Latin

Канатлы кеше

Общее количество слов 2926
Общее количество уникальных слов составляет 1430
41.4 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
59.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
67.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(хикәя)
— Егетләр, ә мин очарга телим, — диде ул.
«Егетләр» иреннәренә тидергән бокаллардан сыра уртларга да онытып катып калды.
Җәйге ямьле кичләрнең берсендә шәһәр үзәгендәге гади генә йортның бер подъездында яшәүче ир-егетләр ишегалдында үскән бердәнбер нарат күләгәсендә сыра чүмерәләр иде. Бер подъездда озак еллар буена гомер итеп, бер-берсен яхшы белгән бу ирләр, атна азагында шулай җыелышып алалар да дөнья хәлләрен сөйләшеп, шатлык-кайгыларын, уй-хыялларын уртаклашып сыра артында вакыт үткәрәләр. Болар беткәнбаш ирләр түгел, һәркайсы үз өлкәсендә ниндидер дәрәҗәгә ирешкән, яшәү шартларын җайга салган, һәрберсенең тормышка гамәли карашы, күкрәк сугып «Мин!» — диярлек мөмкинлеге бар, һәм моны алар үзләре дә белә, шуңа күрә бер-берсен бик хөрмәт итәләр, вакыты белән сабыйларча ихласлыкка бирелеп йөрәк серләрен дә ачып салалар, ул серләр нинди генә сәер булып тоелмасын, алар берсен-берсе аңлый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә, кыскасы, болар күптәнге дуслар һәм бер-беренең язмышына битараф түгелләр иде.
Алар бишәү иде. Бишесе дә электән үк спорт белән шогылләнеп дан-дәрәҗәләргә ирешкәннәр, кайберләре әле дә бу гамәлен ташламый, һәрвакыт формада булырга тырыша. Милиция майоры Нәҗип бүген яшьләрне кул сугышына өйрәтә, Республика хастаханәсенең хирургы Шакир кыш буена чаңгыдан төшми, шахмат буенча спорт мастеры Азамат бу уенга бөтен дусларын да гашыйк итте. Бары тик элеке авыр атлет Хөрмәт белән хәрби очучы Нуриның гына соңгы вакытта физик күнегүләр белән мавыкканы сизелми иде.
Тиздән Нури башка шәһәргә китте дә аның урынына Таһир исемле бер адәм күчеп килде.
Юк… Дөресрәге, Нуриның фатиры берничә ай буена бикле торды. Анда керүче дә, чыгучы да булмады, шикелле. Нәкъ шул көннәрдә Шакир, мул гына табын әзерләп, дусларын җыйды.
— Автомобиль фаҗигасенә эләккән берәүгә операция ясадым, — дип аңлатты ул моның сәбәбен,— Дөресен әйткәндә, яңадан җыйдым. Кул-аяклары өзелгән, эчке органнары изелгән иде. Хатыны да, балалары да шундук һәлак булган.
— Үзенә әйттегезме соң? Гаиләсе турында.
Азаматның бу соравыннан хирургның күзләрендә газаплы очкын чагылып үтте.
— Юк,— диде ул, нокта куйгандай итеп.
— Үзенең тома ятим калганлыгын белгәч, ул сиңа рәнҗемәсме соң? — Монсын Хөрмәт әйтте, — Урыныннан торалмаслык гарип булып калса?! Япа-ялгыз килеш…
Хирург дәшмәде.
— Без кайчак гаеплеләрне үлем җәзасына тарттырабыз, — диде милиция майоры Нәҗип, хөкем чыгаргандай итеп, — Ә син аны — яшәү җәзасына…
Авыр тынлык урнашты.
Тынлык озакка сузылды. Әлеге таныш түгел кешенең язмышы турында уйланган дусларның берсе дә авыз ачып сүз әйтергә ашыкмады.
Бераздан хирург телгә килде:
—Бу хакта мин дә уйландым, — диде ул, гаепле кеше төслерәк,— Иң кадерле кешеләрен югалтып, җанына мәңге төзәлмәслек яра алган гарип адәмнең яшәвенә караганда үлеме хәерлерәк түгелме, дидем. Аннан соң, операция да әллә уңышлы чыга, әллә юк бит әле. Шуларны уйлагач, мин аны үтерергә дә, дөресрәге, әҗәлгә ирек бирергә дә әзер идем.
Хирург авыр уйга чумып туктап калды.
Озак эндәшмәде.
— Ник шулай итмәдең соң? — диде Нәҗип,— Без сугышта өметсез яралыларны үзебез үтерә идек.
Һәм иптәшләренең йөзе үзгәреп китүен сизеп, аклангандай өстәп куйды:
— Алар моны үзләре үтенәләр иде. Яшәү өмете юк икән, нигә кешенең гомерен сузып, газабын озайтырга?!.
Хирург дәшмәде.
Ул гомеренең бер өлешен Әфган сугышында үткәргән дустының сүзләре белән күпмедер дәрәҗәдә килешә, үзенең изгелекме, гонаһмы эшләвен үзе дә белми иде. Һәм үлем куенындагы пациентны ни өчен яңадан терелтүен, яңадан җыюын да аңламый иде. Шул ук вакытта, ул бу гамәленең фантастик күренеш, мөмкин булмаган бер эш икәнен яхшы төшенә, һәм үзенең шушы эшкә алынуы, аны уңышлы башкарып чыгуы белән күңеленнән генә горурлана да иде.
— Ул һушына килдеме соң әле? Хәле ничек?
Азаматның бу соравыннан Шакир дертләп китте.
— Хәле ничек?.. — дип кабатлады ул, әлеге сорауның авырлыгын үлчәп карагандай, — Хәле ничек… Теге дөньядан кире кайтканнарның хәле ничек була?!.
Беркем дә дәшмәде.
— Сөйләшә алмый ул. Ишетми дә. Аяклары йөрми. Йөри дә алмаячак… Ә үзе исән. Фикере дөрес. Куллары яхшы хәрәкәтләнә. Түшәктә озак, бик озак ятачак әле.
Һәм хирург күз иярмәс тизлек белән алдындагы рюмканы киптереп куйды. Аннан соң кул сырты белән авызын сөртеп алды. Аның чырае сытык, кашлары җимерелгән, керфек очларында ике тамчы ялтырый иде. Ул аларны сөртмәде. Чалбар кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге тартып чыгарды да Азаматка сузды. Азамат дәфтәр битенә хәлсез куллар белән сызгаланган кәкере-бөкере хәрефләргә текәлде.
— Кардиограмма кебек…— диде ул, аны барсына да күрсәтеп, — Бер карасаң, чынлап та шул инде бу, кардиограмма — йөрәк тибеше.
— Я, ходай…— дип куйды кемдер.
— Моны ул өч көн буена язды, — Шакирнең тавышы һаман калтырый иде әле. — Һушына килгән саен берәр сызык өстәп куя иде. Күрәсең, гел шушы уй белән яшәгән. Ә сез ник коткардың дисез…
Барсы беравыздан кабатлады:
— Гафү ит, доктор.
— Гафү ит… — дип ирештерде хирург, җиңелчә шелтә белән, һәм рюмкасын күтәреп чәкәштрергә сузды да теге кәгазьдә язылган сүзләрне укыды:
— Мин яшәргә телим!
— Мин яшәргә телим! — дип беравыздан кабатлады табын, һәм барсы да аягурә басты.
Мин яшәргә телим!
Бу сүзләр йөрәкләрнең иң тирәненә кереп, кеше җанының яшерен көчләрен уятты да, бар газапны җиңәр бер җыр булып кабат яңгырады. Мин яшәргә телим!
Бу сүзләрдә кеше рухының кодрәтенә соклану да, үз бурычын гадел үтәүчегә рәхмәт хисләре дә, җиңел уйлар белән ялгыш юлга төшкәннәрнең чиксез үкенече дә бар иде.
Мин яшәргә телим!
Рюмкаларны чәкәштереп эчкәч, әлеге кәгазьне изге бер мирас сыман кулдан кулга күчереп яңадан карап чыктылар. Күңелләр чистарынып, яшәү дәрте артып киткәндәй булды. Аннан соң Шакир аны үзенә бирелгән иң кадерле бүләкләр саклана торган тартмага салып куйды.
— Янына хәл белергә килүчеләр бармы соң? — дип сорады Хөрмәт, — Ялгызы гына ятмыймы?
— Юк, — Шакир янә рюмкаларга шәраб койды, — Ул бит монда күчеп кенә килгән булган. Дуслары да, туганнары да юк. Аннан соң, янына кеше кертерлек тә түгел әле.
— Әгәр ул үлеп китсә?..
Азаматның бу сүзеннән табын дертләп куйды. Әлеге таныш түгел кеше алар өчен шул тиклем кадерлегә әверелгән иде инде, аны югалту турындагы уй үзе генә дә тирән кайгыга төшерә, йөрәкне уеп ала иде.
— Үлмәс!
Хирургның тирән ышаныч белән әйтелгән сүзе күңелләрне җылытып җибәрде. Тәрәзә артында караңгылык куера барса да дөнья яктырып киткәндәй булды.
— Ә аның исеме ничек? — дип сорады Нәҗип.
Һәм аны барсы да күтәреп алды:
— Әйе, исеме ничек? Исеме…
— Таһир, — диде хирург.
— Таһир! — дип зур ихтирам белән кабатлады табын,— Таһир…
— Без аны ташламаска тиеш, — диде Хөрмәт, — Таһирга ярдәм итәргә тиешбез.
— Мин бүгеннән әзер. Куш куллап!
— Мин дә!
Күңелләрендә Таһирга карата тирән ихтирам хисе булса да алар ничек ярдәм итәргә икәнен белмиләр иде әле. Шуңа барсы да Шакиргә төбәлде.
— Нәрсә эшләргә кирәген вакыты җиткәч үзем әйтермен, — диде хирург. Дусларының бу теләге өчен сөенүе аның тавышына ук чыккан иде. — Әлегә барсы да Таһирдан тора. Һәм миннән…
Тынлык урнашты.
Хирург янә рюмкага үрелде:
— Таһир өчен!
— Таһир өчен! — дип кабатлады табын, аягүрә басып, һәм бу сүзләрнең кайтавазы яңгырады, — Яшәү өчен! Җиңү өчен!
— Сезнең Таһирны якын күрүегезгә бик шатмын, — диде Шакир, рюмкаларны бушатып куйгач,— Чөнки ул безнең күршебез дә әле. Нури дустыбызның фатирын Таһирлар гаиләсе сатып алган булган.
Мондый көтелмәгән хәбәрдән соң ни әйтергә белми катып калдылар. Таһирның күрше булуы, ул гына да түгел, дуслары Нуриның фатирында яшәүе аны күңелләргә тагы да якын итте.
— Менә шундый хәлләр…— дип куйды Шакир, иңеннән авыр йөк төшкәндәй
Әлеге очрашудан соң байтак вакыт үтте. Таһирга бер-бер артлы катлаулы операцияләр ясадылар. Дусларга аның янына барып йөрү әлегә рөхсәт ителмәсә дә алар читтә калырга теләмәде, кыйммәтле мохтаҗлыклар өчен һәрберсе кулыннан килгәнчә акча бүлде. Һәм дуслар ихтирамы белән табиплар тырышлыгының нәтиҗәсе күзгә күренде — Таһир тормышка кире кайтты. Аның колаклары кабат ишетә, күзләре яңадан яхшы күрә башлады. Тәүдәрәк хәлсез генә кыбырдаган куллары инде иркен хәрәкәтләр ясады, шул куллары ярдәмендә ул әйләнеп ятарга, ә соңрак торып утырырга да өйрәнде.
Тик ул һаман сөйләшми иде.
Докторның соравына тәүдәрәк керфекләрен сирпеп, соңрак инде баш кагып, яки кул хәрәкәтләре белән җавап бирде. Тора-бара алар арасында ым-ишарәләрдән генә торган үзенчәлекле аралашу хасил булды.
Ләкин бу телне Шакирдән башка беркем дә аңламады, шуңа күрә төрле каршылыклар да килеп туды Һәм хирург, үзе атна буе өйрәнгәннән соң, Таһирга әпәләр алфавиты алып килде.
— Сиңа әлегә шушыны үзләштерергә туры килер, — диде ул.
Таһир ашыкмый гына китапны актарып чыкты. Аннан соң мөлдерәмә күзләре белән хирургка текәлде. Әрнү дә, нәфрәт тә, үкенеч тә, үз хәле белән килешергә теләмәү ачысы да тупланган бу карашлардан Шакир үзен таралып төшкәндәй хис итте. Ә Таһир җан ачуы белән китапны атып бәрде. Бераздан ул гафү үтенгәндәй башын түбән иде. Телен чыгарып күрсәтте дә сораулы карашын Шакиргә төбәде.
— Юк, бу бары тик вакытлыча гына, — диде Шакир.
Таһир ишарәләп кәгазь белән ручка сорады һәм тиздән нәрсәдер язып Шакиргә тоттырды. Хирург үзе дә сизмәстән аны кычкырып укыды:
— Мин сөйләшергә телим!
— Мин сөйләшергә телим…— дип кабатлады ул, дуслары белән теге вакытта булган әңгәмәне искә алып, — Мин яшәргә телим.
Таһир чиксез өмет тулы карашлары белән аяусыз бораулый, бу карашлардан берничек тә, бер кайда китеп тә котылып булмый, бу карашларга бары тик буйсынырга гына мөмкин иде.
— Син сөйләшәчәксең,— диде Шакир, үз-үзенә ныклы ышаныч белән. Болай дип әйтергә бернинди нигез булмаса да ул үз сүзләренең чынга ашачагына тамчы да шикләнми иде. Һәрхәлдә, әлеге мизгелдә.
— Син сөйләшәчәксең!
Таһир елмаеп куйды. Бу сабыйларча ихлас, шат һәм шул ук вакытта, үз көченә нык ышанган кешеләрчә тәкәббер дә елмаю иде. Син мине алдыйм дип уйлыйсыңмы, янәсе. Син мине юатасыңмы? Ә бит мин чынлап та сөйләшәчәкмен. Әле син мине белмисең… Мин сөйләшәчәкмен!
Икенче көнне кергәндә Таһир әпәләр телен өйрәнгән иде инде.
— Төне буе утны сүндермәде, — диде кизү торган шәфкать туташы, — Без аңа каршы килергә кыймадык.
Таһир аны киң елмаеп каршы алды:
— Рәхмәт, доктор. Болай аралашуның да мөмкинлекләре күп икән. Рәхмәт.
Шакир дә шатлыклы елмайды.
— Без синең белән җырлашып утырачакбыз әле. Тик аз гына көт син.
Бераздан Таһир уйчанланып калды. Һәм бармакларын уйнатырга тотынды:
— Ә ни өчен миңа беркем дә килми?
— Әлегә ярамый, — Шакир күзләрен яшермәскә тырышты.
Тик Таһирга анык җавап кирәк иде. Ул кабаланып ым-ишарәләр ясады һәм докторның аңламый калуын сизеп аны тагын, бу юлы әкеренрәк итеп кабатлады:
— Алар исәнме?
— Әйе, исән-сау.
Шакир сүзнең кемнәр хакында баруын яхшы аңлый иде, әлбәттә. Ләкин ул авыруның соңгы өметен өзәргә теләмәде, «алар» дигәндә үзенең Таһирга ярдәм иткән дусларын күз алдына китерергә тырышты, шуңа да җавабы бик тә ышанычлы чыкты.
Әмма Таһирның йөзен кара болып каплады. Ул әрнүле нәфрәт белән докторга төбәлде. «Ай-һай, егет…» — дигәндәй башын чайкап куйды. Аннан соң бөтен тәне көзән җыергандай тартыша башлады, муен тамырлары кабарып, яңаклары бүртенеп чыкты, битенә куе кызыллык йөгерде, күзләре тәгәрәп чыгардай булып түгәрәкләнде, маңгай сырларыннан тир бөртекләре тәгәрәде.
— А-а-а… Ал-лллды-ыйс-ссы-ың… Ал-дый-сың бб-ит.
Моны ишетүгә доктор ачкан авызын ябарга да да онытып катып калды. Гаҗәпләнүдән аның күзләре акайды, чәчләре үрә торды.
Шул рәвешле озак вакыт үтте.
— Исән булса, ул мине күрми түзмәс иде, — диде Таһир. Сөйләшү аңа зур авырлык белән бирелсә дә һәр сүзне ачык итеп әйтте. — Я хат язар иде. Дөресен әйт, доктор. Мин түзәрмен.
Шакиргә инде сүз сөйләүнең хаҗәте юк иде, яңаклары буйлап ике тасма агып төште, күксел төскә кергән иреннәре калтыранды.
— Доктор! Доктор! Шакир абый…— дип кычкырды шәфкать туташы.
— Юк-юк, бар да тәртиптә… — дигән тавыш ишетелде. Бу Шакирнең үз тавышы иде. Кинәт ул иңендә кемнеңдер кулын тоеп дертләп китте. Таһирның кулы икән бит… Шакир буыннары йомшарудан аның караватына чүгәләгән икән.
— Бирешмик, доктор… Көчле булыйк, доктор…
Шакир җиңе белән күз яшьләрен сөртеп Таһирга карады.
Таһирның да күзләрендә яшь иде.
Аның бөтен гәүдәсе калтырана, ә иреннәре бары тик бер сүзне кабатлый:
— Бирешмик, доктор… Көчле булыйк, доктор…
Тиздән шприцлар тотып шәфкать туташы килеп җитте…
Иртәгәсен алар бер-берсенең күзләренә карый алмадылар.
Шакир пациентның үз-үзен ничек хис итүе белән кызыксынды. Ул рәсмирәк булырга тырышты. Таһир да бер сүз белән генә җавап бирде:«Әйбәт…»
Ләкин Шакир, үз эшенең остасы, Таһирның шулай кинәт кенә теле ачылырга тиеш түгеллеген яхшы аңлый иде. Бу медицинада тиңе булмаган күренеш, моның буенча эзләнүләр алып барырга, ачышлар ясарга мөмкин, тик әле боларның берсе дә аны кызыксындырмады, аның өчен бары тик Таһирның аякка басуы; юк, аягына баса алмас инде — монсы бәхәссез, бары тик Таһирның рухи бөтенлеген саклап калуы, кайгыларга бөгелеп төшмәве, тормыштан өметен өзмәве мөһимрәк иде.
— Доктор, минем эчәсем килә.
Үзе дә сизмәстән Шакир аның күзләренә карады. Һәм барсын да аңлады.
Ярты сәгать үтүгә алар Таһир яраткан «Белый аист»ның беренче рюмкасын чәкәштереп утыралар иде.
— Рәхмәт, доктор.
— Сиңа рәхмәт.
Эчеп куйдылар.
Дәшмәделәр.
Коньяк тәннең бөтен күзәнәкләрен җылытып җибәрсә дә беркем берсүз дәшмәде.
Шакир рюмкаларны тутырды.
Таһир иңендә яткан бар авырлык-газапларын күтәреп торып утырды.
Бер-берсенең күзләренә карап рюмкаларын күтәрделәр.
Чәкәштерергә суздылар.
Туктап калдылар.
Эчеп куйдылар.
Рюмкаларга таш тутырган кебек иде.
Бераз тын тордылар.
Һәркем үз уйлары белән мәшгуль, тик икесенең дә уе бер тирәдә иде.
Тагын эчтеләр.
— Синең гаиләң бармы, — диде Таһир.
— Бер кызым, бер улым бар.
— Син бәхетле кеше.
Тынлык урнашты.
Озын-озак тынлык.
Хәер, тынлык микән…
Икесенең дә җанында давыл котыра, әгәр кешенең ихлас хисләре, үлгәннәрне терелтә, үткәннәрнең авыр фаҗигасен төзәтә ала икән, бу икәүнең тойгыларыннан барысы да үзгәрер, дөньяда газап-әрнүләргә бер урын да калмас, кешеләр кайгы-хасрәтнең ни икәнен дә белми яшәрләр иде.
Кинәт Таһирның йөзен кайгы күләгәсе каплады. Күзләре әрнү диңгезенә әйләнде.
— Нигә мине үтермәдең, доктор?
Шакир уйга калды. Ул әллә нәрсәләр дип әйтергә, үзенең бу КЕШЕгә булган уй-хисләрен аңлатырга теләде һәм… Һәм бер сүз белән генә җавап бирде:
— Белмим.
Тагын тын калдылар.
— Доктор, аякларым йөри алачакмы?
Хирург дәшмәде.
— Димәк, юк?
Кинәт аның изүеннән алып җилтерәттеләр:
— Минем йөрисем килә, доктор. Аңлыйсыңмы? Мин йөрергә телим.
Таһирның күзләрендә чиксез ихтыяр иде.
Аңа каршы килү мөмкин түгел иде.
Тик аның аякка басуы да мөмкин түгел, бу медицина кануннарына каршы килә торган гаҗәп бер хәл иде.
— Син йөриячәксең! — диде доктор, — Син йөгереп йөриячәксең.
— Мин йөриячәкмен! — диде Таһир хыялый бер тантана белән — Мин йөгереп йөриячәкмен
Һәм ул кинәт аякларын идәнгә алып атты да торып басты. Аның ашкынуын, аның теләнген тыяр көч юк сыман иде. Ул ничәмә-ничә айлар буена хәрәкәтсез ятып, инде суына башлаган аякларында чайкалып беркавем басып торды һәм… һәм как идәнгә йөзтүбән барып төште.
Шакирның йөрәге «жу» итеп куйды.
Таһир бермәл тынсыз ятты. Аннан соң кулларында күтәрелеп, торып утырды. Аның йөзе канга батса да иреннәрендә самими елмаю иде:
— Ярый, монысы башы гына әле, — диде ул, күзләрен очкынландырып, — Монысы тәүге адым гына.
Тәүге адымнан соң икенчесе, аннан өченчесе, дүртенчесе, бишенчесе... Адымнар кабатланып кына торды. Адымнар арткан саен Таһирның йөзендә күгәрмәгән, яраланмаган бер урын да калмады.
Шакирның дуслары да хәзер дәваханәгә еш йөрер булып китте. Алар Таһир белән төрле кызыклы хәлләр турында сөйләште, вакыт-вакыт сыра чөмерделәр, ә күбесенчә яңа күршеләренең теләген үтәп, аның аякларын хәрәкәтләндерделәр, сәгатьләр буена, Таһир шыбыр тиргә батып, арып егылганчы бүлмә буйлап йөрттеләр. Алар аяксызларны атлату турында төрле китаплар табып китерде, хәтта Кытайдан табип-остазларны да чакырдылар. Тик боларның берсе дә ярдәм итмәде. Һәрхәлдә, күзгә күренерлек үзгәреш сизелмәде.
Көннәрнең берендә Таһир болай диде:
— Мин аякка баса алмам, доктор.
Шакир дәшмәде.
Ул ни әйтергә дә белми иде.
— Ялгышасың, доктор — диде Таһир.
Бераздан ул өстәп куйды:
— Мондый уеннардан туйдым, доктор. Минем ялгызымны калдырыгыз. Һәм яныма беркем килмәсен.
— Ярый. — дип ризалашты доктор. Аның башка чарасы юк иде.
Икенче көнне Таһир янына беркем дә килмәде.
Ул көне буе түшәмгә карап ятты.
Күзләрендә чиксез моң иде.
Ә иртәгәсен хәл белергә кергәч, Шакир дертләп китте. Таһирның урынында сакал-мыеклы бер ят кеше ята иде.
— Гафу итегез, доктор, — диде ул, Шакирның агарынып китүен тоеп, — Мин күрше палатадан, Таһир бер генә минутка коляскамны сорап торган иде… Әле булса килеп җитми. Ул сезгә шушы конвертны тапшырырга кушты.
Шакир конвертны ачты.
Дәфтәр битендә бер генә җөмлә язылган иде: «Мин атларга телим.»
Шакир озак кына сүзсез торды. Азак кул астындагыларга Таһирны эзләргә кушты. Тапмадылар.
Милиция эшкә җигелде.
Эзләделәр.
Юк. Атна үтте.
Ай.
Юк.
Шакир да, аның дуслары да кара кайгыга батты. Кайсыдыр ягы белән әэсир иткән бу кешенең шулай көтмәгәндә югалуы, бөтенләй юкка чыгуы аянычтан да аяныч иде. Эзләмәгән җирләре калмады, аның фатир төбендә чиратлашып кизү тордылар. Әмма Таһир табылмады.
Ниһаять, Азаматның башына барып җитте:
— Гаиләсе кайда җирләнгән? — диде ул бер көнне.
Нәҗипнең ярдәме белән Таһирның гаиләсе кайда җирләнгәнен ачыкладылар һәм дүртесе бер булып шунда киттеләр.
— Әйе, монда коляска белән бер адәм килгән иде, — диде зияратны саклаучы карт. — Айдан артык инде чыкканы юк.
— Ник барып карамыйсыз соң? — диде Нәҗип, — Бәлки ул авыр хәлдәдер.
— Курыктым.
— Нәрсәсеннән?
— Ул сәер иде.
— Барыбер.
— Белмим… — Каравылчы бераз уйланып торды — Ул бирешә торган түгел кебек. Аның күзләре әллә нинди.
— Шулай да.
— Мин башта читтән күзәттем. Ул янәшә торган ике каберне кочаклап елады. Көне буе. Төне буе… Аннан соң… Аннан соң… Белмим… Каберләр үрдәрәк бит… Ә кичә коляскасы тәгәрәп төште.
— Коляскасы?! — диделәр бар да бер тавыштан.
— Әйе. Мин курыктым. Элек тә курка идем. Беләсезме, ул нәрсә диде?! Ул болай диде: «Мин сиңа атлап киләчәкмен!» — диде. Шуннан бирле керфек какканым юк. Йоклап китсәм, мәетләрнең аяк тавышын ишетеп уянам.
Дуслар инде каберләр янына барырга җыенганнар иде. Тик каравылчы гына ул якка барырга якын да килмәде. Аны төрлечә үгетләп карадылар:
— Нинди чирләрең бар — дәваланырга ярдәм итәбез…
— Башыңны төрмәдә черетәм…
— Юк, теләсә нишләтегез! Мин куркам.
Кинәт якында гына үлән кыштырдавы ишетелде. Барысы да тынып калды.
— Мин сиңа атлап килергә вәгъдә биргән идем, — диде таныш тавыш, — Мин киләм! Мин атлап киләм!
— Минем бер гаебем дә юк — диде каравылчы дерелдәвек тавыш белән — Зинһар миңа тимә!
— Ха-ха-ха!
Хәтта Шакирның да тәне эсселе-суыклы булып китте, бала җоннары кабарып чыкты.
— Син миннән курыкма! Мин — гади кеше! Юк, мин — гали кеше. Чөнки атлый алам. Йөри, йөгерә алам. Мин — чын кеше!
— Таһир! — диде хирург.
— Доктор!
— Таһир…
Доктор, рәхмәт сиңа! — тиздән Таһир үзе дә күренде. Ул бернәрсә булмагандай аякларында басып тора иде.
— Рәхмәт сезгә, дусларым… Рәхмәт сезгә…
Дуслар бер-берсенә карашып алды. Алар горур иде. Бигрәк тә Шакир. Аның керфекләреннән тәгәрәгән яшь бөртекләре һәм иреннәренә кунган елмаю бу мизгелдә ничектер килешеп, бер-берсен тулыландырып тора иде.
Шуннан соң алар йөрешеп, күрешеп, хәлләр белешеп яшәр булдылар. Һәр җомга саен җыелып, кышларын берәр кафега кереп, ә җәйләрен ишегалдында үскән бердәнбер нарат күләгәсендә дөнья хәлләрен сөйләшеп, уй-хыялларын бүлешеп сыра артында гомер үткәрерләр иде. Әнә шундый кичләрнең берсендә Таһир әйтеп куйды:
— Егетләр, ә мин очарга телим.
Егетләр иреннәренә тидергән бокалларын уртларга да онытып катып калды.
Аның сүзләрен уенга алыргамы, әллә чынгамы?
Шакир Таһирның күзләренә карады да гаҗәпләнүдән кулындагы бокалын төшереп җибәрде.
Озак кына дәшми торды.
Башкалар да бер сүз дә әйтмәде.
— Син очачаксың! — диде Шакир аннан соң, — Син мотлак очачаксың.
Бу сүзләре бөтен кануннарга каршы килүен белсә дә, Таһирга ул ышана, аның канатларын җилпеп шушы йортлар өстеннән үтә алуына тамчы да шикләнми иде.
Шушы сөйләшүдә соң күп вакыт узды. Таһир башкача күзгә күренмәде. Аны фатирыннан да, эш урыныннан да, гаиләсе зиратыннан да тапмадылар.
Һәркайсы үз өлкәсендә ниндидер дәрәҗәгә ирешкән, яшәү шартларын җайга салган һәрберсенең күкрәк сугып «Мин!» диярлек мөмкинлеге булган гамәли карашлы асыл ирләр бергә җыелганда да, аерым чакларында да үзләре дә сизмәстән вакыт-вакыт һавага карап алалар да, күзләрендә чиксез сагыш, сүрелмәс өмет балкып китә иде.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.