Latin

Кура Җиләкләре

Общее количество слов 698
Общее количество уникальных слов составляет 497
50.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
68.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
75.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Быел июль ахырында бераз суытып җибәрде. Табигатькә бик яшьли көз төсе кергәндәй булды. Барысы да кинәт кенә үзгәрде дә куйды. Кояшның җәйге җылы нурларын соры болытлар сырып алды. Көннәр буе суык җил исте, төн озын боз шикелле салкын яңгыр яуды. Бакча коймаларына, араталарына тикле судан мәмрәп тора башлады. Зөфәрләрнең өй артында тулып пешкән кура җиләкләре дә салкыннан бөрешеп, бәләкәйләнеп калдылар. Гүя алар үз кураларыннан аерылырга теләмичә, үзәкләренә тагын да ныграк ябыштылар...
... – Күрше Илгизәнең кызы чирләп киткән бит әле, – дип авыр сулап куйды Зөфәрнең әнисе, тыштан сыер савып керешли. – Өченче көн көтү көннәре иде бит. Кайтышлый яңгырга эләккәннәр. Лычма су булган, бичаракаем. Ичмасам, әнисе дә кайтып җитә алмады...
Бу хәбәрне ишеткән Зөфәрнең йөрәге алып-биреп кагарга тотынды, бөтен тәне буйлап каз тәпиләре «йөгереште»... Күрше кызы авырый диме?.. Гөлфияме?.. Ул бераз аңышалмыйча торды...
– Әнием, син кемне әйтәсең?..
– Соң, Гөлфияне инде, улым...
Зөфәрнең тыны кысылды, әйтерсең лә каяндыр йөрәге өстенә авыр таш ыргыттылар да, ул шуның астында бастырылып калды...
Күрше кызы... Коңгырт күзле, көдрәләнеп киткән коңгырт чәчле Гөлфия... Бөтен урамның, бөтен мәктәпнең... бөтен авылның иң чибәр кызы бит ул... Үзе шундый матур, шундый мөлаем... Коңгырт күзләре искиткеч якты, алардан ниндидер илаһи нур бөркелә, таң балкышы елмаюы тоемлана. Зөфәр дәрестә вакытында да аның моң тулы күзләренә карап, сокланып утыра, укытучы сөйләгәнне бөтенләй тыңламый, хәтта ишетми дә...
Эх, ул күзләр!.. Бөтен дөньяны яктыртан, җиһанның бар яме сыйган ачык, коңгырт күзләр!..
...Зөфәр тиз генә бер зур чынаяк алды да, тышка чыгып йөгерде. Аның юлы өй артындагы кура җиләкләре үскән бакчага таба иде...
Инде кояш агарып калган офык артына тәгәри. Утарда карт сыерның канәгать кенә күшәве, көн буена көтүдә йөреп, арып кайткан тананың авыр сулап куюы ишетелә. Ара-сара сарык «мә»елтәгән тавышлар колакка керә...
Зөфәр куаклар арасында кура җиләге эзләп, бакчаның буеннан буена әрле-бирле сугылып озак йөрде. Коелганнан калганнары да үз эченә кереп укмашкан, изелгән, төссезләнгән... Аларга су тәме кергән...
...Аның йөрәген әллә нинди салкынлык кысып-кысып ала да һич кенә дә кире җибәрергә теләми...
Егет булып килгән малай, тәмам өметемне өздем дигәндә, алмагачның кура җиләге куагына терәлеп үскән урынына юлыкты, кура ботакларын күтәрде һәм өнсез калды. Алмагач ышыгында берсеннән-берсе сусыл, эре җиләкләр: «Менә коелам, менә коелам,» – дип мәмрәп торалар иде. Ә җәй эссесен ярып кергән көз сулышыннан качып калган ап-ак чәчәкләре күпме!.. Алмагачның төз, киң, җылы сыны саклаган аларны!..
Зөфәр кыюсыз гына Гөлфияләрнең капкасын ачты. Җәй челләсендә шыгыр-шыгыр килеп җәфалый торган җилкапка бүген берни дәшмәде. Әллә Гөлфиянең хәле чыннан да бик авыр инде?..
Өй эче тып-тын иде... Йомшак келәм җәелгән идән уртасында тәгәрәп ята торган Боксер да бүген каты урындык өстенә менеп кунаклаган, тәрәз төбендә тезелешеп утырган чыклы яраннар да боегып калганнар.
Кинәт түр бүлмәдә кемнеңдер тыйнак кына ыңгырашып куюы ишетелде. Зөфәр тиз генә эчкә узды.
Ап-ак челтәр корылган бүлмәдәге ап-ак карават өстендә каз мендәренә күмелеп, калын юрган белән төренеп, Гөлфия ята иде. Кыз бераз ябыгып, төс биреп киткән. Кыска көдрә чәчләре ак мендәр өстенә сибелгән...
Гөлфиянең күз кабаклары салмак кына өскә күтәрелде.
– Ни хәл, Гөлфия?.. – дип сорап куйды Зөфәр бераз калтыранган тавыш белән.
– Әй-бә-ә-ә-әт... – дип сузды кыз, ә чынлыкта исә, гел киресе иде.
– Гөлфия, менә сиңа дип кура җиләкләре җыйдым...
– Каян таптың?.. Безнекеләр... күптән эреп агып бетте инде... – диде ул әкрен генә.
– Таптым инде. Алар гади генә түгел, ә тылсымлы кура җиләкләре... Бөтен чирдән дә дәва бирә алар... Аша, менә күрерсең... Алар синең ирен төсеңә шундый килешеп торалар...
Кыз малайга «Чынлапмы?» – дигән караш ташлады, бераз елмаеп куйды һәм бер-ике кура җиләген ирен читенә тигерде.
Шул чак ишек тавышы ишетелде. Бу Гөлфиянең әтисе иде.
– Ә-ә-ә... Кем кергән дисәм, син икәнсең әле, энекәш, – диде ул һәм сөт исе аңкып торган кулларын кызының маңгаена куйды...
...Чыгып киткәндә, малай Гөлфиянең тонык алсу төс йөгергән битенә үзенең кайнар иреннәрен тигерде дә:
– Терел... Кура җиләкләрен ашап бетер... – дип әйтеп өлгермәде, бер чынаяк кайнаган сөт күтәреп, кызның әтисе килеп керде.
Гөлфия Зөфәрне авыру төсе кимегәндәй булган, бераз яктыра төшкән коңгырт күзләре белән озатып калды...
...Иртәнге таң нурлары Гөлфиянең алсуланган йөзен иркәләгәндә, кызның авыртуы басылган, нур балкып торган коңгырт күзләре ачылган иде... Әнисе дә бүген Казаннан кайтырга тиеш, көнне дә матурлатып, җылытып җибәргән бугай, дигән уйлар белән юрганын ачты ул һәм, торып, көзге янына килде... Тик аның карашын нидер якындагы өстәлгә тартып китерде. Ап-ак салфетка өстендә бер куш уч балланып, сусылланып, мәмрәп пешкән кура җиләкләре тәгәрәшеп ята иде. Тылсымлы, шифалы кура җиләкләре!..
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.