Latin

Инопланетян

Общее количество слов 489
Общее количество уникальных слов составляет 305
51.3 слов входит в 2000 наиболее распространенных слов
61.0 слов входит в 5000 наиболее распространенных слов
69.1 слов входит в 8000 наиболее распространенных слов
Каждый столб представляет процент слов на 1000 наиболее распространенных слов
(юмореска)
- Кәшфиев дигән адәм син буласыңмы?
- Әйе, мин! Шуннан, ни йомыш, абзый?
Керүче, әлеге җавапны гына көткәндәй, Кәшфиев янәшәсендәге урындыкка барып чүмәште.
- Гәҗитегездә, чит планета кешеләре турында нәрсә дә белүчеләр булса, редакциягә язып җибәрсеннәр, дигән язманы укыган идем. Язарга грамытам азрак, энекәш, менә үзем килдем әле. Мондагылар синең кабинетыңа кертеп җибәрделәр.
Чыннан да, нәтиҗәсенә бик үк ышанмаса да, газетаның бер санында укучыларга шундыйрак бер мөрәҗәгать белән чыккан иде шул Кәшфиев...
- Я, я, сөйләгез, берәр НЛО күргәнегез бармы әллә?
- Ынылосын-мазарын белмим, энекәш, тик инопланетяннарны гел күреп торабыз, анысы.
Күңеле белән сенсация көткән Кәшфиевнең күзләре очкынланып куйды. Ул ирексездән кулына ручкасын алды да, язарга әзерләнде:
- Тәк, тәк... Кайсы авылныкы соң әле сез, абзый?
«Сез» дип эндәшү абзыйга ошады булса кирәк, ул, үзе дә сизмәстән, күплек санда сөйләшә башлады:
- Чыршыбаш авылыннан булабыз без, энекәш, ягъни мәсәлән, Олтырак Хәйрие инде.
«Олтырак»ның кушамат икәнлеген Кәшфиев шунда ук аңлады. Димәк, Хәйретдин атлы була инде бу абзый.
- Кайда күрдегез соң сез ул чит планета кешесен, Хәйретдин абзый?
Олтырак Хәйрие иңнәрен сикертте.
- Кайда, дип, авылда инде, Чыршыбашта. Безнең авылда ул инопланетяннарны күрмәгән кеше юктыр да.
Кәшфиев гаҗәпкә калды. Сенсация бит бу! Районның бер авылында, эте дә бете дә чит планетадан килгән затларны күрсеннәр дә, ә гәҗиттә эшләүче Кәшфиев бернәрсә дә ишетмәсен, имеш!
- Сез, абзый, Чыршыбашта инопланетяннарны бөтен кешенең дә күргәне бар, дип расламакчы буласыз инде алайса?
- Расламакчы булмыйбыз, энекәш, чыны шул аның!
- Һе, ә ничек мин моңынчы бу хакта ишетмәдем икән?
- Безнең авыл районга ераграк бит, сирәк киләсез...
Җавапларны җентекләп блокнотына «төртеп» куйгач, Кәшфиев янә Хәйригә мөрәҗәгать итте:
- Ул затларны соңгы тапкыр кайчан күрдең соң?
- Инопланетяннарнымы? Кичә кичке алтылар тирәсендә булыр.
- Я, я, кайда күрдегез инде?
- Кайдамы? Безнең абзар артындагы кибән төбендә.
- Кибән төбендә нишли иде соң алар?
- Ха, без инопланетян белән кичә кич буе сөйләшеп утырдык.
Әлеге җаваптан Кәшфиев бөтенләй өнсез калды һәм, үзе дә сизмәстән, «син»гә күчте:
- Син аның белән контактка да кердеңмени хәтта? Ягъни мәсәлән, сөйләштеңдәмени?
Хәйри дә автомат рәвештә «син»гә күчте:
- Сөйләштем кәнишне, сөйләшми ни! Әле инопланетянның хатыны чакырып алмаган булса...
- Нәрсә, аннан килгәннәрнең хатыннары да бар, димәкче буласыңмы?
- Ә син юк, дип уйлыйсыңмы әллә? Балалары да бар әле аларның!
- Каян беләсең? Оча торган тәлинкә сезнең абзар артына ук төшкән идемени?
Олтырак Хәйри бермәл күзләрен челт-мелт йомгалап торды да:
- Нинди тәлинкә? Инопланетян Зәйни турында сөйлим, ләбаса. Безнең авылдаш, минем күршем Зәйнулла. Кушаматы инопланетян аның. Хатыны, өч баласы бар. Әле кичә генә безнең абзар артында икебезгә бер яртыны бөкләдек. Күктән төшмәде, койма аркылы гына сикереп төште безнең якка...
Кәшфиев Хәйринең авызыннан чыккан һәрбер сүзен «төртеп» барган кәгазь кисәген ачу белән йомарлап кәрҗингә томырды.
- Ә мин күктән төшкән инопланетяннар турында чынлап сөйлисең, дип торам тагын,- дип мыгырданды ул.
- Соң нәрсәгә сиңа, энекәш, күктән төшкән чит планета кешеләре? Күктәге торнага караганда, кулдагы песнәк яхшырак түгелмени? Яз шул инопланетян Зәйниләр турында. Бүгенге авыл алар җилкәсендә бит.
Вы прочитали 1 текст из Татарский литературы.