Latin

Җанның ялангач чагы... - 1

Общее количество слов 4345
Общее количество уникальных слов составляет 2132
34.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
48.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
56.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Сез мине тагын тиргәрсез инде. Китабының тышына ук ялангач хатын рәсеме төшергән диярсез.

Миңа бик кыен булыр. Чөнки сез беренче тапкыр гына тиргәмисез бит инде. Сез мине гел әрләп торасыз. Шуңа күрә... миңа бик кыен булыр. Ләкин мин түзәрмен. Һәм сез мине гафу итәрсез.

Ул сурәтне мин интернетта, язылачак әсәрләрем өчен өстәлмә мәгълумәт юллап утырганда, очраттым. Һәм бер мәлгә өнсез калдым. Мин әлеге рәсемдә сафлык күрдем. Бернинди эротика да, порнография да түгел, ә тән һәм җан матурлыгының бергә үрелгән чагы. Тән һәм җан сафлыгы.

Бу китапка исем таба алмый аптырый идем. Шушы сурәтне күрү белән исем табылды. “Җанның ялангач чагы...” Иҗатчы җанын мин хатын кыз (АНА) рәвешендәрәк итеп күрәм. Иҗат ул – җанның ялангач чагы. Иҗатчы җаны да менә шушы рәсем геройлары сыман. Саф, ялангач, яклаучысыз.

Әйтергә теләгән нәрсәмне мин һәрвакыт әйтеп, эшләргә теләгәнемне эшләп килдем. Мин үземнең бер эшем өчен дә кызармыйм, мин һәр сүзем өчен җавап бирәм.

Бу әлеге китабыма да, башкаларына да кагыла. Әсәрләремдә “Марат Кәбиров” дигән култамга тора икән, бу минем өчен автор исеме генә түгел. Бу минем өчен беренче чиратта сыйфат билгесе. Югары сыйфат билгесе.

“Җанның ялангач чагы...” башка әсәрләремнән аерылып тора. Бу хәтта әдәби әсәр дә түгел, ә тормыш һәм әдәбият хакында уйланулар тупланмасы. Шуңа күрә, монда реаль кешеләр, реаль вакыйгалар күбрәк очрар. Әгәр берәрегез хакында әйткән сүзем яман булып ишетелә икән, күңелегезгә авыр алмагыз. Димәк, сез аңа лаексыз.

МИН ҺӘМ БАШКАЛАР...

Әлеге исемне күреп: “Да-а, Марат үзе турында бигрәк хәтәр уйлый икән...” – дип әйтәчәгегезне чамалап, елмаеп куйдым әле. Шулай уйлыйм, әлбәттә. Һәм моны яшереп тормыйм да. Ләкин сез дә шулай уйлыйсыз бит. Һәркем, биләгән вазыйфасына, тоткан урынына карамастан, шулай уйлый, дөньяны үзеннән башлап кабул итә. Ул башта үзен күрә. Аннан соң бүтәннәрне.

Ул башта үзенең әйбәт ягын күрә. Аннан соң башкаларның алама ягын.

Әлеге китап минем хакта, минем тормышка, иҗатка, иҗатташларыма карашым турында. Монда әйтелгән фикерләр – фәкать минем фикерләр генә. Алар бернинди объективлыкка да дәгъвә итми. Ошый икән, кабул итегез. Ошамый икән, үзегез карагыз.

Сәхнәләргә чыкканда, яки очрашуларга килгәндә яшь кенә, чибәр генә егет кебек күренсәм дә, мин инде кырыкны куып барам һәм иҗатым да зур гына. Тормышымның теге яки бу истә калырлык вакыйгалары бераз үзгәреп, яки үзгәрмичә әсәрләремә кереп киткән. Шуңа күрә, мин аларга мөмкиненчә кагылмаска тырышырмын. Бу мемуар түгел. Бу әдәбият тарихы һәм теориясе буенча дәреслек тә түгел. Бу үткән гомергә, яки язылган әсәрләргә йомгак ясау да түгел. Укуы бик үк күңелсез булмас. Монда язучының уйлары, кичерешләре генә. Икенче төрле әйткәндә, бернинди сюжетсыз, эчтәлексез һәм мәгънәсез әсәр. Ул укучылар өчен дә, тәнкыйтьчеләр өчен дә бернинди дә яңалык була алмый. Һәм үз-үзен хөрмәт иткән тәнкыйтьче бу язмаларга игътибар биреп тә маташмас.

Мин әдәби иҗат белән егерме елдан артык шогылләнәм, бик күп әсәрләр - шигырьләр, хикәяләр, юморескалар, повестьләр һ.б. иҗат иткәнмен. Кайберләрен күпләр яттан диярлек белә, кайберләрен үзем дә онытканмын. Иҗатымны аңлаучылар, яратучылар бар, аңламаучылар, яратмаучылар һәм минем хакта бөтенләй бернәрсә дә белмәүчеләр бар. Мине инде унөч яшемнән бирле радио, телевидение, гәзит-журналларга әңгәмәгә чакыралар һәм һәрвакыт бер үк сорауны бирәләр: кайда туган, кайда укыган, кайда... Шулай итеп, менә егерме ел буе мин радио, телевидение, гәзит-журналлар аша үз биографиямне сөйләп яшим.

P.S.

Әлеге бүлекне шул килеш кенә калдырасы идем. Әмма яңарак кына тагын бер радиога әңгәмәгә чакырдылар. Тагын шул ук сорауларны бирделәр...

Әйе, мине яратучылар, яратмаучылар һәм бөтенләй белмәүчеләр бар. Һәм журналистлар бар. Алар минем иҗатымны бөтенләй белми, ә башкаларны үзләреннән дә наданрак дип уйлый.

Мин биографиямны сөйләп тә, язып та ялыктым. Әгәр ул тагын кемнедер кызыксындыра икән, радио яки телевидениедән минем белән булган әңгәмәләрне күзәтеп барыгыз. Анда яңа гына укуын бетереп килгән яшь журналист, яки пенсияга ничә көн калганын санап яшәүче берәр карт журналист мотлак кайда туып, кайда үсүем белән кызыксыначак. Һәм мин “урысның күңеле булсын, чукын, балам”- дигәндәй, җавап бирәчәкмен.

Яр Чаллының мәйдан журналында чыккан “Мәхәббәттән җырлар кала” дигән повесть уңаеннан укучылардан хат алдым. Бу минем Чаллыда басылган беренче әсәрем, һәм әлеге хат Татарстандагы укучыларымнан килгән беренче хат иде. Аңа үземчә бик ихлас итеп, хәтта кирәгеннән артык ихлас итеп, җавап бирдем. Монда минем биграфиям дә, тормышка һәм иҗатка булган мөнәсәбәтем дә ачык чагыла. Шушы хатны сезнең игътибарга да тәкъдим итәм. Игътибар белән укыгыз да кайда туып кайда үсүемне сорап башкача йөдәтмәгез инде.

“Исәнмесез, Татарстанның Балык Бистәсе районы Биектау гомум белем бирү мәктәбенең IХ сыйныф укучылары!

Саумысыз, кадерле дусларым!

Хатыгызны алдым. Рәхмәт! Шатландым. Ул хатның нәкъ Татарстаннан, нәкъ сәнгатебезнең тере классиклары Хәлим Җәләй, Равил Шәрәфи, Равил Фәйзуллинның туган төбәгеннән килүе өчен дә. Әдәбиятка, иҗат кешесенә игътибарлы, ихтирамлы укучылар булганыгыз өчен дә. Ни генә әйтсәң дә, әдәбият кешенең рухи югарылыгын, шуның нәтиҗәсе буларак, халыкның мәдәни үсешен билгели торган күренеш. Куанычымның иң зурысы сезнең өчен, сезнең киләчәгегез өчен. Алдагы көннәрегездә тоташ бәхет кенә көтәчәк дип алдалыйсым килми, әлбәттә. Ләкин иҗади рухлы кеше тормыш кырыслыгына бирелми, үз максатына ирешә торган була ул. Әнә шул юнәлештә җитди эш алып барган Лира Хәбибрахман кызы Федоровага сокланам. Бәхетегезгә шундый укытучы эләгүе белән сезне котларга да мөмкиндер әле.

Котлыйм!

Аннан соң, беркемнекенә дә түгел, ә нәкъ минем әсәргә игътибар итүегез өчен дә сөенеп куйдым. «Сез яраткан язучыбызга әйләндегез»— дигәне бигрәк нык ошады. Мактаганга бик егылып китә торган кеше булмасаң да яхшы сүзнең зыяны тими аның. Рәхмәт.

Туган якны әйтеп таныштыру кирәк булган урыннарда, мине, гадәттә: «1970 елда Башкортстанның Илеш районы Сеңрән авылында туган» — диләр. Үзем дә шулай дим. Ләкин бу дөрес тә, дөрес түгел дә. Дөрес — чөнки Сеңрән җирендә тәпи эзләрем, күгендә канатлы хыялларым калган. Шул җирдә бала чагым үткән, күңелемдә мәхәббәт яралган, бөтен булмышым шушы җирдә әвәләнгән. Дөрес түгел — чөнки мин Казан каласында туганмын. Бу дөньяга килү белән Казан һавасын сулаганмын. «Тукай урамында туды балаң. Шагыйрь булыр әле…» — дип юатканнар авыру әниемне…

Паспортымда туган җирем Актаныш районының Чуракай авылы дип билгеләнгән. Монсы әтием Ханнанов Рәфил Кәбир улының туган-үскән җире. Бу авылда да гөнаһсыз чакларым үткән, Ата йортының матчага эленгән бишегендә тибрәнгәнмен, беренче кат әтием куенына кереп иркәләнгәнмен (мин яшь ярымлык чакта ул үлеп киткән), күрше әбиләреннән: «Собханалла, собханалла!» — дип әйттергәнмен. Чуракайда хәзер ул карчыклар да, туган йортым да юк инде. Анда әтиемнең кабере генә бар. Язмыш мине әллә ничә туган авыллы иткән.

Әнием Солтанова Әнүзә Әмирҗан кызы бөтен гомерен колхоз эшенә биргән кеше. Савымчы иде. Шуңадырмы, малай чагым фермада, маллар арасында үтте. Сүгенергә дә, нәчәлник-фәлән күрмәгәндә сөтен, онын, саламын урлап шылырга да, тотылгач алдашырга да шунда өйрәндем.(Элек үземнең бу тәртипсезлекләрем өчен гарьләнә идем. Хәзер аңлыйм — шулай кирәк булган.) Әнидән яшереп кенә сөткә су да кушкан бар иде. Сөтнең куелыгын тикшерсәләр, аңа тоз саласың — бар да тәртиптә була, беркем сизми. Монсы — физика дәресеннән алып чыккан гыйлем. (Белемеңне тормышта кулланырга өйрәтәләр иде бит.) Мин дәртләнеп су кушкан елны әнигә илле сум премия биреп ташладылар. Гомерендә беренче тапкыр! Моның кадәр зур җиңүнең төп серен мин аңа әйтмичә түзәлмәдем. Зирәклегемә исе китәр, кочаклап сөя-сөя рәхмәт укыр дибрәк көткән идем. Ул кулына каеш алды. Гомерендә беренче тапкыр!.. Аның каешны сызгыртып селтәп:«Сугаеммы?! Сугаеммы?!» — дип сораганы истә калган. Сукмаячагын аңлый идем. Ничә ел фермада эшләп, аның сыерларга да кул күтәргәне булмады. Сукмады.

Каешын атып бәрде дә

Бер ни дә эндәшмәде…

…Әнкәемнең керфегендә

Тибрәлә күз яшьләре.

Шул хәлдән соң абзарга чыгып үзебезнең сыер белән аның ала бозауын кочаклап елаганым, әниемне елатмаслык итеп яшәргә дип ант биргәнем хәтердә. Минем, гомумән, сыерлар белән дуслык көчле булды, әнинең төркемендәгеләрдән һәрберсе диярлек танып үз итеп тора, артымнан ияреп йөри иде. Рәнҗегән чакларымда үзем дә аларны кочаклап елый идем. Шуларны уйласам, әдәбиятнең нигезендә яткан МОҢ миңа ана сөте белән дә, тана сөте белән дә кергәндер сыман…

Моң дигәннән… Авылыбыздан күренекле артистлар чыкмаса да матур җырлаучылар җитәрлек булды. Кичләрен абый-апаларның урамнан җырлап узганын мин сокланып тыңлап кала идем дә күңелем белән аларга ияреп китә идем. Зур үскәч үземнең дә авыл урамыннан җырлап, җырлап кына түгел, ә гармун да тартып узасым килә иде. Гармун минем иң зур хыялым иде. Күршедәге Илдус абыйның хромкасында бер-ничә көйне маташтыра да башлаган идем инде. Әни беренче премиясен алгач, минем алга шундый сайлау куйды: яки гармун, яки велосипед. Велосипедка да кызыга идем шул. Әтиле малайларның барсыныкы да бар иде. Минеке генә юк. Велосипедсызлык минем өчен әтисезлек, ятимлек символы булып тоела иде. Мин дөнья көтәргә дә җиңелрәк булыр дип, велосипедны сайладым. Бу хәзер миңа кызык тоела, ләкин ул чакта нәкъ шулай дип уйладым:«Дөнья көтәргә дә җиңелрәк булыр»

Сигезенчене тәмамлагач, Үрге Яркәйдәге һөнәрчелек училищесына киттем. «Училищега «өчлегә» укыганнар гына бара. Аннан соң вузга керү авыр булыр» — дип, әнинең күрше авылдагы урта мәктәпкә җибәрәсе килгән иде. Тракторчы булсам, аңа ярдәмем тияр, утын-печәнгә дә башкасына да мохтаҗлык кичермәбез, дип уйладым. Ләкин мин ялгышканмын. Тракторчы булып бер генә көн дә эшләргә туры килмәде. Ничек кенә сәер тоелмасын, СПТУ мине шагыйрь ясады. Училищедан киткәндә районда гына түгел, республикада да таныла башлаган идем инде.

Уфага укырга керергә дип килгән беренче кәнем бүген дә күз алдымда. Кулда иске чемодан, өстемдә училище формасы, аякта кедалар. Кесәдә тугыз сум сиксән биш тиен акча. Шул кыяфәттә БДУ алдына килеп баскач озак кына икеләнеп тордым. «Шушы кадәр матур урыннарда уку бәхете миңа, гади савымчы малаена, каян килсен инде?!»— дип уйладым. Үземнең беркатлылыгыма исем китте. Абитуриентларның барсы да диярлек әти-әнисе белән килгән. Мин кимсенеп кенә басып торам. Шунда берәү иңемә кагылды. Идән юучы апа икән. «Улым, әллә ятим баласыңмы?» — ди. Бер ни дип тә җавап бирәлмәдем. Тамакка төер тыгылды. Апа мине кабул итү комиссиясенең ишек төбенә илтеп куйды. Алдымда гына торган бер ир, өс-башыма күз йөгертеп чыкканнан соң, миңа борылды:

— Улым, кайсы районнан килдең? Исемең ничек?

— Марат… — дидем мин кыюсыз гына.

— Кәбиров түгелсеңдер бит? —диде ул, һәм үз соравына үзе җавап та бирде, — Кәбировны имтихансыз алганнардыр инде. Аның хакында Атнабай үзе язды бит!

Мин дәшмәдем.

Ул елны укырга кереп булмады. Бал җитмәде. Аның каравы, имтиханнарга әзерләнгән арада, вагон бушатып, өс-башны яхшыртканнан калган сиксән сум акча белән өйгә кайтып төштем. Баштанаяк киенгән улын күргәч, әни елап җибәрде…

Болар хакында шулай җентекләп сөйләвем бер дә юктан гына түгел.

Һәр әсәргә ачкыч язучының биографиясендә ята. «Мәхәббәттән җырлар кала» әсәрен язуга әлеге хәлләр дә этәргеч булгандыр кебек. Кемгә ничек тоеладыр, мин бу повестьне рухи автобияграфиям итебрәк карыйм. Ул тормыш сынауларыннан мөмкин кадәр пычранмыйчарак чыккан иҗатчының күңел биографияседер сыман. Игътибар итсәгез, хикәяләү рәвеше дә, ритм да, темп та бер күтәрелеп, бер түбән төшеп бара. Йөрәк язмасы (кардиограмма) рәвешендәрәк. Әйтик, анда шатлык белән кайгы, югалту белән табыш, әдәби тел белән журналистика аралашыбрак килә. Образлар да шулай сыманрак.

Гөлзиләнең прототибы бар дисәм дөрес булмас, юк дисәм хаталанырмын кебек. Ниндидер образны сүрәтләгәндә (хәтта уйлап чыгарылган вакыйгаларда да) мин, гадәттә, тере кешеләрдән, үзем белгән, күргән, аралашкан кешеләрдән этәрелеп китәм, аларны күз уңында тотам. Ул яклап караганда, һәр образның нигезендә тере кеше ята. Шул ук вакытта, (хәтта чынбарлыктагы кешеләр хакында язганда да) мин:«Бу әсәр фәлән кеше турында»— дип әйтә алмыйм. Чөнки иҗат барышында күп нәрсәләр үзгәрә, чынбарлык белән хыял бергә үрелә, вакыйгалар киеренкерәк, характерлар калкуырак итеп бирелә. Нәтиҗәдә, чынлап булган хәлләр белән уйлап чыгарылган вакыйгалар буталышып бетә, аны хәтта үзең дә аера алмый башлыйсың.

Гомумән, иҗат кызыклы күренеш. Әдәби иҗат бигрәк тә. Ниндидер әсәр язганнан соң, үзеңне бер гомер яшәгән кебек хис итәсең. Бер гомер яшәп икенчесенә күчкән кебек. Кемгә ничектер, язучы хезмәте миңа тылсымчы сыманрак тоела. Җир йөзендәге барлык һөнәр ияләреннән бер язучы гына үзенең кимчелекләрен өстенлек итә, үзенең кайгы-газапларын укучыларының шатлыгына әйләндерә. Бары тик ул гына, үз булмышын югалтмаган хәлдә, берьюлы әллә ничә кеше сурәтендә, әллә ничә кеше язмышы белән яши ала. Ә бу җиңел түгел. Бу дөньяда фәкать үз язмышына гына баш була алмаганнар да җитәрлек бит… Шуңа күрә иҗатчыны шәхес буларак күпләр аңлый алмый, ул үз-үзен аңлаган кебек аңлый алмыйлар. Шуңа күрә, ул, гадәттә, ялгыз була. Меңнәр арасында. Алла кебек.

Иҗат бөтен гомереңне, бөтен булмышыңны үзенә багышлауны таләп итә торган авыр хезмәт. Лев Толстой әдәби әсәрне балага тиңләгән, диләр. Минем, әлбәттә, бала табып караганым юк. Әгәр чынлап та шулай икән, димәк, ул баланың әнисе — талант, әтисе — хезмәт. Талантың юк икән, күпме генә тырышсаң да син язучы була алмыйсың. Өйрәнмисең, эзләнмисең, эшләмисең икән, син беркайчан да зур язучы була алмыйсың. Иҗат — Талант белән Хезмәтнең иң югары кавышу ноктасы ул. Һәр өлкәдә дә.

Язучылык ул хезмәт кенә түгел, ә яшәү рәвеше. Һәрхәлдә, мин шулай уйлыйм. Һәм әдәбият юлына аяк басканнан соңгы бөтен гомерем шушы язучылыкка буйсындырылгандыр дим. Башкортстанда чыга торган «Өмет» гәзитендә тәҗрибә туплап, бик популяр булып китәчәк «Атна» гәзитенең беренче санын чыгарганнан соң ук (Начальник буласы килә иде, кәнишне…) сәхнәгә күчтем. Хәния Фәрхи җитәкләгән «Бәйрәм» ансамбленә. Нәфис сүз остасы булып. Аңа кадәр дә Айдар Галимов, Ризван Хакимов һ.б. кебек сәхнә йолдызлары белән эшләгәнем бар иде. Мин юмористик әсәрләр язып, аны сәхнәдән дә үзем башкарам. (Гафу итегез, мактанырга онытканмын.) Яхшы гына эшләп йөргән җирдән, «Бәйрәм» ансамблен дә ташлап киттем. (Зарплата шәп иде, кәнишне.) Бүген тулысынча әдәбият белән генә шогылләнәм. Зарланмыйм. Моны ни өчен әйтәм? Югары дәрәҗә, төшемле урыннардан баш тарту беркемгә дә, гаиләле кешегә бигрәк тә, җиңел түгел. Ләкин язучы, үзенең иҗаты хакына, кискен борылышлардан курыкмаска тиеш. Матди яктан да, рухи яктан да авыр чаклар булды. Без, гаиләбез белән, аны җиңеп чыктык. Гаиләм һәрчак минем таянычым. Үз-үземә кирәкмәгән чакларда да, мин аларга кирәк икәнемне беләм. Яхшы гаилә язучының ярты бәхете ул.

Үзен язучылыкка әзерләгән кеше күпне күрергә, күпне кичерергә, күргәнен кичерә, кичергәнен күрә белергә тиеш. Минем беренче һәм бердәнбер остазым, дустым, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев уены-чыны белән болай дип әйтә торган иде:«Язучының биографиясе дә, географиясе дә киң вә широкий булырга тиеш!» Бу сүзләрнең миңа зыяны тимәде, шуңа сезгә дә кабатлыйм. Һәм үземнән өстим — күңеле дә. Чөнки Кеше — кызык хайван, аны аңлап та, аңлатып та бетереп булмый. Минем соңгы акчасын теләнчеләргә биреп киткән кесә каракларын да, шул ук теләнчеләргә бер сумын кызганган миллионерларны да күргәнем бар. Адәм баласының әйбәт ягын яратсам да, аны гөнаһлары, ялгышлары өчен битәрләргә теләмим.

Кшедән күпне көтәргә ярамый.

Һәркем үзе өчен бердәнбер.

Күп укырга кирәк. Ничек кенә тапалган сүз булып тоелмасын, мин моны беркайчан да кабатлап арымаячакмын — күп укырга кирәк. Мин бишенче сыйныфта укыганда ук инде әдәбият теориясен яттан диярлек белә идем. (Кулына тәүбашлап каләм алган һәр җитди кеше әдәбият кануннарын белергә тиеш. Соңыннан ул кануннарны җимерәсең, әлбәттә. Ләкин бер нәрсә бар: канунны белмичә бозганнарны — «надан», белеп бозганнарны «новатор» дип атыйлар.) Татар шагыйрьләренең әсәрләре турында сүз дә юк. Такташ, Туфан, Җәлил, Илдар, Шәүкәт, Атнабай, Мостай, Наҗар… Мин шуларда үстем.

Үкенмим.

Бүген бик күп халыкларның әдәбияте белән танышмын. Шигырләрен дә, чәчмә әсәрләрен дә ярыйсы ук беләм кебек. Башка халыклар әдәбияты белән кызыксынып барган хәлемдә, үзебезнең татар прозасын бик хөрмәт итәм, аны инде күптән дөнья аренасында үз урынын алырлык зур әдәбият дип карыйм. Бу шыттыру да, кысыр мактану да түгел. Сез алыгыз Әмирхан Еникины, Фатих Хөснине… Нинди шигърият! Ә Зөлфәт Хаким, Флүс Латыйфи, Факил Әмәк, Нәбирә Гыймадиева әсәрләре?! Галимҗан Гыйлмановның «Йодрык» хикәясе үзе генә ни тора! Шагыйрьләр көнләшерлек! Андый прозаны чит телгә тәрҗемә итеп тә булмыйдыр, бәлки. Ләкин кирәк. Татар үз Казанында гына кайнарга тиеш түгел!

Күп укырга кирәк, дигәнем ул — белемле булырга кирәк дигән сүз дә. Белемле булырга, дөнья белән күзгә күз карап бәхәсләшерлек булырга кирәк. Безнең буыннан булмады бугай инде, бәлки, булмас та, әмма татар әдәбиятын дөнья мәйданына сез алып чыгарсыз дигән өметем бар. Өметемне акласагыз иде.

Кадерле дусларым, мин сезнең КЕШЕ булуыгызны телим! ШӘХЕС булуыгызны телим. Шәхес буларак кызыклы түгелсең икән, нинди генә алымнар куллансаң да, сине укучы үз итмәячәк.

Мин күп сөйләдем. Үземчә дөресмендер дә. Ләкин сез — иҗади шәхесләр. Мине тыңлагыз да үзегезчә эшләгез — тормыш диңгезендә батмасагыз, кичерермен.

Иң зур ышаныч, иң якты өметләр белән

Марат Кәбиров.”

Журналистларның барсын да бер калыпка саласым килми. Башкортстанда чыга торган “Тулпар” журналы бар. Монда Башкортстан татар әдәбиятының иң иң асыл егетләре һәм кызлары эшли. “Тулпарның” баш мөхәррире Рамил Миңнәхмәтов, проза бүлеге мөдире Фәнизә Гыймадиева – минем беренче укучыларым. Һәрбер проза әсәремне диярлек башлап аларга укытам, аларның фатыйхасын алам. Болар инде тормышны да, әдәбиятны да миннән ныграк аңлыйлар. Әйткән сүзләре кырыс та, дөрес тә була. Алар мине аңлый, мин – аларны.

Яр Чаллыда “Мәйдан” журналы бар. Мин юл төшкән саен анда кагылып чыгам. Бөтен коллективлары белән Ходай тәгаләнең үзен каршы алгандай итеп каршылыйлар. Сөйләшеп утырабыз. Әсәрләремнең инде үзем дә онытып җибәргән детальләренә кадәр хәтерлиләр. Рәхәт! Һәм кыен да. Чөнки мин мондый ихтирамга, бу тиклем кадер-хөрмәткә күнекмәгәнмен. Салкын битарафлык эчендә, шәхесемне һәм иҗатымны күрмәмешкә-белмәмешкә салышкан кешеләр арасында мин үземне иркенрәк тоям, алар белән ничек сөйләшергә, үземне ничек тотарга икәнен яхшы беләм. Ә монда...

“Казан утлары” бар... “Идел” журналы... Монда инде гади журналистлар турында гына сүз бармый. Монда чын язучылар, татарның горурлыгы булырдай шәхесләр эшли. Алар үзебезнеке.

Гомумән, Казан мине якын итә сыман.

Бәлки, анда яшәмәгәнгәдер...

Журналистлар хакында сүз ачкач, бер вакыйгага тукталмыйча булмый. Узган елны иҗат кичәмне уздырдым. Зурдан кубып. Татарстанның һәм Башкортстанның бик күп сәнгать әһелләрен җыеп. Менә шул чара алдыннан бераз реклама да булыр дип, Башкортстан телевидениесыннан әңгәмә оештырдык. Аны Рәйсә Абдуллина әзерләде. Бу гадәти хәл сыман инде. Ләкин минем өчен ул зур вакыйга булды. Һәм менә ни өчен. Журналистларның гадәттә ни рәвешле эшләвен әйтеп киткән идем инде. Эчтән генә шундыйрак тапалган бер тапшыру көтә идем. Ә Рәйсә Абдуллина – бөтенләй башка дәрәҗә кешесе булып чыкты. Ул минем әсәрләрем белән баштанаяк таныш! Ул минем биографиямне, иҗатымны гына түгел, ә нинди җырчыларны, юмористларны, язучыларны яратуыма, кемнәрне укуыма кадәр белеп тора! Ул минем яраткан язучыларның әсәрләре белән дә танышкан! Үзеңне һәм иҗатыңны белгән кеше белән аралашу җиңел, рәхәт. Ул кеше тапкыр һәм йөгерек акыллы булса, бигрәк тә. Һәм безнең бернинди калыпка да сыймый торган иркен, кабатланмас, ихлас әңгәмә килеп чыкты. Һәм бу тапшыру хакында озак сөйләп йөрделәр. Килешкәне килешеп, килешмәгәне килешмичә. Ләкин ул беркемне дә битараф калдырмагандыр.

Мин үз эшен белеп, яратып, югары дәрәҗәгә җиткереп башкарган шәхесләрне хөрмәт итәм. “Нәрсәгәдер тотынасың икән, аны башкаларның кулыннан килмәс дәрәҗәдә башкарырга кирәк, - дип уйлыйм, - Ә алай булдыра алмыйсың икән, маташма. Һәр эш үз остасын табар.”

Башкортстан телевидениесы хакында сүз чыкканда мин һәрвакыт Рәйсә Абдуллинаны күз алдына китерәм дә, канәгатьсезлек белдерүчеләр булса, тыеп куям:”Юк, егетләр, бездә югары дәрәҗәдәге профессионаллар эшли. Алар белән тапшыру оештыру – үзе үк олы бәхет”

Иҗат кичәсе дигәннән... Башкортстанда яшәүче татар язучылары арасыннан Татарстанга барып:”Анда безне кысалар. Бернигә дә ирек бирмиләр,” – дип зарланып йөрүчеләр бар. Бәлки, кысалардыр да. Ләкин зарлану – ирләр эше түгел. Шул ук иптәшләр монда кайталар да Башкортстан язучылар союзына барып вата-җимерә башкортча сөйләшергә маташып йөриләр, “Китап” нәшриятенә барып ялагайланалар... Кызык.

Әнгам Атнабаевның “Егетләр бәйләнәләр” дигән шигыре искә төшә. Яшь хатынның иренә хаты рәвешендә язылган шигырьдә мондый юллар бар:

Син киткәннән бирле инде

Башларым әйләнә бит,

Бер минут та тынгылык юк –

Егетләр бәйләнә бит.

...................................

Берсе бигрәк тә бәйләнчек,

“Яратам” дигән була,

Ак күлмәген кигән булып

Кичләрен килгән бул.

“Ялгызыңа күңелсездер,

Клубка китәек”,- ди.

Клубка барсаң да бәла,

“Танцевать итәек”, - ди.

Әгәр ул язучыларны чынлап та кысалар икән, димәк үзләре гаепле. Кәнтәй хатыннар сыман кыланмасыннар.

Әмма мин “Кысалар” дигән сүзгә бик ышанырга теләмим. Моны Казанга барып жәлләтеп ниндидер шәхси файда алу исәбеннән эшләнәдер дип уйлыйм. Кайберәүләрнең:”Марат, акыллы бозау ике тананы имә ул.” – дигән киңәшен дә ишеткән бар. Мин моны аңлый да аңлата да алмыйм. Бәлки, акыллы булуым җитмидер. Ә бәлки, моны аңлау өчен бозау булырга кирәктер.

Башкорт милләтеннән булган яштәш каләмдәшләрем бар. Аларның берсе дә миннән күбрәк нәшер ителми, миннән ныграк танылмаган, миннән әйбәтрәк яшәми. Без барыбыз да бер чамада

Иҗат кичәмне үткәрәм дигәч, Башкортстан язучылар берлегендә бер генә кырын караш ташлаучы да булмады. Башкортстан телевидениесында реклама белән берсүзсез ярдәм иттеләр. Кичәдә бер генә башкорт сүзе дә яңгырамады. Ул чакта да, соңыннан да:”Марат, нигә алай иттең, нигә башкортча маташтырмадың?” – дип бер генә сүз әйтүче дә булмады.

Менә шуннан соң мин:”Башкортстанда мине кысалар, эшләргә ирек бирмиләр”, - дип әйтә алмыйм. Болай дип әйтү зур оятсызлык булыр иде.

Шулай ук:”Мине үз итеп, алга алып торалар, һәр эшемдә ярдәм итәләр, һәрбер уңышымны күрәләр” ,– дисәм дә, бу зур шыттыру булачак. Ничего подобного!

Бу хакта бик җәелеп китеп сөйлисем килми. Шулай да үрдә телгә алынган иҗат кичәсендәге җитмеш яшьлек Карт Марат монологыннан бер өзек китерсәм, начар булмастыр. Ул минем күңел хәлатемне беркадәр чагылдыра сыман.

“Сез мине белмисез инде.

Белсәгез,

Алкышларга күмәр идегез...

Мин әйткәнне көтмәс идегез,

Үзегез дә белер идегез...

Үземне япа-ялгыз итеп тойган авыр мәлләрнең берсендә шушы шигырьне яза башлаган идем...

Сез мине белмисез инде...

Ә асылда, мин дә сезнең кебек үк гади бер егетмен. Бәлки, сездән дә гадирәк, сездән дә беркатлырактыр әле. Минем тормыш та нәкъ сезнеке кебек үк кызык һәм кызганыч хәлләрдән тора.

Өйләнешкәннең беренче көнендә дус егетләр белән табын корып утырдык. Мин бик эчми идем әле. Ләкин беренче тост сөйгән ярлар бәхете өчен булды... Икенчесе - әти-әниләр саулыгы өчен... Өченчесе – ныклы гаилә өчен... Дүртенчесе – туачак балалар бәхете өчен... Бишенчесе... Алтынчысы... Җиденчесе... Иртән, күрше хатынының ишек төбендә уянып киткәч... үземнең хатын нык итеп тиргәде... Уклау белән... Югыйсә, мин ихлас күңелдән аларның сау-сәләмәт һәм бәхетле булуларын теләгән идем бит...

“Шәрек” радиосының төнге эфирында яраткан язучылар турында сөйләшү бара. Мине Уфада берәрсе ярата микән дип, радионы ныграк ачып, колакларны торгызып тыңлап утырам... Исеме азмы-күпме билгеле булган язучыларның барсын да атап чыктылар... Аларның сүзләренә язылган “Үтми торчы гомер”, “Авылым каеннары”, “Ялгыз балан”, “Китмик әле яшьлек иленнән”, “Хатын-кызның яшен санамыйлар” һәм башка җырларны мактадылар... Хәтта бер ханым яраткан язучысының шигырен чатнатып яттан сөйләп бирде:

Җаннарыбыз хәзер ят учакта,

Тәннәребез башка кочакта.

Ялгышасы калган,

Эх, ниләргә

Ялгышмадык икән шул чакта...

Тик минем исемем генә бер тапкыр да ишетелмәде. Югыйсә, әлеге әсәрләрнең барсын да мин язган идем бит...

Сез мине белмисез инде...

Хәер, үземнең кемлегемне мин үзем дә белеп бетермим әле. Язучыларны мактаганда, мине артист дип калдыралар, артистларны мактаганда – язучы диләр. Өлкән язучыларга бүләк өләшкәндә, мине яшь язучы диләр, яшьләргә бүләк өләшкәндә өлкәннәр рәтенә кертәләр. Кем инде мин, шулай булгач?!.

Күрәзәче дә кирәкми,

Билгеле минем гомер:

Бүләксез-нисез картаеп

Үләргә туры килер... –

Дип йөри идем, күптән түгел генә Татарстаннан килеп, “Акбабайның туган көне” дигән повестем өчен Илдар Юзиев исемендәге премия биреп киттеләр. Бу хакта Башкортстан матбугатында бер сүз дә булмаган иде бугай, каян белгәннәрдер, Чаллы язучылары телефоннан шалтыратып котлады, Казан язучылары телефоннан шалтыратып котлады, Мәскәүдән берничә язучы шалтыратып котлады. Үзебезнең язучылар гына бик сер бирмәделәр. Югыйсә, Уфа язучыларында да телефон бар бит инде...

Сез мине белмисез инде

Белсәгез

Миннән күз алалмас идегез...

Иҗатым күрсәгез,

Сез мине

Яратмый калалмас идегез...

Сез мине белмисез инде...

Ә мин сезнең белүегезне телим. Бер тамчы наз, җылы караш җитә кайчагында. Очраклы бер елмаю да җитә. Мин дә аны көттем.

Үземне япа-ялгыз итеп тойган авыр мәлләрнең берсендә, шушы шигырьне яза башлаган идем... Ләкин аны язып бетермәдем... Үпкәләрсез дидем, өнсез генә көтеп картайдым...

Ул чак мин дә бер җыр кебек идем.

Хәзер нәрсә инде... Узган кышны, әнә, бер бизнесменда эшләдем. Эшләдем дип... Капка төбеннән ишегенә кадәр йөреп тордым инде. Мин аның нигә кирәген дә аңламаган идем. Бозлавык көнне таеп егылмасыннар өчен йөргәнмен икән. Киткәндә үзе әйтте:” Дедуля, с тебя песок сыплется-а...”

Ком гына коела хәзер... Элек моң коела иде...”

Моңа өстәп ни әйтәсең инде?.. Беркем дә булдыра алмаганны эшләп, беркемгә дә кирәкмәгәнеңне тоеп яшәүдән дә авыр нәрсә юк.

Эдгар По ишеләр турында уйланганыгыз бармы?.. Үзләренең беркемгә дә кирәкмәвенә, язган әсәрләренең чынлап та пүчтәк икәненә тирән ышаныч белән дөньядан киткән бөек язучылар хакында?

Югарыда телгә алынган Рәисә Абдуллина белән әңгәмә вакытында тамашачылардан берәү:”Талантлар бик еш очракта эчеп юкка чыга. Сез моңа ничек карыйсыз?” – дигәнрәк бер сорау бирде.

Эчеп юкка чыгучылар талантсызлар арасында тагы да күбрәк. Тик алар халыкның күз алдында булмагач, бик күренмиләр. Аннан соң мәсьәлә талантың булу булмауда түгел, ә характерда. Мин үзем эчтем, эчәм һәм эчәчәкмен. Эчәргә телим икән, авызымны тегеп куйсалар да эчәчәкмен, эчәргә теләмим икән авызыма егып та сала алмаячаклар. Эчеп юкка чыгучылар – йомшак характерлы кешеләр.

Җавап шул рәвешлерәк булды. Мондый әрсезлекне кайберәүләр бик яратып та бетмәде шикелле. Аларның эше. Ләкин телевидениеда дип, төчеләнеп утырасым килмәде. “Әйе шул, шулай шул, эчеп юкка чыгалар шул. Бүгеннән башлап эчүегезне ташлагыз, талантлы иптәшләр...” – дип утырырга тиеш идем мени?!.

“Талантлар эчә”. Бу фикер халык арасында киң таралган һәм ул дөреслектән мәхрүм түгел. Талантлар чынлап та эчә. Ни өчен?

“Беркем дә булдыра алмаганны эшләп, беркемгә дә кирәкмәгәнеңне тоеп яшәүдән дә авыр нәрсә юк...”- дигәнрәк сүз ычкындырган идем. Дөрес сүз ул. Ә талант кем? Ул нәкъ әнә шул “беркем дә булдыра алмаганны булдыра алучы” үзе инде. Һәрбер иҗатчы халык өчен бик тә кирәкле, әһәмиятен әйтеп аңлатып бетергесез эш эшли. Һәрхәлдә шулай дип уйлый. Һәм шушы эшнең нәтиҗәсен көтә. Нәтиҗә дигәнемне акча, дан, мактау ише вак-төяк белән бутый күрмәгез. Иҗатчының аңа исе дә китми. Ул, әйтик, тәгәрмәч уйлап тапкан икән, кешеләрнең капчык күтәреп түгел, ә арба тартып йөргәнен күрергә тели. Ә кешеләрнең арбага исе дә китми. Алар капчыктан аерылырга теләмиләр. Алар иҗатчының эшен күрмиләр, аның иҗатын санга сукмыйлар, аңа ышанмыйлар кебек тоела. Иҗатчыга шулай тоела. Ә бу аңа әрнү алып килә. Үзен беркемгә дә кирәксез дип уйларга мәҗбүр итә.

Асылда, ул кирәксез түгел, әлбәттә. Халыкның арбага борылып та карамавы аның яңалыктан куркуыннан, өйрәнгән нәрсәсен ташларга теләмәвеннән генә килә. Халык кызык хайван, ул күп очракта үзе өчен бик әһәмиятле нәрсәләргә, песи баласын борыны белән сөт савытына төрткәләп сөт эчәргә өйрәткән шикелле, мәҗбүриләп өйрәткәнне көтә. Ул иҗатчыны санга сукмый түгел, аңа ышанмый түгел. Ул аның турында уйлап та бирми. Гомумән, адәм баласы беркайчан да иҗатчы хакында, талант турында уйламый. Ул “фәлән-фәлән эшләр эшләргә кирәк”,- дип уяна, “Шунсын-шунсын эшләдем, шунсы-шунсы иртәгә калды”, - дип йокыга китә. Җыр тыңласа танылган җырчыны тыңлый, китап укса, ишетә белгән язучыны ала. Халыкның менә шушы сыйфаты таланты булып та танылырга өлгермәгән иҗатчыны әрнүләргә дучар итә. Берничә елларга сузылган шушы әрнү талант иясен хәмергә, яки башка “чынбарлыктан качу” ысулына этәрә.

“Талантлар эчә...” Һәм талантлар курыкмый эчә. Әйтик, редакциядә эшләгән уртакул язучыны эчүдән тыючы иң зур сәбәп: эш урынын югалту куркынычы. Ул яхшы белә: моннан китә икән, башка җирдән эш табу аңа чиксез авыр булачак. Ә талант иясенә мондый куркыныч янамый. Башы белән хәмер сазлыгына гына чуммаса, аны бу эшеннән җибәрмәячәкләр. Бу урыннан киткән хәлендә дә икенче редакциядә бер сүзсез, колач җәеп кабул итәчәкләр. Чөнки барсы да яхшы белеп тора: бу кеше эчкәндә эчә дә, айныганда беркемнең дә кулыннан килмәгәнне эшләп ташлый. Шуңа күрә, талантның хаталарын гафу итәләр, аның кимчелекләренә түзәләр.

Танылу табу белән, талант иясе тынчыланырга тиеш иде. Әйтик, шул ук тәгәрмәч уйлап табучының теләге кабул булды – кешеләр хәзер капчык күтәреп йөрми, алар арба тарта һәм җае чыккан саен иҗатчыга рәхмәт укыйлар. Иҗатчының әрнүләре таралырга, күңеле канәгатьлек табып, тынычланып калырга тиеш иде. Ләкин алай килеп чыкмый. Бер әсәре киң танылу белән иҗатчы күңелен яңа корт кимерә башлый: “Мондый әсәрне кабат яза алырмынмы? Монсы соңгы әсәрем түгелме?” Бу яшәү һәм үлем соравы. Әгәр яңа яхшы әсәр яза алмый икән, иҗатчы үлә, ул тере мәеткә әверелә. Һәм танылган иҗатчы гомер буена шушы куркыныч астында яши.

Талант гадәттән тыш хәлдә яши.

Эчүчелеккә сәбәп булган мондый халәтләрне бик күп китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин мәсьәләне бераз күзаллау өчен шушы җиткәндер дим. Шуңа күрә, мин талантларның эчүенә аптырамыйм. Алар эчәргә тиеш. Эчмәсәләр күпләре йөрәк чиренә уралып үлгән булырлар иде инде. Талант зурлыгы белән шәхес зурлыгы тап килгәндә, алар эчкечелек сазлыгына батмас, “беткәнбаш алкаш”ка әверелмәс. Өлешләренә төшкән ачы бәхетне йөкләп барырлык көч-гайрәт табарлар.

Мин талантларның эчүенә гаҗәпләнмим.

Мин талантсызларның эчүенә аптырыйм.

Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.
Следующий - Җанның ялангач чагы... - 2
  • Части
  • Җанның ялангач чагы... - 1
    Общее количество слов 4345
    Общее количество уникальных слов составляет 2132
    34.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    48.8 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    56.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Җанның ялангач чагы... - 2
    Общее количество слов 4396
    Общее количество уникальных слов составляет 2085
    32.1 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    47.3 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    54.9 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
  • Җанның ялангач чагы... - 3
    Общее количество слов 3117
    Общее количество уникальных слов составляет 1576
    38.8 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
    52.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
    59.3 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
    Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов