Latin

Кайниш

Общее количество слов 3604
Общее количество уникальных слов составляет 1478
39.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
52.2 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(пьеса)
Пьеса 1 пәрдәдә 2 манзарада (картинада)

ӘШХАС:

Габделкәрим — уртача тормышлы сәүдәгәр.
Бәдигыльҗамал — аның хатыны.
Ибраһим — аларның улы.
Зәйнәп — Ибраһимның хатыны.
Гөлҗамал — Габделкәримнең кияүгә бармыйча картаеп калган кы­зы.
Хәмидә — шәһәрдә мәшһүр яучы карчык.
Нәсимә — Ибраһимның кызы, 6—7 яшьләрдә.

БЕРЕНЧЕ МАНЗАРА

Уртача гына җыештырылган, уртача гына җиһазлы бер бүлмә. Түрдә һәр ике
тарафта берәр ишек. Пәрдә күтәрелгәндә, Ибраһим белән Зәйнәп өстәлдә
чәй эчеп утыралар. Ибраһим янына кызлары Нәсимә утырган.

Беренче мәҗлес

Ибраһим, Зәйнәп һәм Нәсимә.
Ибраһим (Нәсимәнең җиңнәреннән тотып һәм аңа матур күзләре белән карап). Нәсимә, Нәсимә, син мине яра­тасыңмы?
Нәсимә (балаларча тавыш белән). Яратам.
Ибраһим. Әниеңне яратасыңмы?
Нәсимә. Яратам.
Ибраһим. Кайсыбызны күбрәк яратасың, минеме, әниең­неме?
Нәсимә. Сине дә яратам, әниемне дә яратам.
Зәйнәп елмаеп көлеп утыра.
Ибраһим (Нәсимәнең аркасыннан кагып). Нәсимә ин­де бик зур кыз булган. Әле мин аңа бик матур, күзен йома торган курчак алып кайтып бирмәкче булам.
3әйнәп. Ул инде аны күптән бирле сөйли. Беркөнне Фәхри абзыйларда шундый бер курчак күргән дә «әти миңа ни эшләп шундый курчак алып кайтып бирми?» ди.
Ибраһим (Нәсимәнең аркасыннан сөеп, ачык йөз бе­лән). Иһи-һи. Шулай дип әйттеңмени, кызым?
Нәсимә. Әйттем.
Ибраһим. Ярар, кызым, ярар, алып кайтып бирермен. Син шуның белән уйнарсың. Аннан соң, менә дәү булгач, сине оста­бикәгә бирербез. Гимназиядә укырсың. Яме, кызым?
Нәсимә. Йә.
Зәйнәп. Ул бер көннәрдә үк инде: «Әни, мин дәү булдым ич инде, мин ни эшләп сабакка бармыйм инде?» — дип сорап утырадыр иде.
Ибраһим. Шулаймы, Нәсимә бик акыллы ул. (Аркасын­нан сөя.)
Зәйнәп. Тагы берне ясыйммы?
Ибраһим. Юк, җитте инде. Мин хәзер чыгам, барасы җи­рем бар. Бүген пристаньнан бер кешегә җибәргән наложный платежны алырга төшәм. (Сәгатен карап.) Уһу, сәгать тугыз булган икән. Нәсимә, мин сиңа бүген күзен йома торган бер курчак алып кайтырмын, яме?
Нәсимә. Йә.
Ибраһим (урыныннан торып, Зәйнәпкә карап). Кара әле, минем яулыгым каралган икән, кая, миңа бер ак яулык бир әле. Мин сәгать икедә кайтып җитәрмен.
Зәйнәп. Ярый, хәзер. (Яулыкны карап алып бирә. Иб­раһим өстен киенә, Зәйнәп аның өстенә җәйге пальтосын киертә.) Кара әле, мин бүген әниләргә барып кайтмакчы идем, барыйммы?
Ибраһим. Ярар, ярар, бар.
Зәйнәп. Мин озак тормам, хәзер кайтырмын.
Ибраһим. Ярый, ярый, бар. (Нәсимәгә.) Кил әле монда. (Нәсимә килә һәм аны Ибраһим кочаклап, кулларыннан то­тып.) Йә инде, хуш-сау бул, йә, мине дә бер үп инде. (Нәсимә үбә.) Хуш, Зәйнәп, син дә. (Маңгаеннан үбә, чыгып китә.)
Зәйнәп озатып кала. Чәй урынын җыештыра.
Зәйнәп. Әйдә, кызым, теге якка. Мин хәзер дәү әниләре­ңә барам. Син шунда уенчыкларың белән уйный тор. Мин хәзер кайтырмын. Аннан сиңа тәмле мәмиләр алып кайтыр­мын, яме?
Нәсимә. Йә.
Ишектән чыгып китәләр.
Сәхнә бераз буш тора.

Икенче мәҗлес

Бәдигыльҗамал, соңра Гөлҗамал.
Бәдигыльҗамал (кереп, скамьяларны рәтләгән бу­лып). Мәхәббәтсез, тәмам саруымны кайнатып бетерде инде. Ибраһим кайтты исә, шуның белән чукыр-чукыр чукырдаша­лар, һәрвакыт тезгә-тез куешып утыралар да әҗе дә гөҗе ки­ләләр. Ибраһимның тәмам башын әйләндереп бетерде инде. Кайдан алдык шул нәрсәне. Өйләнгәнче, Ибраһим «әни» дип тирә-ягымда сырышып-сырышып йөридер иде, хәзер, шул мәхәббәтсезне алганнан бирле, минем белән бер сүз дә сөйләш­ми. Үзләренең бүлмәләренә керәләр дә шунда дөмегәләр, һич­бер йорт карау дигән нәрсәләрдән хәбәрләре юк. Белмим инде, нинди эфу-тефүләр белән Ибраһимның башын-күзен әйлән­дергәннәрдер. Ибраһимның тәмам башын-күзен әйләндереп бе­терде. Нәрсәсе белән Ибраһимга ярап тора торгандыр. Алар­ның нәселләрендә им-том бик күп дип ишеткән идем, башта аңа ышанмаган идем, мөгаен, инде болар Ибраһимга шундый бер эш эшләгәннәрдер. Югыйсә Ибраһим ул кадәр үк мөкиб­бән китмәс иде. Ул инде тагы Ибраһим, «Нәсимә» ди дә, бөтен­ләй исе китә. Ичмасам, балалары бала төсле булса икән, ул вакытта бер сүз дә әйтмәс идең, бөтенләй бит киленнең үзен­нән өзелгән дә төшкән. Баласы әллә нинди җиде яттан, җил­дән туган бер нәрсәдер шунда. Үзе һаман тагын ире янында җалманып йөргән була. һичбер өй эшләрен карамый. Аңа иренә ярагач, шул җитә. Менә хәзер дә өйне җыештырыйм димәгән. Ташлаган да аналарына чыккан да киткән. Аларның чүпләрен син җыештырып йөрергә кирәк.
Нәсимә килеп керә.
Кит аннан, нәрсә монда лыгырдап йөрисең, бар, чык моннан! Сезнең артыгыздан чүбегезне мин җыештырып йөрергә кирәк.
Нәсимә йөгереп чыгып китә.
Һи, мәхәббәтсез, сөйкемсез! Мин синнән генә түгел, анаңнан да туеп беткән, берегезнең дә төсен күрәсем килми. (Ишек яны­на барып.) Гөлҗамал! Гөлҗамал!
Гөлҗамал (кереп). Нәрсә, әни?
Бәдигыльҗамал. Әйдә менә, кер монда. Җиңгәңнең чүп­ләрен җыештыр. Без инде аның чүпләрен җыештырырга кал­ган. Бар, канат алып кер. Менә бу идәнне себер.
Гөлҗамал чыгып китә.
Беркөнне Мәрфуга килеп сөйләде: «Хәйретдиннәргә ашка бар­ган идем, шунда бүрекче Галәвинең хатыны сөйләп утыра, ди. Инде аларның Гөлҗамалларының азау теше ярганына да ун ел бардыр. Ңи эшләп бер дә аңа кияү чыкмый икән, дип әй­тә», — ди. Йөзе каралар! Минем алма кебек кызым өстенә нинди исемнәр тагып йөриләр бит! Картайган, картаймый ни, болар бары да шул Зәйнәп елан белән аның анасы чыгарган сүзләр генә. Минем кызым ул ефәк шикелле кыз.
Гөлҗамал керә, аңа карап.
Әйдә, себер, йә тагын җиңгәң: «Аның кулыннан бер эш кил­ми», — дип сөйләп йөри башлар. Әле дә ул сине: «Картаеп беткән инде ул, битләренә җыерчыклар керә башлаган инде, бөтенләй төсләрен салган, карчыклар төсе керә башлаган ин­де», — дип сөйләп йөри, ди.
Гөлҗамал. Кем дисең?
Бәдигыльҗамал. Кем булсын, җиңгәң! Син генә аңа «туганым җиңги» дип исең китеп йөри. Ә ул синең исемеңне бөтен дөньяга чәчеп бетерә. (Урындыкларны күрсәтеп.) Менә боларның да тузаннарын сөрт. (Чыгып китә.)

Өченче мәҗлес
Гөлҗамал ялгыз.
Гөлҗамал (идәнне себереп). Кара син аны, минем ту­рыда ниләр сөйләп йөри икән? Мин әле моңарчы аның йомыш­ларын тыңлап, аның кушкан эшләрен эшләп йөридер идем. Моннан соң, чәнчелеп китсен, бер эш тә эшләмәм. Мине: «Кар­тайган, битенә җыерчыклар кергән», — дип әйтә, ди. (Көзгегә карап.) Минем кай җирем картайган? Бары тик кершән генә матур төшмәгән. Кияүгә китмәгән кеше бер мин генә түгел, әнә теге Фәтхулла Маһруе миннән ничә яшь олы, мин сабакка йөри башлаган вакытта ул аю шикелле җиткән кыз иде, әле һаман кияүгә китмәгән.

Дүртенче мәҗлес

Бәдигыльҗамал, Хәмидә.
Бәдигыльҗамал (ишектән башын тыгып, кулы бе­лән селтәп). Кызым, бар, тизрәк чык, бар, яучы Хәмидә карчык кереп килә, үзеңне күрмәсен.
Гөлҗамал йөгереп чыгып китә. Хәмидә керә.
Әйдә, Хәмидә абыстай, әйдә, хуш киләсең. (Үзалдына.) Ярабби Ходаем, төкле аяклары белән килгән булсын. Мөгаен, Гөлҗамалга яучы булып килгәндер инде. (Кычкырып.) Әйдә, Хәми­дә абыстай. Менә монда рәхим ит. (Диванны күрсәтә һәм кулы белән диванның өстен себерә.) Әйдә, рәхим ит, рәхим ит.
Хәмидә. Яхшы, яхшы, Бәдигыльҗамал, борчылма, борчыл­ма, утырырмын. (Утыра.) Йә, бер дога кылыйк.
Дога кылалар.
Бәдигыльҗамал (урыныннан торып, ишеккә таба барып). Кая, кызым, самоварга ут кына салып җибәр әле, Хә­мидә әбиең килгән.
Гөлҗамал (тыштан). Ярый, хәзер.
Хәмидә. Кара әле кем, Бәдигыльҗамал, мәшәкатьләнмә­гез, мин озак утырырга килмәдем.
Бәдигыльҗамал. Юк, юк, куйсын, куйсын, аның бер дә мәшәкате юк. Бик рәхмәт, якын итеп килүегезгә. Эчәрбез әле, эчәрбез. Әллә нигә бер килгән кешене чәй эчертми җибәрергә ярыймы соң. Әле шуны әйтим дигән идем, өйдә җиткән кыз булуы бик уңай эш, үзеңә бер зур иптәш була икән. Менә хәзер йорт эшендә бер кайгым юк. Гөлҗамал барсын да эшли, самоварын куя, ашын пешерә, мич ашларын сала, керен уа, идән­нәрен юа, аның өстенә әллә никадәр кул эшләре эшли. Инде, Алла кушып, яхшы урынга тап булсын, дим. Кыз баланы гомер буена асрап булмый. Алла хәерле урын насыйп итсен.
Хәмидә. Амин, шулай булсын инде. Әле мин дә шундый бер эш белән килгән идем, киленегез дә өйдә юктыр, ахры.
Бәдигыльҗамал. Юк, юк, өйдә юк, аталарына киткән. Аның шуннан башы кайтмый инде.
Хәмидә. Аның өйдә булмавы бик яхшы булды әле, сездән шуны сорашырмын дип килгән идем әле. Кода-кодагый булгач, сез белә торгансыздыр инде, киленегезнең сеңлесе нинди нәр­сә? Төскә-биткә чибәрме? Яхшы, булган нәрсә микән? Мине Хисами Хәйруллаларыннан аңа яучы итеп җибәргәннәр иде.
Бәдигыльҗамал (чырайларын сытып, үзалдына). Әй конарсыз нәрсә, утырасың шунда лыгырдап, мин аны тагын без­нең Гөлҗамалга бер-бер җирдән яучы булып килгәндер дип торам. (Хәмидәгә.) Кемнәрдән дисең?
Хәмидә. Хисами Хәйруллаларыннан.
Бәдигыльҗамал. Тапканнар икән сорар җир. Аны алмасалар, улларына кыз таба алмабыз дип белделәр микәнни? Әллә уллары бераз ни җиттерәк, тиле-милерәк нәрсәме?
Хәмидә. Юк, алай түгел, бик чибәр, бик тәүфыйклы, ку­лыннан бик яхшы эш килә торган бала.
Бәдигыльҗамал. Әллә булмаса, берәр гаебе бармы?
Хәмидә. Юк, андый-мондый бер гаебе дә юк.
Бәдигыльҗамал. Соң, алай булгач, нигә аларга барып егылганнар, без монда берсенә сөртенеп бик уңган идек инде. Көне-төне аналарыннан башы кайтмый, һичбер өйне карыйм, дими, дөньяның ансы җитешә микән, монсы җитешми микән, дими. Ире булгач, шул җиткән. Ире каршында ихахайлана, ире чыгып китте исә, бүлмәсенә керә дә ята. Без аңа монда хезмәт­че булып йөрергә кирәк. Бар белгән эше киенү дә ясану. Бизә­неп ир каршысында киерелеп торырга гына белә. Ир бөлдер­геч хатын. Юк, ул дөньяда алай гына торып булмый. Дөнья булгач, аның җиткән җире дә була, җитмәгән җире дә була, дөнья булгач, аны кайгыртырга да кирәк була.
Хәмидә. Мин берничә җирләрдән сорап караган идем, ми­ңа алай дип яманламадылар. Бик уңган, бик булган кыз, диделәр.
Бәдигыльҗамал. Булган, булмый ни! Безгә дә монсын шулай дип мактаганнар иде. Без, сукырлар, шул сүзләргә ыша­нып барып сөртендек.
Хәмидә. Ярый алайса, шулай икән. Мин шуны гына сез­дән сорашыйм дип килгән идем. Ярый, хуш-сау бул!
Бәдигыльҗамал. Ярый, хуш!
Хәмидә. Алайса, сезнеңчә алар мәгъкуль кешеләр түгел икән?
Бәдигыльҗамал. Әйтәм ич, бер адәм үләксәсенә ба­рып сөртенәселәре килсә алсыннар.
Хәмидә (торып чыга башлап). Ярый, Аллага тапшыр­дык, хуш-сау булыгыз, сезне борчыдым.
Бәдигыльҗамал. Ярый, хуш! Кара әле, сиңа шуны да әйтим, минем бу сөйләгән сүзләремне син тагы кодагыйларга барып әйтә күрмә, алар усаллыкны беткәнче белә торган явыз, начар кешеләр. Әгәр дә мин әйткәнне белсәләр, минем күзем­не ачырмаслар, бөтен зәхмәт укларын миңа кадый башларлар. Әле без инде аның берсеннән тәмам гаҗиз булып туеп беттек. Ибраһимның тәмам башын-күзен әйләндереп бетерделәр. Хә­зер инде Ибраһим безнең улыбыз түгел, алар инде аны үзләре­нә тәмам кол итеп бетерделәр. Ибраһимның авызын, телен бәй­ләп бетерделәр.
Хәмидә. Җә, ярый, хуш!
Бәдигыльҗамал. Хуш!
Хәмидә чыгып китә. Бәдигыльҗамал бераз ишек ачып озатып кала.

Бишенче мәҗлес
Бәдигыльҗамал ялгыз.
Бәдигыльҗамал (ачуланып, кулларын селти-селти). Лыгырдап йөри шунда, үләсе карчык, мин аның андый эш бе­лән килгәнен белсәм, бусагамнан аягын да атлатмаган булыр идем. Үләрсең хурланып! Аларның җибер шикелле бер-бер артлы тупырдаган адәм актыгы кызларына кияү чыксын да, синең бердәнбер алма шикелле газиз балаңа кикү чыкмасын, имеш! Ачу китереп, лыгырдап килеп йөргән бу карчыгын әйтер идем... Кыйнап чыгарасы нәрсә, бу хурлыкка мин чыдый ал­мыйм! Үз сүземне итәрмен, Алла боерса, ни эшләсәм эшләрмен, Ибраһимнан бу ләтчәсен аерттырырмын! Чәнчелдереп, кадал­дырып җибәрермен! (Чыгып китә.)

Алтынчы мәҗлес
Габделкәрим, Нәсимә, Бәдигыльҗамал.
Нәсимә бер-ике уенчык күтәреп кереп, бер почмакка утырып уйнарга тотына. Бераздан икенче яктан өстенә киенгән көенчә Габделкәрим чыга.
Габделкәрим (Нәсимәгә карап) Һа, минем тәти кы­зым монда икән! Ни эшлисең? Уйныйсыңмы, уйна, кызым. Кара, кара, аның нинди һәйбәт уенчыклары бар! Бу матур уенчык­ларны кайдан алдың?
Нәсимә. Әти бирде.
Габделкәрим. Шулаймы, бигрәк матур икән. Кил әле, кызым, кил, сине бер сөйим әле. (Бер урындыкка утырып, сөя башлый.) Һай, минем тәти кызым, акыллы кызым!
Бәдигыльҗамал керә.
Бәдигыльҗамал. Тапкан икәнсең сөяргә бала! Сиңа ни әйтер идем, шул җыен яттан, җилдән туган баланы сөймәсәң, сөяргә башка бала таба алмаган икәнсең.
Габделкәрим. Тукта әле, хатын, син нәрсәгә саташасың! Әллә син тилебәрән орлыгы ашадыңмы? Нәрсәгә тилерәсең?
Бәдигыльҗамал. Тилердем шул, тилерми ни. Бар, чык моннан, бар, бар, күземә күренмә, күңелемне болгатма! (Нәси­мәне төрткәләп чыгарып җибәрә.)
Габделкәрим. Син нәрсә котырасың, ни сөйләгәнеңне беләсеңме син? Ул безнең балабыз, балабызның баласы бит!
Бәдигыльҗамал. Булган, ди, булмый ни! Җилдән ту­ган нәрсә!
Габделкәрим. Нинди юк сүз бу! Әйтсәнә, зинһар, бу нин­ди юк сүз?
Бәдигыльҗамал. Бер дә юк сүз түгел. Төсләрен дә күрәсем килми. Торгызмам, Алла боерса, торгызмам. Сүземдә торырмын.
Габделкәрим. Нәрсә торгызмассың?
Бәдигыльҗамал. Киленне торгызмам!
Габделкәрим. Ни өчен?
Бәдигыльҗамал. Шуның өчен!
Габделкәрим. Ничек шуның өчен?
Бәдигыльҗамал. Йә, көлеп утырма монда, аларның җи­бер шикелле тупырдап беткән кызларына кияү чыксын да, без­нең бердәнбер алма шикелле кызыбызга урын табылмасын, имеш!
Габделкәрим. Ул сүз каян чыкты әле тагы?
Бәдигыльҗамал. Чыкты шул. Әле менә яучы Хәмидә килгән иде. Мин аны безнең кызыбызны сорарга килгән икән, дип сөенеп торсам, ул миннән теге аждаһа еланның сеңлесен сорашырга дип килгән икән. Ачуымнан җаным чыга язды. Имеш, аларның кызлары кияүгә китсен дә, безнеке калсын, имеш!
Габделкәрим. Шулай шул, хатын, кешеләрнең кызла­рына яше җитмәс борын ук кияү чыга, ә безнекенә... (Көлә башлап.) Солдаттан котылып калганына әллә ничә ел булса да чыкмый. (Җитди.) Беләсеңме бу нәрсәдән? Бу бары да синең усаллыгыңнан, синең явызлыгыңнан. Син явыз булганга күрә, безнең тирәбезгә килергә куркалар.
Бәдигыльҗамал (елый башлый). Ярый, ярый, көлмә миннән, мыскыл итмә мине! Уф, йөрәгем! (Елый.)
Габделкәрим (ишеккә таба барып). Ела, ела, бераз эчләрең бушар, ачуларың басылыр. Яңгырдан соң тузан да ба­сыла. (Чыгып китә.)

Җиденче мәҗлес
Бәдигыльҗамал, соңыннан Гөлҗамал.
Бәдигыльҗамал (бераз елаганнан соң). Шулай итеп минем каныма тоз сала ул. Аның да шул авызын-телен бәйләп бетергәннәр. Булмас, мин бу хурлыкларга чыдый алмыйм. Аерттырам дигәч аерттырам! Минем сүземә колак та салмыйча чы­гып китте. Җитмәсә, тагы миннән мыскыл итеп көлеп ята. Аерттыргач, үзегезнең дә исегез китәр әле. Гөлҗамал, Гөлҗамал, кер әле монда! Нәрсә терәлеп торасың, синең аркаңда мин хур­лыклар күрәм.
Гөлҗамал (кереп). Нәрсә дисең, әни?
Бәдигыльҗамал. Терәлеп торма, дим. (Комод тарт­масыннан кәгазь алып.) Менә, яз шуңа. Әнә, ал кара савыт.
Гөлҗамал. Нәрсә языйм?
Бәдигыльҗамал. Мин әйткәнне яз. Хат яз!
Гөлҗамал. Кемгә?
Бәдигыльҗамал. Әйткәнне көтеп тор. Җә, яз, җаным шикелле күргән сөекле бәгърем Зәйнәпкә...
Гөлҗамал. Кайсы Зәйнәп ул?
Бәдигыльҗамал. Анда синең эшең булмасын. Миңа кару кайтарма!
Гөлҗамал. Йә, яздым.
Бәдигыльҗамал. Бик сагынып, бик саргаеп, бер күрер­гә зар булып, бик күп сәлам, диген.
Гөлҗамал. Яздым.
Бәдигыльҗамал. Кызыма да күп сәлам, диген.
Гөлҗамал. Булды.
Бәдигыльҗамал. Синең белән күптән күрешкәнебез юк, кайчан күрешербез икән, диген. Кайда күрешербез икән, диген.
Гөлҗамал. Яздым.
Бәдигыльҗамал. Язгучы: мәгълүмегез, диген.
Гөлҗамал. Яздым.
Бәдигыльҗамал. Язсаң, ярый. Китер хатыңны!
Гөлҗамал. Әни, кемгә соң ул хат? Нинди Зәйнәп ул?
Бәдигыльҗамал. Шайтанга, анда синең эшең булмасын! Бар, син анда үз эшләреңне кара.
Гөлҗамал чыкмыйча тора.
Бар, тагын нәрсә терәлеп торасың? Күзләре акайган!
Гөлҗамал чыгып китә.
Менә күрерсез әле. Мин сезне ни эшләтермен. (Як-якка ка­рап эзләнә. Бераздан кәгазьне комод артына кыстыра.) Мин әле сезне биетермен. Үз дигәнемне булдырмасам, дөньяда да тормыйм! (Чыгып китә.)

Пәрдә.

ИКЕНЧЕ МАНЗАРА

Шул ук бүлмә.
Беренче мәҗлес ,
Ибраһим, Бәдигыльҗамал.
Ибраһим, кереп, өстен чишенә. Кесәсеннән бер газета алып укырга тотына. Бераздан, кулына канат тотып, Бәдигыльҗамал керә.
Ибраһим. Әни, аш тиз буламы?
Бәдигыльҗамал. Хатыныңнан сора! Синең бик сөек­ле хатының бар бит, шул әйтер. Мин монда синең аш пешерер өчен ялланып куйган асравың түгел. (Себерә.)
Ибраһим (пошынып). Әни, соң мин сиңа алай ачула­нырлык бер сүз дә әйтмәдем ләбаса.
Бәдигыльҗамал. Әллә оялмыйча шундый сүзләр дә әйтер идеңме! Аш пешерергә мин кирәк, самовар куярга мин кирәк. Монда сезгә картайган көнемдә асрау хезмәтен итеп йөрим. Бармы синең «әни» дип минем белән сөйләшеп утырга­ның? Бармы синең «әни» дип киңәш-табыш иткәнең?
Ибраһим. Әни, дим, зинһар...
Бәдигыльҗамал. Җикеренмә миңа! Мин, яхшымы, яман­мы, сиңа ана. Бар белгәнең хатының. Бар тапканың хатыныңда. Бармы синең ана итеп, ичмасам, бер күлмәклек алып биргәнең?
Ибраһим. Җитәр, әни, зинһар, җитәр.
Бәдигыльҗамал. Ә, шулаймыни!.. Туры сүз шулай ачы була ул. Мин сиңа, яхшымы, яманмы, ана. Мин сине тапкан, үстергән. Сине үстергән чагында шулай булырсың да, һаман хатының артыннан өстерәлеп йөрерсең дип үстердеммени?
Ибраһим. Җитәр, дим, җитәр. Әни, зинһар, куй. Минем синең белән бер дә кычкырышасым килми.
Бәдигыльҗамал. Әллә тагын тел кайтарып минем бе­лән кычкырышыр идең дәме! Кычкырыш! Кычкырыш! Бәддога­дан курыкмасаң, кычкырыш. Ана бәддогасын алсаң, бик ерак китә алмассың. Ана каргышы, диләр аңа. (Канат белән комод артындагы хатны себереп чыгара. Бераз йомшак тавыш белән сүзендә дәвам итеп.) Ана хакы — Тәңре хакы, диләр. Дөньяда бер хатын белән генә эш бетми. Ара-тирә ананы да ригая кылырга кирәк.
Ибраһим (кәгазьне күреп). Ул нинди кәгазь? Кирәкле түгелме?
Бәдигыльҗамал. Кирәкле кәгазь булса, аяк астына таш­ламассыз. Бездә чүп-чар аннан башка да җитәрлек.
Ибраһим (кәгазьне алып укый, агарынып). Бу ни ди­гән сүз? Зәйнәпкә! Кызыма! Мәгълүмегез! Бу ни дигән сүз бу?
Бәдигыльҗамал (күрмәгәнгә һәм ишетмәгәнгә са­лышып, сүзендә дәвам итә). Көн җыю, төн җыю, бер яктан җыя барасың, икенче яктан чүпли баралар.
Ибраһим (каты-каты атлап, әле бер ишекне, әле икенче ишекне ачып). Әни! Зәйнәп кая?
Бәдигыльҗамал. Мин кайдан белим, үзеңнән сорап киткәндер. Ул миннән сорап йөрми ич.
Ибраһим. Куйсана әле, зинһар! (Идән буена тиз-тиз йөрергә тотына.)
Бәдигыльҗамал. Нәрсә булды тагын, табага төшкән мәче шикелле сикергәлисең?
Ибраһим. Уф! Мин моңа ышанмыйм! Ышанмыйм! Бу була торган эш түгел.
Бәдигыльҗамал. Нәрсә ышанмыйсың? Әллә берәр хәл булдымы?
Ибраһим. Кит әле, зинһар! (Диванга барып утыра. Ку­лы белән йөрәген тота.) Уф!
Бәдигыльҗамал (килеп). Ни булды? Әллә йөрәгеңә берәр хәл булдымы? Миндә ишан өшкергән тоз бар, шуны изеп эч, йөрәгең басылып китәр.
Ибраһим. Кит, дим!

Икенче мәҗлес
Шулар ук һәм Зәйнәп.
Зәйнәп кайтып керә.
Бәдигыльҗамал. Әнә килен дә кайтты. Килен, кил әле тизрәк, Ибраһимга әллә нәрсә булды, йөрәген тотып утыра. Идән­нән бер кәгазь алып укыган иде, Ходаем, югыйсә сихерле кә­газь булды микән?
Зәйнәп (тиз генә шәлен салып, Ибраһим янына ки­леп) . Ибраһим, ни булды сиңа?
Ибраһим эндәшми.
Ибраһим, Ибраһим (Эндәшми). Ходаем, ни булды икән моңа?
Бәдигыльҗамал. Мин бер дә белмим. Әллә өшкереп карыйк микән?
Ибраһим (сикереп торып). Бернәрсә дә булмаган. Әни, син чыгып тор әле моннан. Безнең сөйләшәсе сүзебез бар.
Бәдигыльҗамал. Ярый, сөйләшегез, сөйләш. Алай гы­на булса, ярый, мин чыгам. (Читкә карап.) Эшләр пешә! (Чы­га.)
Ибраһим (Зәйнәпнең кулыннан тартып, бүлмә урта­сына китереп, ачу белән). Кайдан кайтып киләсең?
Зәйнәп (куркынып). Кайдан булсын, әниләрдән.
Ибраһим. Кайткан әниләреңнән, кайтмый ни. Уйнашчың яныннан кайттыңмы? Әйт дөресен тизрәк!
Зәйнәп. Ай Алла, җаным! Ул ни дигән сүзең ул?
Ибраһим. Җаным, җаным, ышаналар ди синең җанымыңа! Турысын сөйлә, безнең баланың атасы кем? Уйнашчы­мы?
Зәйнәп. Ярабби Ходаем, бу нинди бәла!!! Бу нинди бөһ­тан!!! (Елый.)
Ибраһим. Ела, ела, күзләрең чыкканчы ела, мине елап ышандыра алмассың. Син мине җиде елдан бирле алдап йөрт­кән икәнсең, син мине җиде елдан бирле мәсхәрә кылып, өс­темнән икенче кеше белән йөреп, аннан булган баланы минем өстемә тагып йөргән икәнсең! Син бәдбәхет икән, син ялганчы икән! Җиде ел мине сөям дип алдаган икәнсең!
Зәйнәп. Алла хакы өчен дип әйтәм, миңа бөһтан бәлаләр якма... (Елый.)
Ибраһим. Бөһтан? Әллә шаһиты да кирәкме? Мә, кирәк булса, укы! (Хатны битенә ыргытып бәрә.)
Зәйнәп (хатны алып укып, кулыннан төшереп җибә­рә дә урындыкка егылып). Әй Раббым! Бар икән күрәселә­рем! (Елый.)
Ибраһим (хатны алып, кесәсенә салып, идән буенча йөреп). Хәзер инде син миңа кирәк түгел! Үзең дә кирәк түгел, балаң да кирәк түгел. Төялегез дә китегез. Уйнашчың белән бергә рәхәтләнеп торырсың.
Зәйнәп. Ибраһим җаным, зинһар, мине болай хур итмә. Икебез дә хур булабыз. Валлаһи, минем бер гөнаһым да юк, дошман сүзенә карап алданасың! (Елый.)
Ибраһим. Мин алданасын алданган инде, җитәрлек ал­данган. Мине антларың, елауларың белән генә ышандыра алмассың! Хуш, сау бул! (Өстенә киенә, чыгып китә.)
Зәйнәп кычкырып елап кала.

Өченче мәҗлес

Зәйнәп, Бәдигыльҗамал.
Бәдигыльҗамал (Зәйнәп янына килеп). Ни эшкә шау­лаштыгыз, ни эшкә бозылыштыгыз, әллә берәр хәл булдымы?
Зәйнәп (елап). Ни булганын сез миннән яхшырак белә­сез.
Бәдигыльҗамал. Ул ни дигән сүз ул? Яхшырак белә­сез?
Зәйнәп. Мине болай хур иткәнегез өчен Аллаһы Тәгалә сезне үзегезне хур итсен. Миңа мондый бөһтан бәлаләр так­кан өчен, Ходай сезгә аннан артыграк бәлаләр бирсен.
Бәдигыльҗамал. Ул нинди каргыш ул, каргышың үз башыңа төшсен! Җиде ел эчендә син минем шактый йөрәк итләремне ашадың. Минем Ибраһимымны бөтенләй үзеңә ба­гындырып бетердең, Ибраһимны сарыга сабыштырып бетердең! Аш бу сиңа!
Зәйнәп. Син минем җиде ел эчендә башымны ашадың. Күрербез, Алла боерса. Хаклык тотар әле.
Бәдигыльҗамал. Сез сихерчеләр, сихерегез белән ба­ламның башын-күзен әйләндереп бетердегез. Ир өстеннән ир тотып йөрмәссең. Сез, сихерләп, өемнән кешеләрне биздереп бетердегез.
Зәйнәп. Әйт, сөйлә. Сөйлисе сүзләрегез, яга торган бөһтаннарыгыз берсе дә калмасын. Күп яши алмассың, Алла орыр әле. (Елый.)

Дүртенче мәҗлес

Әүвәлгеләр, Ибраһим, Габделкәрим, соңра Гөлҗамал.
Габделкәрим (ишектән керә-керә). Алай дуамалла­нырга ярамый, ашыгу шайтан фигыле.
Ибраһим. Мин бер дә дуамалланмыйм, хаклыгы шулай булгач, мин ни эшлим?
Габделкәрим (өстен салып). Әйдә, сал өстеңне. Утыр. Хакмы, хак түгелме, ансын менә хәзер тикшерербез.
Бәдигыльҗамал (читкә карап). Булып беткән эшкә бусы кайдан килеп катышты тагын? (Габделкәримгә.) Хак­тыр инде, хак булмаса, бозылышмаслар иде. Сиңа нигә кирәк ир белән хатын арасына керергә? Үз эшләрен үзләре белә тор­ганнардыр инде.
Габделкәрим. Син үзең катышма, тик тор!
Зәйнәп (елап). Әтки, валлаһи минем бер тиенлек гөна­һым юк.
Бәдигыльҗамал. Тик тор син дә! Каенатаңа тел ачма! Оятсыз!
Габделкәрим. Әйттем бит мин сиңа катышма, дип!
Бәдигыльҗамал. Нишләп катышмаска, Ибраһим ми­нем улым түгелмени ул?
Габделкәрим. Ә минеке түгелме? Тик тор!
Бәдигыльҗамал. Тормам, мине бәйләп куя алмассың!
Габделкәрим. Хуш, әйт, ни өчен аермакчы буласың? Ки­леннең нинди гаебе бар?
Ибраһим. Мин ир өстеннән ир тоткан кеше белән ничек итеп торыйм?
Бәдигыльҗамал. Шулай шул, шулай.
Зәйнәп. Ялган!
Габделкәрим. Тик торыгыз! Хуш, син аның ир тотка­нын кайдан беләсең? Үзең күрдеңме? Яки күргән кешеләр бар­мы?
Ибраһим. Менә сөйгәненнән алган хаты бар.
Зәйнәп. Монсы да бөһтан, минем һичкемнән хат алганым юк.
Бәдигыльҗамал. Алган, алган! Әнә шул камут астын­нан идән себергән чакта чыкты.
Габделкәрим. Тик тор, синнән сорамыйлар. (Хатны алганнан соң, укып карап торганнан соң, көлеп.) Тиле, тиле, бу хат белән хатын аералармы соң?
Бәдигыльҗамал. Ник аермасыннар, аералар шул.
Габделкәрим. Сине тиле дип әйтмичә, ни дип әйтим, утыз ел шушы өйдә гомер итеп, шул язуның кулын танымагач. Бар, чакыр әле Гөлҗамалны.
Ибраһим чыга башлый.
Бәдигыльҗамал. Чыкма, чыкма, үзем чакырам. (Чы­гарга тели.)
Габделкәрим. Тик тор, урынында гына утыр! (Үзе то­рып, ишеккә барып.) Гөлҗамал, кил әле монда.
Гөлҗамал ишектән керә. Бәдигыльҗамал аңа төрле ишарәләр кыла, ләкин аны Гөлҗамал күрми.
Менә бу язуны таныйсыңмы?
Гөлҗамал. Таныйм.
Габделкәрим. Моны кем язды?
Гөлҗамал. Мин.
Ибраһим. Алай икән.
Зәйнәп. Йә Алла.
Бәдигыльҗамал. Ул түгел, ул түгел.
Габделкәрим. Ник яздың?
Гөлҗамал, анасыннан куркып, әйтмичә тора.
Әйт, әйт, турысын сөйлә, бер дә курыкма.
Гөлҗамал. Әни кушты.
Бәдигыльҗамал. Юк, юк, ялганлый, ялганлый.
Габделкәрим. Әй, хатын, хатын, ачу итәм дип, шундый начарлыкларны кылырга ярыймы соң инде? (Ибраһимга). Хак­лыгың нишләде, йә, хатыныңны бу хатка ышанып аерасыңмы инде?
Ибраһим. Юк.
Бәдигыльҗамал. Юк, юк, мин бу хурлыкка чыдый ал­мыйм. Ул сезнең икегезне дә сихерләгән. (Чыгып китә.)
Габделкәрим. Килешегез инде, балалар. Моннан соң шатлык белән тату гомер итегез. Мондый эшләрдән соң монда бергә тору уңайсыз булыр. Үз башыгызга рәхәтләнеп гомер итегез. Миннән фатыйха!
Бәдигыльҗамал (ишекне ачып). Мин бу хурлыкка чыдый алмыйм, миннән бәддога!
Габделкәрим. Аның базары узды инде.
Нәсимә (ишектән йөгереп кереп, Ибраһим янына килеп). Әти, син кайттыңмыни?
Ибраһим. Кайттым, Нәсимә, кайттым. (Ибраһим Нәси­мәне күтәреп ала, Зәйнәп тә килеп кочаклый, икесе ике би­теннән үбәләр.)
Пәрдә.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.