Latin

Кем ул “урыс телле халык”?

Общее количество слов 611
Общее количество уникальных слов составляет 361
40.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
57.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Элекке империянең бөтен урыс матбугаты, РСФСР, ТССР Югары Советларындагы урыс депутатлары, маңкортлар белән берләшеп, изелгән халыкларның үз милләтләре телен, мөстәкыйль дәүләт төзү кирәклеген күтәреп чыгучыларны «урыс телле халык» дошманы, милләтче дип гаепләргә тырышалар. Кем соң ул «урыс телле халык»? Урыс демократларының бу «теориясе» буенча, теге яки бу өлкә, республика, хәзер мөстәкыйль илләргә әйләнгән элекке союз республикаларында яшәүче, урыс телендә сөйләшүче кешеләр булса кирәк. Әйтик, Татарстанда яшәүче латыш вә немец, украин һәм чечен дә, грузин һәм үзбәк тә шундый халыкка керәме? Әгәр ул үзбәк яки башкорт, ногай яки черкес урыс телен белми яки начар белә икән, бу теория буенча алар да «урыс телле халык» булып чыга. Бу теория беренче карашка ук ялган.
«Урыс телле халык» дигән төшенчә астында икенче төрле мәгънә дә ята. Син милләтең буенча урыс булмасаң да, үз телеңне инде белмисең икән, син — «урыс телле халык». Бу төркемгә кертү өчен теге яки бу кешенең үз милли телен онытуы, аның урыс телендә генә сөйләшә белүе нигез булып тора ала. Димәк, бу яктан да урыс демократлары дип аталган бәндәләр мондый теорияне куллана алалар. Чөнки, әйтик, менә Татарстанда яшәүче кыргыз, якут, карел, чуашны «урыс телле халык» дип атар өчен аларның туган телләрен белмәве кирәк. Бу яктан да мондый теория гап-гади логикага сыя алмый, ялганга корылган уйдырма гына булып кала.
«Урыс телле халык» төркеменә кертелгән төрле милләт кешеләренең мәнфәгатьләре аларның урыс телендә сөйләшүенә генә нигезләнә алмый. Әйтик, Татарстанда яшәүче молдаван яки уйгур, азәрбайҗан яки чуашның мәнфәгатьләре биредә яшәүче урыслар мәнфәгате белән бер булып чыга. Күрәсез, бу теория тулысынча сафсатага корылган. Урыс шовинистлары уйлап чыгарылган шушы теорияне хәзер милли азатлык, мөстәкыйльлеккә каршы көрәшү өчен корал итеп күтәреп чыктылар, шушы юл белән халыкларны алдарга тырышалар.
Коммунистлар, урыс демократлары Литва, Латвия, Эстониянең милли азатлыгы өчен көрәштә бу республикаларда яшәүче «урыс телле халык»ны изәләр, хокукларын талыйлар, ач тоталар, өйләреннән куып чыгаралар, дип нихәтле акырындылар. Моны әле кешеләр бик яхшы хәтерлиләр. Янәсе, алар бу республикаларга мөстәкыйльлек бирүгә каршы торалар. Ә анда үткәрелгән референдумнар нәрсә күрсәтте соң? Әйтик, Литвада үткәрелгән референдумда катнашкан поляклар, белоруслар, татарлар, немецлар һәм башкаларның 70—99 проценты Литваның мөстәкыйльлеген яклап тавыш бирде. Шул ук хәлне без Украинада, Молдовада, Грузиядә дә күрдек. Ул якларда да урыс демократлары «урыс телле халык»ны кысалар, дип күп кычкырдылар.
Бу хәлләр тагын да бер нәрсәне ачык күрсәтә: Литва, Латвия, Украина, Грузия һәм башка илләрдә яшәүче урыслар барысы да шовинист түгел икән.
«Урыс телле халык» булгач, аның башка теллеләре дә бардыр бит инде. Менә Үзбәкстанны алыйк. Анда миллионга якын татар яши. Биредә яшәүче урысларның, казакъларның, таҗикларның һәм башка халыкларның күпчелеге үзбәк телен белә. Шул телдә сөйләшә. Үзбәкстанда да урыс демократлар, «урыс телле халык» мәнфәгатьләрен яклыйбыз, дип гауга чыгаралар. Янәсе, биредә «урыс теллеләрне» куалар, кыерсыталар, эштән чыгаралар. Менә 30 декабрьдә Үзбәкстанның мөстәкыйльлеге турында референдум үткәрелде. Аны яклап 98 процент халык тавыш бирде. Бу инде имеш-мимешкә җирлек калдырмый.
Бу теориягә тагын бер яктан тукталыйк. Әйтик, менә мин, татар кешесе, Украина, Чувашия, Удмуртия, Карелиягә барсам, «урыс телле халык»ка әйләнәм булып чыга. Ул гына да түгел, мин үземнең Татарстанымда яшәсәм дә, урысча сөйләшә беләм икән, барыбер «урыс телле халык»ка әйләнәмдер инде.
«Урыс телле халык» төшенчәсе — коммунистлар уйлап чыгарган «совет халкы» теориясенең хәзерге шартларда яңар-тылган варианты гына ул. Бу теорияне Сталин уйлап чыгарган, аны бүген үзләрен демократ санаучы, «Бүленмәс бөек империя» идеологлары, Ельцин, Хасбулатов, Жириновский, Собчак, Травкиннар үзләренең байраклары итеп кабул иттеләр.
Милли азатлык өчен көрәш юлына чыккан татарларга каршы бу теория Татарстанның шовинистлары, демократлары тарафыннан киң кулланыла. Бөтен урыс матбугаты, шул исәптән демократик хисапланган «Аргументы и факты», «Московские новости» кебек газеталар да моны туктаусыз чәйнәп торалар. Узган елның 30 декабрендә матбугат йортында булган очрашуда да «Казанские ведомости» газетасы хәбәрчесе Михал-кин: «Урыс телле халык»ны икенче сортлы итеп карыйсыз, аның мәнфәгатьләрен кысасыз», — дип гаепләргә тырышты. Димәк, мин үз мәнфәгатьләремне үзем кысам булып чыга, чөнки мин дә урысча беләм бит.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.