Latin

Кем син, исмең кем синең?

Общее количество слов 1244
Общее количество уникальных слов составляет 807
42.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
53.5 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
«Кем син, исмең кем синең?»
(1992 елның 19 июнендә I Бөтендөнья Татар Конгрессы ачылган көнне басылды)
Татар ДӨНЬЯСЫ
Татарстан суверенлыгы турындагы референдум күп республика һәм өлкәләргә сибелгән татарларны уятты, төрле уйлар һәм бәхәсләр кузгатты. Хәтта туган телен һәм ата-оабаларын онытып бетергән татарлар да, кинәт уянып, замана куйган сорауга җавап эзли башладылар: «Син соң Татарстанның суверенлыгын яклыйсыңмы, әллә кире кагасыңмы?»
Бик күп очрашу һәм әңгәмәләргә таянып әйтергә мөмкин: Татарстаннан читтә яшәүче татарларның күпчелеге, һичшиксез, суверенлыкны хуплады.
Ләкин барысы да бердәм яклады, дип әйтү хата булыр иде. Гаҗәеп катлаулы илдә, катлаулы шартларда туып үскән һәм билгеле идеологиядә «милләтчелек »тән куркып-өркеп тәрбияләнгән татарларның бер өлеше республикабызның бәйсезлеккә омтылуына теге яки бу тәнкыйть сүзе дә кыстыргалады.
Мондый хәл кайбер башка милләтләрдә күренгәләсә дә, татарлар өчен бу кызганыч феномен булып күзгә ташлана. АКШ-та яшәүче испан кешесенең Испаниянең мөстәкыйльлегенә каршы яисә Канадада яшәүче французның Франция суверенитетына каршы чыгуын күз алдына китерә аласызмы? Мәскәүдә бик зур һәм бик көчле әрмән һәм украин колонияләре яши. Ә бит бер генә әрмән дә, бер генә украин да Әрмәнстан һәм Украинаның мөстәкыйльлегенә тел тидермәде.
Нигә соң кайбер татарлар Татарстанның суверенлыгына каршы? Бу табигый булмаган күренешнең тамырлары кайда? Мин шуның сәбәпләрен эзлим, анализ ясарга, аңларга тырышам. Әгәр син татар була торып, бәйсез Татарстанга каршы икәнсең, Тукай әйтмешли, «кем син, исмең кем синең?»
Шулай күп кенә кешеләр белән очрашып, гәпләшеп-бәхәсләшкәннән соң, мин моның сәбәпләрен аңладым кебек. Минемчә, төп сәбәпләр дүртәү:
1. Наданлык, томаналык.
2. Куркаклык.
3. Комсызлык.
4. Маңкортлык.
Бу сәбәпләр үзара тыгыз бәйләнештә һәм берсен-берсе көчәйтәләр. Әйдәгез, менә шушы сәбәпләрне мисаллар белән аңлатырга тырышып карыйк әле.

Наданлык
Менә Арчадан килеп, Мәскәүдә төпләнеп калган бер татар гаиләсе. Ире таксомотор паркында механик, хатыны сәүдә тармагында эшли. Балалары инде үскән: улы да, кызы да эшли. Балалары белмәсә дә, үзләре татарчаны ифрат яхшы беләләр, кунакчыллар, мәҗлес җыярга яраталар, татар җырларын өздереп җырлыйлар. Русча җунләп язарга-сөйләшергә бу көнгә чаклы өйрәнә алмаганнар, бик каты\акцент белән сөйләшәләр. Ә шулай да Татарстан суверенлыгына^каршылар.
— Кирәк түгел ул безгә! — диләр.
— Ничек инде «кирәк түгел»? Сез соң татар түгелмени?
— Кирәк түгел! Әгәр Татарстан аерылып чыкса, безне моннан, Мәскәүдән Казанга куачаклар. «Барыгыз, үз Татарстаныгызда яшәгез, монда сезгә нечего делать!» — диячәкләр.
— Күрсәтегез миңа сезне куган кешене, аны җавапка тарттырырга мөмкин! Менә Әрмәнстан хәзер бәйсез, әрмәннәрне Мәскәүдән куалармы? Татарстанда яшәгән русларны һәм татар булмаган башка милләтләрне кем аннан куа? Алар барысы да татарлар белән бертигез. Кеше кайда гына яшәмәсен, аның хокукы башкалар белән тигез.
Юк, аңламыйлар, «Хокук», «Тигезлек», «БМО Декларациясе» дигән төшенчәләр алар өчен буш сүз, алар аңа ышанмыйлар.
Иртәгәге тормыш турында уйламыйлар, чөнки бүгенге тормыш алар өчен авыр түгел: таксомотор паркы да, сәүдә системасы да тамакны әйбәт туйдыра. Дуслар белән җыелып, рәхәтләнеп кәеф-сафа коралар, баян тартып җырлыйлар:
Аракысы исертә, Көмешкәсе кикертә. Икесен бергә кушып эчсәң Маймыл кебек сикертә...

Куркаклык
Җитмеш биш ел яшәгән ярым хәрби, ярым казарма тормышы күп кешене үзеннән «өстәрәк» түрә авызына карап, аның сүзе белән яшәргә өйрәтте.
Күп кенә кешеләр үзләре өчен дә, халык өчен дә түгел, ә башлык өчен эшләргә өйрәнгән. Шәхес булган кешеләр аз. Озак еллар өстә торучылар ни әйтә, күпчелек өчен закон шул булды. Бу — коллыкның бер формасы. Күп еллар тел-лөгать, гореф-гадәт саклауга «милләтчелек» дип, ә суверенитетка омтылу «контрреволюция» дигән мөһер сугып килделәр. Хәзер инде рухи «крепостное право» юридик яктан юкка чыгарылса да, куркаклар канында элекке коллык микроблары мыжлап яши бирә. «Азатлык», «Суверенитет», «Бәйсезлек» сүзләре ишетелгәндә, кеше канында һәм миендә иске сигнал системасы шөбһәләнә башлый, коллык микроблары хәрәкәткә килә һәм куркакны юрган астына кереп качарга өнди башлый.
— Сәясәт безнең эш түгел,— ди гомер буе «политика» сүзеннән куркып-өркеп яшәгән кеше.— Ул — депутатлар, министрлар, президентлар эше...
Кыскасы, «мы — маленькие люди, мы — винтики»...
— Сәясәт белән башны бутамасыннар! — ди яшь кенә, талантлы гына татар артисткасы.— Аклар килсә, мин акларга җырлыйм, кызыллар килсә — кызылларга. Кем түли, без шуңа җырлыйбыз. Сәнгать сәясәттән азат булырга тиеш!
— Сәясәт кергән әдәбият пычранмыйча калмый,— дип яза бер татар язучысы.
Бер уйлаганда, дөрес тә кебек. Ләкин тирәнрәк, гомумкеше-лек күзлегеннән караганда, моның хата икәнен аңлыйсың. Сәнгать һәм әдәбият сәясәттән качып, алтын читлектә яши аламы? Әдәбият-сәнгать иреккә, бәйсезлеккә битараф була аламы? «Ирек», «Азатлык», «Бәйсезлек» — сәяси төшенчәләр. Азатлыктан «азат» булганда чын әдәбият һәм сәнгать үзен саклап кала аламы?
Кайда соң монда ялгышу?
Минемчә, монда ялгышу «сәясәт» сүзенә искечә, «ватылган көзге » аша караудан килә. Җитмеш ел акларны сүктек, берничә ел инде кызылларны сүгәбез. Шуңа күрә хәзер кайберәүләр: «Иң яхшысы — икесеннән дә читтәрәк тору, сәясәткә катнашмау — иң акыллы юл»,— дигән нәтиҗә ясый. Ләкин бит «ак» белән «кызыл »дан башка да бу дөньяда нинди генә төсләр юк! Дөнья кысыр түгел, дөнья бай!
Азатлык булганда аларның барысы да яшәргә хаклы. Тормыш дигән бик акыллы хаким әкренләп ул төсләрне үз урыннарына куя бара...
Кешеләрне сәясәт белән куркыту-өркетү, сәясәтне югары катлам шөгыленә генә калдыру, асылда, халыкны мал көтүенә әверелдерү белән бер. Ә йөк алашасына һәм ишәккә йөгән кидерү, авызлыклау бик җиңел...

Комсызлык
Һәр сүзен, һәр адымын иң элек шәхси файда бизмәненә салып үлчи торган кешеләр татарлар арасында аз түгел. Милли зыялыларның башка өлкә һәм республикаларда яшәүчеләре арасында үз мәнфәгате, шәхси муллык һәм байлык өчен җанын һәм ата-баба мирасын сатарга әзер кешеләр юк түгел.
...Җаны һәм вөҗданы шул юлда фида,— Кайда бай күрсә, шуңа сатылып йөри,—
дип язган Тукай андый кешеләр турында.
«Татарстанның суверенитеты миңа нинди файда бирә?» — дип сорый ул үзеннән. Аны яклау файдалыракмы, әллә аңа каршы чыгумы? Эшемдә ничек карарлар? Башлыкның фикере ничек?
Хисап төймәләрен чалт-чолт итеп чутлый башлыйлар. Халык азатлыгы, милләт бәйсезлеге базардагы кебек керем күзлегеннән карап хисаплана: «Отышлымы бу минем өчен, юкмы?..»

Маңкортлык
Илебезнең катлаулы тарихында милли сәясәттә булган бер аяныч хәлнең күзәтелүе инде күптән сер түгел. КГБ органнары бөтен илне, милли республикаларны үзенең агентлары белән тутырды. Һәр авыл, оешма, завод, мәктәп, вуз, һәр коллектив органнар күзәтүе астында яшәде. Милли хәрәкәт, милли фикер бу күзәтү-шымчылыкның иң үзәгендә булды.
Меңләгән штаттагы һәм штаттан тыш агентларга түләнгән акчаны, бәлки, беркем дә, беркайчан да санап-хисаплап чыга алмас. Акчадан башка, агентлар өчен бик күп «кәнфит-прәннекләр » дә таратылу гадәти хәл булды: эштә карьера үсеше, фәнни дәрәҗәләр яклау, иҗат өлкәсендә яшел светофор ачу, дәрәҗәләр, исемнәр, лауреатлык...
«Милләтчелек »не аяусыз таптау, «бердәнбер дөрес » пролетар интернационализм идеологиясенә табыну бу кешеләрнең «биш вакыт намазына» әйләнде. Кызганычка каршы, алар арасында фәнни хезмәткәрләр дә, техник интеллигенция вәкилләре дә, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә тамак туйдыручылар да җитәрлек булды.
Дөньялар үзгәреп, сәясәт башка юнәлешкә борылгач, маңкортка әйләнгән бу төркем могҗизалы рәвештә юкка чыкмады, ә бик зур энергия белән яңа шартларга яраклашырга тотынды.
Аларның бер өлеше бөтенләй үзгәрмичә, нәкъ элекке догмаларга табынуын дәвам итә. Тормыш авыраеп, бәяләр күтәрелгәч, халыкның күпчелегенең матди хәле начарлангач, алар бөтенләй җанланып, элекке держава идеологиясен «савым сыер» итеп куллана башладылар.
Менә әдәбият тирәсендә кайнашучы бер Мәскәү татары. Татарча белми, марҗага өйләнгән. Урысларның иң карагруһ газетасында «татар милләтчеләрен» таптый. СССР халыкларының интернациональ дуслыгын күкләргә күтәреп мактый. Татарстанның бәйсезлеген банкетта бер ашау өчен сатарга әзер. Вак кеше, чүп кеше, маңкорт.
Менә СССРдагы милли идеология өлкәсендә эшләгән фән докторы, профессор. Милли мәсьәлә буенча күп кенә «фәнни хезмәткәрләр» тәрбияләгән кеше. «Монголия феодализмнан социализмга ничек пролетариатсыз күчә алган?» — дигән сорау тугач, үз телен дә бик начар белгән бу татар профессоры өр-яңа теория уйлап таба:
— Монголиядә пролетариат булмаса да, социализмга күчү өчен пролетариат ролен Монголия — СССР дуслыгы алыштырды,— дип яза ул. Цеденбал бу «теория »не шундук рәсмиләштерә.
Ә Татарстан суверенлыгы турында референдум алдыннан бу профессор Мәскәүдә референдумга каршы чыгучыларның иң активларыннан булды.
Тагын бер профессор, фән докторы. Халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә эшли. Татарча белә. Татарстан суверенлыгына ачык-тан-ачык каршы түгел, ләкин «бөек Совет державасын» сагына, саргая. Татар иҗтимагый оешмаларында катнашып, татарларны совет немецларының Идел буенда автономия төзүләренә каршы чыгарга өнди.
Нинди генә кешеләр юк бу татар дөньясында!..
Ләкин бәйсезлек һәм азатлык хәрәкәте үсә, ныгый, тарала, тамыр җибәрә.
Шундый шартларда халкыбызның бәйсезлегенә төрле юллар белән аяк чалырга тырышкан маңкортларны вакытында күрә белергә һәм, күзләренә туп-туры карап, аларның кем икәнен әйтеп бирергә кирәк!
Мәскәү
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.