Latin

Кошларда Да Кеше Язмышлары...

Общее количество слов 198
Общее количество уникальных слов составляет 155
65.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
78.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
85.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(нәсер)
Бу елны яз авылга бик иртә килде. Кояш үзенең нурларын җиргә җәлләмичә чәчә башлагач та, җылы яктан авылга ялгыз торна очып кайтты.
Узган елда, алтын көз башланыр алдыннан Закир карт күл буеннан, канаты яраланган торна табып, өенә алып кайткан иде. Торнаның канаты төзәлеп беткәч, карт аны иреккә очырып җибәрде.
Тик торна гына, әллә картка бөтенләй үк өйрәнеп бетте, озак кына әле авыл өстеннән очып йөрде. Соңыннан гына зәңгәр күл буенда үскән зифа таллар ягына очып югалды. Закир карт күзләрен талдырып, озак кына торна артыннан карап торды. “Менә тагын ялгызым калдым инде”, - дип уйлады ул.
Менә торна бу елны да авылга кайтты...
Авыл очыннан, як-ягына карана-карана бер кеше атлый. Туган авылының табигате белән сокланып кайтып баручы – Закир картның улы Зариф бит бу.
Димәк, карт та ялгызы калмаячак.
Үзен дәвлаганы өчен мондый бүләкне әллә торна бүләк иткәнме соң картка? Шул торна алып кайткандыр Закирның адашып йөргән улын.
Карт күзләреннән кайнар яшь тамчылары тама – зарыгып көткән улы кайткан бит.
Бераздан ялгыз торна да үзенә парын тапты, киләчәк буыны турында кайгырта башлады.
Зариф үзенең туып үскән йортында дөнья көтә башлаган вакытта, ике торна да оя кора башлаганнар иде.
Тормыш шулай, яңадан чәчәк атып, бәхетле генә дәвам итте.
“Игенче” №108, 13 октябрь 1994 ел.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.