп килеп, кочагына ташланды. Ул арада кечерәк малай белән кыз да әтиләренә ябыштылар. Вокзалдан ераклашканда мин аларның һәммәсе бергә җитәкләшкән хәлләрендә китеп барганнарын гына хәтерләп калырга өлгердем. Дөньялыкка кояш тулган, мин аның нурларында иркәләнә идем. ...Бу очраклы танышымның кичен сөйләгәннәре озак вакытлар, мине дулкынландырып, хәтеремдә сакланнды. Күңелемне һаман-һаман кузгатып, хыялымны ниндидер ят дөньяга алып керә, ә колакта мәхәббәт кыңгыравы чыңлый кебек иде. Алар ничекләр кавыштылар икән? Ни кызганыч, аларын ук сорап калмаганмын. Кайвакытта үземнән уйлап чыгарып, шулай булгандыр әле диясем килә, әмма ул уйдырманы күңелем кабул итми. Бәхетле, бик бәхетле син, Сабитов! Нигә бу сүзләрне аңа ул чагында әйтмәдем икән? Сөйгәнең, яраткан кешең белән кавышу — үзе зур бәхет, дөнья бәясенә торырлык хәл! Кешеләрнең дә төрлесе бар, ә һәммәсе дә сәгадәт кояшына кул суза. Әмма сабыр итә алмаучылар ялгышалар, ялган ләззәттә адашалар. Хыянәт аша килгән рәхәтлек ахырда гомерлек җәза, бәхетсезлек бирә. Әмма минем сүзем ул хакта түгел иде... 1993.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.