Latin

Касманатлар

Общее количество слов 980
Общее количество уникальных слов составляет 611
50.2 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
62.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
70.4 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
Бүген кунаклар була бездә. Әни күрше әбиләрне җыеп корбан ашы үткәрә. Бөтен өйгә тәмле булып бәлеш исе таралган. Инде менә иртәдән бирле без да энем белән әнигә булышып йөрибез. Күрше Нәфилә апалардан өстәл белән урындыклар алып чыктык. Миңсылу апалардан савыт-саба белән самавыр. Кунаклар да килә башлады. Шуна күрә: “Аяк арасында буталып йөрмәгез", – дип, әни безнең икебезне дә мич башына меңгереп җибәрде. Урамга гына уйнарга чыгыйк, дип сораган идем дә: "Урамда салкын, мич башында уйнарсыз", – диде… Һе-ей, ни генә юк ул безнең мич башында. Әнә бөтен мич башына хуш ис таратып, оек балтырына тутырган суган эленеп тора. Менә әтинең олтан салган киез итеге. Әнә берсеннән-берсе матуррак булып ялтырап ятучы кып-кызыл борыч кузаклары...
– Абый, ә син үскәч кем буласың? – диде энем, аягы белән матчага аркылы-торкылы сызыклар сызып.
– Тракторис, кәнишне! – дим.
– Ә мин касманат булам, – ди бу.
Әллә ничек кенә, үзем дә сизмәстән көнләшеп куйдым тегеннән.
– Буласың, минәйтәм, бар... беткән ди анда синең ишеләр! Касманат булыр өчен батыр булырга кирәк, ә син кич белән тышка чыкканда да миңа ияреп кенә йөрисең!
– Йөрсә соң! Мин кечкенә бит әле... Абый, әйдә икәү касманат-касманат уйныйк әле, – дип энем миңа ялына.
– Әйдә соң! Түлке мин баш касманат булам. Миңа “камандир” дип әйтерсең!
Энем берсүзсез риза булды. Мич башы шунда ук безнең ракетага әверелде. Һәм без космоска әзерләнә башладык. Оек балтырына тутырылган суган белән борыч кузаклары безнең азык-төлек запасы булды. Ә җылытырга меңгереп куйган тум-тулы комган безнең эчәр суыбыз, икән...
Ишектән шау-гөр килеп, карлы итекләрен кага-кага Майбәдәр әби кергәндә безнең ракета ерак сәфәрга кузгалып ята иде.
– Абый, ә без кая очабыз соң? – диде энем.
– Абый түгел мин сиңа – камандир! Аңладыңмы? Марска киттек без! Марсианнар безгә каршы сугыш ачкан ди. Шунда барабыз!
Без выж да выж китереп ракетаның тизлеген арттырдык. Әни чаршау чатын гына күтәреп: “Тавышланмагыз”, – дип безгә бармак янап китте. Без әз генә тыныч утырдык та, онытылып китеп, тагын уйный башладык. Күпмедер очып, Айны узгач, әбәткә туктадык.
– Мә, аша! – дидем мин энемә борыч кузагын сузып. – Бу безнең теш пастасы савытына тутырылган ботка була инде...
Энем космик ризыктан баш тартып киреләнә башлады.
– Син нәрсә? Без бит марсианнарга каршы сугышырга барабыз. Безгә көч җыярга кирәк!
– Борыч бит ул, – диде энем шыңшып.
– Нинди борыч?! Әйтеп торам бит – теш пастасына тутырылган ботка дип. Уйныйсыңмы син касманат-касманат, әллә уйнамыйсыңмы?
– Борыч ич...
– Булса соң! Әллә борыч ашарга да куркасыңмы? Эх син! Әле касманат булам дисең тагын! Болай булсаң, бернинди касманат чыкмый синнән, алмыйлар сине касманатка, бел дә тор шуны! Әйдә инде, наным, әйдә, аша тизрәк! Әле безнең юл озын, тизрәк барып җитәсе дә бар!
Энем, чыраен сытып, борыч кузагы чәйни башлады. Мин аны мактый-мактый көч-куәт биреп тордым. Тәки чәйни бит каһәр, инде яртысын бетерде. Күзләре яшь белән тулып ялтырый, колакларына кадәр кып-кызыл булды. Инде авызына тутырып бетерә дигәндә генә тегенең түземлеге бетте. Иң беренче итеп борын тишегеннән йодрык кадәрле куык атылып чыкты, аннары ул акырып еларга ук тотынды.
Почмак яктан әнинең: “Тимә балага!” – дигән усал тавышы ишетелде. Мин тизрәк елак касманатны тынычландырырга керештем. Туктатырсың аны елавыннан! Борыч белән тулы авызын ачкан да тәки улап утыра.
– Мә, тизрәк авызыңны чайка! – дип сулы комганны тегенең алдына куйдым. Ул авызына күп итеп су алды да, соңыннан кая төкерергә белмичә, кире комганга бушатты. Бераздан касманатка кеше рәте керә башлады.
– Ду-ура-ак, – диде ул, әле һаман да шыңшый-шыңшый.
– Касманат булгач түзәләр инде аны, – дидем, тегене оялтырга тырышып. – Тагын уйныйсың киләме?
– Түлке бүтән ашарга туктамыйбыз, яме!.. – диде ул борынын тартып, – Тизрәк Марска барып җитәргә кирәк!..
Мин килешеп башымны селкедем. Шулвакыт чаршауның чаты ачылып, әнинең кулы күренде. Әни нәрсәдер эзли иде бугай.
– Нәрсә кирәк, әни? – дидем мин, мышкылдап утыручы энемнең тавышын басарга тырышып.
– Комганны алып бир әле, – дип, әни минем якка кулын сузды. Мин тиз генә касманатнын тез арасында торган комганны алып, әнигә бирдем. Әни әбиләрне ияртеп ишек алдына алып чыгып китте.
Ә без касманат белән Марска таба юл алдык. Тегенең очарлык рәте калмаган иде инде. Җәйге челләдә әлсерәгән карга шикелле, авызын зур ачып, морҗа төбендә миңа карап утыра бирде.
– Марска җитәбез, әнә марсианнар күренә башлады, – дидем энекәшкә төртеп.
– Марсианнар бер генә күзле була, – диде теге.
– Кем әйтте аны сиңа бер генә күзле дип? Надан! Менә шушындый, тешсез булалар алар, яулыклы! – дидем мин, тыштан кереп килүче әбиләргә күрсәтеп. Әйдә авызыңны ачып утырма, тот пүләмитне, – дип, тегенең кулына олтанлы киез итекнең сыңарын тоттырдым. Без морҗаның икебез-ике ягыннан “марсианнарга” ут ачтык. Бах-бах-бах! – менә берсе утырды. Тах-тах-та-та-тах! – тагын берсен бетердек. Әрле-бирле буталып йөрүче “марсианнар” безнен пүләмиткә чыдый алмыйча берәм-берәм өстәл артындагы урындыкларга ава тордылар. Ниһаять, бөтенесе утырып бетте.
– Тик кенә утыра беләсезме сез, юкмы? – дип, әни мич башына сузылып, минем беләкне чеметеп алды. Без шундук шым булдык. Тәмләп кенә кайсыныңдыр киленен “чәйнәгәннән” соң әбиләр дә тынып калды. Түр башында утыручы Хәдичәттәй, ап-ак сөлге өстенә үзенең борынгы китабын куеп, дога укырга тотынды. Без касманат белән пүләмитләрне әзер тоткан килеш сабыр гына “марсианнар”ның укып бетергәннәрен көтә башладык. Ә доганың тиз генә бетәсе юк... Хәдичәттәй сузып кына, күзләрен йома-йома, һаман укый да укый. Менә бераздан ул күзләрен зур ачып, сәер генә тирә-ягына карап алды, аннары сизелер-сизелмәс кенә урындыгында селкенеп куйды. Аның хәрәкәтләрен кабатлагандай ишек катында утыручы Гөлкәбира әби дә боргаланып алды. Бер-ике минуттан өстәл артында утыручы әбиләр барсы да, кырмыска оясына утыргандай кыбырсый башлаганнар иде. Хәдичәттәйнең дә догасы баягы кебек моңлы итеп ишетелми, ә ничектер өзек-өзек итеп, тотлыгып-тотлыгып чыга иде. Шулай күпмедер сикеренеп утырганнан соң Хәдичәттәй кинәт укуын туктатты да: “Җәмәгать, булмый бу, нәрсәдер бар монда”, – дип урыныннан сикереп торды. Ә безгә касманат белән шул гына кирәк тә инде. Паникага бирелеп шаулаша башлаган “марсианнар”га үзебезнең пүләмитләрдән янә ут ачтык…
Шулай морҗа артына ышыкланып пүләмиттән сиптереп ятканда “дыңк” итеп нәрсәдер килеп бәрелде. Борылып карасам, әни икән. Бөтен эшнең “касманат” авыз чайкаган комганда икәне шунда гына башка барып җитте. Әни икенче тапкыр кизәнгәнче, мин тиз генә казан өстеннән почмак якка сикереп төштем. Тик барыбер өйдән чыгып качып булмады. Бусагага җитәрәк Майбәдәр әбинең итәгенә абынып егылдым. Шуннан бирделәр генә “марсианнар” кирәкне! “Касманатка” да эләкте, тик аңа елый башлагач бик тимәделәр. Мин олырак булгангадыр инде, таякның иң авыр башы миңа төште. Марс булып Марска очып китәрдәй буддым бит, әй!
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.