Latin

Җир Бүләге

Общее количество слов 1925
Общее количество уникальных слов составляет 923
49.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
66.1 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
72.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Нәрсә булды бу?
Кичә Рөстәм үзләренең унике катлы зур йортларының иркен ишегалдында, куе булып үскән куаклар арасындагы аулак эскәмиядә ялгызы утыра иде. Ул яраткан эше белән мәшгуль, шахмат тактасына фигураларны тезеп, төрле йөрешләр ясап карый, озаклап уйлана, һөҗүм итү һәм саклануның яңа юлларын эзли иде. Монда рәхәт салкынлык, бик тыныч, шәһәрнең шау-шуы ишетелми дә диярлек. Кеше-кара да килеп йөрми монда. Чөнки йортта яшәүчеләрнең кайберләре әлеге эскәмиянең барлыгын белмиләр дә булыр. Эш шунда ки, йортны салучылар кайчандыр эскәмияне матур гына итеп ясап куйганнар. Ә менә аның тирәсендәге чокыр-чакырларны күмеп тигезләргә әллә онытканнар, әллә вакытлары тимәгән. Тора-бара ул чокырларны куе куаклар каплап, бу урын зур ишегалдының бер почмагында аулак урын булып калган. Аны Рөстәм үзе дә бер-ике дус малае гына белә.
Шулай уйланып, дөньясын онытып утырганда, сәгать көндезге унберләр булдымы икән, Рөстәм кинәт тузан суырткыч гүләвенә бик охшаган бер тавыш ишетте. Ул тавыш каяндыр өстән, чалт аяз күктән ишетелгән кебек, үзе акрынлап якыная, түбән төшә бара иде. Рөстәм урыныннан сикереп торды, күккә, тирә-юньгә карап алды. Тик берни дә күренми иде. Менә тавыш тәмам түбән төште, бераз вакыт янәшәдәге куаклар арасыннан ишетелеп торды һәм тынып калды. Әйтерсең күктән эскәмия янындагы куаклар арасына күзгә күренми торган нәни генә бер очу аппараты төшеп утырды.
Нәрсә инде бу, кем эше бу? Кеше күзенә күренми торган пинди аппарат булсын ди. Аны конструкторлар ясаган такъдирдо дә ул нигә беренче булып нәкъ менә Рөстәмнәр ишегалдына төшеп утырсын ди әле... Әллә Таһирҗан белән Илдар, уенчык ясап, аны шаяртмакчы, үртәмәкче булалар микән? Рөстәм, эскәмиядән чыгып, куаклар арасында эзләнеп тә карады. Юк, берни дә, беркем дә юк иде.
Бераздан Рөстәм урынына кире кереп утырды, шахмат тактасына текәлеп, зиһенен җыйды. Инде тәмам мавыгып киттем дигәндә генә тагын бер сәер хәлне сизеп алды малай. Эскәмиядә аның үзеннән башка, тагын кемдер бар, ул кемдер аның үзе кебек үк шахмат тактасына текәлгән, аның фигураларны ничек йөрткәнен дикъкать белән күзәтеп тора кебек тоела иде. Монысы нинди әкәмәт тагын. Әллә берәресе сиздерми генә куаклар арасыннан күзләп торамы аны? Кайбер малайларның үзеннән көнли төшә, ә җае чыкканда үтәргә, хәтта көлергә әзер тора икәнен Рөстәм яхшы белә иде.
Серне бераз ача төшсәк, Рөстәм ул — бәхетсез малай. Үзләре торган дәү йортта гына түгел, ә бәлки бетен шәһәрендә үк бэх етоез малай.
Аның әтисе дә, әнисе дә бар анысы, һавада канатларын киң җәеп пассажир самолеты очып үтә икән, Рөстәм аны күздән югалганчы карап кала. Аның әтисе ясый ул самолетларны. Иң җаваплы урында: заводның җыю цехыннан очарга әзер итеп чыгара. Быел май бәйрәме алдыннан гына әтисенә медаль бирделәр. Бик яхшы эшләгәне өчен. Ә әнисе аның шәһәрдәге ирләр костюмнары фабрикасының атаклы тегүчесе. Әнисенең бик матур,.дәү итеп ясалган рәсеме үзәк парк каршындагы Мактау тактасында тора.
Алай гынамы әле! Рөстәмнең бик матур сеңлесе дә бар. Миләүшә исемле. Көн саен кич Рөстәм сеңлесен бакчадан үзе алып кайта. Юлда сап-сары йомшак чәчләреннән үбеп тә ала. Кеше-кара күрмәгәндә генә. Рөстәм үзе исә бишенче классны бетерде, алтынчыга күчте инде. Гел бишкә генә укымаса да, башкалардан калышмый ул.
Их, барысы да нинди әйбәт булыр иде. Тик .менә... Тик менә буй ягына килгәндә Рөстәм нык калыша шул. Ишегалдындагы үзе шикелле малайлардан да, классташлардан да, барысыннан да калыша. Инде башкасын әйткән дә юк, класста иң начар укыган Таһирҗан белән Илдар да аннан калку буйлы. Кайчак малайлар куллары белән аның иңбашына таянып үткән булалар, ә кайчак кепкасын басып кидереп маңгаена төшереп куялар. Бәлки алар моны уйнап кына эшлидер. Тик, ни хәл итәсең, барыбер хәтер кала шул.
Шулай булсын! Аның каравы Рөстәмнең бүтән малайлардан берсенә дә тәтемәгән бер сәләте бар. Шахмат уйный башласалар, аңа каршы кем тора ала? Класстан дисәң дә, бөтен ишегалдыннан дисәң дә. Малайлар гынамы әле! Ишегалдында көчле шахматчы саналган инженер Һидият абый үзе дә Рөстәмгә гел оттыргалап кына тора, очраганда кул биреп исәнләшә. Алар чәкәләшкәнне карарга бөтен ишегалды халкы җыйнала.
Әле менә җәйге каникул башлангач та малайларның кайсы җәйге лагерьга китте, кайсы туристик походка. Ә Рөстәм юри беркая да бармады. Ул шулай ял итә: иртән йокыдан торып ашагач, шушы аулак беседкага төшеп утыра. Тыныч та, рәхәт тә берүзенә. Малайлар кайтканчы әллә никадәр яңа юллар уйлап куйды инде ул. Аның бит шахмат фигуралары гына да ни тора! Гражданнар сугышында батыр булганы өчен Рөстәмнең бабасына командиры бүләк итеп биргән ул шахматны. Әлбәттә, бик оста уйнаганы өчен дә. Ә бабасы әле үзе вафат булганчы ук фил сөягеннән искиткеч матур, нәзакәтле итеп ясалган бу фигураларны аңа — үзенең иң яраткан оныгына бүләк итеп калдырды. Менә бит ул ничек. Малайлар кайтсын гына, Рөстәм аларга класс күрсәтәчәк әле.
Тик менә бу сәер хәл... Бүген көне дә искиткеч матур, артык эссе дә түгел иде. Рөстәм, эскәмиягә урнашып фигураларны тезеп куюына, бер-ике бик көчле йөреш ясап та ташлады. Тик шунда теге күзгә күренми торган тузан суырткыч тагын килеп җитте. Тагын куаклар арасына төшеп утырды. Эскәмиядә Рөстәм бүген дә берьялгызы гына түгел. Аның янында кемдер бар, тәгаен генә бар. һәм ул Рөстәмнең фигураларны ничек йөрткәнен күзли. Сизә моны Рөстәм, ничек икәнен әйтеп бирә алмаса да, бик сизеп тора.
Аптырагач ул берничә тапкыр урынын алмаштырып та карады. Әмма кая гына утырса да кемдер күзәтә төсле иде. Хәтта бер мәртәбә Рөстәм күзгә күренмәс ул затның борынын тартып куйганын да ишетте. Ап-ачык итеп. Әй, нигә монда үртәлеп утыра соң әле ул?! Рөстәм урыныннан торып басты, тактадан фигураларны җыя башлады.
— Карале! — диде ул кызып.— Алай хәрәмгә китә икән, мин уйнап та тормыйм. Хәзер к ерэм дә китәм.
Шунда якында гына, Рөстәм янәшәсендә, кызлар тавышы ишетелде:
— Син уйна, Рөстәм. Син тагын уйна!
Озын паузалар ясап, авырлык белән генә әйтелгән бу сүзләрдән дерт итеп китте малай. Хәтта маңгаена тир бәреп чыкты. Тукта әле, ни булды соң бу?! Сүзләр әйтелде бит, тавыш ишетелде, ап-ачык булып. Ә эскәмиядә аннан башка беркем до юк иде.
— Син... кайда, кем соң син? — диде малай куркып кына.
— Мин монда торам. Менә мин! — диде тавыш һәм... Рөстәм каршысында, нибары ике адымда бер кыз пәйда булды. Әле генә беркем дә юк иде бит анда... Бик зур күзләре түм-түгәрәк, чәчләре көмеш төсле, өстенә итәге җиргә кадәр салынып төшкән бик озын алсу күлмәк кигән, бик тә сәер бер кыз иде бу. Беренче мәлдә малай алны-артны карамыйча эскәмиядән чыгып таярга талпынды. Тик менә, ничек инде кызлар каршысында куркаклык күрсәтәсең? Бөтен ихтыяр көчен бер йодрыкка төйнәп булса да, үзен-үзе тыеп калды.
— Син кем? Кайдан килдең монда? — диде ул пышылдап. Ни өчендер, тавышы калтыранып чыга иде.
Кызның төн шикелле кара күзләрендә көлемсерәү күренде.
— Рөстәм курыкмый? — диде ул.
Кара син аны, почык борын! Рөстәм «ә» дигәнче бар батырлыгын җыйнап алды.
— Менә тагын. Нигә мин куркып торыйм?
— Мин — Җир кешесе түгел. Без — башка план етадан. Әтиләр тора Җир яны орбитада. Кораб төзәтә. Мин — Рой кыз Элла,— дип сөйләде кыз, сүзләрен аерым-аерым әйтеп.
— Су сибәсеңдер әле...— диде Рөстәм ышанасы килмичә. Кара әле, ни дигән була бит! Башка планета кызы!
— «Су сибә» нәрсә ул, Рөстәм? — диде кыз.
— Ну, дөресен сөйләмисең дигән сүз инде,— диде Рөстәм уңайсызланып.
— Кара, күр! — диде Элла һәм елмаеп басып торган җиреннән юкка чыкты. Бер дә булмаган кебек. Рөстәмнең, үзе дә сизмәстән, зур булып авызы ачылды.
— Рөстәм ышанды? — диде көлемсерәүле тавыш.
— Әй, кайда син, Элла,— диде малай. Чынлап та башка планета кызы ахрысы бу. Җирдә кем инде болай күз алдыннан юкка чыга алсын. Менә гаҗәп хәлләр!
Элла тагын пәйда булды. Өстәлдәге шахмат фигураларының берсен кулына алды.
— Бу нәрсә була, Рөстәм? — диде ул оялып кына. — Ә син минем исемне кайдан беләсең әле?
— Мин сине ике көн күрдем... Сезнең шәһәр өстендә очып йөрдем. Сине күрдем. Ялгызы гына утырган малайны. Мин түбән төштем. Син ике тапкыр «Рөстәм ота!» дидең. Ә бу уенмы?
— Әйе, шахмат уены бу. Сездә әле бу уенны белмиләрмени?
— Белмиләр бездә.
— Әйдә өйрәтәм! Телисеңме? — диде Рөстәм. — Мин бик телим! —диде Элла.
Рөстәм ялтырап торган авыр, саллы фигураларны тактага тезде, Эллага үзе каршысыннан урын тәкъдим итте. һәм... кисәк кенә каушап калды. Уен эшмени! Ул, Рөстәм Сабиров, бишенче класс укучысы, гап-гади бер малай, башка планетадан килгән кызны шахмат уенына өйрәтә. Ул — үзен бәхетсезгә санап йөргән кәтүк малай. Болай булгач, бөтен Җир шарында иң бәхетле малай булып чыга бит әле ул! Каушамаска, җебеп төшмәскә кирәк. Ул Элланы шахмат уйнарга өйрәтә икән, Элла бу турыда үзләренең космик корабындагы өлкәннәргә дә әйтер. Алар да бу уенга өйрәнер. Бу инде шахмат уены Җирдән башка планеталарга да, ә аннан бөтен Галәмгә тарала дигән сүз бит. һәм моны ул — Рөстәм Сабиров башлап җибәрә!
Уен серен бүтәннәр алдында чишүне бик яратмаса да, Рөстәм. Элланы, берни дә яшермичә, ихлас күңелдән өйрәтергә кереште.
— Ә син йөрешләрнең барысын да язып бар! — диде ул тантаналы итеп .
— Ничек язып бар? — диде Элла.
— Кәгазьгә язып бар. Онытмас өчен,— диде Рөстәм һәм үзенең этюдлар язып бара торган блокнотын кызга сузды.
— Без бер нәрсә дә язмыйбыз. Хәтердә саклыйбыз,— диде Элла горур төстә.
Ну почык борын! Барысын да хәтерендә саклый имеш...
Әмма Рөстәм шуны бик тиз аңлады: бу кызның зиһене искиткеч иде. Рөстәм уен кагыйдәләрен һәм йөрешләрне бер-ике тапкыр кабатлап күрсәткән иде; Элла шул арада ал арны төшенеп тә алды.
— Ә хәзер уйнап карыйбыз! — диде ул Рөстәмгә кыю карап. Башын кисәк күтәргәндә аның чәчләренә бәйләгән зәңгәр бантиклары зур күбәләкләрдәй селкенеп куйдылар. Әгәр күзләре шундый түгәрәк һәм дәү булмаса, ул үзе баскан җирендә юкка чыга алмаса, Элла Җир кызларыннан берни белән дә аерылып тормас иде. Рөстәмгә хәтта аны моңарчы каядыр күргәне дә бар кебек тоела башлады.
Уйнарга керештеләр. Беренче партияне Рөстәм бик ансат һәм тиз отты. Әле икенчесендә дә өстенлек аның ягында калды. Ә менә өченче партиядә... Өченче партиядә ишегалды һәм мәктәп чемпионы үзе чак кына мат алмады! Уенны көчкә генә беркемнең дә җиңмәве белән төгәлләде. Тукта әле!..
— Мин өйрәндем, Рөстәм, сиңа рәхмәт! — диде Элла. Аннары күккә карап алды һәм өстәп куйды.— Мин инде китәм. Мин шулай эшләргә тиеш.
— Нигә инде алай тиз китәргә? — диде Рөстәм. Элла белән бергә утыруы нинди күңелле иде бит әле. Ул әле аның кайсы планетадан икәнен, монда ничек килүен дә сорап өлгермәде.
— Миңа тиешле вакыт үтте. Мине әтием көтә. Рәхмәт сиңа, Рөстәм. Хуш! — диде Элла һәм елмаеп басып торган җиреннән юкка чыкты.
— Элла! Зинһар сабыр ит әле, Элла. Минем бер нәрсәне генә беләсем килә.
Элла шул урынында тагын пәйда булды.
— Рөстәм нәрсә белә?
— Син монда кайсы планетадан килдең?
— Мин әйтә алмыйм. Без бик ерак планетадан. Без сезнең вакыттан тагын ике сәгать үткәч китэб ез.
— Ә сез кая барасыз?
— Мин әйтә алмыйм. Кораб Җир янында туктамый иде. Ватылды.
— Ә син монда үзең ничек төшә алдың?
— Нәни ракета белән.
— Ул ракета кайда? Ник күренми?
— О, ракета Җир кешесенә күренми. Инструкция шулай куша. Мин дә сиңа күренергә тиеш түгел. Шахмат уйнаганны күрдем, беләсем килде. Мине әтиләр ачуланмас микән инде, Рөстәм? — диде Элла борчылып.
- Ачуланмас, Элла. Син бу уенны аларга да өйрәтерсең. Алар сине мактап туймас әле. Менә күрерсең,— дип юатты аны Рөстәм.
— Мин китәм, Рөстәм,— диде кыз. Ул чынлап та ашыга иде.
Шунда Рөстәмнең башына бер уй килде.
— Тукта әле, Элла! — диде ул һәм үзенең бабасыннан калган атаклы шахматларын аңа сузды.— Ал син моны, Элла. Миннән бүләк итеп ал. Бөтен Җир шары малайларыннан бу сиңа бүләк булсын.
— Рәхмәт, Рөстәм! — диде кыз үзенең искиткеч күзләре 6елән малайга карап,-— Хуш!
— Ә мин сине кайсы планетадан табармын, Элла? — диде Рөстәм ашыгып. —Мин дәү үскәч тә сине эзләргә чыгам. Мин сине кайдан табармын, Элла?
— Әнә аннан,— диде Элла һәм бармагы белән күк гөмбәзенең көньяк-көнчыгыш өлешенә күрсәтте.— Хуш,, Рөстәм. Мин сине көтәм...
һәм ерак планета кызы Элла күздән югалды. Аз гына вакытка тузан суырткыч гүләп алды да дөнья тынып калды.
Рөстәм акрын гына үз урынына утырды. Утырган саен аның күңелендә уйлар өере күтәрелде. Юк, ул шахматчы гына булып калмас. Ул космонавт булыр! Ул Галәм киңлекләренә сәяхәткә чыгар. Ул Элла яшәгән планетаны, ә анда Элланың үзен дә эзләп табар, һичшиксез табар!
Ә моның өчен шахмат тактасына гына текәлеп утырырга ярамый. Аның өчен нык, көчле, кыю йөрәкле ир-егет булып үсәргә кирәк. Җыен юк-барга хәтереңне калдырмыйча, иптәшләрең янында булырга кирәк. Алар кебек су керергә, туп уйнарга. Чыныгып,. батыр булып үсәргә кирәк!
һәм Рөстәм аулактагы эскәмиядән торып ишегалдына, аннары урамга ук чыгып китте. Гадәтенчә, капкадан түгел, ә киртә-койма аша сикереп кенә...
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.