Latin

Кулъяулык

Общее количество слов 423
Общее количество уникальных слов составляет 331
47.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
68.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Гамил өенә атылып кайтып керде. Бүген ул Нәфисәләрнең капка ти¬рәсен берничә мәртәбә ураса да, кызны очрата алмады. Ә аның Нәфи¬сәне сыңар күзе белән булса да күрәсе килгән иде. Әле кичә генә чиш¬мә буенда күзгә-күз очрашкан булсалар да, сөйләшергә сүз таба алмыйча, бераз тын то¬рып, кызның кыенсынып кына: “Мин кайтыйм. Әниләр югалткандыр,” – диюен, Гамилнең: “Әйдә, әз генә тор инде,” – дип әйтүен, Нәфисәнең, кыяр-кыймас: “Ярый, алайса,” – дип дәшүен бер-берсе бик абайлап бетерә алмасалар да, егет инде сөйгәнен са¬гынып өлгергән иде... Ярату дигәннәре шул була микән, Ходаем?.. Уйда гел Нәфисәнең сурәте. Аның чем-кара күзләре, башкортлык чалым¬нарын калку гәүдәләнде¬реп торган озын кара чәчләре, серле көлүләре, әллә нинди хыял таула¬рына илтђ торган карашла¬ры... Гамилнең күңеленә сөю кошы оя корган да, егетнең җанын Нәфисәнеке белән бәйләгән, диярсең...
...Гамил, шкаф ишеген ачып, кыз бүләк иткән кулъяулыкны эзләде. Теге ләлә чәчәге төшкәнен... Туктале, ул аның яңа гына юып, бер сырын да калдырмыйча үтүкләп элеп куелган ак күлмәге¬нең түш кесәсендә иде бит. Кая соң әле ул?..
Күлмәк кесәсе буш иде... Ничек инде?!. Кичә үз куллары белән салып куймаса, бер хәл иде. Шун¬дый кадерле, хәтта үзенең җаныннан да кыйммәтрәк кулъяулыкның юга¬луы мөмкинме соң?..
Гамил шкафның астын-өскә китерде. Таба алма¬гач, шашкан кеше кебек, йортның бер башыннан икенчесенә йөренергә тотынды. Ә кулъяулык юк. Сандык, карават, тумбочка, китап киш¬тәсе... Актарды да актар¬ды. Аптырагач, апасы Галиягә:
– Син алдыңмы минем кулъяулыкны?.. Кая куй¬дың?.. Бир!.. – дип кычкырырга тотынды.
Галиянең:
– Мин каян белим? – диюенә карамыйча, егет котырган әтәч кебек пыр тузды, бер гөнаһсыз апа¬сының тегү машинасына кадәр идәнгә атып бәр¬де. Ә кулъяулык тәки ки¬леп чыкмады.
Гамилнең гүя йөрәген урлаганнар, әйтерсең лә, җанының бер зур өлешен кисеп алганнар... Аның башы әйләнде, аңгыра¬еп китте, каян карарга, кая барып бәрелергә белмәде, күңеле мөлде¬рәмә тулды...
Егет түзмәде – тыш¬ка чыгып, лапас түбә¬сенә менде дә, бик озак үксеп-үксеп елады да елады. “Ничек инде?! Кичә генә үз кулларым бе¬лән күлмәк кесәмә салып куйдым бит,” – диде ул. Шундый кадерле бүләк, сөйгәне биргән иң беренче кулъяулык...
...Ел ярымнан Гамил белән Нәфисә матур гына тормыш корып җибәрделәр. Беренче кызлары да дөньяга аваз салды.
Беркөнне Нәфисә күршеләре Хәят апаларга керде. Аның кызы Гамил¬ләр туеның икенче көнен¬дә үк авылдан китеп бар¬ды. Каладамы шунда, кай¬дадыр эшләп йөри икән, дип сөйлиләр иде. Хәят апалар бал коя торган агач кисмәкне күршеләреннән бер ел элек үк алсалар да, кире кертмәделәр. Нәфисәнең шуның артыннан кереше иде.
Шул чак Гамилнең хатыны агач кисмәккә кы¬стырылган бөке астында ниндидер саргаеп беткән бер чүпрәк күрде. Бу лалә чәчәге чигелгән кулъяулык иде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.