Latin

Куликово Сугышы

Общее количество слов 2275
Общее количество уникальных слов составляет 1365
37.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Ул елны Себернең салкыннары үзәккә үтте. Моңа кадәрле мин аларның нәрсә икәнлеген дә белми идем. Табул шәһәренә фәнни-гамәли симпозиумда доклад ясар өчен килдем. Миннән гайре дә Казаннан егермегә якын галим әфәнделәр бар. Аларның урыннары утырыш түрләрендә булып, мәртәбәләренә тузан кунарлык та түгел иде. Кыскасы, зур һәм мәгънәле сөйләшү бара, ә минем бәгыремне Себер салкыннары ашый.

I
— Чулумбей!— дип эндәштеләр миңа. Мондый кавказлылар акцентын яратмый идем. Артыма борылып карамадым. Алар тагын аваз салды:
— Чулумбей!..
Әмма минем колагыма да элмәячәгемне аңларга тиеш иделәр.
Шунда аларга икенче бер кешенең кычкырып киңәш биргәне ишетелде:
— «Чулумбей» димәгез сез аны, ул андый гыйбарәне белми. «Чолым бәк» диегез! «Җолым бәк» әйтсәгез, тагын да дөресрәк булыр!
— Нинди исем соң ул? Алай әйтәве бик җайсыз бит!— дип зарланып алды мине дәшәргә теләүчеләрнең берсе.
— Җолым ул — «юлаучы», сезнеңчә «пәйгамбәр» була инде,— диде әлеге дә баягы мине төгәл белеп сөйләүче кеше. Шунда гына эндәшүче аңлап алды һәм:
— Кызык, бик кызыклы икән... Сез Себерләрне аңлап бетереп буламыни? Йә ярый! Әйтеп карыйк!— дип, тамагын кыргалап алды да кабат эндәшергә кыйды:— Җолымбәк!
Мин аңа борылып карамакчымын. Исемемне төгәл әйтеп сөйләшүләре гаҗәпләндерү бер хәл, кемнәр шулай белеп атыйлар икән үземне — менә шунсы әһәмиятле иде. Мин — Җолымбәк? Кызык бу, бик кызык... Хәер, үземнең кем икәнлегемне, исемемне бик яхшы белә идем.
Җилкәм аша гына борылып карадым. Шунда өстемдә зәңгәрсу төстәге кыска җиңле, чабык итәкле, сары алтынча җепләр белән боргаланып-каймаклап чигелгән кеш тиреле җилән икәнлеген абайладым. Аның астыннан көмештәй ялтыраган, вак теземле җиңел җөбә-кылчуга булып, гайрәтемә куәт бирергә тиешле лачын сурәтле, уч төбе кадәрле зурлыктагы түгәрәк тимер көзгенең бер ягы ялтыравык тигез көмеш белән йөгертелгән, шулай ук көмеш чылбыры белән муеныма эленгән. Аларны сыпырып, төзәткәләп куйдым. Атым ак Елдырым, кешнәп, урынында биеп алды. Олы күзләренә кан йөгерде. Кызыл байраклар белән әйләндерелгән, кайсында барс башы, кайсында кояш сурәтле шул туглар уртасында Мөхәммәд хан, кара айгырында тыныч кына елмаеп, миңа сынап карап тора. Эндәшүче ул икән. Янындагы ак чырайлы, егет сыман кыяфәтле берәү аңа, мөгаен минем хакта булыр, нидер сөйли.
Атымны чигереп куйдым. Янымдагы дала нугайларыннан туры айгырлы биш яраным уңлы-суллы каранып алдылар. Сугыш кырына тезелгән гаскәриләр дикъкать җыя иделәр. Әле уянып килүче кояш, күзен күрсәтеп, чыклы, салкынча кыр өстенә куе сары нурларын сүлпән кызыллык белән җәйде.
— Мамай?
Мөхәммәд ханны без шул исем белән атап йөртә идек. Хәер, ул аңа үзе дә күнеккән, бераз гына да мыскыллану тоймый. Мәмләкәтебез Алтын Урданың иң яхшы җирләре саналган Кавказ, Кырым, Азак төбәкләренең инде ничә еллар хуҗасы булып, Хаҗитарханда, Тын буйларында хөкемдарлыгын йөртеп, Идегәй мирза кешеләре белән «бер табактан ашап», дәһшәтле Сарайның ханнарын тиенгә дә санамый һәм моны яшерми әйтүдән дә курыкмый иде. Туган җирем ерак Себердә булуга карамастан, безнең халык ни сәбәпледер Идел буена шуннан килеп урнашкан, ил корган, соңгы елларда Җаек елгасы һәм Урал тауларына таба елашу җаен караган Акчатыр дип аталучы йортка мин үзем дә баш идем. Кавказлылар исемемне «Чулумбей» дисәләр дә, черкәсләр, үз телләренә яраштырып «Чулубей» атаганлыкларын, бары илемдә генә «Җолымбәк» йөрүемне яхшы беләм. Хәер, башкалар ничек кенә бозмасыннар, «тәртәсенә кергәч, безнең ат та кешнәми калмый» диярәк уйлап, аның ише вак-төяккә моңарчы хәйран итми идем. Ә менә соңгы вакытларда, әллә ничек кенә гайрәтемме, кирелегемме килеп, үз кемлегемә кагылган һәммә мәсьәләдә холык күрсәтә башладым.
— Җолымбәк, бире йөгерт!— дип әмер итте Мамай хан.
Йөгәннең тезгенен барладым. Учымда хәтта тимер дә балавыз кебек эрер дигән тойгы туды. Ак айгырымның калын озын ялларын кузгатып:
— Ту чик, ту чик, төчкерем!— дип сулга тарттым.— Әйдә, Елдырым!
Ул, тояк астында кәсләрне куптарып, Мамай ханга якынлашып килде. Мине ике сөңге ераклыкта туктаттылар. Безнең күзләр очрашты.
Мамайның күзләре зәңгәр иделәр, текәп карыйлар. Сакал-мыеклары агарып торалар. Йөзе — озынча. Аның Үзбәк хан нәселеннән булуы һичкемгә сер түгел, әбисе дә марҗадан, Мамай Мәскәү кенәзе Дмитрий белән якын карендәшләр иделәр.
Мамайның калку-калын бит очлары селкенеп куйды. Бу аның усал һәм мин-минлекле холык иясе икәнлеген сиздерергә теләве билгесе кебек тоелды.
— Котырыгыңны куа тор!— диде ул, янындагы теге егет сыман кешесенә борылып карамый гына уң кулы белән: «Туктап тор әле!»— дияргә теләгәндәй төртеп, аны әйтер сүзләреннән бүлдереп: — Баш алырга син чыгарсың!
Без тагын карашып куйдык. Мин гүяки аның һәр чалымын, хәрәкәтен исемдә калдырырга тели идем. Хәтта уң кулында имән һәм урта бармаклары яртылаш юк икәнен дә шәйләп өлгердем. Аның өстендәге җиңелчә яхшы кара кеш туны, кызыл тамбурлы биек читекләре, башындагы кызыл таҗ кәләпүше, кара айгыры — һәммәсе үзенә бердәй килешеп тора иделәр. Ул сул кулын биленә таянды, һәр бармагы саен затлы энҗеле һәм алмазлы йөзеге бардыр сыман. Янындагы берәүгә ул тагын да ым какты, теге алгарак чыкты, Мамай ханның әмерен җиткерде:
— Бу туглы байрак, куәтең өстенгә чыкса, синең йортыңныкы булыр!
Шунда байракны таң җиле ачкандай итте. Анда — кызыл җирлек уртасында сары кояш иде, уртасында — Һомай кошы гыйбарәте.
Мин җавап бирмәдем. Хан үз әмерен әйтте дә, байраклыны янымда калдырып, кул ишарәсе ясады һәм яраннары белән ары таба киттеләр, иңкүлеккә төшә бардылар. Арырак — калкулык, анда аның чатырлары иде. Мин сүзсез генә аларны озата карап калдым, аннары гаскәр сафына кайттым. Байраклы кешесе артымнан иярде. Бары тик айгырының гына кызыл тут гарәп токымыннан булуына игътибар иттем. Сүз алышуны соңгарак калдыру мәслихәт иде.

II
Иңкүлекләргә бераз гына сыек томан пәрдәсе тартыла торды, аннары ул куера башлады. Һаваның җылынуы, чыкның төнлә салкын кырау белән төшүе һәм әлегә җирнең суынмаска маташуы аркасында иде бу хәл. Безнең бер тарафтан икенчесенә сузылган гаскәрләр менә-менә сугышка керерләр сыман. Бу орышның булачагы әлегәчә тәгаен генә мәгълүм түгел иде. Мәскәү кенәзе Дмитрий белән ханыбыз арасында ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыккан диме, әллә башка бер сәбәп бар — билгесез. Әмма сугыш буласы, имеш. Ә кайчан?
Без моңарга гаҗәп итмәдек. Бигрәк тә мин, Мамай хан әмеренчә, котырыгымны куарга, ягъни орышка үземнең рухымны әзерләргә, баш алырга, димәк, сугыш алдыннан дошман ягының берәр пәһлеваны белән көч сынашырга керергә тиеш идем. Ясау тәмам ясалып бетеп, сугышчылар кылычлары белән калканнарын акрын-акрын, кызулата барып кага башладылар. Алдагы томан эченнән әллә дошман алайларның җавабы, әллә безнекеләрнең тавышы кайтавазы ишетелергә тотынды.
Тынып калдык. Томан гүяки кабат сыегаеп, озын агачларның әүвәле нәзек башлары, ә аннары якындагы төртек-төртек куаклыклар күзгә чалынды. Һәрхәлдә безнең каршыдагы хәлләр шулайрак иде. Әмма сул канат ясау алдында дошман аермачык күренде булса кирәк, гаскәриләр хәбәр салып, кузгалган атларын тыя төштеләр, чигерергә иттеләр, җәяүле сөңгечеләр,— алар асылда әсирләрне җыярга тиешлеләр,— алга чыкты. Моның сәбәбе дошман якның ат өстендә булмавына да бәйле иде. Без әлегә һаман да сугышның булырга тиеш яки түгеллеген тәгаен генә белми идек.
Кояш күтәрелә барып, сыртка җылысы сиземләнә үк башлады. Атым Елдырым нигәдер тынгысыз иде. Әле алга тартылды, әле чигенде. Янымда туглы байрак тотып торган егет:
— Әнә, күренделәр!— дип әйтеп куйды.
Мин дә күрсәтелгән тарафка иярдән күтәрелә төшеп карадым. Томан эреп бара, анда урыс гаскәрләре басып тора, сизенмичә, шактый якын килгәннәр, бер яшь егет, базык гәүдәле, яшел күлмәкле, олы калканлы һәм сөңгеле, алгарак чыккан да, арка чигенәрәк барып, чалкан егылып китте. Җәһәт кенә сикереп торып, гаскәриләр арасына кереп йөгермәкче иде, аңа юл бирүче табылмады. Ул, куркудан почмакка сыенган эт баласы сыман калтыранып, менә-менә шыңшынып куярдыр сыман иде. Миңа бу вакытта шушы тамаша көлке сыман тоелды. Гаскәриләр кабат кылычларын калканнарына ора башладылар. Әмма ике яктан да башка төрле хәрәкәт сизелмәде. Аралар ук атар ераклыкта гына булып, йөзгә-йөз тора бирдек. Шунда быргы тавышлары белән барабан алышы яңгырады. Каршы яклар, шаулашып:
— Пересвет, Пересвет!— дип авазлар салдылар. Уң канат ягыннан олы кара атта төп кебек бер пәһлеван бире таба күтәрелеп килә иде. Янымдагы байраклы егет:
— Чулумбей!— дип кычкырды. Бу дәшүе миңа гына аталмаган иде. Безнең гаскәриләр аның әйткәнен күтәреп алдылар. Янымдагылар исә сүзсез генә миңа борылып карап тора бирделәр.
Уң кулымны күтәрдем һәм атыма тимер дагалы үкчәмне төрттем. Елдырым ашкынып уртага сикерде һәм, шунда ук адымнарын тигезләп, таптангандай итеп алды, тукталды. Минем башым кырку, ә уртасыннан койрык кебек озын сары чүп билемә кадәр төшеп тора иде. Шуны учыма алып, очына кадәр сыпырып уздым да, бөтереп, үзенә үзен буып куйдым, башыма бүрегемне кидем. Аның очлы түбәсе махсус тишекле иде. Чәч чүбен аннан чыгарып, артка төшереп җибәрдем. Бүрек димәктән, ул колакчынсыз, яхшы итеп иләнгән кеш тиресеннән яшел җирлеккә такыялап тегелгән, затлы кием-салымнан иде.
Аннары гына ияр башына эленгән, төшеп китмәсенә тезем белән кыстырылган, катырылу калын тире калканымны сул кулыма тоттым. Аның аял тимерләре ялтырап торырга тиеш иделәр, шул хакта уйлап өлгердем, сөңгемне ырысыннан чыгарып, уң кулыма тоттым. Ул беләгемнән нечкәрәк һәм каршыга килүче Пересветныкыннан кыскарак тоелды. Кылычымны, урынындамы диярәк, эзләнеп карап куйдым. Ук һәм җәяле садак ат сыртындагы тарымга эленгән иде. Һәрхәлдә, гадәтем буенча, аларны шунда йөртәм. Әмма бу юлы барлап карап аласы итмәдем, комачаулау мөмкинлеген генә уйладым.
Пересвет үзенә һәм куәтенә ышанган ирләрдән иде. Атының тояклары олы, киң, килбәте тупас булып, бу якларда таралыш тапкан магул токымыннан иде. Пересвет кара чәчле, тупас йөзле, чияләнгән дәү сакал-мыеклы урыс баһадиры булып, караңгы күзләренә мине эләргә теләгәндәй карап-карап алды. Ул гүяки аюдыр сыман тойгы калдырды. Аның авырлыгын аты да сиздерергә теләп сыгыла-сыгыла бире таба атлап-атлап йөренә бирде. Пересвет калын тимер боҗралардан үрелгән чылбыр сыман кылчугадан иде. Башындагы тимерен олы тишекле калын борынына диярлек төшереп кигән, әмма күзләре төпләреннән генә күренеп торалар. Куәтле яңак очлары, кызыл тупас иреннәре аның кыяфәтенә ныклык өсти. Ул чыннан да дәһшәтле көч иясе кебек тоелды һәм мин аның гайрәтен орышта үз коралым белән кайтарырга тиеш идем.
Иртәнге һава тәмам җылынып җитеп килә, күз аллары ачыла бара, томан сыегы югалып бетеп килә торды.
Менә кабат быргы өрделәр, барабан кактылар. Урыс ягында иясенә ияреп килгән кара эт өреп куйды, селәгәе аккан иләмсез авызында тешләрен ыржайтты. Пересвет, атын куалап, минем өскә таба чаптыртып килә башлады. Мин, калканымның бавын тарттырып, кулга тотарга җайламаган булуымны чамалап, аның аелына ычкынмасмы дип карап алдым, Елдырымга «җәһәт» диярәк үкчәм белән төрттем. Ул, җир тырмаган җиреннән тартылып, куәтендә алга томырылды. Пересветның сөңгесе минем калканга тиеп сынды, аты арт аякларына басты, аңа каршы Елдырым, кешнәп, шулай ук сикерде. Минем сөңгемне шунда Пересвет калканы белән читкә этәрде һәм кулындагы очлы сынык сөңге сабы белән ботыма китереп кадады, ул да түгел, чукмарын алырга өлгереп, сөңгемә китереп орды. Сөңгем, урталай сынып, кулымнан төште. Атлар инде дүрт аякларында иделәр. Ботыма кадалып калган Пересветның сөңге сабы буйлап каным ермаклары агып чыгып, эре тамчылары җиргә тама башладылар. Әмма гайрәтем күкрәк читлегемдә иде. Пересвет үзенең җиңүен белдереп «ура» кычкырды һәм миңа чукмары белән орды, калкан артында калдым. Урыслар да «ура» кычкыра башладылар. Кылычымны кыныннан чыгардым. Кизәнеп диярлек күтәрдем. Пересвет үтеп китеп бара иде. Җилкәсе өстеннән кылычым белән үтеп, биленнән кисеп чыктым. Тимер кылчыгасы да, караңгы кызыл төстәге япмасы да — берсе дә минем гайрәт алдында каршылык булмадылар. Пересветның «ыһ» итеп, кискен сулыш тыны белән җаны чыкты. Әмма ул аты өстендә утырып кала, шул килеш бара бирде. Урыслар «ура» кычкырып һаман шаулаша тордылар.
Ботыма кадалган сөңге сабына куәтле кулым белән сузылдым. Аны тартып алдым һәм җиргә бәрдем. Итек эченә җылы кан йөгерде, аяк бармакларыма кадәр җылындылар. Мин исән һәм җиңүче идем. Әмма безнекеләр нигәдер шым һәм сүзсез карап торуда иделәр. Хәтерләп өлгерим дип башымны артка таба бордым. Шаулашкан урыслар янына җитәрәк, Пересветның ярты гәүдәсе, калган өлешеннән аерылып, җиргә шуып төште. Башсыз хәлендәге ярым гәүдәсе кыеклап чабылган агач тәпәндәй ат өстендә утырып калды. Аңа да карамастан, урыслар һаман «ура» кычкыра иделәр.
Яныма йөгереп килеп, мине ияр өстеннән үземнекеләр күтәреп алмакчы иделәр, саргая башлаган кыяклы үлән өстенә яным белән җиңел генә килеп төштем. Берәүләр ярамны бәйли тордылар, икенчеләре күтәреп алу җаен карадылар. Теге, байраклы егет, өстемә байрагын китереп җәйде:
— Афәрин, Җолым бәк!— диде, янымда башкаларга әмерләр биреп тора башлады.
Ул да түгел, нәрсә булгандыр, безнекеләр кинәт йөгерешә һәм сугыш кырын калдырып кача башладылар. Бу хәл бик гаҗәп тоелды. Урыслар һаман да «ура» кычкырдылар, әмма сафларыннан кузгалмый кала бирделәр. Алар гүяки беркемгә кирәк түгел иделәр.
Ә мине үземнекеләр алып, ятмага салып, атлылар кулына тапшырдылар. Шунда гына күз алдымда шундый тамаша ачылды: аргы сырт ягыннан олы гаскәр, ашкынып каударланып килгән җирләреннән, кызыл байраклар таркавында Мамай өере качкан кыйбла якка таба борыла барып, аларның артыннан куа киттеләр.
Урыс ягына карадым. Аларның анда эзләре дә юк иде инде. Әле генә «ура» кычкыручылардан җилләр искән, сугыш буласы урында Пересветның ярты гәүдәсе генә каны эчендә аунап ята. Арырак — елга, аны кичеп маташучы берничә урыстан гайре һичкемнәре күренми.
— Туктамыш хан!— диделәр, кемнәрдер кычкырып.
Мин шул тавыш ишетелгән якка борылып карадым. Ул да түгел, калын һәм олы, яшел, кызыл, ак һәм кара төстәге байраклар тоткан байракчылар белән уратылган Туктамыш хан,— һәммәсе ат өстендә,— безнең янга килеп җиттеләр. Күзләребез очрашты. Аның йөзе — ак, сакалы — кәҗәнеке, ә карашы хөкемдари усал иде. Өстенә ефәк тукыма киемнәр кигән. Башындагы чалмалы таҗының очында ак мамык Һомай каурыйлары икән. Ул миңа карап торды да, янындагыларга кузгалу әмерен биреп кул изәде. Алар көньякка таба, Мамайны куа киткән гаскәрләре артыннан атларын чаптырттылар. Һич кайсыбызга тимәүләреннән аңлашыла иде: ул безне рәхмәте илә ярлыкады!
Күңелемә уй килеп, фикерләргә өлгердем: Мамай — Ягайло — Дмитрий, бергә берләшеп, Алтын Урда ханы Туктамышка каршы сугыш белән барырга шушы Куликово кырында очрашырга тиеш иделәр. Менә өчесе өч якка качышып та беттеләр. Туктамыш ханны кем җиңә алсын? Куркаклар!

III
Йокымнан уянып киттем. Күргән шушы төшем зиһенемне шундый кузгаткан иде ки, кайдалыгымны һәм үз-үземне аңышмый яттым. Әле генә Җолым бәк булып, инде яңадан Фәриткә әйләнүем, күңелсезлегем, җитмәсә чит-ят Табул шәһәрендә, кунакханәнең шыксыз һәм салкын бүлмәсендә ялгызлыгым җанымны телде. Яңа гына күргән төшемә ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Аның тамашасы мизгел эчендә күз алдымнан узды, ә күреп калынган һәр детален бәйнә-бәйнә сөйли башласаң, шактый озынга сузылачак. Төсләренә кадәр хәтеремдә уелып калган бит. Һичкайчан Куликово сугышы хакында уйлап баш катырган галим түгелмен. Кайдан килеп керде соң әле ул? Мизгел эчендә булды болар, югыйсә. Әмма үләннәрнең, һаваның, кешеләренең исләренә кадәр борын очымда тора. Нинди хәбәр иде бу?
Үзем белән үзем бәхәстә идем. Конференциядә ничә көннәр докладлар тыңласам да, тарихчыларның сәясәт корбаннары булуларын күрүдән артыгына ирешмәдем. Аларда хакыйкать хезмәтендә торуның әсәрен дә тапмадым. Бу хәл мине хәйран итте. Куликово сугышы вакыйгалары күңелдән китми, хәтердән чыкмый аптыраттылар. Башымда бер генә уем да калмады. Докладчыларга хәтта тәнкыйди фикерем дә уянмады. Сүзләре буш булып тоела тордылар. Бу хис исә үземне әллә кемгә кую белән алышынырга мөмкин иде. Әле дә ярый шул хакта уйлап өлгереп, текәлегем айгырының тезгененә бастым, үз уйларымда бикләнеп калдым.
Әйе, мин бары тик төш кенә күрдем һәм ул нәрсәдер булачагын хәбәр итәр өчен кергән иде. Менә шуны аңлау күңелемә шом салды да инде.
Март, 2005.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.