Latin

Куш Каен Аланлыгы - 01

Общее количество слов 4209
Общее количество уникальных слов составляет 2101
38.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
55.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(роман)
I
Хәлимнең Галимәгә мәхәббәте гадәти генә башланып китте. Кыз — чибәр, егет исә шулай ук һич тә төшеп калганнардан түгел, уңган-булган, халык теленә мактау белән керергә өлгергән иде. Бик табигый хәлләрдән болар. Мондый егеткә нинди кызның күзе төшмәс тә, андый гүзәллек иясе яшь туташка кайсыларның борыны сузылмас?
Алар моңа кадәр очрашып белешкән кешеләрдән түгел иделәр. Галимә күрше авылдан, озын сары чәчле, сабыр холыклы, күндәм, ачык зәңгәр күзле, буйга зифа, акылга камил, җырга-моңга күңеле тулган табигать нарасые — сала кызы. Быел урта мәктәпнең соңгы сыйныфын «дүрткә-бишкә» генә тәмамлап, әти-әнисе разый булсалар, Казанга укырга китәчәк. Үзе теләгән вузга керә алырмы-юкмы, «Бердәм дәүләт имтиханнарын» ничек тапшырыр — әлегә аларын ул үзе дә белми, әмма өмете юк түгел. Мәктәпкә күрше авылдан, өч чакрым юлны иптәшләре белән җәяү узып, йөреп укый. Кайбер көннәрне Нәгыймә апаларына кереп, сөйләшеп утыргалый. Ачык булырга тырыша. Нәгыймә апасы мәктәп күршесендә генә яши. Ире Бәкер агай келәт дип аталган остаханәсендә хәтта кичен-төнен дә ут яндырып тәрәзә өлге-кысалары ясый. Ул — балта остасы. Аз сүзле, күп эшле агай. Алардан тыш, әлегә балаларын искә алмаганда, йорт эчләрендә мәчеләре бар, ала-кола. Хуҗалары кебек тыныч холыклы. Нәгыймә апа көндезләрен колхоз фермасында эштә була. Бәрәннәр карый. Алдынгы колхозчы. Колхозның соңгы елы икәнлеген башына китерми. Кичләрен әле бәлеш, әле аш, әле башка төрле ризыклар пешеренергә ярата. Кулында һаман да ак сөлге. Чәй эчеп өлгермиләр, савыт-сабаларны юа, корта, киштәләренә тезә башлый. Кайбер көннәрдә кышкы буран чыга, күрше авыл балаларын мәктәптә кунарга калдыралар. Күңелсез булмасын дип, мондый кичләрдә Галимә шушы Нәгыймә апаларына керә. Аларда озаклап утыра. Иске ахирәт дуслар сыман чәй эчәләр, авыл һәм мәктәп яңалыкларын сөйләшкәндәй итәләр. Эшеннән арып кергән Бәкер агай, аларның сүзләренә колак сала-сала, өстәлгә төрле сызымнар җәеп, шулардан лупа аша нәрсәләрдер эзли, таба. Аннары телевизорының артындагы лампаларын тикшерә. Совет чорыннан калган телевизоры тиз ватылучан. Әле бу юлы да күрсәтми икән. Менә бит, шуны төзәтергә алынды.
Инде бүлмәгә әче ис таралып ала. Кайнар ябыштыргыч кагылгач, канифольдән чыга икән бу ис. Нәгыймә апа бер дә риза түгел:
— Тагын нәрсә яндырасың инде?— дип зарланып ала.
Ул да булмый, телевизор эшләп китә.
— Менә күрсәтә башлады. Бик матур. Казанны карыйк,— дип сөенә бу юлы Нәгыймә апа. Әмма Бәкер агайның үз туксаны: сурәтләрне алмаштырып, телевизорны ул бер каналдан икенчесенә күчереп йөртә тора, үзенә кирәклесен таба алмаганга гына хатыны сүзенә буйсына. Казаннан әле Илһам Шакировны, әле Әлфия Афзалованы җырлатырга тиешләр. Юк икән шул, «Кәеф ничек? бара. Салават егерменче урынга калган, Миннеханов беренчегә чыккан. Замана җырчылары! Нәгыймә апа шуларны хушланып тыңлый. Галимә дә аның кебек сөенә. Әмма бераздан сурәтләр тагын югалалар, тавышларын җил ала. Бәкер агай телевизорның кайсыдыр җирен боргаларга өлгергән икән.
— Нигә дип һаман шуны ботарлыйсың? Күрсәтми башлады бит. Иң яхшы җирендә генә!
Нәгыймә апаның зарларына Бәкер агайның җавабы юк. Ул сабыр. Уйчан. Әмма бу юлы җиңнәрен сызганып ук «телевизорны ботарларга» җитешкән. Тиз генә төзәтәчәк түгел. Япон телевизоры алып куясылары бар инде!
Нәгыймә апасы белән Галимә кухня ягына чыгалар. Тагын чәй кайнарлатырга керешәләр. Инде Нәгыймә апаның уртанчы кызы кайтып керәсе. Ул районда эшли. Кичен өйдә, иртән таң белән чыгып китә. Асфальт юл авыллары аша узгач, егерме чакрым араны көнгә ике кат йөрүе әллә ни авыр түгелдер инде. Машиналар да узгалап кына торалар. Бураннарда да хәрәкәт сирәк тукталып кала. Олы юллы авылларга рәхәт шул ул, хәсрәт белмиләр. Ә менә Галимәнең авылдашларына читен, бөтенләй читтә, таулар арасында, кышларын кар көртләренә, җәйләрен яшеллек эченә күмелеп яши бирәләр. Олы юлның иң якын дигән урынына да елга аша чыга барырга кирәк. Текә ярларыннан ничекләр төшәсең дә, шарлавыклы сулары өстеннән салынган караңгы тайгак күпердән ни рәвешле аман узып чыгасың? Шуңа да инде Галимәне шушы уку елына кадәр Азнакай шәһәрендә интернат мәктәптә укыттылар. Хәзер генә, балигълык яшенә җиткәндә, күзләрдән читтә булмасын дип авылга кайтардылар. Әйе, кешегә шулай сөйлиләр. Әтиләре Салават абый ай-һай гына да усал кеше. Бригадир хезмәтендә генә үзе, әмма бөтен авылны дер калтыратып тота. «Теге Сыйрак тагын тибенде» дигән сүз ишетелсә, Галимәнең әтисе Салават абый турында булыр. Аны «яратудан» шушы Сыйрак кушаматы белән атыйлар, буйга да чамалы икәнлеген исәпкә алганнар, анысы.
Галимәләрнең йортында бер сер бар. Аны балалары да кешегә чыгармыйча саклыйлар: аталары Салават абыйны әнкәләре Камилә апа яратып бетерми. Аерым караватларда йоклыйлар. Мунчаны да аерым керәләр. Әти кеше Салават абый, кайбер кичләрдә бераз исерткеч йотса, өстәл башында утырган хәлендә елауга, елаудан җырлауга, җырлаудан кабат елауга бирелүчән. Аннары, авыр бер уфтанып:
— Эһ Камилә, мине сөймичә кияүгә чыктың, мине яратмыйча яшәдең, хисләремне санга да алмадың,— дип үкереп бер әйтә һәм, торып, караватына барып каплана. Шулай йокыга китә.
Камилә ханым, балаларын кочып:
— Әтиегез саташты,— дия дә, шулай ук үксеп елый. Ә кайбер вакытта өйдән чыгып ук киткәли. Күршеләргә кереп утыра.
Этле-мәчеле дә тормыйлар үзләре, әмма Бәкер агай белән Нәгыймә апаның арасындагы иркә бер җылылык юк аларда. Сәбәбен Галимә инде төшенә дә бугай: бер-берсен яратышып өйләнешмәгәннәр алар, гаилә нигезләре берьяклы мәхәббәт почмагыннан гына корылган булган. Әнкәсе, йөргән егетен үртәргә итеп, әтисе Салават абый белән очраша башлаганнар да, уеннары уймакка китеп, ахырда өйләнешкәннәр. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасын мәктәптә узганда Галимәнең күңеленә сорау килгән иде: ул Хәлил абыйдан кызны тартып алып, Исмәгыйль абый барыбер бәхетле тора алмас иде бит инде, үзен генә авыр газап утларына салган булыр иде түгелме?
Галимәнең күңеленә кергән бу соравы зәңгәр күзеннән яшьләрен агыздырып елаткан иде.

Әй ли, харап бу яшь гомер,
кайларга керим?
Агым су юк утны алыр —
кайгыда йөрим...

Иреннәре шушы җырны пышылдадылар. Әтисенең җырын. Һәм ул ундүрт яшьлек бала, сигезенче сыйныф укучысы вакыты, шул вакытта Исмәгыйль абыйны кызганып елады. Аннары дәрестә инша яздылар. Ул монда да Хәлил белән Галиябануны түгел, Исмәгыйльне кызгануын белдерде. Укытучы апасы аңа моның өчен «койрыклы икеле» билгесе куйды. Әсәрне дөрес аңламауда гаепләде. Ярый әле интернат-мәктәптә укыган чагы иде, әти-әнисен чакыртып, ачуланып газапламадылар. Исмәгыйль Галиябануны яратамы-юкмы, әллә матур булганы өчен генә кызга кызыкканмы — боларын ук Галимә аңларлык яшьтә түгел иде әлегә. Тормыш тәҗрибәсенә ия укытучы апалары да сөйләп төшендереп бирә алмаганнар, ахрысы. Эһ, мәхәббәт ул җырларда җырланган Таһир белән Зөһрәнеке кебек булырга тиешле. Хәтта Таһир, Багдат гүзәле Маһым исемле кызга өйләнеп тә, Зөһрәсен һичничек оныта алмаган, үз иленә кайтып, аны кочагына салган. Юк, монысы ук уңышлы өлге түгел икән шул. Әдәбиятта мәхәббәт мәсьәләсендә бөтенләй дә уңай мисал юк бугай.
Ә тормышта — башкача, Бәкер агай белән Нәгыймә апаны гына күрегез. Алар каршында һичшиксез башыгызны иярсез. Бәкер агай алтмышкамы җитеп килә, Нәгыймә апага илле биш туламы әле, язга пенсиягә чыгам дигән иде? Икесенең дә башларында бер генә бөртек тә ак чәчләре юк. Алты бала үстергәннәр. Ике олы кызлары кияүдә, Яр Чаллы каласында яшиләр. Чибәрләрнең дә чибәрләре. Уртанчы кызлары, менә-менә кайтып җитәргә тиешлесе, район үзәгендә бухгалтериядә эшли. Олы уллары тиздән солдат хезмәтен тәмамлый. Аны да көтәләр. Кече уллары университетка укырга үзе барып кергән. Кече кызлары әлегә мәктәптә укый, алтынчы сыйныфта. Активистка, отличница. Бәхетле гаилә менә шушындый була ул! Шуңа күрә дә Галимә аларга керергә ярата, шуңа күрә дә балалары да еш кайтып йөриләр. Абау, болар бит картаешып бетеп өйләнешкәннәр түгелме? Олы балалары — утыз биштә, кече кызлары — ундүрттә. Юк икән, нәкъ вакытында!

II
Хәлимнең каникулга кайтуын бу кышны Нәгыймә апа аеруча зарыгып көтте. Улы турында сагынып сөйләр иде дә:
— Йа Ходай, балама йөргән юлларында иминлек бир!— дип әйтеп куяр иде. Аны ишетеп торган Галимәнең зәңгәр күзләренә эре яшь бөртекләре килеп, үз әнкәсен исенә төшереп, шушылай изге догалар укыйдырмы икәнлеген уйлап аптырашта кала. Нәгыймә апа аңа кадерлерәк һәм изгерәк ана сыман тоела. Хәл белешүне сылтау итеп кергән кичләрендә хәтере дә яхшыра, күңеле дә ничектер чистарып, рәхәтлеккә чумып өлгерә. Һичбер вакыт кешеләр хакында авыр сүз әйтмәс, кулларына әле бәйләү эшен тотар, әле тастымалын алыр бу апа Галимәләргә кайсыдыр әбиләре ягыннан туган тиешлерәк тә иде. Хәер, бу туганлыкның бары тик хәбәре генә калган. Ул әбинең кайсы буында булганлыгы, исеме, яшәгән еллары хакында белгән кеше дә юк. Әмма да Галимә, әтисе Салават абыйның очраган юлчылардан: «Галимә апамның хәлләре ничектер?»— дип сораган вакытларын, сәламнәр әйтеп җибәрүләрен кече яшеннән ишетеп-белеп торганлыгы сәбәпле, үзара якын туганнар икәнлегенә күңелендә шик тудырганы юк иде.
Хәлим бик акыллы егет булырга кирәк. Галимәнең аны бары тик фотосурәттә генә күргәне бар. Хәер, мәктәптә дә Хәлимне еш искә алалар. Ул, укыган вакытында, яшьләр комитетының җитәкчесе булып, зур эшләрне башлап башкарып чыгып, кыю-кыю гамәлләр кылып, түбәнрәк сыйныф укучыларга үрнәк өлгеләр күрсәтеп калдырган. Мәктәп шул еллар нәтиҗәсендә менә ике ел рәттән Татарстанда гына түгел, Рәсәйдә дә «Иң яхшы белем һәм тәрбия йорты» дигән мактаулы исемгә, Күчмә Байрак белән бүләкләнүгә лаек ителгән, директор Хафиз Галиевич «Атказанган укытучы» исемен алган һәм тагын әллә ниләр, әллә ниләр. Икмәк камыры да шулай, башлам бирүче чүпрәсе, борчак кадәрле генә булсын-булмасын, яхшы икән, күәсеңне кабартып чыгара. Хәлим дә нәкъ шундый укучы сыйфатында укытучыларының хәтерендә калган, һәммәсе дә дәресләрендә аны искә алалар. Ул булсамы, бар җирдә тәртип сакланыр иде, имеш. Бу сүзләрен Галимә дә ишетә. Ә Хәлимне ул белми дә, танымый да. Ниндидер әкияти патша егеттер сыман тоела, ханзадә кебек күз алдына килә. Күрәсе, шушындый егетләрнең ниндилегенә күз саласы, кызыгып карап торасы килә аның. Әлегә кадәр ул мондый булган егетләрне бары тик кинофильмнарда, мультфильмнарда гына күрде, китаплардан гына укыды. Тормышта да булырга тиешләр дип белде. Йөрәге ничек хисләр эчендә язгы чәчәкләр кебек хушланса, хыяллары шушы кадәр чиксезләнә барды. Юк, аңа Хәлим белән танышу, аның янына килү турында уйларга да ярамый. Галимәгә карамаячак та әле ул! Борыны чөек, үзен әллә кемгә куючы егеттер!
Кыз алай уйлый, болай... Күзләренә тора салып яшьләр тыгыла. Әмма елый алмый. Әле бер дә күрмәгән, әле бер дә сөйләшмәгән Хәлим аңа кем инде?
Кем дә түгел, ул аның Нәгыймә апасының сагынып көткән баласы. Солдаттан олы уллары кайтып, ике-өч атна кунак булып йөрде дә апаларына дип Яр Чаллы каласына китеп барды. Аны кайгыртмый хәзер Нәгыймә апасы, кече улын көтә. Бүген-иртәгә кайтып керер дип белә. Ә ул юк та юк. Инде студентларның ничәсе кайтып, калын бәлешләрне төбенә кадәр ашап, ак йөзләренә кызыллык йөгерттеләр. Аларның, мәктәпкә кереп, биргән белемнәренә рәхмәт әйтеп чыгулары турында укытучыларының сөенеп искә алулары Галимәне генә дә ничә мәртәбә каушатты. Ул да быел, имтиханнарын уңышлы тапшыра алса, Мәдәният институтына укырга керергә күңелендә өметле хыял саклый. Бәлки тормышка да ашар? Әгәр юлы уңмаса, кайтып, укытучыларының йөзенә нинди күзләре белән карар, аларга ничек күренер? Укучыларыннан рәхмәт сүзен ишеткән мөгаллимнәрнең куанып шул хакта искә алулары менә шуның өчен дә Галимәне каушата. Бәлки бу хакта аңа бөтенләй дә уйларга, өметләнергә кирәк түгелдер? Нәгыймә апасы әйтә, улымның, ди, Казанга китәр дә, укырга кереп, шунда калырын уйламаган идем, ди. Язмышыңны алдан исәп-хисапка кору мөмкин түгел, шулай булырга Ходай үзе кушкандыр, имеш.
Хәлимнең сабыр егет булуы хакында сүзләр күп йөрде. Мәктәптә укыган чагында ул әллә ни тырышлыгы белән аерылып та тормаган, диләр. Әллә дөрес сүз, әллә хата? Галимә бу мәсьәләдә икеләнә. Ничек инде алай булсын? Укучыларның активисты, комитет җитәкчесе, спорт ярышларында даими җиңүче — тагын-тагын әллә кемнәр. Әле җитмәсә, шуларын да ишеткәне бар: йөргән кызы да булган. Әмма мәхәббәтләре генә тернәкләнеп китә алмаган. Шул кызның әнисе хәзер әйтә ди: «Кызымны Нәгыймә малае бәхетле итә ала иде, араларына керделәр, көнләштеләр, юк сүз белән күңелләрен суытканнар!»— дип, тәмам сукранып.
Мәхәббәттә көндәшлек булмый калмый инде ул. Бу хакта Галимәнең азмы ишеткәннәре бар иде. Ә яратып караганы юк. Булса, ул егет Хәлим кебек булыр!
Аклы-каралы фотосурәтләреннән генә белгәнлеге сәбәпле, Галимә өчен Хәлил абыйсы кара чәчле, ак йөзле, тыныч холыклы, күркәм затлардан иде. Урамда әгәр дә кайтып килүче берәр шушындый яшь кешене күрсә, аның һичшиксез Нәгыймә апаларының капкаларына таба борылып, ашыга-ашыга кереп китәсен күзәткәннәре дә булды. Әмма алар юл-сукмактан кар ерып үтеп китеп бара гына тордылар.
Ә кар соңгы көннәрдә күп яуды. Урамнарны трактор белән ачып кына китәләр, тагын каплап үтә. Мамык кар. Рәхәт, җылы итеп яуды да яуды. Ә бүген менә кинәт җылытты. Күкләр томаланган хәлдә калдылар. Түбә кыекларыннан тамчылаган кар сулары бозлавыкка әверелсәләр, сукмакларда инде шугалаклар барлыкка килделәр. Тиздән февраль башы, язга тагын да якыная бару көннәре ашкынып килеп җитә бара шул.
Хәлим... Хәлим абыйсы бүген-иртәгә кайтып җитәргә тиеш. Аның хакында мәктәп укытучылары:
— Галимә, син Нәгыймә апаларыңа кереп йөрисең, улын көтәдер. Кайттымы әле?— дип сорадылар.
— Кайтырга тиеш иде инде дип көтә Нәгыймә апа. Хәбәре юк. Нәрсә уйларга да белми,— дип, йөзенә тагын да кызыллык йөгертеп җавап бирә Галимә. Аңа ул бит януларын сары чәч толымнарына да күчәдер сыман тоела.

III
Хәлимнең кайтканлыгы турындагы хәбәр көне-сәгате белән мәктәптә билгеле булды. Юлдан соң ял итәр дә килеп керер, укытучыларын, укучыларны нурга күмәр дип көттеләр. Әмма күршедә генә булган ике катлы ак кирпеч мәктәбен егет сагынмаган иде булса кирәк.
Икенче көнне дә Хәлимнең укытучыларына сәлам бирергә кермәячәге иртәннән билгеле булды. Аның тегермәнгә ак он тарттырырга йөк белән китеп барганлыгын укучылар дәрескә килгәндә күреп калганнар. Эше көне буена сузылачак. Моны Галимә дә белә. Әтисе Салават абый, әгәр дә тегермәнгә он тарттырырга китсә, кичкә кадәр югала. Караңгы төшкәч кенә туңып-өшеп, бераз кызмача кайтып керә. Анда чират, анда эш күп икән.
Хәлим белән дә нәкъ шулай диярлек булды. Аның хакында, хәтта кичен клубта күренмәвеннән дә чыгып, төрле сүзләр йөри башлады. Берәүләр егетнең эреләнүенә хәйран итсәләр, икенчеләре, киресенчә, мескенләнеп, ябыгып калуын телгә алып сөйләделәр. Кешеләр алар шундый инде. Һәркайсының үз күзе, үз уй-фикере, үз табигате. Башкача була алмыйлар: дөньяны үзләренчә күрәләр, үзләренчә бәялиләр, үзләренең буйларына нисбәттә үлчәп кисәләр һәм тегеп куялар. Хәлим алар өчен бу яшәешнең бер күренеше генә, ягъни замана йөзе тукымасына төшерелгән ялгыз чәчәк кенә. Үз буеңа үлчәп кискәндә кайчың аны урталай ярып уза икән, димәк шулай килеп чыккан, башкача була алмаган. Син кайчыңны юри кыйгайтып, махсус турап узмадың. Үлчәм таләбенчә эш иттең. Бары шул гына.
Улларын йорт арасында эш белән күмү өчен көткәннәр булса кирәк, Бәкер ага белән Нәгыймә апа Хәлимнең тырышлыкларына куанып бетә алмадылар. Бүгеннән иртәгәгә калдырылып килгән күпме гамәл, күпме нәрсә бар иде. Эш өстенә эш җыелган, өелгән. Һәм менә Хәлим шул авыр йөкне бушата башлады. Өченче көнендә аны салам алып кайтарту хәстәре белән җибәрделәр.
Мәктәп коридорында укытучы апаларының сөйләшеп торуларына очрап, Галимә ирексездән аларның серенә төшенде.
— Хәлим бер дә мәктәбен сагынмаган,— диде рус телен укытучы.
— Әйе,— диделәр аңа.
— Яхшы укыган балалар шундый инде алар, ничә тапкыр сынаганым булды,— диде өлкән яшьтәге, дәресләрендә Хәлимне мактап берничә тапкыр искә алган татар теле мөгаллимәсе.
— Аларга салган күңел, аларга куйган тырышлык,— диде өченчесе.
Арада бары тик яшь укытучы кыз гына сүзсез иде. Ул мөгаен да Хәлимне белми, ишетүләреннән һәм мәктәп альбомнарында сакланучы фотолардан алган мәгълүматы буенча күзаллап булса кирәк:
— Абыйсына охшаган,— диярәк, башкаларның сүзләренә куәт биргәндәй әйтеп алды. Әмма аңа игътибар итүче табылмады. Тагын да башка студентлар турында истәлекләрен яңартып, кабат Хәлимгә әйләнеп кайттылар.
— Әнисе зарлана торган иде төне буе китап укып чыга, әтисе бер дә бу гамәлен яратмый дип...
Бу сүзләрен әйткәндә татар теле мөгаллимәсе йөткереп алды. Соңгы айларда салкын тидереп, һаман да савыгып җитмәве аны күңелсезли һәм үчекли иде булырга кирәк.
— Ютәлем тәки бетеп җитми, май да кайнатып эчеп карадым, эч маен,— диде.
Галимә бу вакытта коридор тәрәзәсе янында, алардан ерак түгел генә басып тора иде. Аны эзләп табып, баян артына утырырга кушкан дежур укытучы да, башка мөгаллимәләр янына килеп, студентлардан бүген ике кызның сәлам белән керүен, дәресләр беткән вакытка кабат кагылып чыгасыларын әйтте.
— Нинди кагылып-сугылып чыгу инде ул?— диде татар теле мөгаллимәсе, тагын да кабынып китеп: — Керсеннәр әле, кагылып кына чыкмасыннар. Барысын да бәйнә-бәйнә сөйләтмичә чыгармыйм мин аларны.
Аның бу сүзләре коридорны камап алгандай итте. Галимә, баянда оста уйнаучы кыз буларак, тәнәфес вакыты җитте исә, укучыларны биетә, шул рәвешле ял иттертеп алдырта. Аңа алмашка җыр дәресләрен алып баручы мөгаллим абый да бар. Әгәр дә ул мәктәптә булса, Галимәгә баян артына утыру тәтеми дә диярлек. Әмма ул күренмәде.
Бүген Галимәнең баяны нигәдер сагышлы-салынкы көйләрне генә сайлады. Мәктәп буйлап моң дәрьясы агылды. Кызның күз алдына Бәкер агасы, Нәгыймә апасы килде. Уллары Хәлим киткәч, тагын да кергәли башлап, хәл белешеп йөрүләрен яңартып җибәрер әле. Ә хәзергә мөмкин түгел. Галимә әллә Хәлим абыйсына күренергә ояла, әллә аңардан курка — белмәссең. Ниндидер ят, ниндидер әллә кемдер сыман тоела ул аңа.

IV
Студентлар белән очрашу кичәсенә бөтен мәктәп әзерләнде. Һәр ел саен шушылай истәлекле кичәләр булып, күңелле дә, моңсулы да хәлгә төшәләр.
Хәлим абыйсын очрашу кичәсенә чакырырга Галимәгә йөкләделәр. Ике көн алдан кергән иде, Нәгыймә апа:
— Өйдә юк шул әле, тимерчелеккә киткән иде, кайтып җитмәде,— диде.
Икесе бергә утырып, татлы җимешләр белән чәй ясап эчтеләр. Боларны студент улы Хәлим алып кайткан идеме икән, әллә каладагы кызларымы — ул хакта Нәгыймә апа әйтмәде. Галимәнең аерым сораштырырга җөрьәте җитмәде. Ә чәй гадәттәгечә тәмле булды.
Аннары, хушланып, чәйдән соң бераз тынычлап сөйләшеп утырдылар. Бәкер абзый йорт арасында эштә иде. Аның ишек алларында узып-китеп йөрүләре тәрәзәләрдән күренгәләп калды. Ил өстенә әкренләп эңгер төшә торды. Күк йөзенең зәңгәрлеге генә кала барып, йолдыз күзләре дә ачыла башлады. Бүлмәдә якты ут эленсә дә, вакыт-вакыт тәрәзә ягын күзәтүе сәбәпле, Галимәгә урамдагы үзгәрешләр билгеле иде. Хәлим абыйсы һаман да кайтмады. Вакыт дигәне ашыга торды. Өстәлдә өелеп куелган китаплар-дәфтәрләр Хәлим абыйсыныкы булырга кирәк. Галимәнең аларга карап утыруыннан чамалап, Нәгыймә апа:
— Казанда укып ятуы гына җитмәгән, монда да шул өстәл артыннан башын күтәргәне юк,— дип, улыннан зарлангандай әйтеп куйды.— Шушы кадәр үк ярыймы икән соң? Күп укысаң, китап ул зиһенне чуалта ди әтисе...
Боларга каршы Галимәнең әйтер сүзе юк. Андый хәлне ишеткәне булмады. Әлегәчә мәктәптә һаман-һаман укырга күпме өй эше биреп, өстеңә тау кебек өяләр. Укымагыз дигәннәрен ишеткәне юк. Нәгыймә апасы да, Бәкер агасы да ялгыша булырлар.
— Укудан зыян килми инде, анысы...
Галимәнең сүзләре зәгыйфь чыктылар. Бу аның икеләнүеннән түгел иде югыйсә. Әмма Нәгыймә апасы аның ул әйткәненнән үзенчә фикер алды, гөманын төшендереп тә бирде:
— Бәкер абыең курка, күрше авылдан Адлер Тимергалин кебек була күрмәсен, ди.
— Аның белән нәрсә булган?— Галимәнең аптырап калуы бу.— Танылган фантаст язучы...
— Шулай шул, язучы...— Нәгыймә апа кара куе чәчләренең ишелеп чыккан кыл бөртекләрен җыештырып, яулыгы эченә кыстыра-кыстыра яшерде. Гүяки дога укып куйгандай пышылдап алып, битләрен сиздерми генә сыпырды. Аннары гына: — Бәкер абыең әйтә, Адлер, ди, күп укудан илгә кайтмады ул, ди... Куркам инде, бик куркам. Хәлим улым төннәр буе йокламыйча укып чыга. Хәтере буталмаса гына ярар иде.
Элекләрне, узган гасырның илленче елларында заманасы шундый булган: Адлер Тимергалинның, тыелган дип саналган китапларны укуы аркасында Дәүләт иминлеге комитеты тырнагына эләгеп, чак кына харап булмаганлыгы хакында якташлары ишетеп белә иделәр, әмма хатыннар бу хәбәрне күп укудан юләрләнә язган дип аңлап, бөтенләй башкача нәтиҗә ясап куйганнар. Бу хакта Галимә башына да китермәде. Әмма күп укуның зиһенгә зыянлыгы хакында колагына кереп калды. Ананы юатырга да сүзләр тапты:
— Борчылмагыз, Нәгыймә апа, улыгызның күңеле саф, диләр, андый кешенең акылы буталмый торгандыр ул... Адлер абый әнә хәзер нинди бөек китаплар яза, «Миллият сүзлеге» генә ни тора!
Галимәнең бу рәвешле бик тә белдекле, дөрес итеп әйтүе Нәгыймә апасын тагын да шиккә сала, билгеле. Шушы кыз бала каян килеп ул кадәр үк сүзләр сөйли алырга тиеш әле?
— Әти-әниең ни хәлләрдә, сеңлем? Колхоз фермасында бәрәннәрне карап ашатып, кичкә ябып кайтканда, карыйм, әтиеңме дип торам, дәү ат белән кашевкада узып китте берәү. Терлек духтыры Самат абзагыз икән. Туктап тормады. Эше ашыгыч идеме?
Аның болай сораганы сөйләшү темасын алыштыру өчен җитә кала инде.
— Рәхмәт, Нәгыймә апа! Әткәм көне-төне эштә. Әнкәм әйтә, шул колхоз дип үләсең инде, ял да күрмисең, ди. Әткәм бригадирлыгын ничә ташлап карады, барыбер кабат шул эшенә кайтардылар.
— Бер күнеккән эш булгач, җаен да белә, кешегә дә игътибарлы!
— Хәлим абыйны студентлар белән очрашу кичәсенә чакырырга дип кергән идем...
Шунда Нәгыймә апасы аңа борчылу катнаш сораулы күзләре белән авыр гына сынап карап алды. Галимәнең йөзенә кызыллык йөгерде. Кыз үзенең сүзләрен киная белән, егет эзләп йөргән кебек әйтмәде югыйсә. Ә менә әллә ничек килеп чыккан.
Шунда Галимә кабатланырга мәҗбүр булды:
— Хәлим абыйны студентлар белән очрашу кичәсенә чакыруны миңа йөкләгән иделәр, Нәгыймә апа! Шуны күздә тотып әйтәм.
Менә бу юлы кызның сүзләре башкача чыкты, аларда йөрәк хисләре ташкыны урынына инде тантаналы хәбәр әһәңнәре генә калган иде.
— Борчылма, Галимә сеңлем, аңладым. Кабатламасаң да була...
— Әллә ничек килеп чыкты бит...
Нәгыймә апасында башка кешеләрдән күпкә өстен эчке сиземләү көче бар. Моны Галимә бик яхшы белә. Моның нигезе нәселе затлылыгыннан икәнлеге хакында да ишеткәләгәннәре бар.
Инде алар, чәйләрен тәмамлап, түр яктагы йомшак диванга күчеп утырдылар. Телевизор да үз җаена эшли башлады. Нәгыймә апа кулына бәйләү эшләрен алды. Шунда Хәлим кайтып керде. Өйләренең урам ишеге ягыннан:
— Әнкәй, бу мин әле!— дигән белдерү тавышы ишетелде.
Галимәнең йөрәге урталай ярылгандай хәлгә кереп, түшәмгә эленеп торган якты лампочкаларның утлары караңгыланып киткәндәй тоелды.
— Әйдә, Галимә сеңлем, улым белән бергә утырып чәй эчик!— дип, Нәгыймә апа алгы якка таба чыгып китте. Галимәнең урыннан кубарлык та хәле юк иде. Хәлим абыйсы, аңа игътибар итмәстән, түр якка кереп, өстәлдәге китапларына карап торды да кабат әнисе янына чыкты. Галимә телен түгел, гүяки бәгырен тибрәтеп, шунда хәтта үз колагына да ишетелмәслек дәрәҗәдә:
— Исәнмесез!— дип пышылдап калды.
Дөньяда чаялыгы, теләсә — баянда уйнаучы, җыр һәм биюгә осталыгын яшермәүче, күңеленә килсә — шигырь сөйләүче сабырсыз Галимә белән шушы соңгы көннәрдә әллә нәрсә булды, юк кына сүзләрдән дә коелып төшә башлады. Ә монда Хәлим абыйсы аңа күз дә салып тормады, игътибарына да алмады. Ул шуның өчен сыйныфташ дусларыннан калып, бүген мәктәпнең күрше авыл балаларына дип бүленгән интернет ягында төн кунарга калдымыни? Аңа торырга, кайтып китәргә кирәк. Караңгы төшсә дә юлны табар. Моңа кадәр йөрелде әле. Бер сәгатьтән үз өйләрендә булачак! Ә монда...
Кыз оялудан башын түбән салган хәлендә диванга сеңә барды. Һаман да кузгалып китә алмады. Ул бу вакытта башын канат астына яшергән дә шулай дөньядан качкандай үзен хис иткән каз бәбкәсен хәтерләтә иде.
— Нигә, улым, Галимә белән исәнләшмәдең?— диде егеткә әнисе.
— Кайчан, әнкәй? Болай һәммә очраган кеше белән исәнләшәм кебек...
— Улым, күрмәдем димә! Анда, түр якта диванда Галимә сеңлем утыра, сине студентлар кичәсенә чакыра кергән,— диде Нәгыймә апа, сүзләрен коры тотып, ризасызлыгын тавышына чыгарып.
— Гафу, әнкәй, гафу!— дип, Хәлим түр бүлмәгә кабат килеп керде, диванда гүяки кая качарга белми утырган кызны күреп алды. Исәнләште. Аннары:— Гафу итегез, сеңлем, мин сезне күрмәдем!— диде.
Галимә шунда егетнең яндырып карап алуына түзә алмыйчамы, йөзен капларга иткәндәй сабырсызланып, калын сары чәч толымын күкрәгенә кысты, аннары аны ике кулы белән тотып, каен агачына тотынгандай һәм гүяки аның артына качарга теләгәндәй итте. Йөзенә кызыллык иңде. Кыз баланы урынсыз оялтуыннан Хәлим үзе дә кыенсыну кичерде. Каушады. Кире чыкты. Аның үзен болай тотуы бүлмәгә ишектән башын тыгып алуы кебек бер тәэсир калдырды.
— Әнкәй, ул чибәр кызның исеме ничек?— диде Хәлим, тавышына чыккан каушавын яшерә алмыйча.
— Галимә, әйттем бит! Күрше авылдан,— диде Нәгыймә апа,— үзеннән сорасаң да була иде. Безнең ерак кардәшебез дә әле!
Аның бу сүзләре гүяки: «Улым, бу кыз бала сиңа хәрам, күзең төшеп, озата бара күрмә!»— дигәндәй килеп чыктылар. Әмма моның белән ана үзе дә килешергә теләми иде булса кирәк, башкача да әйтеп куйды:
— Агай-эне дигәндәй... Якын туганнар гына хәрам... Ераклар хәләл инде анысы.
Ярый әле бу сүзләренә дикъкать ителмәде. Галимә нәрсә уйларга да белмәде. Нәгыймә апасы да шушындый хәлдә иде булса кирәк, беразга сүзсез калдылар. Үз баласын һәрбер ананың бәхетле итәсе килә. Бик табигый хәл бу. Түрләренә үз канатлары белән очып кергән асыл кош кебек шушы кызга үзенең улының кысанмы-иркенме кочакларын читлек итү уе башына кереп карамаган икән, ул вакытта Нәгыймә апа хакында нәрсә уйлап була инде?
— Әтисе Салават абыеңны, әнисе Кәримә апаңны белә торгансыңдыр?
Улына аңлатып бирергә җыенган ананың аптыраштарак калган күңелен тынычландырырга ашыккандай Хәлим дә:
— Әнкәй,— диде,— беләм, бик беләм! Салават абыйның Сарайлы авылы бригадиры икәнлеген дә...
Ә менә Камилә апаның нинди эштә икәнлеге аңарга мәгълүм түгел, хәтта күреп тә белми икән шул. Монысын да әйтте:
— Ә менә әнисе Камилә апаның...
— Медпунктта эшләвен дә белмәскә инде син, томана бала түгелсең лә!
Нәгыймә апа нинди генә йомшак күңелле булмасын, барыбер дә авыл хатыны иде. Шунлыктан сүзләрендә кискенлек тә күренгәли. Әмма аның сизгер күңеле җавап такылдарга теләгән үрдәкнеке түгел, телен генә тыя алырлык көчкә дә ия. Шушы сыйфаты белән инде Нәгыймә апа кеше алдында зат һәм абруй алды. Аны авылда-читтә начарга кертеп сөйләрлек һичкем юк. Бар да хөрмәт итте.
Ярый әле шунда кече кызлары мәктәптән кайтып керде. Ул анда дивар газетасы чыгару белән мәшгуль булган. Элеп тә куйганнар. Бик яхшы килеп чыкты, ди.
Ә менә ул Галимә апасын керә-керешкә күреп алды, сөенечен белдереп, апам дип янына килеп утырды, кочаклап алгандай итте. Моңа кадәр кинәт тыгызланган өй һавасы иркенәеп, ачылып китте. Район үзәгендә эшләүче апасы да кайтты. Йорт эчен ул тагын да ямьләп җибәрде. Нәгыймә апаның солдат хезмәтен узган олы улы Яр Чаллыдан иртәгә апалары-җизнәләре белән кайтасы икән. Телефоннан шалтыратып әйткән.
— Кунак булып йөрү туйдырган икән алайса!— диделәр аның турында, шаярту һәм ризасызлык катнаштырган аһәң белән.
Шушы үзгәрешләрдән файдаланып, Галимә дә Нәгыймә апаларыннан хушлашып чыгып китте. Бу вакытта Хәлимнең дә әтисе Бәкер агага ярдәм йөзеннән «кул астына керергә» дип мал-туар абзарлары ягында югалганы кызга, тәрәзәдән ут яндырулы ишек алды ягыннан шәйләп калуы сәбәпле, яхшы мәгълүм иде. Егетнең күзенә кабат чалынмавына, форсаттан файдалана алуына ул чиксез зур шатлык кичерде. Каушаулары югалган кебек тоелды. Әмма адымнары ешайган саен, канатланып очкандай үзен хис итте. Бу ашкынуы аны тагын дулкынлану, хисләр дөньясына алып керде. Туташның күңеле өмет, хыял, теләк кебек омтылышлар эчендә йөзә бирде. Мәктәп ишек алды кызны якты утлары белән үз итеп каршы алды.


КУШ КАЕН АЛАНЛЫГЫ
(роман)
V
Кичәгә Хәлим бераз соңарып килеп керде. Аңа кадәр мәктәп директоры ничәмә тапкыр залга күз салып чыкты. Вакыт җиткән иде, югыйсә, әмма кичә башланмады. Берәр сәгать алдан килеп өлгергән чакырулы кунакларның үзара сөйләшер сүзләре дә беткән сыман. Бераз кайнашкан хәлдә мәктәп укучылары, төркем-төркем җыелышып, ак яка, үтүкләнгән киемле хәлдә почмакларга сыенган рәвешләрендә кала бирделәр. Очрашу уңаеннан мәктәп концерт әзерләгән иде. Башлап җибәрү өчен директордан рөхсәт көттеләр. Инде менә Хәлим дә күренде. Аны гүяки мең күз белән көтеп алганнар сыман иде. Дөрес икән, барысы да диярлек ул килеп кергән ишеккә таба тартылып алдылар. Хәлим ябык йөзле, ак чырайлы, саргылт-көрәнрәк чәчле егет, бераз алсу төскә кереп, кыенсынуын җиңәргә тырышып:
— Исәнмесез!— диде, башын какты.
Дуслары, танышлары арасына кереп югалырга теләгәндәй һаман да диварларга якынаеп, сынаулы карашлы күзләрдән читкәрәк китәргә теләде. Аның башкалардан калку буе, туктаусыз кул биреп күрешүләре гүяки суга чума-чума йөзеп баручы кешене хәтерләтә иделәр. Директорның кабат керүе, әнә икән дип Хәлим артыннан карап куюы, башладык дигәндәй ияк кагып ым бирүе тантаналы кичәнең фатихасы иделәр. Сәхнәгә күтәрелгән кызның талчыбыктай биле сыгылып кую, йөзенә оялчанлык билгесе буларак кызыллык йөгерү, җилкәсеннән кайтарылып, билдән дә түбәнгә таба узып салынып торган калын сары чәч толымына игътибарларның тартылуы үзе бер әкияти-сихри дөньяның күз алларында ачылып китүе сыман тоелды. Аның исеме студент егетләрнең артыгы белән кызыксыну объектына әверелде.
— Кем ул, кем?— дигән сораулар һәммәсенең дә теңкәсен корытып алды. Ул да түгел, шушы туташ:
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Куш Каен Аланлыгы - 02
  • Части
  • Куш Каен Аланлыгы - 01
    Общее количество слов 4209
    Общее количество уникальных слов составляет 2101
    38.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    55.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    63.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 02
    Общее количество слов 4136
    Общее количество уникальных слов составляет 2175
    37.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 03
    Общее количество слов 4151
    Общее количество уникальных слов составляет 2184
    37.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 04
    Общее количество слов 4032
    Общее количество уникальных слов составляет 2137
    36.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 05
    Общее количество слов 4070
    Общее количество уникальных слов составляет 2166
    35.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 06
    Общее количество слов 3884
    Общее количество уникальных слов составляет 2092
    35.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    49.9 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    57.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 07
    Общее количество слов 4156
    Общее количество уникальных слов составляет 2237
    36.6 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 08
    Общее количество слов 4000
    Общее количество уникальных слов составляет 2085
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 09
    Общее количество слов 4210
    Общее количество уникальных слов составляет 2126
    35.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    51.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    58.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 10
    Общее количество слов 4068
    Общее количество уникальных слов составляет 2152
    37.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 11
    Общее количество слов 4327
    Общее количество уникальных слов составляет 2220
    38.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    62.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Куш Каен Аланлыгы - 12
    Общее количество слов 1739
    Общее количество уникальных слов составляет 1068
    45.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    59.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    65.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов