Latin

Карак

Общее количество слов 1732
Общее количество уникальных слов составляет 1096
41.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
60.7 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
Тәки чыгып кына тора бит эш өстенә эше!
Чоландагы иске диван артыннан тартып чыгарган резин итекнең тишеген нәрсә белән ябыштыру турындагы сорау белән мәшгуль иде Саттар – бер кулы белән итекнең эченә тыгылды, икенче кулның имән бармагы белән тышкы яктан тишекнең күләмен чамалады. Су өстендәге төнге апрель бозларын чукыштыра башлаган иртәнге кояшта да, бер көтү исерек тараканның, ашарга эзләп, обой астында кыштырдавында да аның сукыр бер тиенлек тә эше юк. Аның өчен хәзер тишекне ямаргамы, әллә шул килеш калдырып торыргамы дигән сорау гына бар. Хәер, төптәнрәк уйлаганда, яңа итекләр түгел, хәтта ул тишекне көн тәртибеннән чыгару өчен кләй алырлык та акчасы юк Саттарның. Әнә, “коридор ишегенең тоткасы төшкән бит инде” дип, колак итен кимерүче Наҗиясе бар, үзе күренмәсә дә, күңелле сызгыручы сыерчык бар, өйдән чак кына сизелеп чыгып торучы ит шулпасы исе бар – ә пенсия китерүче почтальон юк. “Тагын булмасмы икән инде, бүген дә бирмәсләрме” – дип, авыр көрсенеп куйды Саттар. Шундый мескен сораулы карашын хатынына ташлаган гына иде – ыңгырашып, урам капкасы ачылды. Үзе дә, Наҗия дә почтальонны күрү өмете белән тулы күзләрен капкага текәделәр. Ләкин почтальон урынына ишегалдында тагын бер пенсионер – Вилнур – пәйда булды.
Егерме йортлы Аккүлгә егерме беренче йорт булып шәһәрдән өченче елны гына килгән булса да, авыл халкы арасында авторитетны тиз яулаган карт ул. Әлбәттә, Аккүлдә совет системасы продуктлары булган пенсионерлар гына торып калганга күрә, иң зур авторитетны яуларга аңа исеме ярдәм итте: Вилнур – Владимир Ильич Ленин нуры, дип аңлатты ул, яңа авылдашлары белән беренче “ярты”ны бушатып утырган көнне үк.
Аккүлдәге социалистик тормыш образының патриотларына шул җитә калды – аның 22 апрельдә туган көне дә булуны ишеткәч, бөтенләй Ленин бабайның үзен күргән кебек булдылар. Саттар ул чакта ук аның лидер холкына сокланган иде.
Бүген нишләп йөри икән инде, пычрак изеп?
- Саттар абзый, - дип кычкырды Вилнур, керә-керешкә. – Урамнан дачалар ягына таба киткән яңа эзләр бар, күрмәдеңме, кем йөрде икән? Бүген иртүк йөргәннәр бугай...
Аны Саттар каян белергә тиеш дип уйлыйдыр. Әйтерсең, Саттар ул дачаларга каравылчы булып урнашкан да, анда кем йөргәнен, нәрсә юкка чыкканлыгын белеп торырга тиеш...
- Юк, Вилнур абзый, күрмәдем, йөрмәдем, белмим, - диде Саттар, ирексездән үзенең сүзләрен Цезарьның “Килдем. Күрдем. Җиңдем” дигәненә охшатып.
- Хы, алайса, кем йөргән икән соң инде? Мин бит әллә синме икән дип торам...
Ну хәйләкәр төлке, дип эчтән генә тел шартлатты Саттар. Күрмәгәнме, имеш, ишетмәгәнме... Ә үзе шикләнеп йөри икән! Саттардан шикләнә икән!..
Йөри ди сиңа Саттар, синең “зона”дагы дачаларны, бакчаларны басып! Үз “зона”сы юкмы әллә аның?
- Зерә минем турыда андый гөнаһ уйлар йөртәсең башыңда, - дип кистермичә булдыра алмады Саттар. – Их, Вилнур абзый, Вилнур абзы- ы-ый!
Наҗия дә мондый гаепләүне җавапсыз калдырмады:
- Син нәрсә, Вилнур абый, кем дип беләсең безне?
Кулдагы итек проблемасы көн тәртибеннән төшеп калды. Пенсия кайгысы да икенче планга күчте. Чөнки хәзер кабыргасы белән өр-яңа проблема, конкрет мәшәкать килеп туды.
Бүгенгә эш булды бу. Ә мәсьәләнең асылы болайрак иде.
Аккүл янында унике урамлык бакча массивы урнашкан. Андагы урамнар саны авылдагы ир-атлар санына тигез булгангамыдыр, әлеге дә баягы шул Вилнур инициативасы белән, дачаларны йогынты сфераларына бүлгән иделәр. “Йогынты сферасы” дигән сүзтезмә күпчелекнең советча фикерләвенчә, империализм, гегемонизм һәм милитаризм белән бәйле булганлыктан, ул сфераларны “зоналар” дип атадылар. Саттар белән Вилнурдан башкалар
“зона”ның бик үк коммунистик булмаган мәгънәсе барлыкны белмиләр, шуңа күрә ризасызлык белдерүче табылмаган иде.
Дачаларның хуҗалары – шәһәрнең кирпеч заводы һәм тимер-бетон конструкцияләр комбинаты эшчеләре – урлап-ташып тупланган материал белән монда ике ел эчендә шактый эш майтарып өлгерделәр. Күбесе мунча да өлгертте инде, бакча өйләренә иске-москы диван, шкаф, савыт-саба, пәрдә, келәм ишеләрне ташып куйды. “Зона хуҗалары” өчен аеруча соңгы ел уңдырышлы булып чыкты – алар бакча сезоны тәмамланганны гына көтеп алдылар да, көз азагының салкын, яңгырлы, пычрак булуыннан файдаланып, яшерелмичә калган шлангларны, эш коралларын – кыскасы, барлык “байлык”ны, капитализм таләбенчә, үзләштереп куйдылар. Саттар үз зонасындагы бер дачадан хәтта электр самавыры да чәлдерде. Әлбәттә, мондый табыш бөтен авылга бер иде. Шуңа күрә Саттарга көнләшеп караучылар булуы да сизелде. Ул самавырны башкаларга күрсәткәненә дә мең тапкыр үкенде. Һәм шул үкенүе аны бер фикергә китерде: башкалар да кыйммәтле әйбер тапканнардыр табуын, әмма аның кебек аңгыра булмаганнардыр – мактанмаганнардыр гына.
Их-ех-ых!
Менә бүгенге вакыйганың да төбендә шул яшертен көнләшү, күрше “зона”га һөҗүм итү теләге ятадыр әле. Белмәссең! Нишләргә соң инде, ничек тикшерергә?
- Нишләрбез икән соң, Вилнур абзый?
- Хы, аптыраган!.. Ник аптырыйсың инде?! Барабыз да тикшерәбез... Башкалар йокы симертсен, ә без, давай, эшкә тотыныйк!
- Киттек, алайса!.. Карчык, өстәлеңне кара, мин хәзер...
Шулай диюе генә булы – каядыр баш өстендә карга тавышы ишетелде: кар-р-р! Әллә карга каркылдавыннан, әллә баганасының черүе соң чигенә җиткәнлектән – киртә буйлык колгадагы антенна, гөрселдәп, җиргә килеп төште.
- Чук-кын-ды! – дип ычкындырды Саттар. – Ну, барыбер киттек! Ярый, башка төшмәде әле...
- Алла саклады, - дип өстәде гомер буе марксизм-ленинизм идеяләренең ялкынлы сакчысы булган Вилнур.
Тимерчыбык белән аннан-моннан гына бәйләп куелган антенна, колга төбенә шуып төшеп,
Наҗия карчыкны берничә көнгә Бруно Медзенго һәм Мариэтта Бердинацилардан аерды, хөрмәтле президент Шәймиев йөргән фермаларны күрү бәхетеннән мәхрүм итте. Шулар аркасында Наҗия карчык пошаманга чумды. Ләкин Вилнур белән Саттар, ул сериалларны да, Казанның дуңгызчылык яңалыкларын да аңларлык укымышлы булмаганга күрә, антенна торгызуга керешеп тормадылар – дачалар ягына, Вилнур “зона"сын тикшерергә юл тоттылар.
- Алай йөгермә әле, - диде Саттар, капкадан чыгып, “СО “Стро...ль” дип язылган тимер капка ягына борылгач. – Ярый ла, синең аякта кирзач. Мин бит галуштан гына...
Карт кәҗә кебек карлырак урыннарга сикергәләп бара-бара (галушларын пычратмый, янәсе), барып та җиттеләр – олы юлдан Вилнур “зона”сына кереп киткән эзләрне күреп тә алдылар. Шул чак Вилнурның төчкергән тавышы һаваны ярды.
- Тс-с-с! – дип ачуланды аны Саттар. – Каракларны куркытасың бит инде...
Шулай диде дә, эчтән генә булса да Вилнурның тетмәсен тетте: моңамы, моңа кирзачлары урынына хәзерге юеш суыкта галуш кидерсәң, төчкерүдән туктый алмаячак бит бу, трактор кебек кыхылдап ютәлли башлаячак, авыруга сабышачак, урынга ятачак, бетәчәк... Имгәк инде, имгәк...
Эз буйлап киттеләр – “кех” тә юк, “чыш” та юк. Менә берзаман теге эзләрнең хуҗасы кереп киткән дача өе каршына килеп чыктылар. Хәзер сиздермичә генә артыннан керәләр дә, җинаять урынында эләктереп алып, чит “зона”га баскынчылык кылган авылдашка шәп кенә мораль укып алалар: син нәрсә, диячәкләр, авылдаш, бакчаларга эз кала торган вакытта кермәү турындагы генераль килешүне оныттыңмыни?! Алайса, исеңә төшерәчәкбез, диячәкләр: беренче пункт – үзеңнең “зона”ны даими “чистартып” тор; икенчесе – чамасын бел; өченчесе – кеше “зона”сына тыгылма; дүртенчедән – вакытын белеп йөр! Ә бу бәндә чамасын да, вакытын да, “зона”сын да оныткан бугай бит... Кара син, нинди оятсыз затлар да бар икән бит авылда! Бөтенләй намусын саткан, вөҗданын югалткан...
Кем булырга мөмкин бу? Кайсысының башына мондый затсызлык килгән? Кем җөръәт иткән?
Шундый агрессив уй-фикерләрен баш миенә көч-хәл белән бөкләп тыккан хәлдә Саттар, үзенең алдыннан чатанлаган Вилнурга ияреп, теге бакчага аяк басты. Такта өй эченнән кадак суырган кебек шыгырдаган тавыш ишетелде. Ул да түгел, “доңк!” иттереп, ишеккә бәрделәр. Ишек шарылдап ачылды да, аннан такта күтәргән адәм заты килеп чыкмасынмы?!
Көпә-көндез бит, ә?! дигән гайрәтле уй ялтырап алды Саттарның якты башында.
Адәм заты Аккүл кешесе булып чыкмады – яшьрәк иде.
- Нишләп йөрисез, - диде ул, каршысында пәйда булган ике пенсионерга карата нейтраль реакция белән. – Сез кемнәр?
Ни дисәң дә, авторитет Вилнурда зуррак иде, шуңа күрә җавапны да ул бирде:
- Үзең кем соң? Кеше бакчасын басып йөрмисеңме? Юкса, милитсыга хәбәр итәргә дә күп сорамыйбыз...
- Көлдермә, бабай, - диде теге ир-ат. – Үземнең дачама килдем. Тикшереп чыктым, менә. Урындыкларны “шудырганнар”, бер канистра буяу бар иде - аякландырганнар. Кем икәнен белсәм, аякларын сугып сындырыр идем, валлаһи... Кабәхәтләр!
- И-и-и, бакчаларыгызны басалармыни? – дигән булды Саттар, сүзгә кушылып. – Авыл халкы болай ни... үзе... күз-колак булгалап тора да бит... Шәһәрдән “кунаклар” килгәлидер шул. Каян күреп, танып бетерәсең инде аларны?..
Шулай дисә дә, тегенең “кабәхәтләр”енә нык гарьләнде Саттар. Хурланды. Кикриге шиңде.
Өчәүләшеп үпкәләренә никотин тутырырга керештеләр. Тәмәке төтенен җилкә аша артка таба өрә-өрә, дача хуҗасы угрыларны сүгүен дәвам итте:
- Эшлисең, эшлисең – акчасын түләмиләр. Түләсәләр дә, чебен төкергән кадәр генә...
Тегеннән юнәтәсең, моннан бурычка сорап торасың, дача корган булып азапланасың...
Шулай ничек булса да, беразга гына булса да, тамак кайгысын хәл итергә тырышасың.
Балаларга да алла каргаган тормышта бер урын булыр дисең... Ә алар монда, зар-ра-залар, балалар өлешен урлыйлар, шул мескен шатлыкларны да күпсенәләр... Ух, тотсам!.. ну, бирер идем кирәкләрен!.. Рәшәткә таягы белән ярыр идем свулычларны.
Тагын бик күп күрмәгәннәрен күрсәтергә вәгъдә бирде ул каракларның. Ә Саттар белән
Вилнур, чынында шул ике свулыч, “ыһы”лар, “кара син”нәр, “хулиган”нар һәм башка шундый мөһерләре белән аны раслап тордылар. Ләкин Саттарның эченә бичара шәһәр халкын җәлләү дигән җен дә кереп бара иде инде. Дача хуҗасы хатынының өченчегә йөкле булуын да сүз арасында искә алгач, ул җен ныклап кереп урнашты һәм Саттарның җанын шактый нык тырный башлады. Тырналган җан дәва эзләде: чынлап та, кеше тырыша, эшли, азаплана, җәбер-золымнан башканы күрмәгән тормышын ямьләндермәкче була, ә син... нинди түбәнчелеккә төшелгән бит, ә?! Бу гади шәһәр кешеләренең бакчаларын басып, никадәр гөнаһка батыла икән бит?! Балалар өлешенә дә керелә икән бит! Ничек болар элегрәк уйланылмаган да, баш нигә гел нәфес койрыгында гына сөйрәлде икән? Өйләрендә бөтен нәрсәләре җитеш булганга монда килеп, төннәр, кичләр буе җир казымый бит инде бу бичаралар!..
Шәһәр кешесе дачасын бикләде, сумкасын алды да, урамга бергәләшеп чыктылар.
- Әйдә әле безгә, - дип чакырды аны Саттар, авыл урамына килеп чыккач. - Чәйләп алыйк әле. Автобуска вакыт бар бит әле. Әйдә инде, әйдә, әйдә!..
Яңа таныш озак ялындырып тормады. Лаштыр-лоштыр сулы кар ерып, түбәле капкага җиттеләр. Антенна егылып төшсә дә, ашы пешкән Наҗиянең, табыны әзер. Резин итеге тишек, пенсиягә бүгенгә өмете сүнгән булса да, күңеле киң Саттарның. Тормышының авырлыгы, эш белән кыйналганлыгы, изелгәнлеге сизелеп торса да, йөзе ачык, сүзләре кызык кунакның. Каршылыклар белән тулып торса да, дөнья тереклек итүен белде: кунакның сумкасына өч литрлы банка белән сөт тыгылды; аны, хәерле юллар теләп, озатып та калдылар; тәрәзә каршындагы ботакта сыерчык сайрый башлады; абзардан тамагы тук алашаның кешнәгән тавышы ишетелде; урамнан ниндидер машина үтеп китте; күк йөзендә болытлар агылды; үзеннән зур бот сөяге өстерәп, күрше Вилнурның ала-кола көчеге урманга кереп чумды... Җанына дәва тапкан Саттар да шул дөньяның бер кисәге булып калды. Ул катгый карарга килгән дә, урамны күзәтеп басып тора. Карары белән үзе дә горурлана: бакчалар массивын йогынты сфераларына бүлү бетте моннан соң!
Башкалар теләсә нишләсен, әмма Саттар үз “зона”сыннан баш тарта, андагы дачаларны бүтән беркайчан да басмый, аннан самавыр түгел, хәтта кадак та алмаячак! Яшәсеннәр!
Корсыннар! Тырмашсыннар!.. Кар бөтенләй эреп бетеп, эз калмый торган көн җитүгә
Саттар теге самавырны да кире урынына илтеп куячак әле. Куячак, куячак!.. Кемнеңдер хәләл малы бит! Кем өчендер бик зур милек бит инде ул.
Саттарның күз карашы, урам буйлап барды-барды да, югары очта урманга терәп салынган икешәр катлы һәм мансардалы өч игезәк коттеджга барып төртелде. Алары, мөгаен, гади эшчеләрнеке түгел инде менә! Андагысын хәләл диеп булмый инде...
2000 ел

"Безнекеләр бит ул!" китабыннан
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.