Latin

Изге Атакай Фәлсәфәсе

Общее количество слов 1213
Общее количество уникальных слов составляет 817
43.0 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
54.6 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
61.0 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
Хикәя
Вакыйга «Яңа Уренгой–Казан» поездында булды. Мин аңа Табул шәһәре вокзалында утырдым, купедашымның рәхәт череменә оеп диярлек бара торгач, Төмәнгәчә йокымсырап та алганмын. Сәфәрдәшем уянгач, аның кәрәзле телефоннар челтәре «Белайн» инженерларыннан берсе булуын белдем, ул кемлектә дә сөбханаллаһ кына әфәнде иде. Аның төшеп калыр алдыннан гына минем белән оештырган җылы әңгәмәсеннән күңелем сафлык тапты. Тиздән коммунизм җитмәгәе дигән хыял кайнарында тәрбияләнгән безнең буынга кәрәзле телефон бәрәкәте һәм аның дөньяны тагын бер кат әйләндереп ташлаячагына өмет уяткан чаклары иде дисәк тә хата булмас. Шырпы кабы кадәр генә бер нәмәрсәне кесәдән чыгарасың да җанкай-җанашларың белән гәпләшеп аласың. Рәсәйнең борма авыр юллары тураеп-турыланып һәм дә җиңеләеп китә инде менә.
Купедашым, ялгызымны калдырып, кышкы кояшның соңгы нурлары белән бергә, бозлы-карлы суык Төмән вокзалының җир асты юлына төшеп югалды. Аның юлы шушы шәһәргәчә генә иде. Һава алыштырып алгач, мин дә үз ятагыма чумдым. Юлдашлы булсын әле дип яныма бер генә кешене дә утыртмадылар. Шулай Кәтеринә шәһәренәчә ялгызым гына бара бирдем. Ходай тәгалә миңа да ял насыйп иткәндер инде, «Әлхәм»емне укып, тагын йокыга кителгән. Ул арада Кәтеринә шәһәренә дә җителгән.
Шаулашып ике мужик килеп керделәр. Купеда ялгызым гына булуга сөенеп, тиздән үзләренең хуҗалыкларын җәелдереп, солтанлык галәмәтенә бирелделәр. Мин каршы түгел идем.
— Көне буе эшләдек, брат! Эштән соң гына. Авызга кайнар шулпа кабарга өлгергәндә генә шалтырт — телефон. Хатын хәзинәдә барын төяп озатырга чак җитешеп калды...
Сүзләренең күплеге мәгънә тирәнлеге белән үлчәнергә тиешле вакыт түгел иде. Ә хәзинәләрендә барлары мул булып чыкты. Өстәлгә тозланган кыяр банкалары ачылып тезелделәр, помидоры, ите, казылыгы һәм башкасы. Урыс дуңгыз маеннан башка яши алмаган кебек, аракысыз да юлга чыкмый икәнлеген беләм. Алар, купедашларым, шул кавем әһеле буларак, үз милләтләрендә мөкатдәс саналган гореф-гадәтләргә хыянәт итә алмый иделәр. Бу сыйфатларына, мондый булуларына минем ни каршылыгым килсен ди?
Вагон тәрәзәсеннән карап торганымда бер юлчыга игътибар ителде: ул, эре кыяфәтендә, электричкага утырырга дип ашыкмыйча гына баруында иде. Ә безнең поезд әлегә кузгалырга ашыкмады. Ә сәфәрдәш итеп насыйп кылынучылар ул арада купены үзләштереп өлгерделәр. Ду кубып, кәрәзле телефоннарыннан әле берәүләргә, әле икенчеләренә шалтыраттылар.
Командировкага баралар икән, Яр Чаллы шәһәренә үк, безнең Татарстанга. «КамАЗ» машиналарын йөртеп алып кайтырга.
Алар мәш килгән арада безнең поезд да юлын дәвам иттерергә кирәк тапты. Адымлап башлаган йөрешен йөгерүгә һәм чабуга күчерде. Шулай берәр сәгатьләптер барылды. Караңгылык эченә чумарга өлгергән дөньялык буйлап гүяки без генә сәяхәттә идек. Еракта күренеп калган шәһәрчек һәм авылларның утлары гына ялгызлык тойгысын боза. Күңелдә шундый җыр туа: «Күктә дә йолдыз күзләре, җирдә дә яна икән!»
Купедашларым һаман да тынычлана алмыйча, телефоннарын колакларыннан төшерә алмадылар. Кичке чәйгә дип җыена башлаган иделәр, ул ниятләрен онытып, сәгатьтән артыкка соңартып калдырдылар.
Безнең поезд ул арада нигәдер тизлеген киметә башлады, адымлап диярлек атлавына күчте һәм тукталып ук калды. Перрон буйлап атлаучы теге Кәтеринә шәһәрендә үк күзгә чалынып узган эре кыяфәтле адәм, вагоныбызга тыныч кына якынлашып, узып барышында тәрәзәгә карап алды, күзләребез очрашты. Аның сакалы, таш йөзе, үз-үзенә ышанычы һәм мин кемлеге хәтергә уелып калырдай салкын иде.
Бераздан поездыбыз кузгала башлады. Вагончыбыз йөгереп килеп җитте, чәйгә җыенуыбызны бозып:
— Сездә бер урын бар бит. Тагын бер пассажир утырды. Әйтми торасыз... Инвалид ул, йөкләрен алып килергә ярдәм итегез!— диде.
Аңлашылды, безгә бер юлдаш өстиләр.
Вагончы артыннан мин иярдем. Бу теге эре кыяфәтле ир кеше булып чыкты, ике олы чемоданы янында кузгалмый басып тора. Шушыларны илтегез диярәк, аларга карамый гына бармак төртеп күрсәтеп, үз мәртәбәсенең сыйфатын җуймыйча миңа әмер итте.
Бер чемоданын купега илтеп куйдым. Икенчесен үзе алырмы әллә дигән идем, юк икән, анысын да китерми булмады. Хәер, бу гамәлемне авырлыксыз гына башкардым. Ничә сәгать юлда килүемдә бераз хәрәкәтләнеп алу артык түгел, тән дә языла.
Кичке чәйгә утырыштык. Танышып та алдык. Яңа юлдашыбыз изге атакай икән. Чәй янында сүз куертып, дин мәсьәләсендә гәп орып җибәрде болар һәм:
— Ходай үзе барсын да бирә,— диде атакай.— Адәм баласына һәммә нәрсәне әзерләп куйган!
Юлдашларымнан булган урыслар, гүяки изге сүзне беренче тапкыр ишетүләредер, тәмам телсез калдылар. Атакайга форсат ачылган иде. Шушы башлаган эзендә сүзләрен дәвам итеп, аларны хәйранга калдыруында булды бу. Әңгәмәгә бик алай катнашыр һәм катышыр исәбем юк иде, чөнки үземнең «басурман» икәнлегемне аларга әйтергә күптән өлгердем. Фәлсәфәсе бер булса да, диннәребезнең аерымлыгын яшерәсе итмәдем. Атакай, мине бичаралар исемлегендә калдырып, үз урысларын агартуда булды:
— Ризыкны да бирә!— диде ул.— Башкасын да!
Дөрес, илдә чыпчык та үлми, анысы, хөрмәт күрсәтүчеләр табыла. Менә бит, үзен кыстый-кыстый сыйлыйбыз, ашатабыз, эчертәбез — боларын мин уйлыйм.
Атакай Алтайдан ук килә икән. Заманабызның көлке тамашасы артистларыннан булган Михаил Евдакимов белән бер авылда, бер урамда диярлек үсеп, бер үк мәктәптә укыганнар. Ул инде хәзер губернаторлары!
— Мишка авыл хуҗалыгы буенча белгеч иде. Механик. Күмхуҗны да берара җитәкләде. Мәскәү артистлары ул елларда безгә бик еш килделәр. Михаил, алар белән дуслашып, күмхуҗыбызны таякка калдырып, арбаларында китеп барды да зур артист буларак илгә танылды.
Атакай белеп сөйләргә тиеш иде. Яшермәдем, Михаил Евдакимовның артистлыгына, көлке остасы булуына соклана идем. Губернатор галиҗәнаплары сыйфатын алуын әүвәле аңлап җиткермәсәм, хуҗалык өлкәсендә тәҗрибәле кеше икәнлегеннән хәбәр ишеткәч, шәхесенә карата хөрмәтем бермә-бер артты. Әмма атакай исә аны өнәмәвен сиздергәч, бераз кәефем китте.
Шунда гына теге ике урыс агае телгә килделәр:
— Ничек инде Ходай үзе бирә? Берни дә эшләргә, тырышырга кирәкмимени?
— Әйе,— диде атакай,— кирәкми!
— Эшләмәгәч, каян акча килсен?
— Бәндәсен Ходай ташламый! Ризыгын да бирә, киендерә дә!
— Ничек инде?
Атакай кулына тозлы кыяр алды:
— Менә бу ризык үзе генә үсәр идеме?
— Юк, билгеле,— диделәр урыс агайлары.— Бакчаны казырга, түтәлен әзерләргә, кыяр орлыгын утыртырга, суны сибәргә, карарга, тәрбияләргә кирәк! Күп инде эше, күп!
— Ходай үстерә аны, ул аннан кыяр ясый,— диде атакай, и томаналар, шуны да белмисезмени, имеш.— Туфрагын эшкәртеп, су сибеп кенә дә берни барып чыкмый әле.
— Тәрбиясез үсәр сиңа, бар,— диделәр урыслар.— Алай гына да таманга килми әле ул! Җәй буе эшләми генә булыр сиңа, бар!
— Юк, кирәкми! Әнә агачлар, үләннәр, башкасы... Аларны кем утырткан? Үсәләр бит!
— Табигатьләренә карап...— дидем, бераз аптырап.— Кыярның табигате белән чүп үләненекен бутарга ярыймы соң?
Әмма атакай үз туксанында булды һәм Ходай, бирмим, дисә, ни кадәр карап үстергән кыяр түтәлең дә кысыр калыр иде диясе урынга, бер нәрсә эшләргә кирәкми, ул үзе безне туендыра да, киендерә дә дигән фәлсәфәсендә адашты. Гомер буйларына эштән артыгын белмәгән һәм күрмәгән урысларым, тәмам аптырап, хәтта аңа үпкә белдерә үк башладылар. Атакайдан тәмам гайрәтләре чикте. Үзебез генә калган вакытларда:
— Әйе шул, ул бит чиркәү һәм моныстаннарны төзекләндерү эше белән сызымнар сызгалап кына йөрим, ди. Эшем шуңардан гыйбарәт дип мактанды. Аның хәсрәте юк инде, акча көри, безнең кебек көне-төне эштә гаҗизләнми һәм җәфаланмый,— дип, атакайны ачулана тордылар. Аларның динне түгел, динчеләрне өнәмәүләре сизелеп тора иде...
Икенче көнне Әгерҗедә бу ике урыс агае төшеп калдылар. Хушлашканда миңа: «Кеше хакына яшәргә өйрәнгән атакай йокысын симертә торсын! Без юлда булыйк әле!»— диделәр.
Купеда атакай белән генә калынды. Казангача сүзсез диярлек кайттык. Мин — «басурман», изге атакай өчен искә керерлек кешеләрдән түгел идем. Ул гүяки сәфәрдәшен күрми, бар дип тә белми. Кичә сөйләгән фәлсәфәсен күңелендә яңартып уйланадыр диярлек тә түгел, югыйсә. Ә нәрсә дип йөзенә борчылу сызыклары чыкканнар икән?..
Казан вокзалына җиткәч, үз йөкләремне күтәрдем дә:
— Мин сезгә булыша алмыйм инде, гафу итегез!— дип, перронга таба юнәлдем.
Халык төркемнәре арасында йөкчеләр дә йөренә иделәр. Аларның берсенә вагонда калган атакай хакында әйттем. Аны инвалид булырга кирәк дип белдердем, йөкләрен күтәрешергә ярдәм итсәгез иде, дидем. Әмма аяк-куллары исән икәнлеге исемә төште. Ә нигә аны миңа инвалид дип әйттеләр икән дип уйлап алдым. Шунда вагонга борылып карадым. Атакай анда тәрәзәдән агарынып карап тора иде. Күңелендә нәрсә икәнлеген төшендем сыман.
Әйе, аңа үз урыслары бирмәгән садаканы мин ничек сузыйм ди? Моның өчен «басурман»га үпкәләргә хакы бар идеме соң?
Апрель, 2005.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.