Latin

Кайсыгызның Теше Сызлый?

Общее количество слов 896
Общее количество уникальных слов составляет 574
47.5 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
62.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
68.6 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Аһ, ул тешнең сызлаулары! Бер генә кешене дә кызганып тормый бит ул каһәр суккан нәрсә! Үгез кебек сау-сәламәт, тап-таза ирләрне дә идәннәргә сузып салып аунаткан чаклары була.
Безнең күршедә Борһан исемле бер карт яши. Заманында Сабан туйларында көрәшкән кеше ул. Бик дәү кеше инде, бик таза – центнерга якын бардыр. Буе да метр туксаннан артык бугай. Яшьрәк чагында кем беләндер бәхәсләшеп, атны күтәргән диләр. Булыр, булыр, үзе дә ат кадәр бит ул!
Шулай, моннан берничә еллар элек көннәрдән бер көнне ыңгыраша-ыңгыраша безгә килеп керде бу. Мин ул вакытта әле яңа гына 8 нче классны бетергән сипкелле бер малай. Үземнең өр-яңа зәңгәр сатин чалбарымны, әнинең рәешкә генә кия торган балтырлы галошларын киеп, күрше авылга кызлар янына барырга җыенып, үземнең иске матаем тирәсендә казынам.
– Үләм, бала, әйдә тиз генә район бүлнисенә барып кайтыйк әле. Тешем сызлый! – ди бу.
Тапкан вакытын! Минем бу матай белән ул җәһәннәм тишегендәге район үзәгенә барып җитәргә генә дә күпме вакыт кирәк. Аннан әйләнеп кайтканчы нинди кызлар калсын инде чишмә буенда?
– Карале, Борһан бабай, ни бит... Хәзер соң инде. Иртәгә иртә белән барырбыз, - дим.
– Юк, иртә беләнгә кадәр чыдый алмыйм, хәзер барабыз, – диде дә минем матайны култык астына кыстырып, капка төбенә чыгып китте. Нишлисең инде, артыннан иярми хәлең юк. Күп ачуын китереп торсаң, ботыңнан тотып капка баганасына чәпәргә дә күп сорамас!
Җәлт кенә матайны этеп кабыздык та, киттек кузгалып. Борһан бабай арткы утыргычка сикереп менеп утыргач, иске матаем бугазына чөгендер тыгылган сыер шикелле гырылдарга тотынды. Кая инде фил хәтле мужикны тартып йөрү бу бичарага! Берүземне дә көчкә генә йөртә бит бичара... Ярый, көч-хәл белән авыл башындагы буаны уздык. Юл әкренләп Чикләвек тавына күтәрелә башлады. Менә шунда башланды инде ул юл газабы дигәннәре. Матай бичара калтырана-калтырана улап, әкренләп туктый башлады.
– Бетте, Борһан бабай, тарта алмый бу сине, туктыйбыз хәзер, – дим.
– Әйдә, алдыңа кара, маңка тәре, түбәңә кундырганчы! – ди бу миңа. Үзе җәһәт кенә матайдан сикереп төште дә арттан этә башлады. Матайга шундук җан кереп китте. Бәйдән ычкынган бозау шикелле бар көченә тауга каршы чаба башлады. Ул арада мыш-мыш сулап Борһан бабай да куып җитте. Йөгергән уңайга сикереп, яңадан минем артка менеп кунаклады. Шулай әйбәт кенә унбиш-егерме метр киткән идек, матай тагын тончыга башлады. Борһан бабай, сикереп төшеп тагын этә. Үзе гыжылдый, үзе минем бөтен нәсел-ыруымны, ерак әби-бабаларымны искә алып сүгенә. Анысы мин дә тик кенә бармыйм инде, мин дә сүгенәм. Тик кычкырып түгел, эчтән генә...
Шулай итеп, бер утырып, бер сикереп төшеп арттан этә торгач, ниһаять, тау башына якынлаштык. Матай да хутланып китте. Йөгерә-йөгерә чеп-чи тиргә батып беткән Борһан бабай соңгы тапкыр матайны куып тотты да бар көченә минем артка сикерде. Шулвакыт, бөтен Чикләвек тавын яңгыратып, нәрсәдер гөрселдәде. Матай бичара керосин эчкән чебеш шикелле әзрәк кенә артын бутап барды да, хәле бетеп, юл читенә барып туктады. Төшеп карасак, арткы көпчәк уч төбе киңлектә булып ярылган. Ачудан борын яфракларыма кадәр киңәйде.
– Нишлим инде мин хәзер, Борһан бабай, көпчәкне ярдың бит. Әтигә нәрсә дип әйтим инде хәзер? – дидем мин яшь аралаш. Бар да бетте. Хушыгыз, күрше авыл кызлары!
Ә Борһан бабай, ачу китереп, һаман ыңгыраша. Юл читендә чүмәшеп утырган ат хәтле шушы кешегә карата әйтеп бетергесез нәфрәт хисе уянды миндә. Тукта, мәйтәм, акылга өйрәтим әле моны бераз, башка вакытта аптыратмаска әйбәт булыр!
– Тешеңә тимер чыбык тидереп кара син Борһан бабай, мужыт басылып китәр, – дим.
– Каян беләсең? – ди бу миңа.
– Каян, каян?! Юкка сигез ел буена укып йөрдеммени мин?! Ботаникадан өйрәттеләр, – дим күземне дә йоммыйча.
– Яле, бир әле, – ди Борһан бабай, тимер чыбыкның бер очын авызына каба-каба.
– Йә, ничек басылдымы?
– Бераз басылган кебек шунда...
– Инде хәзер икенче очын мотоцикл тимеренә тоташтырып куйыйм, аннары гүпчим бетә ул, – дим. Ә үзем свечә башындагы ток үткәргеч чыбыкны сүтеп алдым да Борһан бабай авызыннан чыгып торган тимер чыбыкка чорнап куйдым.
– Һаман авыртамы әле тешең? – дим.
– А-а-ва-ва... – дип кул гына селти бабай.
– Соң, син аны авырткан тешеңә тидереп куй.
– Тешләдем бит инде, хода бәндәсе!..
Шулвакыт мин бар көчемә мотоцикл кабыза торган педальгә китереп бастым. Борһан бабай суя башлаган ата дуңгыз кебек, бөтен чикләвек тавындагы кош-кортны куркытып бер үкерде дә, үзенең метр да туксанлы буе белән матайның ярык көпчәге янына авып төште. Нәрсә эшләгәнемне мин бары шунда гына аңладым. Бу албасты аңына килеп, аягына баса икән, матайдан бер уч тузан гына калачак!
Мин тиз генә Борһан бабайның авызыннан чыгып торган тимер чыбыкны йолкып алдым да ярык көпчәкле матайны сөйрәп, тауга түбән авылга таба йөгердем.
Өйгә кайтып кергәндә әти ишек алды себереп йөри иде. Бер-ике сүз белән генә хәлне аңлатып бирдем...
– Ну, параҗит малай, бетердең син безне! Кайтса, бөтен йортны пыр туздырачак, – ди әти. Ашыга-ашыга икәүләшеп матайны чормага сөйрәп меңгердек. Әти дә минем белән чормада йокларга калды. Тик ул көнне Борһан бабай бүтән күренмәде. Иртә белән әти йокысыннан торып, эшкә китеп барды. Мин әзрәк аунап яттым да яңадан йокыга киткәнмен. Берзаманны үзем дә сизмәстән нәрсәдәндер сискәнеп уянып киттем. Дөбер-шатыр кемдер чормага менеп килә иде. Йөгереп барып, такта ярыгыннан карасам – Борһан бабай!.. Үземне-үзем белештермичән чорма тәрәзәсенә ташландым. Борһан бабай менеп җиткәнче тәрәзә аша чыгып, түбәгә үрмәли идем инде.
Соңыннан гына аңлаштык. Ул миңа рәхмәт әйтергә кергән икән. “Матай хирургиясеннән” соң теше сызлаудан туктаган икән ләбаса!Шуннан, куанычыннан нишләргә белмичә, миңа күчтәнәчкә чикләвекләр җыеп кайткан картлач. Һәм без дуслашып, чормада утырып икәү чикләвек ашадык. Әле чикләвек тә ватып күрсәтте бабай. Ток суктырып нервысын үтерсәң, бүтән беркайчан да сызламый икән ул каһәр!
Шуннан соң бөтен авыл халкы, теше сызласа, минем янга килә торган булып китте. Сарык абзарына алып керәм дә, лечение үткәрәм тегеләргә. Ә сарыкларны алдан ук урамга куып чыгарам. Юкса, йөрәкләренә ярамый бичараларның, акырган тавыштан бик куркалар...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.