Latin

Кем Кемне Изә

Общее количество слов 700
Общее количество уникальных слов составляет 488
50.7 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
63.4 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
71.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(Татар колагына)
Кайбер татар язучылары һәм милли хәрәкәт әһелләре арасында татарны мескен итеп, аны кызганырга кирәк дип күрсәтү модага керде. Советлар Союзы таркалган заманнарда сөйләнгән сүзләр һаман да булса сөйләнә: янәсе, без кол хәлендә, йокы хәлендә, уянырга вакыт. Без исән, ди Айдар Хәлим. Исән генә икән әле, шуннан да ары китмәгәнбез.
Берәр халыкның шулай үзен-үзе кимсеткәнен, үзен-үзе мәсхәрәләгәнен ишеткәнегез бармы? Әнә, французлар, немецлар. Безнең тарафтан күпме кыйналдылар. Ә алардан да горур халыкны табып карагыз. Без исә, Рәхимсез Иванның Казанны яулап алуына барып төртелгәнбез дә, шуны гасырлар да юып бетерә алмастай хурлыкка санап, һаман башны иеп йөрергә тиешме? Ярый, мескенбез дияргә дә булыр иде... Әгәр дә бу дөреслеккә туры килсә. Мин, 2008 елда профессияләре буенча иң алдынгы дип танылган кешеләр турында китап язарга булдым да, уйга калдым: нинди телдә язарга? Урысларны, алар турында татарча язып кына, татарчага өйрәтә алмам дип, урысча язарга булдым. Баксаң, минем китап геройлары барысы да (ассызыклап әйтәм, барысы да!) татарлар икән бит! Шаккаттым. Ел режиссеры, ел спортчысы, ел язучысы, ел музыканты, ел рәссамы һәм башкалар, һәм башкалар – барысы да милләте белән татар булып чыкты. Шуннан соң да татар мескенме? Бу бит Яр Чаллы шәһәрендә, ничәмә-ничә милләт кешесе яшәгән урында! Бернәрсә дә эшләмәгән көе дә әллә кем булып, мин-мин дип танау чөеп йөрергә була. Ә татар, артык шауламыйча, шым гына биеклекләргә үрли икән бит. Бәлки, сабырлык белән мескенлек синонимнар түгелдер?
Шунысын яхшы беләм: авылларда, татарның чын рухы сакланган бу утрауларда, Мәскәүнең һәр сүзеннән куркып, аны изүгә санап яшәмиләр. Безнең әни, сәясәтчеләрнең радиодан сөйләгәннәрен тыңлап утыра-утыра иде дә, әйтеп куя иде: ”Әллә болар безне куркытырга уйлый. Ә без яшибез әле”. Халыкның менә шул акыллылыгына, даһилыгына мин авылыма кайткан саен инанып киләм.
Мәскәү изә... Башка бернәрсә дә измиме? Габдулла Тукай: татар, уян, мәдрәсәләрдә йоклап гомер уздырма, дигән. Хәзер исә, киресенчә, бөтен татар Ислам динен тотарга тиеш дигән политика бара. Халыкка билгеле кешеләр тиз генә “Аллага ышандылар” да киттеләр. Алай гына да түгел, алар, имеш, Советлар Союзы вакытында ук коммунистик идеядән көлеп яшәгәннәр. Ә мин алай тәрбияләнмәгән, коммунизм дип аталган гадел җәмгыятьнең буласына чын күңелемнән ышанып яшәдем. Бу ышаныч җимерелде, ә Алла төшенчәсе салынмаган. Шуннан, мине асып куяргамы? Алла түгел, табигать законнары, табигать көчләре, дим. Нигә әле минем дөньяга башка төрле карашым кемнедер шулкадәр дулкынландыра? Татарның традицион, аңа хас тормыштан тайпылуы борчый кемнәрнедер. Бөтен дөнья үзгәргәндә, без генә үзгәрми кала алырбызмы? Традицион мөселман кануннары буенча, мәсәлән, хатын-кызның урыны кайда? Хәзерге хатын-кыз моңа кире кайтырга риза булырмы?
Урыслар әйтә, Сталин вакытында урыс халкы иң изелгән, иң хокуксыз халык булды, ди. Без әйтәбез, татар изелде һәм изелә. Мин үзем Башкортстаннан. Минем туган авылым Күгәрчен тирә-як башкорт авыллары арасында бердәнбер татар авылы. Башкорт авылларында башлангыч мәктәп кенә булганлыктан, урта мәктәпкә алар безнең авылга килә. Элек, безгә килү белән, алар татар телен әйрәнүгә күчәләр иде. Хәзер безнең мәктәптә, татар теле белән беррәттән, башкорт теле дә укытыла башлады. Кирәкме бу татар баласына? Мәктәптә завуч булып эшләүче энем әйтә: “Татар теле белән башкорт теле бутала да , берсен дә юньләп белмиләр”, - ди. Ләкин алар да бит үз милләтен, үз телен саклап калырга тырыша. Каршылыкмы бу? Әлбәттә. Ләкин фаҗига микән?
Тормыш үз җае белән бара. Бер генә мисал. Энемә печән эшлибез. Урманга барышлый аның дусты башкорт кешесенә ат тырмасы алырга кердек. Менә шул башкорт нәрсә ди: “Татарларны хәрмәт итәм мин. Безнең башкорт, кесәсенә ике күкәй, бер телем әпәй сала да, йөри ул шуның белән көне буе. Ә татар... Ярты сарыкны сала арбага, хатынын утырта янына, аш пешерә, чәй кайната... Рәхәтләнеп, эшнең тәмен белеп эшли”. Тырма яланда булып чыкты. Киттек. Башкорт карты, аның өч улы печәннәрен җыеп бетергәннәр, учак янында аш ашап, кымыз эчеп утыралар. Безне дә үзләре янына тал күләгәсенә чакырдылар...
Мәскәү изә?.. Нигә соң алайса Сара Садыйкова Композиторлар берлегенә 80 яше тулгач кына кабул ителә? Анда да әле, кызы Брежневка язып, Мәскәүдән күрсәтмә килгәч кенә. Нигә бу шулай? Мәскәү кадәр Мәскәү түрәләре Сара Садыйкованың композитор икәнен аңлаганнар, ә үзебезнең Казанда аның композитор икәнен билгели алмаганнар. Ә бәлки, теләмәгәннәрдер? Кем кемне кысрыклый да, кем кемне изә? Без үзебезне үзебез батырабыз, үзебезне үзебез мыскыллыйбыз, аяк астына салып таптыйбыз. Бу мисалдан шундый нәтиҗә генә чыга.
Башка милләтләр безнең проблемалар белән генә шөгыльләнергә тиешме? Бөтен бәлаләрдә Мәскәүне генә гаепләп, үз халкыбызны үзебез көчсезләндермибезме, рухын зәгыйфьләмибезме? Ничек халыкка үз орлыгыннан шытып, үз җирлегеннән, үз тамырларыннан сутлар алып үсәргә? Сорауны шулай куйсак дөресрәк булмасмы?
(“Мәйдан”, 2008, №12)
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.