Latin

Күзле Бүкәннәр

Общее количество слов 2819
Общее количество уникальных слов составляет 1505
39.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
59.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
ХикәяI
Кешеләрнең бер-берсенә охшаш булулары башкаларда буташтыру тудыручан. Бигрәк тә йөзләре, кыяфәтләре белән үзара тартым сурәттә икәннәр, аларны танымыйча, бу адәм шул, шушыдыр, диясең. Ә ул башкасы булып чыга. Кайвакытта күпләребез фамилиядәш кешеләрне туганнар исәбендә, берсе — яшь, икенчесе — карт икән, аталы-уллы дип йөртә. Беләбез, таныйбыз, имеш. Баксак, алар бөтенләй үзара дошман да икәннәр әле! Менә сиңа «аталы-уллы»!
Ярый, ул кадәресе шулай да булсын ди, әмма бит әле аның үзара охшаш кешеләрдә шунысы да килеп чыга: берсенең шөһрәте икенчесенә ияреп куя, гүяки бәхетләре үзләренең ияләрен бутаган сыман килеп чыга.
Сез моңа ышанмыйсыздыр инде? Мин дә нәкъ сезнең кебек уйлый торган идем аны, әмма ялгышканмын. Ходайның хикмәтле эшләрен аңлатып та, төшенеп тә бетереп буламы соң? Әлбәттә һич юк!
Укыткан студентларым арасында ике игезәк кыз бар иде. Алардан, кызыксынып:
— Сезне әти-әниләрегез кайсыгызның кем икәнлеген таныймы?— дип сорадым. Исемнәрен дә тапканнар бит: берсе — Эльвира, икенчесе — Эльмира, нәкъ заманча!
Кызлар көлештеләр.
— Дөресен беләсем килә иде. Һич яшерми әйтсәгез иде?— дип кабат үтендем, аларның мине дә шаяртырга теләкләре барлыгын аңлап.
Җавап бирделәр:
— Әйе, бутыйлар иде,— диделәр.— Бу хәл булмасын өчен беребезгә кызыл бант, икенчебезгә алсу бантик бәйлиләр иде.
— Әмма Эльмирага бүген кызылын бәйләсәләр, иртәгә мине, ул дип бутап, шул кызыл бантикны минем чәчемә тага иделәр.
— Сез Эльвира инде, әйеме?— дидем, гүяки таныймдыр сыман кыяфәт чыгарып.
— Әйе,— диде ул.
Әгәр дә имтиханнарга берсе урынына икенчесе керсә, ничегрәк буласын күзалладым. Сораргамы үзләреннән бу хакта дип уйладым. Бу төпченүем аларның колагына шулай эшләргә пышылдау булмасы?
Тиздән шигем рас килде, билгеләрне аларга бутап куйдым: берсенә куясы «бишле» икенчесенә насыйп иде. Бу гаделсезлегемә хәйран иттем. Ул гына да түгел: «Алар гомер буйларына кешеләрне буталырга мәҗбүр иттереп яшәрләр бит инде! Аларны бутап адәмнәр тәмам аптырарлар инде!»— дип, ятларның хәсрәтенә дә бирелеп алдым.
Ә андый, буталу-буталу кебек хәлләр булгалый икән ул. Моның белән Аллаһы тәгалә безнең «күзле бүкәннәр» булуыбызны раслый гына түгелме соң?

II
Мөнтеш Хәлилен Язучылар Берлегенә алдырырга кирәклекне даулап йөргән кешеләр арасында, яшь булса да, инде берничә әсәре белән исемен танытырга өлгергән Хәким Ниязов, белгәнемчә, иң каударлы кеше булды. Моңа без гаҗәпләнергә тиеш түгел идек. Хәтта бер анадан, бер атадан туган һәм бергә үскән оя балалары да төрле кыяфәтләргә кереп бетәләр, гүяки якын түгел хәтта ерак туганнар да түгелләр. Бу кеше — монысының бертуган абыйсы дисәләр, ышанмыйча аптырап каласың. Ә Хәким Ниязовның хәлен без аңлый идек: нигә каударланмасын, үзенең энекәшен Берлеккә алып килергә тырыша бит. Тик менә нишләп ул Мөнтеш Хәлил исемен йөртә?
Миңа:
— Ул аның псевдонимы!— диделәр. Ягъни, ялган имзасы булып чыга.
Язучылар Берлегендә туган-тумачалыкны сөймиләр, мин дә өнәп бетермим. Шулай да Мөнтеш Хәлилен «талантлы» диләр бит. Шигырьләр яза. Дөрес, Хәким Ниязовны да ул кадәр белеп бетермим. Анысы да яза бугай, танылган әсәрләре бар, диләр. Һәрхәлдә телләрдә шулайрак йөри. Начар язса, аны Берлеккә алмас иделәр. Без бит, язучылар, үзебез китаплар язып чыгарттырсак та, бер-беребезнең әсәрләрен укып тормыйбыз бугай, чөнки, беләсездер, башмакчының — башмагы, балта остасының үз өе булмый. Шуның кебек язучы да — китап укымый.
Хәер, барысы хакында да алай ук кистереп әйтә алмыйм, бәлки арада укый торганнары да бардыр. Алары инде итекле итекчеләр, башмаклы башмакчылар мисалындалар, ягъни мәсәлән!

III
Бервакыт автобуста кайтып киләм. Карыйм, Мөнтеш Хәлиле дә анда бара. Инде танышлыгыбыз да юк түгел. Ул да күреп алды, олы башын кече итеп, янымарак килде. Кул бирешеп күрештек.
— Сезне Язучылар Берлегенә аласы иде,— дим.
Елмая.
— Мин инде кердем!— ди.— Рәхмәт Арыслан Галимовка, аның ярдәме күп тиде!
Әйе шул, Арыслан Галимовка сукмакны егет сала белде. Хәким Ниязов шушы Мөнтешне Берлеккә кертү өчен тырышып йөрде, ә Арыслан Галимов маен-каймагын, балын, итен чумырды. Нәрсә әйтмәсеннәр, язучылар алар санаулы халык, ни-нәрсәләрне кылып-маташтырып йөрүләре күренеп, сизелеп, беленеп, сөйләнеп тора.
— Кичә телевизордан шигырьләр укыдыгыз. Бик яратып тыңладым. Талантыгызга сокландым!— дидем аңарга, сүзләремне чын күңелдән сөйләп. Әле куәтле чыксыннар өчен «билләһи» дип тә өстәмәдемме икән?
Ә ул һаман елмая. Рәхмәт әйтерме, дисәм:
— Мин түгел идем лә, Хәким Ниязов иде,— ди.
Тәнемне гүяки зәңгелә тотты. Берара күгәренеп калдым. Аннары кабат елмайдым да:
— Ә, әйе шул,— дидем.— Охшагансыз, туганнар үзара охшаш булалар!— диярәк, «бик бөек» сүз әйттем. Тик ул:
— Без туганнар да, кардәшләр дә түгел!— дип, күзгә карап көлеп тора бит.
Ярый әле аның тукталышына килеп җиткәнбез икән: автобустан төшеп калды. Ә мин уйланып бара бирдем. Мөгаен бу мизгелдә бөтен дөнья бер төстә, бер рәвештә, бер сыйфатта сыман тоелгандыр. Җәй башы бит, барлык тирә-юнь яшеллеккә төренгән, шәһәребез үзара игезәкләр кебек басып торган йортлардан гына гыйбарәт, урамнарында да бер калыптан чыккан башмаклар, кирпечләр, итекләр кебек машиналар йөгерә. Стандартлар заманы шул. Кешеләр дә үзара охшашмый калмаслар. Әнә кытайлар, төрекләр, негрлар ничек бодай бөртекләре кебек күренәләр, бер-берсеннән аларны аерып тануы да мөмкин түгел. Ярар, төреге әллә кем түгел әле, аларның кыяфәтләренә күзләр күнегеп килә, ә ул вьетнам кавеме әһелләрен ничек бусы — ул, монысы — теге дип белергә мөмкин? Сөйләшүләре дә чыпчыкларныкы кебек булып, чыркылдау сыман ишетелә шушы безгә тагылган европалы колакларыбызга.

IV
Мөнтеш Хәлилне автобуста башка очратмадым. Бер министрлыкта зур түрә урынына үрмәләгән, диделәр. Моңа бераз аптырабрак та йөрдем. Хәбәрдарлыгым җиткән кадәр белә идем: безнең ул Мөнтеш әфәндебез участок инспекторы булып эшләп, ахырда отставкага чыккан икәнлеген. Дөрес булмады микәнни? Мин бит аны, ул ишеткәннәремә таянып, кызыл погонлы хәлендә, тәмам хыялланып, эшсезлектән шигырьләр чыгарып яткан дип белә идем. Әле ул кара ыспай чәчләре, таштан юынып эшләгән сыйфатлы бите-кыяфәте инде милиция фуражкасыннан башка күз алдына килми иде. Менә бит дөньялар ничек, кайсыдыр авыл районында клублар өченме җитәкче ролен дә башкарырга өлгергән, диделәр. Һәм менә министрлыкта үзенә биек урын тапкан.
Хәер, ул министрлыкларда булгалаганым бар. Аларда кемнәр генә эшләми, барысы да күзле-башлы, барысы да җаваплылыкны үз өсләренә алып тормыйча гына «тартып» баручылар. Эшләрен дә күреп беләм: үзләренә буйсынган, ягъни үзләре җаваплылыгындагы хезмәт юнәлешләре буенча әүвәле йөкләмә-планнарны җыеп алалар, аннары шулар буенча отчет-җавапларыңны китерәсең, аларны бергә теркиләр, гомумиләштерәләр, югарыдагыларга тапшыралар. Йөкләмә һәм үтәлеш еллык, кварталлык, айлык һәм атналыкларга бүленәләр. Кыскасы, бер дә эшсез утырмыйлар, шул кәгазьләр ниргәсендә илне алга әйдиләр.
Мөнтеш әфәндене эш өстәле артында күз алдына китердем. Ул нигәдер участок милиционеры яратып кия торган кызыл билле фуражкадан иде, бер юл шигырь язуга, кеше-мазар күрмәдеме дип, өстәл тартмасына тиз генә салып куя да, бераздан кабат ала, тәмләп укып карый, аннары тагын шушы хәл кабатлана да кабатлана сыман.
Тиздән аның ул әсәрләре китап-китап булып халыкка бастырылып чыгарылачагын, төрле телләргә заказ белән тәрҗемә ителәчәген дә беләм. Тагын да ышанычым зур: Хәким Ниязовны онытмас, аңа да ярдәме тияр!
Һәм менә монысында ялгыштым.
Эшлекле офиста идем. Хезмәт көнем шунда үтә. Күземә күренәме дип торам: каршыма Мөнтеш әфәнде үз шәхси персонасы белән килеп басмасынмы! Сүзләрен кыска һәм эшлекле тотты:
— Сезнең кебек танылган журналист үз фикерен әйтергә тиеш! Арыслан Галимовның сезгә дә файдасы тигән дип беләм. Ул сезнең турыда яхшы фикердә. Аны быел дәүләтебезнең лаеклы премиясенә тәкъдим иттек. Мәкалә язуыгыз сорала!— диде, гүяки шунда хәтта өстәл дә сугып.
Эш бүлмәмдә ярый әле хезмәттәшләрем юк вакыт иде, алай-болай күреп калсалар, оятыңны кая куярсың? Кара нинди мәгърур йөз, нинди шәп тон, нинди мәртәбә!
Шулай да әйтә алдым:
— Мактап языйммыни?
— Бары мактап кына! Арыслан Галимов аганы беләсез, күп сугылды, күп кыйналды. Инде рәхәткә чыгарга тиеш. Мин, шагыйрь булып танылгач, шуны эшләрмен дип үз алдыма сүз бирдем. Бу эшкә тотынырга вакыт!
Аның бу сүзләре күңелемне өшендерде. Шулай да аңа, кыюлыгым җитеп, киңәш бирәсе иттем:
— Хәким Ниязов белән сөйләшегез әле. Ул язып китерсә, бастырырбыз! Каләме яхшы, фикере дөрес! Вакытым шундыйрак чак,— дидем. Ә эчтән генә: «Эшең барып чыкмаска тора!» дип, мәкерле уйның ялкынлы утын йөгерттем.
Капкыныма капты бит бу: ризалашты. Рәхмәтен йотты да чыгып китте. Ә бер атна дигәндә Хәким Ниязов килеп җитте. Мин аңа күтәрелеп карап куйдым: күр әле моны, чыннан да Мөнтеш белән бигрәк охшашлар икән!
Үзенә дә шул хакта әйттем. Җәелеп бер көлде. Бөтенләй дә дөньяның төрле тарафларыннан икәннәр, җитмәсә берсе мишәр таифәсеннән, икенчесе — Казан артыннан. Менә бит Ходаның хикмәтләре нинди!
Хәким Ниязовка Арыслан Галимовның иҗаты бер дә ошамый дип белә идем, ә ул шундый итеп, шундый итеп язган, хәтта бөек даһи ясап бетергән.

V
Мөнтеш әфәнде күтәрелә барган саен Хәким Ниязовның мәртәбәсе юкка чыга торуын без баштарак тоймадык, әмма алга таба ул нык сизелә, хәтта сукыр күзгә дә күренә, саңгырау колакка да ишетелә башлаган вакыйгалар тезмәсенә әверелде. Бу хәлләргә хәйран итми мөмкин түгел. Менә сиңа язмыш шаяртуы!
Безнең Хәким әфәндебез нигилист иде. Арыслан Галимовны мактап язганын укыгач та, монда нәрсәдер башка сәбәпләр бар ахрысы дип уйлаган идем, аның күңеле минекеннән дә алдарак сизенгән булган икән. Мөнтеш Хәлил тиздән нигәдер Хәким Ниязовны юк итү эшенә кереште. Иң беренче итеп китабын нәшрият планыннан сыздырып аттырды, дәүләт заказы белән бастырылучылар исемлегенә бүтән кешенекен китереп тыкты. Ул утырышта мин дә бар идем. Юк, Арыслан Галимовныкын да түгел, белмәдегез: үзенекен! Монда дә әле әллә нәрсә уйламадык. Кемнең кулында — шуның авызында, дигәндәй, баш катырасы түгел, безгә нәрсә, Мөнтешнеке ни дә, Ниязовныкы ни — чыга торсын! Алар бер-берсенә комачау итмиләр. Ниязовның данын Мөнтеш Хәлил урлый алмый, ә Мөнтешнеке Хәлилгә бушка да кирәк түгел!
Әмма да алай бармый икән әле бу дөнья дигәннәре. Телевизорны ачтым, берәү шигырь укый. Мин аның Мөнтеш икәнен танып тыңлап утырам, хатыным әйтә:
— Булмаганны! Хәким Ниязов хәзер шушындый юк-бар шигырьләр яза башладымыни? Кая тәгәри безнең татар әдәбияты?— ди.
Мин аңлатып карыйм, Мөнтеш белән Ниязовның төрле кешеләр булуын әйтәм. Ә ул сүзләремә түгел, күзләренә ышана. Татар бит. Кем әйтмешли: «Татар маңгай күзе белән күргәнне генә хак дип белә!»
Бу кичне Ниязовны шагыйрьлектән сызып ташлаучылар бер ул гына булмаган икән. Хәтта журналист халкы да икенче көнне колак итемне ашап бетерә язды:
— Кот чыккысыз,— диләр,— оят! Хәким Ниязов ничек шундый «шарлатанский шигырьләр» яза башлаган? Ничек аны телевизордан күрсәтергә мөмкин?
Әүвәле аларга ак белән караны бутауларын әйтеп карадым, аннары:
— Әй, сөйләнегез лә!— дип, сүзләренә кулымны селтәдем.
Бу инде Хәким әфәнденең абруе бөтенләй бетүгә таба юл алуның башы иде. Мин моны да соңрак аңладым. Хәер, вакытында төшенеп өлгергән булсам да, аны яклау өчен ташлансам да, ул тырышлыкларым бата барган кешегә ярдәмгә дип салам ташлавым бер булачак иде. Ни файда?

VI
Әйткән идем бит, кешене үз бәхете дә танымаса, башка адәм белән бутап интегергә мөмкин дип. Һай шулай икән ул, шулай икән! Хәер, моңа ышануы авыр. Мин дә ышанмый идем. Әмма туры килә, нишлисең бит!
Бәлки мин күп нәрсәне төптән белеп тә бетермимдер? Шулай да фикер йөртергә хакым бардыр сыман. Үземнең зур акыл иясе түгеллегемне дә беләм, аңлыйм. Дөресрәге, шыр тилелегем бар, анысы. Шуңа күрә тормышта яшәргә кешеләрне өйрәтергә алынганым юк. Минем гәҗит-журнал эшендә һәм язучылыкта азмы-күпме мәртәбәм, дәрәҗәле исемем булуның сәбәбен дә укучыларым беләдер: заманында Дәүләт иминлеге белән бәйле Комитетның «кыңгыр» эшләре хакында мәкаләләр яздым, шуның файдасы тиде. Аларны, дөресен генә әйткәндә, бөек рус милләтенең илне төптән каерып битәрләп ташлаган журналистларына ияреп, аларның фикерләренә бирелеп китеп кенә, мисалларны үз җирлегебездән алгалап кына язган идем. Шул да җитә калды. Халык яратты. Көн кадагына сугучы мәкаләләр булып киттеләр. Анысы — минем бәхет, ә күпләргә ул да тәтемәде. Ничәмә каләм әһеле әле бүген дә үз исемен данлау өчен әллә нәрсәләр майтарып карыйлар, сукмый бит шуларның сәгатьләре, сукмый. Кадаклары кәкрәя.
Ул вакытларда, ягъни Дәүләт иминияте Комитеты егетләре хакында язганнарымда, бик алай җәелеп китмәскә бер нәрсә мәҗбүр итте: бу оешма әле һаман да илебезнең бүгенен-киләчәген хәл итү өчен тырышып эшли, кешеләрне урынга күтәрүне күзәтеп барган кебек, бу процессларда һәм процедураларда актив катнаша, һәр кандидатураны үз иләге аша уздыра, бәяли, «аяклары аксарлык икән», андыйларны «урамга чыгарып ташлый». Шуңа күрә дә иминлек, һәм нинди генә әле, дәүләт, ил иминлеге сагында торучы Комитет бит ул. Андагы егетләр, аларның «уеннары» белән исәпләшмәсәң, көнеңнең ничек беткәнен белми һәм сизми дә каласың. Иң җитди урыннарга «ключевой», ягъни төп буын урыннарга кирәкле кешене шушы Комитет табып куя һәм, һәрхәлдә, андый ышанычлы затлар бары тик аларның үз араларыннан табыла торалар. Әгәр дә шушы Комитет булмаса, әллә кайчан буталышып, саташып, талашып беткән булыр идек. Шуның өчен генә дә андый өрәк кирәк, имеш!
Боларны теге чакларда ук аңлап алдым, бу сәбәпле ул егетләрне бик үк алай хур итеп ташларга батырчылыгым җитмәде. Куркаклыкта гаепләрсез. Әйе, яшермим, элек, яшь чагымда, балалар, гаилә дип өркеп яшәдем, инде хәзер эш урыным өчен, саулыгым, картлык пенсиям дип хәсрәт чигәм. Эһ, батыр кешеләр бар ул. Мөгезләрен тырпайталар да сөзеп кенә ташлыйлар, ә миннән булмады.
Мөнтеш Хәлил исә бик тә үлчәүле һәм үлчәмле кеше, ул ягы белән бераз миңа да охшаган. Эчендәген тышына чыгарырга яратмый. Әмма ничек шигырьләр яза ала икән соң ул? Эчеңдәге тышыңда булмаса, ихласлык юк икән, сине сыгып бер шигырь юлы чыгарып булырмы? Көтә бир! Моны гына кара урманда яшәүче аю да белә торгандыр?
Мөтешнең шигырьләрен укып караганым бар. Яшермим, көнләшү-нитү юк аларга карата миндә, сокланганым да булмады. Моңа кадәр башка шагыйрьләр язганнарны кабат безгә әвәләп каптыра икән бу дигәнрәк тойгы калдыра аның каләме. Шулай булыр да, илле яшендә генә аның дөньяда барлыгын белдереп беренче шигырьләре безнең газетада басылып чыкты бит. Әлбәттә әүвәле баш мөхәрриргә күчтәнәчкә бар сарык китереп китте, аннары Арыслан Галимов:
— Егетләр,— дип шалтыратты.— Нишләтик? Шигырьләр яза бит, аның да басылып чыгарга хакы бар! Бирик инде бер олы сәхифәнең өлешен аңа!?.
— Сүз башы булырмы?— дидек.
Әйтте, китереп тә бирде. Арыслан Галимовның шул «фатихасын» укыгач, әдәбият мәйданына яңа Тукай килүенә сөенеп мең шөкерләр әйттек. Шагыйренең яшенә игътибар ителмәде, билгеле.
Баш мөхәрриребез, шул номер басылып чыккач, ярты сәгатьләп Мөнтеш әфәндене мактап утырыш уздырды. Без инде үзебезне генә түгел, бөтен халкыбызны яңа Тукаебыз белән котларга тиеш идек.
Иң беренчеләрдән булып Дәүләт иминлеге Комитетына бәйле егетләребез телгә килде. Алар Мөнтеш әфәндене шулкадәр күкләргә чөеп сөйли башладылар ки, гүяки күк белән җир урыннарын алыштылар да, утка кушылып су янарга тотынды. Беләсездер, язучы һәм журналист халкы арасында теге Комитетка бәйле егетләр аз түгел. Әгәр дә телләрендә һаман да «КГБ» дигән хәрефләрне уйнаткалап торалар икән, бу яисә бераз өркенеп, күп сөйләүләреңне тыюга, яки кемлекләрен белдереп алу өчен файдаланыла. Юкса ул Комитеттан ерак кешеләрнең теле түгел, күңелләре дә аның барлыгын онытучан бит.

VII
Мөнтеш ул арада министрлыкта бик тә җаваплы урынбасар иде инде. Язучылар китап бастыру хәсрәтендә, акчага һәм акчасыз, төрле нәшриятларда томлыкларын кычкыртып чыгарту белән мәш килүне хуп күрәләр. Шунысы да бар бит әле аның: китап чыга, ә сатып алучысы да, укучысы да — юк. Ул «товарны» кая да булса куярга кирәк, бушка таратсаң — кадере бетә.
Һәм алар дәррәү диярлек Мөнтеш әфәнденең ишек төбенә йөгерәләр. Олы мәртәбәгә ирешүен шунда гына аңлады ул абзагыз. Аны күпләр элгәре Хәким Ниязов белән бутасалар, хәзер инде аерырга һәм танырга өйрәнделәр. Мөнтеш күтәрелә барды, «игезәге» тәмам юкка чыкты.
Бу югалтуны әүвәле сизенмәдек. Дөрес, ул әле исән иде, әмма аның ни исемен, ни йөзен матбугатта күрсәтү инде хәрәм дәрәҗәсендә иде. Журналистлар — сиземле халык бит, моның шулай кирәклеген аңлап эш иттеләр.
Ул елда Язучылар Берлегенә яңа җитәкчелекне сайлау вакыты килеп җитеп маташа иде. Кандидатураны Дәүләт иминлеге Комитетына нисбәтле егетләр беренчеләрдән булып күтәреп чыгучан. Алар барысын да алдан белеп тора. Көтмәгәндә һәммәсе бер тавыштан Мөнтеш әфәнденең исемен күтәреп йөри башладылар. Мәсьәлә башкача чишелә алмый иде. Эшнең асылын белеп бетермәүчеләр исә Мөнтеш әфәндегә китапларын сатып алу-таратуда ярдәм иткәне өчен рәхмәтле булырга тиешлекләрен искәрделәр. Ә күпләргә Мөнтеш Хәлил ни дә, Галимҗан Ибраһимов ни — кайсы да ярый иде. Хәер, Галимҗан әфәнде кабереннән кубарылып килә алмады, Мөнтешне сайладык.
Ул көнне иң бәхетсез кеше Хәким Ниязов иде. Эшнең кая таба барганлыгын алдан белеп торган кеше сыманрак ул бер почмакка сыенып кына утырды да, бөтенләй юк булды...
Шулай да, ярты еллап гомерләр узгач, мин аны очраттым. Ул үз зарын сөйләп алды:
— Мөнтеш әфәнде шалтыраткан иде. Миңа, яшермичә, сезнең читкә кагылуыгызның төп сәбәбе — көнчелек. Алар үзләре сезнең кебек талантлы түгел икәнлекләрен беләләр, шуңа күрә күмәк җыентыкка да хикәягезне керттермәделәр дип әйтте. Әүвәле, юк ла, исегез китмәсен, дидем. Минме инде талантлы, кайсы җиремнән көнләшсеннәр? Ышанмадым. Берлеккә бардым. Ә анда күмәк җыентыкны төзүчеләр, яшермичә, Мөнтеш Хәлил керттермәде, үз кулы белән исемегезне сызып ташлады, диделәр. Аптырап кайтып киләм әле!
Юатырга тиеш идем. Аңа:
— Юк, сез талантлы! Көнләшүләре дә хак булуы бар!— дип, мактау сүзләре дә әйтимме?
Куркак кеше буларак, бары тик аптыравымны гына белдердем. Хәким Ниязов, белүемчә, Мөнтеш әфәндедән кимендә ун яшькә яшьрәк иде. Әмма да бер тамчы су кебек диярлек үзара охшашлар бит. Хәтта бәхетләре дә аларны үзара бутаган булырга тиеш!
Дөрес, вакытында Хәким Ниязовны юата алмадым. Хәер, тиеш идемме соң?
Инде ул сөйләшүдән соң ничә генә ел узды. Теге вакытта исемен күтәрешкән язучыларга Мөнтеш әфәнде һәртөрле премия-бүләкләр өләшүдә һәм бирдертүдә кулын рәхәтләндереп уйната торды. Шуның белән мәртәбәсен тагын да күтәрде, аяк астын ныгытты. Аның хәзер «таянычым — таш, тотканым — тимер» дип яшәрлеге бар иде. Китап киштәләре, уку заллары аның төрле-төрле телләрдә бастырылып чыгарылган шигырь томлыклары белән тулды. Әле кичә генә Язучылар Берлегенең ишек төбендә керә алмыйча басып торган әфәндебез, инде бүген түрендә утыра, әле кичә генә бер шигырен бастыру өчен сарык һидия итүче, этелеп-төртелеп аптыраган һәм аптыратучы шагыйребез инде бүген Дәүләт премиясен алырга җыена!
Һәм менә тагын бер яңалык: әле хәзер генә, басарга әзерләнелгән номерыбызга, «кайнар» материал килеп керде: Мөнтеш әфәндене Дәүләт Советына депутат итеп сайларга җыеналар икән. Исемлекнең иң алдында диярлек тора.
Сайланачак! Монысына инде шик була алмый. Партиянең дә кайсына керергә икәнен белгән: «Бердәм Руссия» дигәненә. Әле кайчан гына милләт-милләт дип шигырьләр яза иде, нәрсәгә кирәк булды икән?
Менә шунда мин, хыялга бирелеп, Мөнтеш Хәлил урынына «игезәге» Хәким Ниязовны куеп карадым. Бөтенләй башка кешеләр икәнлекләрен күрдем. Хәким Ниязов болай ук булдыра алыр идеме? Юктыр...
Әллә соң кешене урын күтәрә һәм урын бозамы?
Алай дип тә уйларга була, әгәр дә намус дигән төшенчәне, намус тойгысын исәпкә алмасак. Ул бит иман кебек үк. Намусың әгәр дә итәгеңнән тартып оялтып тора икән, берни дә кыла алмыйсың.
Шуларны уйладым-уйладым да, «күзле бүкән» булуыма ачына башладым. Ә аннары елмаеп җибәрдем: мин генәмени, без, халык, барыбыз да «күзле бүкәннәр» түгелме?
Кайгырмагыз, киселеп ташланган булсак та, яз җитүгә яфрак ярарга тырышабыз бит әле!
Октябрь, 2007.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.