Latin

Җөмҗөмә Солтан

Общее количество слов 256
Общее количество уникальных слов составляет 168
38.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
49.7 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
54.2 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
ҖӨМҖӨМӘ СОЛТАН* (1369)
(поэмадан өзекләр)

...Бу кара йир, кем күрерсән, туп-тулуг
Адәм угланларыдыр кечек-олуг.
Һәр кадәм1 кем йир йөзенә басарсән,
Һәр кадәмдә2 адәм йөзенә басарсән...
...Бу кара тупрак эчендә ничәләр
Йатырлар ошбу төн, көндез, кичәләр.
Кеме солтан, кеме кол, кеме әмир,
Кеме хуҗа, кеме бай, кеме фәкыйрь.
Кеме углан, кеме шәйх, кеме фәта3,
Кемнең тупракын йилләр сүвереб4.
Кеменең сүңәкләре көнгә5 корыб,
Олуг, кечек, бай вә йуксыл – билгесез,
Әмир, мескен, кол вә солтан – билгесез...

* * *

...Йа нәбиулла6, ишеткел бу сүзем,
Кем ниләр күребдер анда бу күзем.
Ул җәһәннәм тәмугында, и олуг,
Бер кавем7 күрдем – бичин йөзлек камуг8.
Анлар ирмеш дөньяда нәфсе кәрәм9,
Кем йиймеш ирмешләр10 анлар күп хәрам.

Йәнә бер кавем анлар катында иде,
Башы түбән, азакы11 өстен иде.
Анлар ирмеш кем борынын күтәреб,
Йөрер ирмеш һәрбере "Мән! Мән!" тиеб.
Иргә мең һөнәр үгрәнмәк күб дәгел,
Илля булса бер – мән-мәнлек йөб дәгел12...
...Йәнә бер таифә13 күрдем, кем торыр,
Күзләре йук; кайда булса, тик йөрер.
Анлар ирмеш онытыб үз-үзләрен,
Үзгәнең гаибенә салмыш күзләрен.

Йәнә күрдем бер кавем мән: теле йук,
Һәм тәкый14 бер кавем – азак, әле15 йук.
Телсез анлар – хакимләр ирмеш борын16,
Игри17 хөкем берлә тотмышлар урын.
Илсез-азаксыз18 тәкый анлар, имеш,
Кем анлардин күңшеләре19 рәнҗемеш...
<
* Җөмҗөмә солтан / Төз. Хатип Госман. – Казан: КДУ нәшр., 1970.
1 Кадәм – адым.
2 Кадәмдә – адымда; табан асты белән.
3 Фәта – игелек иясе; егет.
4 Сүвереб – себереп.
5 Көнгә – кояшка.
6 Нәбиулла – алла илчесе.
7 Кавем – төркем.
8 Бичин йөзлек камуг – һәммәсе маймыл йөзле.
9 Кәрәм – юмарт.
10 Йиймеш ирмешләр – ашамызлар, ашаганнар.
11 Азакы – аягы.
12 Йөб дәгел – монда: аз тңгел.
13 Таифә – төркем.
14 Тәкый – тагын.
15 Әле – кулы.
16 “Телсезләр – элек хөкем чыгаручылар (судьялар) булганнар”.
17 Игри – ялган.
18 Илсез-азаксыз – кулсыз-аяксыз.
19 Күңшеләре – күршеләре.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.