Latin

Кризис

Общее количество слов 560
Общее количество уникальных слов составляет 390
54.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
66.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
71.8 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Шәһәрдә эшләп кайтып йөрүче Дәүләтхан, Көнкүрмәс авылында үзенең хан сарайларыннан да зуррак коттеджын саклау өчен булса кирәк, бер эт алды. Заграничный токымлысын, ягъни мәсәлән, чит илдә аздырылганны. Эт, дигәч тә, башта бик кечкенә – көчек кенә иде ул. Дәүләтхан аңа Кризис дигән исем бирде.
Ай үсәсен көн үсеп, берзаманны Кризис өлгереп тә җитте. Үскәч холкы яманланды бит тегенең. Кешеләрне тешли башлады. Дәүләтханга нәрсә, башкалар янында аны ачуланган кебек кыланса да, читтә – үз ишләре арасында – Кризисны мактый, үсендереп тора иде. Кешеләрне куркытырга менә дигән корал бит!
Этнең тагын бер үзенчәлекле ягы бар, Кризис гади халыкны тешләсә дә, түрәләргә тими. Нишләп тешләсен, аларның күз алдында үсте, ләбаса.
Кризис зурайган саен авылда тынгылык бетте. Тора-бара кешеләр аннан тәмам туйдылар. Аптырагач, этнең хуҗасына мөрәҗәгать итәргә булдылар. Тик Дәүләтхан халыкны юмалый белә.
– Сез әле Кризисны үткәндә-сүткәндә генә күрәсез. Ә миңа тагын да авыррак, чөнки Кризис өебездә. Түзәбез бит, сез дә түзегез, – диде.
– Түзәрсең монда, әнә беркөнне кесәмне ничек умырды, – дип, Кризис тишкән кесәсе аша «кукиш» күрсәтте Сәйфи.
Кешеләр арасында торган Юныс та зарлана башлады. Артына борылып, ертык чалбары астыннан күренеп торган арт шәрифләренә ишарә итеп:
– Карагыз, монысы да шуның эше. Тәмам ыштансыз калдырды нәгъләт Кризис, – диде ул, еламсырап.
Халыкны алдарга тәмам өйрәнеп җиткән Дәүләтхан монда да судан коры чыкты:
– Әле синең к...не генә шәрә калдырган, ә менә бер чакны Кризис мине бөтенләй чишендерде. Ышанмасагыз, карагыз, – дип, кесәсенән шәрә төшкән сүрәтен алып күрсәтте.
Бу аның җәй башында Канар утрауларына ял итәргә баргач, комда кызынып ятканда төшкән шәрә рәсеме икәнлеген халык белми иде, әлбәттә...
Соңгы вакытта эт тәмам бәйдән ычкынды. Кризис аркасында хәзер кешеләр кибеткә барып, кирәкле әйберләрен сатып ала алмыйлар. Ник дигәндә, кибеткә бару юлы да Дәүләтхан коттеджы яныннан уза.
Берзаманны хәтта укучы балалар мәктәпкә йөри алмас дәрәҗәгә җитте. Аларга да ырылдый, мәлгунь. Чөнки мәктәпкә шул юлдан барышлы. Ата-аналар бу турыда Дәүләтханга зарлангач, теге үзе кебек бай-түрәне җыеп киңәшләшми чарасы калмады.
– Җәмәгать, берәр чара күрик әле шул балаларны мәктәпкә йөртү буенча. Юкса, халык, Кризисны бетерергә кирәк, ди. Аннан бер дә аерыласым килми бит, җәмәгать. Ул этемнең сезгә дә зыяны тигәне юк дип беләм...
Бай-түрәләр кайсы каян:
– Юк инде, Кризисның кая безгә зыяны тисен, – дип гөрелдәштеләр.
– Тәмам алып узды бу ярлы-ябага! Тынычлап, затлы заграничный эт асрарга ирек бирмиләр. Моннан берничә ел элек Халикка бер көчек биргән идем. Субсидия дип исем кушты. Тавышы «ләң-ләң» – җаннарга тия. Өй буенча йөреп ашый. Шулай булса да, без бер сүз дә әйтмибез. Ә алар безнең Кризиска, тешләрен кайрарга гына торалар. Беркөнне шул йолкыш Субсидия Кризиска өреп маташа. Кризис бер генә ырылдап куйды, гел дә булмаган шикелле юкка чыкты теге...
Дәүләтхан горурлык белән корсагын киерде. Аның сүзен ишеткән түрәләр «пырх-пырх» көлештеләр. Арадан берсе:
– Кая инде Кризиска каршы тора алсын ул йолкыш Субсидия, – дип, шаркылдады.
– Әллә соң, Кризиска тигәнче, балаларын мәктәпкә өлкәннәр белән йөртә торган итикме?
Һәм шулай эшләделәр дә. Хәзер балаларны мәктәпкә өлкәннәр озата. Бу эш барысына да ошады. Моны «Мәктәпкә барырга булыш» акциясе дип атадылар. Шулай булмый соң, бүре дә тук, сарык та исән, дигәндәй, халыкны алдап-йолдап яшәргә була бит.
Соңгы вакыттта Кризисның азынуына чик-чама юк. Хәзер бу әшәке эт турында башка төбәкләрдә дә ишеткәннәр инде. Хәтта Мәскәү түрәләре дә хәбәрдар икән этнең кыланмышларына. Әле алай гынамы, Америкада да беләләр, ди аның усаллыгын. Ышанмыйсызмы? Алайса, кичен телевизорыгызны ачып карагыз. Бөтен җирдә халык башына бәла булып төшкән Кризис хакында сөйлиләр. Сөйләвен сөйлиләр дә бит. Тик берни дә эшләмиләр. Казан да, Мәскәү дә Көнкүрмәстән бик ерак шул. Ә Кризис көннән-көн азына гына бара.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.