Latin

Кунак Кызы - Резеда Шәрипова

Общее количество слов 336
Общее количество уникальных слов составляет 270
51.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
63.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
67.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Фаягөл бар эшен ташлап авылга әбисенә кунакка кайтып китте. Эше дип, шул чыгарылыш кичәсенә күлмәк эзлисе, медосмотр үтеп бетерәсе инде. Шулай капылт кына кайтып китүенә Бүләк авылындагы Булат исемле бик чибәр егет сәбәпче булды. Нәкъ Дима Билан инде менә! Әле аннан да шәбрәк булмаса! Әгәр дә теге көнне поликлиникадан чыккач матаена Гөлгенәне утыртып китүен күреп калмаган булса, болай ашыкмас та иде. Юк, шундый асыл егетне ниндидер авыл кызына бирергәме?!
Әбисенең » ай, ходаем«ына карамастан, иң кыска итәген, өрфеядәй юка, үтә-күренмәле блузкасын, кадак кебек нечкә үкчәле түфлиен киеп, ул керт-керт басып, авыл клубына егет дауларга юл тотты. Дауларга дигәч, юк, сугышып яуламаячак Фаягөл мәхәббәтен. Әлбәттә, кирәк булса Булат өчен сугышырга да әзер, әмма мондый күбәләктәй җиңел, юка гәүдәсе белән әбисе әйткәндәй, «дастуен» Гөлгенә янында җиңү шансы нульгә тиң икәнне икегә икене кушкач дүр булганы кебек ачык белә. Юк, Фаягөл матурлык белән алдырачак!
Әнә бит, ул клуб ишегеннән атлап керүгә, дөмбер-шатыр, бөгелә-сыгыла биеп ятучы яшьләр шып туктап, авызларын ачып, Фаягөлгә төбәлделәр. Ул арада кызу көй тынып, моңлысына алышынды. Егетләр яннарында сырпаланучы кызларын онытып, дәррәү Фаягөлгә ташландылар. Һәркемнең чибәр кунак кызы белән биисе, төнлә аны озату бәхетенә ирешәсе килә иде. Шулчак кунак кызы өчен китте төртеш, китте сугыш! Нәрсәләрдәр очты, нәрсәләрдер сынды.. Әле ярый барысына Булат нокта куйды. Урталыкта бу мәхшәрдән кая качарга белми аптырап-куркып торган Фаягөлне көчле кулларына эләктерде дә, клубтан алып чыгып йөгерде.
...Тәмле төшенә эреп, хыял канатында тибрәлүче Фаягөл бу караңгы төндә Бүләк авылында Булат белән Гөлгенәнең капка төбендә бер-берсенә сыенып, йолдызлар санап утырганын башына да китерми иде. 10 йортлык Бүләк авылында клуб та, кунак кызлары өчен әтәч кебек сугышырлык егетләре дә калмаганлыгын ул каян белсен! Фаягөлнең кечкенәрәк чакта кына авылга кунакка кайтканы бар шул, аның әбисе инде күптән юк.
Ә Булатны, чыннан да, Фаягөл поликлиникада табибка чират көтеп утырганда күрде. Шунда бер-ике кәлимә сүз катыштылар. Әле Гөлгенәсе килеп чакырмаган булса, күбрәк тә сөйләшә алган булырлар иде, икенче табибка чиратлары җиткән икән, алар шунда йөгерделәр. Булат өчен дөньяда беренче сыйныфтан ук бергә күрше авылга җитәкләшеп укырга йөргән Гөлгенәдән дә якын кыз юк иде. Әлегә...
Июль, 2009, Азнакай.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.