Latin

Кол - 1

Общее количество слов 4553
Общее количество уникальных слов составляет 2059
40.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(бәян)
Бу әсәрнең нигезендә чынбарлыкта булган хәл ята. Аның төп герое — минем бик якын бер танышым. Ике ай буе кайда югалып торуы хакында ул теләмичә генә сөйләде. Күрәсең, башыннан кичергән хәлләрне искә алуы коточкыч авыр иде аңа. Мин дустымның нинди бәлагә тарыганын бүтәннәргә дә бәян итәргә уйладым.
АВТОР

1
Мине инде эзли башлаганнар.
Әнкәй, мескен, картаймыш көнендә олы юлга чыккан. Мең бәла белән барып җитеп, күрше районда яшәгән күрәзәче карчыкның аягына егылган.
— Акчаң кирәкми, анысын кире ал,— дигән аңа күрәзәче. Әнкәй алып килгән бер литр балны, савытка бушатып, табынга куйган. Алар дәшми-тынмый гына чәй эчкәннәр. Аннан соң күрәзәче карчык әйткән:
— Ерактан килгәнсең,— дигән.— Тик бу кадәр талчыгуың юл газабыннан түгел, улың турында уйлап арыгансың...
Әнкәй, мескен, инде ниләр ишетермен дип, эчтән калтыранып утырган.
— Улың исән,— дигән аңа күрәзәче. Әнкәй шулчак дерт итеп сискәнеп киткән. «Улың күптән теге дөньяда» дигән сүз ишетсә, ул бу кадәр үк каушамаган булыр иде. Чөнки ул мине югалтуына әзер булган... Ул инде мине үзенчә җирләгән, минем исән булуыма өметен тәмам өзгән. Күрәзәче янына аны бары тик рәхимсез билгесезлек, шул билгесезлек аркасында мендәренә сеңгән йокысыз төннәр генә алып килгән.
— Улың исән,— дип кабатлаган күрәзәче.— Аны кара марҗа тота, кара марҗа җибәрми. Улың кайтыр, әмма аяксыз кайтыр.
Карчык башка бер сүз дә әйтмәгән.
Әнинең күрше районга баруы, анда ниләр ишетеп кайтуы бер көн эчендә бөтен авылга таралган. Хәбәрне төрле кеше төрлечә кабул иткән.
— Сөббухын көтә-көтә шушы ике ай эчендә ун елга картайды Нәҗибәтти. Алышынып та куя торгандыр инде,— дип сөйләүчеләр дә булган.— Исәрләнерсең дә шул, тап-таза улың тып-тыныч көндә юкка чыккач...
Әнә шулай итеп, әнкәй күрәзәче яныннан кайткан. Ләкин ул юлга чыкканчы ук, хатыным Сәрбия район эчке эшләр бүлегенә барган. Мине элекке СССРның бөтен төбәкләре буенча эзләү игълан ителгән.

2
Мин юкка чыкмаган, югалмаган чакка кайтыйк әле. Казанга җибәрүләрен сорап кергәч, колхоз рәисе Борһан абый сүзен вәгазь укудан башлады:
— Син, парин, тәки вечный студент булдың бит, панимаешли,— диде.— Кайчан бетә инде ул укуың, ә? Заучный укуның аның, панимаешли, тәмен мин үзем дә бик белгән кеше. Елга дүрт мәртәбә закунный отпускы. Җитмәсә, шунда берәр чәчби дә табып җибәрсәң, ә?!
Минем битемә кайнар кызыллык йөгерде:
— Китсәнә инде, Борһан абый! Өйләнгән кеше бит мин, малай да бар...
- Ярар, ярар,— дип, сүзне бераз йомшарта төште рәис.— Укуны аны бетерергә кирәк, кәнишне. Ни әйтсәң дә, безнең главный механик булырлык кеше бит син...— улбер генә мизгелгә бүленеп торды һәм, ахрысы, әйтәсе сүзен үзгәртеп әйтте.— Тәртибең биш булганда, сине министр итеп тә куярга була анысы...
«Главный механик» сүзе — Борһан абыйның кинаясе, әлегә мин киномеханик булып эшләп йөрим.
— Менә нәрсә, Сөббух энем,— диде Борһан абый, җитди сүзгә күчеп.— Син анда, Казанга баргач, бер җиргә сугылып чыгарсың. Сиңа боевой задание шул. Телефоннан шылтыраткач, менә шушы адрес буенча барырсың. Минем элек бергә укыган сабакташ кеше бу. Алдан сөйләшеп куелган, запчастьлар табарга булышырмын, дигән иде. Тиешле акчаны, командировочныеңны яздырып ал.
Хатыным, күлмәк-ыштаннарны әзерләп, атна-ун көн буена буйдак булып яшәрлек итеп озатып җибәрде. Алты яшьлек улым минем китү хәбәрен бөтен күрше-тирәгә таратып чыккан:
— Әти Казанга китә, миңа күчтәнәч апкайта,— дигән. Мин Казанга шактый йомышлы кеше булып чыгып киттем.
Иң элек, әлбәттә, Борһан абый кушкан эшне башкару кирәк иде. Ул әйткәнчә шылтыратып, ул әйткән адрес буенча киттем.
Әнә шул көннән соң миңа күп тапкырлар үкенергә, үз-үземне кат-кат тиргәргә, үрсәләнергә туры килде. Борһан абый әйткән кеше янына бармаган булсам, ул мине кунакханәгә урнаштырмаган булса, минем башка бу кадәр рәхимсез, бу кадәр коточкыч бәлаләр төшмәгән булыр иде бит, дип инәлдем. Ләкин, төптәнрәк уйлап карасаң, минем газапларыма Борһан абый сабакташының бер генә дә катышы юк иде.
Мин җиденче классларда укыганда ук кибернетика белән мавыга башладым. Әле ул чакта авыл мәктәпләрендә электрон исәпләү машиналары турында ишеткән кеше дә сирәк булгандыр. Ә мине әнә шул кибернетика, дөресрәге, кибернетика фәненә кереш сыйфатында язылган китап җенләндерде. Кешенең дә һәр юлы, һәр сукмагы, һәр атлалган адымы кибернетика законнарына буйсына. Бер адым, һичшиксез, икенче бер адымның юлын билгели, аңа тәэсир итә. Әйтик, мин Борһан абыйның дусты янына бармаган булсам, кунакханәгә урнашмаган булыр идем, кунакханәгә урнашмаган булсам, үзем күргән кимсетелүләргә дә дучар булмас идем. Ләкин, әйткәнемчә, минем газапларымда аның һич тә турыдан-туры катышы юк.
Аның янына шылтыратып кына кертәләр икән. Астан, дежур милиционер яныннан шылтыраткач, ул мине үзе төшеп каршы алды, лифтка гына утыртып, югары катка алып менде. Минем әле андый зур, андый якты, андый зиннәтле бүлмәләрне күргәнем юк иде. Олы эшләр, тоткарлыксыз һәм кичекмәстән башкарыла торган чаралар, мөгаен, менә шундый бүлмәләрдән башланадыр, дип уйладым мин. Борһан абыйны бик борчыган мәсьәлә дә җәһәт кенә хәл ителде. Аның дусты телефоннан шылтыратып сөйләште дә үзе язып алган язуны миңа сузды, минем кая барырга, кемгә эндәшергә, кемнән нәрсә алырга тиешлегем барысы да ачык итеп, матур почерк белән язылган иде.
Ул арада ишек ачылып китте. Зиннәтле астактага бизәкле чынаяклар тезгән, шуларны ап-ак куллары белән килешле итеп тоткан, сап-сары чәчле, мул күкрәкле, матур һәм төз аяклы кыз янәшәдәге тәбәнәк өстәлгә таба атлады.
— Чәй-мазар эчеп алыйк,— диде Борһан абыйның сабакташ дусты һәм, мине җитәкләп үк дигәндәй, әлеге тәбәнәк өстәл янына алып китте.
Мин инде аңладым: бу кеше минем алда үзенең чын дуслыгын, Борһан абыйга булган хөрмәтен күрсәтергә тели. Кайткач аңа барысын да сөйлисемне белә.
Кыз чыгып киткәч, ул чынаякларга кофе агызды. Аннан соң кайдадыр бер читтә торган тәбәнәк кенә тартмадан зур муенлы, ялтыравык кәгазьле шешә тартып чыгарды. Аны ашыкмыйча гына, әкрен генә ачты. Уймак кебек кенә чәркәләргә салып, берсен миңа сузды:
— Йә, энекәш, танышу хөрмәтенә,— диде.
Бу кадәр хөрмәт минем телемне чишеп җибәрде. Мин аңа авыл хуҗалыгы институтында читтән торып укуымны әйтеп ташладым. Аның аннан-моннан бирелгән сорауларына җентекләп җавап кайтарып бардым.
— Институты әйбәт инде әйбәтен, тик менә тулай тораклары ерак, Фермада ук,— дидем.
— Туганнарың бармы соң Казанда? — диде Борһан абыйның дусты.
- Бар...— дидем мин һәм кинәт тукталып калдым. Үземнең, Борһан абый әйтмешли, «вечный студент» булуымны, инде менә тугызынчы ел авыл белән Казан арасын таптавымны, еш кына туганнарда тукталуымны бу кешегә ничек итеп аңлатасың? Юк, апа да, җизни дә миңа һәрчак якты чырай күрсәтә, кайчан килеп керсәң дә, тамак ялгарга — табын, ятып йокларга урын-җир бар. Тик, шулай да, тулай торакта булуың яхшы; анда «вечный студент»лыгың әллә ни сизелми...
Борһан абыйның дусты минем төртелеп калуымны үзенчә аңлады:
— Тә-әк...— дип сузды ул һәм сораулы карашын миңа төбәде.— Бәлки син кунакханәгә урнашырсың? Берүзеңә бер бүлмә, укырга да иркенрәк булыр.
Кунакханә турында сүз чыккач, иң элек шуны күзаллап куйдым: менә минем янга институттагы курсташлар җыелган. Мин аларны кунакханәдә каршы алам. Алар минем янда «Сөббух абый! Сөббух абый!» дип, өзелеп торалар. Бигрәк тә теге, артык эре, тәкәббер кыяфәтле Нәсимә исемле кыз. Актаныш кызы. Аның инде тәмам исе киткән...
Курсташлар дигәннән, алар барысы да миннән яшьрәк. Кызларны белмим, ә егетләр укырга килүемне көтеп кенә тора.Мактанып әйтүем түгел, минем аларга эшләп биргән курс эшләрен, контроль эшләрне санасаң, үзе бер докторлык диссертациясе җыелыр иде.
— Йә, ничек? — дип кабатлап сорады Борһан абыйның дусты, уйларымны бүлеп.— Кунакханә мәсьәләсен нишләтәбез?
Әгәр дә ул әнә теге ялтыравыклы кәгазь ябыштырылган шешәсен ачмаган булса, бу тәкъдимнән, мөгаен, баш тартыр идем. Әмма әлеге дә баягы эчемлек минем канга йөгерде, күңелемне дә, уйларымны да, күңел офыкларымны да киңәйтеп җибәрде.
— Миңа шул йоклап чыгарга бер урын булса, бик җиткән инде,— дидем мин, ясалма мескенләнүемне үзем дә сизеп.
— Ярый,— диде Борһан абыйның дусты һәм, минем чәркәгә янә шәраб салып, үзе эш өстәле янына китте. Ул ашыкмыйча гына, телефон номерын җыйды, кем беләндер «фәлән-фәләнеч» дип сөйләште. Аннан соң, килеп, минем җилкәмнән какты:
— Менә шушы кәгазь белән кунакханәгә барырсың,— диде.— Йә, энекәш, уңышлар сиңа! Кайткач, Борһан абыеңа миннән бик күп итеп сәлам тапшырырсың!
Мин, рәхмәтләр әйтеп, ул биргән кәгазьләрне кулыма нык кысып, чыгып китәргә ашыктым.
«Казан» кунакханәсенә мин әнә шул рәвешле килеп урнаштым. Күңелем үзем урнашкан бүлмә кебек үк киң, уйларым шул бүлмәнең түшәме кебек биек иде.
Идәндә — келәм, почмакта — төсле телевизор, өстәлдә — телефон. Затлы кәнәфигә утырдым да, адәм баласының кадере турында уйландым. Менә бит, үзеңне чын кеше итеп сизәр өчен әллә ни күп тә кирәкми икән. Мине, гади бер авыл кешесен, авыл киномеханигын ничек каршыладылар?! Сүземне игътибар белән тыңлап, йомышымны үтәгәч, кунакханәгә дә юлладылар. Ә тегендә, аста, кунакханә администраторы янында күпме кешенең урын сорап ялынганын мин бит күреп калдым. Менә мин, Сөббух Каштанов, кунакханәнең люкс бүлмәсендә утырам. Телим икән — ваннада юынып чыгам, телим икән — балконга чыгып басам. Телим икән...
һәм кинәт кенә апа белән җизни, аларның тыйнак, мөлаем, тәртипле балалары исемә килеп төште. Аларга шылтыратырга кирәк бит!
Телефонны җизни алды.
— Исәнме, җизни! — дидем мин.— Сезгә авылдан бик күп сәлам алып килдем! — «Күчтәнәч алып килдем» дип телефоннан әйтеп булмый бит инде.— Хәлләрегез ничек? Нишләп ятасыз?
Хәл-әхвәл алышканнан соң, җизни:
— Каян шылтыратасың әле син, нишләп үзең килмәдең безгә? — диде.
— Бераз эшләр бар иде әле, дәүләт эшләре,— дидем мин һәм өстәп куйдым: — Министрлыкка да кереп чыктым, запчастьлар мәсьәләсендә. Анда минем таныш кеше бар иде, табарга булышты.
Боларын мин махсус күпертеп, басым ясап әйттем. Ничек кенә булмасын, «вечный студент»ның җизнәсе алдында үз дәрәҗәсен бераз күтәреп куярга хакы бар!
— Син, каениш,— диде җизни, минем кунакханәгә урнашуымны ишеткәч,— бераз ялгышкансың бугай. Кем инде, Казанда туганнары була торып, кунакханәдә йөри?! Адәм көлкесе! Әллә бездә урын тармы сиңа?! Күңел тармы?! Апаң ишетсә бу хәлне, хәзер яныңа йөгереп барып җитәчәк. Ул синең үзеңә дә запчастьлар куймагае!
Җизни дөрес әйтә. Апаның йөгереп килеп җитүе дә ихтимал. Әле ярый, кайда урнашканлыгымны әйтеп ташламадым. Җизнигә, иртәгә килеп чыгармын дип, вәгъдә биреп, саубуллаштым.
Инде нишләргә? Ваннада юынып чыгаргамы? Курс эшен дә, контроль эшләрне дә мин инде күптән башкарган. Тапшырасы гына бар. Анысы алдагы көннәр эше. Ә бүген нишләргә?
Балконга чыгып бастым. Көз үз көченә кереп бара... Тиздән караңгы төшәчәк. Гаҗәп, авылда мондый вакытта тизрәк караңгылана. Ә шәһәрдә һаман якты, һаман хәрәкәт тынмый. Авыл башка, шәһәр — гел башка. Каядыр машиналар чабыша, кешеләр каядыр ашыга. Урам кырмыска оясын хәтерләтә.
Ә бит шушы кешеләрнең һәрберсенең үз уе, үз мәшәкате, үз эше, үз йомышы бар. Үз язмышы бар. Язмыш...
Мин кайчандыр математика, кибернетика белән җенләндем. Аннан соң кинәт кенә психология, философия китапларына тотындым. Тик мин шушы соңгыларын эзлекле рәвештә, тирәннән беләм дип уйламыйм. Мин хәтта философия тарихын да ныклап өйрәнмәдем. Бары тик үзем кызыксынган, үзем җавап табарга теләгән сорауларга кагылышлы урыннарны гына укып, үземә кирәк тоелган өлешләрне караштырып, шактый кызыклы бер хәлгә тап булдым: без уйланган нәрсәләр турында кемнәрдер кайчандыр күп тапкырлар уйланган икән инде...
Әйтик, менә мин бүген шушы иркен, затлы бүлмәдә бер үзем яшәп ятам. Монда шәп, монда рәхәт булырга тиеш. Ләкин шул ук вакытта мин ялгыз. Мин бүген җизниләргә барып чыга алмыйм, иртәгә киләм дип әйтеп ташладым. Миңа бүген тулай торакка да барырга ярамый: бу юлы бернинди маҗарасыз гына урап кайтам Казанны, дидем, үз-үземә сүз беркетеп куйдым. Тулай торакка барсам, андагы егетләр белән күрешсәм, башланачак: кемгәдер контроль эш эшләп бирергә, кемгәдер курс эше язарга туры киләчәк. Беләм. Алар инде мине көтеп тора. Башланачак...
Мин бүген бәйдә, мин — үземә күрә бәләкәй генә бер кол. Мин әнә шулай уйладым. Тик ул чактагы уйларымның артык беркатлы булуын, коллыкның нәрсә икәнлеген күз алдыма да китерә алмаганлыгымны мин тиздән, чын коллыкка барып эләккәч, күп тапкырлар әрнеп искә алачакмын әле.

4
Шулай балконда басып торганда күреп алдым: кунакханә ишеге төбенә гаҗәеп матур, гаҗәеп затлы җиңел машина килеп туктады. Аннан өч кыз, җиде-сигез егет төште. Хәер, мин кызларга да, егетләргә дә игътибар итмәдем. Күзем затлы машинада иде. «Казанда чит ил машиналары күбәйгән икән,— дип уйладым мин.— Вакыт шулкадәр тиз үтә, дөнья үзгәрә. Ә мин әле һаман «вечный студент». Юк, җитте, тизрәк укып бетерергә кирәк. Юньле эшкә тотынырга. Борһан абый дөрес әйтә: әллә мин министр булмаслык кешеме?! Ярар, министр да булмасын, ди! Соң, авылда баш механик эшен генә башкара алмаммы мин?! Җитәр, кино куеп йөреп кенә юньле эш чыгарып булмас...»
Тукта! Нишләп мин үземне тирги-каргый башладым соң? Мин кемнән ким әле? Бүген үземә тапшырылган йомышны үтәдем, иртәгә тиешле урынга барасы да акча түләп аласы гына калды. Нигә шушы коточкыч иркен, затлы бүлмәдә берүзем аптырап утырырга, ди. Хәзер буфетка керәм, кыздырылган тавык сатып алам. Бәлки «савыт»ын да. Минем дә тәмләп ашарга, тәмләп ял итәргә хакым бар лабаса!
Шулай уйладым да икенче каттагы буфетка төшеп киттем. Мин керер алдыннан гына буфет ишеге шап итеп ябылды. Мин аны кире тартып ачтым:
— Апа, тамак ялгарга берәр нәрсә кирәк иде бит.
— Юк, юк, бернәрсә дә юк, буфет ябык! Әнә, бик каты ашыйсың килсә, ресторан ачык! — дип, кулы белән күкрәгемә төртте буфетчы хатын.
Исемә төште: әле Казанга китәр алдыннан гына бер китап укыган идем. Шигырь китабы. Кемнеке икәнен карарга онытканмын, әмма шул китаптан кайбер сүзләр истә калган. «Кеше барыбер кошлар нәселеннән» дип язылган иде анда. Кит инде, бу кадәр дә ялган сүз язалармы?! Бу сүзне язган кешене менә шушы буфетчы янына кертеп җибәрер идем мин.
Кирәк булса, акчаңны жәлләп тотма, дигән иде Борһан абый.
— Менә акчаның кирәге чыкты, Борһан абый,— дидем мин, буфетчы хатынның кыланышыннан үрсәләнеп.— Миңа ресторанга керергә кушалар. Тик син курыкма, мин акчаны туздырмам, саклап кына тотармын.
Ресторан залы бөтенләй диярлек буш иде. Кешеләр анда-санда гына урнашкан. Бер почмактагы өстәлдә генә шау-шу сизелә. Игътибар итмәгәнмен дисәм дә, игътибар иткән булганмын икән: теге затлы «Тайота» машинасында килеп туктаган егетләр икән бит!
Мин үзем аерым бер өстәл янына килеп утырдым. Официант кыз озак көттермәде, шунда ук килеп җитте. Мин, курсташ егетләргә бик күп яхшылыклар эшләгән кеше буларак, рестораннарны шактый күрдем. Официантларны яртышар сәгать көтеп утырганыбыз булды. Ә менә бүген ул минут эчендә килеп җитте. Матур, ягымлы, мөлаем йөзе белән балкып эндәште:
— Что будете заказывать, молодой человек? — диде.
Кеше күңелен аңлап бетерүчеләр бармы? Андый кеше булса, ул — ялганчы! Каян аңлап бетермәк кирәк ул күңел дигән нәрсәне? Менә, официант кызның шушы бер елмаюы, ягымлы сүзе мине янә элекке халәтемә кайтарды. Мин яңадан үземне чын кеше итеп сиздем. Мине Казанда зур урында хөрмәт белән каршы алулары, кунакханәгә урнаштырулары искә төште. Теге «Кеше барыбер кошлар нәселеннән» дип язган шагыйрьнең сүзләре дә гел икенче мәгънә алды. һәм мин официантка елмаеп җавап кайтардым. Токмачлы аш, кыздырган тавык, йөз илле грамм аракы, кабып куярга кыяр-мазар сорадым.
— Но, знаете, у нас теперь закуски очень дорогие,— диде официант кыз. Аның елмаеп әйткән бу сүзе минем күңелне күтәреп кенә җибәрде.
— Мы ведь люди тоже не очень дешевые! — дип елмайдым мин аңа. Әлбәттә, урысчам бераз китегрәк чыкты, әмма анысы гына кәефбозарлык түгел иде.
— Остроумный ответ! — диде официант һәм елмаеп-балкып китеп барды.
Ә мин шул мәлдә декан урынбасары, доцент Михаил Петровичны искә төшердем. Минем аңа курс эшен тапшырасым бар. Бу юлы ул мине, мөгаен, бик мактар. Чөнки бу юлы мин алдан ук әзерләнеп, төгәл итеп язып, тырышып башкарып чыктым курс эшен. Андагы кайбер фикерләр белән ул кызыксынмыйча калмаячак.
«Вот, берите пример у Каштанова! — дип әйткән иде ул бервакыт лекцияләр вакытында.— Беспокоясь за свою курсовую, Каштанов нанял вертолет и на этом вертолете ко мне прилетел! А вам лень справиться даже по телефону...»
Ә ул «вертолет яллау» болай чыккан иде. Институтны ташлап торгач, бер елдан соң мин янә гариза яздым, укуымны дәвам итәргә рөхсәт сорадым. Исәп ничек тә диплом алып чыгу иде. Теге вакытта, курс эшен яза алмыйча кайтып киткәнлектән, миңа шундый шарт куйдылар: Михаил Петровичның ризалыгы, курс эшенең яклануы турында кул куюы кирәк.
Мин Казанга килгән чакта Михаил Петрович институтта юк иде. Әлбәттә, миңа аның үзен күрергә, аның белән күрешеп сөйләшергә кирәк булган. Ә мине егетләр көтеп тора иде, ресторанга чакырып... «Михаил Петровичка тапшырырсыз инде, оныта күрмәгез, зинһар?!» — дидем дә, кәгазьләремне деканатта калдырып, курсташ егетләр белән киттем.
Институттан чакыру көтеп шактый гомер үтте. Инде яңа ел да якынлашып килә иде. Шул көннәрдә без хатын белән Түбән Кама шәһәренә кунакка бардык. Хатынның абыйларына.
Менә шулчакта аның абыйсы әйтте:
— Сөббух,— диде,— кунакка килгән кешегә эш кушу әйбәт түгел инде түгелен. Ну, синең ярдәм кирәк, безнең егетләр Яңа ел алдыннан кайсы-кая таралышып беткән. Ә мин вертолетка заказ биргән идем. Яңа ел күчтәнәче итеп коллективка конфетлар алып кайтырга. Казаннан. Ике тонна тартмалы конфет...
Барысы да аңлашыла! Хатынның абыйсына каршы килеп тораммы соң инде мин. Җитмәсә, акчалата да, конфетлата да түләячәкләр икән. Минем белән тагын бер кеше йөкче булып барачак.
Әнә шул рәвешле без Казанга очтык. Ул ике тонна конфет дигәннәрен төяү әллә ни озак булмады. Ә менә шул конфетны юллап, кәгазьләр тутырып йөри торгач, тәмам хәлдән тайдык.
— Ярар, эш тәмам дип исәплик,— диде очучыларның берсе, барыбыз да урнашып беткәч.— Чыгар, әйдә, химия башлыгының күчтәнәчен. «Химия башлыгы» дип ул минем хатынның абыйсын әйтә. Мин үзем аның кем булып эшләвен дә, ниндирәк башлык булуын да белмим.Сораштырганым да юк. һәрхәлдә, Казанга вертолетлар гына очыртырлык кеше ул.
Очучыларның икенчесе шунда ук ике шешә аракы белән кабымлыклар чыгарып куйды.
— Аллага шөкер, күктә ГАИ машинасы юк! — дип кычкырып көлде ул, стаканнарны тутыргач, һәм без, сыйлана торгач, шактый дуслашып беттек.
Борисково тирәләрен узып, Ферма өстеннән очканда кинәт мин кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым:
— Менә шушы Фермада доцент Михаил Петрович лекция укып ята хәзер. Минем курс эшен тикшереп чыгарга тиеш иде, тәки хәбәр биргәне юк!
— Какой-такой доцент?! — дипгаҗәпләнделәр очучылар.— Как он имеет право?! Ну-ка, син аны тикшереп чык әле?! Кайда төшәбез? Бармы бу тирәдә электр баганалары, телефон чыбыклары?
Әйтүен әйттем, әмма Михаил Петровичның мондагы уку бинасында булу-булмавын төгәл белми идем бит. Тегеләрне үгетләргә керештем. Бүтән вакыт килеп китәрмен әле, ярар, төшеп тормыйк инде, дидем.
— Как так?! — дип, бертавыштан кызып китте очучылар. Мине оялтып-тиргәп ташладылар. Доцентны эт урынына сүктеләр. Бу сүгү, әлбәттә, мине артык якын күрә башлауларыннан иде.
Электр чыбыклары булмаган урынны сайлап, уку бинасы янына ук төшеп утырдык. Вертолет карга чумды. Ишекне көч-хәл белән этә-төртә ачтык. Мин, суда йөзгән шикелле, колачлап-колачлап, кар ера-ера, уку бинасына таба ашыктым.
Өс-башымны кага-кага аудиторияләрне карап йөрдем. Ни гаҗәп, берсендә чыннан да Михаил Петрович лекция укый иде.
Батыраеп, ишекне тартып ачтым. Михаил Петровичны кул изәп чакырдым.
— Ә, Каштанов...— диде Петрович.— Ниһаять, үзегез килгәнсез. Менә хәзер без сезнең курс эшегез турында сөйләшербез инде. Минекөтеп торыгыз, озакламый тәмамлыйм лекцияне.
— Юк... Мин көтептора алмыйм,— дидем мин.— Аңлыйсызмы, мин... мине вертолет көтә!
— Ничек?! — дип гаҗәпләнде Михаил Петрович, хәтта күзлеген маңгаена ук күтәреп куйды.— Сез минем янга вертолет яллап килдем дип әйтмәкче буласызмы?!
Минем башка чарам юк иде.
— Чынлап әйтәм, ышанмасагыз тәрәзәдән карагыз, әнә анда мине вертолет көтеп тора! — дидем. Михаил Петрович тәрәзә янына килде. Вертолетны күргәч, миңа сынаулы караш ташлады:
— Ярар, Каштанов. Әгәр дә сез хәзер менә шушы вертолетка утырып китсәгез, институттан чакыру кәгазе алырсыз,— диде.— Әгәр дә инде сез мине алдаган булсагыз... Карагыз аны, мин бит тәрәзәдән күзәтеп торачакмын!
— Рәхмәт! — дидем мин һәм ашыгып ишеккә таба чаптым. Шул ук рәвешле, кар ерып, вертолетка таба атладым. Мине инде көтеп арыганнар иде. Ачык ишектән кул сузып күтәреп алдылар.
Бер атнадан миңа чакыру кәгазе килде. Соңыннан әйтүләреңчә, Михаил Петрович лекциясен туктаткан, студентларны тәрәзә янына җыеп, минем вертолетка утырганны карап торган. Шуннан соң ул лекциягә соңга калып килүчеләрне гел бер сүз белән әрли икән:
— Читтән торып укучы студент Каштанов минем янга вертолет яллап очып килде. Ә сез троллейбуска утырып килергә иренәсез!
Официант кыз аш китергәндә әле мин һаман да шул хәлләрне уйлап, елмаеп утыра идем.
— Приятного аппетита! — дигәненә күңелем булып, иркенләп, рәхәтләнеп, үз-үземне сыйларга керештем.
Бераз сыйланганнан соң, тирә-юньгә караштырдым. Монде тәмәке дә тарталар икән. Ирексездән кесәмә тыгылдым Авылда сатып алган «Астра» кабы яньчелеп, бөгәрләнеп беткән иде. Аны шунда ук кире тыгып куйдым. Ничектер, ирексездән, минем бу «Астра» бөтен кешегә күренеп тора кебек тоелды. Шунда мин үтеп барган официантка эндәштем, бер кап фильтрлы сигарет китерүен үтендем. Әле ярый, шуңа башым җиткән, дип уйладым. Чөнки нәкъ шул мәлдә официант янына бер кыз килде, күрәсең, утырырга урын сора ды.
— Сез үзегез генәме? — диде официант.— Ул чакта бер кеше өчен генә өстәл әзерләп торып булмый бит инде. Әнә бу яшь кеше янында урын бар. Утырыгыз, әгәр ул каршь булмаса?..
— Юк, юк, һич тә каршы түгел,— дидем мин.— Рәхим итегез...
Минем каршыма килеп утырган бу кыз үтә дә чибәр иде. Әллә ни бизәнмәгән дә үзе. Керфекләрен аска иеп оялып кына сөйләшә. Тыйнаклыгы, беркатлылыгы йөзен чккан. Мөгаен, ул да минем кебек укырга килгәндер, авыл кызыдыр, дип уйладым.
Нәкъ шулчакта официант кыз миңа затлы сигарет алып :лде.
- Сезгә нәрсәләр китерим? — дип, каршымдагы кызга дәште.
— Итле салат,— диде кыз, керфеген күтәрмичә генә.— Мөмкин булса, бер чынаяк кофе... Тамагым бик кипте...
Шул, авылдан килгән кыз бу. Ул да, мөгаен, кунакханәгә урнашкан. Ресторанда бәяләрнең хәтәр икәнен ишеткән, салат ашап, кофе эчеп кенә тамак ялгарга уйлаган. Хәер, кыз кешеләр күп ашамый да инде алар.
Сөйләшмичә утыру килешми кебек иде. Аннан соң минем алда әле теге сөйләштерә торган нәрсә — аракы балкып утыра. Шуны әдәпле генә итеп эчеп куйдым.
Кызга итле салат, кофе китерделәр. Ул һаман да керфекләрен күтәрми, кулындагы чәнечкесен сак кына тотып, вак-вак кабып ашый. Бераздан ул кофесын эчеп куйды. Аннан соң миңа күтәрелеп карады:
— Гафу итегез... Сезнең сигаретыгыз бар икән, мөмкинме? – диде.
Мин тартырга кыенсынып утыра идем. Шуңа күрә, үзем сизмәстән, гаҗәпләнеп сорадым:
— Сез тартасызмыни?
Кызның керфекләре дерелдәп китте.
— Юк... тартмыйм... тик минем бүген бик кайгылы көнем Бик авыр миңа...
Мин, ашыгып, сигарет кабын ачтым, кызга суздым.
— Нәрсә булды соң?
Кыз сигаретын тирән итеп суырды, аннан соң, авыр көрсенеп, башын чайкады, ике күзеннән ике бөртек яшь тамчысы атылып чыкты.
— Зинһар, сорамагыз ни булганын,— диде.— Әйтеп кенә аңлатырлык түгел...
Мин аны кызганып куйдым. Шулай шул, нинди генә кайгылар йөрми бу дөньяда адәм башыннан.
— Уф, тамагым кипте, эчәсем килә,— диде кыз.
— Хәзер, хәзер китерттерәбез,— дидем мин һәм официантны чакырдым.— Мөмкин булса, безгә «Шифалы су» китерегез әле.
Официант киткәч, кыз өстәлгә капланып үкси башлады, аның иңнәре дерелди иде. Юк, юк, ул инде үксеми, яшь аралаш көлә икән бит! Башын өстәлдән күтәреп, керфекләрен кыса төшеп көлә. Аның бу көлүе, бу елмаюы фәрештәләр елмаюына тиң.
— Ник көләсез?! — дидем мин, гаҗәпләнеп.
— Мин бит... Мин бит вино-мазар эчәсем килә дип әйткән идем... Ә сез, ә сез... «Шифалы су» дисез!
— Ә-ә!..— дидем мин, тагын гаҗәпләнеп һәм каушый төшеп.— Хәзер китерттерәбез анысын да!
— Ак аракы булса, тагын да яхшырак,— диде кыз һәм миннән тагын бер сигарет сорап алды.
Аның кайгысы, күрәсең, бик зурдыр дип уйладым мин. Ишеткәнем бар: аракы кайгыны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Кайгы килгән чакта кешенең меңнәрчә, миллионнарча күзәнәкләре киеренкелектән үлә, диләр. Менә шундый чакта аракы эчеп куйсаң, ул күзәнәкләр онытылып тора. Ярсымый, тынычлана.
Безгә бер шешә аракы китерделәр. Инде хәзер мин кунак итәм, инде хәзер сөйләшмичә утыру килешми.
— Күптән түгел Джек Лондонның бер китабын укып чыккан идем,— дидем мин, ничектер сүзне ялгап китәргә теләп. Сүзем акыллырак, культуралырак булсын өчен, нәкъ менә Джек Лондоннан башладым.— Уланда яза: мин — бәләкәй генә бер җанвар, тереклек иясе, ди. Тере материядән торган бер кечкенә төргәк. Авыртуны сизә торган, йомшак бер ит кисәге. Әгәр мин биш минут буена башымны суга тыгып торсам, тыным бетеп үләчәкмен, ди. Егерме метр биеклектән сикереп төшсәм, яньчелеп бетәчәкмен, ди. Әгәр дә җирдәге температура берничә дистә градуска югары күтәрелсә, пешеп үләчәкмен, түбән төшсә — туңып үләчәкмен, ди. Бәләкәй генә кургаш кисәге башыма килеп тисә, шунда ук дөнья куячакмын, ди. Менә шулай итеп, кешенең никадәр көчсез, ярдәмсез бер хәлдә яшәүче тереклек иясе икәнен күрсәтә. Шул ук вакытта ул кешенең никадәр хыялый булуы, яшәү мәгънәсен эзләве турында яза...
— Сез шундый кызык итеп сөйлисез. Әмма бер дә кыстамыйсыз,— диде кыз. Шуннан соң миңа аны кыстарга туры килде.
Эчеп куйдык.
— Ә сез кем булып эшлисез? Галимме?..
- Юк,— дидем мин, кулымны селтәп. Бу кул селтәвем минем бик тә тыйнак кеше булуымны күрсәтергә тиеш иде.— Мин авылда эшлим. Баш механик булып. Институтны тәмамладым да... Әле монда килгән идем, эш буенча. Министрлыкка кереп чыктым. Анда бер дус эшли минем, бергә укыган идек. Кирәк-яракны табарга булышты. Иртәгә барам, сатып алырга...
Аракы минем телне шактый чарлап җибәрде. Урысча акцентым да сизелми башлады. Үзем дә сизмәстән, әнә шулай сайрап ташладым. Хәер, сүз куертканда анысының гына әллә ни зыяны юктыр. Киномеханик булып эшлим, менә тугызынчы ел инде читтән торып укыйм дип сөйләп утырмассың бит!
Тукта! Шушы кыз белән ресторанда эчеп утыруымны мин нигә болай озаклап сөйләп торам соң әле? Бөтен газапларыма, әрнүләремә, әнине, хатынымны, баламны, бөтен туганнарымны кайгы-хәсрәткә салуыма шушы кыз сәбәпче булгангамы? Минем юкка чыгуым, хәтта кеше үтерүгә кадәр барып җитүем менә шушы кичтән башлангангамы? Юк, мөгаен, боларны сөйләп кешеләрне ялыктыру кирәкми. Әйе, без бик күп эчтек. Әйе, бераздан соң ул миңа әйтте:
— Иптәш баш механик! Мине танцыга чакырасызмы? — диде. Без биеп килдек. Музыка бик матур иде. Әле ярый, яңа кәчтүмемне кигәнмен, дип шатландым. Үзем бер дә биегән, танцыга йөргән кеше түгел инде мин. Авылда да шул яшь чакта кулыма гел гармун тоттырып куялар иде. Шуңа күрә биергә дә өйрәнми калдым. Анысы, исергәч, бии белмәгәнлек бер дә сизелми икән. Кабат табын янына утыргач, кыз миңа сөйләде:
— Мин бит Уфада яши идем, өйдән качып китәргә туры килде,— диде.— Монда, Казанда, иптәш кызым яши. Шуларга дип килгән идем, өйдә юк икән. Урамда торып калдым,— диде.
Минем күңел гел яхшылык, матурлык белән тулган иде. Бу беркатлы, самими кызны якларлык, аңа ярдәм кулы сузарлык көчем бар кебек тоелды.
— Курыкмагыз,— дидем.— Миндә кунып чыгарсыз. Минем ике бүлмә. Миннән шикләнмәгез, мин сезгә начарлык эшли торган кеше түгел, мин ни... авыл малае...
— Ә сез өйләнгән кешеме? — дип сорады кыз, бармагымдагы алтын балдакка карап.
— Өйләнгән,— дидем мин,— малай да бар. Сез курыкмагыз, минем кыз кешеләргә бәйләнә торган гадәтем юк. Иркенләп, тынычлап йокларсыз.
Кыз үрелеп битемнән үбеп алды.
— Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт! — диде ул.— Сез шундый әйбәт кеше... Сезнең хатыныгыз бик тә бәхетледер. Нигә мин үзем генә шундый кешене очратмадым икән?!
Аннан соң ул миңа бармак янады, елмаеп, күзләрен кыса төшеп әйтте:
— Ә бит сездә, татарларда, ике хатын алсаң да ярый, диләр!
Кемдер, килеп, кызны танцыга чакырды. Менә хикмәт, мин шул кыз өчен көнләшеп утырдым. Кем инде ул миңа бер караганда?! Белмим, әмма мин барыбер көнләштем. Әйтәм бит, кеше күңеле — аңлап-төшенеп бетермәслек бер сер.
— Ә син мине нигә башкаларга биреп җибәрдең? — диде кыз, биеп килгәч, аннан соң янә минем битемнән үпте.
Ул «син»гә күчте. Әмма бу күчү миңа бик тә вакытлы, табигый булып тоелды.
— Син үзең бит! — дидем мин, көнләшкәнемне яшермичә.— Әгәр риза булмасаң, мин аңа сине бирми идем!
— Танышырга тели,— дип көлде кыз.— Миңа ошадыгыз, ди. Ә мин теләсә кем белән танышырга яратмыйм. Минем янда инде менә дигән кавалер бар. Теге егеткә дә шулай дидем.
Миңа рәхәт иде. Әгәр сез мине ул минутларда күргән булсагыз, танымас идегез. Мин чынлап та кавалер идем. Дөрес, исерек идем, әмма мин горур идем...
Рестораннан чыкканда без әле тагын бер шешә аракы алдык. Официантның акчаны күбрәк соравын төшендем, әмма янымдагы кыз алдында дәрәҗәне төшереп булмый бит.
Менә шул. Башкасын мин хәтерләмим. Иртән уянып киткәндә, бүлмәдә беркем дә юк иде. Кичәге хәлләрне хәтергә төшереп азапландым. Бүлмәгә кайтып кергәнебезне, шаяра-көлешә табын әзерләгәнебезне хәтерлим. Шуннан соң... Күп булса, бер кат чәкештереп эчтек. Аннан... Кыз минем күлмәк изүләрен чиште. «Мин сине иркәләп йоклатырмын, мин синеке булырга телим...» — дип пышылдады.
Менә хәзер шул кыз, мине иркәләгән, мине яраткан кыз бүлмәдә юк иде. Иртән минем күзгә күренергә оялганмы ул? Әллә һава суларга гына чыкканмы?
Урыннан тордым. Авыртып-сыкрап башым әйләнә иде. Өстәл өстендә торган шешәдә илле грамм чамасы аракы калган. Шуны эчтем дә, киенеп, коридорга чыктым. Анда җыештыручы хатын идән себереп йөри иде.
— Апа, сез минем бүлмәдән берәр кызның чыгып киткәнен күрмәдегезме? — дидем. Ул миңа сынаулы гына карап торды да:
— Әй, улым, улым,— диде.— Ул кәнтәйләр монда көне-төне чуала. Әллә сине дә берәрсе каптырдымы? Бар, әйберләреңне, кесәләреңне кара, актарып чыкмаганнармы?
Әле мин монысы турында бөтенләй уйламаган идем. Бүлмәгә атылып кердем дә, портфельне ачып, колхоздан биреп җибәрелгән акчаны карадым. Ул юк иде. Бөтен тәнем чымырдап китте. Эчем тораташ булып катты. Хәлем бетеп, кәнәфигә килеп утырдым. Бармагымдагы балдак юкка чыккан иде.
Тамагым ачытып яна, башым әйләнә. Укшыйсым килә. Алай да, торып, кесәләремне капшадым. Анда бары ике сум акча калган иде...

5
Чирен яшергән үлгән, дип әйтәләрме әле? Юк, чирен генә түгел, үз гөнаһын, гаебен, кайгысын яшергән кеше дә мантымый бу дөньяда.
Колхоз биреп җибәргән акчаның юкка чыгуы, үземнең бер тиенсез калуым ул кадәр баш бәласе түгел иде бит әле! Миңа шул ук сәгатьтә апа белән җизни янына китеп барасы, нинди авыр хәлдә калуымны сөйләп аңлатасы булган. Алар бит, никадәр генә авырга туры килмәсен, миңа ярдәм итәрләр, запчастьлар алырлык акчаны ничек тә табып бирерләр иде.
Мин, бәлки, нәкъ менә апаларга барып егылган да булыр идем. Әмма минем ул чактагы халәтемне әйтеп-аңлатып бирү мөмкин түгел. Әлеге дә баягы кызга рәнҗүем шулкадәр көчле иде, бу рәнҗү аның үзенә генә түгел, барлык кешеләр өстенә ишелеп төшәр кебек иде.
Башта мин тулай торакка барырга, андагы егетләрне, танышларны күрергә уйладым. Алар мине беләләр: җыелышсалар, кирәкле акчаны әҗәткә биреп торырлар. Ләкин... Тагын көләчәкләр инде... Тагын көләчәкләр...
Башым бик авырта иде. Кесәләремне актара торгач, тагын ун тәңкә акча таптым. Сыра булса да эчәргә кирәк иде миңа.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Кол - 2
  • Части
  • Кол - 1
    Общее количество слов 4553
    Общее количество уникальных слов составляет 2059
    40.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кол - 2
    Общее количество слов 4620
    Общее количество уникальных слов составляет 2088
    37.9 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    60.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кол - 3
    Общее количество слов 4631
    Общее количество уникальных слов составляет 2041
    38.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    61.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Кол - 4
    Общее количество слов 2109
    Общее количество уникальных слов составляет 1077
    44.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    58.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    64.5 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов